Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮРЕНЕКЛЕ ӘДИП, ГАЛИМ ҺӘМ ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ


Инде хәбәр иткәнебезчә, быел язын илебезнең башкаласы Мәскәүдә, язучыларның А А
Фадеев исемендәге Үзәк йортында татар халкының күренекле улы, әдип, галим һәм
җәмәгать эшлеклесе Галияиран Ибраһимовның тууына 100 ел тулуга багышланган зур
әдәби кичә булган иде Анда ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче
урынбасары профессор М X Хәсәнов Г Ибраһимовның әшчәнлеге турында доклад сөйләде
Кичәдә илебезнең танылган язучылары, тугандаш республикалардан килгән кунаклар—
СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре Ю И Суровцев, РСФСР Язучылар союзы идарәсе
секретаре, «Литературная Россия» газетасы баш редакторы М М Колосов, украин
язучысы В Г Гримич, Узбәкстанның Хәмзә исемендәге дәүләт премиясе лауреаты прозаик П
К Кадыйров, Казахстан Язучылар союзы идарәсе секретаре К К Торсынколов, Башкортстан
Язучылар союзы идарәсе председателе драматург Ә М Мирзаһитов чыгыш ясады
ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Т А Миңнуллин йомгаклау сүзе белән
чыкты
Түбәндә шушы кичәдәге чыгышлар нигезендә авторлар тарафыннан журнал өчен
махсус әзерләнгән материаллар тәкъдим ителә.
Юрий Суровцев
Галимҗан Ибраһимовны без хаклы рәвештә күпмилләтле совет әдәбиятына нигез
салучылар сафында күрәбез Әйе, бер татар әдәбиятының гына түгел — бөтен ил әдәбия-
тының. тагын да тулырак итеп әйтсәк — күпмилләтле совет социалистик культурасының
чишмә башында торган беренчеләрнең берсе ул
Беренчеләр' Дикъкать итик әле бу төшенчәгә Сүз бит яңа культураның асылын бил-
геләүдә турыдан-туры. һәрьяклап катнашкан, эзлекле рәвештә нигез ташларын салышкан
шәхесләр турында бара Нәкъ шул чорда культурабызның киләчәге билгеләнә — 20 нче. 30
нчы елларда сугыштан соңгы дәвердә ачылып китәсе яралгылары формалаша Бүгенге көндә
дә тормышыбызның бөтен рухы, халәте культура өлкәсендә революцион борылыш булган ул
елларның тәҗрибәсенә илтифатлы булуны таләп итә
Әйе Галимҗан Ибраһимов яшәгән чор—вакыт исәбен Бөек революция таңыннан
хисаплый башлаган кискен социаль һәм милли яңарышлар заманы
Ул заманның тарихи бурычлары безнең хәзерге көнебез, үзгәртеп кору һәм яңарыш
процессы куйган бурычларга охшамаган Әмма социалистик илебезнең, яңа культураның нигез
ташларын салучылар алдында баш июебез аларның үткәндәге хезмәтен яд итү яки гади
итагатьлелек билгесе генә түгел Бу — шәкертләрнең остазларына, дәвамчыларның алдан юл
ярып баручыларга хөрмәт һәм рәхмәт хисе. Аларның хезмәт сабагы, рух сабагы безнең
бүгенге бурычларыбызны хәл иткәндә дә бик кирәкле, бик актуаль
Г Ибраһимов мирасының иҗтимагый һәм тарихи-әдәби әһәмияте турында кызыклы
хезмәтләр язылган Мин исә татар халкының зур улы. -татар Горькие- булган бу шәхесне
беренче чиратта шул еабак-гыйбрәт җәһәтеннән искә алыр идем
Сүз. чыннан да. кеше буларак бик үзенчәлекле, якты, зур шәхес турында бара Аңарда үз
чоры шул чорның казанышлары һәм офыклары чагыла икән, бу — котылгысыз хәл Әмма
Ибраһимов шәхесе, беренче. Горький кузгаткан дулкындагы башка бөек язучыларыбыз кебек
үк (-бөек- сүзеннән курыкмыйк1). узган заманга — яшәгән гомер иткән елларына гына сыеп
кала алмый Ул бүген дә тере, бүген дә хәрәкәттә Иҗаты үрнәге белән арабызда яши
Г Ибраһимовның өч сабагын аерып алып әйтәсем килә
Ии әүвәл — халыкчанлык сабагы Юк. бу — социаль-сыйнфый эчтәлекне бер читка кагыл
ута патриот булып уйнаучы, адым саен -халкым* дип лаф оручы ябышкак «халыкчанлык- түгел Бу
— асыл сыйфатлары һәм максаты белән социалистик яна тип халыкчанлык; монда үз халкыңа,
милли культураңа ихлас мәхәббәт белән интернациональ хис, гомумкешелек дәрәҗәсендәге
карашлар бергә кушыла -Безгә фәкать үз кабыгыбызга бикләнеп калырга момкин түгел Безгә
гакыл вә фикеребезне гомумкешелек офыгына таба юнәлдерергә — татар әдәбиятыннан үтеп,
ботенденья әдәбиятының тарихи агымнары белән дә танышырга лазем булачак-
• Казакъ кызы* һәм -Безнең көннәр» авторы, татар дөньясына дөнья мәдәнияты
киңлекләренә чыгу. Байроннан алып Фозулигәчә киңлекләрне иңләү, рус классикларыннан
