Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЗГЕ НИЯТ БЕЛӘН


Егет кешегә җитмеш терле һенәр дә аз диләр икән, бу суз
иң әүвәл Месәгыйт Хәбибуллинга кагыладыр кебек Оренбург
элпесендәге Габдрахман авылында туып үскән уналты яшьлек
яшүсмер Магиитогорскида токарь була, күрше Башкортстанда
нефть эзли Илленче еллар урталарында авыл хуҗалыгын
механикалаштыру буенча хезмәт итә Аннан соңгы елларда
Баулы як ларында аны шофер, автомеханик дип беләләр
Сугыш чорында укуы әзелеп калган егет бары тик алтмышын-
чы еллар башында гына урта белем алуга ирешә Нәкъ шушы
вакытта район газетасында каләмен сынап караган Месәгыйть
икеләнеп калмый В И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт
университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән
торып укый Менә шундый урау юллар аны әдәбиятка алып
килә
Тормышның үзендәге кебек үк. М Хәбибуллии әдәбиятта
да чынбарлыкның бер елкәсеннэн икенчесенә күчә торды,
терле тәҗрибәләр ясады Аның беренче җыентыгының «Җиде
юл чатында» дип аталуы яраса, ачык сюжет тезү осталыгы
күренеп калды
Тормыш дәреслегенә тугрылык «Унсигезенче яз», «Тау белән тау очрашмаса да»
повестьларында, «Чоңгыллар», «Сулар үргә акса да. ». «Кубрат хан» романнарында тагын да
ачыграк күренде Укучылар игътибар иткәндер бу әсәрләрдә күтәрелгән тема, сурәтләнгән
вакыйгалар терпелеге ярылып ята Нефтьчеләр, КамАЗ гигантын тезүчеләр, колхоз авылы
кешеләре, милиция хезмәткәрләре тормышы һем, ниһаять, ерак үткән тарихыбызга мерәҗегать итә
автор
Бу нәрсәдән соң? Шушы сорауга җавап табасы килә. М Хәбибуллии — бик кыэык- Сыиучан,
бертекләп күзәтүчән кеше Юк. ул гадәттән тыш хәл-әхвәлләргә генә игътибар итми Үзенчәлекле
вакыйгалар сәеррәк кешеләр гадәти иеше күңелендә дә бик тиз уелып кала М. Хәбибуллии исә гәл-
гади әйберләрдә дә. бик үк күзгә күренми торган кешеләрдә дә. ниндидер яңа яклар таба, тебенә.
асылына җитмичә туктыйсы юк Бу инде чын иҗат кешесе елошенә генә тия торган сәләт, әйтергә
кирәк, газаплы селәт
Кешеләрне яратсаң, үзең дә мәхәббәттән элешсез калмассың диләр Бу хакыйкать Һәрдаим
расланып килә Таҗикстанның Ленинабад шәһәре тирәсендәге мәшһүр Рудаки исемендәге урта
мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укыткан вакытларда М Хәби- буллин игелеклелек, җылы сүз.
яхшы гамәлнең кешеләргә гаять кемле тәэсирен, алар күңелендә тирән эз калдыруын тагын да
әйбәтрәк тешенә Язучы — шул ук укытучы бит ул, Берьюлы иезләрчә кешеләр күңеленә яктылык
иңдерүче М Хәбибуллии моны бигрәк »ә «Казан утлары» журналының 1969 ел беренче санында
«Унсигезенче вз» повесте басылгач укучылардан алынган күпсанлы хатлардан сизде Әле тормышта
аңа гына местә- «ыиль адымнар ясаган унсигез яшьлек кызның күңел день асы шактый осталык
белән
да очраклы булмагандыр 1951 елда яшьләр җыентыгында басылган беренче хикәясеннән
башланган бу иҗат терле темаларга сукмак салды Җитмешенче еллар башында язылган «Икмәк
кадере» повестенда ук М Хәбибуллинның җыйнак, тыгыз һәм әйтергә
сурәтләнүе күпләрне сокландыра. Бигрәк тә кызның яктылыкка, бәхеткә омтылган эш-хә- рәкәтләре
т еләктәшлек уята.
