Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗГӘ НИЧЕК ХЕЗМӘТ КҮРСӘТӘЛӘР


Журналыбызның быелгы беренче санында шундый исемдә басылып чыккан мәкаләдән соң редакциягә язучылардан һәм укучыларыбыздаи байтак хатлар алынды. Аларның авторлары хезмәт күрсәтү сферасындагы уңай яклар белән бергә, үзләрен борчыган кимчелекләр турында да ачынып язалар, кайбер тәкъдимнәре һәм фикерләре белән уртаклашалар
Түбәндә шул хатлардан аерым өзекләр урнаштырыла.
ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА шагыйрә/:
Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларының ялы. ял итү. уйнау урыннары турында үземне борчыган мәсьәләләр белән уртаклашасым килә.
Зур парклар, бакчалар, әлбәттә, тиешле оешмалар күзәтүе астында; аларны чистартып, төзекләндереп торалар Ә кечкенә бакчалар, ишегаллары, андагы балалар мәйданчыклары турында тиешенчә кайгыртучы бармы? Турысын әйткәндә, юктыр, ахрысы. Күптән салынган иске йортларның ишегалларын телгә алып сөйләрлек тә түгел. Хәтта— такта белән әйләндереп алып, чиста ком салу өчен генә дә мөмкинлек юк. Нәниләрне кайда уйнатырга — бу мәсьәлә беркемне дә борчымый булса кирәк. Бигрәк тә Бауман, Идел буе. Киров районнарындагы иске урамнар ташландык хәлдә.
Ленин районындагы яңа кварталларда. Горки кебек яңа микрорайоннарда зур-зур йортлар араларында киң, иркен ишегаллары калдырыла. Аларның күбесендә балалар уйнар өчен төрле корылмалар бар. Болар балаларны физик яктан да, эстетик яктан да тәрбия итәрлек чын заманча рухта эшләнгәннәр. Әмма күпчелек урыннарда алар тупас — тимер-томырдан яисә шомартылмаган да бүрәнәдән ясалган. Кечкенә өйләр, таганнар, таучыклар, карусельләр, турник ише корылмаларның күбесе аннан-моннан гына кораштырып куелган. Мәсәлән. Адоратский урамының 31 нче һәм 33 нче йортлары каршындагы мәйданчыктагы карусель бик тупас. Ул җирдән шулкадәр биек, аңа нәниләр түгел, зурлар да көчкә менеп утыра. Әйләндерү өчен олы кешенең дә көче җитми. Электр белән эретеп ябыштырылган «җөйләре»нә тиеп китсәң җәрәхәт аласыңны көт тә
Ә бит менә кышын Яңа ел бәйрәме чорында балалар чын мәгънәсендә шатлык кичерә: төрле төстәге электр утлары белән бизәлгән мәһабәт чыршылар, чыршы тирәсендә әкият шәһәрчекләре! "Черек күл» паркы аеруча матур әкият иленә әйләнә Ләкин бу санаулы көннәрдә генә шулай. Яз, җәй, көз көне бу парк балаларны һич шатландырмый. Анда төзеклек тә. чисталык та җитми. Иске биналар, уен, спорт корылмалары төзәтү көтә. Бу паркта да, башка мәйданчыкларда да нәниләр өчен махсус урын билгеләнсен иде. Хәтта ки ул урыннар тәбәнәк кенә койма белән әйләндереп алынсын иде һәм «Бары тик нәниләр өчен генә!» дип язып куелсын иде
Нәниләрнең ялларына бәйле тагын берничә сүэ — кафелар, буфетлар турында Яшь тамашачы театрында клиндер, күмәч кебек тәмле ризык рәсеме төшерелгән буфет еш кына эшләми 24 март көнне без оныгым белән бу театрда бик күңелле спектакль карадык. Бала арыды, аның ашыйсы, эчәсе килә башлады. Буфетка ышанып үзебез белән бер ризык та алмаган идек Оныгымны юатам: юл уңаенда Восстание урамындагы «АБВГДейка» кафесына керербез, дим Кафеда исә менюында язылган 10—15 ләп ризыкның берсе дә юк икән. Нибары бер-ике төрле сок кына. Таза, чибәр, матур итеп киенгән өч-дүрт кыз бик тупас итеп: «Бүген кафега бер ризык та китермәделәр, мороженое, пирожное ашыйсыгыз килсә, шимбә яисә якшәмбе көнне килегез!»—диделәр. Без бик туңган идек, алайса, чәй генә булса да бирегезче, дидек. Кызлар күзләрен зур ител ачып, гаҗәпләнеп «Кара! Оялмыйча бездән чәй сорыйлар!»—дигән кыяфәт белән, тупас җа-вап бирделәр: «Чәй булмый бездә! Хәтта плитәбез дә юк! Нинди чәй тагын сезгә! ..» Әйтерсең, чәй шул кадәр дефицит яисә шундый деликатес! Март аенда балалар кафесына туңып килеп кергән балаларга салкын сок урынына кайнар чәй эчерү шулкадәр зур мәсьәлә микәнни?! Ә бит бу — март ае — балаларның язгы каникул вакыты иде Каникул вакыты да бу кафе хезмәткәрләре өчен бернигә дә тормый икән.