өйрәнү хаҗәтен йөрәк каны белән язган Г Ибраһимов нәкъ менә бүгенге аңлавыбызча. заманыбыз
рухында халыкчан Ул безнең барыбызны да шәхес камиллегенең бер сыйфаты, рух хезмәтенең
бик мөһим мәгънәсе буларак халыкчанлыкка өйрәтә
Г Ибраһимов — Владимир Ильич Ленин тарафыннан Партия оешмасы һәм партия ле
әдәбият» исемле хезмәтендә үк. яңа әдәбият кадрлары турындагы атаклы фикер рәвешендә,
алдан әйтеп куелган һәм -бишенче елны уянган - фидаиләрнен берсе Социализм идеясе һәм
хеЗмәт ияләренә теләктәшлек — шушы аерылгысыз бердәмлек Г Ибраһимовның күпмилләтле
совет әдәбиятына нигез салышкан башка әдипләрнең тормыш һәм көрәш нигезе булып тора
Әлеге бердәмлек аларның һәркайсында үзенчә чагыла әйтик, Айни — Упитка, Хәмзә — Коласка
охшамаган, әмма нигез бер. нигез уртак
Хәзер менә «социализмны күбрәк, демократияне күбрәк* дибез икән бу бит әдәбиятыбызга
да турыдан-туры кагыла үсә баручы камилләшә баручы социализм идеяләре нигезендә —
демократик теләктәшлек, демократик хисләр'
Икенче сабак язучы Ибраһимовның, политик Ибраһимовның. тарихчы Ибраһимовның—
кыскасы, философиядә дә. сәнгатьтә дә. тел яисә музыка гыйльмендә дә үзенең карашлар
системасы булган, шуңа да карамастан үзенең белгәнен әле дә җитәрлек түгел дип санаган
энциклопедист Ибраһимовның искиткеч караш киңлеге Әдип һәм журналист. галим һәм дәүләт
эшлеклесе буларак та. гаять бай мәгълүматлы зәвыклы кеше буларак та. ул гомере буе үсүдән,
камилләшүдән туктамаган
- Хәзер инде энциклопедистлар заманы узды, безнең гасыр — бер тармакта басылып эшләү,
дифференциацияләшү дәвере, дигәнне еш ишетергә туры килә Ләкин, беренче дән, бу әле —
тараю, тарлык дигән сүз түгел, ә икенчедән, без яшәгән чор донья ны күпкырлы һәм бербөтен
итеп, иңләп күрүне дә таләп ит;> Психологик яктан нәкъ ме нә Ибраһимов замандашлары
ниндидер бер өлкәдә -үз коеңны гына казу* күренешен ) ничек тә булса аңлата алырлар иде
Бәхеткә каршы, әдәбиятыбызга, яна культурабызга кигез салучылар, максатларына гаять
тугрылыклы булган хәлдә чикләнеп калмаганнар, гаҗәп киң сфераларны колачларга омтылганнар
Чөнки аларның карашы үз дәверләрен узып, бик еракка төбәлгән булган
Бүген дә безгә нәкъ менә дөньяга карашы киң. кызыксынулары чәчелеп китми торган бер
көлтәгә бәйләнгән, тормышны яхшы белә һәм аның күпкырлы берботенлеген тирәнтен аңлый
торган язучыЯар кирәк. Алар — иртәгәге көнгә юл салып баручылар Иллюзияләргә,
төшенкелеккә, куркаклыкка бирелми торган намуслы реализм язучылары кирәк безгә Аларның
кояшны яхшы тоюлары кирәк, югыйсә тормышыбызны ямьле' рәк итү юлларын күрү кыен булачак
Ул кояш Г Ибраһимов прозасында мәсәлән -Тирән тамырлар»ында. даими мотив-сөземтә булып
бара 1Ә15 елгы бер мәкаләсендә ул • гакыл вә фикеребезне бәни адәм кешелек дөньясы кояшы
белән яктыртырга- чакыру булып та күренә
НиҺаятьгТ Ибраһимовның тагын бер сабагы Бу — фидакарьләрчә куркусыз рәвештә
чынлыкны эзләү. шул юлда яну Галимлегеннән килә әлеге сыйфат дип әйтергә момкин Ләкин ул
гына җитми Ибраһимов язучы, сәясәт эчендәге большевик буларак та чынлыкны эзли Бу аның
ныклап формалашкан табигый шәхес сыйфаты Куркусыз дигән сүзне дә мин басым ясап әйт-эм
Шул сыйфат аны Колчак тылына алып нитә Мил- лэ*челәр белән дәвамлы, ныклы бәхәскә тарта
Әнә. 1У17 елда. Милли Шура корылтаендагы кебек Күзгә күренерлек җиңүгә ирешү мөмкинлеге
алдан ук киселгән э ул бары бер бара Һәм интернационализм ягына тарафдарлар яулап кайта
Шул куркусыздыгы аркасында ул Кырым санаторие -тоткыны-инан элеккечә үк мәгариф
өлкәсенең актив хезмәткәрен » социалистик культураның актив төзүчесенә әверелә Үзенә гаять
таләпчән кулъязмаларын тагын да камилләштерүдән туймаган әдип булып кала'
Bv яну куркусызлык яктысы язучы шәхесенең нурлары аның яраткан персонажларына
Ибраһимов прозасының кешелекле, хор күңелле армый-талмый эаләнүчән. горур һәм кыю холык-
фнгыльле геройларына күчеп калган
Бүгенге прозабыз, шул исәптән татар прозасы да. шактый озын үсеш юлы үтте
Ибраһнмонлар заманында булмаган сыйфатлар белән баеды Ләкин XVII гасырның б« -р
канатлы сүзен онытмыйк (аны Ньютон белән Маркс та кабатларга яраткан) безнең ерактан
күрүебез — алыплар җилкәсенә менеп басканга күрә.
