Логотип Казан Утлары
Трагедия

АЛТЫН КАШБАУ


Беренче бүлек
Тар-мар ителгәч
Үрә басып, өркеп кешни Вакыт — Унөченче гасыр уртасы.
Йорт-диварлар тетелеп, эри металл. Дөрләп яна нигез — чор ташы. Аунап ята илләр һәм аллалар.
Җыя алмый ята Җир аңын Койрык болгый-болгый. ач эт бугай Канлы кулын ялый тиранның
Төн Күзсез төн. Күзсез кара төндә Кисешәләр утлар, кылычлар Ай-елларны теркәп кылычларга. Уза гасыр Тик бер заман килә Җир өстенә сәер, тыныч таң.
Тәхетләр һәм илләр җимерелешен Соңгы кабат, гүя. күрер өчен. Кан хәбәрен үлем гөрелтесен Яктылыкка, гүя. әверелдерер өчен. Канлы күзе төннең ачылып куя Исән затлар карый тын гына;
Учак кабына, һәм җыр ишетелә Җәрәхәтле, җәрәхәтсез куллар Моңлы яктылыкка сузыла
Җыр (кызлар тавышы)
Илебезне таптап, дошман безгә Ут йоттырды, канда йөздерде Йөздек, түздек — инде җитте вакыт Бу яшәүдән яуда үлү артык — Яуга дәшә туган җир безне
Кем аякка кабат баса алса. Кулыгызга кылыч алыгыз Яу чабыгыз бәлки соңгы тапкыр Шунда гына илгә тормыш кайтыр, Яу чабыгыз, яулар чабыгыз!
Учак сүнә ләкин һәм тына җыр Көнгә ышанмыйча карый күз Җир өстендә ауный хәрабәләр Хәрабәләр арасында утыра Ялгыз кыз.
Кыз (үзенә таба кемнеңдер килүен күреп) Балтамар' Сезме соң бу’
Балтамар
Мин. Алсылу. мин бу1
Алсылу
Нигә мүкәйләргә. сөйрәлүче әрвах сымак Башны күккә терәп йөрер чакта’
Балтамар
Фетнә тынды, кискәләнде елан. Кисәкләре мәгәр боргаланып ята Синең кебек тиле булсаң гына. Мөмкин әле безгә курыкмаска. Их. Алсылу, нишләдең бит'
Алсылу
Нишләдем соң’
Балтамар
Субудайның асыл алыплары
Тыйлыктылар чәңнән сине тыңлап Күпме фетнә кавеме, гәрчә әсир төшеп. Исән калды—менә нишләдең син Челпәрәмә кырдың бәхетебезне Бер селтәнү, бер җыруың белән Гыйсъян җырлап, яңа фетнә чакырып Күккә ашачаксың үзең тиздән Менә нишләдең син'
Алсылу
Бар куркыныч булса — сүз һәм җыру. Мин сөйләргә әзер һәм җырларга Гомерем буе
Балтамар
Дар менепме’ Син ризамы дарга’
Алай дисәң киттек хөкемдарга (Алсылу эндәшмәгәч) Сүз тыңласаң, бардыр котылу җае Акылың булса, шуны эзләп карыйк Тик җай кими — тагын арта шаһит
Алсылу (читкә куз ташлап)
Ник куркырга — ул бит угры түгел Илдә калган соңгы галим-катиб
Балтамар
Фетнәнең бер ләшкәрен шул асыл бәндә.
Үзем күрдем, алып килде яуга Күр. чат гаепсездәй атлап килә Синең белән, гүя. очрашуга
Алсылу
Сез гел шикләнәсез
Баян (керә-керешли)
Тыныч иртә котлы булсын, кардәш-ыру
Балтамар
Котлы булсын, гәрчә аны алып килде бары Сезнең яман җыру
Баян
Гадәтеңчә, яла якмакчымы’
Балтамар
Чү. акрын!
Башта тояк тавышлары ишетелеп, аннары хәбәр яңгырап уза. «Күктән — хәбәр, күктән хәбәр килде! Илдә иң акыллы булган кешебезне табыйк Безгә тәңре тик бер кеше бәясенә тыныч тормыш вәгъдә итә.' Меңнәрне исән калдырып, бер кешене бирик! Тынычлык бәясенә бер кешене үзенә сорый Тәңре! Тыныч тормыш, тыныч тормыш бәясенә!-
Балтамар
Ишетәмсез’ Җыру белән генә тынычлык яулап булмый, димәк Күккә, аллаларга күбрәк кирәк
Баян
Әллә сиңамы. Балтамар?
Балтамар
Чү. акрын' Әнә аллаларның. Батый Җиһангирның һәм халыкның Әмерен эшкә ашыручы казый Изух килә Баш иегез! (Билгә кадәр иелеп. Изухны сәламли).
Изух белән бергә, ике сакчы яраланган Җикү бәкне алып керәләр һәм җиргә ыргыталар
Изух
Менә — фетнә башы, аны таныймсыздыр.
Әүвәл биһуш ирде. аңга килде хәзер бу баһадир
Балтамар
Җикү' Таңда без кыйраткан ләшкәр башы — будыр
Изух
Җиһангирдан. Батый ханнан ягъни, килде буйрук
Фетнә кәвемен хөкем итү безгә тапшырылды.
Иллә ничек икәнлеге ярук түгел бик үк
Сез — халаек. канки улыр сезнең теләк’
Балтамар
Без халыкны санга суккан өчен
Сезгә рәхмәт, олуг хөкемдар
Мин әйтәмен шуны фетнәләрне мәңге
Башсыз итмәк өчен, моны дүрткә киссәк.
Кискәләгәч. Кирәмәт тавындагы бүреләргә бирсәк.
Бик мәслихәт
Алсылу
Тагын кан! Җитәрме бер заман'
Изух
Сөаль фикер улмас. Сез. Баян бәк. ни диярсез’
Баян (бераз Балтамарга охшатып)
Фетнәләрне башсыз итмәк өчен
Баһадирны ярдан суга ату кирәк
Халык риза, шундый минем теләк
Алсылу
Баян бәк. сезме соң бу’!
Хурлык! Соңгы баһадирны үзебез харап итәчәкбез
Җиһангирдан Субудайдан нинди булсын боерык — Аларны бит берегезнең күргәне юк Үзегез тырышасыз, эш күрсәтмәк булып
И з у х
Хатын сүзе хак улалмас. Гаеплене якын китерегез (Җикүне уртага китергәч, хөкем карарын әйтә) Шәхесне сез расладыгыз, җинаять — хак
Ул зур чирү җыйнап, олугь Урда дәүләтенә һөҗүм кылды Халаек вә дәүләт наме илә хөкем итәм Җикү бәкне, муенына таш тагылган хәлдә Әтил-суга ыргытырга
Балтамар
Амин
Изу х
Җинаятьче, соңгы сүзегез бармы'1
Җикү (авырлык белән торып баса)
Минем янга Баян бәк килсен
И з у х
Үләчәкнең гозере үтәлә — якын килгел
Баян (Җикү каршына килеп баса)
Су булса да. Итилгә таян (Күз карашлары белән нидер аңлашкач. Изухка бдрыла) Ул кылыч сорый аңа кылыч бирегез
Балтамар
Рәхим ит җинаятьче (Җикү Балтамар кылычыннан баш тарткач. Баян бәк уз кылычын бирә)
Баян
Рәхим ит. бәк
Җикү (шартлы аңлашканлык сизелер дәрәҗәдә ясалмалык белән)
Намус наме белән әйтәм хыянәткә җәза тиеш Сез. Баян бәк, халкыбызга хыянәт иттегез Дөньядан сез дә китәргә тиеш (Баян бәк тезләнеп башын ия)
Юк. минем кулдан китүгә сез лаек түгел Яуладыгыз сез хурлыклы, озак үлем Куркытмаса сезне монда үткен булат Бәгырегезне талагандай этләр ырлап. Җаныгызны телгәләсен коръән шигыре Биреп сезгә зур хурлыклы шайтан гомере Әүвәл горур булган йөзегездәге кара тапка Ил төкерсен килеп-кмлеп мәңге Балтамардай түбән җаннар арасында Җирәндергеч ваклык кичереп яши бирегез
Балтамар
Җитте1 Сакчы тизрәк аның авызын капла' Күрче, дәүләт кешесенә пычрак ата'
Б а я н
Илдә вәхшәт, канлы табан асларында аунап.
Халкыбызның вөҗданы, намусы ята.
Бөтен тормыш әхлаксыз ваклыкка баткан чакта, Кеше ялгыз саф калалмый. белеп кит. бәк.
Җикү
Үз зурлыгы, иминлеге, үз туклыгы өчен Илне саткан һәм хурлаган адәм битенә Бер караудан мең үлгәнең хәерлерәк Менә нинди хәлгә төште безнең дәүләт.
Баян
Сүзең дөрес Рәнҗемә, бәк. күсе булып сау калудан Арыслан булып җан бирү хәерлерәк
Җикү
Ә кемнәрдер күсе булып кала горурланып.
Баян
Бу хурлыкны безнеке дә. илнеке дә димә.
Берсен-берсе ырлап кимерә-кимерә.
Көнлек шөһрәт, еллык сәгадәт наменә Халык бәхетен җырлап эчә-эчә йоткан. Соңрак җирне су басса да. гамь белмәгән Хан-түрәләр хурлыгы бу. белеп кит. бәк
Җикү
Шулар аркасында ил хурлыкка лаек
Ләкин безне барыбер кичерер җай юк. (Кылычны Изух аяклары астына ыргыта) Алыгыз мине, атыгыз Итил упкынына Бүтән җәза безгә харам.
Изух
Җинаятьче үзе хуплый хөкемебезне.
Аны җиренә җиткерергә1 (Сакчылар Җикүне алып китәләр.) Инде шундый дәвам баш сарайдан фәрман — Фетнә калдыкларын, вә унларны тар-мар итәр-итмәс Чәң-сугыштан тыйлыгып калган чирү газыйларын.
Мисле Җикү. дәхи хөкем итү.
Алсылу
Бар халыкны упкынгамы7
Балтамар
Олуг дәүләтне тар итеп күрүчегә
Теге дөнья — иркен Барча халык
Баш күтәрсә, шул чакта да урын була табып:
Башы белән су төбенә, ташлар тагып
Алсылу
Барча башка җитәрме таш?
Изух
Халаек сорый, әйт, Балтамар.
Табарсызмы баш санынча ташлар’
Ерактан тавыш "Тәңре корбан сорый, корбан.' Иц акыллы асыл кешебезне үзенә чакыра! Күккә чакыра!"
Алсылу
Менә сиңа тыныч көн!
Изу х
Я. җитәрме ташлар’
Баян
Таш җитүе хаҗәт түгел Ул яраксыз алыпларны
Кирәмәт тавына кусак җиткән бик үк
Алар анда, аерылып илдән, әйләнерләр сарыкларга
Сарыкларга исә бүреләр күп
И з у х
Хыянәтче газыйларның көтүен озатабыз
Упкын илә уратылган Кирәмәт тавына
Ә сакчылар ул көтүне көнгә чыгармыйча саклар
Баян
Хөкем — дөрес!
