КАДЕРЛЕ КӨНДӘШ
лар поездда танышты Җәйнең матур чагы иде Әле яна гына гастрольләрдән кайтып төшкән артистларга атна-ун көн чамасы ял бирделәр. Ә репетицияләрдән котылу юк. алары көн дә дәвам итә. Шундый репетицияләрнең берсеннән соң сәхнәгә Валерка Петухов сикереп менде.
Ул күренсә, халык ни булса да көтә инде Валерка көндәлек тормышта юктан да көлке чыгарып, эчеңне каты-ручы әле егерме яшьлек кенә егет. Ә сәхнәгә менсәме, анда ул программаның төп бизәге. Борынгы Мисыр тылсымчысы, агулы еланнар биетүче. Шунлыктай, барысы да ана төбәлделәр. — Иртәгә, хөрмәтле сәнгать осталарыбыз, ял көнеме? Ял көне Гомер узып барамы? Бара. Тәмам узып беткәнче,
безгә дә бер табигать кочагына чыгып, ял итеп кайтырга кирәкме? Кирәк Иртәгә бөтен әртил белән ял базасына чыгарга дигән тәкъдим бар Кемнәр риза, исемнәрен терки үк башлыйм
Тылсымчы һәрчак тылсымчы булып кала Валерка һава бушлыгына ишарә ясап алуга, кулына бер бит кәгазь иңде.
— Беренче итеп үземне терким
Артист халкы үзенә калса, дөньяда бер һәвәс халык Син аңа фикер генә бир. тәкъдим генә яса. «анда нишләрбез, туңып үлмәбезме», дип сорашып тормас, чакырсаң, артыңнан ияреп котыпка ук чыгып китәр Валерканы да шунда ук
Тимер тешле авызыңнан алтын сүз чыкты! Бик хуп! Тумас борын кар таеп, йонланып-мүкләнеп барабыз, жәмәгать Хуплыйбыз, табигать кочагына дигәндә безнең аяклар бүгеннән идәндә,— дип күтәреп алдылар
Исемлеккә башта иллеләп кеше язылган иде Сөйләшенгән урынга икенче көнне шуларның яртысы гына килде Җәмәгать. вокзалга ашыкмыйк әле. башта колхоз базарына сугылып чыгыйк, анда ни хәлләр икән, диючеләр табылды Ял итәргә катык каймаксыз, кишер-кыярсыз барып булмый бит Аларның исә берсе дә артистларның тәрәзә төбендә генә үсми, үрелеп кенә алышлы түгел Базар хәлен белергә туры килә. Ә базар ул. жаным. ныклап бер учка төйнәлгән зиһенеңне дә бик тиз чуалта Анда бер эләксәң, тиз генә борылып чыгар мын димә Шуның рас дәлиле: базардан автобуска нибары жиде-сигез кеше
АЛЬБЕРТ БАРИ улы ХӘСӘНОВ 1937 елның 17 декабрендә Татарстанның Биектау районы Кече Кавал авылында туган 1961 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмам лаганнан соң. ул Лениногпрск шәһәрендә газета редакциясендә әдәби хезмәткәр, телесту-диядә редактор вазифаларын үти Шул елларда көндәлек матбугатта хикәяләр, очерклар бастыра башлый Хәзер ул татар һәм рус телләрендә чыккан «Озын аяк» (1966). «Тугры лык* (1980). «Сөенеч» (1984) — барысы дистәләп китапның авторы Аның әсәрләрендә табигатькә мәхәббәт уятыла замандашларыбыз арасындагы мөнәсәбәтләр яктыртыла Язучы хикәя, повесть кебек жанрларда уңышлы эшләү белән бергә, матбугатта уку чылар игътибарын җәлеп итә торган публицистик чыгышлар да ясый
А Хәсәнов — 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены
генә кире әйләнеп чыктылар. Ә вокзалдан электричкага сәхнәләрдә дә. телевизор «краннары аша да сандугач кебек сайраучы колоратур сопрано Әкълимә белән дәртле, ялкынлы испан биюләрен тыпыр-тыпыр биюче Руфия генә утырды Алар да кире борылмакчы иде дә. әйдә балаларыбыз елашып калмады әле. бер җыенып чыккач, барыйк, рәхәтләнеп хет урман һавасы сулап кайтыйк, дип хәл иттеләр
Ял базасына килү белән кызлар Идел ярына төшеп китте Аякларын тар ♦ басмадан асылындырып, сула вак балык уйнаганны карадылар, акчарлаклар = чикылдашуын тыңладылар Рәхәт иде Идел буенда Көне дә матур, суы да § /кылы Тик янда сөйгән ярлар гына юк Шунысы бераз үкенечлерәк Хәер, j монысы инде аның бик катлаулы мәсьәлә
Шулай байтак кына юангач. кызлар якын тирәдәге дачаларны карап йөрергә. Z чәчәк /кыярга китте Юкка гына иртәдән шулай бөркү булмаган, юкка гына кояш = шулай нык кыздырмаган икән Түбәтәй хәтле генә бер болыт кисәге урман 2 артыннан күтәрелде дә коеп янгыр да яварга кереште Кызлар йөгереп тук ♦ талышка килеп җиткәнче манма су булып чыландылар Әле дә ярый, шундук х электричка килеп җитте 3
Вагон буш. янгыр һаман да сибәләп торганлыктан, ярыйсы җиләс Кызлар. ~ песи балаларыдай, бер-берсенә сыенышып бер буш урынны биләде Ничә еллар : бер тулай торакта, күрше генә бүлмәләрдә яшәп, гел бер труппада йөреп алар , нын инде сөйләшәсе сүзләре сөйләшенгән, серләре дә уртак Шу на күрә берсе - нең кочагына берсе сыенып, икесенә бер йон кофтаны өсләренә ябынып, шәһәр- - гә кадәр татлы йокымсырарга иде исәпләре Ләкин туры килмәде Аракчино 2 станциясенә җиткәнче микән, әллә аны узгачмы, вагонга бөтен килеш килбәте ~ белән күркәм, бик тә сөйкемле бер ир уртасы кеше килеп керде Ишек катын - дагы буш урыннарга утырырга теләмәде Кызлар турысына җиткәч кенә кулын дагы зур кәрзннен идәнгә кунды Өстендә башлыклы җилән, аякларында тирән кунычлы саз итекләре Дачасыннан кайтучы сунарчы, я балыкчы булса кирәк Юк. аларына түгел, үткер күзле артист кызлар бу ир-егетисн у зе куе. үзе кап-кара мәһабәт сакалына игътибар иттеләр Сакал гына түгел хәзинә бу һәм ул хуҗасына бик тә килешә Анык йөзенә ниндидер бер мөлаем төсмер бирә.