Безне күтәргән алыплар арасында Галимҗан Ибраһимов та бар
Михаил Колосов
Татар халкы талантларга гаҗәп бай Әле генә татар халкының беек уллары, күп милләтле
зур гаиләбезнең горурлыгы булган Тукай һәм Җәлил бәйрәмнәрен билгеләп үткән идек Инде
бүген энциклопедик белем һәм талант иясен, чын мәгънәсендә Яңарыш чорына лаеклы шәхес
— әдип галим, революционер Галимҗан Ибраһимовның 100 еллыгына җыелдык
Г Ибраһимов гади язучы гына түгел, ул — хәзерге заман татар әдәбиятының башында
торучы, аңа нигез салучы да
Нигез салу гомумән гадәти нәрсә түгел, әдәбияты гасырлар тирәнлегенә тоташкан халык
вәкиленә исә — бигрәк тә Ченки бу очракта үзеңә кадәр хасил ителгән барлык культура
хәзинәсен үзләштерергә һәм аны үз талантың белән баетырга кирәк Сан ягыннан ишәйтү әле
бер хәл. әлегечә тиңе булмаган, дәверләр карашын үзгәртерлек яңалык алып килү’ таләп
ителә
Галимҗан Ибраһимов әнә шундый юл уза һәм үз иҗаты белән халкын яңа биеклеккә
күтәрә, аңа юл ача
Ибраһимовның тормышы шундый бай. тыгыз эчтәлекле, күпкырлы, эшлекле һә м нә-
тиҗәле ки. ирексездән гаҗәпкә каласың: ничек боларның барысын да эшләп өлгергән ул. ничек
вйкыт җиткергән Аның эшен, тормышын биш. ун кешегә бүлеп бирсәң дә алар- ның һәркайсы
үзенчәлекле шәхес кенә түгел, ә зур йолдыз, мәшһүр язучы яки галим, яисә дәүләт эшлеклесе
булыр иде шикелле
Илле еллык гомер- эчендә Г Ибраһимовның әдәби хезмәтләре генә дә 700 ләп табакка
җыела дүрт роман, оч повесть, дистәләгән хикәяләр, пьеса Ул революцион хәрәкәт тарихына
әдәбият гыйльме һәм тарихы, эстетика һәм тел гыйльменә караган 12 фәнни китап бастырган,
350 ләп теоретик, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләсе язган Тел һәм әдәбият буенча
дистәдән артык дәреслек авторы да — Ибраһимов
Ә бит ул кабинетта бикләнеп утыручы -кәгазь корты» булмаган, йөргән юлларын картадан
гына карасаң да баш әйләнерлек Казан. Киев. Оренбург. Уфа. Кавказ, янә Казан. янә Киев.
Мәскәү. Петроград. Одесса. Ялта. Керчь. Сухуми. Сембер, Красноуфим. Екатеринбург. Төмән.
Ишим Курган һ б җирләр Болар бит туристик сәяхәттә күргән калалар түгел — аларда ул
укыган, эшләгән, партиянең катлаулы йомышларын үтәгән. Аның революцион эшчәнлеге
тулысынча актив эчтәлекле һәм шуңа күрә хәтәр борылышлар белән тулы Дошман тылында
партия кушкан бер эшне башкарып чыгу гына да ни тора Ул гомерен кыл өстенә куеп. Колчак
гаскәренең тылында йори. әмма бурычын уңышлы үти һәм бай разведка мәгълүматлары алып
кайта
Ә Татарстанда һәм Башкортстанда совет власте урнашу чорында Ибраһимов нинди
катлаулы һәм гаять мөһим эш алып бара' Буржуаз милләтчеләр, мөселман реакционер лары
белән корәш аннары революция һәм гражданнар сугышыннан соң. әдәбият, фән һәм мәгариф
өлкәсендә киң колач белән, ару-талуны белми эшләү Халыкның яңа тормышындагы бер генә
әһәмиятле чара да Ибраһимовның актив катнашлыгыннан башка узмый туган тел сафлыгы
өчен көрәшме ул. татар язуы реформасымы Ибраһимов — РСФСР Художество фәннәре
Академиясенең хакыйкый әгъзасы Аның бөтен эшләрен, хезмәтләрен санап бетерү дә бик
кыен Тикмәгә генә. 1928 елда. ВЦИКның М И Калинин кул куйган Карары нигезендә. Г
Ибраһимовка Хезмәт батыры исеме бирелмәгәндер
Шул ук вәкытта Ибраһимовның милли культура, әдәбият һәм фән өлкәсендәге эш-
чәнлегендә зур интернационалист булуын аерым басым ясап әйтәсе килә Бөек кешеләр гә
һичкайчан да тәкәббер шовинизм, тар милләтчелек чире йокмаган, алар һәрвакыт чын
интернационализм биеклегендә кала алганнар
Галимҗан Ибраһимовтагы интернационализм, минемчә, татар халкының киң күңелле
табигатеннән килә Беренче тапкыр Совет әдәбияты көннәрендә Татарстан туфрагына аяк
баскач, бу төбәк үзенең интернациональ рухы белән, күп милләтле, бердәм хезмәт сөючән
халкы белән минем туган Донбассымны хәтерләтте
Казан — төрле милләт балаларын үз куенына сыендырган, бик күп бөек кешеләргә -
тормыш университетлары- булган. Ленин беренче революцион чыныгу алган шәһәр
Татарстанда Совет әдәбияты көннәре уздырылганнан соң инде берничә ел вакыт үткән,
ә аның гүзәл халкына булган җылы хисләр бездә әле дә сакланалар Ьәм алар җуелмас та
Гаҗәеп тыйнаклык һәм күңел юмартлыгы, башка халыкның үзенчәлегенә сак, ихтирамлы
мөнәсәбәт белән бергә үз халкыңның милли аң үсеше, иҗтимагый-тарихи урыны
белән хаклы рәвештә горурлану — татарларның менә шул сыйфатлары аеруча истә калды
Кыскасы мин татар халкының асылында интернациональ колачны тойдым Г Ибраһимов
юбилее көннәрендә —.аның үз хезмәтләрен, аның турында төрле истәлекләр мәкаләләр
укыганда да мин шул тәэсирләрне искә төшердем Моннан житмеш-сиксән ел элек булган
хәлләрне күз алдыннан кичергәндә нигезен Ибраһимовлар салышкан бүгенге Татарстан күз
алдыма килде Ибраһимов уз халкының бөек улы халкына лаек улы. дип уйладым Ә татар
халкының үзенә лаек уллары күп Габдулла Тукай Фатих Әмирхан. Гафур Коләхметов.
Галиәсгар Камал Мәжит Гафури Шәриф Камал. Шамил Усманов. Муса Җәлил. Кави Нәжми.