Алсылу
Сез — кардәшләр: Бапгар илен соңгы сулышкача
Сакларбыз дип антлар эчкән затлар
Ничек яшәмәк буласыз, шушы хәтле каргыш җыеп”
И з у х
Хөкем тәмам
Балтамар
Без. халаек. хөкемегезне хуп күрәбез
Алсылу (Изух каршына басып)
Күзләрегез көн дидарын. ай-кояшны күрмәс булсын —
Сукыраегыз
Колагыгыз җир авазын ишетмәсен —
Чукраегыз
Иблис белән бердәй бергә бөкрәегез
Мәхшәрдә дә. тәмугта да ут йотыгыз
Итил-әнкә хәрәм булсын, исемен онытыгыз
Баян
Инде, хөкемдар, китәргә рөхсәт итегез
И з у х
Рөхсәт, китегез
Балтамар (Баян китеп барганда)
Аны Баян бәкне хөкем итмибезмени ’
И з у х
Үзебезнең яклыларга кулны сузмаң (Китә)
Балтамар
Сез әйткәнчә булыр, хөкемдар (Алсылуга)
Шушы кадәр ник соң ак эшләргә син чаласың аяк’
Алсылу
Күрсәтегез, эшегезнең кайсысы ак*
Балтамар
Безнең ак юл - хан Батуга барып
Кашбау —
баш киеш- Автор
Башны ору һәм алу зур хокук
Күпме, күпме болай яшәү мөмкин.
Хуҗасыз эт мисалында, куркып ’
Алсылу
Эткә хуҗа кирәк — менә ничек!
Балтамар
Нишлим, хәйлә белмим Баян бәк күк
Төндә бер ләшкәрен яуда кыйраттыргач.
Үзе исән калган акыллы баш.
Мең кешене биреп, тагын калды исән
Үзең күреп тордың.
Алсылу
Эх. күрдем шул. эх. күрмәгән булсам'
Балтам ар
Кечүк дәүләттә дә рәнҗетелгән булгач.
Җиһангирга барып игән ул баш.
Саклап калган шулай җанын, малын
Җирне ак ат тоягы астына сыйдырган ханның
Кызыл мөһере төшкән кәгазь — кесәсендә аның «Кагылгысыз» дигән ярлык. Аңа булмый кагылып, Батый ханга дошманлыгын расламыйча торып
Алсылу
Аңлый алмый һичбер нәрсә.
Балтамар
Сиңа Баян бәкнең өенә бару кирәк
Алсылу
Баян бәккә9 Нинди максат белән’
Балтамар (Ташлар арасыннан зур гына кап алып шуннан кашбау 1 чыгара)
Күрәсеңме, бу ни?
Алсылу
Кашбау! Алтын кашбау1
Балтамар
Миңа ул кадерле — гүя йөрәк
Кара, монысы — үзәк бизәк Шуны ачсаң.
Чыга өнсез кодрәт
Алсылу
Ул ни?
Балтамар
Чеметем он. Чәенәме, хәмеренәме салсаң
Алсылу (чигенә)
Юк. юк!
Балтамар
Мин бит сиңа яшәү бүләк итәм
Эшен үтәп кайтсаң, кашбау үзеңә — бүләк'
Азмы шушы9 (Кашбауны кидерә)
Мин бит әле мәҗбүри дә димим, әйе. һич тә.
Тыныч чара, бүтән җай тапмасаң гына.
Ә кашбауны кара, кояшмыни яна!
Алсылу
Күрмим, берни аңлый алмыйм
Балтамар
Иң җайлы эш — язмаларын миңа җыйнап бирү
Ә иң башта — син җырлаган җыруларын
Алсылу
Юк. юк!
Балтамар
Басып сайрар талы сынган син элекке сарай сандугачы’
Шул йомышны үтәп кайтсаң, безгә ачыласы
Батый ханның ак сарае
Үзең сайла шул зур данмы әллә дармы
Дан сайласаң, йомыш үтәп кайткач, укытырбыз никах
Алсылу
Никах9 Мин бит әле
Балтамар
Риза булсаң, йөрәгем белән бергә, кашбау — бүләк сиңа.
Хәзер исә — юлга.
Алсылу (уйланып)
Ничек бер ялгызым ничек чыгыйм юлга9
Балтамар (якынлашкан тояк тавышын ишетеп)
Якын кешең әнә — ул ярдәмгә килә Әй. җайдак кыз1
Бире килегез, бире' (Җайдак кыз куренугә)
Әйдә күк илчесе, ил чибәре!
Җайдак кыз
Котлы булсын тыныч кон
Балтамар
Күк хәбәрен илгә тараттың шәп
Ишетмәгән кеше калмады шәт
Шуның өчен менә сиңа бүләк (Җайдак кызга муенса
кидерә)
Җайдак кыз
Муенса' Нинди матур муенса' Рәхмәт яусын
Балтамар
Үзеңә рәхмәт, ил чибәре Инде яңа эш бар
Баян бәкнең менә бару кирәк
Җайдак кыз
Бәк оенә безне кертәләрме9
Балтамар (Каптан ниндидер сын чыгара)
Таныйсыңмы моны?
Җайдак кыз
Бакыр кыз. гарип кыз Күргәнем бар.
Алсылу
Өлкәннәргә — табыну сыны, безгә — күркәм ядкарь
Балтамар
Мәчет халкы талап алган аны Баян бәктән Бүләк диеп, кабат илтеп бирсәң әгәр.
Киереп ачылачак ишек-капкалары
Тәңре әмерен үти башлыйк шулай. Сезгә — изге сәфәр!
Алсылу
Ә мин берни аңлый алмыйм һаман
Балтамар
Юлда сеңелең төшендерер. Хушыгыз.
Җайдак кыз
Хуш торыгыз (Китәләр)
Тояк тавышлары яңарып, ул кызлар Баян бәк җәйләвенә җиткәч кенз тына Караңгы төшеп, тагын яктыра Баян бәкнең җәйге сарае ачыла Алдагы яшел мәйданны бүлгәләп, куаклар, сукмаклар сузылган Өй ишегеннән ерак түгел — зур өстәл Өстәл янында Баян бәк белән йорт караучысы Тансыкбикә сөйләшәләр Ә капка янындагы багана башына ниндидер баш сөяге элеп куйганнар Тынсыкбикә күреп, шуны кулына ала.
Тансыкбикә
Кирәмәт җибәргән аны. үлем хәбәрен (Баян бәк янына күтәреп килә).
Баян
Кирәмәт бу кадәр явыз түгел. Аның белән безнең ара Якыная бара
Бу рәвешле безгә дошман яный — кеше!
Тансыкбикә
Җәнлекләрдән узып, адәм ашый берсен-берсе. (Баш сөяген куя). Шушы адәмнәрне харап иттерергә юл куйганга.
Илгә төшкәндер бу афәт, каргыш булып
Каргыш төште илнең үз башына — харап булды үзе.
Баян
Хактыр сүзең. Илне чынлап җуйдык.
Калды бары хөсетләшү. кимерү, җимерү, кыру Ярый, әйдә чәй әзерлә (Баш сөяген кулына ала) Саумы, нәсел-ыру'
Беләм. син хөрмәтле ил агасы идең. Каен очына Үрләттеләр зур акылың аркасында.
Киштәмдә өченче булып ал абруйлы урын Дәвер рухын бергәләшеп ерак токымнарга Җиткерерсез сүзсез Ә син бик ыржайма Һәм бел безнең хәл дә синекеннән шәбрәк түгел Киләчәктә нур сирпеми өмет вәгъдә Тик шулай да адәм булып калыйк Вәхшиләрнең хәлен төшенеп карыйк Сезне аса килгән кемнәр алар, кайда9
Үтереп күпме үзләренә тапкан файда9 Исемнәре—очкан тузан. (Сөякне куя). Ә сез илдән илгә, чордан чорга Сәфәр кылачаксыз ачы гыйбрәт сыйфатында
Капка янында кешеләр куреп, Тансыкбикә шунда китә. Аңа ияреп. Алсылу белән Җайдак кыз керә
Тансыкбикә
Әйбәт хәбәрләр белән килегез, узыгыз.
Алсылу
. Хәерле иртәләр, хөрмәтле бәк
Баян
Хуш киләсез. Ераккамы сәфәрегез’
Алсылу
Сәфәребез тәмам бугай (Урындыкта баш сөяген күреп) Тагын, тагын, ай!
Баян
Курыкмагыз. бу бик затлы адәм
Җайдак кыз
Әйе. без дә сүзне шундый әманәттән башлыйк (Каптан сын чыгара)
Тансыкбикә
Гарип бала! Кайттымыни кире”
Әй. сөенеч' Рәхмәт, рәхмәт инде (Бакыр кызны элеккеге урынына куя).
Җайдак кыз
Кирәмәткә рәхмәт укы. апа. ул җибәрде
Тансыкбикә
Рәхмәт сезгә, рәхмәт Кирәмәткә. (Өйгә кереп китә)
Баян
һәр кодрәтнең үз урыны Бу нәни пот
Зур аллага каршы күптән күтәрми баш
Юкка рәнҗеттеләр гарип кызны Бәлки шулай ук сезне (Тансыкбикә чүлләк алып чыккач) Ә без сезгә иң чын бәхет телик (Касәләргә шәраб коя) Кыстатмагыз, эчемлек бик йомшак
Алсылу
Ярыйдыр шул. илдә калган асыл бер зат өчен
Җайдак кыз
Илнең иң акыллы кешесе өчен (Кызлар карашлары белән бәхәсләшеп алалар)
Баян
Хәзер, мин тиз. сабыр (Китә)
Тансыкбикә
Мин дә хәзер (Китә )
Җайдак кыз (бераз тынлыктан соң)
Нинди беркатлылар! Ничек җайлы килеп чыкты' Әйдә, ач кашбауның ал бизәген
Алсылу
Юк. юк Ни сөйлисең?! Сеңлем! Бәгърем!
Җайдак кыз
Курыксаң, бир. үзем ачам.
Алсылу
Рөхсәтем юк! (Тайпыла). Оял!
Җайдак кыз
Ник алайса. Балтамарга вәгъдә бирдең7
Алсылу
Ник’’ Туп-туры дарга барыйммыни ’
Җайдак кыз
Ник алайса килдең7 (Кулына гөслз тоткан Баян бәк чыга).
Алсылу
Ник7 ник7 Мин. Баян бәк. сезне үтерергә килдем
(Баян кычкырып көлгәч). Чынлап, чынлап
1
Җайдак кыз
Игәч, игәч!1
Алсылу
Менә кашбау, шуның бер бизәген ачсаң
Баян
Алтын белән агу яраша ала. Ә моң белән агу — һичкайчан да
Әгәр былбыл чакса, барыбер елан дияр идек
Җырлый белсә елан, мин ышанмас идем аның агуына
Сезнең кулдан агу эчә алам — я. салыгыз
(Касә тотып, кыз каршына килә).
Алсылу
Бәк. зинһар! Нишләдем мин. нишлим1
Җайдак кыз
Шәраб хуш исеннән башың әйләнде, шул гына
Алсылу
Алай түгел, мин бит үз һушымда!
Баян
Мин электән гашыйк сезнең җырыгызга
Ялгышымны күрү миңа кызык булыр —
Я салыгыз агу я җырлагыз. (Гөслә уйный) Көтәм
Алсылу
' И-.14 — пяк 'и «ыа туган, апа могънасенда (борынгы торки сүз) Автор
Алсылу
Сезнең хакка, бары сезнең хакка (Җырлый)
Җирдән кеше аерылмасын берүк
Җирдә гелләр, илдә хак ирләр күп
Безгә кушылып аваз сала җир-күк
Безне бетерү мөмкин түгел бетенләй үк.
Суда балык, җирдә халык без күп. без күп
Җыр озак яңгырап тора һәм кинәт тына
Тыныч көннәр
Матур, тыныч кон Тынычлыкка тояк тавышлары килеп керә Көчәя һәм узып китә Тансыкбикә Бакыр кыз каршында укынганда, ишегалдына ят кеше керә һәм утыргычка башын куеп җиргә утыра
Тансыкбикә
Син кем’ Кем кирәк сиңа-' Кара инде әллә Су төбеннән исән чыктың мәллә?