Кызлар, мөмкин булса, мине дә үз яныгызга сыйдырыгыз әле. диде сакал хуҗасы, күптәнге танышларына дәшкәндәй итеп
Уртага алсак кына инде. - диеште кызлар, бу күркәм ир-егетнең аларга сүз катуын бик килештереп Хатын кыз бик практик җан. әле бит сәгать ярымнар кайтасы бар Ә шат күңелле юлдаш татлы ризыктан татлырак шнфалы дару лардан шифалырак дигәннәр Шул чак әлеге кәрзин бик сәер генә дерт итеп китте һәм идәнгә шапылдап нәрсәдер төште Кызларга куян йөрәкләргә, шул гына кирәк, алар караныл кычкырырга әзер булып, урыннарыннан ук торып банылар
— Нәрсә ул анда сезнең!? Тьфү, тьфү. тәмам котыбыз алынды
Әй. кызлар, чын куян йөрәкләр икән үзегез, дип мәһабәт сакал иясе идәннән көрәк кадәрле балык алып, кире кәрзннгә салды Кәрзин метена янап та куйды әле
Шаярышмагыз, тик кенә ятыгыз. Янгыр явасы булгангадыр инде, бүген иртән шул кадәр нык чиертте, мин бу табаннарны нибарысы ике-өч сәгать эчендә чүпләдем
Кызлар саклык белән генә кәрзин өстенә иелделәр Анда берсеннән берсе симез табаннар ята. аларнын күбесе әле тере, авызларын зур ачып һава сулый Өстен җилән белән каплагач та әле кәрзин дерт дерт селкенеп куя торды Руфия шунда Әкълимәнең колагына нидер пышын пышын килде «Бу чибәр егеттән сора әле. бер ике балыгын безгә сатмас микән Мин аларны бик тәмле итеп кыздыра беләм »
Күрәм. күрәм. кызлар, сизеп торам, әле танышып та өлгермәдек, мине инде тәнкыйтьли дә башладыгыз Үземнән бигрәк сакалымны ошатмадыгыз Ә бер философ «Сакалым минем бөтен гакылым», дигән Сон сез философ мәллә, дисәгез, җавабым ана да әзер Дөньяда философ булмаган шәхес юк. әз мәз генә без барыбыз да философ, дип кәрзин хуҗасы, эре тешле тарак чыгарып, сакалын тәртипкә китерә башлады
Юк. юк. зинһар алай уйлый күрмәгез, диеште кызлар (якалыгыз сезгә бик килешә Моны ихластан әйтәбез Беләсезме. без сездән бераз балык сатуыгызны үтенмәкче илек
. Лә. йә. щуннан?
Сорарга кыймый барабыз Ике-өч кило арттырсагыз, безгә шул бик җиткән
— Әй кызлар! Тапкансыз уңайсызланырлык нәрсә, әлбәттә, арттырам Белә-сезме. башта танышыйк әле Чөнки болай гына сөйләшеп бару уңайсыз: Зариф «Абын» дип тә өстәсәгез, телегезгә йомшаграк булыр
- Руфия.
— Әкълимә
Кулымдагы балдагымның исемнәре Әкълимә
Иң яраткан күлмәгеңә булыр идем ак төймә.
Күр әле. үземнең исемем турында мондый матур җырны беренче ише түем,— диде Әкълимә Кичә үлгән булсам, белмичә үләсе икәнмен
- Сез әллә шагыйрьме? — диде Руфия бу танышлыкка шатланган да. бераз гына шикләнгән дә төс белән.
— Гаф) итәсез, кадерле туташлар, мин үзем әлегә шагыйрь дә. хезмәт батыры да булырга өлгермәдем Гади бер врач мин, балалар табибе Иртәнге якта авыруларның өйләренә үзем барып чыгам, сәгать икедән соң кайсын әниләре күтәреп, кайсыларын әбиләре-бабалары җитәкләп килгән Саша. Маша ларны кабул нтәм Кызык алар белән.—дип куйды Зариф, үз эшеннән канәгать булуын сиздереп — Көннең узганын сизми дә каласың
Шулай матур гына, күңелле генә сөйләшеп кайтканда Зариф туташлар арасыннан Әкълимәгә күбрәк игътибар итте төсле Кызлар, әлбәттә, моны бик гиз төшенде Инде аерылышыр чак та җитте Өчәүләп вокзал каршындагы мәйданга чыктылар. Зариф балыкларны кәрзине белән кызлар алдына китереп утыртты.
- Бөтенесен дә алыгыз!
— Ә үзегезгә?
Кирәксә, тагын тотармын Минем барыбер аларны кыздырыр кешем юк
И-и, Зариф дус. балаларыңның игелеген күр. кулың аягың сызлаусыз булсын Ә бездә оят юк, биргәнне алучылар без, дип теленә остарып. Руфия кәрзин өстенә иелде — Ә кәрзииен нишләтербез? Бигрәк матур үргәннәр бит Үзегезгә тагын кирәге чыгуы бар
һәй, таптыгыз борчылыр нәрсә! Бер шәһәрдә яшибез ләбаса Бер күрешкәч бирерсез әле Миңа, кызлар, яңа микрорайонга. Ә сезгә?
- Безгә моннан ерак түгел Киров чатына кадәр генә. Тәпиләп кенә китәргә уйлыйбыз.
- Ул чакта хәзергә хуш иттек,— диде Зариф Кызларның адресын, теле-фоннарын сорауны килештермәде, ахрысы Минем эш телефоным менә шушы. - диде - Вакыт тапсагыз, шалтыратыгыз. Оныкларыгыз чирләсә, аптырап тормагыз, туры үземә килегез.
Анысы өчен аеруча рәхмәт Тик кызганычка каршы, оныкларыбыз юк шул Үзебез күренергә килсәк, кире бормассыз ич? дип көлешеп, кызлар Зарифны кул изәп озатып калдылар.
Сугымга махсус симерткәндәй, симез табаннарны бөтен тулай торак белән кыздырып ашадылар Шеф-поварлыкны әлеге дә баягы тылсымчы Валерка үз өстенә алды Таба өстенә иелеп, серле кыяфәткә кереп, тылсым догаларын бер-бер артлы укыса да, тозны барыбер күбрәк тондырган булып чыкты Хәер, ботканы май. балыкны тоз бозмый, диләр, сыпырып кына куйдылар
Әй, әдәп тә юк инде үзебездә, шушы сый янына балык тотучының үзен дә дәшкән булсак? — диде Руфия, шушы сүзләренә күп мәгънә салып. Кыздырырга барыбер кешем юк, диде бит Кем белә, бу минутта ул бөтенләй ялгыз.