Һади Такташ Хәсән Туфан Берәүләре өчен ул варис традицияләренең дәвамчысы булган,
икенчеләрен рухландыручы, аларга юл күрсәтүче, ә кайберләренә остаз Еллар үткән саен,
тарих яңа сәхифәләр ача күпләр анда бер яктырып. күзгә чалыиыл кына китә, аннары югала,
онытыла әмма буыннан буынга кабатлана килә, яктыра барган исемнәр арасында ул да бар
Кулына быел гына Әлифба алган сабыйлар ул исемне ижекләп укыйлар Галимҗан Ибраһимов’
Виль Гримич
Йөз еллык — дәрәҗәле һәм тәэсирле вакыйга Зур саннар, -түгәрәк» даталар, грандиоз
төзелешләр һәм шундый ук масштаб тагы жимерелүләр кешеләрне гомумән нык әсәрләндерә
Әйтерсең лә тормышның бөтен мәгънәсе аларга гына салынган Югыйсә хәят дигәнебез һәркайсы
мөстәкыйль кыйммәткә ия булган бихисап мизгелләрдән, көндәлек эш һәм мәшәкатьләрдән
гыйбарәт Адәм баласының яшәеш батырлыгы да әнә шулай. әкренләп, тамчылап, һәр көнне
кылган фидакарьлекләрдән җыела Инде без бүген күренекле шәхеснең йөз еллыгын билгеләп
үтәргә җыелганбыз икән түгәрәк» сан уңаеннан дан җырлау белән мавыкмыйча, аның
кабатланмас эчтәлекле гыйбрәтле тормышындагы барча юллар һәм сукмаклар буйлап яңадан
бер тапкыр үтәргә тырышыйк
Әйе. зур юбилейларны билгеләп үтәргә өйрәнеп җиттек инде без Үткән ел боек татар
шагыйре Габдулла Тукайның йөз еллыгына Украинада аның сайланма шигырьләр китабы нәшер
ителде Ул. нигездә, яңа. юбилей уңаеннан махсус әзерләнгән тәрҗемәләрдән төзелде Гәрчә
Павло Тычина һәм аның замандашлары хезмәте нәтиҗәсендә дөнья күр гән элеккеге басмалар
да игътибардан читтә калмаган иди Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына сиксән ел тулу
мөнәсәбәте белән. -Дншро» нәшрияты аның легендар Моабит дәфтәре«н яңа басма итеп, ике
телдә — татарча һәм украинча фронтовик шагыйрь ләребез тәрҗемәсендә бастырып чыгарды
Әлеге китапның бөтен тиражы—34 мең данә - ике атна эчендә таралып та бетте Моңа, билгеле,
тиражның бер өлеше — Татарстан китап сәүдәсе оешмаларына китүе дә, шуның бетенә Киевнең
үзендә кырык меңләп татар яшәве дә сәбәпче булгандыр, әмма әлеге китапның төп адресаты
барыбер украин телендә укучылар иде. һәм аның шулай җылы кабул ителүе безнең халыкта
Җәлилнең тормыш һәм иҗат батырлыгына хөрмәт һәм мәхәббәт саклануын күрсәткән мөһим
долил булды Г Ибраһимов әсәрләренең украинчага тәрҗемәдә тизрәк дөнья күрүен дә ничек
кызыксынып көтүебез аңлашыладыр Бу әдипнең тормышымда җитмеш биш ел элек Украина
җире, украин халкы белән бәйләнгән сәхифәләр булуы әлеге кызыксынуны көчәйтә генә
Яшь. дәрт-дәрманы ташып торган Галимҗан Ибраһимов Киевкә 1912 елда килеп төшә
Максаты мөселман шәкертләре һәм яшьләренең тормышы белән танышу алар арасындагы
революцион оешмалар белән яшерен элемтә урнаштыру Бу эш бер ел чамасы уңышлы гына
бара, әмма 1913 елның 17 апрелендә Г Ибраһимов үзенең фикердәшлә ре белән кулга алына һәм
төрмәгә эләгә Тоткында әллә ни озак ятарга туры килми, әмма шул хәлләрдән соң. 1913 елның
июненнән алып тәмам 1917 елга кадәр яшь язучы һәм революционерның һәр адымы диярлек
полиция күзәтүеннән читтә калмый Боек язучылар тормышындагы бер генә вакыйганың да
гадәттә эзсез югалмавы мәгълүм Ул чордагы хәлләр эзеннән, тәэсирләр кайнар чагында ук
«Безнең көннәр» романы языла Ул әсәр детальләр һәм характеристикалар төгәллеге
революцион көрәштә катнашучыларның тоткындагы кичерешләрен ышандырырлык итеп
тасвирлавы белән сокландыра
Патша ялчыларының тырышлыгы аркасында Г Ибраһимовның украин җире белән беренче
танышуы әнә шулай күңелсезрәк тәмамлана Шуңа да карамастан берничә ай үтүгә ул ян > Киевкә
килә Соңыннан. Киен вакыйгаларын үзенең 1912—13 елларда биредә булуын файдалы мәктәп»
дип санар Г Ибраһимов Әлеге мәктәптә ул алгаи иң мөһим сабакларди берсе һичшиксез бөек
украин шагыйре Тарас Шепченконык тормыш һәм иҗат язмышы белан танышу булгандыр -
Малорус халкы Шевченконы шул дәрәҗәдә якын хи< итә аның исемен шул дараҗәдә йөрәгенә
ала ки моңа гаҗәпләнмәскә мөмкин түгел әсәрләнеп яза Г Ибраһимов
Прогрессив җәмәгатьчелек нәкъ шул вакытларда, патша властьларының тыюына к.>
рамастан бөек Кобзарьның 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыена Әлеге вакыйгалар тәэсиреннән.
1914 елның 26 февралендә Казанда чыга торган «Йолдыз» газетасында Г Ибра- һимов -Каһарман
шагыйрь* дигән мәкалә бастыра Ул анда, художник һәм патша самодержавиесенә каршы көрәшче
буларак. Тарас Шевченконың әһәмиятен югары бәяли Шул көннәрдә Украина җирендә хөкем
сөргән гаҗәп күтәренке атмосфера, халыкның бөек шагыйрьгә карата булган кызыксынуы һәм
мәхәббәте турында Г Ибраһимов сокланып һәм рухланып яза «Кавказга үтешли миңа Киевкә
туктарга туры килде — ди ул әлеге мәкаләсендә — Бу шәһәр, гомумән бу тараф. Шевченко белән
тулган Монда булып та Шевченко хакында язмый үтү — һич мөмкин түгел Шевченконыәдип.
барыннан да элек, хөррият каһарманы, патша самодержавиесе тарафыннан изелгән һәм
кимсетелгән халыкның тарихи идеалларын җырлаучы буларак искә ала.