М. Хәбибуллин әсәрләрен даими күзәтеп баручы буларак, юлда барганда тукталып хәл җыйган
юлчы кебек, кайчак уйлана башлыйсың Прозаик тормышның терле кишәрлекләренә кереп-кереп
ала, аларның һәрберсен үзенчә күрүе сизелеп тора. Бу әсәрләрне берләштергән иң төп сыйфат —
геройларының кешелеклелек сыйфатлары белән көчле булуы. «Тау белән тау очрашмаса да»
повестенда физик һәм рухи көчле Ислам нәзберек күңелле, лирик табигатьле Зөлфәткә каршы
куелган. Ләкин ахыр чиктә физик көч түгел, күңел матурлыгы өстенлек итә. Биредәге Сәгъди образы
да саф хисләргә, яшьлек мәхәббәтенә хыянәт итмичә, шушы байлыкны гомер буена саклап илтергә
кирәклеген искә төшерә. Бу әсәрнең җитмешенче еллар яшьләре яраткан китапка әверелүенә төп
сәбәп — образларның әнә шундый кешелеклелек сыйфатлары белән сугарылуында иде
«Таңана» хикәясендә языэлыкның киләчәктән мәхрүм икәнлеге аеруча зур кеч белән
расланган. Үзен кешеләрдән өстен исәпләп, аллалар белән тиңләшергә теләүче хаким табигатьнең
үзе тарафыннан ук юкка чыгарыла.
«Хәтер ярлары» повестенда исә М. Хәбибуллин әсәр үзәгенә бик әһәмиятле әхлакый проблема
куя. Кеше дигән олы исем белән аталу өчен, һәркем иң әүвәл чын мәгънәсендә кешелекле булырга
тиеш. Аннан соң гына ул бәхетле булырга исәп тотарга мөмкин. Үзен өзелеп яраткан кешегә эт
өстереп талаткан кыз никадәр шыксыз, рәхимсез булып күзаллана. Мәхәббәт мавыгуыннан аңы
томаланган Нәүфәлнең шул аянычлы вакыйгадан соң күп нәрсәгә күзе ачыла. Дөрес, ярату
хисләренә каршы усаллык кылырга мөмкин булуын аңлау җиңел түгел. Шуңа күрә күп еллар буена
егет шуны төшенә алмый җәфалана. Ләкин мәхәббәт бәрабәренә алган гариплек бу фаҗигане даими
искәртеп тора...
Халисә дә яшьлектә үзе кылган явызлыкка үкенгәләп куя. Ире Гайсә кулы белән, соңгарып
булса да, Нәүфәлгә ярдәм итәргә дә тели. Ләкин яхшы белгеч, оста хирург Гайсә бу очракта эгоист
булып кала Бердән, ул операциянең уңышлы чыгачагына тулы- сынча ышанып бетми. Икенчедән,
көнчелек хисләреннән өстен булырга үзендә көч таба алмый Табип кешегә шәхси хис-тойгыларын
алгы планга чыгару, кешелеклелек кануннары ягыннан гына түгел, бәлки профессиональ этика
таләпләре белән дә рөхсәт ителми. М. Хәбибуллин әсәре мондый риялы затларга карата
укучыларда нәфрәт тәрбияли.
Безгә китап ике төрле юл белән йогынты ясый. Еш кына тискәре образларны шыксыз итеп
сурәтләп, алардан кеше күңелен биздерү максат итеп куела. Бу. әлбәттә, шактый үтемле юл Ләкин
шулай да уңай үрнәгендә тәрбияләү отышлырак. Нәфисәләр, Миңлекамаллар. Сәфәргалиләрне без
ни өчен яратабыз? Рухыбызны алга ашкындырган, идеал булып хезмәт иткәннәре өчен М.
Хәбибуллин сурәтләгән геройлар да табигый эчке матурлыклары белән мөлаем. Юк, язучы аларны
ботаксыз-чатаксыз идеал итеп кенә дә күрсәтми,— үз җайларына куеп, тәкъдим ителгән шартларда
ирекле яшәтә. Менә ни өчен киң катлау укучылар бу иҗатка тартыла.
М. Хәбибуллинның хикәя жанрындагы табышлары игътибарга лаек. Соңгы унъеллыкта ул, бик
еш булмаса да. прозадагы кече жанрның әйбәт кенә үрнәкләрен бирә килә. Бигрәк тә «Туй балдагы».