Дәшмәделәр шул. Мөмкин иде югыйсә. Әмма кызларның да инде һәр ярык тан шаркылдап көлә, һәр елмайган ир-атның муенына барып сарыла торган унҗиде яшьлек чаклары түгел шул. Хәтта шалтыратмадылар да Инде хәзер менә телефонын да хәтерләмиләр һич югында хәлен белгән булырлар иде
Ялгыз түгелдер әле-е-е,—дип сузды Әкълимә — Өрлек кебек андый ирләр нишләп ялгыз булсыннар Шәфкать Туташлары, беләсеңме, нинди чая’ Андый күркәм ялгыз ирләрне алар бер кич эчендә бармакларына бинт итеп урый '
Минемчә, дустым, ул сине бик ошатты төсле, диде Руфия
— Анысын гына үзебез дә сиземләдек, сукңр түгел Дәшмәдек шул. хәерлегә булсын,—диде Әкълимә көрсенгән тавыш белән
Ә менә шушы кыска вакытлы, әмма күңелдә матур хатирә калдырган очрашуның шаһиты булган кәрзин, Әкълимәгә сораулы карашын төбәгәндәй, аның бүлмәсендә тора бирде. Теге чакта Зарифның телефонын язып алмаганга Әкълимәбез хәзер үкенеп тә куя Житмәсә. фамилиясен дә белми Миллионнан
артык халкы булган Казанда Зариф атлы врачны эзләп кара син, табарсың бар Хәер, әгәренки, чынлап торып керешсәк, нигә тапмаска? Балалар шифаханәләре шәһәрдә санаумы Берсенен врачлары икенчесенекен белә Бнк матур кара сакаллы Зариф исемле доктор дисән. хәзер табып бирерләр Табарга булыр иде. әйе Шуннан ни? Менә корзинегезне китердем диярме? Монысы <»• ;> Икенчедән, аргип халкының гомере гел кш • ♦
гастрольгә чыгып китәр чак җитте =
Бу көннәрдән сон ай ярымнар чамасы узды, шәһәрне алсу, кызгылт, сары - яфракларга бизәп, алтын көз килде Кызлар бу юлы шәһәргә тиз әйләнеп ? кайтты Инде хәзер концертларны зур Культура сарайларында бирә башладылар х Бу кичне алар Мехчылар клубында чыгыш ясарга тиеш иде Тик ниндидер ~ сәбәп белән концерт булмады Артистлар мона сөенештеләр генә Ул бит, дускаем. ~ тыңлаучыга, тамашачыларга гына рәхәт Концертка гомерендә бер килә дә. < өенә кайтасы килмичә, кич буе шап-шоп кул чабып утыра Ә менә син көн ф саен, кайчакларда көненә икешәр концерт биреп, сәхнәгә чыгып җырлап кара = Артист та кеше бит. малайкаем Аның да кәефсез, хәтта үзен-үзе күрәсе кил з мәгән чаклары була Ә тамашачының анда эше юк Син анын күңелен күр. г сөендер, кинәндер Шуларын уйласаң, артист тормышы да бик баллылардан . түгел Хәер, кем әйтә инде аны шулай дип
Концертның булмавына ихлас сөенеп, Әкълимә белән Руфия тулай торакка ~ җәяү генә кайтырга чыктылар Әкълимә Руфияне култыклап алды
Заказ белән соратып алгандай матур, тын кич Гомер эчендә бер үзебезгә 7 тик үзебез генә хуҗа булып, саф һавада җай гына атлыйк әле
Әйе шул. - дип куәтләде аны Руфия Башкалар төсле, шундый матур " кичләрнең ләззәтен татырга да вакытыбыз булмый Кемнәрдер кичләрен бер * берсенә сыенышын, назланып кино караганда
— Ә кинодан соң бакчада сөйгәне белән үбешеп утырганда, дип бүлдерде аны Әкълимә
— Әйе. үбешеп утырганда, без һаман сәхнәдә Концерт бирәбез, башкар глн номерыбыз тамашачыга ошармы, кул чабарлармы дип аһ та ваһ киләбез
Шуңа күрә вакытында кияүгә дә чыга алмый калабыз
- Күңел төшенкелегенә һичкайчан бирешмәскә. Әкълимә туташ' Шуны онытмагыз, сез халыкка хезмәт итәсез' Тормышта моннан да «ур бәхетнең булуы мөмкннме' диде Руфия калын тавыш белән Монысын ул филармония директорына хас ишарәләр белән әйтте Беләсеңме нәрсә, <Татарстан»да икенче генә көн Голливуд фильмы бара Ханга әллә ни азык бирмәс.! ы, пнф-паф җитәрлек, ди. Әйдә шунда атладык Берәр изгесе бәлкем безгә артык билет алып куйгандыр?
Ике ахирәт адымнарын тизләтте Бауман урамы, кинотеатр тирәсе бу кичтә ерып узышлы түгел Әйтерсең, бер-бер бәйрәм, халык, халык' Әйтерсең, бөтен Казан урамга чыккан Кызлар алай да өметләрен җуймый алгы фойега узды Кассалар күптән ябык, исәпләре куллан артык билет эләктерү Шунда, икесе берьюлы, читтәрәк торган күркәм гәүдәле ир-егеткә игътибар иттеләр \ның үтеннән бигрәк сөйкемле сакалы аларга ничектер таныш шикелле күренде Чү' Бу соң. бу Зариф ич! Юк. юк. беренче булып кызларны ул үзе күреп алды
, Сез һаман бергә икән, сез һаман бергә икән кадерле туташлар' дни яннарына да килеп басты Әллә артык билетыгыз ла бармы? Юк Алай са. кызлар, алтыннарым, айн момент табабыз аны
Гаҗәп, ул, чыннан да. бик тиз арада өч билет табып килде Ииф-паф лнр бу фильмда дөрестән лә җитәрлек иле Киноны алар онытылып кара дылар Инде өчәүләп кайтырга чыктылар
Аяк терәп карышйасагыз. туташлар, озатып куярга исәбем бар. диде Зариф
Аяк терәп үк карышмабыт инде, дип көлеште кытлар Анысы инде карышып торалармы соң' Озатучылары булганда
Тулай торакка җитү белән. «Мин нигәдер өшеп торам .си- алл.» бера» температурам да «бар», дарулар эчеп, юрганымны башымнан бөркәнеп ятып карыйм «зле» дигән булып. Руфия шундук кереп китте
Кич бнк матур һава саф Вакыт та әле бик соң түгел Зариф, бераз әйләнеп. Болак буйларын каран килергә тәкъдим ясады
Рөхсәтме’ дип ул Әкълимәне җиңелмә 1снә кхлтыклап алды Белә сезме? Мин теге чакта шалтыратуыгызны бнк көткән идем Нртәгәссп көнозын телефон яныннан китмәдем Шунда инде шалтыраткан бх.ъ.н............................................ р
Гаеп бездә. Зариф Кызлар хәтерен үэеи - : нны шунда
ук язып алырга башыбызга да килмәде Аннары нню иска төшерә алмадык Ул арада гастрольләргә чыгар чак җитте
Бу кичтә алар күп нәрсәләр турында сөйләш к $арнф өйләнгән булган Аерылышканнар.
Нәрсә җитмәде? диде Әкълимә ана туп-туры карап Нәрсә бүлешә алмадыгыз?
У у. тарихы озын, дип кулын гына селтәде Зариф — Характерлар туры килмәде
Зарифнын кулында кара дипломат Ул аны еш кына бер кулыннан икенчесенә күчергәләп тора Әкълимә күтәреп караган иде. чүт сыгылып төшмәде. Дипломатка, әйтерсең, кирпеч тутырганнар
— Нәрсә монда? Күтәрешле түгел
һәй. кешеләр чыгарып ташлый, мин җыям Тимер-томыр
— Ә сез нн дип җыясыз?