Катгый тыю шартларында әлеге бәйрәмдә катнашу гына да кешеләрдән шактый кыюлык
таләп иткәнлектән, бөек Кобзарьның 100 еллыгына әзерләнү атмосферасын дөрес тасвирлау һәм
бәяләү ягыннан әлеге мәкалә безнең өчен аеруча кыйммәт Аждаһага каршы чыккан яшь баһадир
сыман, шундый заманда ачыктан-ачык чыгыш ясаган каләмдәшебезнең батырлыгын да ничек
кенә бәяләсәң дә аз булыр кебек
Тарас Шевченконың СССР халыклары телләренә тәрҗемәләнгән әсәрләре, аның иҗаты
хакында төрле телләрдә басылган хезмәтләр бүген башлыча әдәби-эстетик әһәмияткә ия
булсалар, тарихыбызның Бөек Октябрьгә кадәрге чорында алар әле моннан тыш гаять дәрәҗәдә
революцион көрәшкә рухландыручы бер көч тә булганнар «Ятимнәр бер-берен тиз аңлыйлар,—
дип язганда. Г Ибраһимов та Шевченко иҗатының менә шушы тәэсирен бик төгәл билгели —
Шевченконың халкы белән безнең татарның узмышында күп уртак нәрсә бар Шевченконың
йөрәгендә кайнаган күп дәрт вә хәсрәтләр бездә, безней татарда да бар Мин шагыйрь-
каһарманиың үзендә, халкының язмышында милли кайгыларында безгә куәтле бер якынлык
күрәм»
Мондый сүзләрне бары тик халыклар дуслыгына нык инанган чын интернационалист кына яза
ала.
Әдипнең бөеклеге — аның иҗатында, диләр Бу - Г Ибраһимовка да карый Татар хатыны
ниләр күрми - һәм «Яшь йөрәкләр- Безнең көннәр» һәм «Кызыл чәчәкләр». «Казакъ кызы - һәм
Тирән тамырлар-, күп санлы хикәяләр, гыйльми хезмәтләр — биеклекнең нигезен әнә шулар
тәшкил итә
Әдипнең бөеклеге — аның халыкка мәхәббәтендә һәм халыкның аңа мәхәббәтендә! Бу да
шулай ук Г Ибраһимовка хас сыйфат Үзе исән вакытта ук зур талантын тану, аерым алганда 1928
елда аңа -Хезмәт батыры- дигән исем бирелү, ниһаять, менә бүгенге тантаналар да моңа бик
ныклы дәлил
Әдипнең бөеклеге — рух ныклыгында* 140 ел аша ерак сөргеннән безнең Кобзарьның: • Газап
чигәм, мәгәр тәүбә итмим! — дигән сүзләре ишетелә. Г Ибраһимов та тормышының барлык
дәверләрендә шундый ук рухи ныклык белән аерылып торган
Без, бу бәйрәмгә килгән мәскәүлеләр һәм кунаклар, өйләребездә төрле телләрдә
сөйләшәбез, әмма бүген барыбызны да уртак хисләр берләштерә Моның өчен без бөек татар
язучысы Галимҗан Ибраһимовка бурычлыбыз Телләр башка булса да. күңелләр бер-— дип язган
ул үз вакытында Бер мәкаләсен шулай дип атаган Бу — безнең Павло Тычинаның Бердәм гаилә
тойгысы* дигән сүзләренә гаҗәп аваздаш Әйе. безне бердәм гаилә тойгысы күңелләр берлеге
якынайта Уртак уңышларыбыз һәм җиңүләрсбезнең нигезе дә шунда.
Пиримкол Кадыйров
Галимҗан Ибраһимов — татар халкының зур тарихы һәм культурасы белән тәрбияләнгән
үлемсез шәхес Аның эшчәнлеге ирексездән тарихи җирлек, тирән тамырлар турында — илебез
халыкларының рухи якынлашуын һәм үзара культура багланышларын үстерүдә казан татарлары
тоткан урын турында уйландыра
Академик Конрадның мең еллык тарих мисалында гомумкешелек дөньясының бердәмлеген
аның көнчыгыш һәм көнбатыш тармаклары арасындагы үзара бәйлелекне раслаган фикере бар
Халыклар һәм аларның культуралары арасындагы мөнәсәбәтләр миңа кайчакта күк җисемнәре
хәрәкәтен хәтерләтә Үзара йогынтыдан гыйбарәт бөек көч, аларга мәгълүм дәрәҗәдә
мөстәкыйльлекләрен һәм шул ук вакытта галәмдәге даими үсешне, гармонияне сакларга ярдәм
итә .
