Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГАРИФ КАҺАРМАНЫ


усларның чираттагы очрашуы 1982 ел. Бу алариың күптәннән бирле дәвам итеп килгән
традицияләре Тик очрашучыларның саны ел саен кими бара табигый хәл. Очрашулар
гадәттә Иделдә, теплоходта үтә иде Монда запастагы подполковник К. С Абдраэаков,
партия работнигы һәм ветераны X. Д Эмиров, галим-педагог Т Рахмаева. хәрби врач
запастагы капитан А Ш Рамазанова. республиканың атказанган укытучысы М. Ш Маликова, халык
мәгарифе отличниклары Н М Шәрипова. Э Ш. Хеббиева. Е С. Иванова һәм башкалар Алар якташ-
лар— Урта һәм Түбән Идел төбәгендә туып үскәннәр, балачакта барысы да 1921—22 еллар ачлыгын
татыган, күбесе балалар йортында тәрбияләнгән, шунда башлангыч мәктәп бетергәннәр, үсмер
чакта бергәләп Саратов педагогия техникумында укып, укытучылык профессиясен үзләштергәннәр
Шуңа күрә, теплоход Саратовка якынлаша барган саен, үткәннәрне сагыну хисе арта бара,
«хәтерлисеңме, исеңдәме?- дигән сораулар ява. Еш кына сорауларның иң күп өлеше Шиһап абый
Рамазанов турында була Аның турында алдагы очрашуларда, аерым алганда 1973 елдагы йөздән
артык кеше катнашкай очрашуда да. сүз күп булган икән Шунда бу хөрмәтле укытучы, галим турында
хатирә булырлык әдәби әсәр кирәклеге турында теләк-карар да кабул ителгән булган
Саратов шәһәре минем өчен дә бик якын Саратов губернасы Новоузенск шәһәрендә хәрби
хезмәттә булдым, шәһәрнең үзендә яралардан дәваландым, ул Түбән Иделнең край үзәге булган
чакта, Сталинград вәкиле буларак, курсларда укыдым, өлкәсендә уку-укыту эшләрен оештыруда
катнаштым Шул юлда хәзерге юлдашларымның кай- берләренең аталары белән, шәһәрдәге һәм
урыннардагы работниклар белән таныштым Алар арасында Ш. Рамазанов аерым урын алып тора
иде. Унике көнлек очрашуда истәлекләр аз булмады. Минем хатирәләр ветеран яшендәге
юлдашларымның балалык чорына туры килгәнлектән, аларда тирән кызыксыну уятты Нәтиҗәдә
алар минем вакытлы матбугатта катнашуымны искә алып, хатирәләрне кәгазьгә төшерүне
үтенделәр Каршы килә алмадым. Үзем өчен дә якын булган кеше — Шиһап Рамазановның образы
чиксез күл кешеләрнең хәтерендә саклана, меңләгән укучылар аның дөреслекләре ярдәмендә туган
тел байлыгын үзләштерделәр Кечемнән һәм хәлемнән килгән кадәр тырышып шәхси хатирәләремне
яңартып, төрле кешеләрдәге материалларны һәм башка чыганакларны да ярдәмгә алып, шушы
язмамны укучылар хөкеменә тапшырам
Шиһап Алимович Рамазановның (1887—1948) биографиясе гадәти дип әйтергә мем кин һәм
гадәттән тыш дип тә Ул Саратов губернасы, Петровен өязе. Иске Карлыган авылында туа. Ата-анасы
— грамотасыз крестьяннар Шуның өчен алар балаларын укымышлы итүне беренче чиратка куялар
Беренче булып Шиһапны мәчет каршындагы мәктәпкә бирәләр Шунда киләчәктә галим булачак
Шиһапның белем алуы башлана һәм тәмамлана да Аспирантурага кадәр аңа уку йортларына кереп
укырга туры килми
Мулла-мунтагай, кулак һәм сәүдәгәрләр үзләренең балаларын зур шәһәрләргә, мәдрәсәләргә
укырга җибәрәләр Алим аганың улын читләргә җибәреп укытырга хәленнән килми, әлбәттә,
шунлыктан Шиһап ул белемнәрне үзлегеннән үзләштерергә карар кыла Китапларның иң күп өлеше
гарәп телендә була Моның эчен гарәп телен үзләштерә терки телләр нигезләре белен таныша Бара-
тора хәзрәт аны ярдәмчелектән коткарып укытучы (хәлфә) итеп билгели, авыл халкы аны мөгаллим
дип хөрмәтли Бу вакыт аңа 16 яшь тә тулмаган була. Шул ук вакытта Шиһап рус теле өйрәнүгә дә
кереше, күрше авыл рус укытучысының ярдәме аркасында. К Насыириның сүзлек һәм дәрес
леяләреннән файдаланып XIX йөздә туган прогрессив мәгърифәтчелек хәрәкәте идеяләре белән
таныша.
