Логотип Казан Утлары
Повесть

УРАК ӨСТЕ БОЛЫТЛАРЫ


1984 ел, көз уртасы.
әгать сигезләрдә Каюмның өенә партия райкомының беренче секретаре шалтыратты. Гадәтенчә, колхоз хәлләрен тәфсилләп сорашты, тик бу юлы әңгәмә уңаеннан киңәшләрен бирә бармады. Сәеррәк иде монысы, һәм ахырдан Каюмны:
— Иртәгә сезгә өлкә комитетына барырга кирәк. Туры беренче секретарьга керегез. Сәгать унга,— дип аптырашта калдырды. Каюм ни өчен көтмәгәндә чакырылуының сәбәбен сорамады, кирәге булса, моны райком секретаре үзе үк әйткән булыр иде. хәер. Ярый әле бүген куен дәфтәренә яңа мәгълүматларны теркәп
куйган иде. Хәтергә генә ышанып бетеп булмый, өлкә комитетына әңгәмәгә чакыргач, колхоз хәлләрен сораштырмыйча калмаслар.
Юл хәстәрен хәзердән үк күрергә кирәк, иртәгесен кабаланырга туры килмәсен. Поездның иртән алтыда ук китә торганы бар. шунысына чыгасы булыр Машина куу җай түгел, өлкә үзәгенә илле чакрым гына булса да. юлның элә-танагы юк. Ярый ла. туңдырып, бераз кар яткач, дала буйлатып кая телисең, шунда чабасың, машинаң асфальт дип талымламый. Бөтен дөньяны быкыр итте, тәмамысы, өченче тәүлеккә китте карлы-бозлы яңгыр ява’башлавына. Көйләп тә күрсәтте табигать дигән абзац! Далада аның холкы бигрәк тә үзгә. Табигатьне буйсындырабыз. дип мактанабыз, далада авыллар, шәһәрләр төзедек, дибез, әмма дала үз холкынча кала бирә. Даладан миһербан көтеп булмый, иң башлап ипле мөнәсәбәт кирәк аңа...
Нәрсәгә чакыра икән беренче? Туры үзенә керергә кушкан. Төпле уйлаучан. тәҗрибәле, кешене аңлый торган җитәкче өлкә комитетының беренче секретаре, үзе далада үскән, шуңа күрәдерме, дала халкын аңлый белә. Шулай да бер очракта кешеләрне аралап карый торган гадәте бар Каюм аны күп белми белүен. Киңәшмә-җыелышларда кыска вакытлы күрешүләрне санамасаң, өлкә комитеты секретаре аның колхозында ике, юк, өч тапкыр гына булды, берсендә башка колхозга барышлый тукталып кына узды. Әмма кешеләрне аралавы турында нәтиҗә ясау өчен, аның Каюм белән еш очрашуы төп шарт түгел бит. кылган эшләрен белү дә җитә. Ә өлкә җитәкчесенең аралау гадәте менә нәрсәдән гыйбарәт: куелган постына карап кешедән эш таләп итә. әгәр дәрәҗәлерәк эштәге кеше ялгышса яки хилафлык кылса, аңа каты-
Ахыры Башы II нче санда
рак җәза күрүгә ирешә, чөнки җитәкченең ялгышы зуррак зыян ките рә. Райком секретарен гына түгел, бәлки колхоа механизаторын да үзенә чакырып, яки килеп, сабак укыткалый ул. Каюмга нинди сабак укы гырга җыена икән беренче? Нинди гаебе бар икән Каюм Фәсәхиевнең5
Каюм, поезд тәрәзәсе яңагына кул аркасын терәгән дә. учына башын куеп, уйланып бара Өлкә үзәгеннән кайтышы Беренче секретарь белән әңгәмәдән соң. Тәрәзә пыяласына җепшек кар күсәмәсе белән 5 бәрелә, чәчрәми, шуып аска төшә Карлы-бозлы яигыр туктарга исәп 2 итми Бик җиткән канә Шөкер, урасын вакытында урып, җыясын җыеп = бетерделәр, терлекләрне, җәйләүдән кайтасыларын кайтарып, җылы аб- i зарларга ябарга өлгерделәр Кышка әзерлекле килә колхоз Хәер, кат- з хаэның нинди хәлдә булуы, бер уйласаң, Каюм Фәсәхиевкә хәзер 5 нигә кирәк инде? Шулай да. Шулай да колхозны яңа кешегә тапшы i рырга туры килүе ихтимал бит. әлегә бу мәсьәлә хәл ителеп бетмәсә дә. > өлкә комитеты секретареның сүзен кире кагучы булмас та. бәлкем Шу * лай да колхозны төзек хәлендә тапшыру әйбәт, күңел пакьлеге дигән | нәрсә дә бар бит әле. Үз хезмәтеңне үзен бәяли белү кирәк Дөрес итеп < бәяли белү Монысы бүтәннәр хезмәтен бәяләүдән кыенрак, үсеш юлын ' үзең табарга тиешсең, бу очракта сиңа юнәлеш биреп торучы юк Яна 9 председательгә авылдагы хуҗалыкны гына түгел, ә ерактагы җәйләү- - ләрне дә күрсәтәсе булыр Аны үсеш юлына җитәкләп кертү булмас бу. таныштыру өчен генә, калганын үзе уйлар Ә бәлки, колхозның яна - башлыгы үзебезнең авылдан ук булыр Бу мәсьәләдә Каюм секретарь * га төгәл тәкъдимен әйтә алмады Председатель сайлау аңа гына бәй ле түгел, район җитәкчелеге бар бит әле Ахыр килеп, председательне колхозчылар сайлый
Шулай уйланып барганда. Каюм өлкә комитетында сөйләшүнең ахырыннан әңгәмәнең башына кайтты Хәл-әхвәл белешкәч.
Туган якларга кайтып килгәнсез икән. дип. сүз ара гына әйтеп куйды партия өлкә комитетының беренче секретаре Сергеев Егор Степанович
Ни булды бу гаепләүме, әллә соң булса да Каюмның туган якларын искә төшерүен хуплаумы? Моны секретарьның нинди төсмер белән әйтүен Каюм абайламады
Әйе. кайтты Әлгый Фәсахетдинен ек малае Каюм Кылыкка Бу хак та райком секретарена әйтте ул Өендә дә белделәр, белделәр генә түгел, кайтуының сәбәбе әнисе Тәүфирә кушуын тынлау иде Ә авылда аның кемлеген берәү дә белмәде Кайтышлый юлда очраган Расиха исемле ханымга үзенең кемлеген кадхоз председателе булуын - турыдан әйтсә дә. чыгышын һәм кайту максатын тәфсилләмәде Авылда бүтән берәү белән дә. исәнләшеп узудан тыш. сүз алышмады ул Өч озын урам ны да йөреп чыкты, әнисе өйрәтүе буенча үз йорт җирләре урынын эзләп тапты Буш иде бу урын, кемдер бәрәңге утырткан, инеш башыннан аны казый да башлаган Киртәләп алганнар пуҗымны Порт салган булсалар соң шушында, бик тә кулай урын бит Елгага да. инешкә дә якын, болыны да күз алдында җәйрәп ята Ошатмаганнар, димәк. Әглый Фәсахетдиннар* урынын Янык, днганнәрдер Янын көлгә әйлангәй йорт урынына янасын салырга яратмый крестьян агай, борынгыдан кил гән ырымга ышана тагын янгын чыгуы мөмкин, имеш Менә бит ул тормыш дигәнең. Бу нигездә иң соңгы туган кеше Каюм Әгәр әгәр Каюм шушында яңа нигез корса? һәм аның нәселен дәвам итәсе төпчеге шушында туса? Соңрак шул Бик соң Иллене узды Каюм абзац. Оныгы бар кешегә бала тудыру турында уйлау акылсызлык 1имәк, Әлгый Фәс,» хет.диненең төп нигезендә Каюм мәңгегә соңгы бала булып калыр Шул Нигезне, үзе тәпи басканчы гына яшәргә өлгергән нигезне кайтып күрде ул Күрде дип, караңгыла күрүе дә чамалы иде. дөресе булды ул анда Илле бишенче яшенә чыккач Хәзер шушы гаеп саналамы? Нәрсәгә ишарәләде икән беренче секретарь?
— Ай чамасы элек кайтып килдем шул,— диде Каюм, беренче секре-тарьның сүзләреннән сискәнеп утыргач — Әмма мин анда бернинди дә хилафлык эшләмәдем Колхоз председателе хатыны машинасына утыртып алып кайтты Шул гына Башта утырырга да теләмәгән идем
— Начар
Нәрсәсе начар иде— Каюм тагын төшенеп җитмәде. Ләкин ул шөбһәсен көчәйтергә өлгермәде, Егор Степанович, урыныннан кузгалып, тәрәзәдән урамга карап уйланып торды да кире утырды һәм кызуланып сөйләп китте:
— Начар' Ерак сәфәр кылып, хуҗалыгың өчен бернәрсә дә алып кайтмау начар Чыгышыгыз өчен куркып яшәргә кирәкмәс хәзер. Сезнең Ватан кешесе икәнлегегезгә мин ышанам, мәсәлән Үзегез дә Ватанга үч тотмавыгызны тоясыз, һәм үч тотмавыгызга ышанып җитәргә тиешсез Мин әйткән өчен генә түгел Үзегез уйланып. Беләсезме, Каюм Фә- сәхиевич. дип көлемсерәде беренче секретарь,— малай чакта, әле монда далада килеп яши башлагач, минем сәер гадәтем бар иде Бер ноктага турылап карый идем дә хәлдән таеп егылганчы далага йөгерә идем. Хәл җыйгач, кире кайтырга кирәклеге искә төшә Ерак кителгән, авыл күренми. Кайтырга кирәк Далада ялгызың яшәп булмый Әллә ниткән үлән урманнарын, сазлыкларны узып киткәнмен Барыр уңайда мин батарга игътибар да итмәгән идем Ә хәзер ничек үтәргә? Ярдәмгә кеше чакыра алмыйсың, далада сине кем ишетсен. Мондый сәфәрләрдән кайту әмәлен тапканмын бит менә, алдыгызда утырам, сазлыкта йотылып калмаганмын, елан чакмаган
Егор Степанович тагын урыныннан кузгалды, ишекне ачып, чәй сорады.
Ул чакта мин кереремнән элек чыгарымны уйламаганмын,— дип дәвам итте аннары секретарь — һәм максатымны анык белмәгәнмен. Әлбәттә, бу йөгерүләр мине физик яктан күпмедер чыныктырган Бәлки көрәшү ысулларын, дала белән көрәшү ысулларын өйрәнгәнмендер. Сезнең авылыгызга кайтуыгыздан алы отышыгыз булмаган. Бу юлы. Югыйсә нинди дә булса яңалык алып кайтыр идегез. Туган авылыгызга, һәм торган авылыгызга. Мин, мәсәлән, туган җиремә ел саен кайтам һәм. мактану булмасын, күкрәк киереп йөрим Нәрсәдер өйрәнеп киләм Шулай ук мактану булмасын, нәрсәгәдер якташларымны да өйрәтәм
— Сезнең сәбәпләр башка...
- Хак әйтәсез. Сәбәпләр башка Мин утыз җиденче елгылардан. Соң, Каюм Фәсәхиевич, бу далада, мондагы төп халыкка өстәлеп, кемнәр яши. дисез? Биш төркем, дөресрәге, биш буын алар даланың бүгенге кешеләре: даланың үз кешеләре, колхозлашу елларында кулак буларак сөрелүчеләр, утыз җиденче ел корбаннары, сугышта әсир төшүчеләр һәм бишенчесе — үзләре теләп чирәм җирләрне үзләштерергә килүчеләр Үз кирәгенә даланы кочарга, төгәлрәк әйткәндә, датаны башкаларга сиздермичә кочып алырга теләүчеләр дә күренгәли башлады соңгы вакытта Андыйларны даланың биш төркем кешеләре арасыннан да очратып була — Егор Степанович чәй эчәргә ымлап чакырды һәм, зур тәтәй чокырны кулына алып, чәен озаклап болгатты.— Менә шул бармаклары үзләренә генә кәкре . сез. татарлар, шулай дисез кебек, бармаклары үзләренә кәкре кешеләрне алтынчы төркемгә теркикме? Ертмачлыкка юл куйсаң, монысы инде төркем генә булып калмаячак, азын теләмәс, без бетергән изүче сыйныфка әйләнүне максат итәр, хосусый милекчелеккә бер ябышып алса ягъни. Кайчагында кирәгеннән артык миһербанлыгыбыз андыйларны шуңа өметләндерүе мөмкин. Әмма искегә кайту юлын социализм бөтенләйгә томалады һәм бу сезгә үз гаиләгез мисалында ачыграк да аңлашыла булыр. Алда әнә. • коммунизм. Авыл хуҗалыгы да аңа бары тик күмәк төстә генә бара ала Дата авылы да. һичшиксез, коммунизм юлына төште. Тик бу юл сәрхүшне һәм аек килеш тә алпан-тилпән йөрүчене яратмый Һәм
андыйлариы үзенә кертми. Әйе, чуар безнең дата,— дип. чәен йотымлады Егор Степанович Шушы гаиләдә яхшыларыбыз да, яманнарыбыз д-а бар. Әмма Ватанга каршы кешеләрне белмим мин. Әйтмим, бардыр да бик нык яшеренүче дошманнар Бардыр, бәлки Ләкин алга атып баручы коч безнен кулда һәм үсештә дата кешеләре башкатар сызган эздән генә барырга тиешме? Дөрес юл атгач, без дә атга чыгыйк Бер үк кешене гел аллан бару ардырырга да мөмкин Кирегә кайту ихтималлыгы юклыгын социализм һәркемгә төшендереп аңлатты Дөрес, дала кешеләре арасында моны соңлабрак төшенүчеләр булды Сезнең авылда ничә милләт кешесе яши әле? - дип, кинәт әңгәмәне борып жн- бәрде секретарь
- Ундүрт
- Ундүрт Санарга кул бармаклары житми. Ундүрт милләт кешесенең бер гаилә булып яшәве — рухиятне баетырга ныклы нигез Минем сезнең авылда сабан туенда булганым бар, хәтерлисездер Бик ошады бу бәйрәм Көрәше бигрәк тә Монысы, бәлки, мина беркайчан да бил тотышырга туры килмәгәнгәдер - Егор Степанович, җилкәләрен сикертеп һәм кечкенә кулларын селкетеп, ябык гәүдәсенә ишарәләде — Кн- рәпГбуенча мин белгеч түгел, әмма, абайлавымча, татарча көрәш кешенең көченә нигезләнә, ә казахча көрәштә татарча көрәштә тыелган алымнар бар. анда җәһәтлекнең көчне җиңүе, ягъни кнчлене хәйләләве лә мөмкин
Секретарь чәен йотымлап эчеп бетергәч кенә сүзен дәвам итте. Аның тел төбе нәрсәгә баруын Каюм һаман чамаламады һәрхәлдә, чакыруы авылга кайту өчен кинаяләү түгеп кебек иле
Каюм Фәсәхиевич. ундүрт милләт хапкынын матур гореф- гадәтләрен авылыгыз тормышында уртак итү турында уйлансак. ә’
- Без сабан туйлары уздырабыз Туй йатасы да яшь кияү белән яшь килен теләгәнчә, ягъни төрле милләт кешеләре теләгәнчә үтәлә
— Боларын беләм Болары әйбәт. Туганлашу мәсьәләсендә алгарам китеп уйланыр нәрсәләр тагын һәм тагын юкмы икән, дим Бәлки, әйтик, шул ук сабан туенып эчтәлеге сезнең туган якта хәзер үзгәрәктер Сабан туйлары Татарстанда ничек уза икән-' Авылыгыздагы һәм башка милләт халыкларының туган җирләрендәге бәйрәмнәре кан HI ы белән матурайды икән?
- Белмим бит .
Беләсе иде шул Менә мин — рус кешесе. Милләтче түгел мин һәр халык, үзенең үсеше өчен, ягъни милләтен үстерү өчен башка халыктагы матурлыкны үзенә алырга тиеш һәм, бу мәсьәлә, дөресе, проблема, безнең төрле милләт кешеләрен бергә җыйган далада башлап тормыш чагылышып табарга тиеш, дип саныйм мин
- Әмма һәр кеше беренче тәрбияне үз гаиләсендә ал a .6 ит Димәк
;Милләтчелек аның канына сеңгән, дисезме?
,Длай ук кистереп әйтмим Шулай да Мин. мәсәлән, у з халкымны яратыц|л тиешлегемне белеп үстем
һәм бик әйбәт’
•• Әни укытучы булды, колхозның беренче председателе иде. .» ->ти колхозга гомере буена кермәде. Ирле-хатынлы яшәделәр Әнинең гәр чә күмәк хужалык оештыручы булса да. хәзер лә гаҗәп фикерләр әйтеп кую гадәте бар
Сез, Каюм Фәсәхиевич. сыйнфый мәсьәләгә күчеп барасыз, дип бүлдерде Каюмны Егор Степанович Башта бет милли мәсьәлә буенча әңгәмәбезгә нокта куныйк Сез һәр милләтнең матурлыгын бар лык халык өчен уртак итеп алуга каршы түгелме’
Түгел, әлбәттә!
Сыйнфый мәсьәләгә килсәк исә. болайрак уйлап карыйк Хәзерге эшче, станогын тырылдату белән бергә, дачасында җиләк-жныешен дә үстерә белә, урып җыюда да игенчегә ярдәм итә Крестьян да. иген үс-
тер\енә өстәп, гайка ачкычы тотарга өйрәнде, кышларын зур заводларга барып, кадровый эшче б&тән рәттән басып эшли. Интеллигенция вәкилләре «шабаш»та осталык күрсәтәләр. Культура дәрәҗәләрендә дә аерма кими. Димәк, тупасрак чагыштыру булса да. тормыш марксизм өйрәткәнчә бара. Димәк, безнең тормышны фәнгә нигезләп алып баруның хаҗәте хәзер аерата көчәйде. Димәк, һәр мәсьәләне безгә кечкенә генә дә ялгышусыз хәл итү мәҗбүрияте туды. Димәк.. Димәк, шулай.
— Шулай да сезнең мине чакыруыгыз сәбәбен төшенмим. Гаебем бармы? Юк дип беләм. Туган авылыма кайтып килү генә гаеп саналмас, дип беләм. Мин бу хакта райком секретарена алдан белгерттем
— Бу очракта гаебегез шундыйрак: сез туган авылыгызга буш кул белән кайттыгыз һәм далага да кул селтәп кайтып кердегез. Икесе дә кайту.
— Далага кайтуым буш кул белән үк түгел,— диде Каюм, җиңеллек сизеп.—Туган як агачларының яфракларын алып кайттым.— дип көлемсерәде ул.
— Анысы әйбәт булган,—дип. чынлап нәтиҗә ясады партия өлкә комитеты секретаре - Ә әти-әниегез турында әйтмәсәгез дә беләм мин. Яшермәвегез — шулай ук әйбәт. Сезне чакыргач, мин сезнең хакта вак-лыкларына хәтле алдан белергә дә тиеш бит Әтиегезнең колхозга кермәвен дә беләм. Әмма ул сугышта кулларын күтәреп дошман ягына качмаган. Ил азатлыгы өчен аяусыз көрәштә яралар алган. Димәк. Ватанын таныган. Әниегезне мин районда эшләгән чагымнан беләм. Әйе. бар аның читкә чыгып уйланулары, гаярь хатын әниегез. Көчле кеше.
— Сәламәтлеге какшады.
— Анысы бездән рөхсәт сорап тормый. Сәлам әйтерсез аңа. сәла-мәтлек телим. Ана алдында без һәрчак бурычлы, диләр. Хак сүз. Ә менә әтиегез колхозга ни өчен кермәде икән?
— Авылда колхозга бер мәртәбә кереп чыккан булган ул. Хәтта, уңышлардан баш әйләнгәндә, колхозны таратырга тырышучыларның берсе булган.
— Димәк, монда колхозга керсә, сүзендә тормау була иде. дисезме?
— Бәлки. -Холкы үзе белән иде. Әмма мин аны гаепләмим.
— Аннары Колхозга керү ирекле. Димәк, ул шушы мөмкинлектән файдаланган Гомеренең соңгы елларында алмаган да булырлар иде. бәлки. Менә сез хәзер колхозыгызга яңа членнарны ничек аласыз?
— Энә күзеннән үткәреп.
— Теләүчеләр бармы?
Бар! Шушы арада гына шәһәрдә яшәүчеләрдән өч гариза керде. Шартлар һәркем өчен бер үк төрле Гаиләсендә колхозда эшләрлек ике кешесе булсын, башта, колхоз члены булмыйча гына, алты ай эшләп күрсәтсен. Шушы сынауны узса, ул безнең кеше, үзенә хәтта йорт та салып бирәбез
Каюм бу сүзләрен йодрыгы белән тезләренә суккалап әйтте. Онытылуы түгел, үз иманына ышануның үзгәрмәслеген раславы иде аның мондый хәрәкәте.
— Яхшы. Мин сезне гаепләмим бит.— диде секретарь, тагын урыныннан кузгалып. Аның тыныч кына утыра алмавында әңгәмәгә катнашы булмаган сәбәп бар иде бугай — Яхшы Йодрык төймәсәгез дә,— дип. кашларын сикертеп төрттерде ул. мин сезнең олы идеалга ышануыгызны беләм. Шуны белмичә, шуңа аз гына булса да шигем калса, мин сезне чакыртмаган да булыр идем. Сезнең кемлегегезне хәзерге әңгәмәдә генә белергә тырышсам, бу. кем әйтмешли, очы эшкә җиңен сызганмыйча һәм кулларын төкрекләмичә тотынган хөрәсән кыланмышы гына булыр иде Яхшы. Фәсәхиев иптәш, Каюм туган
һәм партия өлкә комитетының беренче секретаре дала колхозы председателе Каюмны ни өчен чакыртуы сәбәбен турыдан һәм кыска 44
итеп әйтте. Шулай да аларның әңгәмәсе шактый озак дәвам итте әле. Тәрәзәгә җепшек кар сылана Аны янгыр шудырып төшерә
Поезд акрынлап туктады Таныш йортлар күренде — Каюмның станциясе икән ич. уйланып барып, кайтып җит уен дә абайламаган ул
Машина белән каршыларга кушмаган иде Каюм, станциядән дә ф колхоз идарәсенә шалтыратмады Ара ике чакрымлап кына булса да. 2 җәяүли торгач, җен-бөртексез чыланды, юлның асфатьт булуы гына ; пычранудан коткармый икән Ж.инелчә һәм көяз киенү иртән машина - белән озатканда гына яраган икән
Нигә машина дәштермәден?—дип каршылады аны әнисе з
— Чакырмаган идем шул. “
Каюм пычрак туфли-оекбашларын өйалдында ук салды Әнисе бир- f гән җылы башмакларны кигәч, эшләпәсен һәм көзге пальтосын веранда- 5 дагы түгәрәк өстәлгә куйды. Әнисе:
Киптерергә мунчага эләрбез.— диде. *
Шунда да кибәр әле. Эше юк
Кипкән ди. лычмй су булган' Иштиен китергәнсең инде син мо * ның. 3
— Янасы булыр ж
Шәһәргә барган саен өр-яңадан киенә башласаң, каккан казы- * гың да калмас! Әнә. мич авызында кайнаган чәй. баллап эч Үпкәңә сал- - кын алуың да ерак китмәс, бслай егетләнеп йөрсәң, яшь чагың түгел. Ч Тәүфирәнең малаен өлкәгә ни өчен чакыруларын беләсе килә Әмма у моны турыдан сорамый. Каюмның үзе әйтүен көтә Горурлыгы кушмый аңа. далада яши башлагач, хәер. Кылыкта чакта да. беркайчан да үтенеч сорау белән беркемгә дә мөрәҗәгать иткәне булмады Тәүфирәнең Таләп итәргә, кушарга гына күнеккән иде ул Каюмның юеш киемнәрен мунчага илтеп элеп кергәч тә. Тәүфирә, бәйләмен кулына алып, диванда дәшмичә утырды. Каюм әнисенә барыбер әйтмичә булдыра алмаячагын белә чөнки
Алар өндә икәү генә иде Каюмның хатыны мәктәптә, озайтылган көн группасында эшли Кызы олы баласы - район үзәгендә кияүдә, мәктәптә укыта, иртәгә шимбә, галәтләренчә. кияү белән парлашып кичке җиделәр тирәсендә кайтырлар, бәлки мондый пычракта кайтып та йөрмәүләре мөмкин Малае колхоз мастерскоенда, токарь, өйләнергә җыенып йөри, киемнәрен дә алыштырмыйча, кәләше янына фермага йөгергәндер •
- Секретарь туган җиргә тагын кайтып килергә кушты Тәүфирә Каюмга кырын кузен генә төшереп алды Шаяртмый малае
- Нигә?
