ИКЕ НОВЕЛЛА
Ышанам
ңгер-меңгер Елганың тар гына култыгында өч ир-ат кармак салып утыра. Салкынча җил искән саен агымсу өсте шадраланып ала. кояшның су көзгесендә чагылган яктысы сүрәнләнгәннән сүрәнләнә бара
— Шөкер әле. көн сүрелә төште.— диде салам эшләпәле ир
— Әйе, тик менә чиртми генә бит. каһәр.— дип сукранып алды икенчесе һәм гәзиттән ясалган эшләпәсен чирәм өстенә ыргытты
— Дөрес сүзгә җавап юк,— диде тегеләрдән шактый яшь егет
— Зарланмагыз әле,— диде салам эшләпә.— Эңгер-меңгердә шәп чиртә ул Бу култыкта — бигрәк тә
— Алайса кичкырын гына килергә иде.— диде яшь егет — кон буе эсседә әлсерәп утырдык бит зерәгә
— Ленар, су алып бир әле,— диде салам эшләпә
Ленар кармагын җайлап куйды да кечкенә пыяла банка алып суга иелде Бу вакытта яшь егет сигарет төпчеген су өстенә ташлады Ленар аңа шелтәле карап алды
— Янгыннан саклану чарасы.— диде егет елмаеп
— Ай-яй. суы нинди салкын,— диде Ленар һәм сулы банканы салам эшләпәгә сузды
Салам эшләпә яргаланган коры иреннәрен банка авызына терәде дә готгылдап су эчәргә тотынды Ирен читләреннән саркыган су агымы муен буйлап агып китте Салам эшләпәдән бераз түбәндәрәк утырган егет башын күтәреп аңа төбәлде Бераздан соң карашын янә калкавычына күчерде
— Тончыга күрмә.— диде Ленар салам эшләпәгә
— Эчәсеңме’ — диде ул банканы егеткә сузып
— Юк. эчәсем килми, әнә балыкчыны сыйла
Өчесе дә дәррәү көлеп җибәрделәр Салам эшләпәле ир җәһәт кенә эшләпәсен салды да аны егетнең башына кигезде Алар баягыдан да катырак итеп көләргә тотындылар
— Камил, синеке чиртә бит!—дип кычкырды Ленар
Эшләпйсез калган адәм карашын су өстенә текәде Чыннан да. калкавыч берөзлексез чәбәләнә иде Камил кармак сабын ныклап тотты да калкавычның су төбенә киткән вакытында гына кинәт тартып алды
— Әһә. менә бу балык, ичмасам Әйттем бит мин сезгә' — дип шатланып кычкырды ул һәм балыкны кармактан ычкындырды да сулы чиләккә ташлады
— Хәзер каптырачакбыз'
Кояш урман артына качты Камил, ашыкмыйча гына, кармагын яңадан саплады һәм суалчанга төкергаләп алды Аннан соң кармагын селтәнеп еракка- рак ыргытты
— Хәзер безнең чират! — диде яшь егет
- Карап карарбыз диде Камил һәм күлмәк кесәсеннән сигарет алып кабызды
— Көн әйбәт бүген Нәкъ чын җәй
- Зарланырлык түгел - диде Ленар һәм ул да сигарет кабызып җибәрде
- Озакка барыр микән’ диде егет
— Ә нишләп озакка бармасын ди Болай да инде бөтен җәй көз кебек булды Хәзер дә җәй булмаса. кайчан була ул тагын’ диде Камил, маңгаена төшкән чәчләрен арткарак сыпырып
Э
Шактый утырдылар, ләкин балык бүтән чиртмәде
— Туйдырды, бәлки кайтырбыз’’ — диде яшь егет.
— Утырыйк әле бераз.— диде Ленар — Балыкларга да акыл керде, ялгышлардан кешеләр генә сабак алмый күрәсең
— Аңа. мөгаен, өе тынгылык бирмидер.— диде Камил.— Ә мин нәрсә булды микән моңа‘дип уйлап утырам тагы..
Һәм ул Ленарга күз кысып алды
Егет кымшанып куйды
— Сүзнең ни турында барганын аңламый калдым
— Ничек аңламыйсың инде’’ Кыланасың тагын.
— Әйе. әйе — диде Ленар — Хәзер иң шәп вакыт инде Әллә син хатыннарны бездән наданрак дип уйлыйсыңмы9
Егет кармагын судан тартып алды һәм җимен барлады да кире суга ыргытты
— Юк-бар сөйләп утырмагыз әле Һаман туймадыгызмыни соң?
- Тую. туймаудамыни хикмәт.— диде Камил — Без монда синең турында кай ыртабыз. *
— Ә мин үзем турыда үзем кайгыртырмын
- Без синең турында кайгыртабыз, ә син —дип өстәде Ленар.