— Хобби' Шундыйга һәвәс мин
Әлеге кичтән соң алар еш-еш күрешә башладылар «Акчарлак» ресторанына барып яңа ревю тамаша кылдылар Мәскәүдән килгән ансамбль концертында булдылар Шунысы сәер. Зариф теге дипломатын һәрчак үзе белән йөртте Аның эчендә һәрчак серле тавышлар чыгарып, ниндидер тимер-томыр шалтырады Берчакны Әкълимә аңа:
Бу сандыгын бигрәк авыр. әйдә, бездә генә калдырып торыйк,— диде.
— Чын интеллигентка дипломат тотып йөрү, хатын-кызларга күкрәкчә кию кебек кирәк,— диде Зариф.
- Каршы әйтерлегемне калдырмадың, килешәм, диде Әкълимә Төпле дәлилгә корылган фикерләрне гомумән тулысынча кабул итәм.
Тора-бара Әкълимә Зарифның шалтыратуын, килүен көтеп ала башлады Яшең утызга җиткәндә әллә ни сайланып маташа алмыйсың. Ялгызлыкның, туар көннән һаман да нидер көтеп яшәүнең дә бер чиге бар Сәхнәгә чыксаң. сиңа баш иючеләр, килеп кат-кат кулыңнан үбүчеләр күп. Чәчәкләрне дә кызганмыйлар Ә менә буш кичең булса, башыңны хет ташка ор Кыяр- кыймас кына култыклашып Болак буенда йөрүләрне үзе дә бик тансыклаган иде ул Дөрес. Әкълимә үзен егетләр кочагында булмаган, аларнын назлавын татымаган беркатлы бәндәгә санамый Әле менә узган ел гына, күрше Ашыт- баш егете Мөнир белән таныштырганнар иде аны Очучы, мин сиңа әйтим Казанга стажировкага кайткан иде Ай ярымнар чамасы бергә торып та маташтылар Тору булмады, мәхшәр булды инде ул Мөнир, бер артисттан көнләшү кәмите ясап, аның бүлмәсендәге бөтен әйберне кырып бетерде. Әкълимәнең яңагына чалтыратты Яраттыра, көйләштерә белгән хатын гомер эчендә бер анысын да татырга тиештер дип. Әкълимә эшне зурга җибәрмәде Стажи ровкасын бетергәч. Мөнир үзе эшләгән шәһәргә кайтып китте Китте дә шым булды, хат та. хәбәр дә салмады Аларны таныштырган Ашытбаш түтие генә: «Ул азгынның анда катыны булган икән, җаным Шул турыда ник берәүгә ычкындырсын, лүтчик кеше шул — сер саклый белә, без түгел Катыны белән торуларының башта бер дә рәте-чираты булмаган Казаннан кайткач, янәдән кушылганнар, ди. Бала хакынадыр инде, өч яшьлек кызлары да бар икән», дип авыз суын корытып сөйләп торды Хәер, болары аның тормыш сикәлтәләре генә Мөнир белән алар барыбер бәхетле гаилә кора алмаган булырлар иде Бер авызына эләксә, бер чүмерә башласа, чиген-чамасын белми Эчеп алса, кулы тик тормый Андый дуамаллардан кул-аягың исән чакта котылуыңа мен шөкер ит
Ә менә күрер күзгә күркәм генә, телгә дә бик ягымлы Зарифны хатыны ни дип аерды икән? Нинди гөнаһлары өчен? Әйе. әйе. хәзер күпчелектә хатыннар ирләрен аера. Халык судында утырышчы итеп сайлангач, моның шулай икәнен Әкълимә үз күзе белән күреп ышанды Хатыннарда төп терәк Әгәр тели икән, хатын-кыз гаиләне ничек кенә саклый әле Ир-ат. бичара, бәйдәге эт сыман Муенындагы чылбырын ычкындырмый торып, беркая да атлый алмый Юк. нн генә булмасын. Зариф ошый Әкълимәгә Әллә инде гашыйк та булып өлгердеме’ Ә нигә, аның йөрәгенә дә мүк үсмәгән ләбаса
Кыскасы. Әкълимәнең күңеле түрендә Зариф көннән-көн ныграк, даимирәк урын били барды
Шулай бер көнне, күңелле сөйләшеп урамда байтак кына йөргәннән соң. Зариф аны үзенә чакырды
— Бу дипломатны да кертеп бушатырга кирәк, тәмам кулымны талдырды.— диде — Тәмләп кайнар кофе эчәрбез, телевизор карарбыз
Алар тугыз катлы кооператив йортның алтынчы катына күтәрелделәр Зариф, лифтка кергәч. Әкълимәне кочагына кысты, бит уртасыннан үбеп тә алды Яшүсмерләр тесле йомшак кына итеп Зарифнын бөдрә сакалы анын битен кытыклады Ир назы, дускаем, ир назы шул инде Хатын-кызга аны ата-ана назы да. ин якын дус-ишләре. якын туганнары назы да алыштыра алмын Шушы җинелчә үбүдән дә ана ничек рәхәт булып китте Әлеге назның сихәте ♦ бөтен тәненә таралды. Әкълимә җавап итеп үзе дә Зарифка елышты, башын = анык күкрәгенә салды Борынгы грек философы Демокрит, әгәр мин хйлыйч f икән, фикер йөртәм икән, димәк мин исән. яшим, дигән «Әгәр мине кемдер г сөя. назлый, иркәли икән, димәк, мин чибәр, мин моңа лаек» дип хнлады 1 Әкълимә Дөньяда бит аның шунысы гына да ни тора'
Лифттан чыгуга аларны карасу дермантин белән тышлаган зур ишек каршы =■ алды Аның алдына килеп баскач кына. Зариф кабаланып әле теге, әле бу » кесәсен капшады •
- Аһ. каһәр, ачкычны алырга онытканмын бит' — диде Әкълимәнең сораулы s карашын күреп, кыю гына кыңгырауга басты Зарар юк. коллега миннән = өйдә калган иде
Эчтән озак көттермәделәр Башта аяк танышлары ишетелде Аннары шал - тырай ишек ачылды Анда, өстенә калын затлы халат кигән, иңбашына мамык шәл салган, әмма шулай да курчак кебек җыйнак бер хатын күренде «Кол- _ легасы» шушыдыр, күрәсең», дип уйлап алды Әкълимә Пөрәге жу итеп китте - Зариф аңа хатыны белән судлашып аерылышулары, өч бүлмәле кооператив Z квартирада икәүләп аерым яшәүләре турында сөйләгән иде сннләвен Сигез - яшьлек уллары Азатның Суворов училищесында укуын да белә Малай училищедан ял көннәрендә генә, анда да нке-өч сәгатькә генә кайтып кнтә Бпларның барысы турында Әкълимә шулай алдай белсә дә. Зарифның «коллегасы» белән ишек катында очрашырбыз, дип уйламаган да, көтмәгән дә иде Башка чакны бик батыр, таштан ут алучы туташ коелды ла төште Ләкин ишек каты мөнәс < бәтләр аңлашып, ышаныч кәгазьләре алмашып тору урыны түгел Тагын шунысы да гаҗәп тоелды Зарифның «коллегасы» Әкълимәгә һичнинди дошманлык, көндәшлек хисләре сиздермәде Зариф үзе берни булмагандай