«Яңа өй». «Өченче вагон» хикәяләре сюжет киеренкелеген тәэмин итүче фикер һәм хис
киеренкелекләре белән хәтердә калган.
Язучы өчен иң әһәмиятлесе — әсәрдә сурәтләнгән кешенең күңел дөньясын ачып бирү
Образның нинди дә булса гамәл кылуын тасвирлау күпкә җиңелрәк, ә менә кешенең шул адымны
ясауга килүен психологик нигезләү — иң авыры. Монысы бөтен кешегә дә баш биреп бетерми торган
аргамакка тиң.
«Яңа өй» хикәясен искә төшерик. Кайчандыр үзе ташлап киткән сылу хатыны янына адәм
карамаслык инвалид хәлендә кайтып төшкән Ярулланың хәле, укучы күрә, бик мөшкел Чөнки
элеккеге җанкисәге инде дөнья җимертеп Нурислам исемле егет бел ән торып ята Биредә чын
мәгънәсендә «өченче кеше артык». Ә кем артык? Әлбәттә, сау-сәламәт, көчләре ташып торган
Хәнифә белән Нурислам түгел, яшьтән үк изге хисләрне кадерләп сакларга сәләтсез Ярулла
кирәксез кеше булып чыга. Бу соңгысының һәлакәте алдыннан булган кичерешләре бирелү
сәнгатьлелек көче белән тәэмин ителгән. М Хәбибуллин хикәяләрен укыганда, тагын бер тапкыр
инанасың: явызлык, нинди генә көчле кыяфәттә гәүдәләнмәсен, изге күңеллелек алдында җиңелеп
кала. Мәхәббәт хисеннән дә көчлерәк әйбернең булганы юк әле бу дөньяда дип раслый автор. Бары
тик мәхәббәт кенә, шыксыз күренешләр, явыз кешеләр белән бәрелешкәндә, нәфрәт тудыра һәм
кара көчләрне җиңәр өчен кешегә көч бирә
М Хәбибуллин иҗатында укучыны аеруча җәлеп иткән әсәрләр, минемчә — • Чоңгыллар» һәм
«Кубрат хан» романнары.
■Чоңгыллар» романының бер мөһим сыйфаты — анда кеше күңеленең катлаулы табигате
сурәтләнә. Әнә шул катлаулылык аша кешелеклелек дигән олы төшенчәнең асылы ачып бирелә.
Язучыга, тормышны бөтен катлаулылыгында күрсәтү өчен, еш кына бүгенге белән
үткәннәрне янәшә куеп эш итәргә туры килә Бу аңа образларның дөньяга карашындагы
контрастлыкны бирергә ярдәм итә Мәсәлән, әсәр акырына таба егерменче елларда авылда
ярлылар комитеты председателе булган Әюп Латыйповиың очраклы рәвештә сөякләре табылу
күренеше бар Шул ук көнне теге елларда әлеге активистны үтергән Гайзулла да җан бирә Әсәрдәге
төп персонажларның берсе колхоз председателе Бик- муллин әйткәнчә, «берәүләр әнә читән буенда
катып үләләр Икенче берәүләр ирек даулап. көрәш кырында корбан була». Кулы кеше канына
буялган Гайзулла җирдә күбрәк яши, ләкин «бүген килеп тоталар, иртәгә фаш итәләр» дип, гомерен
һәрдаим калтыранып үткәрә Эшләгән җинаятьләрен үзе үк совет иле законнары бизмәненә салып
карагач, аның коты оча. Даими курку хисеннән аерылмау Гайзулланың күңелендә кешеләргә карата
бары тик усаллык көчәюгә генә сәбәп булган. Үз гомерендә ул беркемгә дә игелек китермәгән Алай
гына да түгел, баш миенең ерак бер почмагында совет властеның бер көн килеп бетәсенә ышаныч
саклап йөрткән Ник дигәндә, байтак кына байлык иясе ул Каенатасы Рәхим бай кулына төшкән бер
пот алтынны үзенә алып кала алган Гайзулла гомере буе шушы хәзинәсенә өметләнеп яши Алтын
серен белердәй кешеләрне дә берәм-берәм юк итә баруы аның ерткыч табигатен тагын да ачып бирә
Хатыны— Рәхим бай кызы Таҗелбәнат та—гомер юлын кеше үтерүдән башлаган, ягьни ■алтын
эшелонпдагы колчак офицерын үтереп, байлык туплап куярга омтылган Сары шайтанга табыну, дин
сөреме белән агулану бу кешеләрне эчтән көйдергән күңелләрендә әйләнә-тирәдәгеләргә карата
дошманлык хисе генә тамыр җәйгән. Әлбәттә, алар малайлары Кәнзелне дә үзләредәй миһербансыз
итеп үстергәннәр
Әмма бу бәндәләрнең өмете акланмый, совет власте ныгыганнан-ныгый, колхоз авылы
үскәннән-үсә. Көнзел, Таҗелбәнатлар дөньяга булган ачуларыннан тыңлаусыз кәҗәләрен
кыйнаудан башка берни дә кыла алмыйлар Бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрдә дә алар бүрелек
инстинкты белән эш итәләр улы — атасына, атасы улына ышанмый. Ерткычлык билгеләре киеренке
хәл-әхвәлләрдә бу гаилә кешеләренең һәммәсендә уянып- үянып ала. Укучы алдан ук сизеп тора:
мондый хәл бер кен килеп трагедия белән тәмамланачак Бу шулай булып чыга да.