- Кылыкта сабан туйларын ничек уздыруларын бетү өчен генә түгел инде Колхозлар башлап төзелгән җирдә, тормышның үзәгендә нәрсә икән, ди Үзе ул моны шәп төшенәдер, туган авылымда ел саен булам ди. ДаЛадагы тормыш белән борынгы нигездәге тормыш арасында аер ма бармы? Булса нинди һәм нигә? Анда да. хгонда да. кешеләрнең иманы бер ләбаса Гомумән, кайтып килергә кушуының сәбәбенә төшенеп җитмәдем әлегә
Кайтасыңмы сон?
Кайтам Бөтенләйгә дә кайтыр идем сез араны бөтенләйгә өз гәнсет Кылык ошады мина Йә. кем инде уз йорт җирен яндырып китә?
Мин' Әтиең белән мин! Ни өчен без Хәкимҗан Газизҗанына бөтен байлыгыбызны калдырырга тиеш идек ди?!
Ни өчен бер аңа? Колхозга калдырырга иде
Син. беренче секретарь катында булуына таянып, әтиең белән мине гаепләмәкчеме әллә?
һич юк. Гәрчә акламыйм да мин сезне Газизҗаннар сезнең, безнең ягъни, өйләргә калмаган булган икән Элек нинди булгандыр, ә хлер төзек Кылык авылы Минем туган авыл
— Ышанам. Кылыктан безнең даладагы авылыбыз кайтыш түгелдер. дим.
- Шулай да аерма сизелә. Кылыкның тынычлыгы үзгә. Тан буе нигезебездә утырдым бит. Кылыкның йокысы да тәмле. Кызганычка каршы, туган авылымның эш вакытын күрә алмадым Күркәм авыл. Кешеләренең матур эшли белүенә дәлил бу матурлык
— Мәчетләре юк. дисең бит. Ә безнең менә дала авылында да мә-четебез бар. Әтиең салдырды. Таш мәчет Далада ташын табуы да ансат түгел аның.
Каюм чәй савытларын җыештырды. Алгы бүлмәдәге телефоннан колхоз канцеляриясенә шалтыратып, хәлләрне белеште. Аннары әнисе янына утырды.
— Әни. гаҗәпкә калам мин кайчак: әти. бисмилласын ялгышып әйтсә дә. мәчет салдырган, син. ике класслы гына булса да. мәктәп төзеткәнсең Үз акчагызга.
— Начармыни?
— Түгел. Әмма сез бу изгелекләрегезне, диик, халыкны үз кулыгызда тотар өчен генә эшләмәдегезме соң?
Тәүфирә бәйли торган оекбашын тезенә куйды да улына табарак борылды Каюм ут кабызды. Лампочка яктысы әнисенең ярты йөзенә генә төшкәндәй булды, йөзенең сул ягы кара кебек иде.
— Дөрес әйтәсең,—диде Тәүфирә. Аның җыерчыкланган йөзендә, зәңгәрлеген җуйган күзендә сөенү чаткысы яктырып узды.- Дөрес аңлагансың. Шуңа иртәрәк төшенгән булсаң, бәлки, син мине коммунист итә алган булыр идең. Тик хәзер соң инде. Миңа яңадан туарга соң. Мин үзем булып калам Советка каршы түгел әниең. Әмма мин тормышны яңартуны кемнәрнедер талап эшләү ягында түгел идем. /Хәзер дә шулай уйлыйм. Тигез тормыш төзергә алынгач, авырлыгын тигез төшерергә иде аның.
— Алай була алмый, әни' Беркайчан да! Буржуазияне бәреп төшергәч. бәреп төшергәч,—дип кабатлады Каюм,—крестьянны үзебезнең яклы итәргә тиешбез, дигән Ленин. Ә мондый аты үзгәрешләр көрәшсез генә була алмый. Тигезләү ысулы бармый монда, бармый! Ни өчен элек тигез булмаган алайса, бер ишләр бай булган да күпчелек ярлылыкта интеккән? Заман килеп, кинәт Кенә тигезләп бүләргәме аннары1 . Яңалык юл ярганда, кыюлыкка дорфалык өстәлүе мөмкиндер.
Әгитләргә соң мине, Каюм улым .. Далага күчеп килеп алачыкта яшәгәндә салкын тимәгән булса, синең сыңарың Котдусым бүген дә исән булыр иде. Тигез тормышка баруда шул нарасыйның тормышы өзелүе мәҗбүрият идеме соң? Игезәкләр идегез сез. Икегезгә дә гөрләшеп кенә яшисе иде канә. Тигезлекме соң бу? Нигә эндәшмисең? Шулай ул. тормыш дигәнеңдә замана дигәнең дә бар. Сез игезәкләрдән соң балабыз булмады. Әтиең сугыш башланганчы кайта-китә йөрде, анысын инде үзең дә беләсең. Олыгаеп та киттек.
Тәүфирә бәнләвен алды, башлаган энәсен чыгарып бетерде.1
Дөрес әйттең. Мәчет һәм мәктәп салдырып, халыкны, син әйткәнчә. крестьянны, үз ягыбызда тотарга тырыштык. Әмма заман агышы безне үзенә бөтереп алды. Далада да күмәкләшү таләп ителде. Колхозны без соңлап, җирләрнең колхозларга мәңгегә бирелүеннәң соң гына оештырдык. һәм мин бу эшнең башында тордым. Башкача мөмкин түгел иде. Карышуның файдасы тимәячәген белдем. Ни әйтсәң дә. әниең гимназиядә сабак алган синең, фикерен үстерү җаен тиз таба Тик без төзегән колхозның да үсешен заман билгеләде, мин түгел.
Партия билгезәде бу юлны, әни. һәм шул юлдан туры алып барды.
Синеңчә. Ә минемчә, партиягез кешесе булмасам да, колхозның бүгенгесендә минем дә өлешем бар Әле пичек кенә бар! Әниең сугыш вакытында да колхоз председателе булды! Керфек тә какмаган төннәре 46
аз идеме әниеңнең' Жин\ өчен! Сталин өчен! Безне авылдан сөрдерткән Сталин өчен!
— Халык өчен. Ватан өчен
— Сугыш буенда гына түгел, далада да Ватанны саклау иде максатыбыз. Сыңарын Котдусны онытма син
— Әле узган атнада гына каберен карап уздым. *
— Безнең дала авылында синең сыңарын Котдус зират башлады. 5 — Әтинең чардуганы кыйшайган иде
— Онытма =
— Онытмыйм ич. 1
— Хәкимҗан Газизҗаны кудыртмаса, сабыем Котдус хәзер дә =
исән булыр иде. $
— Безне авылдан сөрүгә нигә бер генә кеше гаепле булсын инде? i Син аңлы кеше бит. әни. ' >
— Хәкимҗан Газизҗаны калдыра ала иле. Безне Кылыкта яшә- ♦ теп тә үзенә буйсындыра ала иде ул. Бу кешенең хыялында аждаһа көче. : беләгендә арыслан куәте иде Мөгаен, хәзер дә шулайдыр <
— Бәлки, ул күптән вафаттыр. *
— Исән! s
— Каян беләсең? *
Тәүфирә җавап бирмәде. 5
— Авыл белән хәбәрләшмибез Мин дә аның турында сорашмадым Ч Йөз кат әйттем ич инде: Кылык колхозының председателе хатыны белән > генә сөйләштем мин
— Әнә, «Социалистик Татарстан* гәзнтендә язганнар, колхоз төзегән ил карты, имеш! Әйтерсең, бер Газизҗан гына төзегән колхозны!
— Кырыслыгың белән кайчак сугышта каны каткан кешегә охшап куясың син. әни! Син бит минем әни. миһербанлы, йомшак күңелле бул! Оныкларың да бар өстәвенә. Бүгенгесе көнебездә бәхетсез түгел бит без.
- Син мине бүген кирәкмәс хатирәләргә алып кердең, улым Сиңа. коммунист кешегә, мин синең партийный булуыңа каршы төшмәдем. әтиең дә ризалыгын бирде, моны да онытма.— әйе. коммунист кешегә шулай ук миһербанлы булу кирәк. Минем кырыслануыма, бәлки кайбер хатын-кыз сыйфатларымны югалтуыма сәбәпләр күп Саныйк Котдус.. Даладагы тормышны кору әниең җилкәсенә төште Әтиең белән әниең үз йортларын гына яндырсалар, туган җирләренә качып кайтып, колхоз милкен яндыручылар да булгандыр, бәлки Җинаятьләре ярылып яткан кешеләрдән оештырды әниен колхозны, хатын-кызга җиңел булмагандыр бу. Сугыш Хәзерге тормыштан канәгать мин Тик Бирде дөнья кирәкне.
Алар шактый сүзсез утырдылар
- Туган телеңне оныттырмадым мин сипа, улым'
Тәүфирә карчыкның күзенә яшь килде
- Мин сиңа барысы өчен дә гомерем буена бурычлы, әни.
— Рәхмәт шул сүзеңә. Миңа хәзер булганнарыннан бүтән берни дә кирәкми Калган’ көннәремдә генә яңадан туган кебек була алмыйм Синең әйбәт яшәреңә мин ышанам.
Тәүфирә карчык яшьле күзләрен алъяпкыч кесәсеннән бәләкәй КУЛЪЯУЛЫК алып сөртте
Әии. тагын бер нәрсә турында сорыйм әле Күкелдә төен калмасын. Әти Кылыкка яшерен кайтып йөрмәдеме? Сез. мин малай чакта әле. безнең туган якларда колхозлашу елларында һәм соңрак булган янгыннар турында сөйләшә идегез. Татарстаннан алдырган газеталардан укый идс1 ез булса кирәк
Юк. Кылыкка мин дә кайтмадым Читтә эшләп йөргәндә, әтиең дә кайтмагандыр дип беләм. кайтса яшермәс иде Янгыннарда безнең катнаш юк Хәтерлну» укыганымны Кылыкның Түбә куагындагы ындыр •ш кибәннәр һәм атлар янган Волостьтагы больница янган, монысы
алдарак та. Әтиең авыл советының беренче секретаре чагында күршедәге боярның каралтыларына ут төрткән булганнар. Әмма анда да әтиеңнең катнашы юк Байлар котыртуы буенча ут төрткән кешене хөкем аклаган. Әтиең шулай дип сөйли иде. Мин ул чакта килен булып төшмәгән идем әле.
Карчык, иреннәрен дерепдәтеп, нәрсә турындадыр, әйтергәме- юкмы. дигәндәй икеләнеп торды. Каюм үзе сорамады.
Бер тапкыр мылтык тотты әтиең. Хәкимҗан Газизжанына төнлә урманда атты Аның волостьтан кайтуын чыршы төбенә яшеренеп көттек. Әйе, икәүләп көттек. Ботаклары җиргә салынып төшкән чыршы төбендә көттек. Әтиең Кияү Газизҗанга төбәп тә тормады, һавага атты. Куркыту өчен генә атты.
— һе, шәп куркыту!
— Хәкимжан Газизҗаны әтиең атканны сизенгән. Шулай да хөкемгә тарттырмады.
— Әни...
— Нәрсә аны, карт башың белән, иркә сабый кебек, сузып кына әйтәсең? Урак өстендә котырынып чыккан кара болыттан, яумый узчы, дип ялваргандай мескенләнәсең? Әниең кара болыт түгел, борчылма. Шулай ук урак өстенең тирән аяз күге дә түгел.
— Әни. безгә моннан китәргә туры килмәгәе.
— Китәргә? Безгәме?! Ике аягымның берсен дә атламыйм! Котдүсым монда. Фәсахетдинем монда! Миңа дала мазарлыгында урын иркен Китәргә дип ашкынып тора ди анда берәү, әмма ул Тәүфирә түгел, ди Себергә үк җибәрергә мәллә? Миңа шушы даласы да җитеп ашкан.
— Әллә кайларга барып ирешмәче, әни. Мине үзебезнең партия райкомына беренче секретарь итмәкчеләр.
Көтелмәгән бу хәбәрдән Тәүфирә карчык аптырашта калды. Сөенергә дә белмәде, кайгырырга да уйламады.
— Дөрес булыр. Каршылыгым юк. Ләкин мин моннан район үзәгенә күчмим. Китегез әнә, килен белән икегез. Оныгым өйләнсә дә, һәр- кайсы болын хәтле дүрт бүлмәле ике катлы шушы йортта миңа урын табылыр, шәт.
Каюм, өлкә комитеты секретаре мондый тәкъдимне әйткәч, бик аптырауга калган иде. Ул алга иелде дә өстәлгә бармакларын ышкып озак утырды. Секретарь аны җавабы белән ашыктырмады, алгы бүлмәгә дә чыгып керде бугай, ишек ачып ябылган кебек булды Каюм башын күтәреп караганда, секретарь кулындагы стаканыннан чәй йотымлый иде һәм. җавабын әйтәсе урында, ул: «Нигә тынгысыз хәрәкәтләнә икән соң безнең секретаребез»,— дип уйлады. Бик тыныч кеше итеп белә иде ич аны Каюм.
Безнең хәзерге секрегаребез әйбәт эшли, аны нигә алыштырырга икән?— дип сорагандай итеп башлады Каюм.
- Мин дә аны, начар эшли, димәдем. Аны өлкә комитетынык икенче секретаре итеп сайламакчы булабыз.— Егор Степанович буш стаканын почмактагы тәбәнәк өстәлгә куйды.— Үсәрен истә тотып.
- Ышанычыгызга рәхмәт, билгеле. Ләкин минем яшь шактый бит Пенсиягә таба юл тоту. Тагын биш ел чамасыннан
— Район партия конференциясе ике елдан ике елга үткәрелә. Начар эшләсәгез, Каюм Фәсәхиевич, биш ел утырырга туры килмәс. Әмма сез булдыра алачаксыз. Даланың үз кадры. Тормышның матур якларын бергә туплау өчен, димәк, байлыгыбызны — һәм матди, һәм рухи байлыгыбызны — арттыру өчен тәҗрибәле һәм фикерләүчән кеше кирәк район җитәкчесе булырга, ягъни сез кирәк. Каюм туган. Әтиегез исеме белән дә эндәшмәгәнгә ачуланмыйсыздыр, татарлар исем белән генә эндәшүне хуп күрәләр. Ялгышмыйм, шулаймы?
Каюм баш кагып ризалашты.
— Сезнең кандидатураны секретарегыз тәкъдим итте. Безә, димәк
Мин яклыйм менә. Ышанам сезгә Ә картаю турында кимендә биш ел уйламыйча торыгыз Биш елда әйбәт җитәкче тауларны күчереп куя Менә мин сездән яшьрәк тә. ә хәтәррәк итеп сиздергән башка нәрсә бар Сәламәтлек.
Егор Степанович Каюмны алгы бүлмәгә озата чыкты Кул кысышып саубуллашкач, җилкәсенә кагып алды һәм елмаеп кына *
— Шулай да Татарстанны күрергә туры килер сезгә. Каюм туган,— | диде— Әмма бөтенләйгә китү турында уйлап та карамагыз, дала җи- Z бәрми сезне! Уңышлар телим сезгә. Каюм туган'
Каюм чыгып китәргә ашыкмады g
Барысы өчен дә мин жавап бирәчәкмен була.— диде \л. коридор = ишеге төбендә кире борылып
- Әлбәттә һәм беренче чиратта кешеләргә матурлык бирү өчен *
җавапчысыз Сезнең, моны аңлавыгызны белгәнгә күрә, мин бу хакта сүз > кузгатмадым ♦
— Фәлән фермада сөтнең аз савылуы өчен дә райком секретаре | •гаепле булачак. <
— Ә сезгә эшне бүтәнчә корырга беркем дә комачауламый һәм эш- J не артта сөйрәлмәслек итеп оештырыгыз ,
Шыплап тутырылган аппараты белән авыл хуҗалыгы идарәсе * начальнигы райком секретаре канаты астында ышыкланып йөри бир- 1 сен Йөзен жил чеметмәсен, башын яңгыр чылатмасын аның Урак ~ өстендә болытлы күккә сокланырга әвәс кешеләр шактый шул авыл у хужалыгына җитәкчелек итүчеләр арасында Беләсе иде колхозлар элегрәк төзелгән якларда авыл хуҗалыгына җитәкчелек ничек камил ләшә икән? Анда да теге яки бу колхозның алга китүе район идарәсенә бик чамалы бәйлеме икән? Андагы идарә безнең дала идарәсеннән аерыламы икән?
— Сезне секретарьлыкка тәкл»дим итеп ялгышмыйбыз, димәк. Хәзерлән үк уйлана башладыгыз Туган ягыгызда сабан туеннан башкасын да белешергә кирәк, димәк Каюм туган, менә сезгә бер мәсьәлә алайса Авылда, жир эшендә ягъни, күмәк хуҗалык формасы үзен аклады. Ә гомумән, авыл хуҗалыгына җитәкчелек итү ничек тора бездә? Район идарәсендә чебен куу белгече генә җитмидер хәзер Колхоз формасын үзгәртеп булмый Киләчәктә, бәлки, үзгәртү дә таләп ителер ителүен. Район идарәсендәге белгечләр колхозларга хезмәт күрсәтүче стан цияләрдә. оешмаларда эшләргә тиеш түгелме3 Колхоз төзелешенең. авыл хуҗалыгын үстерүнең, сезнең сүзне кабатлап әйткәндә, урак өсте җиттеме? Авыл хуҗалыгына җитәкчелектә, гәрчә игенчелеккә бәйле тар мак булса да. ел саен чәчеп тә. урып та булмый Уйланыгыз Егор Степанович жилет кесәсеннән сәгатен алып карады Миңа ашыгырга туры килүе бар Әңгәмәне дәвам итә калсак дим Ә ашыгырга сәламәтлек дигәнең ирек бирми һәм ул кием шкафына таба борыл ды Машина белән килдегезме?
— Поезд белән
Оз атып к уйс ыннарм ы ?
- Кирәкми Минем әле күчтәнәчләр аласым бар Чит җирдән күч тәпәчсез кайтуны әни өнәми
Нишлисең, бу очракта хаклык аның ягында
Секретарь киенде һәм алар урамга бергә чыктылар Егор Степа новнч машинасына утырды да китеп барды Каюм өлкә комитеты кар шиндагы мәйданны турыга чыгып, олы урамга керде
9
1ЧК5 ел, хикәяләү башланган көн. өйлә узгач.
Гаян Сәйфулов Кылыктан кайтканда, ак тавык үзенең барлыгын сиздермәгән иде Илтә чыккач, тәмам шашынды, каһәр Әле алгы утыр
гыч аркасына сикереп куна, әле арткы кечкенә тәрәзәгә оча да, машина тентына бәрелеп. аралыкка мәтәлеп тешә. Гаян, машинасын туктатып, аны карарга мәҗбүр.
— Җан тәслим кылдың мәллә, мөртәт! Тавык мие эчкән нәрсә!— Сәйфулов аннары үзен әрләп куя — Тавык тавык мие эчә диме инде, тиле!
Исән икән тавык, шайтан да булмаган, хәйләләп кенә яткан. Машина туктауга, арткы утыргычка менеп, кытаклый башлады Тавышы ямансызның, машина гөрелтесен дә басып китә. Дөнья яра. инкубатор калдыгы' Машина эчен хәзинәсенә буяп бетергән, тизәк корсак!
Идарә начальнигы ачуы белән газга баса да машина дуылдап кузгала Ак тавык тагын алгы утыргыч аркасына очып менә.
Ниһаять, Газизҗан картлар капка төбенә җитте Сәйфулов Ул үз ягы ишекне ачуга, ак тавык, аяың битенә канатын бәреп, чыгып очты. Җиргә төшкәч, җилпенеп кагынды Кукыраюын күр син аның, ике аяклы имгәкнең' һәм тавык капка астындагы тишектән ишегалдына кереп качты.
Гаян китәргә машинасын борганда, йортның ачык тәрәзәсеннән, тартылган пәрдәне күтәреп. Газизҗан туктарга ишарәләде. Сәйфулов машинасын тәрәзә турңсына китерде, иелеп, каршы ишекне ачты, уң якка күчеп, йорт хуҗасына эндәште Карт ишетеп җиткермәгәч, ачкычын борып машинасын сүндерде һәм
— Газизҗан абзый, тавыгыгызны китердем.—дип кычкырыбрак кабатлады — Малаегыз тыңлаусыз икән.
— Минем малаймы? Кайсысы? Икәү бит алар минем,— дип сизен-мәгәнгә сабышты Газизҗан
— Председателе инде, мин бүтәнен белмим.
— Бар анысының кире гадәтләре. Кайчак мине дә тыңламый. Мин нәрсә, малае Җиһангир сүзен дә колагына элмәгән чаклары була Теге хатка җавап яздым Шуны кабат карап утырам Кызык хат. Кермисеңме соң? '
— Юк. Минем эшем җитәрлек.
— Бардыр анысы эшең. Шулай да нишләгән соң әле минем предсе-датель малай?
— Тавыгыгызны килеп алырга машина җибәрергә кушкан идем, киресенә бетте
Газизҗан, тәрәзә төбенә күкрәге белән терәлеп, идарә начальнигына чеметтереп карады.
— Син тыңлаусыз бу очракта, начальник. Әйттем ич мин сиңа, машина ишегеңне ябып куй. дидем Ирендең. Хезмәтче кирәк ахры сипа Син итәгеңне җыеп йөрмәгән өчен, минем малай сиңа хезмәт итәргә, тавыкны барып алырга тиешме? Колхоз машинасын тәккә кусынмы? Көне буена тырай тибеп йөрисең ахры син бүген, иптәш начальник! -Район узәге белән Кылык арасындагы юлны ашлап. Күчереп булмый аты юлны. Басу юлын гына күчерә идек элек. Ат җигеп кыр эшенә йөргәндә, юл тиресләнгәндә, дим
Сәйфулов аскы иренен каты итеп тешләде. Ачуы моның белән генә басылмады, шытырдатып машинасын кабызды да дуамалланып китеп барды Хәтта саубуллашмады
— Тәрбиясез —дип ачуланды Газизҗан идарә начальнигы артыннан. һәм. кәефе кырылудан, җавап хатын төзәткәләүне дәвам итә алмады
Күпергә кергәнче. Сәйфулов инешләр тамакларындагы уентыкларны тагын күзеннән кичерде.. Мондагы кире халыкны тыңлатуы ансат булмастыр, дип уйлады ул Тиз генә сөрергә ризалашмаслар кебек. Ис киткән, ди, барыбер су кал аттырабыз! Район идарәсе начальнигы куша, ягъни бөтен җитәкчелек куша!