Без бит үз тормыш тәҗрибәбездән чыгып әйтәбез.— диде Камил.— сине алдаудан безгә ни файда Безнең хакта начар уйлыйсың син
- Нәрсәгә ирешмәкче буласыз соң сез? — диде егет, ачуы килеп—Үзегез, > аз гына күңелсез була башласа, әллә нәрсәләр уйлап табасыз Минем гаи I бәхете турында шулкадәр кайгыртмасагыз'.
Шулай шулай ә син шуны аңламыйсың,— диде Камил бернинди шаярусыз.
Егет сигаретын суырды да суга төкерде
Менә син Ленарга гына кара, үзе теләп хатынын ташлап киткән дип уйлыйсыңмы әллә син аны’’
Ленар аңа күз кырые белән генә карап алды Елмайгандай итте:
— Әйе. әйе
— Син аңа җиңел булгандыр дип уйлыйсыңдыр әле. Шулкадәр алдасын да.
Егет Ленарга карады
— Әллә чынлап та шулай булдымы?
Камил аның артында елмаеп тора иде
— Әйе. әйе.— диде Ленар сагышлы тавыш белән
— Менә күрдеңме
Егет борылды да суга карады, уйланып алган кебек булды.
— Шайтаныма олагыгыз ла' Сез нәрсә, мине җүләргә саныйсызмы9 — диде ул һәм елмаерга тырышты
Камил кулын селтәде
— Әгәр шулай уйлыйсың икән, димәк, без җүләрләр булып чыгабыз инде. Ленар аз гына елмаеп куйды
— Әни өчен әле сез нәкъ менә минем белән дә шулай булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдегез’ Мин үземнең Әминәмә ышанам
— һәркем ышана—диде Камил Ленарга ымлап.— әнә ул да ышана иде Тик хатыннар бөтенесе бер иш алар. Хәтереңә салып куй
— Юк. юк. ул андый түгел.— диде егет каршы төшеп — Әйдәгез, ташлыйк әле бу сөйләшүләрне
— Үзеңә кара инде.— диде Камил
— Әйе. үзеңә кара.— дип кабатлады Ленар да
— Ышан әмма тикшер Син менә монда утырасың, ә ул бәлки —диде Камил
— Шайтаныма олагыгыз.— дип кисәк кенә кабынып алды егет һәм сикереп торды да кызу-кызу адымнар белән сукмак буйлап китеп барды
— Син кая киттең9
— Тукта!
Ул кулын гына селтәде Болар елмайдылар Бераздан соң алар егетнең сам им илегеннән көлешеп алдылар Аннан, кирәк-яракларын җыйнап, ашыкмый гына кайтырга кузгалдылар
Шул ук көнне төнлә милиция бүлеге бер күңелсез хәбәр алды Аргыяр урамында үз-үзен үтергән бер яшь егетнең мәете табылган
Иртәгә — соңгы көн
Чикерткә моңсу гына чәрелдәп алды Малайлар әле һаман йокламаган шау-гөр килеп сөйләшеп ята Ул эскәмиядән торды да башын ачык тәрәзәгә тыкты
— Ничек уйлыйсыз, йокларга вакыт түгел микән9
Шуклануларыннан туктый алмыйча, малайлар пырхылдап көлеп җибәрде һәм бераздан тынып калды Ул янә эскәмиягә чүмәште Кайдадыр учак якканнар булса кирәк, төтен исе килә «Әйе. иртәгә соңгы көн • —дип уйлады ул.