Партиябез һәм хөкүмәтебез эштә, тормышта, яшәештә, көнкүрештә күп нәрсәне яңабаштан үзгәртеп кору политикасы алып барган бу эшлекле көннәрдә нәниләребез турында чын кайгырту кирәк. Алар — безнең киләчәгебез!
МӨХӘММӘТ САДРИ шагыйрь,
Кышкы зәмһәрир салкыннарда, шагыйребез Тукай әйтмешли. Кабан күле кеше йәрерлек булып
чыңлап каткан, колак-борыннарда куык өрелгән көннәр һәм айларда безнең компрессор зааоды
йортларында менә ике ел инде җылы. рә«әт булды Аңа кадәр кышкы салкыннарда әле бер. әле
икенче йортта җылылык әзелә. суык була иде Бигрәк та картлар, бале-чага тилмерә иде мондый
чакларда, чәнки заводның торак-коммуналь бүлегендә булдыксыз җитәкчеләр эшләде Ул чакларда
хатыным белән мин үзем дә салкын тиеп бии еш авырдык
Ул исерек башларны, ниһаять, алып ташладылар
Заводның торак-коммуналь бүлегендә яңа җитәкчеләр начальнигы коммунист Кыям Яхин,
инженеры — Анатолий Караванов чынлап эшкә керешкәч оиләргә һәм җанга җылы керде. Бер генә
салкын көнне дә күрмәдек
Быел январь аенда Мәскәү заводларының берсендә эшләүче кызыбыз Гөлнур безнең хәлне
күреп-белеп китәргә кайтып, ун көн торды Киткәч җибәргән хатында. «Кадерле әтием һәм әнием,
сезнең рәхәт, җылы өегезне инде сагына башладым — дип язды —Бездә салкын .»
Яңа җитәкчеләр, өйләрне җылы итү белән бергә, башка эшләрне дә онытмыйлар әйтик, узган
ел кыш кар бик күп яуды бит Шундый чакларда өй тирәләрен, бик киң тротуарларны бульдозерлар
китерел чистарталар, агачларны кадерләп саклау язын алариы тигезләп тору турында кайгырталар
Без яшәгән йортта почта бүлеге, спорт әйберләре кибете, ашханә дә бар Аларның чүп-чары күп
була. Шуңа да карамастан, ишегалларыи чиста тоту ечен тиешле чаралар күрелә
Себер тракты. Заря урамы, тагын берничә урам-квартал кешеләренә Совет районы азык-төлек
сәүдәсенең 374 нче кибете /директоры — Галина Кузьминична Пак хезмәт күрсәтә. Халык бу кибеткә
«Казана дип исем бирде һәм анда бик яратып иери Кибет зур. якты Азык -төлек әйберләре күл. Үткән
ел аракы сатуны бетерел, кибет зчендә җиләк-җимеш сулары бүлеге ачылды Алардан да халык
езелел тормый
Кичкә таба керсәң, сатучыларның эш күплектән арыганлыгы сизелә, шулай да алар сатып
алучыларны кунакка килгән дусларын каршылагандай, ачык йөз белен каршы алалар. Кибет
коллективында бик күл еллардан бирле эшләүче Асия Хәирова Миңзифа Самигуллина. Ольга
Любимова, Илдар Ишалин. Людмила Пыскинв кебек сатучы илтешләрне халык бигрәк тә ихтирам
итә
В. ВӘЛИЕВ /Әлмәт шәһәре/:
Мин «Казан утларым журналын утыз еллап алам инде Бик әйбәт әйберләр басыла, сыйфаты
елдан-ел яхшыра бара Журналның быелгы беренче санында «Безге ничек хезмәт күрсәтәләр!»
