Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХ ҮЗЕ ШАҺИТ...


и өчен кайбер әсәрләр укылганнан соң
кат-кат искә төшеп уйландыралар?
Образлары, вакыйгалары күңелеңә
кереп кала да, хәтер аларны кайта-кайта
яңарта? Икенче бер әсәрләр исә, шактый
кызыксыну уятуларына карамастан, ни ечен бик
тиз истән чыга?
Өлкән әдибебез Афзал ага Шамовның «Чын
хикәяләр»' исемле китабы күпмедер дәрәҗәдә әнә
шул сорауларга җавап бирә Тормыш чынлыгы,
тормышка ышаныч — әсәрләрдәге иң теп
сыйфатларның беренчеседер, мөгаен Афзал
Шамовның китабына кергән хикәясе булсын,
очерк яки истәлеге булсын — һәрберсе фикерне
уята, татлы бер кичерешкә әверелеп күңелне
кузгата шәфкатьлелек, кешелеклелеккә өнди
Тормышка ышаныч — һич тә чынбарлыкны
якты буяуларга буяп, матур һәм ипле якларын
гына күпертеп күрсәтү дигән сүз түгел. Тормыш
вакыт катламнары аша саркып чыккан саф сулы
чишмә кебек тансык та. гади дә һәм үзенә хас
челтерәве белән серле дә Афзал аганың
геройлары әдәбият һәм тормышның тыгыз
берлегендә яшиләр: җанлы, тулы канлы образлар
әдәби әсәрләр кысасына күчсәләр, хикәяләү
процессындагы бизәлмәгән дәреслек ялкынлы
автор сөйләме аша тормышка әйләнеп кайта
Шуңа күрә авторның шәхси, хәтта үтә шәхси кебек
тоелган кичерешләре дә киң масштаблы вакый-
гага үсә һәм укучыга барып ирешә, ә конкрет
шәхесләр турындагы истәлекләре гади ме-
муарлар киртәсен чыгып. авыр, әмма данлы юл
үткән татар совет әдәбияты һәм культурасының
тарихы булып күзаллана Гражданнар сугышы
чорыннан алып, бүгенге кон уйлануларына
кадәрге вакыйгалар барысы да диярлек Афзал
аганың иҗат дөньясында чагылдырылды лар
Яшь совет дәүләтенең беренче көннәре Авыр
еллар Бер телем икмәкнең бәяләп бетергесез
вакытлары Икмәк кадере Китаптагы хикәяләрнең
бер олеше шул циклга берләштерелгән. Тормыш
һәм икмәк Бу сүзләрнең нинди мәгънәгә ия
булганын Гражданнар сугышында ук кулына
корал тотыл Ватанны «аклаган әдип-солдат тан да
яхшырак аңлаучы бар микән? ««Икмәк кадере »
«Бер кашык ботка» хикәясендә ризыкны мәсхәрә
иткән өчен «командир дядька Фәхретдиннең»
якасыннан бөтереп алган яшь солдатны да. ятим
гаиләгә очрагач соңгы икмәген биреп калдырган
яралы кызылармеецны да («Язны көткәндә»),
фашистлардан яңа гына азат ителгән шәһәрдә
тетрәнүләр кичергән совет офицерын да («Бер
йотым сөт») бер хис — икмәкнең кадерен белү,
тормышның тоткасы икәнен аңлау хисе
берләштерә.
«■Икмәктән дә кадерле әйбер Юн дөньяда»—
язучы тарафыннан эпиграф итеп алынган татар
халык макале аяторның күп хикәяләрендә кызыл
җеп булып сузылып бара «■Канлы чокыр» исемле
хикәядә азык-төлек җыя торган отряд
комиссарының кулаклар кулыннан ерткычларча
үтерелүе турында легенда китерелә Кан
бәрабәренә, көрәшчеләр гомере хисабына
яуланган икмәк автор фикерен тагын да үстереп,
мәгънәсен тагын да тирәнәйтеп җибәрә Шундый
гыйбрәтле тарихы булган икмәккә бүгенге кондә
мөнәсәбәт үзгәрмәдеме? Авторны бу да борчый
Кызганычка каршы, туклык мул тормыш ваемсыз,
гамьсез адәмнәрне дә тудырды. Арзан хакка
сатып алырга мемкии булган икмәк аерым
кешеләр ечен мал ризыгына әйләнде Тирәлекнең
битарафлыгы әнә шул черек шөгыльләрнең
яшәвенә китерде. «Якташым» хикәясендәге Хәлил
шул хәлгә җаны әрнеп болай ди: «нигә шундый
егетләрне эт и-әни лоре шул чаклы гамьсез, игъти
дарсыз битараф җан итеп үстерәләр? Нигә ипинең
бик кадерле, кыйммәтле, мөкатдәс азым икәнен,
аны эшләп, тир түгеп табалар икәнен ана сөте
белән кертмиләр еларга?! ■
Н
болар да бит бүгенге иен драмасы Ә геройлары —
шушы тирелектән, шушы җәмгыятьтә яшәүчеләр
Җәмгыятебезгә ят булган әнә шул күренешләрнең
нигезендә битарафлык. гамьсезлек ята.