Менә ничә ел рәттән инде, җәйге каникул вакытында. Ләмига балаларны аның янына авылга кайтарып җибәрә Бу җәйне дә гадәттәгечә, балаларын көтеп алды ул һәм хәзер соңгы көн турында уйламаска тырыша. Әмма бер- нишләп тә булмый Ялгызлыкның нәрсә икәнен ул бик яхшы белә Уйлап карасаң. шул җәйне генә көтеп яши дә инде
<Әйе. иртәгә, иртәгә»
Балаларны һаман йокы алмый, аларның пышылдашып сөйләшкән тавышлары да колакка ап-ачык ишетелә
Ул аяклары тирәсендә җемелдәгән нәни утны шәйләп алды Иелебрәк , караса, утлы бөҗәк икән
«Йолдызлар күккә җилем белән ябыштырылгандыр'.— дип уйлады ул
— Тиздән әни кайтып җитәр инде Аз гына булса да монда тагын торасы иде,— диде Айрат Ул Равил абыйсыннан ике яшькә кечерәк
— Әйе. җәй сизелмичә үтте дә китте.— дип җөпләде аны Равил
Утлы бөҗәк тагын да якынайды һәм аңа аягын читкәрәк алып куярга туры килде
— Ә ни өчен әни белән әти бергә яшәмиләр9 — дип сорады Айрат
— Белмим Бәлки бер-берееннән туйганнардыр, мин синең җүләр сорауларыңнан туйган шикелле Нигә йокламыйсың’
— Ә син нигә йокламыйсың9
— Анда синең эшең юк
— Алайса, минем йокламавымда да синең эшең юк
Ул янә торды һәм башын тәрәзәгә тыкты
— Әле сез һаман йокламыйсызмы9 Күрәсең, үземә генә балыкка барырга туры килер инде
— Иртәгәме9— Малайларның икесе бертавыштан кычкырып җибәрде
— Әйе Әмма сез. күрәм. барырга бик атлыгып тормыйсыз бугай
— Ура! —дип кычкырдылар малайлар һәм аркаларын бер-берсенә терәп йокларга яттылар
Таң аязып атты Елгадан җиңелчә генә искән җил вакыт-вакыт койм-me чайпалдырып ала Балык шәп каба, шуңа күрәдер инде кәеф тә күтәренке Шулай да тиздән аерылышу хисе күңелгә моңсулык иңдереп куя
• Безнең бергә булуыбыз әйбәт әле*
— Әти. балыкка барырга бүген дөрес уйлаганбыз, әйеме9— диде Равил - Мин инде бүтән бармабыз дип уйлаган идем
— Ә мин сезнең тагын уха ашарга теләвегезне белдем,—диде ул
— Шэ-өп,— диде Айрат
Калкавычлар су өстендә күңелле генә уйнаклый Уртача зурлыктагы чиләк бик тиз балык белән тулды
«Язмышта ниндидер капма-каршылык бар. дип уйлады ул Гел китәргә дип ашкынып яшә дә кабат шунда кайт инде Парадокс түгелмени бу9 Күптән онытылган сулышны монда тойдым Мөгаен шул кире кайтаргандыр да әле»
Балаларны озаткач, ул янә эшкә тотыначак һәм язачак та язачак Ьалки бүгенге кон турында булыр Реаль чынбарлык турында яисә кешелекнең иң мөһим мәсьәләләре турында
— Әти. син кечкенә чакта ниләр эшли идең9— дип сорады Айрат һәм ике бармагын суга тыкты
— Балык тоттым
— Шул гынамы'—дип гаҗәпләнде Равил
— Юк. әлбәттә - диде ул елмаеп
— Ә тагын9
_ Хәтерләмим - диде ул һәм уңай җавап бирә алмавына үзе дә гаҗәп ләнде
Айрат бу вакытта учына кызыксынып карый иде
— Син ни эшлисең анда?—дип сорады Равил.
— Черки,— диде Айрат
— Нинди черки тагы9
— Суда йөзә иде ул. Үтерергә кирәк дип уйлап торам Инде үлмәгән булса. Әллә суга батырыйм микән?
— Җүләр дә инде син Һәрвакыт нинди дә булса берәр юк-бар эш белән маташасың
— Син үзең җүләр,— диде Айрат
— Чыннан да. ташла,— дип сүзгә кушылды әтиләре
— Бернәрсә дә аңламыйсыз сез Бүтән тешләмәсен әле дип шулай әйткән идем мин
Тегеләр җәелешеп көлделәр Айрат аларга гаҗәпсенеп карады Аннары черкине ташлады да:
— Нәрсәгә көләсез соң сез?—диде
— Чыннан да. бер тешләүче кимеде,— дип буыла-буыла хихылдады Равил
Алар ярга аяк басканда, кояш шактый биеккә күтәрелгән иде Уханы шушында яр буенда ук пешерергә булдылар һәм коры-сары эзләргә керештеләр Аннан соң ул битләрен чылатып алды Малайлар кычкырышып сөйләшә-сөй- ләшә, куак араларын караштырдылар. Кайвакыт аларның тавышлары ишетелми. сөйләшмиләр иде. күрәсең
Куаклар тирәсеннән күләгәле урын тапты да ул җиргә ятты.
«Менә безнең җәй дә тәмамланды» Ул кинәт үзенең комсызланып тартуына игътибар итте
«Һәрвакыт шулай тарта идем микән9»
Автобус тулы халык Берничә кеше аягүрә басып бара Утырганнарның күбесе йокымсыраган, беришләре юлга караган, кайберәүләр сөйләшә Шул сөйләшүчеләр арасыннан ике хатынның тавышы аеруча аерылып тора Дөресрәге бер хатынныкы Икенче хатын беренчесенең сүзләрен дәшми генә тыңлап бара яисә ара-тирә берәр сүз кыстырып ала
— Ә мин аңа әйтәм «Кадерлем, ярамый бит болай бер җүнсез аркасында гомер буе ялгыз яшәргә!» дим Ә ул тыңларга да теләми Я булмаса: «Кызым зур инде, барысын да аңлый», ди «Соң. минәйтәм, кызың зур да булгач, озакламый кияүгә чыгар, ә син бер ялгызың утырып калырсың», дим «Әгәр бергә булсалар, хәтта җәнлекләргә дә читлек эчендә яхшы»», дим «Аңла, хәтта җәнлекләргә дә!» дим Ә ул карашын бер ноктага төбәгән дә ни турындадыр уйлана «Соң мин дә кайгыртмасам сине кем кайгыртыр?» дим Ә ул миңа карап ала да янә элекке халәтенә кайта Аңлыйсыңмы9
— Аңламаска инде Ай, хәлләр бар икән монда Я, шуннан?