Россияне тетрәткән 1905 ел революциясе бу уңайдан да киң мөмкинлекләр ача Хәзер уку ана
телендә, ирләр һәм хатын-кызлар өчен гомуми булырга, туган телдәге мәктәптә рус толе дәресләре
кертергә вакыт җитте ләбаса дигән ялкынлы фикерләр аны чолгап ала. шул кеенчө яшь мөгаллим
лшке кереше Үзе ир балаларны укыта хатыны Сабира ханымны (Ш Рамазанов яшьли өйләнә) һәм
кыз туганы Мәргубәне балаларга
Д
грамота өйрәтерлек дәрәҗәдә хәзерли дә, Карлыганда бу якларда беренче булган кызлар мәктәбе
ача Хәтта зурларга да укырга-яэарга өйрәтә башлый.
Беренче рус революциясенең җиңелүе үзәкләрдән ерактагы татар авылына да барып җитә
Динче фанатиклар һәм башка реакцион көчләр яшь мөгаллимнең яңалыкларына, шул сәбәптән
хезмәт иясе халыклары арасында авторитет казануына күптән ачынып торалар иде хәзер үч алу
вакыты килде дип полициягә донослар яудыралар: «Рамазанов дин боза, яшьләрне аздыра,
падишаһ хәзрәтләренә каршылык күрсәтергә өнди»,— диләр Ахырда 1910 елда Рамазанов кулга
алына, төрмәгә ябыла Аннан чыкканнан соң да аңа мәктәпләрдә укытучылык итү тыела.
Материаль ягы авыр булу сәбәпле Ш Рамазанов берара әтисенең хуҗалыгында эшли һәм үзенең
туганнарын өйдә, хосусый рәвештә укыта Шуңа карамастан кара көчләр һаман тынычлана
алмыйлар. Мөгаллим 1912 елда яңадан кулга алына һәм Актүбә якларына сөргенгә җиб әрелә
Бәхетенә каршы анда татар мәктәпләрендә рус теле укытучыларга ярдәм курслары оештырылган
була, шунда кереп укый, яңадан укыту эшенә керешергә теләсә дә. рөхсәт бирелми.
Мин Шиһап ага белән 1917 елда таныштым. Ул болайрак килеп чыкты. Февраль
революциясеннән соң Новоузень өязендә халык мәгарифен оештыру эшенә уз инициативалары
белән ике кеше эшкә керешәләр Мәгъсум Шәрипов һәм Бәкер Яфаров. Өченче санап мине дә бу
эшкә тарттылар (ул вакытта мин шәһәр кырыендагы запас полк солдаты идем һәм бу эшкә полк
командиры рөхсәте белән кушылдым) Безнең теләкләр зур, максатлар изге, омтылыш чиксез, тик
реаль шартлар гына юк дәрәҗәсендә иде Өязнең күп сандагы татар авылларының берсендә
Сафаркада (русчасы Сафаровка) яшәгән рус-татар мәктәбе генә земство карамагында иде Хәзер
башка авылларда да мәктәп ачу, аларны һәм моңа кадәр булганнарның материаль ягын яхшырту
өчен земство челтәренә кертү бурычы килеп туды. Эш катлаулы. Минем иптәшләрем бу эшкә ул
вакытта Узень мәктәбендә укыткан Шиһап Рамазановны да тартырга кирәк дип табалар Шул ва-
кытта мин алардан ул авылда тирә-юньдә дан тоткан җәдит мәктәбе барлыгын белдем Мәктәп
заманга күрә яхшы программа нигезендә эшли, татар һәм рус телләрендә укучыларга шактый
төпле белем бирә, укытучысы бөтен губернада иң хәзерлекле кеше Тиз арада Ш Рамазанов
Новоузеиск шәһәренә килеп тә җитә. Миңа, фәкать авыл мәктәбендә сигез ел гомер үткәргән,
укытучымнан башка укымышлы кеше белән аралашмаган кешегә яңа шартларда бар әйбер дә
гаҗәп тоела. Бигрәк тә иптәшләремнең укымышлы, белемгә бай. сүзгә оста, «казан» телендә ягьни
татар әдәби телендә җыйнак кына, аңлаешлы итеп, фикер-уиларын тыңлаучыга җиткерә белүләре
— барысы да минем өчен күрелмәгән, хәйран калдырырлык күренешләр Өстәвенә Мәгъсум шул
ук осталыкта русча да аңлаша, аралаша.