Дөрес, Гайзулла да, үткәннәрен искә алып, үзе өчен генә булса да хакыйкатьләр әйтел куйгалый
Тоткан юлының дөрес булмавын тану аңа авыр Беренче хатыны, колхоз тезелеше өчен җанын фида
кылган Сабираның каны түгелүдә үз гаебен тою да картайган көнендә аның төн йокыларын качыра
Сабирадан туган малае Кәримулланы тәрбияләп үстермәгән булуын тану туктаусыз йөрәк итен
кимерә Соңгы сулышларында, уе яктырып китеп, «Сабирә», «Кәримулла» исемнәрен пышылдавы
әнә шуннан килә Кулак кызы белән бөтен гомерен үткәреп, барлык гамәле белән байлык артыннан
куса да. ул үзенең авыр елларда халык белән бергә атламавын, ахыр чиктә дәрес яшәмәвен аңлый.
Шул рәвешле, автор сәнгать чаралары ярдәмендә, психологик анализ аша укучыларга сиздерми
генә тормыш дәресе бирә.
Ә менә алга туры карап бару, халык белән бергә атлау иртәме-соңмы бәхеткә китерә Бу
хакыйкать Әюп Латыйпоеның каһарман образы яктылыгында тагы да ачык күренә Хезмәт кешеләре
бәхете өчен көрәштә һәлак булган әлеге кешенең истәлеге авылдашларның күңелен һаман
нурландырып тора. Нәрсә генә эшләмәсеннәр, яңа тормыш хәрәкәтенең башында торган Әюп исеме
телгә алынмый калмый «Берек» колхозындагы уңышларның нигезе әнә шундый легендар
буыннарга барып тоташа
Әюпнең улы Гариф бүген абруйлы галим булып җитешкән Гарифның кызы Әдилә дә халык
мәнфәгатьләрен иң алга куеп эш итә торган белгеч буларак хермәт ителә Шул рәвешле. Әюп
Латыйпов нәселен автор ил терәген тәшкил итүчеләр буларак күрсәтә, бу фикерне аларның кылган
гамәлләре белән раслый
Рәхимсез сыйнфый көрәш һәм бугазга-бугаз килүләр бәрабәренә җиңеп чыккан I яңа тормыш
бүген ничек дәвам итә! Әюпләр койган кан бүгенге буыннар тарафыннан ничек аклана? Әсәрнең
хәзерге кен вакыйгаларына багышланган бүлекләреннән әнә Шушы сорауларга җавап эзлибез
Колхоз председателе Талнп Бикмуллин образын сурәтләүгә язучы аеруча әһәмият иткән Ул
җитәкләгән «Берек» колхозы районда иң алдынгылардан Председатель, белеме буенча юрист
булса да, авыл хуҗалыгын шактый тирән белеп җитәкчелек итә Ул үзенә бернинди ташлама ясамый
Шул ук вакытта Талил Бикмуллинда, кайбер җитәкчеләргә хас булганча, теләсә ииндн юл белән
план үтәү, югары оешмалар алдында яхшы атлы булып күренү ечен иген үстерү технологиясе белән
исәпләшмәү кебек яклар да юк түгел. Сортлы борчакны ңиргә ашлама кертмичә чәчү — шулерның
берсе Нәтиҗәдә бу басу силоска чабып алу дан башкага ярамый.