- Гафу ит. коллега Ачкычларны онытып калдырганмын, җитмәсә кунагым да бар. диде
— Күрдем, ишек ачкан ханым чөйдә эленеп торган ачкычлар бәйләменә ымлады Соңгы накытта. коллега, гомумән башыгызны жуеп йөри башладыгыз Нидән икән бу, дип гаҗәпләнгән идем аны Хәзер гөшенәм инде Рәхим итегез'
Алар күзгә күз очрашты Әкълимәгә кире борылырга инде соң иле Ә нигә борылырга? Басып кермәде ләбаса Чакырган җиргә кунак булып килде Зарифның «коллегасы» ягымлы таныш белән
Рәхим итегез, узыгыз' - дип кабатлады
- О-о, бу склероз зәхмәте! Әллә миндә дә башланамы Укыган чакта үзебезнең профессор Ннязовтан көлә идек «Көлке көлә килә, артыннан куа килә» шушы була инде күрәсең дип сөйләнде Зариф Әкълимәне култыклап эчкә алып керле, бүреген салып чөйгә элде, ана пальтосын салырга булыигты Шу >чак -I зар янына ян бүлмим әлеге җыйнак i зүдәле ханым чыкты
Коллега, син гафу ит Миндә Мәрьям утыра Синең башмакларыңны ана биргән идем, диде
Ә-ә. Мәрьямбикә ханым' Дөньяда бе» барлыкны да онытмаган икән ■зле Ерак Мали иленнән исән-сау гына йөреп кайтканнармы? Тропик бизгәк белән газапланмаганнармы? Хәзер керәм яныгызга, күрешеп чыгам үзе белән, дип сөйләиә-снйләнә. Зариф Әкълимәнең чишенеп бетүен, көзге алдында чәчләрен тәртипкә китерүен көтте
Аннары алар зал аша узып, почмак бүлмәгә керделәр Заманча «.шык белән пөхтә итеп җыелган Түрдә эш өстәле, янда түшәмнән идәнгә хәтле кцтап шкафы, ял-йокы өчен тахта Зариф ана тахтадан урын күрсәтте
Утырып ял итегез' Тартынмагыз
Әкълимә әдәп саклап кына як ягына каранды, кү зе каршы як стенага төште һәм аптырап калды Бу бүлмәнең бөтен стеналары исм- йозак белән тулы иде Аларның монда нннднлә|м- генә юк амбарныкы ла. сандыкныкы ы портфель-портмоне биге дә Барысы ла майланган, ялт иттереп кара лакка буялган Почмакта кечерәк кенә перстак. шүрлектә эш кораллары Зариф шхл арада дипломатыннан верстак өстсиә тагын ике амбармы, гаражмы йозагы чыгарып салды
Хоббнгм бу минем. Әкълимә кадерлем. һәвәслегем Ьашта шаярып кына
•« I3I
керешкән идем, хәзер менә һич котыла алмыйм Тәмам иләсләндерде.— дип Зариф яна алып кайткан йозакларын дикъкать белән карарга кереште Бүген приемга бер әбекәй китерде, кайчандыр оныгын дәвалаган булганмын Каян ишеткән диген син' Көчкә күтәреп килдем, ди әле
— Ришвәт! — диде Әкълимә елмаеп.
— Әйе. нәкъ үзе. Ләкин бик еш эләкми Ә боларнын күбесен тимер-томыр складларына барып актарынып, шәһәр читендәге чүплекләргә чыгып җыйдым
— Хажәтләре шул кадәр зур идемени?
— Булмаска! Беләсезме, һәр йозакның үзенә бер олы язмышы бар Кызыклы тарихы Аларнын телләре бар. матур итеп сөйли беләләр
Ышанам, ышанам,— диде Әкълимә елмаеп
. Дөрес, аларнын күбесе башта минем кулга хаста хәлендә эләгәләр Ә мин аларны җырлап тора торганнар итеп көйләп куям Карагыз, хәзер алар барысы да төзек Телләрен ачарга ачкычларын да үзем ясыйм Бүлмәмә шуларны сагынып кайтам Үзләре дә мине сагынып торалар.
- Аларны берәр Пионерлар сараенамы, яшь техниклар йортынамы күр гәзмәгә куярга кирәк. — диде Әкълимә Югыйсә тиздән монда бөтенләй кысынкы булачак
Исәбем бар Ләкин коллекциямне тагын да тулыландыра төшәсем килә. Беразга сабыр итәргә, ашыкмаска кирәктер, дип уйлыйм Әкълимә, кадерлем, мин бер генә минутка, диде Зариф, бүлмә ишеген япты, ләкин шунда ук кире әйләнеп керде Мәрьямбикәбез килгән икән Бер курста укыган идек. Ире белән чит илдә эшләп кайттылар Син монда ни дә булса караштырып тор Ә мин тиз генә кофе нлгертәм
Зариф кухня ягына чыгып китте Озак тормады Бүлмәгә поднос белән кофе чәйнеге күтәреп керде Өстәлгә матур ике чынаяк алып утыртты. Аларга куе итеп кофе салды Соңгы минутта гына бер шакмак шикәре дә юклыгы мәгълүм булды Зариф тагын кухня ягына йөгерде Анда ул ниндидер калай савытларның берсен ачты, икенчесен япты шикелле Ахырда аның:
Коллега, берничә шакмак шикәреңне алып торам, кайтарырмын,- дигән тавышы ишетелде.
Инде тәмләп кенә эчә башлаганнар иде. бүлмә ишеген шакыдылар, анда, аларга ишек ачкан әлеге күркәм ханым күренм
- Мәрьямбикә күчтәнәче Малидан кайтышлый самолетлары Корсика ата вына төшкән Шунда аэропорт буфетыннан алган идем, ди. Сине дә сыйларга куша, дип өстәлгә бик матур тартма белән конфет китереп куйды - Мәрьямбикәнең үзен дә сыйламакчы идем, салу белән эри торган кофем беткән
— Әй. алла' - дип Зариф бот чапты - Мәрьямбикә уртак кунагыбыз лабаса. Без хәзер залга күченәбез сез дә шунда чыгыгыз Бергә-бергә күңеллерәк тә булыр.
Карелия каеныннан эшләнгән затлы мебель белән бизәлгән урта бүлмәгә алар беренче булып чыкты Түгәрәк өстәл артына утырдылар Әкълимә тәмам аптырашта Шайтан белсен мондагы хәлләрне, үзара мөнәсәбәтләрне Аларга ишек ачкан хатын кем ул? Зарифның сеңелесеме. квартиранткасымы. әллә, каһәр, судлашып аерылган хатынымы? Әкълимә өчен әлегә болар барысы да «Андромеда томанлыгы»
Ул арада күрше бүлмәдәге ханымнар да бу якка чыкты Икесе дә чибәрләр Ханымнарның баштанаяк затлы киемнәр кигәне әдәпле генә итеп Әкълимә белән күреште Мәрьямбикә.