— Шуннан шул Тыңлый-тыңлый да бер сүз дә әйтмичә китеп бара Төрлечә әйтеп карадым Юк. берничек тә җиңеп булмый Карап торырга кызганыч һәрвакыт ялгызы Берәр яхшы ир кирәк аңа Ул бит үзе бик әйбәт, менә шуңа да кызганыч Башта мин, теге җүнсезе тайгач, бу тагын шундыйга тап булмагае дип уйлаган идем Алар бит башта барысы да яхшы Яшәп карагач кына беләсең аларның чын йөзләрен Карыйм—бер ел үтте, ике ел, өч ел үтте Бу хәтле дә уйларга кирәкми бит инде Ә ул. бактың исә, ул хакта бөтенләй уйлап та карамаган икән Ә бит мин кибеттәге теге сарыбаш белән качкан сөйрәлчегенең кызына акча түгел, хәтта кош теледәй хат та җибәрмәгәнен белми идем
— Хайванның да хайваны булган икән!
— Шуны белгәннән соң. йорт каршындагы мәйданчыкта Леночканы очраттым «Ничек, әтиең берәр нәрсә язамы9» дим ә үзем эчтән генә «Нинди кабахәт кеше», дип уйлыйм Леночка, «Юк, белмим», диде дә торып йөгерде Мин тегеңәргә Нишлисең син? Әйдә, тизрәк судка бир, алимент ал», дим Ә ул Мин аны бөтенләй оныттым инде, шулай булгач, миңа аның акчасы нигә», ди
Ләмига тыңламаска тырышты, туйдырды аны бу әңгәмә, ләкин тегеләр капчык төбен селкүне дәвам итте
— Шуннан9 Судка бирмәдеме9
— Юк
— Инде ул, тилекәй, яхшы мөгамәләне аңламый икән, сөйләшеп торасы да юк
— Кызганыч шул Әйбәт кеше бит ул Тагын кем аңа ярдәм итәр
Автобус янә бер борылыш ясады Ләмига урыныннан торды да чыгарга дип алгы ишеккә атлады
Уха гөбер-гөбер кайный Кечкенә казаннан пар күтәрелә Кояш сүрелеп барган вакытта уханың язмышы хәл ителгән иде инде Хәзер алар тук һәм канәгать хәлдә җайлашып күләгәгә яттылар. Ул. аякларын як-якка ташлап, күзләрен кыса төшеп, сигарет суыра Гүя ул шул сигарет төтене белән тагын бер елга аерылу уен куалый иде
— Әни!—дигән тавыш тынлыкны бүлде
Башта ул кем тавышы икәнен анышмыйча калды
— Әнә. әни килә,— дип кабатлады Айрат һәм урыныннан сикереп торды да, аяк астындагы комнарны туздыра-туздыра. алга йөгерде Ул терсәгендә генә күтәрелде дә елга буйлатып бирегә таба атлаган Ләмиганы күреп алды Равил дә торып басты, әмма урыныннан кузгалмады
Ләмигага караган килеш ул аның йөз сызыкларын шәйләргә тырышты Әмма ара ерак иде шул. Ул Ләмига килгән саен һәрвакыт шулай эшләвен исенә төшерде
Ләмига кулларын җиңелчә хәрәкәтләндереп атлый Айрат аның янына килеп җитте дә биленнән кочып алды Ул иелде дә Айратны үпте.
— Я. ничек хәлләрегез’— дип сорады Ләмига һәм Равилгә карады
— Барысы да яхшы.— дип җавап бирде ул — Уха ашыйсың килмиме’
— Бик шатланып,— диде Ләмига һәм елмайды Шулчак ул аның элеккечә үк матур икәнен, тик ирен читендәге сызыкларның гына тирәнәя төшкәнен искәрде Гәрчә монда әллә нинди аерма булмаганын аңласа да
— Син иртәгә килергә тиеш идең Бер-бер хәл килеп чыкмагандыр бит’ — дип сорады
— Әйе,— диде Ләмига бераз дәшми торгач.- безгә монда тагын берәр атна ял итеп яту зыян итмәс иде. дип әйтергә килдем
Ләбиб ЛЕРОНОВ тәрҗемәләре