Ә Бәкер Яфаров атаклы татар мәдрәсәсе «Галия»дә (Уфа шәһәрендә) укыганнан соң Беренче
Бөтендөнья сугышына кадәр Петербург мәдрәсәсендә тел-әдәбият укыткан. Сугыш вакытында
армиягә алына, икебез дә бер полкка туры килгәнбез, шунда беренче танышу да.
Ш. Рамазанов килгәч, «инициатив группаоның (без үзебезне шулай дип атый идек) эшләре
гаять дәрәҗәдә активлашып китте. Иптәшләрем өчесе дә тәҗрибәле кешеләр, кем белән
очрашырга, ничек сөйләшергә, нинди документлар хәзерләргә икәнен яхшы беләләр иде. Миңа
секретарьлык вазифасы йөкләнде Алдагы иптәшләремә ияләшеп җиткән идем инде, ә танышмас
борын, югары бәя алган укытучы Ш Рамазанов белән сөйләшергә, якыннан аралашырга тартынып
иөри идем. Көннәрдән бер көнне ниндидер документны күчергәндә
— Шиһап әфәнде! Менә бу сүзне аңлап җитә алмыйм, ничек укырга!— дип сүз башларга
батырлыгым җитте.
— Габдрахман иптәш, мине әфәнде итеп санавыгыз урынсыз. Мин крестьян баласы, үзем
дә җирдән аерылганым юк, кыш көннәрендә балалар укытам, җәй көне ирле- хатынлы икәүләп
әтиемнең хуҗалыгында эшлибез Безнең гаилә зур, ярдәм кирәк,— диде
Авыл шартларында олырак балаларның ярдәмче булулары миңа таныш, ләкин Рамазанов бу
ярдәмнең икенче, миңа билгеле булмаган ягын да ачыклады: ул заман татар укытучысы - кыш
көннәрендә укыткан чакта гына сөйләшкән күләмдә хезмәт хакы ала, җәй көне исә теләсә ничек
тамагын туйдырырга мәҗбүр иде
Әйтмәсәм дә аңлашыла, үзем өчен зур дәрәҗә иясе кешегә минем шикелле малай- шалай
диярлек, ярым-йорты белемле кеше ничек итеп иптәш булсын ди инде! Ул вакытта бу сүз гадәткә
кермәгән иде әле Шиһап абый, минем уйларны сизгәндәй, сөйләшүне дәвам иттерә һәм тиз арада
үземә сиздермичә, минем соң дәрәҗәдә кыска биографиямне дә сөзеп чыгара
— Минем күзәтү һәм аңлавымча, сез сәләтле егет, әдәбият һәм матбугат белән таныш
булуыгыз шиксез. Китап һәркемнең белемен баета, ләкин системалы рәвештә уку кирәк, югыйсә,
зиһен юк-бар хәбәрләр белән тула, тулаем белем барлыкка килми,— диде ул.
