ЗӨЯ БУЕ ЙОЛДЫЗЛАРЫ
А. Н. Хәйруллов,
КПССның Ап»с райкомы беренче секретаре
ез матурлыгы бизәк булып җырларга күчкән мәшһүр Зоя буенда яшибез Сәер елга урманнар-кырлар аша, чал Иделне эзләп аның белән янәшә үк ләкин -үргә» — төньякка йөгерә ул Апае җирендә ана дистәләгән кечкенә елгалар килеп кушыла һәм куәтен арттыра Районный файдаланудагы ике йөз мең гектардан артык җире утыздан артык авылы нәкъ шушы Зоя тирәлегенә урнашкан Бу кыр-баСулар калкулыкларга да күтәрелә үзәнлекләргә дә төшә, күп урында ышна җирләрен дә били
Мәгълүм Ки. һәр төбәкнең анда яшәүче халыкның гасырлар кичкән бай тарихы һәм якты киләчәге бар -Подберезье- колхозы кешеләре шул исемдәге авылның үзәк мәйданында, мәһабәт культура йорты каршында бөек Ленинга һәйкәл куйдылар Элек бу урында җир өчен көрәшкә күтәрелгән Подберезье авылы крестьяннарының каны тамган Патшаның ышанычлы ялчысы булган губернатор рәхимсез казаклары белән шушы төбәккә килеп, бары тик җир-су теләгән ярлыларны җәзага тарткан Тагын берчакны. «тарих мең дә сигез йөз дә туксанынчы сәнәдә- безнең Шәм- балыкчы авылы тирәсендә ышна җире өчен дәгъва куба Бу турыда халык авыз иҗатында «Ышна бәете* дә бар
«Губернатор киләдер.
Казаклары артында Балыкчылар Себер китте Ышна җире хакында»
Монда да тормыш өчен, бары тик тамак хакына меңьяшәр урманнан агач тамырларын актара-актара һәм түтәрәмләп җир даулап алган Шәмбалыкчы крестьяннарының кулына богау салына
Алтмышынчы еллар ахырында «Байрак* колхозчылары Тутай авылында революция солдаты, ялкынлы агитатор Садыйк Әхтәмовка һәйкәл ачтылар Садыйк Әхтәмов ленинчылар белән янәшә зур революцион эш алып бара Ул Ленинның ялкынлы докладын тыңлый. Калинин белән очраша Гражданнар сугышында Октябрь казанышларын яклап сугыша. И К Крупская белән бергә -Красная Звезда- пароходында йөреп Идел һәм Кама буйларындагы халык арасында яңа тормыш өчен зур агитация эше алып бара Апае ягында революционерка, народниклар тарафдары Вера Фигнерның балачагы уза Вера Николаевна үз исемен йөрткән колхозга Совет власте елларында да кайтып йөри Апаслылар большевик-көрәшче һәм журналист Вәли Шәфигуллин Беренче татар полкы к-мандиры Әхмәтша Сабитов кебек революция һәм Ватан өчеи батыр хезмәт күрсәтүче якташларыбызны горурлык белән искә ала
Шунысы кызыклы борынгы кешеләр утрак тормыш өчен иң беренче безнең Тау ягын сайлаганнар «Шундый поселокларның калдыклары дип ялган -Татарстан АССР тарихы-нда Татарстанда Зөя елгасы буена урнашкан Кабык Күпер авылы янында табылган- Хәзерге Дәвеш авылы тирәсендә яшәгән борынгы кешеләр торагыннан да хезмәт һәм аучылык коралларын табып алганнар Безнең Зоя яклары борын-борыннан Пешене шулай үзенә тарткан ана үзенең байлыкларын күрсәткән Сүз уңаенда Татар
Б
станда тәүге гидроэлектростанциянең дә Зөядә, Дәвеш авылы янында корылуын, аның колхозара ГЭС саналуын һәм тирә-як авылларга да электр уты бирүен әйтсәк, урынлы булыр