Әйе. Талнп —сөттән ак. судан пакь кеше түгел. Масаю, үзсүзлелек, башкалар фикере белән
исәпләшмәү кебек яклары калыккалал ала Ләкин совет чынбарлыгы, коллектив Мыл аның ялгыш
адымнарын төзетә киле. Мәсәлән. бригадир Зарифны партиягә алу
җыелышында Талип үз тәкъдимен уздыра алмый. Председатель кадәр председатель үзе яклап
чыгыш ясауга карамастан, коммунистлар эштә хилафлыклар ясаган Зарифны үз араларына кабул
итүне кичектерәләр Талип исә моннан үзенә тиешле сабак ясарга мәҗбүр була.
Күтәрелгән проблемалар буенча дисеңме, кеше характерларын сурәтләү буенчамы,
публицистик кайнарлык ягыннан карыйсыңмы — «Чоңгыллар» романы кыю язылган. Ул авторның
гражданлык позициясенең аныклыгы, ныклыгы һәм сугышчан булуы турында сөйли «Роман,— дип
язган иде Хәсән Сәрьян,— әдәби яктан да нык кул белән эшләнгән һәм ул авторның осталыгы
әсәрдән-әсәргә үсә барганлыкны раслый. Хәбибуллинның әдәби теле нык...»
Роман РСФСР Язучылар союзы бүләгенә лаек булды, өч тапкыр Мәскәү нәшриятларында
басылып чыкты. Бу, әлбәттә, хәзерге татар совет прозасы өчен күңелле күренеш.
Тормыш ваклыкларыннан өстен була алган һәркем бүгенге көн өчен генә борчылмый, ул ерак
үткәннәр һәм киләчәк турында да уйланмый кала алмый. Дөресрәге, үткәнне белү аңа хәзергене
тирән төшенү һәм иртәгәгә дөрес уйлар белән атлау өчен кирәк.
Тарихтан хәбәрдар булган кешеләр болгар тарихында иң күренекле фигураларның берсе
Кубрат хан икәнлеген яхшы беләләр. Тик шулай да әлегә кадәр, Кубрат хан дигәндә, күз алдына
килеш-килбәте, холык-фигыле, акылы-сәләте мәгълүм булган кеше түгел, ниндидер бер абстракт
исем генә шәйләнә иде. Мөсәгыйт Хәбибуллин, «Кубрат хан» романын язып, шушы тарихи фигураны
җанлы образ итөп күзалларга ярдәм итте.
Бу әсәре белән язучы иҗади мөмкинлекләренең яңа сәхифәсен ачты.
Романда сурәтләнгән вакыйгалар күп тармаклы. Ләкин шул катлаулылыкның бер үзәге бар.
Кубрат феодаль нигезгә корылган дәүләт төзи. Бу берләшмә, үз вакыты өчен шактый көчле булу
сәбәпле, күп илләрнең игътибарын үзенә тарта, алар аның белән төрле элемтә урнаштырырга
омтылалар. Ханның исә бөтен кайгысы дәүләтне тагын да ныграк итү, улларының берсенә тәхетне
исән-имин тапшыру Беренче карашка гади булган бу ният гаять катлаулы булып чыга. Эчке һәм
тышкы каршылыклар бихисап күп. Шушы шартларда без Кубрат Ханны акылы белән көчле кеше
итеп күрәбез. Ул дәүләттә мөмкин кадәр гаделлек урнаштырырга омтыла. Гаепсез кешеләрне
җәберләүгә, кол белән сәүдә итүгә, илдәшләренең шәхси ирекләрен кысуга юл куймаска омтыла.