Гаҗәп, Сул инеш тамагында карга хәзер дә бар иде. Әллә шул
иртәнгесе үк тагын. Бигрәк иләмсез Иртәнгесе, кугач, каркылдап, тал очына менеп кунган иде. туган урыны шул ахрысы Монысын да куаргамы әллә? Ара ераграк, ташны алай еракка ук ата алмас Гаян Малай чакта ташны ыргытып тез чүки иде ул үзе
— Әллә акылдан шаштыра башлады инде бу тавык белән карга,— дип үзен әрләде Гаян Начальник башын белән карга куып йерү генә * җитмәгән, ди кукуруз басуыннан, диләрме әле,—дип җыр сүзләрен | кабатлады Аннары Инеш тамагыннан, — дип төзәтте Әмма үзгәр- з түнен көй агышына ятышмавын сизде
Иртәнге якта аның итәген чәйнәргә ябышкан каралы аклы бозау 2 Гаянның машинасына карый кебек иде Үткән-сүткәнне күзәткәләп кенә = торадыр бу ала бозау Ашауда гаме юк ахрысы мәхлукның Уентыкның f үләне тәмсезме әллә, бозау да ашамый Бу уентыкларны файдага җи- * гәргә кирәк. Шунысы шиксез! >

— Исәнме, энем.— дип. посып кына дигәндәй килеп керде Кәшша- д фетдин бертуган энесе Әмирҗан янына <
Туганлык хисе көчле булуы өстенә. яшь аралары ерак булганга * күрә. Әмиргә ул һәрчак кече итеп эндәшә иде Үзе егет яшенә җиткәч у туган энесен, гәүдәгә үзенә караганда зур булуына карамастан, һаман > кечкенә итеп күрә, үз тормышы өчен хафаланудан бигрәк. Әмирҗан i хакында ныграк борчыла иде Кашшафетдин ~
Минем хәлләр әйбәт, абый. дип. Әмир дәү учын Кәшшафның * җилкәсенә салды һәм телевизор янәшәсендәге тәбәнәк йомшак кәнәфи гә китереп утыртты
— Бер-бер күңелсезлек бармы әллә, энем?— диде Кәшшаф. кәнәфинең алгы читенә шуышып күчеп Чакырдың Кул нзәден. диМ Тәрәзәдән. Әле ярый күреп алдым, сугылмыйча узар да китәр идем
Монысы абыйсының Фәрах мәсьәләсендә сүз кузгатмаска нпләп кенә алдан сиздереп куюы булды Шулай, үз хәсрәтен эченә бикләргә тырыша Кашшафетдин, гадәте шундый Сизгер һәм тиз яралана торган, әмма үтә чыдам күңелле ул Бу яктан әнисе Сәхәриягә бик тә охшаган Бәлки, әтисе Газизҗан, колхоз оештырып, колхоз өчен көнен-төнен кыз танмыйча йөреп, өй тирәсендә аз кайнашканга, ягъни малай әнисе янында күбрәк булганга, әнисе гадәтләрен үзенә тулаем алып үсте Кашшафетдин.
Барысы да ипле, абый Чакырдым шул. Югыйсә, сирәк күрешәбез бит
Эшнең күп чагы хәзер, энем Ике өч көннән комбайнны ремонт лап бетерәм Бая. машина утарына кергәч, минем янга үзең килмәдең. Мин дә бармадым инде Эш күп. Сабан туе да җитә Бәйрәм мәшәкать ләре тагып, безнең халыкка әзерләнмичә ярамын
Бәйрәмне башлагансың да инде син. дип әйтеп җибәрә язды Әмир Ярый ла тыелды, югыйсә абыйсының ку иел ярасын тирәнәйтеп кенә җибәрер иде Аракыга хирыс кеше түгел Кашшафетдин абыйсы Фәрәхетдиненең авыл белән шәһәр арасында очынып йөрүенә эчтән сыза Шулай да мондый чакта хәмер киңәшче була алмый Ачуланып әйтмәсәң дә. шуны сиздерергә кирәк үзенә Хәер, бу мәсьәләдә абыйсы аның киңәшенә'калмаган калуын, әллә нидә бер тотып куя Ләкин колхоз председателенең абыйсы да кеше күз алдында, абыеңны бел. дип төртеп кенә күрсәтерләр. Сабан туе алдыннан. Кылык авылы төрле яклардан кайткан кунаклар белән тулгач, кайтучылар арасыннан шәбәебрәк сыйланучылар да була Була гынамы соң. атна буена айный алмый кайберсе Эчүчелеккә каршы карар чыккач, шешәгә табынучылар күзгә күренеп кимеде, быелгы сабан туен бөтенләй хәмерсез уздырырга җыена бы » һәм дөрес Югыйсә, сабан туе мәйданына төшкәнче үк авы 4 чылатып алалар да диңгез тубыктан аннары' Әйе. авызга аракының бер йотым керүе генә кирәк, аннары шул бер йотымы да үзенекен итә Әйе. әти *• 51
әйткәндәй, аракы каршында һәркем бертигез, дәрәжәң белән дә. сәламәт легең белән дә санашып тормый хәмер, эчүгә сабышкан бәндәне тәмуг дигәннәренә бөгәрләп кенә сала. Шулай булгач, Кәшшафетдин абый, хәмергә сәлам биреп дөрес эшләмисен. Минем үгет-нәсихәтемә мохтаҗ түгелсен. Юк, мохтаҗ икәнсең, эш вакытында «өч борын»га оешырлык хәлгә төшкәч, бик тә мохтаҗ икәнсең!
— Абый, —дип ачуланып үгетен башламакчы гына иде Әмир, рөхсәт тә сорап тормыйча, ишекне каты ачып, тирләп төшкән Шәриф атлы шофер килеп керде.
— Әмир абый!— диде ул һәм тыны кысылып тукталды.
— Ни булды?—дип куркынып урыныннан сикереп торды председатель.
— Әмир абый! Машина — Тагын тыны кысылып туктады Шәриф һәм буылып йөткерде.
— Нишләттең машинаңны5 Авария ясадыңмы? Кеше таптаттыңмы? Нинди бәла чагардын? Әйт тизрәк!
Председатель, үзе дә сизмәстән, кулларын йодрыклады, әмма баскан урыныннан кузгалмады, шулай да бөтен тәне белән калтыранды. Абыйсы Кашшафетдиннең янына килеп басуын да абайламады, күзләрен акайтып басып калды.
— Әмир абый!..
— Әмир абыең инде! Корт чаккыры!
— Машина кирәк...
— Уф-ф’—дип иркен сулады Әмир—Котны алдың. Нинди хәл булган икән, дип торам — Әмир урынына барып утырды да маңгаена бәреп чыккан тирләрен ашыкмыйча гына сөртте.— Сиңа машина кирәк, ә?— дип мыскыллавын яшермәде ул — Машинаң бар ич синең.
— Жиңел машина кирәк. «Волга»ңны биреп тор, ә Хатынны район больницасына илтергә кирәк Бәбәй таба алмыйча азаплана. Үзебезнең хатын-кыз врачын агитаторлар семинарына җибәргәннәр диме шунда,— дип. көч-хәлгә тезеп чыкты ата буласы кеше Шәриф шофер.
Председатель урыныннан тагын сикереп торды
Соң, җебегән җан, адәм рәтле итеп әйтергә ярамыймы сиңа шуны! Мә. гаражны ача тор! Тукта! Бир ачкычны! Хатының янына төш! Врачны монда чакыртырбыз! Шул хәлендә юлга алып чыгалар диме?!
— Операция ясап алырга кирәк, диләр, баланы.
Район больницасыннан ким түгел безнең больницабыз! Нәрсә терәлеп каттың? Йөгер больницага, дим бит! Операциясенә әзерләнә торсыннар. Врачны хәзер чакыртам Машинаны да җибәрәм. үз врачыбызны да семинардан туздырып алып кайтырлар! Бәбәй табар вакыты җиткәч кенә хатын кайгысы төшкән син акыллы башка, моңарчы хатыныңны кыерсытмыйча яшәргә иде аны. Синең кимсетүләрен нәтиҗәсе бу, бел, хөрмәттә яшәгән хатын бәбәен дә җиңел таба Карале, терәлеп катты, әй, йөгер, дим бит!— Шәриф ишеккә бәрелеп чыгып йөгерде.— Алло! Больницамы? Хәкимов бу, Кылыктан,— Әмир районның баш врачына мәсьәләне тиз генә аңлатып бирде.— Ашыгыч!— һәм, үтенечен көчәйтмәкче булып:—Алдынгы савымчыбыз!—дип өстәде.— Ире дә менә дигән шофер! Нигә көләсез?! Ашыгыч, дим!..
Трубкасын куйгач кына баш врачның көлеп куюы мәгънәсенә төшенде Әмир Соң. кешегә ашыгыч ярдәм кирәк булганда, аның кем булуы мәҗбүримени инде...
Кәшшафетдин Әмирнең беләгенә кагылды.
- Сиңа врач та булырга туры килә шул, энем. Мин китим. Син үзең хәл итәрсең. Хаклыктан чигенмәсеңне беләм, энем,— дип. Кәшшафетдин салмак атлап чыгып китте
Ярар,—дип аңышмыйча әйтеп калды Әмир.
Туктагыз, нәрсәне хәл итәргә тиеш соң әле ул? Фәрах мәсьәләсенме? Фәрах...
Председатель селекторны кушты
Теге Фәрах дигән философ кайсыгыз янында анда? — дип карлыккан тавыш белән кычкырды председатель.— Тиз керсен монда!
Әмир абыйсы үзе чакырып алуына Фәрахның авызы ерылган иде.
— Икенче раунд сөйләшүләр туганнарча дуслык шартларында башлана, - дип жил-жил килде ул Әмма председательнең *
Шоферлык таныклыгың мондамы?— дигән кискен сүзләре аның Ё шаяртуын томалады
- Үзем белән, Әмир абый,— дип чалбарының арткы кесәсенә сук- f ты Фәрах — Киң профильле механизатор булу правам да кесәмдә. з
— Әйдә!— диде Әмир, боерып, һәм, гараж ачкычын кулында кош - тоткандай итеп, ишеккә таба ашыгып атлады — Тиз'
Фәрах, берни аңламаса да, председатель абыйсына карусыз буй- » сынып атлады
«Волга» пыр тузып кузгалып киткәч. Әмир гараж күләгәсендәге ♦ чирәмгә' утырды Аякларын алга сузды, учларын аяк очларына куеп. = гимнастик хәрәкәтләр ясады. Күзәтеп торучы булса, безнең председатель * жиңеләя башлаган, дип уйлавы да бар иде Шөкер, гаражның арткы » ягы — басу ягы. моннан узучы күренми ж
Хатыннарны иркәли белмибез шул, дип уйлады Әмир Ачуланырга. > кимсетергә оста без - ирләр Хатыны бәбәй табар вакыт жнткәч. исенә J төшкән, өенә исереп кайтып жәнжал куптаруларын оныткан Шәрифен z Хатынның кадерле жан икәнлеген хәзер генә аңлаган, әй. Аңлаган булса у Аңлаганга охшый үзе. Тормыш бу. жанкисәгем Шәрифхан Хатын безгә, хатын булып кына түгел, тормышта хөрмәткә лаеклы жан булганы өчен дә кирәк, агайниш. Кирәк, кирәк Адәм баласына барысы да кирәк. Ә колхозда бүген комбайннарга запчасть кирәк Идарә начальнигы аларны үзебезгә юнәтергә куша Табарбыз соң. Урак өстендә кырга чыкмыйча калган бер генә комбайн да булмады моңарчы Менә кешенең яраланган күңеленә запчастьне каян табарга икән Кашшафетдин абый күңеленә Фәрахетдин күңеленә Аның кәләше Фәрах мең тапкыр кабатлады. әй. онытканмын, әллә инде күңелгә алмаганмын Ә-ә, Фәрзанә ич!.. Фәрәхетдиннең кәләше Фәрзанә күңеленә Шофер. Шәрифханның кимсетүенә дә чыдам, хәзер бәбәй табу газабы кичерүче тыныч холыклы Заһирә күңеленә Дөньяга Кеше бүләк итү өчен пычак астына керүдән дә курыкмаучы Ана күңеленә Комбайнга запчастьне каян алырга икәнен әйтә алмадың, иптәш начальник, бәлки, кешеләр күңеленә ачкыч табарга булышырсың Ай-Һай ла.
Тор, иптәш Хәкимов. синең бүгенгә диелгән тагын бер эшен бар лабаса Гимнаст, имеш Колхозның картлар йортына барып, Мөсәвир картны күрергә тиешсең син Кичәдән бүгенгә калдырган идең бу йомы шыпны, инде иртәгә күчермә Вакыт күпме соң әле? Өченче ярты булып бара. Алай.
Кылыкта картлар йорты оештыруны тормыш таләп итте Тормышның да тамак яг ы түгел, бәлки күп кенә картлар карчыкларның ялгызлык хәсрәтен жиңеләйтү өчен эшләде моны Әмир Хәкимов Әйе, нәкъ менә председательнең башлап йөрүе, кайберәүләрнен угетләве. ә икенчеләре- нең дәлилләренә үзенең кире беткәнлеген каршы куюы белән ачылды картлар йорты Бу мәсьәләдә әтисе Газнзжан да;
Син әниең белән мине дә шул йортка илтеп ташламакчымы әллә? дип каршы төшеп караган иде. ләкин Әмир сүзне коры тотты
Минем дә, киленең Расиханың да сезне ташламаячагыбызны белеп торасың, әти' дип кырт кисте ул Шулай да кирегә сөрмичә түзмәдең' Син булып син түзмәдең Юк инде, оештырабыз картлар йортын' Хаклы булуыма барыбер барыгызны да ышандырам һәм төзелеш кирәк-яраклары, бүтән әйбер-сәйбер генә колхоздан булачак, картлар йортын өмә белән салабыз, барлык эш өмә белән башкарылачак' Шөкер, һөнәр ияләре эзләп, авылдан чыгып йөгерәсе юк Кылык
үзе үстергән кешеләр арасында проект сызарлык инженерлар да. хәтта күз нурыңны алырлык итеп бизәүче рәссамнар да бар. Үзең төзегән колхоз үстергән кешеләр алар. әти. Шуңа сөен, һәм тирәнтенрәк уйлап кара, әти,— дип тавышын йомшартты малае.— Туган нигез турында, җир турында. шуларга өстәп, киләчәк буыннарны тәрбияләү турында сүз бара лабаса.
Әтисе озак кына эндәшмичә торды да:
Белмим шул. улым.— диде.— яхшылап уйлап бетердеңме икән менә Минем фикер белән хәзер ерак китеп булмас, анысы бар. Ләкин җирнең киләчәге хакында уйларыңда адәмгә яхшы булып күренү максатын тотма, колачлы яхшылык эшләүне алга чыгар Минем исәпләвемчә. хәзерге көндә Кылыкта бөтенләй ятим ике генә карт бар Аларны.
— Әти, тукта, югыйсә ямьсез сүз әйтәсең.— дип бүлдерде Әмирҗан.
— Әйтүем дә мөмкин Ләкин гаепләнерлек эш түгел. Чөнки картлар йортлары тәрбиячесез калган кешеләр өчен хөкүмәт карары нигезендә ачылды. Ә караучысыз калган кешеләр, минем санавымча һәм әйткәнемчә, бездә икәү генә Нишләмәк кирәк, аларны туган авылдан аеруда берәүне дә битәрләп булмый.
Әмирнең бер гадәте бар. ул үз фикерен тәфсилләп аңлатырга яратмый Фикеренең нигезле булуына бүтәннәр үзләре уйланып төшенергә тиешләр дип исәпли ул Нәкъ менә уйланып төшенергә тиешләр Югыйсә. «ә»гә «җә» дип торучыларны тирәсеннән тиз арада тайдыра иде председатель Кайберәүләр моны көчләп буйсындыру дип санасалар да. Әмирнең үзе өчен бу кагыйдә изге иде. Ахыр чиктә кешеләр аңа түгел, ә бәлки төпле фикергә, шул фикерне һәр яктан бәяләп буйсыналар, алай гына да түгел. синең фикереңне үстереп тә җибәрәләр ләбаса Үзең уйлану хәер Әмма әтисенә, картлар йорты ачу фикеренә ышандыру өчен, кайбер дәлилләрен әйтмичә булдыра алмады. Чөнки бу яңа эш һәм күп яктан калыпка сыймый торган эш иде
Авылда пуҗумнар ишәя. әти.
Моның өчен мин синнән ныграк пошынам, улым Нишләмәк кирәк, авылларны шәһәр йота. Гомеремнең сиксән елын шушы Кылыкта уздырган кеше мин. Армия елларын исәпләмәгәндә дә сиксән.. Авыл уртасына таш пулатлар салып кую белән генәмени, крестьян нигезләрен бетерә баргач .
- Әгәр без моңа чик куйсак?
- Ничек итеп? Ике картка*яңа нигез салып бирепме? һәм шуның хисабына аларның ике нигезен корытыпмы?
— Корытмыйбыз нигезләрен, әти Аларныкын да. башкаларныкын да. Теләгән чакларында үз өйләрендә торырлар. Әмма аларның ялгыз түгеллеккә ышанычлары булсын. Аннары, йорт-җирләрен сатып-сүтеп шәһәргә балаларына киткән карт-карчыклар авылга кайта башлаячаклар. һәм без аларны картлар йортына ачык чырай белән каршылап урнаштырырбыз. Аларнын моңа олы хакы бар. үзең белән бергә эшләгән кешеләр.
— Белмим шул. кайтырлармы икән. Бер кискән икмәк кире ябышмый.
- Туган җирнең күңеле киң, әти. Адашып йөргән кешене башлап туган җире чакырып алыр
Газизҗан карт малаеның фикере дөреслегенә ышана башлады.
- Анысы, йортларын бетерүчеләрнең үкенүчеләре дә бар инде. Жәйне туган-тумачаларында уздыручылар шактый Кышка шәһәргә киткәндә, күңелләре сыкрыйдыр Картлар йортына кайтып торырга риза да булырлар алар, улым Син дөрес фикерлисең сыман. Туган җир бит Мин мәсьәләнең бу ягы өстен икәнлеген искәрмәгәнмен Ү » башыма төшмәгәч. Хәер, синең дә башыңа төшмәгән инде бу Шулай да дөрес хәл кыласыңдыр. Әмма алардан колхозга файда өметләнергә кирәкми
Аларның кайтулары ук колхозга бәһасез файда булачак. Хәзер олыгаеп баручылар һәм яшьләр. һәх< авылның барлык кешесе киләчәктә колхозның үзләрен ялгыз калдырмаячагына үзе. үзе күреп ышаначак Бәлки, авылга кайтып йорт-жир коручылар да булыр5 Колхозыбызга яңа әгъзалар ала башларбыз, бәлки5 Эшләр шулайга китсә, начар булмас иде. Сугыш башланганда, авылда өч йөз дә өч хужалык бар иде _ дисең бит син Бу дәрәжәгә сугыш бетеп кырык ел узгач кына жит- f тек.
— Революция булганда, унсигезенче ел башына, безнең Кылыкта = өч йөз сиксән өч ихата иде,—дип хәтерләде Газизжан —Тормышны 2 яңача корганда, үсәргә тиеш чакта ягъни, без авылны кечерәйттек. = Минем дә гаеп бар монда. i
— Бөтен ил белән кылынган ялгышлык S
Шулай, бөтен ил белән. Әмма гаепле кешесен атап эзләсәк, бу > гаеп Кылык авылы өчен минем өскә дә төшә, барысы өчен дә Сталин- ♦ ны гына гаепләмик. Әле дә ярый авылны бөтенләй бетермәдек, нигезне 2 сакладык Авылыбыз һаман бер колхоз булды — Газизжан уйланып < торды, фикерен очлау жаен тиз генә таба алмады — Син хаклы кебек. ; Әмиржан улым, дип килеште ул бераздан Ләкин бу уеңның барып s чыгарына шикләнеп тә куям Син теләгәнчә үк барып чыгарына
«Революция» колхозының картлар йортын Арыслан тавы итәгендә 3 Әрәмәлек буена салдылар Аны. Әрәмәлекне дә кертеп, койма белән “ әйләндереп алдылар Бу эшне башлаганда, уен итеп караучылар да * булды. Әмма өмәләрдә эшнең сыйфатына беренчел әһәмият бирелүен күргәч, колхозчылар картлар йорты оештыруның кирәге турында үзләре үк уйлана башладылар һәм колхоз председателе Әмир .Хәкимовнын фикере жиңеп тормышка ашты. Шунысы да бар. хәзер Кылыкта картлар йортына олы бер хужалык итеп карарга күнектеләр Монда өлкән авыл дашларының хәлен белергә килүчеләр күп, алар белән кунак йөрешү гадәткә әверелде
Өмәләр уздырып картлар йорты салу хәбәре авылдан читтә яшәүчеләргә дә тиз барып иреште Аларны үгетләргә кирәк булмады, колхоз идарәсеннән кайтырга рөхсәтне баш иеп килеп сорадылар Көчләрен дә булганнары йортны салуда үзләре дә булыштылар, акча бирергә тәкъдим иттеләр
Тик Әмир Хәкимов. инде башлангычының тамыр жнбәрүенә ышангач, әлбәттә, бу очракта да бер кирелеген, үзенчә фикерләвең күрсәтмичә кала алмады Колхоз идарәсе читкә китеп яшәүчеләрнең акчасыннан баш тартмады, бу акчаларны аерым исәпкә салып бардылар, йорт төзелешенә тотмадылар Кайтучыларның улларына кызларына колхоз идарәсе мондый таләп куйды: алар, әти әниләре өчен, өмәдә катнашырга тиеш Шушы мәсьәлә буенча низаглар да кузгалып алды Кайберәүләр, әти-әниебез безгә артык түгел, без аларның кайтып китүенә ризалаш мыйбыз, авыл белән алыш бирешебез юк. нн өчен без кайтып эшләргә тиеш әле. дип каршы төштеләр Ләкин әти әниләренең кайту теләге белән килешергә, колхоз идарәсенең өмәләрдә катнашу мәҗбүри санал ган карарын үтәргә туры килде
Хәзер һәркем канәгать Картлар йортында яшәүчеләр теләгән чакта улларында кызларында озаклап кунак булалар, аларның үзләренә кунак лар кайта
Тагын бер киң күңеллелек күрсәтте колхоз Быел. Җиңүнең кырык еллыгы уңаеннан, картлар йорты салганда жыелган акча Тынычлык фондына тулаем тапшырылды Картлар йортында яшәүчеләр май ае. Җиңү ае пенсиясен шулай ук Тынычлык фондына бирделәр Моны, әйтү ләренә караганда. Кылыкта малай чагыннан ук өмәләрдә йөреп тәгәрәп үскән Мөсәвир карт оештырды
Колхозда картлар йорты ачылуына көзгә дүрт ел тула Өмәче Мөсәвир аның беренче көненнән шунда Портын да сүтмәделәр, төзек тота аны колхоз __
Әмир Хәкимовның Мөсәвиргә йомышы төште, авылның өлкән агае катына барышы председательнең.