Мәгълүм булганча Боек Октябрь җиңүеннән соң В И Ленинның ГОЭЛРО планын төзүгә һәм аны тормышка ашыруга керешәләр Шатура электр станциясенең нигезен салуда Апае районы егетләре дә актив катнаша Мингали Хөсәен ов бригадасы аеруча зур фидакарьлек күрсәтә Чирмешән авылыннан киткән бу егетләр анда ярыш байракларын яулап алалар Шатура сазлыкларында Ильич лампалары кабынгач, апаслылар станцияне ягулык белән тәэмин итүдә шефлык булдыралар Бер Чирмешән авылыннан гына да ел саен торф чыгаруда сиксәнгә якын кеше катнаша Монда эшчеләр белән крестьяннар арасында чын дуслык бөреләнә һәм ныгый Шатура эшчеләре Чирмешәндә клуб сала, яңа оешкан колхозга трактор бүләк итәләр Бу — тирә-якта беренче машина була
В 11 Ленин исемендәге Мәскәү метрополитенының беренче линиясен төзегәндә ис» безнең Чүрибураш авылыннан барган Вазыйх Җамалетдинов һәм аның якташлары матур үрнәк күрсәтә Күренекле шагыйрь Е. Долматовский Җамалетдиновны -асылташлардай кыйммәтле казылмалар белән тулы кеше-тау- итеп сурәтли Чехословакиянең милли герое, ул чагында Мәскәүдә Руде право» газетасы хәбәрчесе Юлиус Фучик метро төзүчеләргә багышланган очеркында - Вазыйх Җамалетдинов — Метростройда бик яхшы бригадир- — дип яза Илнең индустрия флагманы булган Магнитогорск металлургия комбинатын төзүдә оештырылган ярышта Нурулла Шәйхетдинов Зариф Сәгъдиев бригадалары алда бара Безнең Кормаш авылы кешеләреннән төзелгән Хәбибулла Галиуллин бригадасы бетон салуда дөнья рекорды куя, Бригада Бөтенсоюз социалистик ярышында да җиңүче була Американың 1931 елда Советлар Союзына килгән »Мак-ки* фирмасы инженеры Девис үзенә аңлаешлы булмаган иҗади күтәренкелек турында шаккатып сөйли ниндидер татар эшчеләре бетон салуда, американнарны уздырып, дөнья рекордлары куялар, дип аптыравын белдерә Галиуллин Магниткада — Ленин орденына. Хезмәт Кызыл Байрагы. Кызыл Йолдыз орденнарына лаек була Бригада члены якташыбыз Мөхәммәт Зиннуров монда Магнитка йолдызы» булып үсә. аңа 1951 елда Дәүләт премиясе лауреаты исеме бирелә, язучы А Фадеев Зиннуров һәм аның хезмәттәшләре батырлыгы турында -Кара металлургия» исемле роман яза башлый Магниткага нигез салучыларның уллары, оныклары хәзер анда корыч коя Көрәктән башлаган безнең егетләр гигантлар белән идарә итәләр Әле ничек кенә' Апае урта мәктәбен тәмамлаган Владимир Садовников Урал заводларының берсендә ике мәртәбә Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды
Мәгълүм булганча. ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты 1931 елда Татарстанның социалистик төзелеш Герое» исеме бирүне гамәлгә кертәләр Ул — производствода югары нәтиҗәләргә ирешкән, илнең җәмәгать һәм политик тормышында активлык күрсәткән кешеләргә республика Үзәк башкарма комитеты карары белән бирелә Бу исемне беренчеләрдән булып -Искра* (хәзерге • 50 лет Татарии-) колхозы терлекчесе Герман Иванович Ионов ала Республикада мәгарифне оештыруда һәм кадрлар хәзерләүдә күп Хезмәт куйган талантлы педагог Мозаффар Мөштәриев тә шундый зур исемгә ия була Бу героебызның теләкләре тормышка ашканын район мисалында да күрәбез Хәзер мәктәпләрдә җиде меңнән артык бала укый аларга алты йөздән күбрәк педагог белем бирә Районның үзендә үк музыкаль һәм профессиональ-техник белем дә алырга мөмкин Ә гомумбелем мәктәпләре дүрт дистәгә якын исәпләнә Чирмешәндәге — урта. Мәлкидәге сигезьеллык мәктәпләр йөз еллыкларын бәйрәм иттеләр. Анда белем нигезләрен өйрәнгән һәм вузларда укып белгечлек алган яшьләр илебез халык хуҗалыгында уңышлы хезмәт итә