Битарафлык әрәмтамакларның, комсызларның
яшәвенә юл куя. хәтта ул чирнең көчәюенә дә
булышлык итә Битараф булмаска! Гамьсез
булмаска! Язучы әнә шуңа чакыра. Гомер — бәрә-
кәтсез нәрсә. Кеше үзеннән соң нәрсәдер
калдырырга тиеш. Киләчәк буын сине кылган
эшләреңә карап хөкем итәчәк. Яхшыдан булса да,
начардан булса да. Авторның укучыга
адресланган теләгендә дә шул мәгънә яңгырый:
«Кешеләр үз гомерләрендә киләчәк буыннар өчен
бер төп кенә булса да агач утыртсыннар иде.
агач!" «Кешеләр үзләреннән соң җир йөзендә
һаман шулай чә* чәкләр калдырсыннар иде,
чәчәкләр!»
Китапның икенче бүлегендә язучының төрле
елларда иҗат ителгән очерклары истәлекләре
урын алган. Бер җыентыкта тупланып бирелүләре
белән алар татар совет әдәбияты һәм культурасы
тарихын тулырак күзалларга ярдәм итәләр
Гыйбрәтле, кызыклы. фикерне кузгата торган
язмалар Китап битләреннән татар совет
әдәбиятының башында торган, бүгенге көндә дә
укып, сокланып туймаслык классик әсәрләр
тудырган шәхесләр калка Менә сабыр, уйчан
«салмак кына агылып чыккан тавышы», күңелең-
не әсир игәрлек оста һәм логикалы сөйләве белән
залны үзенә каратучы Ф Әмирхан.. Ачык йөзле,
киң күңелле, мәҗлеснең, шигь- ри кичәләрнең
җаны булган Г Кутуй... Егерме яшендә
интернационал легионның комиссары булган,
татар телендә эфирга беренче тапшырулар
оештырган, урам театрлары булдыру һәм -җанлы
газета» чыгару хыялы белән рухланган, үзенең
бетмәс-төкәнмәс энергиясе, көчле фантазиясе
белән башкаларны да янып эшләргә
ашкындырган тынгысыз җанлы Ш Усманов
Сизгер, таләпчән. югары зәвыклы тәнкыйтьче Г-
Гали.
Китапта Г Ибраһимов, М Җәлил. Ф. Кәрим, К
Нәҗми һәм башка әдипләрнең җанлы образлары
туа Сәер бер хис кичерәсең Ш. Усмановлар, Г
Ибраһимовлар яшәгән, иҗат иткән еллар
бүгенгедән шактый ерак, һәм серле, легендалар
белән өретелгән вакыйгаларга бай тарих булып
күзаллана. Ике арадагы якты идеаллар белән
тулы 20 еллар, коллективлашу чоры Бөек Ватан
сугышы, сугыштан соңгы авыр, бөек төзелешләр
дәвере шундый хис уяталар күрәсең Без ул
чорларны күз алдына тулырак китерү
максатыннан тарих китапларын актарабыз, архив
материалларына мөрәҗәгать игәбез Ә шул ук
вакытта бүгенге көндә дә актив иҗат белән янып
яшәүче өлкән әдибебез Афзал ага Шамов безгә
шул зур дәвернең— каты сугышлар, көрәшләр,
югалтулар, җиңүләр белән үткән дәвернең
шаһиты буларак җай гына сөйли.
Утлы еллар, дәһшәтле еллар, данлы еллар
һәрберсе гасырга тиңләштерерлек еллар Була
шундый әдипләр, алар барыннан да бигрәк
үзләре турында түгел, ә башкалар турында,
чордашлары — татар совет әдәбиятының алгы
сафында барган каләмдәшләре, Ватан өчен
барган сугышларда иңгә-иң торып көрәшкән, иҗат
иткән дуслары турында сөйлиләр, аларның
батырлыкларын чагылдырып калырга
тырышалар. Башкаларның уңышларына
сөенәләр, алар белән горурланалар, үзләре исә
шул шанлы вакыйгаларны сөйләүче, теркәп
баручы гади бер шаһит булыбрак калалар. Афзал
ага әнә шундыйлардан. Тыйнаклыкмы бу. яисә
авторның үзенчәлекле стилеме, һәрхәлдә безнең
әдәбиятта шактый күбәеп киткән мемуарчыларга
гыйбрәт тә. киная дә. үрнәк тә булырлык сыйфат.
