ШИГЫРЬЛӘР
«Оштарма» көе
Шәмсегаләм апа, син җырлаган Нинди матур көй ул, борынгы? Ничә еллар саклап килдең ничек Бу «Оштарма» дигән җырыңны?
Сәхнәләрдән элек җырланмаган. Бай йортларда түргә узмаган — Бу бит халык җыры, халык моңы, Күпме җырланса да, тузмаган
Кеше белән кайчак җыр да үлә, Кеше белән яши исәне Аз түгелдер картлар белән үлгән. Без белмәгән җырлар исәбе
Тагын кемнәр истә тота икән Халыкның бу моңлы гозерен? Җыр гомерен халык башласа да, Җырлар үлчи халык гомерен
Гармунчы карт сүзе
Гармун уйныйм, ә күңелдә сагышлы моң — Тиңсез көйләр ятим кала, нишләргә соң? Эшләдек тә, җырладык та кирәк чакта. Моңлы булдык, горур булдык туган якта. Туып-үскән, чәчеп-урган җиребез бар Җир йөзендә хур булмаслык җырыбыз бар. Саклый белдек иске көйләр хәзинәсен.
Беркем: «Илсез килмешәкләр сез».— димәсен Гомер үтә, картлар бетә, заман башка. Бу көйләрне белүче юк миннән башка. Гомер чиге якынлаша, яна йөрәк.
Әй, оланнар, сезгә дә бу көйләр кирәк!
Җырсыз, моңсыз, нәселсез һәм тарихсыз — тук Бәндәләрнең беркемгә дә кызыгы юк. Булмас аңа таянучы, булмас аның таянычы. Килми калмас сынык җанга хәтерсезлек аянычы. Кабатланмас көйләребез — хәзинәбез. Җырлый белсәк, беркемгә дә баш имәбез. Гармун уйныйм, ә күңелдә сагышлы моң — Бу гармунны кайсыгызга тапшырыйм соң?!
ё
Бөек хисләр, сөю йолдызлары
Очып йөри хыял күгендә.
Чынбарлыкта бер тамчы наз тапмый.
Эссе чүлдә калдым бүген дә.
Сакламадым кулымдагы кош баласын. Өметләнеп һавадагы торнага.
Ә кошчыгым мин: «Торна!»—дип аһ органда, Качып киткән, мине көтеп тормаган.
Әнә оча. аваз бирә матур торна.
Аста кала безнең яшьлек даласы.
Миннән качкан нәни кошчык — булган икән Чыпчык түгел, чып-чын торна баласы. .
Көйдем... Сөйдем. Ирештем. . Күкләргә менеп төштем.
Төштем сагыш җыярга, Кимеп күпме хыялга.
Җир болытлы, күк аяз.
Шулмы сөю? Шулмы наз?
Кая бәхет? Кая моң?
Гүргә иртә. Күккә соң...
Инде август. Әле һаман эссе. Ява бары йолдыз яңгыры. Җиргә төшә сөю йолдызлары, Үз-үзләрен юлда яндырып