Апае районы 1930 елда төзелә Күмәк хуҗалыкларга берләшкән авылларда, ызаннары кушылган кыр-басуларда беренче хезмәт йолдызлары кабына Республикада тәүге машина-трактор станцияләреннән саналган Мөрәле МТСында җир хезмәтенең чын талантлары үсеп чыга Утызынчы еллар башында тракторчы булган комсомолка, тракторчылар бригадиры Нурдидә Вәлиеваның исеме бөтен республикага билгеле Ул колхоз ударниклары сафына баса Нурдидә үрнәгендә бик күп хатын-кыз тракторчылар тәрбияләнә Энгельс исемендәге колхоз механизаторы Камәрия Җиһаншина кырык елдан артык тракторда эшли. Ленин ордены белән бүләкләнә -Байрак- колхозының алдынгы механизаторы Мөнирә Сәмигуллина. туган кырларында намуслы һәм нәтиҗәле эшләп хөкүмәтнең Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була
Ул елларның хезмәт сәхифәсендә бик күп батырларның исемнәре язылган Мәгълүм булганча трактор эшләренең һәм бер тракторга эшкәртүнең дәүләт планын үтәү буенча Татарстан 1935 елда СССРда беренче урынны алды Иң яхшы унбиш тракторчы Ленин ордены белан бүләкләнде Алар арасында безнең районның танылган тракторчылары Кашаф Садриев һәм Гали Галиуллин да бар иде Олы бүләккә лаек булучыларның беренчесе Боек Ватан сугышы фронтларында батырларча һәлак булды икенчесе гомеренең соңгы көненә кадәр игенче исеменә тугры калды Садриев үскән Зур Русак авылында бүгенге көннең танылган механизаторы Рәхим Рәхмәтуллин яши Ул Ленин ордены һәм ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде Гали ага Галиуллин Тукай исемендәге колхозның Шыгай авылыннан иде Бу хуҗалык районда иген культураларыннан мул уңыш алуы белән танылды Монда ил шаулаткан тракторчылар эшен бик яхшы дәвам иттерердәй Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов кебек механизаторлар үсеп чыкты
Тарих шаһит 1938 елда илдә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Социалистик Хезмәт Герое дигән яңа почетлы исем кертелде Бу исемне районыбыз кырларында Антонина Ивановна Евдокимова яулады Сугыштан соңгы авыр еллар иле ул Эшче куллар җитешми, техника аз Әмма Бөек Җиңүдән рухланган колхозчы хатын- кызларыбыз сугыш җимереклекләрен бетерүгә күтәрелгән илне ашлык белән тәэмин итү өчен яңа дәрт, икеләтә тырышлык белән эшлиләр Антонина Евдокимова звеносы • Подберезье* колхозында гектардан 30,1 центнер уңыш алуны тәэмин итә 194Я елда батыр игенченең күкрәгендә Алтын Йолдыз һәм Ленин ордены балкый Социалистик Хезмәт Герое исеменә Морәле МТСы комбайнчылары Бари Гарифуллин белән Рифкать Калимуллин (икесе дә Борындык авылыннан) лаек булалар Хәзер Социалистик Хезмәт Герое исемен яулаган якташларыбыз арасында Мәгъсүмә Калимуллина. Мария Турун- таева партиянең XXII съезды делегаты Семен Никитин. Аграфена Сергеева, Рәис За- һидуллин кебек терлекчеләр, эшче һәм транспортчылар бар Евдокимовалар беренчеләр иде Алар хезмәт батырлыгына юл салдылар Ул елларда партиянең XIX съезды делегаты. СССР Верховный Советы депутаты ике Ленин орденлы комбайнчы Закир Фатый- хов зур хезмәт батырлыклары күрсәтте Ленин орденлы кошчы. КПССнын XXIII съезды делегаты Асия Закирова намуслы хезмәтнең илдә хөрмәтләнүен тагын бер кат танытты Апаслылар һәрчак шулай хезмәтнең үзәгендә кайнадылар Без Ленин орденлы механизаторларыбыз Александр Куликов Рәхимулла Зиннуров Раһип Гайнуллин. Нариман Гыйльметдинов, СССР