Шәрык һәм Гареп халыкларының үзара тартылу тәэсиренә тарихта мисаллар бихисап
Шулардай татар теленең аерым тарихи чорларда Россиядә халыкара мөнәсәбәтләр теле булуын
гына искә төшерү дә кызыклы Иван III кә бер илдән теле һәм язуы аңлашылмаган хат килгәч, ул -
Рус патшасы илчелеге чит илләр белән тик рус, латин һәм та
тар телләрендә генә языша».— дип җавап биргән Мәсәлән патша Алексей Михайловичның
һиндстан шаһиншаһына, ә Михаил Федоровичның монгол ханына гарәп хәрефе бе лән татарча
язылган грамоталары саклана
Россия белән Көнчыгыш халыклары арасында алдынгы фикер һәм рухи культура илчеләре
буларак Татарстан улларының әшчәнлеге революцион күтәрелеш чорларында аеруча югары
үсеш ала. Революциягә кадәр безнең тарафларга үзбәк халкына Пушкин Толстой Крылов сүзе
беренче тапкыр татар газета һәм журналларындагы тәржемә аша килеп керә. Шул ук вакытта
Галимҗан Ибраһимов кебек чын революционерлар татар халкының гына түгел, илебездәге бөтен
мөселман халыкларының иң кискен милли проблемаларын беренче булып күтәреп чыгалар
Шәрыкның изелгән халыкларына карата бердәнбер дорес ленинчыл милли политиканы эшләүгә
дә Г Ибраһимов һәм аның көрәштәшләренең хезмәте зур этәргеч ясый Мин моны әдәбият галиме
Мансур Хәсәновның Мәскәүда басылып чыккан к итабын укыганда аеруча ачык аң ладым
• Казакъ кызы". ■ Безнең көннәр». -Яшь йөрәкләр» -Тирән тамырлар» кебек үлемсез
китаплары белән Г Ибраһимов безнең төрки телле халыкларда революцион аң уянуга йогынты
ясады Зур язучыбыз Айбек < Без Г Ибраһимов романнарын татар телендә укыдык Чын-чынлап
алардан аерыла алмый идек Аның әсәрләрен яраттык һәм аның эзеннән барырга омтылдык —
дип сөйли иде
Г Ибраһимовның иҗат эшчәнлегенә егерме ел тулуны билгеләп үткән көннәрдә 1928 елда
Ташкентта үзбәк телендә • 20 еллык әдәби гыйльми-иҗтимагый хезмәт итүенә атап чыгарылган
мәҗмуга» дигән мәкаләләр җыентыгы басыла
Нәкъ шул елны дөньяга килеп, берничә еллар үткәч, мин яшүсмер малай әдипнең •Тирән
тамырлар-ын үзбәк телендә укып никадәр әсәрләнгәнемне хәтерлим Фәхринең үлеме аның
хатыны Гайшә һәм эшче дусты Садыйк язмышы өчен ничек борчылуым әле дә күз алдымда тора
Безнең буын өчен дә Г Ибраһимов китаплары әнә шулай, халык күңеле белән тоташтырган тирән
рухи тамырлар булып әверелде
• Галимҗан Ибраһимов татар халкының гына түгел ә бәлки бөтен көнчыгыш халык-
ларының бөек язучысы-.—диюе белән Сәмәд Вургун мең кабат хаклы
Г Ибраһимов хәзергә хәТле көнчыгыш белән көнбатыш арасындагы рухи күперне бер -
берсенә тартылу көчен гәүдәләндерүе белән дә боек
Галәмдәге җисемнәрне тотып торган гаҗәеп механизм белән халыклар культуралар
арасындагы мөнәсәбәтне тикмәгә генә чагыштырмаган идем Әгәр шундый коч. тигезлек булмаса.
планеталар үз күчәрләреннән ычкынып бер-берсенә бәрелерләр дә. коточкыч фаҗига килеп
чыгар иде.
Кешелек дөньясына да һәрвакыт шундый куркыныч янап тора Халыкларның илләрнең бер-
берсенә бәрелү, бер-берсен юк итү көченә каршы торучы үзара тартылу кө че — җир йөзендә
иминлекне тәэмин итүче бердәнбер терәк Нәкъ менә шуңа күрә ха лыклар арасындагы
багланышларны тирәнәйтү ныгыту өчен хезмәт итүчеләрне без чын Күңелдән хуплыйбыз һәм
хөрмәтлибез Г Ибраһимов кешелеккә әнә шул рәвешле хезмәт итүче бөек шәхесләрнең берсе
Сүземне - Галимҗан Ибраһимовның исеме һәм эшләре гасырлар буена яшәсен дөньяга аны
тудырган татар халкына дан' ■ дип тәмамлыйсым килә
Калаубәт Торсынколов
Гасырыбызның беренче чирегендә яшәгән милли зыялылар иңенә гаять зур бурыч йөкләнә
алар культура һәм мәгърифәт өлкәсендәге барлык мәсьәләләр белән шөгыль ләнергә тиеш
булалар алар әдәби әсәрләр, фәнни һәм публицистик мәка ләләр ялалар алдынгы карашларны
тормышка ашыруда җәмгыять тормышын агарту һәм демократлаштыруда турыдан-туры
катнашалар Илебезнең шундый киң калачлы эшлеклеләрен- нпн берсе Галимҗан Ибраһимов
була Теләсә кайсы халыкның бөек уллары беренче чиратта интернационалист табигатьле
шәхесләр, үзләренең уйлары һәм гамәлләре белән гомумкешелек мәнфәгатьләрен яклыйлар,
шул якты идеяләрне тормышка ашыруга бөтен гомерләрен багышлыйлар
Г Ибраһимовның тормыш һәм иҗат юлы казах даласы белән тыгыз бәйләнгән Әле ул чак га
туып кына килүче яңа казах мәдәнняты һәм әдәбияты эшлеклеләре татар культурасы
үзәкләрендә беренче чирканчык алалар Троицкнда казах телендәге беренче журнал Айкап нәшер
ителә, Уфада казахның зур вднплвре булып танылачак шәхес ләр белем ала Хәтта Колчак
тылында да язмыш Г Ибраһимовны үзе кебек үк патриот революционер шагыйрь һәм җәмәгать
эшлеклесе Сәкен Сайфуллин белән очраштыра дуслаштыра Казах язучылары Г Ибраһимов
фигурасының зур тәэсирен һәрвакыт тоеп аннан дәрт-дәрмән алып иҗат итәләр Казах
әдәбиятының үсешенә ул ясаган уңай йогынты горле рәвешчә чагыла
Яшьлегендә Г Ибраһимов казах күчмә авылларында яши Могалпим булып, бала ларны
татарча укырга-язарга өйрәтә ә ул заманда әле казахның үз милли мәктәбе юк иде Шул еллар
язучыга Казакъ кызы• кебек менә дигән роман иҗат итәрлек гаять зур материал бирә
Халкыбызның хәятен мәхәббәт белән сурәтләве очен казахлар Ибраһимовка һәрвакыт рәхмәтле
булып калырлар —дип яза казах совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе Сабит Моканов Г
Ибраһимов белән беренче очрашуын ул менә болай тасвирлый «Танышкач та миндә шундый
тәэсир уянды, әйтерсең лә аны бик күптән белгәнмен Ул хаста иде. еш йөткерә. авыр сулый әмма,
шуңа да карамастан, казах авылы, аның кешеләре турында иркенләп, бик хисләнеп искә алды (ә
сөйләшүе саф казахча иде) Мин аның казах халкының телен гореф-гадәтләрен һәм культурасын
ни дәрәҗәдә яхшы белүенә тагын бер тапкыр ышандым-
Әйе Г Ибраһимовның казах халкын бик яхшы аңлавы хак Ул аның тарихын гына түгел шул