Эш күчмә тормыштан утрак яшәүгә күчүгә таба бара, шәһәр, төрле кирәкле корылмалар төзелә. Бо-
ларның һәммәсендә Кубратның зирәклеге күренә
Ләкин политик җитәкче — акылына гына түгел, бәлки үз артында торган реаль көчкә күбрәк
таяна. Әсәрдә сурәтләнгән Византия императоры «гаять дәрәҗәдә вакчыл, интриган, мин-минлек
чире белән балачактан ук чирли» башлаган кеше булса да, дәүләтнең хәрби көченә таянып, күрше
илләр белән мөнәсәбәттә тавышын бөереннән чыгарып сөйләшә. Бу хәл Кубратны борчый Шул ук
вакытта ишәеп килгән Ашина ыруы башлыгы Иулыш каганның гаскәр җыюы да аны шиккә төшерә
Мондый шартларда Кубрат ханга дәүләтне эчтән ныгыту, аның тышкы яктан иминлеген тәэмин итү
өчен ике корал кирәк беренчесе — иҗтимагый аң сыйфатында дәүләттә урнашкан идарә тәртип-
ләренә бәрабәр килерлек йола, тагын да дөресрәге—яңа дин. Чөнки, аның уйлавынча, «Болгарда
бердәмлек югалып бара, һәр илхан үз җәйләвен кайгырта» Икенчесе — греклар уйлап тапкан утлы
коралны кулга төшерү. Ә нигә кирәк ул аңа? Моңа ул турыдан- туры җавап бирә «грек уты кулыма
төшү белән, мин Иулыш каганны җир йөзеннән юк итәчәкмен». Ләкин әле моннан Кубратны агрессив
җитәкче дип санап булмый. Яшь чакта күп яу чапкан булса да, соңгы битләрдә сурәтләнгән сугышка
кушылырга аны күрше төрки ырулар мәҗбүр итәләр. Сугыш ахыр чиктә болгарлар файдасына
тәмамланса да, бик зур югалтулар китерә Кубрат хан үзе һәлак була. Автор моннан бик гыйбрәтле
нәтиҗә ясый: «җиңеп җиңелгән иде Болгар бу орышта». Димәк, сугыш җиңүгә ирешкән якка да
күләгәсез бәхет китерә алмый
Тирән фикер йөртүче, кыю нәтиҗәләр ясый алучы Кубрат ханга карата укучыда хөрмәт уяна.
Чөнки ул ашыгып карар кабул итүдән сакланырга тырыша, һәр күренешнең асылына тирән
төшенергә омтыла. Мәсәлән, нәрсә ул йола, ышану, кайсы дин иң дөресе кебек бик катлаулы
мәсьәләләр турында баш вата ул Кешегә шул йолалардан нинди роль бирелгән? Язмыш белән
кешенең кылган гамәлләре арасындагы бәйләнеш нәрсәдән гыйбарәт7 Яшәеш аның алдына менә
шундый фәлсәфи сораулар китереп куя. Куб- Рат— таР карашлы кеше түгел. Ул бу сорауларга
кистереп җавап бирә алган булыр иде. Ләкин алай итми, башкаларның да фикерен тыңлый Моннан
файдаланып, дәүләттәге дин башлыгы төптәңре Ирсан белән Византиядән килгән философ Иоанн
Фасиан Кубрат ханга көчлерәк йогынты ясау өчен көрәш башлыйлар. Әгәр Ирсан тәңрегә шикләнеп
карамыйча гына инанырга кушса, философ исә һәр нәрсә турында төптән уйлап кына үз фикереңне
булдырырга өнди Дөрес, ул да. үз файдасына аргументлар китерә-китерә, Кубратны христиан
диненә тартырга тырыша. Кубратның акыллылыгы шунда күренә, ул,
Ирсаи белән Фасиан сүзләрен чагыштырып карап, үз «өкемен чыгара Кубрат бу мәсьәләдәге
карашында шактый югарылыкка күтәрелә, теләсә кайсы диннең иҗтимагый зарурлыкка хезмәт
итүем аңлардай хәлгә килә «Ми» сабыр итәргә булдым.— ди ул Фасиаига,— дин-йола алыштыру —
рух алмаштыру дигән сүз Рум — Болгарга, Болгар Румга игелек кылсын. Игелек итү халыкларны
бер-берсенә бәйләр, дуслыкны ныгытыр, дуслык белән йола мәсьәләсе дә хәл ителер» Җиденче
гасыр урталары өчен генә түгел, бүгенге көнебездә дә актуаль булырлык сүзләр. Чыннан да
әйткәнме мондый фикерне Кубрат хан? Тарихи шәхес турында язганда, авторның уйлап чыгарырга