Абау, үлгән кеше терелгән лә'
Җ и к ү
Ерткыч түгел ич мин, нишләп очты котың’
Тансыкбикә
Нишләп курыкмыйм соң үлгән кешедән’
Җ и к ү
Тереләрдән курык, алар яман
Тансыкбикә
Анысы да хак, Баян бәк тә шуны әйтә
Җикү (торып утыра)
Исән булса, хәбәр ит Баян бәккә
Тансыкбикә
Хәзер хәзер дисәм
Баян (бакчадан чыга)
Җикү' Син' Утыр, утыр! (Кочаклый)
Ух. Җикү бәк, исән кайттың теге дөньядан'
Җи к ү
Качтым, тик ул куа килде (Тыңлана)
Баян
Барып чыкты гамәл — ышану да кыен
Җикү
Синең балыкчылар җәтмә корган
Ярдан очкан, җәен итеп тотканнар да судан.
Сулыш өреп терелткәннәр, яраларны бәйләгәннәр
Атламаеам өстерәлер хәлгә килгәч.
Килдем менә синең янга.
Баян (келспI
Минем башны кисәргә’
Җикү
Рәхмәт, үзеңнекен иттең. Ләкин бармы сөенеч?
Тар-мар ителү мескенлеген кичерү өчен генә
Һушка килү, яшәү — шулмы шәп эш?
Чирүен җуйган гаскәр башлыгының хәле Үлем әчесеннән җиңелрәкме?
Баян
Син ил өчен — үлгән кеше Тик дошманнар өчен түгел Берсен генә юк итсәң дә үлемнән шул шәбрәк
Әйе. без кыйралдык Дүрт-биш дистә калган алыплар да Әверелде юаш сарыкларга.
Хәзер менә Кирәмәт тавына, табигый төрмәгә сыеныштык.
Тик без беткән кодрәтне дә эшкә кушыйк.
Кирәмәткә ышанучы калган икән.
Ярдәм итсен безгә яңа гаскәр тупларга ул
Җикү
Ә сарыклар кабат әйләнерме алыпларга’
Баян
Дошман гына уйлый сарыклар дип
Ә чынлыкта алар — юлбарыслар
Корал гына табыйк Һәм сизмәсен дошман
Җикү
Берсе килде минем эздән Килеп җитсә.
Тилгән чебеш типкән төсле алып очар.
Сакчы-нәүгәрләрең чакыр, зинһар
Баян
Нәүгәрләрне Кирәмәткә мин җибәрдем.
Әсир газыйларны тыныч җиргә озатып торыр өчен Шикләнмә тик. тутыкмаган әле үз кылычым Хәзер ял ит
Җикү
Аннан’ Нишли ала. нишли ала җәрәхәтле гаскәр башы’
Өйдә, илдә куптарылган хәтта нигез ташы
Инде терлек көтү бәхете кала, ахры
Баян
Нишлик’ Каладагы йортыбыздан, ач үлемнән куркып.
Тычкан-күсе хәтта бетте качып
Тик исәнбез икән, яшик бераз вакыт
Кирәмәттә әнә аргамаклар чаба
(Балтамар тавышы ишетелә). Хәзер—өйгә
Җикү кереп өлгерүгә, Балтамар күренә
Балтамар (керә-керешли).
Качкы! Җир йоткандай юкка чыкты! Шушы таба чапты1
Баян
Хәерле көн. Балтамар
Балтамар
Аргы упкын ягыннан ук күрә килдем —
Җәрәхәтле аксак, шундый оста качты, угры, чапты
Баян
Чапкач алай, тиз үк җитәр килеп
Менә кымыз, хәл җыя тор
Балтамар
Ерак китә алмас (Эчә). Сыегызга рәхмәт
Шулай тиеш тә ул. чөнки чук-чук изгелекләр
Эшләдем бит сезгә мин үзем дә.
Кесәгездә -Кагылгысыз- дигән кызыл мөһер
Минем өлеш булды аны бирдерүдә
Кунак ашы — кара-каршы Сезнең яктан мәгәр
Һич сизелми рәтле караш, юк чакыру өйгә
Бәк булмавым рәнҗетәме бусаганы9
Баян
Нишлим, хәлнең авыр чагы. Хәлдән килгән чакта
Балтамар
Сезнең кулдан бик күп килә Әйтик, Кирәмәттән
Ук-кылычлы чирү курка, ә сез —тыныч
Көтү-көтү йөри малларыгыз.
Баян
Кирәмәтнең җәза урыны икәнлеген
Уйламый да йөри бирә терлек
Балтамар
Ай-вай! Сокланам да сезгә ихлас
Шундый олугъ зиһен' Кечүк дәүләттә дә шундый даныгыз чыгып.
Күккә күчми кадалдыгыз җиңел генә
Бу сарайга тими узды нинди сугыш'
Батый ханның үзенә үк барып баш ордыгыз
Фетнә оештырып, җиңелгәч тә менә сау калдыгыз
Бәхәссез бит. сезнең тормыш сокландыргыч
Мин сокланам, әйе. һәм яратам
Баян
Яратуың гәрчә бик үзеңчә.
Төлке сөя шулай кош-корт халкын
Яратуга тузалмыйча. кошның канын эчә
Син дә мине шулай өзелеп яратасың
Әйт. Балтамар. дөрес бит бу?
Балтамар (кәефе китеп)
Дөрестер дә Мәгәр онытмагыз,
Яманнарга мин үзем дә яман
Баян
Менә шулай Инде эшкә күчик
Балтамар
Эш бер генә Кая качты аксак качкы9
Өйгә качты Ачыгыз ишегегезне (Өйгә кермәкче) Җиһангирга. Субудайга каршы баш күтәргән Җинаятьче булыр, синең сыңар, кызыл итек кигән
Баян
Кызыл итек талыйм дисәң, зур юлга чык.
Монда артыгы юк
Бал та м а р
Бик бар Качкы газый һәм Алсылу — минем кәләш Килдем аны коткарырга әсирлектән (Ишекне ачмакчы).
Баян
Нәрсә, ничек? Кем кәләше?
Балтамар
Җыручы кыз — Алсылу Минем ярәшелгән кәләш Безгә, җиңүчеләр әһеленә, барча юллар ачык.— Безнең өчен бикле йозаклар юк (Ишекне ачмакчы)
Баян (кылыч алып).
Җиңү дәрәҗәсе — хыянәтчегә харам
Сугыша башлыйлар Сугышныц кызган мәлендә Алсылу йөгереп керә
Алсылу
Бу нинди эш?! Нишләвегез?! Акылга килегез!
Баян
Алсылу! Аһ, Алсылу! (Алсылуга караган арада, Балтамар чәнчеп өлгерә) Алсылу! (Кулбашын тотып, җиргә утыра).
Ал сылу
Балтамар! Нинди вөҗдан белән!
Тансыкбикә (йөгереп чыга).
Ерткыч! Кемгә кул күтәрдең?! Балам, нишләттеләр?!
Балтамар
Бәк оялмый алдап тора, сине юк дип.
Алсылу, мин сине коткарырга килдем.
Алсылу
Коткарырга7 Кемнән7 (Баянга борылып). Тансыкбикә апа. зинһар,
Тизрәк бәйләр әйбер чыгар. (Тансыкбикә китә).
Баян
Хәзер үзем. үзем. (Китә).
Балтамар
Киттек. Алсылу, тизрәк
Алсылу
Кая? Мин киталмыйм.
Балтамар
Нишләп?
Алсылу
Соңыннан аңлатырмын
Балтамар
Минем хәзер төшенәсем килә. Нәрсә тота, нинди сәбәп7
Алсылу
Сәбәп Әйе. сәбәп' Мин дә теләр идем төшенергә бер нәрсәне
Әйт. Балтамар, ник бу кадәр каныктың син Баян Бәккә1
Балтамар
Олугъ ватан мәнфәгате, тыныч тормыш хакына
Әй. сөйләшеп торыр чакмы киттек'
Ал сылу
Үтенеп сорыйм калдыр аны. калдыр мине тынычлыкта
Әгәр чынлап сөйсәң
Балтамар
Ничек дидең’ Кабатла әле. монда нинди йомыш белән килгән идең’
Алсылу
Зинһар — бик аз калган халкыбыз хакына, илне терелтү хакына. Килешегез, зинһар' Оныттыңмы әллә, син дә бит шул Болгар улы!
Зинһар!
Балтамар
Сине Кирәмәттә сарыкларга җырлап йөри дигән хәбәр алдык Шул рас булып чыга түгелме соң’
Алсылу
Нәсел-ыру исәнлеге хакына, килешегез, зинһар'
Балтамар
Кара, нинди иман! (Баян бәк күренгәч)
Ярый, бу чибәрнең бер чәче дә югалмасын (Бәкнең аякларына карый) Ә Болгарның соңгы итекләре белән масаймагыз — Алар тузып бара Хуш. Алсылу, аң бул. кара' (Китә)
Тансыкбикә
Үзегез җибәргән баш хәленә кереп ыржаегыз (Баш сөяген Балталарга ыргытып колмакчы).
Баян (баш сөяген Бакыр кыз янына кутәреп куя)
Ялгышма, апа. яман аяк асларында ауный торган түгел болар Өйдән Җикү чыга Кулында җыюлы чыбыркы, өстендә — тузган бишмәт, башында — иске киез эшләпә Аякларында — кызыл итекләр
Җикү
Я. ниндирәк гаскәр башы?
Баян
Менә дигән Тик бу итекләрне салыгыз
Тансыкбикә апа. кара итек чыгарыгыз (Тансыкбикә китә)
Инде килеп, безнең бурыч (Җику ым белән Алсылу алдында сер әйтергә ярыймы дигәнне ашаткач) Безнең бурыч — Субудайның кайдзлыгын. чирүенең күпмелеген белү
Алсылу
Бу бурычны үз «стсмә алам
Җикү (Алсылуга карап).
Мондый күзләр алдый белмәскә тиеш
Тансыкбикә (итекләр чыгара)
Менә, ярый микән?
Җикү (итекләрне кия)
Булды Әйбәт Хәзер — сау торыгыз (Баян белән кочаклашалар) Хуш. Тансыкбикә апа. хуш. Алсылу (Баш иеп, чыгып китә Баян бәк озата бара).
Алсылу (бакыр кыз янына килеп)
Син—алиһә түгел, бары тик сын Ташка уелырлык ләкин безнең аһлар Син ишетеп, күреп тордың барсын. Хәлебезне әгәр сорасалар. Яныңа кире кайталмасак әгәр.
Теләк-уебызны җиткер килер заманнарга. (Баян кергәч). Сер әйтмәкче идем мин аңарга Үзем ләкин бер нәрсәдән куркам Бакыр иреннәрен тибрәтер көч ул табармы’ Сөйли алырмы ул көчле, бакыр тавыш белән Безнең кан авазын, яшьле аһ-зарларны’
Баян
Тыңлый белсәң, әйе. сөйли таш та. Мин ышанам, бакыр бу иреннәр Хәбәр әйтми калмас безнең хакта Көрәшчеләр туса безнең заттан
Алсылу
Көрәшчеләр туса’ Соңгы серем — шулдыр Аны Син белергә тиеш иң беренче булып
Баян
Төшенеп җитмим бугай
Алсылу
Бакыр аваз белән бергә, киләчәккә
Барып җитәр төсле безнең кан тибеше
Минем ялваруны ахры күк ишетте
Җиргә синең дәвамыңны бирер төсле
Баян
Син чынлапмы. Алсылу?!
Алсылу
Син төшендең Инде сүзеңне әйт
Баян (Алсылуны кочаклый).