замандагы хәлен дә белгән, ерак киләчәгенә дә омет бе лән караган Ибраһимовның милли
культуралар үсешен яклап язган мәкаләләре хәзер һәркемгә билгеле Аерым алганда, ул анда
казах яшьләренең тәрәккыятка омтылуын, ана телендә матбугат. һәм дәреслекләр чыгара
башлавын да хуплап телгә ала Буржуаз милләтчеләргә һәм пантюркистларга каршы чыгып. Г
Ибраһимов яңа реалистик казах әдәбиятын һәм казах әдәби телен барлыкка китерүдә Абай
Конанбаев уйнаган гаять зур рольне күрсәтә Бу көнгә казах халкы үзенең конкүреше, хәят
ихтыяҗлары белән башка терки кабилә ләрдән бик нык аерыла,—дип язды Г Ибраһимов.— бу
халыкның рухында бик куәтле самобытность бар Боларның халык әдәбияты башка һичбер тирле
кабиләнекенә охшамас дәрәҗәдә бай һбм зурдыр Безгә, казахларны татар теле вә әдәбияты
астына кертү хыялыннан бигрәк, әдәби хәзинәбезне баету өчен казах халкы әдәбиятын киң
рәвештә өйрәнү тиешледер Казахлар да беразгача татар мәдәниятенә вә татар әдәбиятына
шәкерт булырлар Ләкин бара торгач алар үзләренең мөмтаз (үзгә) рухлары белән парлак (якты)
мәйданга чыгачаклар Моны һичбер куәт туктата алмаячак- Бу — казах культурасы һәм
әдәбиятының гына түгел, илебездәге барча милләтләрнең һәм халыкларның киләчәген яклау иде
- һичбер халыкның авызына һичбер вакытта аның табигый телен тартып алып, үзең теләгән яңа
бер тел куяр хәл юк. ди Г Ибраһимов Әдәби тел һичбер вакыт ясалмый Ул халыкның үз рухындагы
мәгънәне нинди тел белән әйтергә теләвеннән килеп чыга- Шул ук вакытта ул якты киләчәк
хакына идеяләр бердәмлеген, көрәш юлларының уртаклыгын куәтли һәм әлеге хезмәтен -телләр
башка булса да. күңелләре бер- дип атый
Г Ибраһимов белән бер елларда -Галия - мәдрәсәсендә казах совет әдәбиятына нигез
салучылардан Баембәт Майлин. танылган казах язучысы Ж Тилепбергенов һ б лар укый Алар
анда -Садак исемле кулъязма журнал чыгаруда да катнашалар Баембәт Майлинның иң яхшы
әсәрләреннән берсе—казах хатыны язмышына багышланган Шуга- да нәкъ менә шул елларда
языла Кем белә, остазының шәрык хатын-кызларын агарту, азатлыкка чыгару турындагы
карашлары да моңа этәргеч булгандыр
20 нче еллар совет әдәбиятына кыйммәтле өлеш булып кергән -Казакъ кызы - романы да
татар прозасының иң күренекле әсәрләреннән санала бит Хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсе гасыр
башында бөтен Көнчыгыш зыялыларын дулкынландырган Революциягә кадәр үк казах язучысы
һәм мәгърифәтчесе С Кубеевның -Калым- исемле романы, шагыйрь С Торайгыров -Камәр-сылу-
дигән шигъри романы шул темага багышланган 20 нче еллард-; Мохтар Әуэзов. Сабит Допентаев
әсәрләре дә әлеге традицияне дәвам итә
Казах язучыларының мондый иҗади эзләнүләрендә, татар шагыйрьләре Габдулла Тук ай һәм
Акмулла белән беррәттән. Г Ибраһимов иҗаты да гаять зур роль уйнаган Аларның өчесен дә
казахлар үз әдипләре итеп хөрмәтлиләр икән, бу тикмәгә генә түгел Аларнын әсәрләре — якты
киләчәк хакына көрәш байрагын күтәргән барлык халыклар өчен уртак хәзинә
Фикеремне янә язучы-академик Сабит Моканов сүзләре белән беркетеп куясым килә
'Казахлар Г Ибраһимовны үз. казах әдибе дип саныйлар Шәп кеше һәм шәп язучы булган Г
Ибраһимов исеме күпмилләтле социалистик культурабыз тарихына гомерлеккә кереп калды»
Әсгат Мирзаһитов
Башкортстан туфрагында туып. Уфаның атаклы - Галия - мәдрәсәсендә белем алган башкорт
халкы исеменнән революцион Россиянен иң югары вәкаләтле оешмаларына сай ланган күренекле
язучы революционер һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан ага Ибраһимов Башкортстан
Автономияле Совет Социалистик Республикасында иң тирән хөрмәткә лаек исемнәрнең берсе
Аның рухы безнең тарихыбыз сәхифәләрендә һәм көндәлек эш-
ләребезд-. яши Республиканың иң әйбәт колхозы. Уфа каласының иң ямьле бульвар ларыннан
берсе Г Ибраһимов исемен йөртә, туган авылы Солтанморатта аның мемориаль музей йорты
һ әйкәле бар
Сабак биргән генә оста» түгел, шәкертләре булган — остаз лиләр Г Ибраһимов башкорт
әдипләре өчен нәкъ менә шундый остазга әверелд, Ү « исән Нәкыгтагы ук шә кертләре Шәехзадә
Бабич белән хәзер 94 яшькә җиткән Башкортспошын халык шагыйре Сәйфи Кудаштан алып,
бүгенге иң яшь язучыларга кадәр аның идея-эстетнк йогынтысын кичереп киләләр. Г Ибраһимов
биргән сабак нәтиҗәле һәм гомерлек була
Ул иҗат юлының башында ук халыклар дуслыгы җырчысы чын интернационалист булып
танылды, самодержавие тарафыннан изелгән халыкларның боек pvc халкы белән дуслыгында
социалистик дәүләтебезнең какшамас нигезен күрде Бөтен тормышы иҗаты, киң калачлы фәнни
һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән д.« ул үзенең интернациональ рухын раслады
Галимҗан Ибраһимов Октябрь революциясен колач җәеп кабул итү генә түтел
революционер-ленинчылар белән бер сафта торып күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм
художник-реалист буларак эзәрлекләүләр һәм төрмәгә ябулардан курыкмыйча, үзе нең
гыйсъянчы рухы белән дә якынайтты Октябрь революциясеннән нур алып балкыган бу гаять зур
шәхес халык массаларының чын лидерына әверелде
Мулланур Вахитов Шәриф Манатовлар белән бергәләп РСФСР Милләтләр Халык
Комиссариатының Үзәк мөселман комиссариаты җитәкчеләреннән берсе буларак ул ленинчыл
милли политиканың чыганаклары янында торды әлеге политиканың җиңүе Һәм тантана итүенә үз
өлешен кертте Без. бу бөек тәгълиматның варислары, бүген ленинчыл милли политиканың катып
калган бөек монумент түгел, ә мәңге хәрәкәттәге процесс, ботен Совет кешеләренең
халыкларыбыз дуслыгы һәм туганлыгы турында даими һәм сизгер кайгыртучанлык күрсәтүе
Коммунистлар партиясе тирәсенә тыгыз туплануы икәнлеген яхшы аңлыйбыз Шуңа күрәдер дә Г.
