Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛКАЛАРДА — КҮҢЕЛ ЯКТЫСЫ


Идел болгарлары традицияләрен дәвам иттерүче татар ювелир сәнгатенең гасыр
тирәнлекләреннән килүче бай тарихы бар. XVIII —XIX йөзләрдә эшләнгән, техник
камиллеккә, үзенчәлекле формаларга ия булган бизәнү әйберләре ул чор көмешчеләренең
декоратив-гамәли сәнгатьтә зур осталыкка ирешүләрен күрсәтә. Россиядә яшәгән башка
халыкларда турыдан-туры моңа охшаш әйберләр күзәтелми.
Журнал тышлыгындагы алкаларда (XVIII гасыр) — әнә шул осталыкның,
камиллекнең чагылышы. Бу зиннәтләрнең казан татарлары кием ансамблендә үз урыны,
этнографик таралу төбәкләре, үз язмышлары бар. Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән
груша һәм йөрәк рәвешеидәгеләре аеруча киң таралган булган. XIV — XV гасыр болгар
алкалары белән үзара охшашлык һәм бердәмлек аларның иң борынгы ювелир
традицияләргә барып тоташуы турында сөйли.
Татарстан АССР Сынлы сәнгать музееның милли декоратив-гамәли сәнгать
коллекциясендә татар ювелирлары эшләгән алкалар аерым урын били. Алтыннан һәм
көмештән пәрәвезләп бөтереп ясалган бу әйберләр парча сыман яктылык уенына
корылганнар.
Төп өлешенә турыдан-туры яисә боҗра ярдәмендә чәчәк сыман калканчык куеп
бизәлгән алкалар тагын да камилрәк сурәтләре белән игътибарны җәлеп итә. Вак
тәңкәләр яки яфрак сыман асылмалар алкага үзенчәлекле матурлык биреп кенә калмый,
аны чын мәгънәсендә яңгырашлы да итә.
Татар ювелир сәнгатенә хас «полихром стиль» бу очракта бизәнү әйберләренең асыл
һәм ярым асылташлар белән бизәлүендә ачык чагыла. Бер очракта асылташлар алканың
кыр-кыры буйлап, икенче очракта үзәгеннән сибелүче нурлар рә вешендә урнаштырыла.
Тагын бер характерлы билге: зур асылташ уртага куела, аның тирәсенә ваграклары
тезелә. Фирәзәнең ачык зәңгәрлеге, сердолик, топаз, аметист һәм башка ташларның
сарыдан башлап шәмәхәгә кадәр булган балкышы гаҗәеп төсләр гаммасын тудыра.
Бөрчекләү. эретеп ябыштырылган ялтыравык зиннәт әйберләре кую да алкаларга
үзенчәлекле төсмер бирә. Ташсыз алкалар, мәсәлән, әнә шул ялты равык зиннәтләре белән
бөтерелгән өслектә яктылык һәм төсләр уены тудыралар.
Әлеге төрдәге зур күләмле алкалар үткән гасырның икенче яртысыннан җиңелрәк,
рәвеше буенча хәзерге заман милли бизәнү әйберләрен хәтерләтүче ләре белән алышына
башлый.
Людмила КОРОБЦОВА.
Татарстан АССР Сынлы сәнгать
музее гыйльми хезмәткәре.