Сизенүең раска чыкса, йөрәгем, кулым
Һәм — гомерем сиңа бүләк
Алсылу
Рәхмәт, бәк Бу сүздән соң ут эченә керә алам
Баян
Әмма сак бул. Шикләнүче барын сизсәң.
Шундук кире кайт (Чәчләреннән сыйпый).
Тансыкбикә (өйдән чыга)
Кашбау Кашбавыңны оңытасың, бала
Бизән мәң дә кала
Алсылу
Калсын, апа Юлда, барып җитсәм, ак сарайда
Дошман мыжгып тора, талаучылар
Тансыкбикә
Монда ал арны кемдер күрсә әгәр Никахсызлар Бергә яшәгән дип. таратмасмы яман хәбәр’
Баян
Калсын, апа Янгач һәм тапталгач б»рча канун
Синең Кирәмәт тә. шәригать тә җуйды кочен Ә Алсылу урап кайткач, без барыбер тиз үк Укытырбыз никах Шулай бит Алсылу'
Алсылу
Иң зур канун - синең вәгъдә сүзең
Хушыгыз, исән торыгыз (Алсылу белән Баян китәләр)
Тансыкбикә (бакыр кыз янына килеп тезләнә)
Дөньялыкта барча котны җыйган кодрәт
Безнең кавемнәрне исән калдыр, биреп куәт
Ай-кояш юк. тонне шәмдәй яктыртып тор
Адашмасын адәмнәрең, чыкса сәфәр
Сарык булып мәэлдәшкән алыпларны
Тиз арада бәндә сыйфатына кайтар
Синең сипкән ак нурыңнан барча бәндә
Бер-берсенең йөзендәге матурлыкны
Күрә алсын миһербанга дәш халыкны
Барча кавем туган торсын, тату булсын Амин
Аңлашу
Алда хәрабәләр иле Якында җимерек дивар Рәшәткәләр артында кемнәрнеңдер атлаганы. егылганы, ыңгырашуы. тиргәшү- күренеп. иш. n к п 1<>ри Уң якта, куактан-куакка ПОСЫП, бмТОЛШр и-.р- >< ■ АлСЫЛ]/ к)р. яшеренә
Алсылу
Корбаннар' Кан коярга теләмәгән өчен
Ач үлемгә китеп бара изге җаннар' (Бераздан җыр башлык)
Алтын гына иде кашбавым
Кашбавымны суга ташладым
Кагылмасын дидем ят куллар
Юсын аны дидем ак сулар
Кашбавым кашбавым
Кашбавымны суга ташладым
Кашбавымны суга ташладым Инде сине котә башладым Дулкыннардан аны аралап Баш каема кидер лә кабат Кашбавым, кашбавым. Кашбавымны суга ташладым
Кашбавымны суга ташладым Ал аралап Итил ташларын Су төбендә минем серемдер Серләремне аңлап сөендер Кашбавым, кашбавым
Куак артыннан Балтамар калкып чыга
Балтамар
Адашкан мал! Ник курыктың, гаебең бик зургамы?
Алсылу
Курыкмыйча. Шундый кинәт
Балтамар
Шулай тиз үк карачкыга әйләндемме мин — Балтамар?
Алсылу
Балын сизмим, агуы бар.. Юк. юк. ни сөйлим мин!
Балтамар
Дөресен әйт, я кабатла!
Алсылу (үз-үзенэ)
Аһ, ашыгам, ашыгам шул. Мин бит хәзер, бар нәфрәтне җиңеп,
Елмаерга тиеш (Елмаерга тырыша). Ай, җитсә көч!
Балтамар
Тәңре безне дуслык өчен бар иткән дип йөрдем Син — алиһә, мин — күләгәң идем Өмет итә идек никах, бәхет, Ак сарайга барасы идек җитәкләшеп — Күләгәне аердылар сыннан.
Дуслыкны син алмаштырдың хурлык белән, Туганлашып коллык белән.
Койма артында кемнедер кыйныйлар Тиргәү, ыцгырашу. «Атла тизрәк, атла! Имгәк! Су төбенә атыласы үләт!»
Алсылу
Аһ, менә ник кыйналгандай сызлаган җан!
Менә нигә беткән икән көчем!
Балтам ар
Син җырладың бая алар өчен Җырың яшерен хәбәр иде.
Алсылу
Җырудан сез куркасыз һаман — эшегез харап.
Балтамар
Бәккә барып кунак булгач, ачылдымы күзләр?
Ачылдымы, сарык-сыер арасында җырлап йөргәч9 Кашбау диеп җырладың син бая Чынлап җуйдың мәллә, куйдың кая?
Алсылу
Суга карап торган чакта, төште баштан. Үрелеп алалмадым,
Балтамар
Күр, ничек ул алдый белә' Ә күзләре сөйли чынны!
Әйт ялгансыз, кайда кашбау?
Кайда язма җыру, кайда китап-дәптәр?
Акыллы баш нишләп фаш ителми калды сап-сау?
Алсылу
Кеше зиһенен, миен урлап булмый икән, шуны белдем
Балтама р
Урлап кына түгел, эчеп, чөмереп була.'
Алсылу
Ә моннан сон шәраб булмас адәм мие.
Чынаяк та булмас баш сөяге
Балтамар
Кашбау юклык җиңел аңлашыла Карурманны бергә кичәсе яр Бәхет киңлегендә бергә очасы пар Ярәшкәндә биргән вәгъдә сүзен Җилгә суга аткан Ә мин ахмак Изге бурыч йөкләгәнмен зиначыга'
Әйт җәһәтрәк, алтын хакын, иман хакын
Нәрсә белән түләмәкче булдың’’
Бәрабәргә шулмы — агуларга китеп
Фетнә чире белән үзең агуланып кайттың’’
Алсылу
Син явыз дип тасвир иткән кеше Изге булып чыккач, ничек үзгәрмисең’’ Уф1 Ни сөйлим' Ай. нәфрәтем нишләп Тыелгысыз икән шушы хәтле'
Балтамар
Җитте! Болай булгач, кашбауны мин җәдәчеңдәй каерып алам Эш үтәми хак алмыйлар, кайтар кире кайда кашбау’’
Алсылу
Кирәмәттән син аттырган ил уллары белән Бергә ята упкын төбендә
Балтамар
Сөрмәле шат караш, елмайган каш, якты тавышың назын Өч мәртәбә син өч иргә сатсаң хәтта, Каплый алмас идең алтын кашбау хакын
Баян бәккә бер тиенсез калдыргансың Кашбау белән бергә, син без төзегән Бөек дәүләт мәнфәгатен ташлап качтың
Алсылу
Боек дәүләт төзи алмый сездой вак адәмнәр
Балтамар
Сез терелтмәк булган иске ил кавеме Инде хыянәтче, әнә Кирәмәткә бара
Алсылу
Хыянәтче була алмый бөтен халык
Бөтен халык баш күтәрсә, ул иреккә лаек
Балтамар
Син. фахиш җан. пычрак телең белән мине алдап
Үлгән илгә, үләсе иргә бирдең җаның, малың, даның Хезмәтеңә лаек менә шушы гына (Суга ) Сөйрәлчек'
Алсылу
Мескен хәшәрәт'
Бал та м а р
Тап. тиз тап кашбауны, я бир җаныңны Соң кат әйтәм. сайла: яшәүме, үлемме? Бәкме, минме?
Алсылу
Син! Сине алып китәчәкмен гүргә!
Балтамар
Зиначы эт! Зиндан көтә сине. Кайда кашбау?
Ал с ылу
Упкын төбендә табарсың.
Балтамар
Син үлемгә мине озатмакчы! Ә ул башта
Сиңа тиеш. (Кыйный ) Менә шушы — кашбау хакы.
Кызгандыңмы, агу кызгандыңмы фетнәчедән7
МИН кызганмыйм (Алсылуны типкэли, буа Кыз хәрәкәтсез калгач, утыра да кулларын уа, сөртә, үләнгә ышкый, битләрен-күзләрен сыпыра һәм, утырган хәлдә, бәргәләнергә, үз-үзен кыйнарга керешә). Шул кирәк сиңа, шул кирәк миңа! Инде безгә
Әйбәт булыр иде уртак зиндан икебезгә
Без шуңа да лаек түгел инде. Әйе. бу ни7 Мин нишләдем? (Алсылуны селкетә). Тор. сөеклем, тор. исән кал!
Тиз сулыш ал! Мин бит сине сөям! Елмаеп көлсәнә! Алсылуым, бахырым, уян. уян! (Якынлашкан Җайдак кызны күреп, тын кала да, аннары торып йөгерә).
Караул! Караул' Кеше үтерделәр! Кеше! Үтерделәр! Караул! (Койма артына чыгып кача).
Җайдак кыз
Бу ни? Игәч, нишләдең7! (Алсылуга ташлана, кочып, сыйпап, күтәреп карый да кычкырып җибәрә) Үтергәннәр! Үтергәннәр1 Балтамар! Шул, шул үтерде!
Менә кем икән ул1 Менә кемнең күпме Хәбәрләрен ташыганмын уйнап-көлеп! Көлке ничек төште үзебезнең башка! Син үзең дә, игәч, ник ашыктың аҗдаһалар арасына7! Миңа кушсаң йомышыңны, үтәр идем җиңел Ә син терел, үтенәм. терел!
(Алсылуны тагын күтәреп карый да өметсезләнеп, торып баса Иңендәге яшел япманы Алсылу өстенә яба) Ярый. игәч, ял ит Мин хәзер үк кемне тапсам, шуны алып киләм.
(Китә).
Тиз арада Балтамар белән Изух керә
Балтамар
Менә ята—ак сарайның булачак шат сандугачы
Каерганнар канатларын фетнә калдыклары
Изух (япманы ачып)
Шулай, бик тәәсеф Ил ишетмәс бүтән аның гүзәл моңын
Галәм хөкемдары — Батый игътибарын
Җәлеп итү, шәфкать көтү кыенлашты им ди
Җиңүчеләр арасында шул аваз артыннан кермәк идек
Нишләрбездер, әйтү кыен инде
Балта мар
Бүтән жай эзләрбез, хөкемдар
И з у х
Нинди хезмәт илә9
Балтамар
Яудан качкан күпме газый башын суга аттык —
Шул түгелме хезмәт9
И з у х
Күпме тырышсак та. юк хәзергә хөрмәт, безне белмиләр үк
Балтамар
Белгертә белергә кирәк
И з у х
Нинди сәләт илә’
Балтамар
Хөкемдарым, сез әйтмәгән бер сәләтем бардыр тагын Ул зур сәләт — сезне яратуым тугрылыгым
Шул сәләтем мине кеше итте, саклый тәндә җаным Ташламасаң. ак сарайда табылыр безгә урын Ташламасаң, мин теремен, чәч белән жир себерермен Кайтарырмын әҗерен моның - ташлама ла, хөкемдарым'
И з у х
Җитте, булды Вәгъдә бирү читен, ничек булып чыгар
Балтамар
Хөкемдарым, коткар'
Изу х
Теге якта күпме адәм сизмәделәр димсең9
Кызның ярдәм сорап кычкырганын хәтта мин ишеттем Бер гаепсез бәндәләргә чыгарганда ачы хөкем.