Беркавым бүлмәдә киеренке тынлык урнашты Уртак бер темага гәп башлап җибәрә алмыйча кофены башта шулай сүзсез генә эчтеләр Бигрәк тә Әкъ лимә үзен уңайсыз хис итте. «Мин соң монда кем? Ашка төшкән таракан түгелме? дип тә уйлап алды хәтта Хәер, бәреп кермәдең. Чакырып китерделәр. кунакта утырасың Тәмләп кенә, ләззәтен тоеп кына кофе чөмерүеңне бет Аннары инде. Әкълимә дускаем, озын чәч. кыска акылым, һәркемнең бәхеткә үз хокукы бар Бәхет ул тилеләргә, ахмакларга гына теш ярып кер.» Күпләр аны яулап ала»
Кофедан соң барысы да телевизорга төбәлделәр Зариф ие Teie программаны. ә.н- монысын борып карады әмма бу кичтә аларнын берсендә дә әллә ни искитәрлек нәрсә күренмәде. Хуҗа ханымның кулында йон йомгак, бәйләү энәләре пәйда булды Ул әллә кофта, әллә ачык изүле йон күлмәк бәйли иде
Нәкъ иңбашына җиткәч тукталдым да калдым, һич кенә очлый алмыйм, үрнәген оныттым, -диде ул.
И-н Гөлшат, дускаем, таптың ярд,)м сорар кеше' Чаңгыда чыгарга
кызыма йон бияләйләрне дә каенанам бәйләп бирә бит Кул эшенә осталыгы.. булмады да. буласы да юк, дин Мәрьямбикә аның иңбашына КУЛЫН салды Әле менә сиңа көнләшеп карап торам
Кофтага Әкълимә дә төбәп-төб.ж карап алды Бер карауда бәяләде Бәя ләмәскә. артист халкы моның ише бәйләү-чигү эшенең остасы бит ул Алар бәй 1-1 HI калфакларны кофта свитерларны, алар чиккән яулыкларны хет б • тот та Парижга халыкара күргәзмәгә илт Бер бәхәссез приз алачаклар = Чөнки артистлыкның беренче көненнән, беренче сәгатеннән шуның белән мәшгуль - бит алар Аэропортта ике-өч сәгать самолет көтсәләр дә. гастрольләрдән поезд- 5 ларда, пароходларда кайтсалар да. озын юлны кул эше белән мавыгып кыс- ж карталар Ахырда шушы эшнең осталарына әвереләләр
Карап торды да Әкълимә, ахырда түзмәде “
- Кая. бирегез әле. мин тырышып карыйм - дип Гөлшаттан кофтасын сорап * алды, җиң утырта торган жиреннән җиңел генә бәйләп тә китте Сез анык ф ике күзәнәген сикертеп, өченчесен кабаттан чәлдереп барыгыз Шулай итсәң. _ тигез дә. матур да чыга
- Аңладым, кара ничек җиңел генә икән, рәхмәт.— диде Гөлшат бәйләүне ~ кире үз кулына алып Аның бу сүзләрендә әз генә дә көндәшлек, яисә ничектер . төрттереп әйтү сизелмәде
Ә-ә. онытып торам икән бит әле. коллега.— диде өстәлдән чынаяклар * җыештырып йөргән Зариф Үземнең замша курткам белән бергә көзге пәлтәңне _ дә химчисткага илттем Ике атнадан килергә куштылар Квитанциясе менә. - җыен куй. Соңыннан таптырып йөдәтмә
Ай. рәхмәтләр төшкере' Ә мин үзем һаман өлгерә алмый йөрим Бх ; диссертациям белән тәмам башым катты
Зариф. Мәрьямбикә. Гөлшат үзләре дә сизмәстән медицина турында сөйләшеп киттеләр
Әкьлимә башкалар да күрерлек ишарә белән сәгатенә карал алды, китәргә җыенуын сиздерде Зариф аңа киенергә булышты, тулай торакка кадәр озатып куйды
Алар моннан соң да очрашуларын дәвам иттеләр Әкълимә дә Зарифларга кнлгәләле Бер килүләрендә Гөлшат аларны кош тоткандай шатланып каршы лады
Коллега, сөенечкә нәрсә бирәсең! Мин сиңа менә дигән мохер шарф таптым Әнә өстәлдә Үз бәясе кырык сум. днләр Мнн ун сум артык бирдем Чөнки андый затлы әйберләр прилавка өстендә ятмый Акчаның исә илле сумын гына түгел, йөз сумын да муеныңа урый алмыйсын
Гөлшат шарфның чыннан да бик татлысын һәм төскә дә бнк матурын эләктергән Зарифка шул хәтле килешеп тора Шарфны муенына салып маташкан арада Зариф үзе дә
Коллега, мнн бер дустым белән тагын сөйләштем Сии ана татын бар магансың Нәрсә, ул черек тешеңнең акыртып сызлый башлаганын көтәсеңме-* Иртәгә үк күрен, көтәрмен дип калды, дип кисәтте
Гаҗәп монда хәлләр Инде ел ярымнар чамасы аерым ашап, аерым эчеп дигәндәй яшәгән бу «коллегалар» арасындагы мөнәсәбәтләрне Әкълимә ни тырышса да аңламый Ирле хатынлы булып, күп еллар тату гына гомер кичер гән. аяк терәп дөнья көткән парлар да бер-берсенә карата шулай игътибарлы, кайгыртучан буламы икән әле? Ә болар арасындагы мөнәсәбәтләр хәтта сокланыр лык Бу чукынчыклар, судлашып аерылышып уйныйлар гынамы әллә? Әкълимә күңелендә хәтта шундый шикләр дә туып куя
Икенче бер килүдә ул Зарнф квартирасына бер минутка дип кенә сугыл ган иле Яна Бистә ягында бер иске йорт сүгәләр икән Амбарлары да бар. дн Менә ашып иске йозакларны табарит бу ла инде Әкълимәне дә ияртеп Зариф шунда барып кайтырга булды Фатирына өс-баш алышырга чүкеч балта, каергыч алырга, дип кенә сугылган иде Ишек ачылуга, бүлмәсеннән тагын Гөлшат атылып чыкты
Коллега, миндә На тар Петрович кунакта Диссертациямне укып чыккан Булган бу. дн Шушы яхшы сүзе өчен үзен әз генә сыйламак ниятләгән идем
Шуннан3 дип бүлдерде Зарнф
ЛӘКИН минем бернәрсәм лә юк Алдан хәстәрләнү башыма да кермәде
Анда бит. сервантта нәрсәдер бар
Күрдем Сорамый алырга гына базмадым
Зарнф аягын да салмый залга узды Гөлшатка Риге бальзамы, башлан ган коньяк шешәсе чыгарып бирде
Сез дә керсәгез күңеллерәк булыр иде.