Югыйсә, кайбер авторлар тәмам хисләнеп бетеп
балачак шуклыкларын — күрше бакчасына кыяр
чәлдерергә керү кебек вак-төяк хатирәчекләрен дә
укучыга сөйләүдән тайчанмыйлар. Кемгә- кемгә. ә
ике сугыш ветераны, татар совет әдәбиятының
башында торган, аны үстерүгә армый-талмый көч
куйган, татар журналистикасы тарихында беренче
булган «Яшь ленинчы» газетасының беренче
санын, аның беренче басма юлларын әзерләшкән
Афзал аганың укучыга әйтер сүзе бар.
Кызганычка каршы, китапта урын алган истәлек —
очерклар зур тормышның аерым сәхифәләре
генә әле Язучының укучыга сөйләрлек ха-
тирәләре. уртаклашырлык вакыйгалары күп дип
ышанасы килә, Хәлбуки, сүз уңаеннан телгә
алынган көндәлек дәфтәре, фронт блокнотлары
шуңа өметләндерәләр.
Бу җәһәттән, китапта бер нәрсә игътибарны
аеруча җәлеп итә — ул да булса, Бөек Ватан
сугышында катнашкан батыр татар кызлары
турындагы истәлекләр. «Меңнәрчә вә меңнәрчә
сугышчыларны үлемнән алып калган»
кызларыбыз турында, «кулларына корал тотып,
ирләр белән бер сафта тОрып. дошманга каршы
сугышкан каһарман кыз туганнарыбыз»
турында...
Белүебезчә, татар әдәбиятында бу тема
тиешле дәрәҗәдә яктыртыла алмады әле. Моның
җитди сәбәпләре дә бар әдәбиятта шактый көч,
тәҗрибә туплаган күп әдипләребезне шәхес
культы давылы йотты, күбесе Бөек Ватан
сугышында ил азатлыгы өчен башларын салды,
илгә исән-сау әйләнеп кайтканнарыннан да
күпмесенең сугыш яралары вакытсыз
гомерләрен чикләде Уйлана-саный башласаң
шактыйга җыелалар алар Ә утны-суны кичкән,
сугыш афәтен җилкәләрендә күтәргән
фронтовиклардан гайре тагын кем ул чор
турында сөйли алыр? Сугышны бары тик ишетеп,
укып, кинофильмнар аша гына күреп үскән буын-
мы? Белмим, андый язучы никадәрле генә
талантлы булмасын, әмма бөтен дәһшәтне йөрәге
аша үткәргән, чигенүләрнең ачы хәсрәтен
кичергән, җиңү шатлыгын татыган
голдат хәтле тоя да, сөйли дә алмастыр Бөек
Ватан сугышында катнашкан татар кызлары
турында бөтенләй язылмады дип әйтергә
җыенмыйм. Аз да язылмаган кебек Әмма бу тема
ничектер кубрәк мәхәббәт планында
яктыртылды, ә героинялар романтик буяулар
белән бизәп сурәтләнделәр. Солдат булып
сугышның бөтен авырлыгын ирләр белән бергә
күтәргән кызлар андый ясалма купшыландыруга
мохтаҗ түгелләр. Алариың уз тормышлары
соклангыч, биографияләре. батырлыклары тирән
ихтирамга лаек. А. Шамов «Танышларым белән
очрашу» исемле очеркын Бөек Ватан сугышында
һәлак булган татар кызларына багышлаган Очерк
битләреннән снайпер кызлар М Туктамышева. М
Вәлитоаа, командирын үз гәүдәсе белән каплап
һәлак булган санитарка Суфия Баязитова
образлары калка Әкияттәге «җиде кыз» кебек
җиде медицина хезмәте лейтенант Нәҗибә Аслам
кызы Кари- пова, Хәлимә Габдрахман кызы
Шаһиева, Әнисә Шәрәфетдин кызы Терегулоөа.