Ибраһимовның күпкырлы һәм биниһая олы талантына халык мәхәббәте чиксез Художник буларак
ул замандашләры- бызның эстетик ихтыяҗына һәм сәнгатьчә зәвыгына җавап бирә ә бу чын
классика сүз сәнгатенең мәңге тере һәм саф чишмәсе ул. дигән сүз
Кайчандыр зур рус язучысы тарафыннан әдәбият титаны дип а талган Г Ибраһимов татар
әдәбиятында гына түгел, бөтен төрки Көнчыгышы өчен ифрат зур фигура булды һәм шулай булып
кала Ул һәрвакыт безнең идеологии фронты солдаты ә аның китаплары хәзинәбездәге тутыкмас
корал булачак Г Ибраһимов исеменә бу олы һәм кабатланмас талантны тудырган татар әдәбияты
исемен» әйтелгән мактау сүзләренең мәгънәсе һәм әһәмияте менә шунда
Туфан Миңнуллин
Гаҗәп хәл. культурабызның революциягә кадәрге иң күренекле эшлеклеларе бер үк елда
диярлек Дөньяга килгәннәр Узган ел без боек Тукайның 100 еллыгын билгеләп үттек, соңрак аның
дусты - күренекле язучы һәм публицист Фатих Әмирхан аннан соң татар профессиональ театрына
нигез салучыларның берсе режиссер Һәм актер Габдул- ла Кариев юбилейлары һәм менә бу
елның башында зшчәнлеге белән милли иҗтимагый фикер үсешендә тулы бер этап хасил иткән
Галимҗан Ибраһимовның ЙОЗ еллыгын билгелибез Аларның әсәрләрен, аеруча публицистик
мәкаләләрен укыганда хыялымда ак сакаллы карт акыл ияләренең сурәте пайда була Иң озак
яшәгәне Галимҗан Ибраһи- мовка да якты дөньядан киткәндә илле бер яшь кенә була Ә киде үз
халыкларының җитлеккән фикер ияләре буларак чыгыш ясый башлаганда дөнья мәшәкатен
иңнәренә күтәргәндә яларга исә нибары егерме дүрт-егерме биш яшь булган
Бәлки урынлы да түгелдер әмма аларны бүген яшәүче һәм иҗат итүче язучылар белой
чагыштырасы килә Миңа калса без күп яктан оттырабыз һэм иң мөһим нәрсәдә кеше буларак
җитлеккәнлектә оттырабыз
Төрле чорда кеше төрлечә формалаша Шунысы бәхәссез 1905 елгы революция чорында
самодержавие тарафыннан изелгән халыклар уянган һәм баш күтәргән чорда замана милли
интеллигенциянең алдынгы яшь в .җилләреннән гражданлык кыюлыгы таләп иткән Без башка
төрле заманда яшибез һәм әдәбиятыбыз алыплары күләгәсендә үчебезгә җнл-яңгыр тигермичә
генә яши бирәб» з утызда да кырыкта ла һәм хәтта нллс- до да Йоалвребевдә дөнья гаме сизелми
Әмма безнең коннар дә кыю адымнар граждан ЛЫК «итырлмгы соры» Хм үдчеу
.р. п™ «ср ягына шост. .га
һәм MV мм« икенче ягына шактый корбаннар тал»п итүче кнрәш куела т.фгаи пр.Алем» пвр u
«мыни? Кызганычка каршы, без сш кына ШӘХСИ иминлекне «стенрәк күрәбез Шу-
пай тынычрак мәшәкатьсезрәк, кайгы-хәсрәтсез генә балда-майда йөзеп яшәргә мөмкин Ялкын
гомеренең бер мизгел икәнен дә беләбез Аңлашыла ки. бу хакыйкатьне бүген бе:< данлый торган
бөек шәхесләр дә белгән Ләкин алар пыскып ятуга караганда ялкынланып янып бетүне өстенрәк
күргәннәр Иң гаҗәбе шунда, кыска гомерле ялкынның яктысы көчлерәк ә мәгънәсез пыску төтенен
исә заман җилләре бик тиз куып тарата
Галимҗан Ибраһимов—шәкерт Ә мәдрәсәләрне без ярым надан фанатик руханилар әзерли
торган урын дип санарга күнеккәнбез Без университетлар тәмамлаган кеше >р Ирексездән тагын
бер чагыштыру үткәрәсе килә Ихтимал, без мәгълүматка баер.жгыр ә Галимҗан Ибраһимов һәм
аның шәкертләрендә исә тормышны танып белү процессы киңрәк һәм тирәнрәк Чөнки алар кеше
һәм гражданин буларак тормыштагы урыннарын яхшы белгәннәр, үзләрен бөек максатка
әзерләгәннәр, туктаусыз камилләшкәннәр
Традицияләр турында сөйләгәндә без иҗат талантына гына түгел, ә чын кеше булу
талантына ия буынны тирән рәхмәт хисе белән искә алабыз Үзебезне әнә шул иң яхшы
традицияләр үрнәгендә тәрбияләү һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру изге бурычыбыз дияр
и дем
Г Ибраһимов юбилее көннәрендә аның тормышы үлемсез әсәрләре турында искә алганда
мин күбрәк үзебез, әдәбиятыбызның киләчәге хакында, уйландым Шулай булмый мөмкин дә
түгелдер Әсәрләре белән халык алдында, киләчәк алдындагы бурычы быз турында даими искә
төшереп тормаса. классик — классик та булмас иде