Мөсәвир ихата түрендәге яшелчә түтәлләре арасында йөри иде. Әмир олы капкадан әйләнмәде, Әрәмәлеккә һәм Мишәгә чыгу өчен соңыннан ясалган ян капкадан керде
— Әссәламегаләйкем, Мөсәвир бабай!
— Вәгаләйкемәссәлам!— дип Мөсәвир чирәмлектәге терәкле эскәмиягә таба агач аягы белән кайшалып атлады. Үзеңнең дә эшләрең көйле икән, күзләреңдә хафа юк. Шөкер шунысына Гел дә борчусыз гына яши алмассың анысы. Башлык кеше бит син. Әмма картлардан теләк сиңа шул: озын гомереңә сәламәтлек бирсен үзеңә. Игелекле бул Гомерең буе кешеләргә мәрхәмәтле бул
— Рәхмәт, Мөсәвир бабай Шатлык зур бит әле безнең, Мөсәвир бабай колхоз бу бишьеллыкта терлекчелек продуктлары җитештерү планнарын үтәде Ә бишьеллык бетәргә ярты елдан артык вакыт бар югыйсә. Беләсеңме, Мөсәвир бабай, колхоз бу бишьеллыкта сөтне, беренче бишьеллыктагы күләмнән, бер йөз егерме сигез тапкыр артык җитештерде Шәп бит. Мөсәвир бабай!
— Кичә бу хәбәрне колхоз радиосыннан ишетеп сөендек, Әмирҗан энем Сабан туена күңелле хәбәр бу. Ризык табынга куелгач та бәрәкәтле булсын, әйе, бәрәкәте булсын ризыкның.— Карт энҗеләр белән чигелгән йомшак күн түбәтәен салып, читләрен төзәткәләп киде — Бу хәбәрне монда килеп ирештерүеңә дә шатмын. Тик хәзер син мәсьәләгә яннан килеп керергә җыенасың түгелме? Син — холкың белән турыдан яручы егет. Хәзер дә турыдан әйт, читләтеп йөрмә. Бүтән йомышың бар сыман сизәм, Әмирҗан энем
- Йомыш дип, зур йомыш түгел. Арысланбәк байдан калган түгәрәк йорт бар бит әле
— Сүттермәкче буласыңмы?—дип бүлдереп сорады Мөсәвир
— Искергән бит. авылның ямен алып тора.
— Ямен аламы?
— Беләсең ич. элек колхоз идарәсе һәм авыл советы урнашкан ихатада түгәрәк йорт. Байның йортларын күптән үзгәртеп салдык, хәзер анда агроном яши. Ә түгәрәк йорт тора да тора. Агроном да: «Урыны да әрәм»,— ди.
- Болын тикле урын җитми икән агрономга, хикмәт кенәсе. Әтиең ни киңәш итте соң?
— Синең белән сөйләшергә кушты. Өмә ясап сүтәсегез булгач, син Мөсәвир бабаңны чакыр, ди Аның тәпи басканнан бирле бер генә өмәдән дә калганы юк. ди. Дәшмәсәң, үпкәләр, ди. Сабан туена чаклы сүтеп куйсак, дигән идем Быел безнең сабан туена олы кунаклар да кьг! мәкче.
- Кунакның барысы да олы. Алтмыш яшьлеге дә, алты яшьлеге дә. Түрәләр килә дисәң инде. Бездә түрәләр юк, җитәкчеләр генә бар, дисең син үзең.
— Җитәкчеләрнең дә олылары була.
— Аларның иске йорт күрүләреннән куркасың икән син, менә хикмәт кенәсе нәрсәдә икән! Соңыннан сүзе була калса, җавабың да хәзер- дән әзер икән. Борынгыдан калган йортны мир белән сүттек, янәсе, Мөсәвир аксак та катнашты, дип акланмакчы'
— Алай дип уйламадым. Сине хөрмәтләп өмәгә чакыруым, эшләтер исәптән түгел.
— Өмәгә килгән кеше биленә таянып тормый, -энем. Анда балачага да йомычка булса да җыеша.
— Сүтмәскә дисеңмени, Мөсәвир бабай. Түгәрәк өй шулай сураеп торсынмыни?
- Сураеп? Сураеп дигәч, нык-таза икән бит түгәрәк өй'
Әңгәмә киселде Әмир белән Мөсәвир арасында әрепләшү куба ал
мый. монысын икесе дә беләләр. Әмма болан .ипле сөйләшеп тә. берсе дә үзенең хаклы икәнлеген исбат итә алмады Хәер, мәсьәләне хәл итүдә Әмиргә кинәш тә кирәк түгел иде, бульдозер китерттең дә иштең җибәрдең өйне. Ике малаен ияртеп, авылдан җәяүләп чыгып киткән бай хатыны Фәрзия калдырган өйне. Колхозның әйберләр келәте булып тора бирде түгәрәк өй Хәзер дә колхоз милке булып санала, тик , бәясе күптән бетте инде аның. Гамәлдән сыздың ташладың һәм вәссә- 5 лам! Тик бүтән чакта тәвәккәл Әмир Хәкимов бу очракта өлкәннәр S белән киңәшәсе итте Өлкәннәр агрономның теләгенә һәм аның үз фике- = ренә каршы килмәсләр дип уйлаган иде ул Алай түгел икән шул Башта з әтисе чатнатып фикерен әйтмәде, инде Мөсәвир карт хупламый Карт = лыклары, ягъни Кылыкта шушы түгәрәк өйне малай чактан күреп үсеп. 8 яшьлекләрен сагынулары гына да сәбәп түгелдер моңа. Тарихны үзлә- J ренчә сакларга омтылуларымы әллә? Белмәссең. Әмма әтисе Газиз- > җан — искелекне тамырыннан күп йолкыган әтисе Газизҗан белән ♦ Мөсәвир — һәр өмәне бәйрәм итеп көтүче Мөсәвир — байның түгә- з рәк өен сүтәргә каршы Тарихны онытмау кебек олы мәсьәләгә ке- < pen китмәсәк тә. аларның картаймыш көннәрендә яшьлекләрен күз ал- * дына китерергә бер әйбер икән түгәрәк йорт, чыннан да. сүтмәскә дә ? кирәктер бәлки аны Өлкәннәр тарих өчен үзләрен сакламакчы була- ' лар Ләкин моның өчен байдан калган түгәрәк өйнең сураеп, челәеп торуы мәҗбүриме икәнни? Барыбер кайчан да булса череп, тузанга әйлә- “ нәчәк ләбаса ул. инде күп гомере калмагандыр
— Туза, диде Мөсәвир. агач аягына ымлап
Картның түгәрәк өй мәсьәләсеннән читкә тайпылуына председатель әзер түгел иде Җайсыз сүз башлады Мөсәвир бабай, ни хуплап, ни кире кагып булмый, телсез итте. әй. Әмирне Бер сүзе белән бит Председатель эскәмиягә утырган җиреннән үрелеп сарут сабагы өзде, аны орлыклана башлаган очыннан төбенә хәтле бармаклары араларын нан шудырып чыкты, аннары төбеннән аска тартты Сабак, иң очыннан чеметеп тоткач, турыга асылынып калды. Әмир аны ычкындырды, әмма сабак өзелгән төбе белән җиргә кереп кадалмады Гомере иртә өзелгән сарут сабагын председатель кулына кире алды
— Монысы да туза,—дип беравыктан кабатлады Мөсәвир Күп ясадым инде мин аларны Аяксыз калганга алтмыш елдан ашып китте бит. гражданнар сугышыннан, чалбарның бер балагын җилфердәтеп, култык таякларына таянып кайттым бит мин Син белмисен инде моны, син юк та юк, этнең дә өйләнмәгән чак бит әле Әтиең Газизҗан белә Гражданнар сугышыннан әтиең исән-сау кайтты Бәхете булган икән һәм аның имгәнмичә кайтуында безнең дә бәхет булган икән Нигәме5 Чөнки колхоз төзегәндә, аның сәламәтлеге дә булышты
Мөсәвир тагын тукталып торды Агач аягының башындагы ялтырап торган тимер боҗрага таягы белән төртте
Очы тиз туза Боҗраны өскәрәк күчерә алмыйсың, аяк кыскара да йөрүең исерек йөрешенә тарта аннары Ә агач аякның бу өске ягы ярылгалый Кадак кагып, ярыгын тарттырсаң, чын аякка кадак каккан кебек була Ярылуына күрә дә еш алыштыргаладым агач аякны Шөкер, үзем агач эшен беләм. аяк ясатырга кешегә йөрмәдем Шулай Менә шул агач аякларны саклыйм бит. Әмирҗан энем! Барысын да' Мичкә яга алмадым туларны Җаннары бар кебек' Аннары, әбиен. минем кар чыгым инде, моның белән генә мич җылынмый, истәлеккә сакла шулерны. титаклап булса да сине йөрткән бит алар, дия иде Мин үлгәч, яныма тезәрсез искергән агач аякларны Чөнки алар минекеләр
Өмәче Мөсәвнрне Арысланбәк байның түгәрәк өен сүтешергә. дөресе. карап кына торырга олылан члкырмакчы булган иде колхоз председателе һәм карт моңа каршы төшмәс дип уйлаган иде ул Ләкин Мөсәвир Әмирнең фикерен хупламады Карашын читкә төбәгән. Әмиргә борылмый Синең сүзеңә килешкәндә, ул күзләреңә тутырып карый.
сөенә Күңеленә тиярдәй сүз әйтсәң,— ачуы кубуын карашын яшереп сиздермәскә тырыша, әмма телгә астыртын зәһәрлеге көчәя
— Әмирҗан, хак сүзме шул сине, янәсе. Арыслан тавы өсләтеп шәһәр урамы салдырмакчы дигән булалар Шуңа күрә картлар йортым шул урамның башына — тау итәгенә салдырган, димешләр.
— Яңа урамны мин ялгызым гына төзи алмам. Мөсәвир бабай, әмма авылның өч янәшә урамына дүртенчесен сузсак, килешеп торыр, дигән уй бар Монысы — киләчәк эше. хәзергә Кылыкның пуҗум нарын бетерергә кирәк
— Пуҗумнарның күзеңә кылчык булып керүе әйбәт Башлап алар синең күзеңне тырнамаса. фәтва чыкмавы ихтимал.
— Бер миңа гына терәлеп калса икән эш,— дип аклану ягын каерды Әмир — Тылсым таягын бер селтәп җибәреп. Кылыкны бер селтәнү дә гөлбакча итәр идем! Бөтен җир йөзен хәтта!
— Булмас Чөнки тылсым таягын кулыңа кемдер китереп тоттыруын көтеп йөрисең икән. Мин бирмим сиңа ул таякны. Үземә кирәк. Син үзең эзлә аны Картлар йорты салдырганда, тылсым таягы кулында кебек иде. Хан сарайларын күрергә соңлабрак туганмын, нинди булуларын белмим. Әмма безнең бу йортка теләсә кайсы хан чатыр чабып килер иде Валлаһи! Сезнеңчәрәк әйтсәң, киләчәктә музей булырлык
— Бу йортны бөтен авыл белән салдык, һәм бүтән каралтыларын Өмә белән
— Тылсымлы фикерең аңлаешлы иде ул чакта. Синең сүзеңә авыл халкы шуңа күрә күнде. Безнең борынгыдан калган матурлыкларыбыз бар. Әмирҗан энем Бу матурлык сулмасын өчен, шул матурлыкның, халык матурлыгының чишмәләре бәреп торырга тиеш. Ә чишмәнең улак тулып агуы өчен, аның башы көчле булуы шарт
Мөсәвир аркасын эскәмия артына терәде, карашын Әмиргә бора баш-лаган кебек булды. Ләкин шул мәлдә үк. башын дерелдәткәләп, тукталып калды Арыслан тавына карап утыра бирде
- Ишеттеңме,— дип дәвам итеп китте карт.— Туксанга җитеп килсәм дә, беләсеңдер, мин әтиеңнән ике яшькә өлкәнрәк, күперенке сүзләрне бер җепкә тезүдә сездән калышмыйм. Вакыт күп безнең, кол хоз карт-карчыкларының Үзебез уйланып баш җитмәгәненә радиосы- телевизоры өйрәтеп кенә тора
— Сөйләү осталыгы юк ла инде миндә. Мөсәвир бабай.
— Шулай булгач, уйлану осталыгыңны шомарта төш Сүз уйлап сөйләгәнне ярата Менә син мине йорт сүтү өмәсенә дәшә килгәнсең. Олы башыңны кече итеп, дияр иде бүтән берәү. Мин бармыйм синең өмәңә. Бармыйм! Ә син минем каршы төшәчәгем турында уйламагансың. шуңа күрә ык-мык утырасың Дәлилләреңне алдан табып куйган булсаң, тәненнән ите качкан картны оста сөйләвең белән өреп кенә очырткандай итәр идең Ай-һай, уйлансаң да. дәлил таба алыр идең микән, әле анысы да бар. Өмәче, дигән даны чыккач. Мөсәвир карт Арысланбәк байның революциядән соң да ничә еллар торган түгәрәк йортын җимерешергә сүзсез килешәчәк, янәсе. Әйтәм ич. трактор белән төрттер дә аудар, балта чабуны ташлаган картның өйрәтеп торуы кирәкми җимерергә.
— Бүген син чынлап торып бик оста сөйлисең. Мөсәвир бабай Хәзер үк авыл җыенына чыгар да бастыр.
— Остамы?! Чөнки мин бу хакта күп уйланган. Менәтерәк! Нигә чыкмаска ди авыл җыенына?! Син, киреңә беткән җан. сүземне тын- ламасаң, авыл җыенында нотык тоту гына түгел, шул җыенны үзем җыя алам!
— Мин синең нинди сүзеңне тыңларга тиеш соң, Мөсәвир бабай? Өмәгә бармыйм дидең. Барма соң Үгетләмим
— Менә болай, синең үз чүлмәгеңдә сөт әчи башлагач, турыдан әйтмичә булмый икән Баярак мин чишмәгә ишарәләп куйган идем 58
Мәгънәле сүз әйттем кебек Хәзер чишмәнең үзебезнең авылдагысына кайтыйк. Синең әниеңнәр нигезенең бакча башында чишмә бар. Өске чишмә, дибез аны. Арыслан тавының түбәсе нәкъ шул турыда Син салдырачак шәһәрчә урам ул түбәне узып та китәр шәт
Мөсәвир бабай, мине мыскыл ук итә башладың түгелме соң син?
— Тыңлап бетер элгәре. Мин сине мыскылламыйм. Газизжан Әмир- жаны. Синең кодрәтеңнән килә торган эш әйтәм. Сер итеп кенә Мөсәвир төрттермичә барыбер уза алмады. Кем киңәш итте, дип сорасалар үзем уйлап таптым, диярсең. Түгәрәк өйне син. Әмирҗан энем. Арыслан тавының нәкъ түбәсенә күчертеп салдыр
- Ничек?! Ни хажәте бар аның анда? Аннары.
— Байдан калган йортка мөкиббән булган, диярләрме3 Әйтмәсләр Кайбер шәһәрләрдә борынгылык төсләрен бер төшкәрәк оештырып салалар икән хәзер Телевизор карамыйсың ахрысы син Бүлмәңдә бай кәләшнең бирнә сандыгына тиңләшерлек телевизор тора лабаса
«Бүген икенче капкыр телгә керде телевизор, дип унлап аллы председатель. Бүген үк котылам шул инвентарьдан Тик кая куярга? Клубта бар. больницада бар. мәктәптә икәү, терлекчеләр йортлары саен төслеләре куелган. Мөсәвир бабай картлар йортында телевизор каравы белән мактанып жибәрә»
— Түгәрәк өй байдан калган, анысы хак. Әмма халыкның борынгы дан — тирмәләр истәлеге булып килгән байлыгы ул. Безнең нәсел, белгәнеңчә, бай сыйныфтан түгел. Үзем дә колхоз оешыр елда гына атка тиештем, балта тотарга Һөһәрем булса да. Ә матурлыкны аңламый торган синең агрономыңның хәзерге ихатасындагы түгәрәк өйне минем бабай белән әти салган Нэп чыккач. Арысланбәк бай аны миннән өр-яңадан диярлек төзәттерде, Хатыны Фәрзия бикә мине эшләгәндә гел тәмле ризыклар белән сыйлаган иде. Ашыкма, чыдамлы булсын, дип кисәтә тордылар Түгәрәк йортның тышлык тактасын килештереп сугуы ансат түгел. Нишлисең, балаларыбыз юк. кайбер һөнәрләр үзем белән китә Син киләчәктә түгәрәк өйләр дә салдырырсың әле. Бу эшне кемгә кушарсың соң? Монда өмә белән генә эш барып чыкмас Арада осталар булмагач, дим Ә-ә. әйе. Арысланбәк бай өйнең нигез буйларын яшелгә үзе буяган иде Фәрзия бикәнең жнңне бүтән төсле ситсы белән әдепләү кебек инде, дип каршы төшүенә дә карамады Ямау булып күренмәде бу әдеп Карале. Арысланбәкнең бер малае сурәт ясаучы икән, дип сөйләгәннәр иде Хакмы икән шул? Хәер, нигә булмасын икән Колхозчы электәге ярлы балаларыннан сурәт төшерүчеләр үсеп чыкты Безнең картлар йортын бик тә матур итеп бизәделәр Үзебезнең Кылык малайлары, зур укымаган кешеләр малайлары Ә Арысланбәк бай электән киҮИп. укыган, малайларын да түгәрәк өйдәге китапларны мәжбүри укыттыра иде Әйе. аларнын түгәрәк өендә китап-гәзит күп иде Әтиең Газизҗан хәтерлидер. Фәрзия бикә, китапларын да колхозга калдырды, утка якМаган
Искә дә кереп карамаган нәрсәләр куштың әле син миңа. Мөсәвир бабай, дип. урыныннан акрын гына торды Әмир Бәлки, син хак лыдыр Арыслан тавы башында колхоз музее салдыртмакчы икән син Табигать музее да кирәк диярләр аннары башкалар Шүрәле сазлыгын. Аждаһа купкан төшне шунда күчерергә кушарлар Алпамша чабата сын каккач калган Йомры тау шунда менеп утырачак Түбә куак дигәне дә Арыслан тавына күчәчәк Бәлки Мишәне дә Арыслан тавы сыртыннан агызырбыз һе. телевизор карап кына хәл ителсә икән болар
Менә, менә. Әмирҗан энем, сөйләргә бик остара башладың бит' Уйлыйсың чөнки' Кылыкның син әйткән урыннары Арыслан тавы түбәсенә ничек бар шулай күчерелмәсә дә. колхоз укыткан осталар алармы шуларга охшатып ясарга булдыра Мөсәвир бу сүзләрен Әмирнең каршына басып, инде аның күзләренә туры карап әйтте Арыслан
тавы өстеннән яңа урам корырга ният иткәндә, син боларны уйда тотмыйча калмагансындыр, хәер Акыл чүлмәгең игелектән тулып тора ла баса синең! Әрәмәлекне онытма, Торналар күле дә исеңә төшәр, шәт
Әмир бу төрттереп мактаудан башын чайкалдырып көлеп җибәрде. — Шулай да хәтсез телдең син мине бүген, Мөсәвир бабай.
— Балта йөзен чыгарасы урында, телеңне кайрагансың, дисеңме. Тел чарлау да кирәк, Әмирҗан энем Үзеңне иркендә очратасым килеп йөри иде Мин, пенсионер булып та, вакыт җиткерә алмыйм, ахры үзең эзләп таптың.
— Шәп үткенләгәнсең фикерләреңне. Мөсәвир бабай, әйтерем юк. Алар ян капкага таба атладылар Әмир, артка калып, ике яктан чирәмгә төренгән сукмакка Мөсәвир картны алдан төшерде
— Карале, Әмирҗан энем,— дип, ян капканың келәсен ычкын дырды Мөсәвир, һәм читкә тайпылып, рәшәткә капканы ачты да Әмирне уздырды,— әтиеңә әйтмәссеңме икән, минем катка сугылып узсын иде. Бу арада күренмәде. Исәнлектә сөйләшеп каласы кайбер нәрсәләр бар Әллә бар гомер дигәнең, әллә юк. Озаграк яшәлде.
— Бар әле, бар. Мөсәвир бабай! Яңа урам сала башлагач кына башыңа яман уйлар кертмә. Әтигә әйтермен. Порт сакчысы иттегез дип, кайткан саен әрли. Әни өйдә юк иде, аның кайтуын өйдән чыкмыйча көтә, ә үзе безне гаепли. Әни кайткандыр да инде.
- Тагын бер нәрсәне искәртим әле,— дип, рәшәткә тактасы башына учын куйды Мөсәвир Аның кулының эре сөякләрен тире генә таркатмыйча тотадыр кебек тоелды. Үзеннән ничәмә-ничә тапкырлар зур эш кылган кул бит бу - Өмәче инде мин Кушаматым шундый. Минем үземә ошый ул Бу кушаматта мәсхәрәләү юк. Әйе, авылда бер өмәдән дә калмадым Үзем монда булганда. Авырып та калмадым. Ә сырхап ятмадым Беркайчан да Аяк сызлаштыруы исәпкә керми. Аңа алмашка агачын уйлап тапканнар борынгылар Шуңа күрә дә сакладым агач аякларымны Әйе — Мөсәвир карашын Әмиргә күтәрде Офыкка юл тоткан кояш аның күзен чагылдырды, ул кулын маңгаена куйды — Әйе, өмәче мин Ләкин ки мин беркайчан да сүтү өмәсендә катнашмадым Төзү-кору өмәләрен генә беләм мин Картлык көнемдә үз кыйблама хилафлык кыла алмыйм Түгәрәк өйне сүттерү өмәңне күрәсем юк! Сүтү, җимерү,— йөз кеше катнашса да, - чын өмә түгел, Әмирҗан энем Сугышта меңәрләгән кешеләр катнаша Ләкин ки үтереш беркайчан да өмә була алмый. Сугыш дигәннәр аны борынгылар Әйе. Бигәйбә!
Председатель, яр өсләтеп кенә сабан туе булачак мәйданны да күзәтеп. Мишә күперенә таба менгәч тә, уемга сокланып торды Сабан туе быел шәбрәк тә узар, мөгаен Чөнки хәмерсез үтәчәк. Урын шәп монда. Нәкъ сабан туе өчен, җыен өчен аталып эшләнгән кебек Шуны сукалату өчен күпме әмерләр бирелде, әмма Кылык халкы боларны үтәмәде. Хәзер болыннарның кадерен белүчеләр күбәйде, тик сөреп хур булдылар шул кайбер авылларда, күпчелек авылларда. Ярый әле бу уентыкларны сөрмәделәр, югыйсә. Арыслан тавы түбәсенә шушы уентыкларны да ясатырга мәҗбүр булыр идең. Үлән куерып үсә. Мал-туар да, каз-үрдәк тә кертми халык, саклый Бала-чагага да бер шөгыль булды. Бүген Ж.әүһәрия сакларга тиеш иде. Хәер, безнең чират төшкә чаклы ук иде бит Хәзер, әнә, күрше малае чыбыгын болгап әрле-бирле чаба.
Әмир, машина тавышы ишетеп, Урта урамга борылып карады «Волга» аның янына якынлашып килә иде инде Фәрах, машинаны сүндереп, кабинадан атылып чыкты .
— Тәртип, иптәш председатель!— диде ул. командирына рапорт бирүче солдатка охшатып кулын чигәсенә куйды —«Революция» колхо- хында бүгенгесе көндә өч егет артты!
— Ничек — өч егет?!