Верховный Советы депутаты Расим Шәрәфуллин һәм башка талантлы колхозчылар белән горурланабыз Бишьеллыклар чорында хөкүмәтебезнең олы бүләгенә районның йөзләгән кешесе лаек булды Татарстан АССР Верховный Советы депутаты Габделхәмит Вәлиев җитәкләгән Ленин исемендәге колхозда терлекче Шәрәфетдин Галиуллин, зоотехник Әфрәим Ибатуллин, колхозның элекке председателе Кәбир Ибрпһимов күкрәкләрендә Ленин ордены йөртәләр Артталыктан күтәрелгән бу хуҗалык басу һәм ферма продукциясен күбрәк җитештерү өчен көрәшүче колхоо һәм совхозлар ярышын әйдәп бара
Ирекле тормыш, тыныч хезмәт кадерен белгән һәм ныгытырга омтылган Апае кешеләре Боек Ватан сугышында ил азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен арысландай көрәштеләр Моңа сугыш ветераннарының орденнары шаһит Якташларыбызда»! Дмитрий Горбунов Андрей Кошкин Рем Афзалов Салават Каримов Михаил Кузьмин Иван Федоровның, фронттагы батырлыклары Советлар Союзы Герое исеме белән билгеләнде Районда Дан орденнарының тулы кавалерлары да бар
Апае ягы моңлы як җырчы як Ул илебезгә бик күп әдәбият һәм сәнгать эшлекле- ләре биргән Г Тукайның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнгәндә шагыйрь Габдулла Харис белән дә танышабыз Ул — безнең як кешесе, укытучы боек шагыйрь белән бер чорда иҗат иткән. Тукайдан күп киңәшләр алган Чүти авылында туган шагыйрь прозайк әдәбият тарихына караган монографик хезмәт һәм мәкаләләр авторы Зариф Бәшири дә Тукай белән бер елларда иҗат итә хезмәтенә карата Тукайның фикерен ишетә Якташыбызның әсәрләрен башкортлар да чувашлар да яратып укый Аның -Чуваш кызы Әнисә-исемле повесте берничә телдә басылган Әбрар Сәгыйд и Мансур Крымов Садри Җәләл Әгъзам Камал да әдәбиятка бездән юл тотканнар Уфада һәм Мәскәүдә яшәп иҗат иткән әдәбият белгече тәнкыйтьче Шиһап Шәһәретдиновның туган ягы безнең Чирмешән авылы Якташыбыз татар совет поэзиясендә бай әдәби мирас калдырган Гали Хуҗи (ул Клрамаслрдан) авылдашлары бертуган Габдулла һәм Рахман Ильясов-
лар иҗаты турында сокланып яза. Габдулла Ильяс — күп санлы хикәяләр һәм күләмле әсәрләр авторы Рахман Ильяс сәхнә әсәрләре. Грозный нефтьчеләренә багышлап ' Горизонт* исемле повесть иҗат итә Ул сугышта — миномет ротасы командиры, батырларча һәлак булганнан соң Кызыл байрак ордены белән бүләкләнә Зур Кайбыч егете, хәрби юрист һәм язучы Әбрар Шамин да әдәбиятта якты эз калдырды Әдәбият мәйданында районда белем алып һәм хезмәт итеп чыккан шагыйрь Шәүкәт Галиев Татарстан АССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә һәм халыкара бүләккә — Г X Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек булды. Без якташыбыз, шагыйрь Илгиз Кәлимуллин иҗатына да сокланабыз
Тел һәм әдәбият белгечләрен дә юмарт биргән Апае Күренекле әдәбият галиме профессор. РСФСРның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Мохәммәт Гайнуллин безнең Кызыл Тау авылында туган. Галим гомере буе туган ягы белән элемтәсен өзмәде Филология фәннәре докторы, профессор Габдрахман Таһирҗанов. тәнкыйтьче, әдәбият тарихчысы һәм тел галиме Җамал Вәлиди. дәреслекләр авторы Шәриф Сайкин да — безнең якташлар Апае чишмәләре саекмый Бүгенге әдәбият сөючеләр һәм башлап язучылар -Тамчылар» әдәби берләшмәсендә иҗат итәләр.