Каушый яздым жир селкеттең
Балтамар
Колакларга кереп калган ул авазны
Кешеләре белән бергә упкын йотар
Синең алда тырнак кере хәтле гөнаһым юк —
Хөкемдарым, коткар
Кирәк булыр үзеңә минем газиз башым Кистермә лә, хөкемдарым, коткар'
И з у х
Пычрак уйлар тулы башың Этил упкынында Тыныч яткан халаекка бик түгелдер хажәт Кем кулыннан киткән жырчы гаурәт Шуны тапсаң, бәлки булыр уйлап
Балтамар (башын лрхргә терм)
Табам, хөкемдарым табам Сиңа олугъ рәхмәт Ерткыч җанвар үз корбанын зхти кабат Валлаһи дим. кабат күрер өчен ул киләчәк. Килеп синең гадел хөкемең® аләгәчәк
Изу х
Җитте, булды Кемдер килә. (Тиз генә китә).
Балтам ар
Ерткыч үз корбанын эзләп килә. (Куак арасына кереп, киемнәрен рәтли, бит-күзләрен сөртә дә, кылычын барлап, урә ката)
Мәйданга сакаллы-мыеклы көтүче кыяфәтендә Җикү һәм Җайдак кыз
Җайдак кыз.
Эшегездән аерганга рәнҗемәгез.
Табалмадым кеше сездән башка
Үзем генә нишли алыйм’ Менә бит ул —
Кайчан гына елмайган һәм көлгән кеше ничек ята!
Җикү (Алсылу өстендәге япманы ача).
Җинаятьләр тантанасы дәвам итә.
Җайдак кыз (Балтамарны күреп)
Әнә ул. явыз! (Балтамарга!) Син' Үзем күрдем!
Балтамар (гаҗәпләнеп)
Синме соң бу ил чибәре’
Синме соң бу — Тәңре сүзен илгә җиткерүче илче’
Әллә сине дәме алмаштырып җибәрделәр’
Әллә азрак тоелдымы эшнең әҗере’ Рәнҗеткәнем булмады ла моңа чаклы? Бәя артыр, бар. курыкма, тарат хәбәр Тәңре зарыгып котә иң гыйззәтле затны.
Җайдак кыз
Кара, нинди изге адәм! Инде ышандырам димә
Үзем күрдем' Колакларың һәм танавың озынлыгын
Электән үк сизсәм,
Кулың озынлыгын хәзер күрдем Күреп торам Авыз-борының — кып-кызыл кан.
Балтамар
Син дәмени хыянәт иттең? Бу — җинаять!
Җайдак кыз
Җинаятьче — ул син! Тотачаксың җавап.
Тәңре күккә явыз, пычрак бәндәгезне Чакыра' — дип таратырмын игълан Сине, сине сагына икән упкын төбе.
Балтамар
Әле без кылабыз гадел хөкемебезне.
Җикү
Вакыт бетте — киттек, тизрәк.
Җикү Алсылу өстендәге япманы җайдак кызга бөркәндерә дә үзе Алсылуны күтәрә Алар күпмедер ераклашкач та Балтамар ачы тавыш белән кычкырып җибәрә
Балтамар
Ай. таныдым, таныдым' Таный алдым көтүчене — ул бит Җикү' Әй. сакчылар, тотыгыз, тот!
Әй. үшәннәр, булдыксызлар, тизрәк' Нинди явыз ычкынды ла! Ай!
Юкка чыкты, җир упкандай. (Изух курена).
Кайсы таба киткәнен дә күрми калдым, ычкындырдык.
Кемне диген — Җикү бәкнең үзен!
Изух
Җикү бәкне? Кирәмәттән үзебез аткан Җикүнеме?
Ул — икеме?
Балтамар
Үзе киткәч кенә аңыма җитте — Җикү. Җикү бәкнең үзе!
Изух
Я. улама, аңсыз. Җикү бәкнең Кирәмәттән очканлыгын
Синдәй ишәк кенә оныта алыр, я тумаган бала
Балтамар
Ишәк һәм мин (Җиргә ятып ауный). Ай бу ботак тишекләрен! (Күзләренә суккалый)
Үзе капкай бүрене таныма син!
Изух
Котырган! Сүзләреңне ишетү оят
Балтамар
Оят. үземә дә оят1
Изух
Синең белән йөреп, үзем тотылырмын сымак
Балтамар
Тотылучылар бүтән, бүтән, галиҗәнаб'
Икенче бүлек
Дәүләт исеме белән
Юл ягыннан төркем-төркем кешеләр узганы күренә Кемдер егыла, ыңгыраша, кемдер кыйный: «Я, тор. ятма сыер сымак Ара якын, тиз арада рәхәткә чыгасың, сикерәсең җәһәннәмгә! Атла, атла»
Шул тавышларга колак салып. Изух белән Балтамар Баянбәк ишегалды |щ керәләр. Беркем дә күренмәгәч. ишек кагалар
Балтамар
Ачыгыз, ТИЗ! Кем бар анда' (Ишеккә кылыч сабы белән суга) Җимерәбез яки ут төртәбез. (Ишеккә типкәли.) Ачыгыз яхшы чакта.
(Иәухка). Әгәр ычкындырсак, бу булачак боек хата
Изух (талак кыра)
Сорыйм әле. җан иясе юкта тик бер язык эшне
Тап дип кушсаң, син табасың өчне.
Җинаятьче бик аз — берәү гена. Син төштә дә
Күрәсеңдер Баян бәкне Әйт. шушы сүз хакмы’
Балтамар (уңайсызлана)
Хак сүз бугай Әйе. әйткәч әйтим
Ул — муенга минем уралган еландай.
Икенчеләй, эргәсендә бөрешәм, кечерәям
Ат янында гүя бөҗәк булып калам
Тырышамын, көрәшәмен кеше булыр өчен.
Шул дәрт аша җәфаланам көн-төн. Кирәк исә Башымны кис. шушыны язык дисәң. Әйттем чын дөресен
И з у х
Я. я. артык мескенәймә. мин тик болай. кызыксынып кына
Балтам ар
Монысын каптырырга ярдәм итсәң, башкаларын Тилгән чеби типкән төсле җыячакмын
Иң әүвәле — Җикү бәкне.
Изух
Үлгәнне дә терелтепме’
Балтамар
Аны мин терелттем инде, җәһәннәмгә кабат
Әйбәтләбрәк озатырга Бик нык беләм
Өчесе дә качып ята шушы өйдә (Ишек кага). Әй. ачыгыз! Олуг дәүләт исеменнән, канун сүзе белән'
Тансыкбикә (бакча ягыннан чыга)
Кемнәр анда кычкырына кояш-көннән оялмыйча?
Балтамар
Бәгең өйгә поскан; ут төртәбез, чыкмый торса.
Бар. кереп әйт. мәче төсле яна юкса
Тансыкбикә
Өйдә юкка ничек әйтим’
Балтамар
Җир астында булса да тап. йортны кызган.
Тансыкбикә
Бакыр балам, гарип балам, сакла, коткар (Китә.)
Балтамар
Гөнаһларын алдан белеп, качкан болар.
Изух
Нинди гөнаһ’ Минем кулда юк бит әле хәтта Шикаять тә.
Балтамар
Хөкемдарым, күңелем — изгелектә.
Тырышамын сезне яратуым хөрмәтенә
Изух
Giro, нәфрәт Хаким өчен андый тойгылар ят
Балтамар
Дөрес, дөрес, мин шикаять бирәм рәсми төстә.
Әйе. кичә иртән мин бакчага керсәм. Алсылу шат Җыру җырлый Мине күргәч, сүзен-җырын онытып.
Күкрәгемә ташланды ул. гүя сабый
Гыйшык фигыльләрен санап тормыйм, мәгънәсе бер — никах
Мәгәр аңа Баян бәк тә борын сузган икән
Куак ышыгында аңдып яткан Бәхет-сәгадәтне бүлеп.
Чыкты килеп, һәм кубарды гауга.
И зу х
Талаучыга вә дә ялачыга — тигез җәза, алдамаска тырыш
Балтамар
Хәбәрем — хак. раслый алам (Узе генә килгән Тансыкбикәне күреп) ,
Кара, болар нинди байлар—асравы да кигән кызыл итек'
Тансыкбикә
Таламакчы буласыңмы’
Балтамар
Сорауларны без бирәбез Шулай бит. хекемдар’
И з у х
Шулай улсын Әйе. мәгълүм улсын — хокем каршысында
Ялган сойләү канун илә тыела Аңладыкмы шуны’
Тансыкбикә
Сүзем дврес — итек сезнеке түгел
И з у х
Анысын әйтмим шулдыр минем сәаль
Яшәдеме сездә Алсылу атлы гәурәт’
Тансыкбикә
Менә инде Никах укытырга кеше тапмадылар
Балтамар
Никах укытмыйЧа бергә тордылармы’
Булдымыни качыш-посыш. уйнаш-кочыш’
Тансыкбикә
Абау, шакшы тел
Балтамар
Алсылу бик затлы бизәнмәләр таккан идеме’
Тансыкбикә
ТЬкса. синекен такмагандыр
Балтамар
Ә башында бар идеме алтын кашбау’
Тансыкбикә
Ботенесе үз байлыгы
Балтамар
Кичә берсе д» юк иде. күрдегез бит’
Димәк, талаганнар
И з у х
Бизәнмәләре юк иде. әйе Тәртип сагы хәбәр салды — Талаучысы синең бәгең булып чыга.
Тансыкбикә (Балтамарныц кылычына ишарәләп)
Шул кылычны йоталсагыз ышанырмын.
Балтамар
Талаганга ышанмасаң. ышанырсың үтергәнгә.
Тансыкбикә (чигенеп)
Абау, агулы тел. Котырдыңмы әллә?
Балтамар
Үтерүче — Баян бәк.
Тансыкбикә
Шакшы телең чәйнәп төкер, ышанырмын.
Нинди пычрак ыргыталар явыз җаннар!
Ник шуларны озатмыйлар Кирәмәткә?
Нишләп сарыкларга әйләнмиләр алар?
Балтамар
Бу мыскыллый безне — хөкем ияләрен. Хөкемдарым.
Олуг Урда намусын сакла усал рәнҗетүдән
И з у х
Тырышырбыз Гаеплене табып китерегез.
Табылмаса бүтән көнгә хөкем күчә.
Балтамар
Хәзер, хөкемдар, сабыр. (Ишекне каерып, эчкә кереп китә).
Тансыкбикә
Җимерүче' Талаучы! Безне хөкем итмәкче!
Бакча ягыннан Баян чыга
Баян
Бу нинди эш. нинди гауга? Көпә-көндез талау?
И з у х
Талау түгел, тентү. Богк дәүләт наые берлән.
Баян
Кая сезгә дәүләт! Пәри арбасыдай, ышык тапмый.
Бәреләсез, сугыласыз, теләсә кай төшкә Үзегез теләп тотындыгыз вәхшилеккә. Калыкмакчы булып төптән өскә.
Илбасарның ыргытачак сөяген көтеп.
Иснәнәсез, үзегез ялаячак табаннарны күреп төштә, Туган халык канын эчеп хәл җыясыз.
Ә хурлыгы — безнең өскә, оят — безгә
И з у х
Әүвәл кечүк ил тапшырган хөкем эшен
Минем өстән алдык дигән һич булмады игълан.
Шулай улдыгыннан. ходай вә ил кушкан
Гамәлләрне намус берлән кылам
Балтамар (кочак тулы әйберләр күтәреп чыга)
Ә. бәк. бик вакытлы — җинаять өстендә капты кулга. Менә, хөкемдарым, карыйк җисми дәлилләрне
Менә мәктүб: Кояш тирәсендә Җир әйләнә —дигән
Менә җыру «Без —күп». -Таш пулат* һәм «Яу чабыгыз»— дигән
(Баянга) Кара, сезнең кулмы язган9
Баян
Синеке түгел, куй урынына
Балтамар
Илдә беркем әйтмәгәнне сез әйткәнсез.
Күкләр белән шушы хәтле таныш булгач.
