Логотип Казан Утлары
Шигърият

1887 ел, 4 декабрь


Малайлыктан кырыс егетлеккә Кереп кенә барган чаклары.
— Сходкага!
Шушы нәни бер сүз Россияне салыр актарыл.
Үзгәрергә уйламый да тормыш, Баш орсаң да урам ташына. Яшәп килгән иске тәртипләрне Әйдә, долой, чүплек башына!
Йодрык булып йомарланды яшьлек: Кемгә, нәрсә өчен сугарга?
Казан университеты шәкертләре Җавап эзли бүген шуңарга.
Камчы кысып тоткан жандармның Кулларына суык үрмәли..
Россиянең мондый бердәмлекне Юктыр әле, юктыр күргәне,—
Яшь булса да, яшел түгел болар, Йодрык чөеп сафка бастылар Ишек бикле... Залның ишекләрен Төбенәчә каерып ачтылар!
Яңакларга кирәк искелекне, Яңакларга—хурлау сүзләрен Инспектор Потаповның әнә Сакалында — шуның эзләре
Килер бер көн: илнең кырларында Нәфрәт арты нәфрәт туачак Потаповка күтәрелгән йодрык Тәхетләргә китереп сугачак!
Володяның күзләрендә — очкын, Еллар аша дөрләр ул янып. Зур көрәшләр уртасына таба Кереп бара япь-яшь Ульянов
«Сходкага!» Бу сүз яшен кебек «Сходкага!» Бу сүз — динамит Илне, җирне имин саклар өчен Без дә шулай бердәм җыйналыйк!