Танылган укытучының дусларча, яшь, белем Һәм дәрәҗә аермасын сиздермичә, тигез санал
сөйләшүе сәбәпле минем тартынучанлык ничектер таркалгандай булды, үзем да сораулар куярга,
системалы уку турында тулырак аңлатуны үтенергә җөрьәт итә алдым Жаваплар. табигый, тулы
һәм файдалы булды Сүз азагында ул
— Тагы менә нәрсә, безнең формаль образование дә, башлангыч практика да бер тесле
Омтылышыгызга зарар китермәсәгез, киләчәктә белемле, бәлки алдынгы да. укытучы булырсыз
дип емет сакларга нигез бар, хәтта миндә ышаныч та туды,— дип, сөйләшүне очлады
Бу гәпләшү беренче иде, бәхеткә каршы, дәвамы 20 елга сузылды, якын иптәшлек, самими
дуслык тойгылары тууга сәбәп булды Бергә миләргә туры килмәде, ләкин язышу- күрешүләр
езелмәде Бигрәк тә 1934—37 елларда еш очраштык — ул Казан пединститутында. мин дә шул
чакларда Татарстанда Алабуга ледучилищесендә эшли идем
1917 ел уртасындагы хәлләргә кайтыйк. Земство белән сейлешүләр аз нәтиҗә бирде Бәкер
Яфаров татар мәктәпләре инструкторы итеп билгеләнде, мәктәп земство челтәренә кертелде Бар
кадәр мәктәпләрне челтәргә кабул итү. яңаларын ачу мәсьәләсендә җиңеп чыга алмаслык киртәләр
корды земство. Ш. Рамазаноеның фикеренме, земствоның стеналары калын, чиновникларының
тиресе аннан да калын, һәм аларны тишеп чыга алырлык аргумент булып бары тик төрле
җыелышларның карарлары гына булачак. Озын сүзнең кыскасы, хәзерлекләр күреп, укытучылар
һәм меселманнар съезды оештырылды Бу съездларда теп докладлар белән Ш Рамазанов чыгыш
ясады һем карарлар да аның редакциясеннән ерак китмичә кабул ителде Йомгаклап әйткәндә, алар
түбәндәгеләрдән гыйбарәт
1. Уку-укыту ирләр һәм хатын-кызлар өчен гомуми булыр
2 Мәктәптә уку-укыту билгеле рәвештә фәнни программа нигезендә ана телендә алып барылырга
һәм дөньяви булырга тиеш.
3 Башлангыч сыйныфларда ук рус теле укытылыр
4 һәр авылда хәзердән үк башлангыч мәктәпләр ачылырга тиеш, бар кадер укытучыларның
белемнәрен тирәнәйтү һәм яңадан укытучылар хәзерләү курслары оештырырга
Хәзерге күзлектән караганда бу карарлар злементарь булып күренергә мөмкин, ләкин моның
1917 елда булуын онытмаска кирәк Меселманнар съезды дип аталган җыелышта бу карарларга да
каршы торучылар табылды Иске фикерле делегатларны ачуландырган әйбер — хатын-кызларны
укыту һәм укуның дөньяви булуы. «Нигә кирәге бар сезнең аба-табаларыгыэның! Өйрәтегез
балаларны каләме шериф укырга, намаз- нияз тирәсен төплерәк белергә, дога-сүрәләр
үзләштерергә кирәк, шул безгә җитә, артыгы кирәкми Ә хатыннарга уку нигә кирәк! Аларның эше —
«эне кайда, җеп шундаь, «ире ни кушар, шуны эшләр»,— дип кычкыручылар да табылды Алдан
хәзерлек күрү үзен аклады, җыелышлар нәтиҗәсез булмады земство да йомшарырга мәҗбүр булды
Шул елның көзендә бетен татар авылларында ир һем кыз балалар өчен мәктәпләр ачылды Билгеле,
бу мәктәпләр барысы да 1918 ел башында совет мәктәбенә әверелделәр Тик чамаланган рәвештә
укытучылар курслары оештырып булмады Шулай да Ш Рамазанов бу эшне үз естеиә алды һәм
Узень авылында бер айлык курслар ачуга иреште Бу эшкә һичкем бер тиен акча түләмәде, һәркем
үзе белгәнче торак тапты, ашау-эчү ягын кайгыртты. Курсантларны тартуда һәм башка оештыру
эшләрендә М. Ше- рипоә һәм олырак яшьтәге укытучы Солтан Абдраэаков ярдәм күрсәттеләр
Курсантларның күпчелеге Ш. Рамазанов мәктәбендә укыган үсмерләр, арада Мәргубе Рәмазаноәә-
да укыган берничә кыз да бар Бәкер Яфаров инструктор сыйфатында курсантларның составы,
курсларның эше белән танышканнан соң, эшнең куелышы югары дәрәҗәдә дип таба, үзе дә хәзерге
татар әдәби теле темасына лекцияләр укый Программа Ш Рамазанов тарафыннан тезелгән иде
лекцияләрнең иң күп өлешен ул үзе укый.
