Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕВОЛЮЦИОН СХОДКА


Дистәләрчә еллар дәвамында Совет Татарстаны сынлы сәнгать осталарының
берничә буыны мактаулы бурычны хәл итүдә — юлбашчыбыз В. И. Ленин образын
сынландыруда актив эшләп киләләр. Әйтергә кирәк, республика рәссамнары та
рафыннан әлеге җаваплы теманы, илебез тарихына караган мөһим сәхифәләрне
чагылдыруда байтак кына тормышчан сюжет һәм образлар иҗат ителде, традицияләр
хәзинәсе баетылды...
Татарстан ленинианасы. Ильичның яшьлегенә яисә татар халкының киләчәген хәл
итүдәге тарихи роленә мөрәҗәгать итеп. Ленин һәм Татарстан арасындагы тарихи
бәйләнешләрне сәнгать телендә калку итеп сурәтләде. Лениниананың шушы ике тармагы,
үсә һәм кристаллаша барып, татар халкы тарихындагы сыйнфый көрәш катламнарына
үтеп керә. СССР халыкларының туганнарча гаиләсендәге социаль һәм рухи үсеш
маякларына йөз тота: Н. Фешинның • В. И. Ленин портреты* (1918). Л Фәттаховның
•Ленинның ТАССРны төзү турын дагы Декретка кул куюы* (1950). В. Скобеевиың »Г.
Ибраһимов һәм М Вахитов Ленин янында» (1977); И. Зариповның «В И. Ленин» (1981)
картиналары һ. б.
.Кайнап торган Казан университеты. Сходка. Ульяновның революцион юлга аяк
басуы Харис Якуповның «Казан студентлары. 1887 ел» дигән ифрат зур пан носы белән
очрашканда, без әнә шул кайнар көннәр сулышын тоябыз. Әсәр авторның «Пролог»
исемле мәгълүм картинасындагы теманың үсеше рәвешендәрәк кабул ителә. Ләкин
биредә рәссам тагын бер мәсьәләне хәл итә: панно атаклы сходка булып узган акт лар
шлын бизәү өчен эшләнгән. Шушы бурычны үзәктә тотып. картина ерактан карау, ягъни
пространствоның вакыт агышы белән өртелгән тулаем бөтенлеген күзаллау
мөмкинлегенә корылган. Үзенең рухы белән ул монументаль. төсләр тәэссоратны
көчәйтүгә хезмәт итә. фреска һәм бизәкләр дивар сәнгате кануннары нигезендә уелган.
Бу хезмәт тарихи материалларны, архив кәгазьләрен, шул елларның фото -
рәсемнәрен өйрәнү, вакыйгада катнашучыларның кием үзенчәлекләреннән алып тантана
һәм мәһабәтлек билгесе итеп куелган люстрага хәтле барлык детальләрне җентекләп
үзләштерү нәтиҗәсе дә.
Композициянең алгы сызыгында — реакцион режим вәкилләрен, иске ка рашлы
укытучы һәм инспекторларны ике яклап кысрыклаучы студентларның тыгыз, тере
ташкыны. Ярсыган-әсәрләнгән йөзләр балкышы тамашачының игътибарын шушы агым
тирәнлегенә, вакыйганың идея кульминацион үзәгенә тартып ала. Капма-каршы көчләр
кисешкән урталыкта массаларның көч һәм ихтыярын үзендә туплаган Володя Ульянов
басып тора.
Картинаның киеренке сулышы, җанлы пантомима, ыгы-зыгылы атмосфера,
вертикаль шәмнәр һәм урындыкларның кырыс ритмга берләшүе, ал. кызыл, алтынсу,
яшькелт-зәңгәр төстәге җылы һәм ачык буяуларның шәмәхә кара төстә ге тоннар белән
чиратлашуы, яшьлекнең куәтен гәүдәләндерүче тере, эмоциональ бизәкләр,— болар
барысы да капма каршы багып торган көчләрнең килешмәү чәнлеген ассызыклауга
хез.мәт итә. Төп фик<-ри< гиперболы рәвешендә әйтергә тырышу картинадагы психологик
үткерлекне көчәйтүгә, каһарманнарның тор- мышчанлыгына зыян китерми, киресенчә,
аның сәнгатьчә яңгырашын көчәйтә.
X. Якуповның бу әсәре Татарстан сынлы сәнгатендә хаклы рәвештә күренекле урын
алып тора.