Үзегез — күк әһле. урыныгыз — күктә
И з у х
Җиһан серләренә төшенергә базган
Иң югары акыл улыр. шуны исбат кылдык Акыл исә ходай гамәленә каршы.
Халаекның борынгыдан килгән горефе илә Андый адәм җирдән өстен, күккә хаклы
Шул вакыт ишегалдына, кораллы сакчылар белән бергә, берничә авыл карты керә
Балтамар
Әйдүк, аксакаллар, килүегез вакытлы бик
Нинди эшләр җимереп йөрү9
Беренче карт
Күктән аваз килгәч. Тәңре өне ишетелгәч. Юлга чыктык Сезнең мондалыкны белгәч Килдек менә киңәшкә без
Илдә — афәт. үләт, кырылыш суеш
Бонларның бер чиге булу тиеш
Иң зиһенле, укымышлы затыбызны
Тыныч тормыш хакына бирү булыр дөрес
Изгеләрне биреп, күкнең күңелен күрү Безнең бик борынгы йола Бик күл дәвер Шуны бозып, аллалардан күрдек җәбер Илсез, җирсез калдык, каргыш алдык Хәзер Төзәтү тиеш шул хатаны
Балтамар
Бик тә хак сүз! Моңар чаклы тирә-юньне урап
Өй борынча йөрдем кереп-сорап Иң акыллы кеше Баян бәк дип Барча халык калды аны зурлап Ә сез ни диярсез9
Беренче карт
Җирне көндез ни яктырта 9 Шул — бер кояш Кемнән сорап бакма, җавап ике булмас Үзе галим, үзе катиб зур зиһенле Атап булмый аннан башка бер исемне Ул - Баян бәк
Икенче карт
Баян бәктер илнең соңгы күзе.
Соңгы күзебезне чокып без чыгарсак Кармаланып атлап, халык текә ярдан
Упкын төбенә егылачак.
Бер алла хак — көтми бездән корбан.
Әгәр көтсә, мәгез. алыгыз мине.
Өченче карт
Сынап бактык без күп әмәлләрне. Тик берсе дә китермәдё файда Кан эчендә ята ил һаман да.
Сынамакка калды соңгы чара.
Төнгә дучар итеп үзебезне.
Күккә биреп карыйк соңгы күзебезне
Балтамар
Барча халык сөйли нәкъ безнеңчә'
Баян
Кычкырыгыз күккә һәм сорагыз.
Кирәкме аңа кыргый бу йолагыз’
Адәм үзе уйлап тапкан моны.
Адәм үзе — йолаларның колы.
Беренче карт
Тынычлык бит, тынычлык хакына!
Өченче карт
Актык өмет —соңгы күзне бирик!
И з у х
Сезгә рәхмәт, аксакаллар. Алла, халык, йола кушуынча Хәл кылабыз.
Баян (кылыч күтәрә)
Үзегезгә, үзегезгә кирәк хөкем1
Балтамар (кылыч белам һөҗүм итә)
Әй, җәмәгать, ни карыйсыз?!
Баян белән Балтамар сугыша башлагач, сакчылар Баянга озын чылбыр ыргытып, тиз арада аны бәйләп куялар
И з у х
Алла, Тәңре, халык, йола кушуынча, Баян бәкне Әгил тавындагы иң пакь, иң карт ак каенга Асу юлы берлә, күккә үрләтергә!
Дога калдык хода наме берлә. Амин.
Балтамар һәм аксакаллар
Амин. амин, амин!
И зух
Алып китегез.
Тансыкбикә (алып китүчеләргә каршы төшә)
Ягылмагыз минем языксыз балама, кулыгыз корыр!
Балтамар (Тансыкбикәне селтәп ата)
Мәҗүс колы' Әнә. бакыр пәриеңә табын' (Кешеләр төркеменә) Киттек' Изге юлга' Тыныч тормышка!
Төркем бераз атлагач та, каршыда Алсылу белән Җайдак кыз күренә
Баян
Алсылу' Син исән!
Алсылу
Баян, бәгем'
Балтамар
Бу нинди төш9 Нинди болганыш?
Зинһар, бер сүз әйт хөкемдар*
Тансыкбикә
Әйттем бит мин. бәк изге дип
Балтамар
Алсылу, бел. соц кат күрсәтәмен шәфкать Ярәшелгән булуыбызны раслыйсыңмы'’ Барча ялгышлардан искә үрләп
Кайтасыңмы миңа9 Өздереп әйт (Ерактан быргы тамышлары ишетелә).
Алсылу
Әшәке җан! Чирканыч Албасты' (Балтаннарның битенә төкерә).
Балтамар
Бетте! Ил картлары, бәйләгез монысын да'
Тиештер бит зиначы гаурәтне таудан ату суга?
Тиештер бит?
Картлар
Илгә афәт китерә шул да Дврес — ярдан Зиначыны — ярдан суга' Упкын-суга!
Сакчылар чылбыр белән Алсылуны бәйләгән араба Җайдак кыз кылыч белән Балта марго ташлана
Җайдак кыз
Сиңа тиеш иң беренче җәза, хыянәтче, үтерүче'
Балтамар
Тыегыз бу әнчек этне' (Сакчылар кылны чолгап кылычын тартып алалар) Бүләкләрне азсындыңмы9 Ач теләнче' Кот аз гына күккә хыянәт хакын тиз түләрсең' (Быргы тавышлары көчәя)
Җайдак кыз (сакчылар һлм аксакаллар Биянны
Һәм Алсылуны алып китә башлагач. Баян алдына телләнә)
Иң зур хата минеке, бәк. Күк сүзе дип.
Шушы этнең явызлыгын илга чәчтем
Иң беренче җәза тиеш миңа үлем ялчысына1
Гафу ит. бәк' Кичер, игәч' Мин дә
Сезнең белән үләчәкмен' Бергә'
«Ура» тавышлары һлм быргы чыңнары якын ук ишетелә
Аксакаллар
Яу КИЛӘ, яу' Тагын өлгермәдек күк күңелен күреп'
Сукты каһәр төште башыбызга күк каргышы' (Иөгерә-оглап тара лалар)
Быргы чыңнары астында Җикү керә
Баян (аның каршысына атлап)
Җикү! Син! Шул кадәр вакытлы!
Җикү
Син — исән' Өлгергәнбез икән! (Баян иңендәге чылбырны алып аткач, кочаклашалар.)
Тансыкбикә
Бакыр кызга ялваруым кабул булды.
Ашыгу дәрте килде сезгә ул кушканнан
Сарыклар — алып булдылар шул догадан
Җ и к ү (Баянга)
Белеп тордык сезнең нинди каһәрләргә түзгәнлекне
Шуңа күрә ашыктык та. Ләкин сәбәп
Анда гына түгел Әләкчеләр эттәй йөренә торгач.
Сизде корал исен Хәбәрләре ак сарайга җитеп,
Ташланачак иде дошман безнең өскә
Соңгы тапкыр кырыласы идек.
Илбасарның бер алыбын да юк итмичә
Көтелмәгән тизлек болай безнең якта.
Күпме булса дошман, димәк, кыйралачак
Гәрчә безне җиңү көтми, көтә үлем.
Барча алып шуңа риза булып бара
Нәфрәт итеп упкын төбен, күсе гомерен.
Алар чыкты яуга, ярсып юлбарыстай
Баян (Алсылуны чылбырдан аралап)
Дөрес Юлбарыстай үлү мөмкин чакта
Күсе булып яшәү — ирләр өчен оят
Минем дә шул соңгы бәхетем — яуга. яуга.
Җикү
Бер кузгалгач, тукталу юк. Тик ярагыз төзәлгәнне
Көтү хәерлерәк булмагае
Баян
Барлык җәрәхәтләр тиздән көчен җуяр
Җикү (Балтамар белән Изухка күзе төшеп)
Болар монда нишләп тора, дуслар сыман?
И з у х
Мин — хөкемдар, казый, буйрук көтәм сездән.
Балтамар
Кечүк илдән бирле мин — эзтабар.
Мин—колыгыз, боерыгыз, кирәк булсам әгәр.
Баян
Хөкемдарга боерыйк: җинаятьле явызлыклар кылган өчен.
Ил авазын үтерә язып кыйнаган һәм буган өчен.
^гил-йортка хыянәт кылган өчен
Балтамарны хөкем итсен
Җайдак кыз
Күктән хәбәр ин-иң явыз затны китерергә Кирәмәткә!
Җикү
Ил әмерен тыңла, хөкемдар:
Намус, вөҗдан һәм ватанга хыянәт иткән Балтамарга. Җырыбызны, моңыбызны буган Балтамарга Гадел хөкем чыгар
И з у х
Ходай наме, гаскәр башы олуг Җикү исеменнән.
Ирек алган батыр халаек исеменнән катгый хөкем
Вөҗдан, намус һәм ватанга хыянәт кылган
Ил авазын вәхшиләрчә буган.
Дәүләт кушкан изге эшне ерткычлыкка алмаштырган Балтамарга бу ил — харам, башка илгә күчсен Балтамарны бу илдән сөрәбез, амин
Җикү (Баянга аптырабрак карый)
Ә7 Ничек?
Баян (чак кына уйлангач)
Ярый, без алардай ерткыч түгел Амин
Җикү
Амин
Балтамар
Бу нинди эш. хөкемдарым7 Ил сакчысын илдән кусаң.
Җыен дошман арасында үзеңә кон булмас
Хөкемеңне үзгәрт, үзгәрт тизрәк'
Изух
Сине дә тыңлармын, әгәр җиңсәң.
Балтамар (үпкәләп)
Ярый, кугач китам Карагыз минсез яшәп
Эзләрсез дә көндез шәм яндырып, мәгәр
Табалмассыз тырыш сакчы минем кадәр
Иртәгә үк илнең башын дошманыгыз суяр.
Шуны яхшы белеп калыгыз (Кита )
Җикү (баш иеп калган Изухка)
Син дә юлыңда бул
Изух (нык гаҗаплансп)
Минсез үк тә яшәп буламыни7
Җ а й д - к кыз
Дүрт ягың — кыйбла
Изух
Минсез калу - ул гаскәрнең ук-кылычсыз калуыдыр Коралсыз вә минсез. димәк, сез — гомерсез (Китә »
Җикү (быргы тавышлары көчәйгән хәлдә)
Хушыгыз, кардәшләр, бәхил булыгыз Киттек яуга, яуга! (Китә )
Баян
Хәзер мин ДВ куып җитәрмен
Җайдак к ы з
Хуш. игәчем һәлак булсам.гаепләрем кичер (Кити)
Быргы танышлары көчәеп ала да ерагаеп тына
Алсылу
Киттеләр. Шомлы, кара, буш дөньяда Без тагын да ялгыз.
Баян
Бәлки әле очрашырбыз.
Алсылу
Син? Юк', син китмисең, мин җибәрмим сине беркая да.
Баян
Нишләп алай дисең7
Алсылу
Торсам, йөрсәм, тынны буа. ятсам, күкрәгемне әле дә изә Шул албасты.
Баян (Алсылуны кочаклап, утыргычка утырта)
Ял ит. терел. Исән кайтсам, яныңнан да китмәм.
Алсылу
Соңга калдык, артык соңга калдык.
Баян
Аңлатыбрак син. Алсылу, бик куркытма
Алсылу
Шул албасты, үтерә язып мине.
Карнымдагы баламны ук урлап качты Алып качты синең нәселең, дәвамыңны. Өметемне талап китте, бөтен ышанычны Синсез булсам, куркам, калтырый ук башлыйм
Баян
Албасты —Балтамар атлы (Алсылу алдында тезләнә) Ничек моңа ышанырга? Кире ал сүзеңне —
Минем балам исән булсын, чөнки бит син —исән.