Самара губернасындагы башлангыч мәктәпләрнең иң күренеклесе һәм ■ арам тарлысы Узень
мәктәбе иде Аның барлыкка килүен очраклы күренеш дип әйтергә була Зур гына, яхшы тормышлы
бу авылда меңләгән дисәтинә җир хуҗасы Йосыф байның улы Жәлал үзенең һәм туганнарының
балаларын рәтлә тәрбияләү максаты белән үз хисабына мәктәп бинасы салдыра Заманына күрә
җиһазлап күргәзмә материаллар белен тәэмин итә дә, «Кирәгенчә тырышып укыт» дип мөгаллим
ихтыярына тапшыра Бәхеткә каршы, мөгаллим булып Шиһап Рамазанов чакырыла Желал мәктәпне
хосусый, ягъни «чәстиав домашняя школа» исемендә рәсми рәвештә формаль ныгытып та куя
Мәктәпкә муллалар якын да җибәрелми, бай кешенең хосусый мектәбене полиция дә борын тыга
алмын Сөргеннәрне татып, сөйгән эшеннән аерылып торган мөгаллим биредә билгеле дәрәҗәдә
иркенлек сизә һәм уку-укыту эшләренә кайбер үзгәрешләр кертергә мәм- имилек таба Мәктәп
бинасы архитектура ягыннан күзгә бәрелерлек түгел Әмма анда ул вакытта табылган әсбапларның
барысы да бар, хәтта глобус та Жиһаэларның иң әһәмият лесе кара класс тактасы һәм .партал ар.
Керен исемендә «әргән бу сибәр
партаның пародиясе булса да, укучылар һәм укытучылар үзләрен бәхеткә ирешкән дип саныйлар,
чөнки кадими мәктәптә мондый әйберләрнең исе дә юк
Ш Рамазанов мәктәп өчен программаны рус башлангыч мәктәпләре программасы нигезендә
үзе төзи, шул мәктәпләрдә булган бөтен фәннәр керә. Фән буларак, ана теле һәм рус теле өйрәтелә
Гарәп теле исә укытылмый Ш Рамазанов укытуның сыйфатын яхшырту йөзеннән күрше рус
авыллары укытучылары белән таныша һәм аралаша, бергәләп. бер-беренең дәресләрендә
булалар, фикер алышалар Берничә һәм төрле-төрле класслы мәктәптә бердәнбер укытучының
бөтен фәннәрне укытуы ни дәрәҗәдә катлаулы икәнен, күпме көч һәм вакыт алуын күз алдына
китерү авыр эш түгел. Шуның өстенә ул үзенең белемен үстерү эшен дә читкә куймый, иҗат белән
дә шөгыльләнә, шушы дүрт ел эчендә матбугатта унлап мәкалә бастырып чыгара, хәбәрләр,
фельетоннар, хикәяләр яза. Кыскасы, мөмкинлек булгач, тәне-җаны белән, көнне төнгә ялгап эшли
Шул көенчә үрнәк булырлык, бөтен губернага даны таралган мәктәпне Октябрьгә кадәр җиткереп
совет мәктәбенә әверелдерә
Октябрьдән соң. беренче елында ук ярдәмчеләр килә, укытучылар саны унбергә җитә, тик Ш.
Рамазановның эшләре кимеми: ул укытучыларны укыта башлый һәм алар кыш буена бер еллык
педагогик курсларның программасын үзләштерәләр. Табигы^ бу эш тә түләүсез, бушлай эшләнә.