дигән язманы укыган, үзем дә кайбер фикерләремне уртаклашырга булдым Бик кирәкле мәсьәләләр
күтәрелә анда. Аерым алганда. Фәнис Яруллин бик дерес яза.
Менә мин үзем автобуслар гаражында шофер булып эшлим. Запчәстьиы без күл вакыт сатып
алабыз. Складта юк Бер вакыт алгы пыялам коелып теште Эшләргә кирәк, кетоп ятсаң, акчасыз
каласың Үзебезнең механиктан сатып алдым Сер түгел, үз чиратымда бу акчаны мин, кеше утыртып,
кайтарам Хәзер хезмәтсез керемнәр турында сүз бара Узган җәй үзебезнең бакчага бер арты сәгатькә
туктаган идем, килеп бәйләнделәр Ә бит шушы автобусны тезек йөртү ечен мин ярты гомеремне
аның астында үткерем залчастьлар сатып алам Без аерым оешмаларга—нефтьчеләргә хезмәт
күрсәтәбез Үз кирәгенә начальник кая гына җибәрми Уфага чаклы барыл җитәбез Ул гынамы, туган-
нарына. дусларына бирә безне. Безгә нәрсә, путевкага күбрәк сәгать язылса, шул җиткән. Без.
шофер халкы, тәкәббер түгел путевкага кул куям дисә, убырлы карчыгыңны да утыртып йөрибез
Хәзер мене үзгәртеп корулар чорына кердек. Бик те кирәкле эш дип саныйм мин аны Тик яңача
эшләүгә бездәге начальниклар езер түгел, өйрәнгәннәр берсен-берсе алдап яшәргә, үзенә
комачаулаганнарны куыл чыгарырга. Мондыйларны алып ташлал. булдыра алырдай яшьләрне
куярга кирәк Шунсыз булмый
Хезмәткә сәгатьләп түләүне де дәрес түгел дип саныйм Сәгатьләп түләп кешеләрне эштән
биздереп бетердек инде Болан начальникка әйбәт бит Иртән бәр килеп күренә де
геләгән җиренә китеп бара. Ә эш нәтиҗәсеннән түләнсә, мин аның якасыннан алам: «Давай
материал, давай тегесен, монысын». Эш башыннан түләгәндә дә кешене кыркырга омтылу бар.
Кешеләр шул гаделсезлектән качып чыгып китә, башка эш эзләргә мәҗбүр була.
Мин үзем уртача 300 сум алам. Шулай ук алып эшләгән башкаларны да белам. Минем бернием
дә юк. Аларның гаражы да бар, машинасы да тора. Бармак саен алтын йөзек, алтын тешләр. Ел саен
ял йортларына барып акча туздыралар. Без акчаны тота белмибездер инде. Әллә аларның башка
чыганагы бармы? Бар шул. 80—90 сумга эшләгән склад мөдирләре, кибетчеләр алтынга төренеп
яши Менә шундыйларның байлыгын исәпләп чыгарып, законсыз булганнарын дәүләт файдасына
аласы бар.
Менә шундый хәлләр, иптәшләр!
Г. АНИЯ .'Балтач районы
Сез бәлки минем хатымны укып кына карарсыз да ертып ташларсыз. Шулай да язарга булдым.