Зөя җирләре академик Гайфетдин Галиев, профессор Коновалов һәм башка йолдыз- лырны кабызган
Апаслылар сәнгатьтә дә өлгер булып чыктылар Шәмбалыкчы — РСФСРның халык артисты, республиканың Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты татар опера театры тарихында тирән эз калдырган җырчы Фәхри Насретдинов дөньяга килгән авыл Аның туганы, опера сәнгате остасы. РСФСРның халык артисткасы Бану Вәлиева да Шәмбалыкчыдан Ул Уфада башкорт тамашачысын сокландырып яшәде. Якташыбыз Галия Кайбицкая (ул Кече Кайбыч авылыннан) зур ихтирамга опера сәхнәсендә иреште, халыкка җыр, моң белән хезмәт итте. Галия Кайбицкая — Татарстанның халык артисткасы Шундый зур исемгә якташыбыз актер Каюм Бариев та лаек булды. Балет остасы Вәли Галкинга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде Шуширмә авылында татар курчак театрына нигез салучы, гомере буе шунда әкият геройларының образын тудыручы. Татарстанның халык артисты, драматург һәм тәрҗемәче Фуат Таһи- ров туган Аның хатыны Галия Таһирова да курчак театрында Татарстанның атказанган артисты исемен алды Монда талантлы артист якташыбыз Вәли Гафаров та эшләде Танылган композитор Әгъзам Фәттах—Шәмәк авылыннан. Ә Рус Ябалагы (Бүәле) авылында туып-үскән мәшһүр композитор Латыйф ага Хәмиди Муса Җәлил шигырьләрен көйгә сала, аның сүзләренә тәүге әсәрләреннән саналган «Беренче вальс» һәм «Дәртле яшьлек» маршын яза. Аның казах дуслар илендә иҗат иткән -Казах вальсы» дөнья гизә «Абай* һәм -Түлегән Тохтаров- операсы олы сәхнәдә күрсәтелә. Ике хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры. Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Латыйф Хәмиди апаслыларга хас матур хезмәт юлы үтә. Без якташ рәссамнарыбыз Таһиров. Фәсхетдинов һәм Баһаветдиновның да рәсем сәнгатендә үз юлларын табуына шат-ланабыз
Апае җирендә культура учакларының киң челтәре бар. халык театры, ветераннарның «Садә* ансамбле, һәвәскәр рәссамнар түгәрәге эшли Яшьләрдән дистәләгән кеше культура һәм сәнгать уку йортларында белем ала.
Узган юл матур Яшьләребез исә һәр тармакта яңа гүзәл сәхифәләр язарга тырыша. КПССның XXVII съезды карарларын намус белән үтәү өчен көрәш бара. Ленин исемендәге. Куйбышев исемендәге. -Восход*. Горбунов исемендәге һәм башка колхозлар ярышып эшләүчеләрнең авангардын тәшкил итәләр Ашлык, шикәр чөгендере, ит. сөт һәм башка төр азык-төлекне күбрәк җитештерү өчен көрәш дәвам итә. Зөя басуларыннан һәм фермаларыннан, киң урманнарыннан дәүләткә байлык китә Нәтиҗәле максатлы хезмәт кешеләребезнең гомер юлында, йолдызлар булып, якты эз калдырып бара.