Югарыда күрсәтелгән шартлар Рамазановка интен» сив һәм чагыштырмача тыныч эшләргә ирек
бирде Ләкин җиңеллек китерде дип әй fed булмый. Чөнки көрәш тукталмый, дәвам итә. Полиция
күзәтүе — баш өстендәге кара болыт — революциядән соң гына тарала.
1918 елның көзендә Ш Рамазанов туган иле Петровск өязенә кайта. Ул монда яң), көч белән
яңадан совет идарәләре сафында халык мәгарифе эшләренә чума. Хезмәт нәтиҗәсез калмый һәм
губерна җитәкчеләре тарафыннан тиешенчә бәя ала. Ахырда Саратов губернасы мәгариф бүлеге
аны Саратовка чакыртып ала. Аңа киң күләмдә татар мәктәпләре өчен укытучылар хәзерләү, булган
укытучыларның белемнәрен камилләштерү эше тапшырыла. Башта бу эш шәһәрдә яшәгән рус
педтехникумы каршында бүлек рәвешендә башлана, соңрак аерым татар педтехникумы
оештырыла, һәр ике очракта җитәкчелек Ш Рамазанов өлешенә төшә Бу эштә аның оештыручылык
таланты тагын да киң колач җәя
1932 елда Түбән Идел партия крайкомы һәм крайның халык мәгарифе б үлеге Казан
пединституты каршындагы аспирантурага керү өчен аңа командировка бирә.
Шиһап ага Казанга килгәндә шактый танылган мәгариф эшлеклесе иде. Аны Казан
пединститутының тел белеме кафедрасы каршындагы аспирантурага кабул итәләр һәм шул ук
вакытта кафедрада укытучы итеп тә билгелиләр. Аспирантураны уңышлы төгәлләгәч ул институт
кафедрасында фәнни тикшерүләр алып бара. Аңар филология фәннәре кандидаты һәм доцент
дәрәҗәләре дә фәнни казанышларының әһәмиятен, практикага ашырылуын игътибарга алып,
диссертация якламыйча бирелә.
Гомумән алганда, аның Казандагы гомере пединститутка бирелә, фәкать соңгы алты ел
(институтта лекцияләр белән өзелмичә) СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов
исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтында һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт
университетында үтә; тулаем алганда 61 еллык гомеренең 45 елы уку-укыту эшләренә, педагогик
кадрлар хәзерләүгә багышлана.
Миңа Шиһап Алимовнчның дәресләрендә утырырга, лекцияләрен тыңларга туры килмәде
Шулай да очрашу-күрешүләр, телдән тыңланган киңәшләр, басылган әсәрләренең күпчелеге белән
якыннан танышлык аны остазларымның берсе дип атарга хокук бирә. Миңа да, авыл мәктәбендә
сигез ел укыгач, Шиһап абый шикелле, укытучы ярдәмчесе, аннан хәлфә булып эш башларга туры
килде. Армиядә булу, совет төзелешендә актив катнашу һәм башка сәбәпләр югары уку йортларына
кереп укырга урын калдырмады. Урта мәктәп күләмендә үз өстемдә эшләп экстерн имтихан тоттым.
Казан пединститутында тел-тарих факультетында читтән торып укыдым. Остазымның беренче
күрешүләрдә уянган өметен акларга тырыштым, башта татар балаларын ана телендә укыттым,
аннан соң 30 елга якын рус теле һәм әдәбияты укытып, укытучы кадрлар хәзерләүдә актив хезмәт
күрсәттем Аннан Горький шәһәре университетының тарих-филология факультеты студентларын
гарәп язуы белән таныштырып, укырга-язарга өйрәттем. Өлкән яшьтә булуыма карамастан,
җәмәгать эшләренә катнашудан һаман да туктаганым юк.
Юл ярыл баручылар өлешенә авырлыклар күбрәк төшә: безнең буын кешеләренә корал
тотып, совет властен якларга, ныгытырга ачлык, тиф һәм наданлык белән көрәшергә туры килде
Исән калганнарыбызга бездән соң килгән буыннарның социалистик илне явыз дошман һөҗүменнән
саклап, производствода, культурада, фән өлкәсендә югары уңышларга ирешүен күреп шатланырга
насыйп булды
Габдрахман ӘБУБӘКЕРОВ,
Горький шәһәре, 1984 ел.