Мин 1986 елның декабреннән район больницасында яттым. Аннан соң диагнозның дөреслеген
ачыклау өчен республика больницасына җибәрделәр. Дүшәмбе көнне иртәнге 6 сәгать 30 минутта
Казанда республика больницасында идем инде. «Көм ахыргы?»—дип сорагач «Монда чират тору
юк, кем көчле, шул — беренче»,— диделәр. Бик аптырадым моңа. Монда бит авыру кеше килә, аның
күпме көче, түземе булыр? дип уйлыйм. Ялгышканмын икән Сәгать 7.45 тә ишекне ачтылар. Ачылу
булды, мине бер почмакка сылап куйдылар да, этә-төртә керә башладылар. Андагы хәлләрне
күрсәгез иде, ул кычкырыш, ул русча-татарча сүгенү, елау — барсы да бар. Ярар, ишектән ничек
кирәк алай кереп чиратка бастым Чынлап та, кем көчле, дөнья шуныкы. Бөтен ир-ат алда. Минем
төсле хәлсезләр, карчыклар — иң артта. Бабайларның эш җайлы, алар сабыр гына, кенәгәләрен
тотып чиратның иң башына барып басканнар. Торабыз шулай кысыла- кысыла көтеп. Читкә чыгып
бассаң, кабат керәсеңне өмет тә итмә. Авырулар дип тә әйтмәссең, cancan батырлармыни: кысып
күрсәтәләр, эчәгеләрең авызыңа менеп җитә
Ярар, сәгать 8.10 да берәү күренде регистратурада. Иркенләп чишенде, бизәнде. Җайлы гына
килеп утырды. Бабайлардан башлады. Шуның хәтле әкрен, җайлап кына эшли, җитм әсә берүзе
Шушылай бер генә кеше эшләсә, мондагы чират иртәгә дә бетми ич әле, дип кайгырышып, сөйләшеп
торганда, сәгать 8.30 да тагын берәү күренде. Ул бер кешенең карточкасын нәкъ ун минут эзләде. Су
буе чират торганнар әллә бар, әллә юк моңа. Дөрес, көн саен шушының кадәр кеше күрә-күрә туеп
та беткәндер. Әмма шуның кадәр итеп кешегә ваемсыз да булып булмыйдыр инде ул. Анда бит
кызык өчен йөрмисең. Бер атна буе авыру килеш кабинеттан кабинетка чабып йөрисе дә бар бит әле
Җитмәсә, ишек төбе саен чират торасы. Авыру кешегә я аяктан егылырга, я, әй, ник кенә чәнчелми,
барыбер кайчан да булса үләсе дип, кул селтәп кайтып китәргә генә кала.
Шунда чиратта нәкъ 3 сәгать тә 10 минут тордым мин. һәм бер фикер туды.
һәр тәрәзәгә биш район исемен язып куярга иде дә, тәрәзә саен кеше утыртырга иде дип
хыялландым. Шулай итеп булмый микән?! Минемчә, теләсәләр, буладыр. Нигә ике тәрәзәгә шуның
кадәр халыкны өеп куеп сугыштырырга! Килсен дә кеше үз районы тәрәзәсенә бассын Анда чистый
эштән чыкмыйча бармый да бит әле авыл халкы. Шул тәрәзә төбеннән рухың сынып, башында
шундый ваемсызлык булгач, эчендә дә әллә ни игътибар булмас дип, врач янына тәмам өметең
өзелеп, кәефең кырылып керәсең. Ярый әле, анда якты йөз белән каршы алып, игътибар белән
карыйлар. Анысына бик сөендем. Бер атна йөрсәң йөрисең, авыруыңны белеп, рәхмәт хисе белән
кайтып китәсең.
Хөрмәтле редакция! Бәлки минем фикерләрем белән хисаплашып, больницаның
җитәкчеләренә тәкъдим итеп карарсыз. Сугыш ветераннарына, инвалидларга аерым тәрәзә
билгеләү дә чиратны киметә төшәр иде.