— Кылыкның җил җиткермәс шоферы Шәриф белән уңган терлек-
чесе Заһирәнең игезәк малайлары больницада әле күптән түгел генә дөньяга сәлам биреп кычкырдылар
— Әнисенең кәефе ничек? Врач тиз килдеме^ Операция ясадылармы?
Фәрах саргылт чылбырлы ачкычны бармагында әйләндереп алды, җавап кайтармыйча торды. ♦
— Кәефе ничек, дим мин сиңа!
— Әйбәт, диделәр Нечкәлекләрен каян белим ди инде мин! Игезләр табасына гына башта хәле авыр булган Син. Әмир абый, миннән врач 5 ясамакчы мәллә? Кулыннан килсә, чындыр, хатын-кыз врачы итәр иде ми- ? не. әй!
— Җәфа! j
Кем җәфа? Минме? Син син үзен җәфа чиктерәсең мине, иптәш * председатель! Колхозда бүген арткан егетләрнең өченчесе кем дип сора. 2 ичмасам *
- Кем?
— Мин!
— Салып җибәрсәң, күпер култыксасына очып барып кунарсың да. * башың әйләнеп, суга мәтәлүең бар инде..
— Югары дәрәҗәдә сөйләшүләрнең өченче раундында колхоз пред- > седателе Әмир Хәкимов оста куллы һәм киң профильле механизатор г Фәрах Хәкимовның дәлилләрен кире кагарлык көч тапмады. Урта урам - тузанына сырты белән үзе сыланды. Шулай итеп, аның уңган егетне г күпер култыксасына кунаклату хакындагы явыз нияте барып чыкмады
— Нигә телеңә салынасың син? Минем эшем сине көйләү түгел ләбаса!
— Сез, иптәш председатель, миңа, хөрмәтле колхозчыгызга, тавышыгызны күтәрмәгез. Аңлашыламы?
— Син — колхозчымы?!
- Мин. әлбәттә.
Колхоз кереп-чыгып йөри торган хуҗалык түгел дип аңлаттым түгелме соң мин сиңа?
— Кем әйтмешли, бәрәкалла! Соң алайса, миңа колхозның шушы кыйммәтле машинасын нигә тоттырып җибәрдең? Әмир абый. йәле. әйтеп бир. Ваткан булсам, кем җавап бноер иде?
Ябышкак
Фәрах машинаның түбәсеннән сөеп куйды, утыргыч астыннан чиста чүпрәк алып, алгы тәрәзәне сөртергә кереште. Әмир, күзләрен кысарак төшеп, туганнан туган энесенең эшен күзәтте, машинага уты рырга да. утырмаска да белмәде, башыннан күп төрле уйлар агылып узды Комбайннарга запчасть кирәк, ак тавык идарә начальнигы машинасына кереп кунаклаган. Арыслан тавы түбәсендә тугәрәк өй ераклардан маяк булып күренеп тора; Кашшафетдин абыйсы шушы очкалак Фәрах өчен кайгыра; әнисе нигәдер кайтып җитми; Арыслан бәк байның бичәсе колхозга китапларын калдырган, әтисе дә әйткән иде аңа бу хакта, бүлмәсендә төсле телевизор сураеп утыра, авылда пуҗумнарны бетереп кенә түгел, ә аны зурайтырга хәбәр салып, игезәкләр туды бүген, әйе. алар, һичшиксез, яңа урам кешеләре инде. Мөсәвир бабай агач аякларын саклый икән. Рәснха исән-имин йөре деме икән; Җәүһәрия белән Җиһангир йоклап киткәнче, өйгә кан тып өлгерәсе иде Тагын тагын
Машина кабынгач, уйларыннан сискәнеп бүленде Әмир
- Сүндер машинаңны'
— Сүндердем Рульгә үзең утырасыңмы әллә? Туганнарча әйт кәндә. Әмир абый, син каты тәнкыйтькә бик лаеклы Машинаны үзем йөртәм. миңа хезмәтче кирәкми, дигәнең күкрәк сугу гына булып кал магае Карамыйсың машинаны <Газиг»ын да шушындый хәлдә булса, шәп шелтә чәпәргә кирәк үзеңә Тормозларын ныклап карыйсы бар.
зажиганиесен көйләдем Тыңла әле. менә ничек рәхәтләнеп эшли ма шина' — Фәрах машинаны тагын кабызып сүндердеҖанын кыясын икән машинаның Ярамый болай, иптәш председатель, колхоз милке, күмәк милек бу.
— Җиткәндер сиңа, Фәрах-Фейербах. .
Әңгәмәдә өстенлек егет ягына авышып бара иде.
— Әмма мин кире кагылмаслык фактны әйтәм, Әмир абый. Утыр, әйдә, кая илтим?
Әмир машинага кереп утырды, ләкин Фәрахка кузгалмаска кушты. Машина тагын сүнде.
- Белмәдеңме, әни кайтты микән?
Рәсиха җиңги семинардан кайтышлый кереп алган аны. Әле дә ярый «Жигули»егызны җиңги карап йөртә.
— Рәсиха да өйдәме?
— Семинарга барган врачны больницада калдырды да әбине кайтара китте.
— Тәк, иптәш философ, колагыңны торгызып тыңла
- Тыңлыйм, иптәш председатель! — дип, кулын тагын чигәсенә терәде Фәрах. Ләкин Әмир аның кулын тартып төшерде
— Солдатта булмаганың әллә каян күренеп тора, юньләп честь бирә дә белмисең. Өйләнә, имеш' Өйләнерсең, анысына остарды яшьләр Әмма хатыныңны олылау кирәклеген хатыныңны бәбәй тулгагы тоткач кына исеңә төшерсәң..
— Безнең нәселдә хатын кыерсыту гадәткә кермәгән, Әмир абый. Үзең дә Рәсиха җиңгине кадерләп кенә йөртәсең.
— Синең бердәнбер җиңгәң бит, шуның өчен генә инде,— дип шаяртуга күчеп алды Әмир — Менә шул сөекле җиңгәңә әйт, колхоз кан целяриясенә менсен.
Ничек дип әйтим председатель чакыра димме, әллә ирең дәшә димме?
- Икесен дә әйт.
- Алай була алмый,—дип, Әмирне сүздә каптырды Фәрах — Син дә хатыныңны хөрмәт итәргә тиешсең. Председатель ирең чакыра, дип әйтү Рәсиха җиңгине пычракка күмү булыр иде. әйтерсең, аның председатель булмаган ире бар
— Кыен ашыйсың килеп, телеңне чәпелдәтәсең, иптәш..
- Иптәш колхозчы Аңлашылды Тагын ни боерасыз?
Тагын әтигә әйт. Мөсәвир бабайның аны күрәсе килә Бүген үк картлар йортыннан әйләнергә тырышсын
— Ә сине кая илтим?
— Мин больницада тукталам әле Аннары канцеляриядә булам Миңа машина кирәкми. Тәк. Тагын болай ит Минем бүлмәдәге телевизор дигән инвентарьны картлар йортына төшер. Багажникка куегыз, өстенә палас каплагыз, тырнак эзе дә төшмәсен, акрын йөр һәм бухгалтериядә әйт. минем өстән имгәк инвентарьны сызсыннар^ Алганлыкка картлар йорты мөдиреннән кул куйдыр Аннары.. — Әмир сүзеннән тукталып торды — Шулай да син минем ышанычны акламадык бит. Фәрахетдин туган.
— Ничек?
- Колхозның партоешма секретаре, беләсең, читтән торып укып институт бетереп, аспирантурага керәчәк, ә урынбасары өч ай инде авырып ята. инвалидлык бирергә тиешләр аңа. Миңа бит бер уңайдан партоешма секретаре вазифасын да башкару килешмәс, килешмәс кенә түгел, ике эшкә берьюлы җигелә алмыйм мин. Сине партоешма секретаре итеп тәкъдим итмәкче идем Син очкалак булып йөри башлаганчы шундый уйда идем Ялгышканмын, димәк.
— Мин риза булмас идем бит. Әмир абый.
— Нигә?
Нигәме? Чөнки сез. җитәкчеләр. һәм район җитәкчеләре дә. Кадрлар мәсьәләсенә кайчак бик тә формаль карыйсыз бит. Терлек чене яисә механизаторны җитәкче эшкә этә-төртә күчерәләр дә гади халыкны үстерәбез дип мактанып йөриләр аннары Буразнада туфракны каерып салган тракторчы, авыл советында председатель урындыгына көчләп утырткач, каләм дә күтәрә алмый башлый, чөнки ул аның * эше түгел! Ана син басуларны буразналар белән сырларга ирек бир. f эше шул аның Шулай, Әмир абый, партоешма секретареннан башка S колхозны алып баруы сиңа кыен икәнен беләм. әмма мин бу зур эшкә a алынмас идем. Чынлап торып уйлаганда, кемне сайларга икән сон £ партоешма секретаре итеп? Кемне? a
— Мин. мәсәлән, сине сайламакчы идем, ләкин син җиргә берегеп ? җитмәгән булып ЧЫКТЫҢ. ж
— Бу мәсьәләдә. Әмир абый, җир кешесе булу гына җитмидер * дә. рухиятең үтә бай булу кирәктер. ♦
— Күп беләсең! =
- Беләмдер дә, белер өчен институтта читтән торып укып йөрим ләбаса Философияне дә. партия тарихын да өйрәтәләр безгә > анда... *
Председатель. Фәрахның җилкәсенә кагып, машинадан чыкты һәм > Уң Тамак урамындагы ике янәшә пуҗум итәгенә, моннан өч кенә 2 ел элек салынган больницага таба китте
Ир уртасы булып җиткән Әмир абыйсы тыкрыкны аты гәүдәсе белән s тутырып бара кебек тоелды Фәрахка һәр яктан тарткалауга-йатык калауга түзәр өчен, хәзерге заманда колхоз председателе булу өчен. Әмир абый кебек әзмәвер булу кирәктер шул. дип уйлады егет һәм машинаны борып салганда, хәзерге катхозның җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелергә теләсәң. Әмир абый кебек киң күңелле булырга тиешсең, дип фикерен дөресләде. Хәер, берәүгә дә күтәреп йөри торган йөк түгел бу сыйфат Ә . ә Фәрахның үзеннән колхоз председателе чыгар идеме икән? «Суга сәнәк белән язып булмаган кебек, миннән дә пред-седатель чыкмас, колхоз партоешмасы секретаре шулай ук чыкмас. Әмир абый», дип нәтиҗә ясады Фәрах Бер Фәрзанәне авылга кайтырга күндерә алмаганны
Машина Урта урамнан югарыга таба җилдертте. Авыл уртасындагы киң тыкрыкка җиткәч. Сул Тамак урамы ягына шома гына борылып, төз каралтылар артына яшеренде кебек, тавышы ишетелмәс булды
10
1985 ел, хикәяләү башланган көн. кичке уңай һәм төн кергәч.
Моннан ике ел элгәре өйдәге кичке әңгәмә вакытында Рәсиха «Жигули» машинасы алырга кызыгуы турында сүз кузгаткач, аның теләгенә ире Әмир каршы төшкән иде. Әткәсе Газизҗан хуплау яки кире кагу фикерен әйтмәде Әнкәсе Сәхәрия генә килененең бу теләген күтәреп алды
Бик дөрес уйлагансың. Рәсиха килен, - дигән иде каенана Элек тә хуҗалыкның күрке ат булса, хәзер машина инде. Акчабыз җитәр, өйдәге алты җанның дүртесенә акча килеп тора, шөкер Акчаны аны тозлыйсы юк Авылда һәр ихатада машина мотоцикл гөрелдәп торганда, нигә без генә читтә калырга тиеш ди Әйтәм ич. электә ихатада ат булуы бәхет иде. хәзер машина
Бәхет машинага гына терәлеп калса, ни боргаласаң да. ерак китә алмыйсын, әни. дип, үзенчә үтемле итеп әйтте Әмир Бик беләсең килсә, элек хуҗалыклар аерым булганнар, хәзер күмәк хуҗалыкта яшибез
Бик беләсем килә шул менә, шул күмәк хуҗалык кешеләренә тигезлек булмавын беләсем килә'
Нишләп тигезлек булмасын ди бездә”
Юк шул! Менә синең хатының колхозда барлык культурный эшләр-
не алып барамы? Бара шул! Шушы дәү авылның бер басуыннан икенчесенә җәяүләп чабамы? Район үзәгенә барасы булса, машина туктатырга күпер төбенә чыгып басамы? Ә син аны машина белән илттермисең, безнең председатель хатынын машинада гына йөртә, дип әйтүләреннән куркасың.
— Әй-й. алыгызсана'
— Алабыз шул! «Жигули»ен алабыз! Мотоцикл түгел! Рәсиха килен шул матайга утырып чапмас бит инде.
— Машинасын алыгыз, дим бит! Әмма мин машинагызны караячак түгел!
— Йөртеренә-карарына да өйрәнер Рәсиха. Син генә түгел машина рулен боргалаучы. Кашшафетдин улым белән Фәрәхетдин оныгымнан да осталар юк авылда.— дип йомгаклап бетергәндә, картына да тел тидереп аласы итте Сәхәрия карчык —Син нигә дәшмисең? Шушы кире беткән малаеңның сүзен тотмакчы буласыңмы әллә, ходаем?
Ләкин Газизҗан эндәшмәде Фикерен ул соңрак, Фәрәхетдин оныгы яшел «Жигулиане капка төбенә алып кайтып җиткергәч кенә, кире кагылмаслык итеп әйтте.
— Әйбәт машина Әмма ки аны ишегалдына кертмәбез,— диде йорт башы Газизҗан.
Аның бу сүзләренә машина алуга баштан каршы төшкән улы Әмир дә аптырап калды Ләкин әтисенең сүзендә торачагын белә иде ул. Ачулы түгел әтисе, димәк, машина алуга каршы булмаган икән. Тик машиналы да булып, аны ишегалдына кертмәү мәсьәләсен ничек хәл итәр икән соң әтисе?
— Машинаны әйтәм. ишегалдына бер кергәч, гел шул гадәтен кумагае,—дип елмайды инде Газизҗан карт.—Ат ишегалдын бозмый иде, машина канау ерып бетерәчәк. Шуңа күрә тыкрыктан борылып, бер торык киртәне төшерик тә абзар артына оялатыйк без аны. Гаражны да шунда салырбыз.
Бу гаиләдә мәсьәләне кайчакта тузга язмаганча очлау очраклары булгалый инде Баксаң, моның өстенлеге кукраеп тормаса да, ахыр чиктә үзенчә кызыгы була икән Анысы да кирәк, хәер.
— Күпләр әнә. урам капкасы янына гараж капкасы тиштеләр. Машина — зур байлык, чәлеп китүләреннән шүрлиләр. Машинаны күз алдына куялар, янәсе,—дип аңлатты соңыннан Газизҗан «мөгез чыгару»ын.— Нигә без кешеләргә ышанмаска тиеш ди? Ышанабыз.
һәм гаражны абзар артына кирпечтән өйделәр. Былтыр абзар-кура-ларны яңарткач, гараж дигәнең югалып калды.
Рәсиха, Сәхәрияне урам капкасы янында төшергәч, машинасын әнә шул гаражга кертеп куйды Өйгә керүгә:
— Әткәй, балалар өйдә юкмыни? —дип сорады ул
Газизҗан, гайрәт чәчеп торган самавырны күтәргән килеш, әле Сәхә-риягә, әле Рәсихага карап торды. Самавырны өстәлгә утырткач кына карчыгына атап эндәште.
— Әйттем түгелме мин сиңа, каравылчы иттегез мине, дип Берсе кар-шында өй иминлеге өчен җавап тот, икенчесенә почык борыннарының авылның кай төшендә йөгерешеп йөрүләрен әйтеп бир.
Газизҗан чәйнеккә пешерергә чәй салды.
— Кайсыгыз юды идәннәрне шушылай ялтыратып?—дип картынын ачуын йомарга тырышты Сәхәрия Әмма Газизжан тагын кырт кисте:
— Мин!
- Синдер, синдер,— дип. бу юлы да карты җаена төшүне тиеш тапты Сәхәрия.
— Утырыгыз, кулларыгызны юыгыз табынга утырганчы Чәй ясыйм. Өй турында кайгылары бетте. Барысының да. Хезмәтче итеп Газизҗан картны куйгач Әмирҗаны җитмәсә карлыганнарны күтәрмичә чыгып качкан.
Карт. дим. ачуланып ясагач, чәен тәмле булыр микән сон5
- Самавырып белеп кайнаткач, чәен белеп пешергәч, ничек ясарга кирәген генә белербез Сез сәяхәтчетәрдән кайтыш ясамам. Сәяхәттә йөреп, инде бик остарып китмәгән булсагыз
Сәхәрия Рәсихага ым какты да. алар юынырга чыктылар Карчыгы ф белән килене алдына мөлдерәмә тулы чокырларны куйгач. Газизжан үзенә 2 дә чәй ясады |
— Ачуын чынлап купмаган икән лә. әткәй,— диде Рәсиха. чәйдән авыз - итеп. - Чәен бик тәмле. f
Тырышабыз инде Ватан хакына
— Шулай инде ул менә, картым, шулай шул.—дип әйләнгечтән башла- 5 ды Сәхәрия Кеше көтүләре бик яман шул Гомерем буена сине көтеп i яшәдем мин. кайчан кайтыр икән, нигә озаклады икән дип Исән кайтып у күземә күренсен генә, ачуланып бер генә дә сүз әйтмәс идем, дия идем '
- Мин эш белән йөри идем лә. *
— Әмиржан да. Рәсиха да уйнап йөрмиләр Мин дә туганнар хәлен : белергә бардым. Картлар өчен монысы да зур эш аның. Әле иртәгә генә < кайтырга тиеш идем ич бөтенләй дә. Рәсиха хәл бетешә кергәч, аңардан ~ калмадым инде. у
«Волга» килеп туктап, капка ачылганы да сизелмәгән икән ишек- - тән. җилтерәп. Фәрах керде X
Бабай, исәнме' диде ул һәм ишек катында катып калды
Имин. Фәра.хетдин улым Әмма нигә миңа гына сәлам бирүен ? соң әле? Әллә син дә. заманның кайбер әтрәкләре кебек, йомышың төшкән кешегә генә сәлам бирә башладыңмы?
Ә-ә. әби белән җиңгине күргән илем инде мин Хәзер Әмир абын йомышын үти килдем
- By ниткән гадәт китте соң әле? Туганнар кайдадыр читтә очрашалар, ә төп нигезгә җыйналып, рәхәтләнеп сөйләшергә ярамыймы5 Нәселдә өлкәне Газизжан картны барыгыз берләшеп санга сукмый башладымы? Бүген кичкә барыгызны да жыям'
Фәрах эндәшмичә басып торды, каккан казыктан селкенмәде дә ул Бабасының чынлап торып ачуы кабара башлавында үзен гаепле санады оныгы, чөнки ул кергәндә, өйдәгеләр, бәлки, гөрләшеп тә түгелдер, һәрхәлдә бер өстәл артында чәйләп утыралар иде
Фәрахегдин улым. дип. кискенлеккә жәя жебе булып тартылырга ирек бирмәде Сәхәрия, ризык янына утыр әле
Бабай, әби һәм җиңги, дип кулларын күкрәгенә кушырды Ф-> рах. зур рәхмәт, ямегез Эшләрем ашыгыч. Әмир абын мина күп йомышлар кушты бит әле .
Нинди йомышлар? Сине колхозга алуга каршы иде ич әле ул. дип сүзгә кушылды Рәсиха
Бүген мин колхоз председателенең ярдәмчесе булып эшлим, җиңги, Ә иртәгә иртәгә комбайн ремонтына тотыначакмын Урак өстенә ерак калмый, комбайнны урак өстендә тик яткыра алмассың Әйтәм ич. урак өстенен яңгырлы болытлары да була аның
Чыннан әйтәсеңме соң син. Фәрәхетдин улым5 Абыең хактан да эш куштымы? дип сорады Сәхәрия
Чынын сөйләгәнгә охшый дип. Фәрах өчен әйтте Газизжан
Бабай, Әмир абый мондый йомыш кушты, сине хәзер үк Мөсәвир бабайның хәлен белсен әле. диде
Соң. мин аның янына үзем дә төшәргә торам лабаса Порт җирне ялгыз калдырып булмады ич. шуңа төшмәгән идем кичәле- бүгенле
Бабай, мин колхоз канцеляриясеннән генә әйләнеп киләм. машинага утыртып төшерермен, яме
Мин атлый торам, улым. Син куып җиткәнче Мөсәвир бабаң янында утырырмын инде мин. шәт.
— Ә сипа, җиңги, Әмир абый хәзер үк колхоз канцеляриясен», менәргә кушты
— Мина?
— Төп нигезен кәнсәләргә күчермәкчеме әллә абыең? — дип. әңгәмәдән читтә торып каласы килмәде Сәхәриянең. Әллә киленне рәнҗетергә җыенамы икән Әмирҗан, дип уйлады ул. Үз кызыдай якын күргән килененә өйдә тел-теш тидертмәячәк Сәхәрия — Нигә хатынын кәнсәләргә чакырта ул? — дип ачуланып кабатлады Сәхәрия.
- Председательнең ярдәмчесе буларак әйтә алам,— дип кулларын болгап алды Фәрах.—Әмир абый печтик кенә ялгышты бугай. Чөнки ул җиңгине китапханәгә чакырырга тиеш иде. Чөнки ниндидер китаплар турында сөйләшмәкче бугай ул Чөнки минем белән бүген өченче раунд сөйләшүләр вакытында, әңгәмәгә бөтенләй катнашсыз рәвештә, иске китаплар иске китаплар, дип кабатлаттырды. Синең, җиңги, аның янына баруың бик тә кирәк. Чөнки Әмир абыйның бүгенгә билгеләнгән эшләре муеныннан. Чөнки Әмир абый белән бүген бер генә кешенең дә юньләп сөйләшкәне юк. Чөнки Әмир абыйга көн буена хет бер кеше елмаеп карарга тиештер. Әмир абый да кеше ләбаса! һәм шәп кеше...
Фәрахның шаяртып әйткән сүзләре һәркайсын уйга калдырды.
— Шул Әмирҗанымны авылда иң юаш, иң мәлҗерәгән кеше иттеләр,— дип, чынаякларын җыештыра башлады Сәхәрия.— Бөтенесе өчен ул җаваплы, рәхәтләнеп утырып ял да иткәне юк бит аның. Гап-гади тракторчы да хәзер председательдән күбрәк акча эшли, нигә кирәк иде аңа председательлек, йә. нигә кирәк?
— Монысында ялгыштың, әнисе,— дип каршы төште Газизҗан — Авыл өчен, колхоз өчен кирәк аның җитәкче булуы.
- Беткән ди Кылыкта председатель булырлык кеше! Китерсеннәр соң читтән, сиңа да малаеңа гына димәгәндер! Гомерләрегез буена җик чигәргә!
Бу сөйләшүдән читтәрәк торган Рәсиха кайтып керүгә әйткән сүзләрен кабатлады. Шушы соравы белән әңгәмәнең артык тирәнгә керүен туктатырга теләде ул.
— Әткәй, балалар кайда икән соң?