- Ашыгабыз
Планетаның язлык бәйләгән һәр шәхесе — озын борын Мәчтүрә Әкълим» шул арада да Гөлшатның бүлмәсенә башын тыгын карамый булдыра алмады. Бу Назар Петровичы кем тагын? Карады да көчкә 6ot чапмады. Бүлмә түрен дәге креслода ялтыр башлы, корсагы идәнгә салынган картлач утыра Күзләре. ата мәченеке төсле майлы. Әкълимә анысын ти.з шәйләп өлгерде. Аһ. карт жен. диссертация укырга килгән, имеш
Ә бу тнлебаш чыпчыгы шунын алдында тагын пырх та пырх килә'. Креслода утыручының комсыз тилгән, ач күз карчыга икәнен күрми дә. шәйләми да. «Мин булсаммы'— дип уйлап куйды Әкълимә Белер илем аны нәрсә белән сыйларга икәнен Арт ягына чыбык белән сыптырып чыгарыр идем» Шунда ук икенче Әкълимә аңа: «Анысы, сеңелем, синең эшең түгел, тыгылма Нәрсә эшләгәнен үзе беләдер»,— дип кисәтте Монысы аның Әкълимәгә һәрчак каршы төшә торганы, аның белән гел бәхәскә керә торганы
Алар шулай дүрт айлар чамасы очрашкалап йөрделәр. Әкълимәнең хәзер ерак араларга гастрольгә дә китәсе килмн иде Чөнки хәзер аны Казанда Зариф көтә Шуңадырмы. Әкълимә Казанны аеруча сагынып кайта иде
Кешене якын итү. ярату өчен, беренче чиратта аның белән фикердәш булу кирәктер Әкълимә Зарифның дөньяга карашындагы күп нәрсәләр белән килешә, аның яклы Зарифның үз алдына һичнинди матди мәнфәгатьләр куймыйча. хнресләнеп йозаклар җыеп мавыгуын да килештерә. Шушы араларда гына алар Актаныш якларында концертлар биреп кайттылар Бер авылда Әкълимәне бер ялгызы гомер кичерүче әбигә квартирага керттеләр Шунда Әкълимә әбинең кыз чакларыннан сакланган бирнә сандыгында үзенә бер сәер йозак күреп алды Әбигә кибеттән өр-яңа йозак алып кайтып бирде. Әбекәй бу юмарт әртист кызга кат-кат рәхмәт укыды Әкълимә исә Зарифны сөендерде Алай гына түгел. Әкълимә Зарифның судлашып аерылган «коллегасы» Гөлшатны да ничектер үз күрә, хәтта ярата иде Ә аңа карата көндәшлек хисен әз генә дә кичерми Кешеләр арасында бер-берләренә карата туып куя торган мөнәсәбәтләрне һич аңламассың. Аларны аңларга иң соңгы модель электрон хисап лау машиналарының да башы җитмәс.
Шулай көннәрнең берендә. Казанның неон утларына күмелгән урамнарына иркәләнеп-назланып кына эре-эре кар бөртекләре төшеп торган җылы бер кичтә. Зариф тулай торакка бер кочак чәчәк тотып килеп керде Шушы кичне ул Әкълимәгә бергә булырга, кушылырга тәкъдим ясады Көткән иде Әкълимә аның бу адымын Ә менә хәзер җиңел генә «риза1» дияргә ашыкмады
Тәкъдимеңә мең рәхмәт. Зариф.—диде ул Ләкин син миңа бераз уйларга вакыт бир Без бит инде икебез дә яшь-җилкенчәкләр генә түгел
Шул бераз вакыт мөнәсәбәтләребезгә нинди дә булса яңа төсмерләр өстәр дисеңме? Мин тимерне кызган чагында сугу яклы - диде ул бераз үпкә белдергән сыман
Алай да чак кына көтик, уйланыйк әле. яме?
Уйларга булгач, уйларга инде
Бу төнне ул керфек тә какмады Үлчәү тәлинкәләренә уй-хисапларын тегеләй дә. болай да салып карады «Кайберәүләр лотереядан отып та машиналы була Лотереядан откан мал харамга саналмый Киерелеп, мин сиңа әйтим, йөри бирәләр Зариф синең лотереядан откан бәхетең, акыллым. ничу юк белән баш катырырга Тот та кулыңны бир», дин әрепләште теге, һәрчак күңелендә аңа каршы төшә торган Әкълимәсе Икенчесе: «Ашыкма, лотерея, ай саен уйнаса да. һаман машина отып тормый», ди.
Кая ул керфек кагу' Бу төндә башыннан узган вәсвәсәләрне. уй-фикер- ләрне бер җиргә өеп куйсаң. Урал тавыннан биек булыр иде
Икенче көнне иртән сәгать җиде тулганчы ук барып керде Әкълимә Зарифлар! a Зариф «Спи ич.1»сын кабызган, борын эченнән нидер көйли-көйли. кырынып иөрн Андагыдай кара сакалны гел тәртиптә тоту өчен, көзге алдында һ.1ркөн шулай байтак маташырга туры киләдер. Хәер, ул ашыкмый, эшенә туты и л гына йөри Гөлшат инде өстен-башын киенгән, чыгып китәргә тора. Бу иртәдә лә ул Әкълимәне:
Әйдүк, рәхим итәсез'. — дип якты йөз белән каршы алды.