Алсылу
Исән булсын дисәң, китмә. Син югында, өндә булмаса да. төштә Шул албасты килеп җитә.
Ерткычлардан бигрәк адәм котырганда.
Мине ташлап киталмассың. юк. ышанмыйм.
Баян
Илнең соңгы талпынышы анда — кан эчендә ..
Алсылу (тезләнеп. Баянныц аякларын кочаклый)
Үлгәндә дә бергә булыйк, үтенәм. ялварам!
Баян (бераз уйлангач, Алсылудан арынып)
Мин үлемне көтә алмыйм. Дошман белән
Сугышып үлү — соңгы форсат.
Син аңлагач кичерерсең. Ә хәзер хуш. хуш. Алсылу! (Китә)
Алсылу (Һушын nfуйган хәлдә)
Соңгы өметем, мине бу дөньяда тотып тора алган Мәхәббәтем, киттеңмени7
Аны да урлап качтымыни шул албасты? (Елый-)
Тансыкбикә (бакчадан китмән тотып чыга)
Киттеләрмени’' Безнеке дәмени9 Җәрәхәтле килеш7 Хушлашмый да9

Алсылу
Бик ашыкты, ачуланмыйк, гафу итик
Тансыкбикә
Гафу итик, исән генә кайтсыннар тик
Бакыр кызым, бәхет китер, бәкне яуда сакла.
Алсылуның чире бетсен туйга чаклы
Хәзер кил, имләп алыйк
Алсылу
Инде миңа имнән файда килмәс апам
Тансыкбикә
Җилгә очсын андый сүзең Терелмичә япь-яшь көйгә (Имли башлый)
Кер. котым, кер, ишектән дә кер. тишектән дә кер
Сыер булып мөгрәп кер
Каз булып какылдап.
Үрдәк булып бакылдап Тфү. тфү, тфү
Чык. чирем, чык. ишектән дә чык. тишектән дә чык
Чучка булып чинап чык.
Тавык булып кытаклап.
Аксак эттәй титаклап Тфү тфү. тфү (Кешеләр сөйлэшкэне ишетелә)
Әллә кемнәр йөри тагы Баян улым түгел микән9 (Кинәт кычкырып) ай, ай!
Алсылу
Нәрсә булды, ana9
Тансыкбикә
Әнә бит теге албасты, килә!
Алсылу (Балтамарны күреп/
Албасты1
Балтамар (тыныч)
Курыкмагыз Сөенечле булмаса да хәлләр.
Яман ният белән йөрмим
Алсылу
Кирәк түгел синнән һичбер хәбәр
Балтамар
Син. Алсылу, мине аңлап, кичерергә тырыш
Кичерә алсаң, килер яңа. матур тормыш Тырыш
Алсылу
Йөрәгем. чыда1
Балтамар
Бик кызганыч Әйе. язмыш шулай кушты
Баян, Җикү шәһитлеккә җәяү китте
Алсылу
Ялган' Ялган'
Балтамар
Җикү алыпларын Субудай газыйлары
Уздылар да кисеп, таптап, турап
Алсылу
Ни сөйли бу. тыңлап бакчы, апа.
Балтамар
Әйттем мин аларга баштук. гарасатка каршы төкермәгез диеп Менә күрдек, нәкъ минемчә —Җикү бәкне турадылар дүрткә
Алсылу. Тансыкбикә
Ялган! Алар — исән!
Балтамар
Җикү кодрәте беткәч тә миңа булган хөкем юкка чыгып. Хөкемдарның тәүге хөкеме көченә кайтты
Ике сакчы Баян бәкне озаттылар Кирәмәткә, дарга
Алсылу
Елан тел бер генә сүз белә: дар. дар.
Бүтән сүз эзләп бак. тап бүтәнне
Балтамар
Кичер, ялган сөйли белмим — нәрсә беләм.
Нәрсә күрә күзем, шуны әйтә телем.
Сез дә күрегез менә: бәк булыр Балтамар — Бу йорт миңа кала Ә мин сезне кумам.
Башта сак булсагыз, соңра яратсагыз
Тансыкбикә
Исән генә кайтсын хуҗа, кем бәк икәнлекне тиз күрсәтер.
Балтамар
Исән булса, хуҗа мин булмас идем Ә ул хәзер Үзе сөйгән Кирәмәттән дә биектә — күктә.
Алсылу (хәлне аңлап)
Ах. син' Син ирештең гомерең максатына!
Ә мин җүләр ышанмаска тырышам
Соңладым, соңладым бит' (Ашыгып чыгып китә).
Балтамар
Ә син. Тансыкбикә казан ас
Тансыкбикә
Кара моны . ялчыга кол булып.
Явызлыкка хезмәт итимме әллә? (Алсылу артыннан китә)
Балтамар (үзе дә иярә төшеп)
Мине миһербансыз диеп ялгышмагыз!
Адашмагыз1 Өйдән, уйдан язып.
Бүреләргә булмагыз сез азык.
Кайт Алсылу' (Җавап ишетелмәгәч, ишек төбенә килә)
Күктән миңа түбән хөкем иңгән:
Затлыларга кызыгудан җанны җыерса да көзән.
Чыдап, көлеп ялчылык ит, дигән
Рәнҗесәм дә табигатькә, аллаларга.
Бар җиһанны каргасам да хаклымындыр.
Табигать һәм алла мыскыл иткән адәм.
Мин сорыймын нишләп миңа дөнья колдан гына азган Тупас, ямьсез ата-ана биргән9
Төс белән һәм зиһен, гыйлем җәһәтеннән
Рәтле бәндәләрдән ник мине ким кылган9
Дүрт почмаклы чырай, казып чыгарылган имән төбе сыман Юан. кыска гәүдәне мин әллә сорап алган9 Ник миңа да зифа сынлы, җитез уйлы булып.
Уйиап-көлеп. ай-кояшны көнләштереп бәхет казанырга — Ал сылу да гөл сылуны сокландырып, гүзәл моңнар яңгыратырга.
Сөелергә — кимсенүсез, ялынусыз, көчләүләрсез генә наз алырга Насыйп итмәгән ник миңа гына9
Барча өстенлекне бер кешегә чумырып биргән Ирек биргән саф яшәргә һәм шәфкатьле булып Түбән затка тик бер чара — мәкер, хәйлә, әләк Узачаклар юкса көн эчендә таптап, изеп Шулай булгач, өлешемне әрсезләнеп — Җәдәлләшеп алсам, юкмы хакым, бармы9 Табигатьтән, аллалардан һәм тормыштан хокукларны Тартып, йолкып, талап алу түгелмени гадел мәҗбүрият9 Гаделлекне яклап чыккан адәм мин. ниһаять.
Миһербанлы, чын инсафлы кеше булып гомер сөрәчәкмен Илгә керсез җанлы уллар, кызлар бирәчәкмен' Ниһаять! Ниһаять!
Ишекне ача да айга мәгъруранә кереп китә
Саубуллашу
Шул ук вй, бакча Таң ата Инде кошлар да сайраша Лрыган, талчыккан Алсылу курена Эскәмиягә төенчеген куеп, өстәлгә капланып бераз хәл алгач, ос-башын төзәтә Бераздан ишек кага
Балтамар (эчке яктан)
Кем бар анда?
Алсылу
Мин бу — Алсылу
Балтамар (чыга)
А язган мал. кайттыңмыни9' Башына тай типмәгән кеше
Шушы шәп сарайны нишләп тау-яланга алмаштырсын1 (Алсылуның аркасыннан сыйпамакчы була)
Алсылу (тайпылып)
Зинһар! (Соңыннан йомшаграк итеп) Зинһар, ашыктырмагыз
Балтамар
Дөрес, ашыктырмыйм Күнегерсең Күнегербез
Үлгәннәргә ияреп булмый, яшисе бар
Алсылу
Шулай бугай шулай
Балтамар
Шулай, аңлыйсың бит зиһенең исән икән
Бергә яши төшкәч. Баян бәк онытыла төшкәч
Алсылу (эскллиягә чугә)
Зинһар1
Балта мар
Бетте, бетте. Бүтән кабатламам. Шуны әйтәм'
Төзәлмәгән яра булмас Төзәлмәсә. кысан булыр
Бу өй генә түгел, бөтен җиһан
Кинәт кенә борылмассың, беләм. арабызда
Күпме ялгыш, канап торган җәрәхәтләр Тик шулай да сөю исән, баш сау икән. Шөкер кылыйк, башны ташка ормыйк
Алсылу
Җәрәхәтнең иң авыры — бугазымда һәм карнымда Бар тәнемә һәм җаныма агу тулды моң урнына. Бөтен тәнем, җаным сызлый сулык-сулык
Балтамар
Кеше чирләмичә тормас. Савыгырсың.
Алсылу
Тансыкбикә апа бәлки ярдәм итә алыр
Чакырыйк аны
Балтамар
Тансыкбикә7 Кайда соң ул?
Алсылу (куркып)
Әллә аны дамы * Кайда апа?
Балтамар
Теге көнне чапкан иде синең арттан Кирәмәткә.
Алсылу
Кирәмәткә7 Әле улап, әле уйнап, туйлап йөри анда бүре өерләре. Шулар арасында —улмы ’ Нәрсә калган дисең хәзер аннан?!
Балтамар
Кулы белән эшли торган кеше яшәү кадерен белә — Күрәләтә барып кермәс бүре өеренә
Тегермәне булса, ялманырга эт табыла Кайтыр ул да
Алсылу
Япа-ялгыз кешене кара буш дөньяда кемнәр яклар?
Ерткычлардан, яман адәмнәрдән кемнәр саклар7
Балтамар
Синең янда мин бар Саклар шушы кирмән. дивар.
Ул — безнеке, әйе. ышан, бел дә
Баш сарайдан кайттым кичә генә
Фетнә бастыруда өлеш керткәннәргә
Байтак булды әҗер Мин дә. хөкемдар да
Бәкләр хәзер — җирле була алдык.
Апдык менә ярлык' (Кәгазь күрсәтә).
Синең җыр да яңгырар галәмнәргә
Чиксез булыр хәзер сый һәм кадер
Алсылу
Йөрәгем, түз. чыда, бәгырь.
Балтамар
Инде тынычланыйк Хәзер ризык булыр. Бәлки, шәраб7
Алсылу
Әйе. әйе. шәраб!
Балтамар
Көн яктыра, күрәсеңдер, кояш калка.
Күнегергә кирәк, таң-иртәгә. көн-кояшка. (Өйгә кереп китә )
Алсылу (бакыр кыз янына килә)
Күңелемдә күпме булса моңнар.
Шул кадәрле тулды агу. зәһәр
Йөрәк ышыгында балам, бәк дәвамы иде.
Каладагы манарадай, ил абруен гасырларга Илтәсе җан туасы иде. ул юк инде Күңелемдә күк зәңгәре —бөек сөю иде.
Ул юк инде — кара зәһәр тулды
Ә сез. халкыбызның коллык һәм ялчылык хисен көчәйтәсе. Сату, сатылу осталыгын ишәйтәсе кавем,
Сезне үрчетергә мин дә керешимме бичә булып’ Ул чак изгелек — кол. патша булыр иде хурлык.
Һичкемем юк. уй-серемнең барчасын да Тапшырырга калды сиңа — җансыз сынга
Балтамар (күтәренке күцел белән чыга)
Менә безгә икмәк, менә шәраб (Шуларны өстәлгә куя). Озакламый булыр ит тә.
Икебезгә — олы сарай, дөнья Иртәгәсен Шуңа син булырсың хуҗабикә Моңарчы син усаллык дип йөргән Барча катылыкны кылдым синең хакка Языкларым өчен бик гаепле булсам.