— Ал арның эш көйләнгән, борчылма син, килен. Күптән түгел генә берәр телем ипине шапылдатып сугып, су буена төшеп киттеләр. Инеш буена. Сәяхәткә. Йөрсеннәр. Борчылма син. Җәүһәрия дежурын торды. Дәфтәренә, ручка башын кнмерә-кимерә, нәрсәләрдер язып маташты аннары Әмирҗанны күреп кайт әле син. Башта Анысының балага әйләнә торган чаклары булгалый. Иске китаплйр хакында исенә төшергәч, димәк, ниндидер ярдәм кирәктер үзенә. Синең ярдәм кирәк, Фәрахетдин дөрес әйтә Уйлап җиткермичәрәк бер фикергә килсә, аннары Әмирҗанны үз киресеннән кайтаруы кыен булыр. Беләсең, халкын егәрлеккә әйлән- • дерсәң — Алпамша көченә тиң. Артыбрак та китмәсә әле. Кайчандыр колхоз инвентарена кергән китаплар турында әйтә булыр Әмирҗан. Кичен, барыбыз да бергә җыйналгач, китапларны колхоз милкенә алган заманнарга кайтып сөйләшер сәбәп тә бар әле. Сез югында, миңа атап хат килде.
— Бабай, кич белән әтиләр дә төшсеннәрме? —дип сорады Фәрах.
— Төшсеннәр һәм син дә. Мин Мөсәвир картны алып менәрмен. Юк, болай итик, Фәрахетдин улым, Мөсәвир бабаңны алырга «Волга» белән төшәрсең. Әмирҗан абыеңны кисәтеп куй. Ә син, әнисе, мулрак итеп табын әзерлә. Ачуланышып яшәргә ярамый Ачуланышыр заманнар узды.
Таралыштылар Башта Фәрах чыгып очты. Аннары Рәсиха, шкафтан яшел тышлы калын китап алып, аның урта төшен ачып карады да, сумкасына салып, китапханәгә ашыкты. Соңыннан Газизҗан җыенды Өйдәге барлык эш тагын Сәхәрия җилкәсенә өелеп калды.
Әмир больницадан менеш ли китапханәгә тукталды. Әмма китапханә ишеге бикле иде. Председатель ишекне, ачык түгеллеген белсә дә. тартып куйды. Аннары, башын күтәреп, икенче катның дәү тәрәзәләренә карады Хәер, монысы эчке сизем белән шулай эшләнә инде, әйтерсең, ишек бикле * булгач, тәрәзәдән керә аласын.
Хәзер ачам, ишекне ватасын ич. -- дип эндәште ана тыкрык буеннан ~ килеп җитмәстән үк Рәсиха
Ә-ә. сине көтәм,—дип хатынына каршы атлады Әмир
Үзең мине канцеляриягә чакырткансың, нигә .монда йөрисең соң әле - син? дип. Рәсиха иренең беләгенә кагылды - Менә бу яна алган китап- ? ларны гына куйыйм да синең янга менермен дигән идем
Әмир Рәсиха кулыннан сумкасын алды, аны кулыннан кулына күчереп кузгалмыйча торды. Сау-сәламәт, акылын һичкайчан җуймас әзмәвер ире- ♦ нең сабый хәлендә калуына гаҗәпләнмәде Рәсиха Мондый вакытта ире- = нең җаеннан торып бер генә җылы сүз әйтү дә җитүен белә ул Көче “ югалып торганда, хатыны терәгенә аеруча мохтаҗ Әмир Иренең хәзер > шундый хәлдә икәнлегенә Рәсиха күрүгә үк ышанды Бая Фәрах үзен " канцеляриягә чакыруы турында әйткәч тә шикләнгән иде. Әмир Рәсиха ' ның күзләренә текәлеп озак карады
Яхшы кеше син. Рәсиха. име,—диде ул. ниһаять
— Сагынгансың ич мине, картым' дип сузып әйтте Рәсиха
Валлаһи, фәрештәдер син'. Миңа бит сине сагынуымны синең * кычкырып әйтүен кирәк иде' Бер сүзең кирәк иде'
— Әй-й. Әмир, фәрештә дип үк мактама ла. Кеше булу мина бик җиткән
— Чын әгәр! Ничек очраттым икән мин сине?! Бәхеткә инде
Рәсиха ишекне ачты. Алар, беренче каттагы клуб фойесы белән тыш стена арасында калдырылган аралыктан барып, икенче каттагы китапханәгә менделәр Рәсиха үзенең эш өстәленә яңа алып кайткан китапларын өйде, яшел тышлы китапны читкә куйды
— Очратмыйча ди. безнең район үзәге шәһәр түгел бит әле дә. дип сөйләнде ул. Зур авыл гына Безнең өй Кылыкка чыга торган очта, җәяүләп иртән идарәгә килә илен, кичен кайтып китә идең Башыңны гел күккә чөеп йөрсәң дә. каршына очраган кешене күрмичә мөмкин түгел Иртән мин чишмәдән су алып менгәндә очрый идең бит Әмма синең авылдан килүеңә каршы чыгуым түгел иде.
Мин дә сине очратыр өчен көн саен бер үк вакытта йөрмәгәнмендер. Шулай да.
Әмир Рәсиха урынына утырды. Өйләнешергә вәгъдәләшкән төнне хәтереннән уздырды ул.
Алар саубуллашканда төн уртасы җитә иде инде Авылдан чыккан юл уртасына төшеп, тирә-юньне онытып атлый торгач, артына борылып кара ды Әмир Капка төбендә Рәсиханын ак күлмәктән басып торуын караңгы да ы аерып була иде Әмир кирегә торып йөгерде Гвңн< ярып
Мин сине хәзер үк алып кайтам' дип кычкырды
Әмма хл килеп җитәрдә кечкенә капка келәсе йомшак тавыш чыгарып бикләнде Әмир, капка төбендә бераз басып торды да. кулларын артка куеп, кайтырга чыкты
Әнә урман. Дөнья моңының сихри серләре шушында гынадыр. Зур өр кестр булып акрын гына төнге җырын көйли урман Кошлар сайрамый, ә шулай да урман җырлый кебек
Таң беленә, урман өстендә. Әмирнең кайтыр юлы каршысында, сыек яктылык сизелә башлады Кинәт күке яңгыратып кычкырды: Әмир, у ie дә сизмәстән, аңа җавап бирде
Ку к кү' Күк ку'
Күке артыннан башка кошлар таңга сайрап сәлам бирделәр. Сөйгәне
белән вәгъдәләшкән авыл егете аларга ияреп җырламыйча ничек түзсен ди инде?! Йә!
Иделләре. Иделләре,
Иделләре, күлләре.
Мин — синеке, син — минеке.
Ник димәден элгәре?!.
Аннары Әмир, инде туган авылына җиткәндә, үр итәгеннән үк чыклы болынга керде...
Рәсиха иренең уйлануын читтә басып күзәтте. Ул да вәгъдәләшү төнен хәтерләде.
Әмир кирегә йөгереп килә башлагач. Рәсиха, бүгенге матурлыкны бозу куркынычыннан сискәнеп:
— Килмә! — дип эндәште.
Әмма бу кисәтүен каты кычкырып әйтә алмады ул. Шуңа күрә аның сүзен Әмир ишетмәде, әгәр ишеткән булса, кызның әмеренә буйсынып, тукталып та калган булыр иде.
Рәсиха капкадан ялт кереп китте. Ишекне аңа әнисе ачты. Кыз әнисенең җилкәсенә башын салды, әнисе аны аркасыннан сөйде. Караңгы. Ләкин шатлыкны күзләргә карашмыйча да бүлештеләр алар. Моңсулыкны да тойдылар. Әнисе куенына Рәсиханың гөнаһсыз сабыйдай соңгы сыенуы иде бу
— Әни. мин кияүгә чыгам...
Ана кызын күкрәгенә ныграк кысты: рәхәт тә соң син, ана куены!
Алар бергә яттылар. Бу төнне күзләргә йокы кермәде. Әтисенә яңа хәбәрне әнисе иртән генә әйтте...
Яшьлеккә ара-тирә кайтып килү кирәк шул. Тик бу бик тә авыр сәфәр, монда ялгызың гына юлга чыгуы хәвефле. Тугры юлдашсыз булмый. Ә Әмирнең андый юлдашы бар, Рәсиханың да ышанычлы Әмире бар Бәхетле алар. Яшьлекләренә парлап кайталар, тормышларын тагын шул вәгъдәләшүдән башлап җибәргән кебек булалар.
— Элгәре эш турында сөйләшеп бетермәсәк. — диде Әмир, ерак уйларыннан арынып. - син фәрештә янында шөгылемне онытуым да ихтимал.
Рәсиха урындык тартып иренең каршысына утырды.
— Иске китаплар белән кызыксынгансың икән,—диде ул һәм урыныннан җәһәт торды да стеллажлар арасыннан почмактагы саклау бүлмәсенә таба атлады — Төреп куйган килеш монда торалар алар. Гарәп әлифбасы белән язылганнар, мин укый белмим.
Төргәкнең берсе күләмле, икенчесе уртача китаплар зурлыгында иде. Әмир зур төргәкнең бавын, чишә алмагач, кесәсеннән пәке алып кисте.
— Журналлар ич болар! — диде Әмир, бер төпләмәне актарып.— Их. укып булса икән! Туктале, Рәсиха, «Яшь ленинчы» газетасында менә бу тышлыкны күчереп бирделәр түгелме соң?
— Әй. менә елы да күрсәтелгән ич! Совет чорында чыккан китап, журнал алайса б\ Муса Җәлил юбилее уңаеннан биргән иде ич моны газета, Җәүһәриянең әнидән хәрефләрен сорап утырганы искә төште. «Кечкенә иптәшләр» журналы икән болар
— һе, томаналар да инде без синең белән.—диде Әмир һәм журнал төпләмәсен читкә куйды — Чеп-чи наданнар Без Җәүһәрияне өйрәтәсе урында, ул безне өйрәтә башлаячак. Алып кайт әле монысын, әтиләрдән укытыйк.
Икенче төргәктәгеләр журналга охшамаганнар. Болары төрле калын-лыктагы китаплар иде. һәм алар элеккерәк китаплар булырга тиеш, битләре нык саргайган, әмма таушалмаганнар иде. Күрәсең, түгәрәк өй хуҗалары ал арны катыргыга үзләре төпләгәннәрдер
- Шулай, бүгенгә ашарга икмәк булса, башкасы хакында хәтта
уйларга да онытабыз без — Әмир Рәсиха өйгә алып кайтасы журнал төпләмәсе өстенә, сайламыйча гына, бер иске китап та куйды — Ленин бабай кисәтеп өйрәткән, югыйсә, кешелек байлыгына сак булыгыз, дигән Байдан калган хәзинә, янәсе. Шуңа күрә актарып карарга да куркабыз Соң, ул хәзинә җиребез биргән хәзинә ләбаса! һәм бу байлык- • ның ни начарлыгы бар? Китап ич батар' Китап'
Мин гаепле,— дип бүлдерде ирен Рәсиха — Бу китапларны күптән « академиягә илтеп бирәсе калган, әллә кайчан тикшергән булырлар иде 5 Син гаепле? Ай-Һай!
— Нигәдер авылның байлыгын читкә җибәрүдән жәлләдем
— Дөрес иткәнсең Сакланган әйбер кыйммәтен югалтмый Гому- 7 мән. синнән дә әйбәт кеше юк. карчык, дип. күкрәгенә кысты Расиханы * Әмир
- Миннән әйбәт кеше бер син генә,— дип. шаяртуны элеп алды *
Рәсиха. *
Мин чынлап әйтәм! Валлаһи'
— Мин дә. <
Шулай да мин хаклырак,— диде Әмир — Бетәсеңме, менә көн Z кичкә авышып килә, әле мин көнозынга җылы сүзләрне беренче тапкыр ? синнән ишеттем Көн буена гел начарлык хакында ишетеп, җитмәүчелек - хакында кайгыртып карау дигәнең дә бар икән Комбайннарга зап- ~ часть табарга кирәк Арыслан тавына күмеп куймадылармы икән аларны ~ Рәсиха иренең җиткән чәчләрен үрелеп сыйпады г
— Сабан туе җитә, Әмир, тузгыган чәчләр Рәсиханың ирендә генә.
диярләр
- Әллә аклары бармы?! Ак төшкәннәре булса, төптән кырдырып алдырам. Рәсиханың иренең чәчләре чаларган, дип гомер әйттерәсем юк! — дип сәгатенә карады Әмир Тик чәч алдырырга бүген өлгермәм дер инде
Күрдеңме, бер мин генә әрләмәде дигән идеи Юк. агармый чәчләрең, түзәләр әлегә Башыңның түбәсе яктырып кына килә тик
- Хәйләкәр фәрештә син. әй! — дип, Әмир чыгып китәргә җыенды. Әмма Рәсиха
- Кая ашыгасың? Сүзем бетмәде ич әле. дип туктатты
Әллә син дә чынлап торып ачуланырга җыенасың инде мин юашны?
— Әмир, хәтерлисеңме, былтыр көз минем машинага таныш т.үгел бер абый утырып кайтканны әйткән идем бит сиңа. Ул миңа юкә яфрагы бүләк иткәнен дә әйткән идем Менә ул юкә яфрагы
Рәсиха. өндә шкафтан алган китапны актарып, яфракны тапты. Аны кыска сабагын бармаклары арасына кысып бөтерде дә иренен зур учына салды.
Күрче, кипкәч’ тә матур була икән юкә яфрагы' - дип шаккатты Әмир Игътибар ителмәгәнме, әллә онытылганмы шунда. Әмма, фәрештәкәй, мине барыбер көнләштерә алмыйсың, дип. яфракны кире бирде ул.
Мин синең белән чынлап сөйләшәм ич. шаярып түгел. дип үпкәләбрәк әйтте Рәсиха Шул абын авылда берәү белән дә очрашып сөйләшмәгән. Ә үзен ул Кылыкныкы дигән иде Туган авылым, әмма мин аны белмим, дип тә искәрткән иде. Тик Нигә ул беркемне дә күрергә теләмәде икән? Башта аның машинага да утырасы килмәгән иде. Мина машинаны баткаклыктан чыгарырга булышкач кына утырды
Йомыкыйдыр бер. шуңа күрә авылдашлары белән очрашмагандыр Моңа аптырыйсы юк Беткәнме кеше сөймәүче адәмнәр
Андый холыклы кешегә охшамаган ул Сәбәбе бүтәндер
Пинан сәбәбе тагын?
Минемчә, әти-әннләре авылдан күптән киткән кешедер ул
Туган җирен ташлап китүчеләр авыл саен күп Вербовка белән
китүчеләрдән дә авылны онытучылар җитәрлек. Әтинең пуҗумнарның кем урыны икәнен сөйләгәненә игътибар иткәнсеңдер ич. Туган җирне ташлач модасы хәзер дә беткәне юк. Кайнишең Фәрах-философ шәһәр белән авыл арасында киләп сарып йөрмәкче иде әнә. Соң, Кылыкта хуҗалыклар санын иң күп заманындагы дәрәҗәсенә һаман җиткерә алганыбыз юк.
— Алай да түгел. Ул абыйның сүзләреннән, хәзер кайтып уйлыйм менә, бүтәнчәлек сизелә иде. Колхозлашу елларында авылдан җибәрелмәдеме икән алар?
— Нигә йомшатып әйтәсең? Кулак буларак авылдан сөрелгәннәрдер, диген.
— Ышанып җитмим Шуңа күрә икеләнеп кенә әйтәм.
— Исең китмәсен, йомышы булса, авыл советына яки колхоз идарәсенә кермичә калмас иде. Кулак малае икән — аның кем малае булуында гаебе юк Авылны кулаклар да кайтып күрсеннәр Теләсәләр. Ләкин чакырып тормыйбыз. Кайтсалар, кире кумабыз. Авыл капкасына арата салмаган.
— Булмаган капкага ничек арата саласың ди? Башта капкасын койдыр син, иптәш председатель!
Әмир учы белән һаваны этәргәндәй итте.
— Аңлашылды, фәрештәкәй. Тәнкыйтьләүгә мин мохтаҗ түгел. Аеруча бүген. Ә шулай да яфрак хуҗасы турында дөрес чамалыйсын бугай син. Аның ерактан разведка ясавы гына булуы мөмкин. Туган ягына тагын кайтуы ихтимал. Димәк, кунакны каршы алырга әзер булырга кирәк. Искәртеп дөрес иттең, фәрештәкәй, уйлана тору зыян итмәс.
Әмир бүген иртәнге якта әтисе Газизҗанның авылдан чыгып качкан Әлгый Фәсәхетдине хатыны Тәүфирәдән хат алуын — һәм инде җавап та язып куюын белми иде. Ул көндезге ашка кайтмады, комбайннарга запчасть эзләп, районара базага баргач, тимер юл станциясе ашханәсендә сыек шулпа һәм ботка белән тамак ялгаган иде.
— Юкә яфрагын югалтма. Хуҗасы кайтуы ихтимал. Визит карточкасын кире сорамагае. Кулаклыгы бетмәгән булса. Туктале. нигә монда алып мендең соң әле син ул яфракны?
— Китапханә китабы ич бу. Яфрак шуның эчендә иде.
— Шулаймы?
— Вакытында кайтасыңмы?
Минем кайткан чак гел вакытында була ич, Рәсиха, бетәсең ич инде,—дип елмайды Әмир.
— Әткәй нидер киңәшмәкче, Кашшафетдин абыйларны да чакырды. Әнкәйгә кунак ашлары әзерләргә кушты Мин дә озакламыйм, әнкәйгә булышырга кайтам. Син соңлама, дим.
Ишеккә җиткәч. Әмир хатынына борылып тагын елмайды, анын кушуына буйсынуын аңлатып, баш какты. Баскычтан йөгерә-атлый төште дә, урамга чыккач, иркен сулады. Сәер, китапханәдә һаваның тынчулыгына, китап исенә игътибар итмәгән иде ул. Әйе. китапханәдә менә ни өчен гөлләрне күпләп үстерәләр, китап битләре арасына яшел яфрак салалар икән Үзенә күрә бәләкәй генә сере бар икән болар- н ы ң.
һәм Әмир колхоз канцеляриясенә ашыкты. Хатынын күреп сөйләшкәч. көн буена күзгә кылчык булып кадалган, колакка таракан булып кергән ямьсез яклардан бушанып калгандай булды ул. Әйе шул. күңелгә барысын да сыйдырып булмый, күңел дигәнең чиксез түгел, шуңа күрә бушану да кирәкле шәй ләбаса...
Җәүһәрия көндәлегеннән
«Мине ин-ин яратучы кеше кем дип уйлыйсыз инде? Бабаймы? Әбиме? Әтиме? Әниме? Җиһангирмы? Аларның берсе дә түгел шул менә! Әйе, 70
злар барысы да яраталар мине. Мин дә аларны яратам. Мине укытучы абыйл ар-ап ал ар да, Кылыктагы барлык-барлык кешеләр дә яраталар Мин дә аларны яратам
Әмма мине ин-ин яраткан кеше кем? Белмисез Үзем әйтмәсәм. белә дә алмыйсыз. ф
Мине ин-ин яратучы — әтинең абыйсы Кашшафетдин абый ул! Сез 2 аның мина ничек дип эндәшкәнен бер генә тыңлап карагыз әле:
— Се-ңел-кә-ем Җәү-һәр-ия'
Кашшафетдин абый болай ук өзеп-өзеп әйтми үзе. Әмма аның сүзләре f Мишә тугаендагы дулкындай тирбәлә, оста биюченең сәхнә түреннән алга 2 бөтерелеп килүе кебек булып тоела миңа.
Бүген сабан туе булачак мәйданны сакладым Безнең чират иде Шун- 5 нан менгәндә, Кашшафетдин абыйны очраттым. Йөзе караңгылыгын ерак * тан ук абайлап алдым. Мине күрү сөенеченнәндер. Кәшшафетдин абый ~ ялт елмаеп җибәрде, мине колачын җәеп каршылады *
— Се-ңел-кә-е-ем Жәү-һәр-ия! — дип сөйде. z
Кәшшафетдин абый әкиятләр сөйләргә оста Ул белмәгән әкиятләр юк < тыр да. үзе дә уйлап чыгарадыр әкиятләрне. Мин Жиһангирга сөйләгән ' һәм көндәлеккә язып куйган Алпамша турындагы әкиятне китаплардан , тапмадым, Кәшшафетдин абый гына белгән әкияттер бу Менә хәзер - Алпамша турындагы яңа әкиятне Җиһангир да белә Кәшшафетдин абый сөйләмәгән булса, аны без белмичә да калыр идек әле.
Бүген ул миңа әкият сөйләмәде. Ие шул, урам уртасында әкият ? сөйләп булмый. Әкиятне Кәшшафетдин абый үз өйләрендә сөйли Башына йомшак түбәтәен киеп куя. мине каршысына утырта, күзләрен йомып, калын кашын атсыз бармагы белән уңайга-кирегә ышкыл тора-тора да:
Борын-борын заманда дип башлап китә
Әкиятнең ахырына җиткәнче, күзләрен кыса төшеп, маңгаен җыерып, каядыр текәлеп карый ул. Аның әкияте әнә шул үзе караган төшкә язылган да. Кәшшафетдин абый шуны игътибар белән укып чыга кебек
Минем белән очрашкан саен. Кәшшафетдин абый нинди дә булса кызыклы хәл бабай андый хәлләрне, мәгънәле гыйбарәләр, ди — турында әйтмичә калмый. Җитәкләшеп барганда да ике кызыклы хәл турында сөйләп өлгерде. Юк. сөйләмәде, үзе миннән сорады
Безнең Арыслан тавының авыл'ягында наратлар үсә. Шундый текә ярда ничек аумыйлардыр инде, төп-төз утыралар. Кәшшафетдин абый шул наратларга күрсәтте дә миннән
Иң биеге кайсысы5 дип сорады.
Мин шуны гына аермаслык бәләкәй түгел, шулай да. Кәшшафетдин абыем сорагач, үпкәләмәдем. Безнең әбиләр йорты булган турыда иң биек нарат
Менә, ди Кәшшафетдин абый.— нигә анысы бүтәннәреннән узып үскән икән? ди Уйлыйк әле. анысы башкаларының үсүен күзәтеп торыр өчен, ал арга матур булып күккә күтәрелергә киңәш биреп торыр өчен ин биеге, иң өлкәне булдымы икән әллә соң ул нарат? - ди
Каян белим ди инде мин моны? Җавап кайтара алмадым Кәшшафетдин абын моның серен үзе дә аңлатмады
Менә син шул хакта уйла-уйла да. -диде ул. - белгәч, миңа да әйтерсең, яме, се-ңел-кә-ем Җәүһәрия. диде
Аннары
Чикләвек яратасыңмы? дип сорады
Яратам. Кәшшафетдин абый, син үзең мине гел диярлек чикләвек белән сынлыйсың бит
Карале, онытканмын да! Сиңа дип чикләвек тутырган идем лә мин Кесәгә!
Ул бәләкәй алъяпкычым кесәсенә чикләвек тутырды. Җиһангирга да Ватып бирергә кушты.
Чикләвекнең кабыгы каты, име
— Мин аны чүкеч белән ватам.
— Менә шушы каты кабык эченә тәмле төш ничек кереп үсә икән соң, се-ңел-кә-ем Җәү-һәр-ия?
Бу сорауга җавапны да Кашшафетдин абыйга мин табып аңлатырга тиеш булам инде.
Әти әйткәндәй, шәп икән! Көндәлегем сораулар белән тула икән' Әнинең китапханәсендәге барлык китапларны укып бетерсәм бетерәм. шушы сорауларга җавапны барыбер табам! Бу сорауларны миңа мине иң-иң яратучы Кәшшафетдин абыем бирде ич...