Якты йөзең өчен рәхмәт. Гөлшат җаным, мин узармын Бер генә минутка үзен дә ашыкма әле. дип Әкълимә аны кулыннан тотып туктатты Зариф, сез дә бире чыгыгыз
Үзе уфылдап урындыкка барып утырды Тирән итеч тын алгач
- Юк. булмый икән Бу мәхәббәт мина лотереядән откан төсле тоела Очраклы. хәтта хәрәм бәхет бу. Аңлыйсызмы-'' Сез бит берни аңламыйсыз* Гөлшат, сез беләсезме. Зариф миңа тәкъдим ясады
- Ясаса. — диде Гөлшат берни булмагандай салкын кан белән — Ул ирекле,
ихтыяры үзендә Без аның белән диңгездәге кораблар һәркем үз юнәлешендә йөзә, очрашканда тик гудоклар гына бирешәбе» Монысын халыкара килешү. ♦ конвенция шулай таләп итә. =
— Кораблар, имеш* — дип шунда Әкълимә бар көченә өстәлгә китереп 3 сукмасынмы Хәтта буфет, сервант пыялалары, аларның киштәләрендәге бәллүр ? касәләр сискәнешеп зыңгылдаштылар Кораблар, имеш' Берсе менә өч ай инде х мина чәчәкләр ташый, ә өендә курчак кебек хатыны утыра Икенчегезне әй- z тер идем инде' Корсагы җирдән өстерәлгән карт алашаны ияртеп кайткан. £ ә күрше бүлмәдә өрлек кебек ире иске йозаклар майлый Тьфү' Беләм мин < ул март мәчеләрен Күп тапкырлар очратканым бар Синең диссертацияң. Гөлшат. ‘ беркатлы җанашым. аяк сөртергә дә кирәкми Нүжәли шуны күрмисең, акламыйсын син! Берәр җае чыгып тәмле калҗа эләкмәсме, дип йөрүче козгыннар, с комсыз карчыгалар бит алар
Әкълимә икенче ягына борылып, шушында ук басып торган Зариф өстенә ябырылды
- Үпкәләштән булмасын. Зариф кадерлем. ир түгел син. чүпрәк син' Теге ' чакны мәк чәчәге кебек хатыныңны шул капкорсак белән калдырып, кинога Z чыгып киттең Синең урыныңда мин булсаммы, җүл-ләр' Алтынчы катның һәр - баскычыннан берәрне тибеп озаткан булыр идем Ярар, аерылган да бу.уыгы ». ди ~ Ул бнт барыбер синең хатынын, ят ир белән үз квартираңда син аны ни дип ~ калдырдың? Тьфү. ачуым да бер килмәгәе'
— Ә син. Гөлшат, шулай ук ачык авыз ябалак, диде Әкълимә Бәхетең инде җаным, әле дә ярады, көндәшен мин булдым Югыйсәме. шундый хатыннар бар дөньяда нарасыйкаем, Зарифын кебек ирләрне бер күрүдә һап итеп йоталар Чәйнәп тә тормыйлар' Коллега, имеш Монысы аңа мохер шарф алып кайткан, тегесе теш врачы белән сөйләшеп куйган Үзләре һаман да аерылышып уйныйлар Зарифың усал хатыннарга эләксә, күрер идең аннары коллегаңны Йөрер идең ялгыз саескан булып, әлеге капкорсаклар кебек, корыган ботакларга кунып Усал хатыннарны да гаепләмим Ә нигә? Алар- кын да ир белән яшисе килә Алар сон синнән-миннән кай җирләре белән ким? Айлар, еллар буена ни өчен алар салкын мендәр кочаклап ятарга тиеш? Урамда Зариф кебек ирләр барында Бәлкем, сез моны әхлаксызлык диярсез. Юк шул! Табигать безгә ирләрне чутлап кына бирә Бу турыла сез. медиклар, бездән яхшырак беләсез Әгәр кайчакларны артык юмартланып китсә, шунда ук хатнсын төзәтергә ашыга, ревизорларын җибәрә ир җенесләрен балыкта суга батыра эштә ток белән суктыра, юлда кара каршы мотоциклларны бәрелеш терә Һич югында аларны эчкечегә әйләндереп бетерә Ирләр белән хатыннар җәмгыятьтә иллегә илле, баланска баланс булалар икән, иртәгә үк чәч бөдр.м.нү. тырнак буяту бүлмәләре, косметика кабинетлары ябылачак Хатыннар иртәгә үк ертык оектан, иске халаттан йөри башлаячак Ә болай исә гадел көндәшлек’ Карата аласын икән, теләсә кайсы нр синеке Ә син булган иреңне лә ку тыннан ычкындыргансың икән, үзең гаепле, соңыннан мышык мышык килеп профком ишеген таптап йөрмә
Бу хәлне, мондый монологны, әлеге финалны башларына да китермәгән «коллегалар», ни әйтергә дә белми, аптырашта тора бирделәр
Судлашын аерылганнар, имеш' Оятсызлар, намуссызлар сез \» бәхете гезгә үзегез каршы төшүчеләр Бәхет кошы һәркем өстенә дә алай җиңел килеп кунмый Ә сезгә ул. күрәсең, бик җинел «ләккән Шу на аның кадерен лә белмисез, аяк астына салып таптыйсыз Я. әйтегез, нәрсә җитмәде, нәрсә бүлешә алмадыгыз? Ә мин беләм сезгә нәрсә җитмәгәнен Каеш, солдат каешы, икегезне дә ярырга сигезләп үргән камчы җитмәгән сезгә' дип җикеренде боларга Әкълимә, колоратур сопраноның бөтен мөмкинлекләрен кулланып
Эһем, дип гамак кырды Зариф Әкълимә' Без бит
Безнең бер-беребезгә һичнинди дәгъвабыз юк. дип әйтмәкче булды Гөлшат Без бит җәнҗалсыз судлашып
Бирермен мин сезгә суллашып аерылышуны' дип Әкълимә янәдән өстәлгә китереп тондырды Зариф, син кадерлем. бүтән минем янга килеп йөрисе булма Оныт ул сукмакны Ә теге карт алашаны сезнең өй тирәгездә күрсәм, аягын ү зем бәреп сындырам Ә сезгә исә, к.»лерлск.»йл.»реч. аңлашырга, кушылыр)<» бер атна бнрәм Кнләм. гнкшерәм. белеп торыгыз Әгәр дә мә
гәр мин дигәнчә булмаса. сезне'ничек акылга утыртырга белермен Мин сезнең турыда республика газетасына, юк. юк. «Работница» журналына язачакмын Череп таркала башлаган әхлакый йөзегезне бөтен илгә фаш итәчәкмен Минме?* Сез әле мине белмисез!.
Иртәгесен Әкълимә, авырып киткән бер җырчыны алыштырырга. Әлмәтка очты Аннары шушы труппа белән Башкортстан якларына чыгып киттеләр Бу юлы алар нке айлар чамасы йөреп кайттылар
Дөньяда ин шифалы дәва — Вакыт агай Доктор Вакыт иң өметсез яраларны да дәвалый, ин тирән җәрәхәтләргә дәва таба Әлеге гастрольдән Әкълимә дә беркадәр баш-күз алып, тынычлангандай булып кайтты Алай да Казан урам нарына бераз эңгер-меңгер төшү белән, беренче эше итеп. Һади Такташ ура мымдагы тугыз катлы йорт ягына китте Алтынчы каттагы таныш тәрәзәләргә озак карап торды Залда караңгы Зариф белән Гөлшат бүлмәләрендә генә ут бар Димәк, әйдәләр Әкълимәнең күңеле җылынып китте Бераздан ут әлеге бүлмәләрдә сүнде, залда кабынды Телевизор карарга чыктылар, кофе эчәләрдер, дип нәтиҗә ясады Шушы күренеш аның күңелендә һич тә усал көнчелек түгел, ә үзенә бер җылы хис. өмет, шатлык уятты
Әкълимә гастрольдән йөреп кайткан саен әлеге йорт янына килә торган булып китте Читтән, ерактан гына озак күзәтеп тора Ашыга-ашыга эштән кайткан Гөлшатны күргәләде. Хатын-кыз эштән өенә ашыга икән, димәк аны анда көтәләр Димәк, бу өйдә иминлек.
Бер кулына иске йозаклар тутырган дипломатын, икенчесенә бәрәңге-кншер салган ятьмәсен тоткан Зарифның кибеттән чыкканын очраткалады. Ир кеше өенә бәрәңге салган ятьмә тотып атлый икән, моның серен багучыдан сорашып торасы юк Ялгыз ир андый эш белән вакланмый: акчасы булса, ресторанда ашый, булмаса ач куна Ә Зариф әнә ятьмә тутырып ризык ташый!
«Ай. матурым Гөлгенә, җан сөйгәннәр була бер генә», дип бер дә юкка гына җыр чыгармаганнар шул Жан сөйгәннәр — бер генә Әкълимә өчен ул Зариф булды, курәсең Такташ урамы чатындагы тугыз катлы йорт янына ул .зле дә еш кына барып чыккалый Ләкин таныш квартирага керми, карап тора-тора да кире бор