Суфия Закир кызы Баязитова, Хәзинә Фәсхетдин
кызы Фәсхетдинова, Хәтимә Исхакова, Әминә
Гариф кызы Уразгилдиева — алар һәм башка
күпләр, бик күпләр «бөтен көчләрен. белемнәрен,
сәләтләрен явыз дошманны җиңүгә
багышладылар, кеше җаны күтәрә алмаслык
авыр шартларда, ут. ялкын астында меңнәрчә
яралыларны үлемнән коткардылар,
дәваладылар, кирәк чакларда каннарын
бирделәр һем алар яңадан аякка баскач,
кулларына корал тотарлык хәлгә килгәч, аларны
якын туганнары шикелле ител иркәләп,
рухландырып, күңелләрен күтәреп, яңадан алгы
сафтагы окопларга озаттылар» һәрберсенең
исемен атап искә аласы иде алариың. Тыйнак һәм
гаярь сугышчы татар кызы образын мәңгеләште-
рәсе иде. «. алариың һәркайсы фронтта күрсәткән
патриотик хезмәтләре, хәрби батырлыклары
белән аерым әсәрләрнең, очеркларның,
поэмаларның каһарманнары булырга лаеклы»
Апторның егерме ел элек язган бу юллары бүген
дә актуаль яңгырыйлар, бүгенге татар язучылары
алдында торган мөһим мәсьәләләрнең
беренчеләреи- нән булып калалар
Афзал ага Шамовка, хәрби корреспондент
буларак, сугыш юлларында күп кешеләр белән
очрашырга, сөйләшергә туры килә. Аның
очеркларында гадәт и тормышта «йомшак
табигатьле, кызларча оялчан» булган, ә сугышта
курку белмәс баһадирга, фашист ерткычларына
мәрхәмәтсез кыю сугышчыга әверелгән
коммунист Исхак Закиров, батырлыгы белән
даны бетон дивизиягә мәгълүм лейтенант Шәриф
Героев, үзе һәлак булганнан соң да ротасына
«Шориповчылар ротасы» исеме бирелеп, рухы
белән, эше белән, батырлыгы белен яшәүче
исеме легендага әйләнгән командир Рахман
Шорипов. соңыннан Советлар Союзы Герое
исемене паек булган гаярь разведчик Фазылҗан
Әхмә- летдинов. дошман тылына үтеп кереп,
аның бронепоездын шартлаткан һәм берничә
күперен күккә очырган Мөнир Сәфәрмитов һәм
башкалар, тагын бик күпләр турында сөйләнелә.
Бу батырлыкларның чыганагы, нигезе кайда
икән дип уйланасың. «Егерменче елда»
очеркындагы аклар тарафыннан атылганда да
«Интернационал» җырлап үлгән курсантлардан
килә бу ныклык, патриотлык, фи- даилек.
Халкыбызның батыр уллары һәм кызлары белән
горурлану хисе кичерәсең, шул ук вакытта
күңелдә ачы моң да кала Шулай. Җиңү кеше
гомерләре бәрабәренә югалтулар, беркайчан да
онытылмаслык югалтулар бәрабәренә яуланды
Сугыш китергән «хәсрәт шәрабен соңгы тамчысы-
на чаклы эчкән тол хатыннар», сугыш китергән
кайгылардан коны саркып торган йөрәкләр
азмыни әле илдә. Киләчәккә ашкынган бер чорда
ул данлы да. хәсрәтле дә елларга хәтер әле тора-
тора кайтыр. Бөек Ватан сугышында һәлак булган
каһарманнарны искә алу исемнәрен
мәңгеләштерү буенча бүген нәрсәләр эшләнә*—
автор шуны уйлап борчыла Сугыш корбаннары
хакында мәгълүмат туплаудагы җитешсеэ-
лекләрне күреп фронтовик язучының җаны әрни
«Киләчәк буыннар моның өчен, бу
игътибарсызлыгыбыз, гамьсез легебез өчен
безне гафу итмәс» Җиңүнең ни бәрабәренә
яупануын бүгенге буын кешеләре дә. киләчәк
буыннар да белсеннәр, һәм белергә тиешләр дә!
Китапта күңел тетрәндергеч бер факт китерелә
«кечкенә генә Татар Әҗә- лөсе исемле авылдан
бертуган еч Яруллин һәлак булган,
Хәйруллиннар—дүртәү, ә ә Җамаловлар бишәү
һәлак булган! Барысы да бер ата. бер ана
балалары Бу юлларны укыган кешеләр,
онытмагыз, исегездә тотыгыз. Җамаловлар
бишәү булганнар Гара- фетдин, Низаметдин.
Хисаметдин. Ярхәметдин. Җәләлетдин исемле
егетләр!
Бу — зур тормыш мәктәбе узган өлкән
әдибебезнең үтенече дә. таләбе дә. наказы да
булып яңгырый
Була шундый шәхесләр, алариың гомере
кылган гамәлләре, бөтен язмышлары кайта- каита
уйландыра, сокландыра, тирән хермәт уята
Афзал ага Шамое узган юл да шундый авыр юл.
мактаулы юл һәрбер елы аерым сөйләүгә,
өйрәнүгә лаеклы матур гомер, сокландыргыч
гомер Күренекле татар әдибе, җәмәгать эшлек
лесе Афзал ага Шамов- ның фидакарь тормышы
яшь буынны янып яшәргә, бөек идеаллар өчен
куркусыз көрәшергә чакыра, матур киләчәк Өчен
җиң сызганып эшләргә өнди.