Шулай каты яраттырып мәҗбүр иткән өчен
Син җаваплы, сәбәпче — син (Тагын кереп китә).
Алсылу төенчеген чишеп кашбауны ала да. шуннан шәраб чүлмәгенә агу коя Кашбауны киеп, чәч-битләрен төзәткәч, түгәрәк ипине күкрәген.» кыса
Алсылу
Үлгәннәрем — Баян бәгърем. Тансыкбикә апам, кардәш-ыру ым Кичерегез.
Кичерегез, җырым, моңым, тавышым, туган-үскән җирем
Балтамар (чыгышлый ук)
Күрәсеңме, бу ни’ (Чәркә рәвешендәге баш сөяген күреп. Алсылу куркып китә ) Кыргыйлыктан бәк затына күчкән кешегә бу баш —
Бик гыйбрәтле, бик кадерле мирас
Атам гомере буе. шуңар салып, шатлык-кайгыларны йотты Ата-бабаларга хыянәт була алмый, тик җитте көн Иске ыруг рәнҗемәсен.
Бу хушлашу Сау бул, кара коллык' Саумы, биттә тимгел калдырмаслык Бәк нәселе, зәңгәр нәсел, олуп. муллык!
Алсылу
Уф' Зинһар' (Бөрешә).
Балтамар (кашбауны күреп)
Бә-әй! Кашбау' Алтын ь бау' Югалган бүләгем'
Табылган ич Рәхмәт, син кигәнсең парлы тормыш ямен' Кашбау безнең уртак бәхетебез — исән' Кара, ничек ялтырый ул кояшмыни' (Шәраб салып бирә)
Алсылу
Хәлсезлектән биһуш калырмын ук, моны эчсәм
Бергә утыра алсын дисәң, эчим кымыз гына
Балтамар
Бабасы кол булган бәндә өчен бу көн — олугъ сикереш Алда шәфкать-миһербанлы якты тормыш.
Шундый сикерешнең сөенечен бүлеш
Бүлешүең булыр, әгәр җырлап бирсәң
Алсылу
А җыр шул инде — ерак хыял. Кичә
Бәк ишетсен диеп, җырлап баккан идем,
Чыкмый тавыш Аны син үтердең.
Балтамар
Ярый, тавыш икмәк түгел, алтын түгел, яшәп булыр ансыз.
Син җырлап бир. болай. тавышсыз
Алсылу
Тавышсыз җыр — ыңгырашу буладыр
Ләкин мин җырлармын бераз гына итик сабыр (Балтамар баш сөягенә шәраб койгач, куркып бөрешә) Ай. йөрәгем, чыда!
Балтамар
Буш сөяктән куркып ничек яшәү мөмкин?
Ярый, бетсен Әйе, сау бул, кара коллык
Саумы, яңа затлы нәсел! Исән булыйк. (Эчә һәм бераздан кулла
рын бутап куя) Иске шәрап икән Нинди пычрак чөмергән бәк1
Алсылу (бераз җанлана төшеп)
Акыл өлешен хәйлә тартып алса.
Ачы була аңа бөтен нәрсә.
Балтамар (тагын салып эчә).
Баян, йолдызларны, ай-кояшны — күкне сөеп,
Җиргә ялгыш төшкән күк бәндәсе, кабат ашты күккә
Ходай әмере булды безнең хөкем — гадел бик тә
Тәңре шулай кушты, кушты канун, йола
Алсылу (сызланып)
Баян бәк. сабыр ит. тиздән мин дә яныңа китәм
Балтамар
Синнән, артык акыллы дип. шикләнүче юк
Алсылу (көйләбрәк)
Өнсез җырым —соңгы сүзем шулдыр
Ил, халык дип сөйли-сөйли, илбасарга
Ир башларын сата-сата, үтердегез халык җанын
Бәрабәргә илне түгел, шушы өйне яуладыгыз
Гомер буе шул бәягә табан яладыгыз
Балтамар
Җыруыңа кушылып әйтим билне бөгү — көч билгесе
Горурлыкны җиңә белү бизи җир баласын
Әнә бөгелә белмәгәннәр хәзер алар кайда?
Ә без олугъ илдә күтәрелдек өскә
Алсылу
Җыен хәшәрәтне өскә алып чыккан
Дәүләт үзе чыгачактыр юкка
Балтамар
Мул тормышта яши торгач, безнең дәвам булыр юлбарыстай
Алсылу
Җирдә адәм рәтле кеше беткәч, җыен гарип-горабадан
Буйга узып көмән үстерүдән чиркана тән
Балтамар (кәефе кырылып)
Тавышсыз җыр шундый гүзәл1 Дәвамы нидер
Алсылу
Бер сәгатьлек сәгадәтнең хакын түләү
Балтамар
Анысы нәрсә7
Алсылу
Ниһаять, анысы — гомер
Балтамар
Яңа тормыш, тыныч бәхет хакына нинди асыл затны —
Баян бәкне бирдек, җитмиме шул7
Алсылу
Өстә хәзер аңа үз гомереңне
Балтамар
Уф. көләр идем аунап, хәлне алды тавышсыз җыр яман шәраб
Алсылу
Зирәк башлар җамына салып, яманын да эчалмассың кабат
Балтамар
Алсылу дим. җитте, рәтләп сөйләш
Алсылу
Ишеткәнсең иң зәһәр бер затны сораган хәбәр
Ил буйлата йөрде Мин үтәдем күкнең шул әмерен
Шәраб белән бергә агу эчтең
Балтамар (торып баса)
Нәрсә дидең7 Я. кабатла, кара елан'
Алсылу
Хактыр, күңелемдә елан бардыр.
Елан җыры агу буладыр
Ә җандагы кеше асылын үтердең син үзең
Балтамар
Сөйрәлчек' Агу' Кайдан алдың агу7 (Кашбауга күзе төшеп)
А. кашбау' Үзем бүләк иткән' Бәккә дигән'
Алсылу
Аңа харам иде сиңа хәләл
Б ал т а м ар
Кемгә, кемгә алыштырды мине — үлгән кешегә!
Алсылу
Бик борчылма синең сатлык гомерең белән чагыштырсаң, Без күбрәкне җуйдык Син эт җыймас җаның гына бирдең Шатлан, бие. я мүкәйлә. Синең бәйрәм бүген, гәрчә соңгысы.
Балтамар
Ялгышасың, син барыбер минем белән булачаксың
Бу дөньяда түгел исә. тегесендә.
Үзем белән алып китәм. бирмим ятка (Чүлмәккә, аннары чәркәгә үрелә, кизәнә дә өстәлгә ава ) Барыбер алып китәм — кыямәткә' Куллары белән кеше буган рәвеш ясагач, тагын егыла
Алсылу
Языксыз башлар, күрегез, менә без җиңелдек.
Сез бар иткән китап һәм сарайлар, без көйләгән
Сурәтле моң. моңлы сурәтләр дә киләчәккә бармас.
Чөнки без җиңелдек, җиңелгәндәй әүвәл Тәңре һәм сез.
Әгил балалары, без үзебезне җиңдек үзебез.
Ә җиңелгән — телсез
Балтамар
Үзем белән, барыбер үзем белән
Алсылу
Пычрак аяк белән ак тормышка үрләмәкче'
Балтамар
Керәм. барыбер кереп җитәм (Тора, егыла). Ярдәм! Ярдәм!
Алсылу
Илне дошман талап үтергәндә.
Син нишләптер акырмадың ярдәм сорап
Син ирләрчә яшәмәдең, ә үлгәндә өйрәнергә инде соңрак
Атла, атлый бир үзеңчә Атла, я мүкәйлә
Балтамар
Атлыйм... үзз. өемә. үз... үз. (Күтәрелә алмый)
Алсылу
Юк. бирешмә — гомер буе күнегелгән
Ысул белән морадыңа элгәшергә тырыш
Туры гәүдә белән йөрү сиңа харам, шуыш'
Бал тамар
Үз. үзз... өемә (Дүртаяклана) Ак тормышка.
Алсылу
Менә шушылай, сиңа шулай кулай
Балтамар (утырып ялвара)
Шушы хәтле явызлыкны кайдан алдың7
Алсылу
Синнән!
Балтамар
Үз өемә. . өй үз... (Шуыша).
Алсылу (Бакыр кыз янына килә)
Сиңа ышанырга куша өметсезлек.
Кешелекне яклап безнең газап чиккәннәрне Нинди югалтулар белән гомер кичкәннәрне Сораучылар булса, аңлат сөйләп.
Илбасарга, сатлыкларга чишмә серне
Соңгы гозерем шушы гына инде (Өстәлдәге ипине ала). Баян бәк ризыгы Юлда саилчегә бирсәм, аның рухына Дога кылыр (Балтамарга) Ә ул сиңа харам.
(Кашбавын Бакыр кылга кидерә дә. ипине төйнәп, шул төенчекне һәм чүлмәкне ала). Агу катнашса да. бәк шәрабы миңа хәләл, чөнки ышанычын акламасам да, карынымда булды токымы Аңлашырбыз кавышып кыямәттә
(Балтамарга) Ә син мүкәйлә' Мүкәйлә’ (Чыгып китә)
Балтамар шуыша Күпмедер вакыттан соң ишегалдына Җайдак кыз керә Тәртипсез өстәлне һәм хәрәкәтсез Балтамарны күреп гаҗәпләнә
Җайдак к ы з
Ялга тукталдыңмы, шакшы' Кешелеген җуеп бетермәгән Кешеләр беттемени, сатар адәм калмадымы’’ Пычрак тормышыңда шуышып йори торгач.
Асыл бусагага инде куйгансың баш
Шушы җиңүгә дә ышанып бетмәгәнсең, бәлки.
Котлыйм ихлас (Бакыр кыз янына килә) Бакыр адаш'
Сиңа шундый килешә кашбау* Төс белән дә миңа син бик охшаш Аерма шул. син - илаһи, бер языксыз
Минем исә ялгышларым булды хәтсез (Өйгә, бакчага куз ата) Нинди матур тәртип* Сокланудан тот та ут төрт Явызларга ләкин һич заманда булмас кытлык - Яндырырлар Яндырмаса җил бар яңгыр, вакыт Таркатырлар нигезне үк җимереп, ватып (Бакыр кызга) Ә син үлмә, гәрчә җирдә синең дә эш беткән Үлсәң, терел ерак матур заманнарда Ә мин белмим, далалардан далаларга
Күпме чабармындыр ахры, егылганчы атым
Син шушында гына торсаң да тын
Китәчәксең ерак, минем гарип кыяфәтем
Бер дәвердә телгә килсәң, тиеш табып
Син кабатлый күрмә минем хаталарны (Китә)
Тояк тавышлары гасырлар аша уза Күренеш алмашына Бакыр кыз музей экспонатына әверелгән Тирәсендә яңа заман кешеләре Шулар белән бергә автор
Автор
Тыңлый белсәң, сөйли белә таш та Тора торгач көтеп чак сулап.
Мин ишеттем, күрдем бакыр кызның Иреннәре куйды калтырап
■Кем акыллы, тыйнак һәм затлы да.
Тәңре шуны үзенә чакыра Озатыгыз аны ерак күккә Җирдә тыныч яшәү хакына*
Я.змыш сүзен кемнәр, бәйләп дарга Корбан кирәк диеп аңлаган'
• Сак булыгыз*’ дигән чакыру өнен Ишетә килгән адәм һәр заман Кемнәр яшәү. Кемнәр үлем даулый Хак хөкемен ала азакта
Ракетадай очып, чор шул хакта Дөньяларга хәбәр тарата
I98U -1986