Уота урамнан безнең турыдагы тыкрыкка хәтле җитәкләшеп мендек. Кәшшафетдин абый өйләренә кайтып китте. Бүген ул нигәдер кайгылы күренде, үзе шуны миңа сиздермәскә тырышты. Башка чакта җил-җил очынып йөри торган Кәшшафетдин абый, кулларын артка куеп, салмак атлап китеп барды. Ни булды икән? Бабайга да күренәсе итмәде. И-и. шул Фәрах абый гаепледер әле, әти әйткәндәй, шул философ әкәмәт чыгаргандыр Арлы-бирле йөрүдән туймады инде Фәрах абый да. китә дә кайта, кайта да китә. Әтигә әйтеп акылга утырттырам әле мин аны!
Кәшшафетдин абый бөкрәебрәк тә йөри башлаган икән. Кечкенә гәүдәсе тагын да кечерәеп калгандай була икән балай Гаҗәп инде, әти белән бертуган, югыйсә. Кәшшафетдин абый Ә бер-берсенә һич тә охшамаганнар Безнең әти әкияттәге Алпамша кебек зур гәүдәле, ул кычкырып көлсә, бөтен Кылык яңгырап тора менә Кәшшафетдин абый кеткелдәп кенә көлә, кешегә каршы сүз әйтә дә белми ул. ә безнең әтине Киребеткән дә диләр. Әби белеп әйтәдер, олы улым эчтән көеп үзен бетерә, дип, Әмирҗаны калын тиреле, өстәвенә эченә җыймый, дип. Аннары, ди әби, Кашшафетдине буыны ныгымаган килеш сугыш җәфасын күтәреште, ә Әмирҗаны үскән чакта муллык килде, каравым әйбәтрәк булды, ди.
Сабан туе мәйданында дежур торып кайткач, көндәлегемә Кәшшафет-дин абый турында язып куясы иттем әле. Онытылганчы, дидем.
Җиһангир белән инеш буена төшәбез Эшләремне бетергәч Кашша-фетдин абый биргән күчтәнәч чикләвек белән энемне сыйлыйсым бар икән ич әле минем!
Кәшшафетдин абый эндәшкән кебек булды
— Се-ңел-кә-ем Җәү-һәр-ия!..
Калакларыма ишетелгәндәй генә икән лә...»
Сарбай картайган инде, ишегалдын ташлап, ялгызы чыгып китеп йөрми. Янына ук килеп җим чүпләүче кош-кортны да куркытып җибәрми юашны һәм көчсезне кош-корт та сизә! — бер килеп яткан урынында күзләрен йомар-йоммас йокымсырый бирә. Мал-туарны әйткән дә юк Сарбайдан курку түгел, санга да сукмый башладылар Юашсыталар
Газизҗанның таягын тотып чыгуын күргәч. Сарбай яткан җиреннән торды Хуҗасы, таягын алгач, каядыр бара, димәк. Аңардан калырга ярамый, чөнки хуҗасына ияреп йөрү - Сарбай өчен бәхет.
Эт капкага Газизҗаннан алдарак барып җитте
— Иярәсе иттеңме,—дип. капканы ачты Газизҗан - Әйдә соң. иптәш булырсың.
Эт капка астына куйган тактаны атлап чыкты һәм юл тузанына җитеп туктады Урамны уңлы-суллы карап алды. Хуҗасы, капканы ябып, түбән очка борылгач, аңа иярде. Йортны узып, тыкрыкка кергәч. Сарбай салмак юыртып китте Инешнең сай шарламасы читендә туктап, ялап кына су эчте. Аннары суны ерып чыгып. Арыслан тавына юыртып-чабып бераз менде дә. акрын гына төшеп. Газизҗанны басма төбендә көтте Аңышып алган иде инде Сарбай, хуҗасы инеш буена төшкәч, димәк, алар Арыслан тавы итәгендә. Әрәмәлек янында соңгы елларда гына салынган йортларга барачаклар Газизҗан, ихата уртасындагы йортка кереп киткәндә. Сарбайны:
Китеп йөрмә, шунда гына тор.— дип кисәтте.
Эт хуҗасын аңлады бугай ишек турысындагы эскәмия астына керег ятты Шулай, картайгач, ятып торуга ияләнеп китә һәр жан иясе
Мөсәвир картның бүлмәсе түрдә. Башы агач шарлар һәм бүтән бизәкләр төшереп эшләнгән карават тышкы стенага терәп куелган, ян тәрәзә каршында йомры аяклы өстәл, аның астында терәксез урындыклар, дүрт ф якка да төрле озынлыктагы шүрлекләр сугылган, алар кызгылт-көрәнсу z төскә буялган, бол арның да башларына челтәрләп киселгән такта бизәкләр 5 сугылган иде. Бу җиһазларны Мөсәвир өеннән монда күчерде һәм аларны - да үзе ясаган иде. Карт ял итеп алган икән, урынын җыя иде. Сәлам 3 алышкач. Газизҗан өстәл астыннан урындыкны тартып утырды, таягына, з аны аяклары арасына куеп, ике учы белән таянды
— Син дә таяк белән җитәкләшергә гадәтләнеп киттең, кордаш.— * диде Мөсәвир һәм термостан чынаякларга чәй агыза башлады.
— Ышанычлы иптәш ләбаса,— диде Газизҗан һәм таягын бөтергәләп күрсәтте Юлаучылар бик белеп кадерлиләр икән моны *
— Мин дә кадерлим шул менә аны — Мөсәвир агач аягын өстәл ~ астына сузды Газизҗан, этлек уйлап йөрим бит әле мин. дип. кинәт < бүтән сүзгә күчте ул.
— һе. моңарчы эшләмәгән нәрсәне булдыра алырсыңмы икән соң? ' Начарлык кылу өчен дә көч куәт кирәк. Мөсәвир
— Шушы озын гомердә кешеләргә начарлык эшләмичә казынмаган- _ дыр. төрлесе булгандыр. Нигә белмәмешкә салынасың, синең үзенә ук 7 аяк чалдым лабаса мин Беләсең син аны. Кайтарып әйткәнең генә юк. , Хәтерлисеңме. Әлгый Фәсәхетдине коткысына бирелеп, колхозны тарат- макчы булган идек Мин дә алар рәтендә идем бит
Газизҗан эндәшмәде, таягы белән идәнгә шакып кына куйды
Мунчаларына җыелып сөйләшкәнче, мина да яңа суйган сыерының бер санын бирергә вәгъдә иткән иде ул Хәер, миңа аның ите кирәкми иде. Җирән атымнан аерылу кыен иде миңа. Үзең унлап кара, i омеренә беренче тапкыр атлы бул да. шуны бер ел җиккәннән соң колхозга бир Үз байлыгым белән түгел, бурыч бирү ширкәте акчасына алган атым иде ич Ярый да сез атсыз яшәмәдегез, революциядән соң хәлле хуҗалык идегез
Колхозга кереп атларын бирүчеләрнең бурычларын ширкәт сызды бит. дип искәртеп узды Газизҗан
- Шулай. Әлгыйләр мунчасыннан чыккач, башкалар кешеләрне җыярга киттеләр, мин агач аягым белән титаклап кәнсәгә йөгердем Сине кисәтәм. янәсе. Ә үземнең, бүрекне алдын артка киеп, тавышны үзгәртеп, ишек ачып кычкырудан бүтәнгә көч җитмәде Сез чыгып өлгерүдән куркып, титаклап йөгереп качтым Әлгыйләр килгәнче, түгәрәк өйдә утырдым
Мөсәвир кызыбрак та сөйләде. Газизҗанның күзләренә карамакчы була, ләкин колхозның беренче председателе башын аска шан. үткәндәге четерекле вакыйгаларны күз алдына китереп, аларны якача бәяләмәкче булып, уйга талган, кул аркаларын көйгә генә алмашлап ышкып утыра иде
•Синең якка, колхоз ягына басарга көч җитмәде шул чакта, дип дәвам итте Мөсәвир Менә шушы юньсезлегем гомергә күңелдә төен булып йөрде. Җиңеләеп киттем бераз Шуны сиңа әйткәч
Газизҗан тагын әйдәшмәде, тирән сулап кына куйды
Җирән атымнан аерылу җанымны кыеп кына алгандай булды!
Янлы шул атлар дип тагын тирән сулады Газизҗан - Синең Җирәнең дә. минем Бурлы Кашка да
Алар бераз сүзсез'утырдылар
Утыз дүртенче елда, колхоз азрак хәл алып ныгып килгәндә. Кылык ның Түбәкуак яны дип аталган басуында зур янгын чыкты Колхоз монда ябулы зур ындыр табагы корган иде. Көлтәләрне шунда кибәнгә куялар һәм сугалар Атларга шунда киртәләрдән утар ясаганнар, кешеләргә ерак басуда кунып эшләү өчен. Түбән мәчет мулласының йортын күчереп салганнар иде Янгын төнлә чыкты, кибәннәр һәм салам эекертләре берьюлы
күтәрелеп янды, кибәннәр арасындагы утардан атларны коткара алмадылар. сугу һәм суыру машиналарының тимерләре генә утта кызып кәкрәеп калган иде. Әйе. урак өстенең ялкынлы болытлары ындыр табагын ялмап кына алды.
Кем ут төрткәне тәки беленмәде шуның Янгын үзеннән-үзе чыкмады бит инде. Ярый әле үзебез йорттан чыгып өлгердек
Район үзәгендәге больницаны кем яндыруы да беленмәде. Дәвалау урыны бит. шунда ут төртергә ни йөрәгең җитмәк кирәк, ә? дип башын акрын гына чайкады Газизҗан—Димәк, дошманның көче юньсез булган Моның өчен таш йөрәкле булырга кирәктер. Синең эшләячәк этлегең бо- ларга һичничек тә тиң була алмаячак.
Мөсәвир, көтелмәгән бу нәтиҗәдән куркып, кычкырып җибәрде:
— Син нәрсә?! Минем мичкә генә ут төрткәнем бар! Хәтта кырда учак та якканым булмады. Ай-Һай. каты күңелле кеше син Газизҗан, картайгач. йомшара төш ичмасам бераз. Минем күңелне китүдән дә курыкмый- сың
- Нишлисең бит. Мөсәвир, күсәк белән тәпәләмәсә дә. замана миңа күп кыен җыйдырды бит. Кан катарлык, йөрәк кырысланырлык булды.
Анысы бар Синең өлешкә мулдан чыкты. Алдан ырып-ерып баргач Ә мин кылырга уйлаган этлекнең,—дип. әңгәмәнең башына кайтты Мөсәвир.— үзенә күрә әйбәт ягы да юк түгел Әмирҗанны авыл җыенында утлы табага бастырмакчы булам мин
- Минем малайны? Булдыра алырсыңмы икән?
— Әйе. председателебезне. Авылда су тегермәнен бетерттеме? Бетерт те. Ин башлап ул гаепле Янасын салдыртсын. Сугыш елларында да Мишә- не буа идек Шунда катнашучыларга хәтта берәр стакан он өләшәләр иде. Хәзер елга буарга көчебез җитмиме? Сугару өчен дип ике буа будылар, ә тегермәнгә ярамый.
Нишләп ярамый? Бик ярый. Синең бу теләгең әшәкелек кылу түгел
Бөтен Татарстанда су тегермәне икәү генә калган әнә, Янгулда да Салавычта Икесе дә Балтач районында Ә безнең Мишә Шушмадан кимме?!
— Әйдә. киен, безгә менәбез, —дип кузгалды Газизҗан. — Чәйгә
— Үпкәләдем әлесиңа, өченчекөн күренмәвеңә. Телефоннан шалтыра-тыр идең.
— Безнең өйдә телефон юк. Әмирҗан куйдырмый Әйдә. җыен.
— Сезгә хәтле үк сәфәр йөри алмыйм инде мин. Газизҗан Югыйсә, синең төшкәнеңне зарыгып көтеп тә ятмас идем
- Хәзер Фәрахетдин машина белән алырга килә Кашшафетдиннәргә дә төшәргә куштым әле.
Нинди мәҗлес җыймакчы булдың соң әле син?
— Аш мәҗлесе түгел Картайгач, яшьләргә әйтеп калдырасы сүзләр күбәя икән.
— Анысы бар,—дип. агач аягын сүтеп бәйләргә кереште Мөсәвир Үземнең дә Әмирҗанга әйтәсе сүзем калган Безнең келәтне беләсең бит.
— Беләм. Авылдагы иң борынгы корылма шулдыр
һәм дөрес Авылның беренче кешесе салган булса кирәк аны Ул заманда өе шундый булгандыр, без генә келәткә әйләндергәнбездер. Безнең нигездә гомер буе утыргандыр димим, урынын һәм хуҗасын күп алыш-тыргандыр. бәлки, келәт. Әмма борынгы ул. Җекләрен балта белән түгел. кәйлә белән алган кебек Менә шул келәтне Әмирҗаннан бүтән урынга күчерттерәм әле. Минем йортка берәр гаилә кертсәк, юньлеме, әдәпсезме кеше туры киләсен белеп булмый, келәтне кадерсезләүләре бик тә ихтимал.
— Кая күчертсен ди аны Әмирҗан? Торсын үз ихатаңда.
— Табылыр урыны Арыслан тавы түбәсе буш әнә. Шунда күчерербез. Түгәрәк өйне дә иң күренә торган төшкә күчереп салырга булдык без Әмирҗан белән. Югыйсә, әнә. колхозның агрономы ишегалдына сыешмый башлаган, түгәрәк өй күзенә арпа кылчыгы булып кадалган
Йорттан чыгып. Фәрахның машина белән килүен көткәндә генә Газиз жаи Мөсәвиргә яна хәбәр ишеттерде:
- Тәүфир.» карчыктан хат бар
Кайсы Тәүфирә?—дип сискәнде Мөсәвир.—Әлгый Фәсахетдине хатыныннанмы? «
- Әйе
Исән икән, ә? Илле биш елга беренче хәбәр бирүләре Ниләр г яза?
- Үзен укырсың.
Бабасы белән Мөсәвир картны Фәрах авылның югары очыннан ук әйләндереп алып төште Мөсәвирнең үтенечен үтәү булды монысы Югыи сә. авылның Арыслан тавы итәге белән Әрәмәлегеннән бүтән жирен • сонгы арада күргәнем юк, дип зарланды карт
Сәхәрия чәй әзерләгән арада. Мөсәвир Тәүфирәнең хатын һәм Гази» җан кордашының аңа җавабын укыды Чәй эчкәндә, бу хакта сүз кузгат- * мадылар Алма бакчасына чыгын, кос янындагы эскәмиягә утыргач кына •_ Мөсәвир. *
Җавабыңны әйбәт язгансың, дип бәя бирде - Баш эшли синен Картайгач та.
- Хуп Бүген кич шул җавапны бергәләшеп укып карарбыз дш «н *
идем. Әмирҗан да ошатса, бик хәер канә. Тик. уйланып уйланып йөрим - дә, ахырда бер сүз өстисе бар кебек ;
— Нинди? <
Җир әйләнә, дип
■ Тел төбеңне аңламадым Ә-ә, тукта, сез. Әлгый Фәсахетдиннәре, җирне кояш сезгә караган төштә туктатып тотмакчы идегез, әмма жир әйләнә, дигәнне аңлатыпмы?
Шулай шул Нәтиҗә ясалмыйча калган кебек
Кирәктер дә Уйлап карасаң, кешеләр бер нәселдән бит Кешелек нең нәсел агачын күз алдында тотсаң дим Кайчандыр, әле кайчандыр, кешеләр арасында дошманлык булмагандыр кебек. Кемнеңдер үз-үзен генә яратуы көчәюдән башланган, минемчә, дошманлык Их. Газизҗан, төрле төрле заманнарны, энҗе-мәрҗән итеп, бер җепкә тезеп булсын иде ул. ә Кешелекнең матурлыгы кү з алдында ялтырап торганда, начарлык кылырга берәүнең дә кодрәте җитмәс иде Заманнарны бер җепкә тезү синең белән минем генә көчтән килмәс Шулай да. бәлки, дим. булдыра да алыр идек без моны Шушы җәһәттән уйлаганда, җавабыңа бу фикерне өстәү кирәкмәс тә кебек. Анда ачулы сүзләр бат ай да җитәрлек
Газитҗан Мөсәвиргә җавап кайтармады Бүген кич Тәүфирә карчыкка җавап хатын тикшерү бәхәссез генә булмаячак икән, дип уйлады ул
Әмма. Мөсәвир кордаш, шуны бел син. хатымда мин иманыма хилафлык китермәдем Дошман белән йөзгә-йөз очрашырга күбрәк миңа туры килде, кордаш Әйе. дошманлык кайчандыр булмагандыр дә. бәлки Тик. ай-һай Элик заманда, борын борын заманда, әкияттә дошманлашу, ихтимал, булмагандыр
Сарбай кайтып җитте һәм Газизҗанның кулына бәрелеп иснәнде i • аның аягына терәлеп ятты
Озак йөрдең, дип үрелеп сыртыннан сыйпады аны хуҗасы Биләмче
Ачуланма, диде моңа каршы Мөсәвир Пәри йөри дә барыбер өеңә кайта Оясы барын белә Этләр тугры җанлы булалар. Этләр генәме соң, гомумән, хайваннар кешеләргә тугры бит Безнең халыкның, дөньяның җәфасы җөп. вафасы тугрылыгы так. дигән мәкале хайваннар! а бөтен ләй дә кагылмый
һәм Мөсәвир колхозлашу елларыннан бер истәлек сөйләде
I,. |әсен дип 6.Ш1Л.11Ы ул - Әлгый Фәс >\«т 1иинәр( йорт җнрл • ренә ут төрткәнче, мал-туарын сатып, башкача урнаштырып бетергән булганнар Тик бер жан ияләрен онытканнар алар Кара мәчене Менә
шул мәчене Әлгыйнекенәр урынында күрдем бит мин Портларын эзли, мескенкәй. Кычкыра Өзеп-өзеп Өйгә алып кайтмакчы булдым Күзләрен яшелләндереп карады да басуга чыгып чапты. Нигезенә тугры шул мәчегә оя ясаган идем Ләкин ул ояга кереп тә карамады, куйган ризыкларыма кагылмады Икенче чакта кара уәчене Мишәдә күрдем Беләсең, мин Мишә буенда йөрергә яратам Олы Китек тугаенда күзләвек янында утыра кара мәче. Боз катмаган ачык урынга алгы аягы белән сугып ала Өскә чыккан вак балыкны тотуы икән, мескенкәйнең Аягына боз каткан үзенең. Бу юлы качмады миннән, чакыргач, килде. Изүгә каплан җылыттым. аягындагы бозын учымда эреттем Әмма, өйгә алып кайтмакчы булып авылга борылуга, усал итеп бер мырлады да тун эченнән сикереп төшеп чапты. Нигезен алыштырырга теләмәде, бахыр Бала-чага икенче җәйдә дә әле. кыр мәчесе күрдек, дип сөйләнеп йөрде Колхоз төзегән чакл арыңда син моның ише вак-төякне белмичә дә калгансыңдыр Кыр мәчесе дигәннәре Әлгыйнекеләрнең шул кара мәчесе булгандыр, дим мин Мескенкәй, нигезсез калгач, кыргыйланды Буш. хәзер дә буш Әлгыйнекеләрнең нигезе..
Фәрахка йомышның берсе артыннан икенчесе табылып кына торды Район больницасыннан килгән врачны — ашыгыч ярдәм машинасын кай-тарып җибәргәннәр иде — илтеп куярга кушты ана Әмир абыйсы. Кай-тышлый. автовокзал яныннан узганда, Казаннан автобус килеп кенә җитүен күргәч, шунда борылып туктады Фәрах - автобуста авылдашлары булуы мөмкин иде Әмма Фәрах янына килеп белешүчеләргә бүтән якларга кайтырга кирәк булып чыкты Автобустан иң соңгы төшүче тәбәнәк буйлы кызны күргәч, ул үз күзләренә үзе ышанмады Фәрзанә ич бу!
Егет машина ишеген селтәп кенә ябып, кызның каршысына йөгерде Фәрзанә! дип кызга кулларын сузып тукталып калды Фәрах.
Кыз сискәнеп артка тайпылды Ул зәңгәр кофта-юбкадан. башына да зәңгәрсу косынка бәйләнгән иде. Елтыр күзләрен түгәрәкләндереп. Фәрахка карап торды да, иелә төшеп, бер мәлгә онытылып, көлеп җибәрде.
— Син нишләп йөрисең монда?!- диде ул. көлүеннән туктап Аның түгәрәк йөзе бер алсуланды, бер агарды
Мин дип төртелеп калды Фәрах. - мин сине каршыларга килдем!
И-и. каршыларга килдең инде бик! Алдакчы! Син минем кайтасын киләсен каян белдең, ди?
Мин дә белмәгәч, синең тирә-юньне балкытып кайтып төшәсен- не кем белергә тиеш ди инде?' Рәхим ит. Фәрзанә туташ,— дип уң аягын үкчәсенә басып башын иеп чакырды Фәрах Менә машина.— һәм. кыз аңышып өлгергәнче, аны җитәкләп китереп машинага утыртты Үзе йөгереп кенә машинаның артыннан әйләнде — Күрешик. Фәрзанә туташ, югыйсә, син икәнлегенә үзем дә ышанып җитә алмыйм Кулларыңның йомшаклыгы һич яшермичә һәм ышандырырлык итеп әйтеп тора: чыннан да.(син икәнсең бит. Фәрзанәкәй!
Ә кыз телсез канды кебек. Читкә борылып күзләрен чент-челт йомгатый да тагын Фәрахка текәлеп карый, авыз читләре анарга җиткән бапаныкы сыман дерелди.
— Нигә эндәшмисең соң син?
Фәрах машинаны кабызмакчы булып ачкычка үрелде. Кыз кулын салмак кына күтәреп аның кулына салды.
— Фәрах, ашыкма.— диде Фәрзанә һәм бөтен гәүдәсе белән кузгалып сулады, егеткә табарак күченде — Ашыкма. Син уйлаганча җиңел генә хәл ителми мәсьәлә. Фәрах.
— Җиңел мәсьәләне авырга әйләндермик. Фәрзанә, диде Фәрах, кызга таба борылып утырды - Мин сине барыбер, нинди генә сәбәп- 76
ләр тапсаң да. җибәрмәячәкмен Монда килгәнсең икән, димәк, син мине күрергә теләгәнсең. Синең монда башка танышың юк. Димәк, мине.
— Яратам Яшермим
- Синең монда тасмаларың юкмы? — дип Фәрзанәнең сумкасына •
күрсәтте Фәрах. z
һәм, җавап та көтмичә, кибеткә йөгёрде. Бераздан төргәкләре белән < ал һәм ак тасмалар күтәреп килеп тә җитте Фәрзанәне бармагы белән ч генә ымлап чакырып чыгарды.
— Нишләвең бу. Фәрах?
Күрмисеңмени, сине килен итеп алып кайтам бит*
Егет тасмаларны сузарга ук кереште Машина яныннан сәерсенеп * узган кешеләрдә* кызыксынып карап торучы бала-чагада гаме юк иде 5 анык. Кыз аңа булышмаска теләде, ләкин мона ихтыяры җитмәде. Кур- ф чакны алгы тәрәзә каршына утырткач. Фәрах кызга машина ишеген ач- _ ты Фәрзанәнең йөзе шатлыктан балкып ата да шунда ук күзләреннән = яшь бөртекләре тәгәри иде. <
— Әби сиңа күп итеп сәлам әйтте.— диде ул йөзе шатлыкка тулган Z арада - Сине ошаткан ул. әти-әнигә дә ошадың Минем монда килүемә У берсе дә каршы төшмәде. Әби әйтә, шул юаш җаныңны гомерлеккә ' яраткансың икән, кызыкаем, ди
Юаш диме?! дип тагын холкынча очынып китте Фәрах “ — Үпкәләдең мәллә? Мактавы бит аның сине, юмарт җан. ди s
Күнел дәфтәрегезгә теркәп куегыз Фәрзанә туташ, мин үпкәләү дигән нәмәрсәкәйне белмим. Ә хәзер кузгалдык’ Хәерле сәгатьтә* Юлыбыз уң булсын*
Фәрах
Ни булды тагын?