хакы бар А Н Толстой, мәсәлән, бер хатында болаи ди: «Сез тарихи шәхеснең биографиясенә «үзең-
нән өстәргә» мөмкинме дип сорыйсыз Мөмкин Ләкин моны шундый итеп эшләргә кирәк, бу (ягьни
уйлап чыгарылган) чынбарлыкта булмаган булса да. булырга тиешле итеп бирелсен» Кубрат хан
турында, реаль кеше буларак, чыганаклар гаять ярлы булуга карамастан, М. Хәбибуллин әнә
шундый «үзеннән өстәү» ярдәмендә бөтенлекле холык-фи- гыль иясен иҗат итә алган
М Хәбибуллин сюжет төзүдә, образлар тудыруда төрки халыклар авыз иҗаты һәм язма
әдәбияты алымнарыннан һәм стильләреннән оста файдалана Кубрат хан. мәсәлән, әкиятләрдәге ак
сакаллы акыллы картны хәтерләтә Малайлары Батбай, Кодрак, Асяарух, Балкыр, Аслан хикмәтле
атаның булдыклылык ягыннан төрле-төрле дәрәҗәдәге улларын искә төшерә Ә кызы Чәчкә,
гомумән, әкият кызыдай, «зәңгәр күзле, чәче алтын җептән» Сюжетка лириклык өстәүдә һәм
киеренкелекне көчәйтүдә Чәчкә образына әһәмиятле бурыч йөкләнә. Ул ыэгыш-талашлар эчендә
бер кулдан икенчесенә күчеп йөри, мдҗаралылыкны арттыра
Романда әкият алымнары бар дибез икән, ул барыннан да элек Кубрат ханның тәрбиягә алып
үстергән улы Илбарыс образына карый Таза, көчле, матур, кыю. тәвәккәл, хәйләкәр, берничә тел
белә, оста сугышчы — әкияттәге егетләрдә нинди сыйфатлар булса, шуларны Илбарысга табарга
мөмкин. Кубрат хан аңа берсеннәи-берсе хәтәррәк йомышлар куша тора Илбарыс аларның
һәммәсен җиренә җиткерел үтәп киле Ул Кубрат ханның үз улларына караганда булдыклылыгы
белән аерылып тора
Шунысын да әйтергә кирәк автор Кубрат хан малайларын ачыграк буяулар белән сурәтләү
мөмкинлекләрен табып җиткермәгән Алар әсәрдә шактый пассив Индивидуаль сыйфатлары да
күбесенчә хәрәкәттә түгел, бәлки персонажлар һәм автор бәяләве аша гына ачыла Кубрат хан үлгәч,
малайлар мөстәкыйльлек ала. Димәк, әсәрнең дәвамын язарга уйласа, автор аларны мөмкин кадәр
тулы канлырак итеп сурәтләргә тиеш булачак
Империя башлыгы Ираклий тар эгоистик карашлардан чыгып эш итүче, бетен кешедән
шикләнеп яшәүче мәкерле идарәче буларак гәүдәләнә Ул бер үк вакытта хазарларны да,
болгарларны да коралландыра, аларны бер-берсенә өстереп сугыштырырга тели Кардәш ырулар
арасындагы мондый кырылыш Ираклийга алар өстеннән хакимлек ур- Иаштыруны җиңеләйтәчәк.
Болар һәммәсе империалистик илләрнең бүгенге агрессив политикалары белән аваздаш М
Хәбибуллин язган гарихи әсәрнең заман белән аваздашлыгы —- барыннан да элек энә шул усал
көчләрнең асылын, кешелеккә каршы кылган гамәлләрен яхшырак аңларга ярдәм итүдә, явызлыкка
каршы торуда иң сыналган корал — дуслык, бердәмлек булуын искәртүдә
Әйе, М Хәбибуллинның «Кубрат хан романы әдәбиятыбызда яңа сүз булды, укучылар
күңелендә паеклы урын алды
Язучының каләме кәгазь өстеннән йөгерә Аның кешеләргә ул гына әйтә ала торган кадерле
сүзләре бар. Ләкин еш кына каләм тукталып та кала, берничә көн язучы аны кулына да алмый Ник
дигәндә кәгазьгә төшкәнче, сүзләр бик нык уилаиылган тикшерелгән, кичерелгән булырга тиеш Иң
мөһиме — алар җанлы кешедәй ягымлы аһәңле булсын, укучыларга игелекле фикерләр генә алып
барсын
Язучы Месәгыйт Хәбибуллин каләмен әнә шул изге максат хәрәкәткә китерә