Ашыкма. Мине кунакханәгә илтче
Булмаганны! Кире Ригага илтеп куймыйммы тагын?* Хыялга ярлы дип уйламыйсындыр ич мине? Хәзер менә җыелган халыкка безнең өйләнешүебез турында чыгам да әйтәм* ,
Адәм көлдер тагын
Нишләп көлсеннәр ди?! Безнең як халкы кешенең бәхетле булуыннан көлми Ә минем якташларымнан яшерен гамәлем юк. Әйдә, чыгып басыйк әле үзләренең каршыларына!
Ни хикмәттер. Фәрзанәнең бу юлы да Фәрахка карышырга ихтыяры җитмәде
- Җәмәгать, дип башлады Фәрах, сезнең арада мине белүчеләр дә бардыр, бәлки Мин Кылыкның комбайнчылары токымыннан булам. Фәрах Газизов ягъни Ә Рига кызы Фәрзанә минем кәләшем була Ул кайтып кына төште Без өйләнешәбез!
Рәхәт гомер итегез! Бәхетле булыгыз! — дип теләделәр машина янына җыелган кешеләр
Үр төшеп балын читенә җиткәч, сүзсез калдылар алар Икесенә дә уйланырлык нәрсәләр бар иде Фәрах машинаны туктатты
Сөекле Фәрәхетдине балын чәчәкләре җыеп бүләк иткәч, минем Фәрзанәмнең телләре ачылачак, диде ул. ә үзе каршыда сузылып утырган авылга күрсәтте Безнең Кылык авылы шушы була Әнә. уңга кара син. чатыр түбәле йортны күрәсеңме, яшел калай түбхте? Фәрәхетдиннәр йорты шул булыр Әмма без синең белән башка чыга чакбыз Минем ике энекәш бар икәнен беләсең һәм нигезне хәзер сулга, авылның югары очына ук кара Сәхәрия әбиләр йорты булган урынга ук корырбыз Мәсьәләләр шулай хәл ителә ул. Фәрзанә туташ, ә син җиңел мәсьәләне дә авырлат.макчысып •
Ниләр күрергә ямандыр инде миңа синең белән Бигрәк тә бер катлы син. Фәрахетдин
Дөрес!
Шаяртмачы... Ашыгасын...
Ашыкмыйча! Иртәгә таңнан комбайн ремонтына тотынырга кирәк Болай төзек ул үзе. Ләкин синең янга барып-кайтып йөргән чакта комбайным тәмам сагышка баткан, әй.
Ашыгабыз... Син белмәгән, мин дә кайтыр алдыннан гына белгән сәбәп бар безнең юлда. Фәрахетдин. Әби аны мин юлга җыенгач кына әйтте, әмма барыбер кайтырга фатихасын бирде.
- Нинди сәбәп тагын?
— Мин дә Кылык нәселеннән булам икән...
— Син?!
Минем Фәрзия әби ике малае белән — әти кечесе — Кылыктан кулак буларак куылган Кибет тотучылар булган безнең нәселнекеләр..
Фәрах чәчәк бәйләмен кулына кысып уйга калды Динары уң тезенә тезләнде дә чәчәкләрне таратып җибәрде, аларны. уртага зәңгәр чәчәк куеп, тигезләп тезәргә кереште. Кыз аның каршына чүгәләде, балын үләннәренең башларыннан сыйпап торды.
Мин җәяүләп кенә кире китимме?..
Егет эндәшмәде.
Шулай да син миңа болын чәчәкләреңне бүләк ит. яме. Фәрахетдин. Мин кирегә китәм. Синең бу чәчәкләреңне яшьлегем истәлеге итеп саклармын, яме Мондый болынны минем беренче тапкыр күрүем, кулыңа буяуларыңны ал да күчер дә яса! Синең чәчәкләреңне мин истәлеккә саклармын. Кипкәч тә...
Мә. Фәрзанә туташ, сакла.
Фәрах кызның җилкәсенә кулын салды. Фәрзанә, егетнең нинди карар чыгаруын белергә теләп, аның күзләренә текәлеп карый иде. Ул егеткә елышты.
Җәяүләп тә. машинага утырып та кирегә юл юк сиңа. Фәрзанә Юл бикле! Ялгызыңа Бергәләп Ригага барып кайтырбыз. Гадәт сакламыйча һич тә ярамый һәм сине кәләшлеккә сорарга Әмир абыйны да алып барырмын әле мин Рәсиха җиңги дә барыр. Әти барыр Самолет очып тора, күп вакытлары узмас. Узса тагын. Фәрахетдин бер генә өйләнә.
Фәрзанә егетнең күкрәгенә башын салды. Ике күзе дә яшь чишмәләренә тиң иде аның Кыз Фәрахның ак күлмәгенә мул аккан күз яшьләрен ышкып сөртте.
Син болай сытык түгел идең бит,— дип кочаклап күтәрде аны егет.
- Яратам ич мин сине
һе! Мин яратмыйммы?! Еламыйм бит!
- Син — ир кеше
Бутамагыз, Фәрзанә туташ, егет кеше! Ә. гомумән, нәкъ бүген кайтуың шәп булды әле синең. Бүген Газизҗан бабай нәсел җыены уздыра. авылның иң өлкән кешесе Мөсәвир бабайны да катнаштырып. Кайбер мәсьәләләр шул җыенда хәл ителер Сәхәрия әби белән Рәсиха җин ги катнашында, әлбәттә. Югыйсә, бабай белән Әмир абыйның халык лары бөтенләй дә минем халыкка охшамаган һәм дә ки. Фәрзанәкәй. мәктәптә рәсем укытучысы булырсың син Монысын югары даирәләрдә рәсми сөйләшүләрдә зур тәҗрибәле Фәрәхетдинең үз өстенә ала Җитәр, югыйсә, безнең интим сөйләшүләр озакка сузылып бара. Ашыгырга да кирәк. Әнинең кайнаткан самавыры суынып китмәгәе, булачак киленен сыйларга зарыгып көтә булыр
— И-и. көткән ди инде. .
Әмир, идарә начальнигы Сәйфулов кергәндә, телефоннан сөйләшә иде- Гаянга утырырга ымлап урын күрсәтте, аягүрә басып, трубканы учы белән каплады:
- Казан, диде һәм аннары трубкага сөйләвен дәвам итте.—
Саранланма, инде, складында комбайн частьлары тулып ятканын мон нан да күреп торам лабаса. Кемгә дип саклыйсыңдыр, әй. шуларны Кирәге чыгар5 Соң. менә безнен колхозга кирәге чыкты. Дачага ашыгасын? Өлгерерсең лә Эшеңә шалтыратып тота алмадым, шуңа күрә өенә дөбердәтүем Нигә мина барырга ди? Инженер белән берәр ком- ф байнчыны җибәрермен Нинди сөйләшәсе сүзләрем бар дисең5 Әйт сон : Телефоннан ярамый? Син инде, сабакташ, боргаланып маташма, придан = ярып сал. Тагын дача корырлык материал кирәк мәллә? Тиресме? Ит - калжасымы? Ярар, инженерга әйтерсең Сораган частьларның барысын т да бир түлке Карарбыз, түгеп инде, алай була алмый Артыгын сора- - мыйм Иртәгә иртүк машина җибәрәм. Минем хәлләр ничекме? Шәп = инде, ничек булсын тагын минем хәлләр Колхозда ашыгыч эшләр = бетеп торган чак бит. ял иткәләп йөрим Бүген көнозын Мншәдә балык * тотып утырдым Син Иделдә тотасыңдыр. Иделдә балык күбрәк, әлбәт тә Бу арада эләкми? Тирес суалчаны кирәк? Балыклар да талымлый. * диген Булыр, дим. тирес Карәле. сыер абзарын салып бетерәбез, нәр- Z сәләр ышандырганыңны онытма Сабан туе узгач та барып чыгармын * Сабан туена кайт Ә-ә. күршеләргә барасың икән Әмма алар да сабан ' туен хәмерсез генә үткәрәләрдер, күрше районнар да. дим Үзең белән , аласын5 Анысы синең эш Бездә эчүчелеккә каршы карар көченә кереп - бара Ярар. ярар, иртәгә тугызларга ук барып җитәрләр Инженер белән минем энекәш Фәрахны җибәрермен Энекәшне яратасың бит син . Гәпләшегез әле бер рәхәтләнеп Буш кул белән кайтарып жнбәрә күрмә s тагын Исемлектәге әйберләрнең барысын да бир Акчабыз җитәрме? Ж.ИТӘ. шөкер Чек кенәгәсе инженерда булыр Ярый, балыкны күп тот Хуш иттек
Трубканы куйгач. Әмир, озын өстәл янына килеп. Гаянның каршы сына утырды.
Запчастьлар булачак, иптәш Сәйфулов. диде ул. идарә начальнигыннан ачуын яшермичә.
Бик әйбәт
Әйбәт түгел шул. Тирес суалчанына запчасть ала башладык хәзер.
Суалчан кызганыч түгелдер
Аңламадыгыз Сез начар эшләгәнгә күрә, без суалчан тулы чиләк күтәреп йөрергә мәжбүрбез
Мин начар эшләгән өчен? дип кашларын җыерды Сәйфулов Ничек җиткерик сон ул запчастьларны? Менә сез танышыгыз аша таба аласыз, ә бит китереп биргәнне көтеп ятучы председательләр дә бар Комбайннары уракка чыкмаса да кашынмаячак ялкаулары бар Әллә ялгышаммы?
Ялгышасы 1' диде Әмир һәм ике йодрыгы белән берьюлы өстәл кырына сукты Андый председательләр хәзер юк' Ә нәкъ менә китереп биргәнне көтүче председательләр кирәк иде' Хәзер авыл хуҗалыгының һәр тармагына гаилә подряды кереп бара Мин моны гына белмимме5 Беләсез Әмма килешенеп эшләүче гаиләне кирәк әйберләр белән тәэмин итүне башлап председатель кайгыртырга тиеш Аннары, иптәш Сәйфулов. колхозга да подряд тәртибе ни өчен керә соң әле5 Kai хозчылар азаюдан котылу чарасы итеп кенә түгепме? Яки коега да кар мак салырга әзер комсызларга дилбегә тоттыру түгелме подряд5 Бу алымның ихтыяҗында, нигезендә азык төлекне күбрәк җитештерү, минемчә Кеше көче җитмәү түгел. Әйе, авылда эшче көчләр азайды Техника җитмәгәндә барлык эшне җилкәләрендә күтәрүчеләр инде кар тайды Авылда урта буын кешеләр, табигый ки. аз Табигый, чөнки сугыш елында туучылар юк диярлек, ә сугыш алдыннан туган кешеләрнең күбесе, хәтта барысы да диярлек, шәһәр халкына әйләнде Яшьрәк буын исә тагын шәһәр белән авыл арасын таптый Анысы да җомга-як
шәмбе көннәрендә генә әле Менә ни өчен бит бүгенгесе көндә, колхоз да кем эшләргә тиеш, дигән сорау мөһимгә әверелде. Жавабы гади кебек — колхозда колхоз члены эшләргә тиеш Ансат жавабы. Әмма дөрес жавабы Промышленность колач жәйгәндә. эшчеләрне күбесенчә авылдан гына алу дөрес булдымы икән? һәм шулай эшләп, шәһәрдә бүтәннәр җилкәсен кимерүчеләрне үзебез үк ишәйттекме? Әрәмтамаклар, эш сөй мәүчеләр шәһәрдә санаусыз күбәйде, авылда андыйлар юк диярлек Әйе. авылдан китүчеләр арасыннан чын эшчеләр дә үсеп чыкты. Күбесе исә. бәлки, ялгышамдыр, жирдән аерылганнар сыйныфы оештырдымы? Хәзер аларга дача участогы өләшеп кенә жиргә кайтарып булырмы икән үзләрен, ай-һай? Коммунистик жәмгыять төзегәндә авыл хуҗалыгын сынау полигонына әйләндерәбез түгелме? Инде әйләндермәгән булсак. Жир белән эш итәбез ләбаса, бер яраласаң, аның җәрәхәтен тиз генә төзәтеп булмый, һәм-каймакта яңа жәмгыять төзү теориясен дә санга сукмыйбыз, хәтта партия съезды карарларын съезд узуга ук онытмыйбызмы? Аннары инде яңа съездга әзерлек турында гына сөйли башлыйбыз, элеккесен онытабыз. Башта менә нинди сораулар да туа бит әле.
Идарә начальнигы колхоз председателенең соңгы фикерләренә җавап бирергә әзер түгел иде. шуңа күрә сүзен подрядка гына бәйләде Эшче куллар җитмәүдән зарлаймаган председатель юк. дип инана иде ул. әмма бу зарның асылын моңарчы нык аңларга тырышып караганы булмады Совхозда директор чагында үзе дә бу сәбәпне хуҗалыктагы кимчелекләрне аклау өчен файдалана иде.
— Мондый подрядлар колхоз эчендә ширкәт оештыру булып чык-магае,— дип уз фикерен үстерергә тырышты Сәйфулов — Бәлки, кин планда специальләштерүне максат итеп, берничә колхоздан олы ширкәт оештырырга кирәктер Житештерүне арттыруга китерәчәк бу. шулай бит
— Бу мәсьәләдә хәзергә төгәл бер фикергә килә алмыйм. Күп эреләндердек тә. күп вакландырдык инде . Әйтәм ич. авыл хуҗалыгын кирәкне-кирәкмәсне сынау полигонына әйләндердек. Уйларга, барысын да үлчәргә кирәк. Әмма шунысын гына әйтә алам, эреләндереп спе-циальләштерү һөнәр ияләрен кысрыклауга кайтып катмаска тиеш Матур итеп яшәү өчен һөнәрләрнең күп булуы кирәк Кое куласасын әйләндерү дә һөнәрдер, бәлки Берәүнең чиләге мөлдерәмә тулып менә, икенчесенең чиләге бер стенадан каршысына дөбер-шатыр бәрелеп суы яр тылаш түгелә.
— Мин һөнәрчеләрдән сыйныф оештыру яклы түгел, иптәш Газизов Крестьянны жирдән аерырга да җыенмыйм. Ләкин һәркемнең олы һөнәре бер генә була. Колхозларның киләчәктә нинди буласына күрәзәлек итмим Әмма атар специальләшкән хуҗатыклар булачак ТормыШ хезмәттән тора, димәк, үзәктә һәрчак кеше баһадир булып күтәреләчәк Моның өчен арымау, тукталып калмау кирәк, әлбәттә.
- Шулай да. катык өчен бер колхозга йөреп, катыкка турыйсы чөгендергә бүтәненә йөгерергә туры килмәстер.
— Чөгендер игәргә инешләр тамакларын сөрергәдер, бәлки?
— Дисезме? Безнең Кылык инешләре тамакларына кагылмагыз! Алар — авылның җыеннары һәм сабан туйлары урыннары Безнең уентыклар бозау арканлау өчен дә уңайлы.
— Шул ягын башлап истә тотасыз ахрысы.
— Кайсы ягын өстен саныйбыздыр — бу кадәресен үлчәү тәлинкәсенә үк салып карамадым. Нигә — бозау аркайларга кирәк булганы өчен сөрмәвебез начармы әллә? Түгел! Борынгылар киңәшен тоту да кирәк. Алар бит авылны уңайлы җиргә ипләп салганнар һәм шунысы белән безгә җиргә берегеп яшәргә, игенен игәргә, терлеген асрарга васыять иткәннәр
- Шәхси хуҗалыктан ераклашырга вакыт җитмәдеме икән, иптәш
Газизов? Югыйсә, крестьянның колхозда эшләргә вакыты калмый
Ялгыш фикер һәм нигезсез нәтиҗә Гап-гади мәсьәләне. ашау- тамак мәсьәләсен онытмыйк. Бакчалар кисеп, крестьянны җнтештеру чедән кулланучыга әйләндерә яздыкмы? Булды андый хәл. Әйтерсең, кеше. шул киселгән-бакча кыйпылчыгына басып, ризыкны ике кулын күккә сузып сорап алырга тиеш иде Крестьянның шәхси хуҗалыгын үстерүдән курыкмаска кирәк. Бигрәк тә хәзерге этапта Нәкъ менә хәзер авылның һәр йорты саен диярлек бер пенсионер бар Аның үз хуҗалыгында терлек-туарын асрарга көче җитә Шәхси хуҗалыкларда ит-сөтне аз җитештерү аркасында базар бәяләре күккә сикерде, иптәш Сәнфулов. Әйе. әйе, иптәш начальник, базар бәясе турында да мин кайгыртырга тиеш булам Чөнки бу сезнең, юаш итеп әйткәндә, ике ятып бер төшегезгә дә керми Мыскыллап карамагыз мина. Мине күз карашы белән генә аяктан егып булмый. Ә уентыкларны исә сез берничек тә сөрдерә алмын сыз. Мондый ниятегез булса, халык авылга кертми сезне, шуны белегез Уентыкларга сука төшерергә теләүчеләр булды инде, әмма теләкләре барып чыкмады. Аннары. Гаян иптәш, бу чирәмлекләр кешегә матур яшәү өчен дә кирәк. Эштән арып кайткач. Мишәдә су коенучылар куп була. Су коенып чыккач инде, уентыкларның чыклы үләннәрендә ялан тәпи йөрүләре чөгендер саткан акчага сатып алып булмый торган рәхәтлек ләбаса' Борынгылар уентыкны нигә дамба белән бүлде икән, дисезме Миша аша күпергә юл турылау өчен генә түгел Биек дамбаның су коену өчен дә кирәге булгандыр Бер якта ирләр, икенче якта хатын-кызлар коенгандыр Борынгы заманда плавки-купальниклар дигән нәрсәләрне шушы дамба алыштырган, димәк Бу уентыклар ял итәр өчен көй ләнгән. иптәш Сәйфулов Кешегә ял да кирәк
Әгәр сөрдерсәк?
Булмас
Район авыл хуҗалыгы идарәсе кушса? Партия райкомы кушсамы?!
- Кушмаячаклар Сүз җаеннан, мин бит әле бу көннәрдә парт оешма секретаре вазифаларын да үтим Секретарь укуда, институтта читтән торып укый, дәүләт имтиханнары тапшыра, аннары аспиранту para керергә исәбе Урынбасары авырып китте һәм партком мина секре- тарьлек вазифасын да йөкләде Вакытлыча, әлбәттә Шулай булгач, бу очракта мин сезгә колхоз председателе һәм партком секретаре вазифа сын башкаручы буларак фикеремне әйтәм Партоешма секретаре югын да. колхоз председателен бөгеп салуы җиңел булыр, дип уйласагыз, ялгышасыз Мондый мәсьәләне хәл итәргә безнең колхоз идарәсенең һәм партоешманың көче җитәрлек, партоешманың көче колхозлар оештыр ган замандагы белән чагыштыргысыз артты Безнең берәр партия җыелышына килеп утырыгыз сез. мине коммунистларның «Әпнпә»гә ничек биетүләрен күрерсез Ә уентыкларны сөрдерергә ризалык бирсәм, биетеп тә тормаслар
Мин сезне аз беләм, әлбәттә Ләкин сезне үз киресенә бик тә беткән кешегә исәпли барам
Менә хәзер ялгышмыйсыз, дин елмайды Әмир Идарә начальнигы булырга тәкъдим иткәч тә киреләндем мнн
Минем урынгамы?
Әйе. ризалашмадым Дөресе, чеп-чи киреләнүдән түгеп, үзем дә сезнең урында эшләрлек көчем булуына ышанмаДым
Сез алгарак китеп уйлый торган кешегә охшагансыз Мнн ризалашып ялгышканмындыр, бәлки Совхоз директоры булган чаклар сагындыра Үзебезнең районга ияләнелгән дә иде аннары
Колхоз белән совхоз арасында аерма зур
һәм идарә белән колхоз-совхоз арасында Ә сез начар председатель түгел һәр колхозда сезнең кебек җитәкче булса, эшләр гөрләп барыр иде лә! Потомственный председатель бит сез
Әмир начальникның тет төбен аңлап җиткермәде. иреннәрен кысып. күзләрен акайтып карады
— Юк. юк. сезнең традицияне начарга чыгаруым түгел,— дип кулын селтәде Гаян — Терлекчеләр һәм механизаторлар династиясен мак тап. председательләр династиясен кире какмыйм. Ат эзен тай таптый, диләр иде безнең якта. Шәкерт булмыйча, остаз була алмыйсың, дип тә өстиләр иде. Ә минем бүген сезнең авылга өченче тапкыр килүемнең сәбәбе, Әмир иптәш,—диде ул,—бик гади. Әтиегезне күрәсем, Газизҗан бабай белән тагын очрашасым килә Аңлашылмый торган бер халәт тә мин: Газизжан бабай мине үзенә якын ук та китерми, еракка да җибәрми.
— Әйдәгез соң, кайтабыз Әтигә ниндидер хат килгән. Шуңа күрә ул бүген нәсел киңәшмәсе жыя Бәлки, сезнең өчен дә кызыклы булыр
Җәүһәрия көндәлегеннән
«Кәшшафетдйн абыйлар җыелышып төште. Яңа апа- Фәрзанә апа да бар Фәрзанә апа мине яратты, Җиһангирны да яратты. Әле әби белән аш-су тирәсендә кайнашып йөри Фәрзанә апа. Игезәкләргә бәбәй ашы әзерлибез, ди әби Бүген туган ике малайга инде. Шофер Шәриф абый белән Халыклы Заһирә апа малайларына
Шәриф абый бүген кибеттән сиртмәле ике арба сатып алды.
— Минем Заһирәм, әйбәт холыклы булуы өстенә, дөньяда иң уңган кеше,— ди. Үзенең авызы калакларына җиткән...»
Җәйнең кыска төне Караңгылык төшә. Йортларда утлар сүнә бара. Ә Хәкимҗан Газизҗаны йортында мәжлес-әңгәмә тәмамланмаган әле Газизҗанның Тәүфирә карчыкка язган хаты турында сөйләшәләр.
Сарбай бер генә өреп хуҗаларга хәбәр салды. Әмир белән Гаян өй алдына чыктылар. Әмир болдырдагы утны кабызды. Кечкенә капкадан бер кеше күренде Исәнләште. Авыл советында кизү торучы агай икән
Өйләренә телефон да куйдыра белми безнең авыл хуҗалары,— дип киресенә сөйләнеп алды ул
— Ни булды тагын?—дип бүлдерде аны Әмир
— Кунаклар килә
- Килсеннәр Сабан туенда безнең авыл кунак белән тула инде ул.
- Baiapu көтелмә! .>нрәк, әллә ниндирәк кунаклар бугай. Тулы бер делегация, ди. Райбашкармадан шалтыраттылар, каршылагыз, диделәр Ерактан, дала якларыннан килгән кунаклар, диде агай телефоннан әйткәннәрне язып алган кәгазен укый-укый.—Делегациянең җитәкчесе Каюм Фәсәхиев дигән кеше, ди. Безнең Кылыкны белә ди, үзе туры безнең авылга килергә теләгән икән
Кылыкның сабан туе җитәр чактагы озын тәүлеге ерактан килгән кунакларны каршылау белән бетте.
1973. 1989-86
Колан — Малеевка — Дуби.ти