Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬЛӘР БӘХӘСЛӘШӘ


ЯШЬ ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР —Р ӘХМӘТҖАНОВНЫҢ -БИШТАШ» ПОЭМАСЫ ТУРЫНДА
Журналыбызның быелгы 4 нче санында шагыйрь Рашит Әхжэгҗановның -Биш- таш» исемле поэмасы
басылган иде Поэма киң җәмәгатьчелек игътибарын лрлсп итте, аерым алганда, редакциягә әсәр хакында
күп санлы хатлар килде Шулай ук поэма республика газеталары битләрендә дә уңай бәя алды Татарстан
АССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь Марс Шабаен — «Социалистик
Татарстан» газетасында, яшь шагыйрь Ркаил Зәйдуллин -Татарстан яшьләре* галетасында уз фикерләрен
язып чыктылар
• Бишташ» поэмасы -Казан утлары» журналы каршында эшләп килүче яшь тәнкыйтьчеләр
түгәрәгендә дә тикшерелде Түбәндә яшьләргә хас кайнарлык белән үткән шул сейләшудә катнашучыларга
сүз бирәбез
Фәрит Бәширов:
• Бишташ* поэмасы хакында сөйләшүләр бәхәсләшүләр күп булыр әле Әсәр турында торлечә фикер
йөртүчеләр дә булыр Әмма бер нәрсә бәхәссез поэма укыла1 Әсәрнең «Поэмага чакыру* өлеше үк җитди
сөйләшүгә хәзерли һәм «Балачакка барып киләм. сүндереп мин утларымны • дигән юллар белән укучыны
үзенә алып кереп китә
Менә «Беренче таш* Кешелекнең балачагы Тарих һәм хәтер Бер-беренә аерылгысыз береккән әнә шул
төшенчәләргә мөнәсәбәте белән ачыла кеше Таш белән кардәшенә орган борынгы адәмнән йолдыз
биеклегеннән ут яудыручы бүгенге кон варварларына кадәрге юл — бу да хәтердә вәхшиләр кабызган утның
киләчәк остенә төшкән канлы күләгәсе — бу да чынбарлык Алар халык йөрәгенә керәчәк киләчәккә дәгъва
кылган бер вакытта кешелеккә эндәшеп гамьсезлектон котылырга «үлемнәрне үтерергә» чакырган юлларны
тыныч кына укып булмый Гамьсезлек — җинаять Бүгенге битарафлык иртәгә төзәтеп булмаслык авыр хата
булып әверелергә мөмкин Ул чагында инде соң булачак Ул чагында инде «барыбыз да Галәм бәгыреннән
мордар китәчәкбез ләбаса'» Шагыйрь хәвефләнә шагыйрь уйлана, шагыйрь кисәтә Поэманың көче дә шунда,
әсәрдәге аерым детальләр элементлар гомумиләигтерел- гон мәгънәгә ия Гомумкешелек борчулары,
уйланулары үткәнне һәм хәзергене бергә бәйләүче чара булып, тарих һәм бүгенге көнне бер максатка, бер
идеягә юнәлдерүче адым булып хезмәт итә
Ни булса да.
Җирне минем хәлгә
Калдырмагыз,— дидер таш агач,- Дар агачы кебек торам, менә.
Сандугачлар килеп кунмагач
Җансыз үткәннең бүгенгегә эндәшүе киләчәкне искәртүе кешелекне аң булырга аммсызлыгыннан
йолкып алып уйланырга чакырган шигъри ораннар әсәрнең кыйм мәтсн билгелиләр дә инде
Кабатлап әйтәм - поэма укыла Аерым «ташларда» фикерне кирәксезгә куплетларга сузу күренешләрен»
күңел тырналса да матур, оста итеп үрелгән шигъри тел маләрне күреп менәсең дә Уйлана-уйлана. шагыйрь
белән бәхәсләшә-бәхәсләшә ташлар полифониями тыңлыйсың.
«Бишташ- темасы ягыннан да формасы буенча да соңгы елларда дөнья күргән поэмалардан нык аерыла.
Егет белән кызның аһ-ваһына корылган баллы «поэмалар, туйдырганнар иде ннде Уйланулы кешелек
яшәеш хакында борчылу белән сугарылган
поэмалар. килешик, соңгы вакытта аз. бик аз иҗат ителделәр Аның каравы, арзанлы мәхәббәт фәлсәфәсе
гөмбә кебек үрчеде, су буе сузылган шигырь юллары аша укучыны •кинәндерде*
Рәшит Әхмәтҗановның бу поэмасын тынчу һавада исеп куйган саф җил белән чагыштырып булыр иде
һәрхәлдә шулай булырына ышанасы килә
Поэма белән сокланырга да бәхәсләшергә дә. ахыр чиктә килешмәскә дә момкин- дер Әмма битарафлар
гына булмаска тиеш Ә фикерне үстерерлек уйланырлык, яклап та. инкяр итеп тә дәлилләр китерерлек
моментлар поэмада бар Бәхәсләшик1
Фәүзия Бәйрәмова:
Рәшит Әхмәтҗанов иҗатына мин. гомумән, аерым бер хөрмәт, ярату белән карыйм Көтелмәгән
табышлары, хис фикер байлыгы, хикмәтле сүзе белән миңа көчле тәэсир итә аның шигырьләре Ул —
шигырь остасы, кыска сүз остасы Ә менә «Бишташ* поэмасын укып чыккач, мин каршылыклы фикердә
калдым Шигырьләрендә яшен ташы кебек яндырып, балкытып ала белгән Рәшит Әхмәтҗанов поэмасында
шактый таркалып, эзлеклелеген югалткан Дөрес, поэмада ялтырап-ялтырап киткән урыннар бар хәтта күп
тә. Ләкин алар аерым-аерым гына ялтырыйлар, зур бер фикер, образ тудыруда ярдәм итмиләр киресенчә,
фикерне читкә тарталар — шул хикмәтле табышлар* белән мавыгуга этәрәләр
Иң беренче — бу поэмада Таш нәрсә символы’’ Яхшылыкмы явызлыкмы’’ Бу — ташның нәрсәгә
яравы турындагы мәгълүматлы бер язмамы яки Ташны образ дәрәҗәсенә күтәрә алырлык зур фәлсәфи
әсәрме9 Кызганычка каршы, поэма күбрәк беренчесенә тарта Символ буларак ташның зур мәгънәсе автор
алдында билгеле, ачык түгел Шуңа күрә поэмадагы таш — мәгълүмат иясе генә, ул мәгънә иясе була алмаган
Поэманың исеме — Бишташ ләкин әсәрнең эчендә—Биш таш Монда Әлмәт ташы да бар. кабер ташы
да. ашта пешкән таш та. башка төшкән таш та «Бишташ*. ягъни тормышның язмышның мәгьлүм уенында
катнашучы Биш Таш кына юк Мин. нигә,!' р Бишташ* дигән, кырыс тарих чөеп, атып җибәргән Биш таш
булырлык биш шагыйребез язмышын күргән идем — Кол Гали. Тукай. Такташ. Җәлил. Туфан Уен —
Бишташ* уены, тик таш урынына — шагыйрь язмышы, шагыйрь башы. . Ул вакытта поэмага куйган эпиграф
та акланыр иде «Таш. батмыйча, су өстендә йөзеп йөрде* Аттылар, башларын кистеләр төрмәләргә яптылар
— таш итеп тарих дәрьясы төбенә атмакчы булдылар — ә алар, барыбер әнә. өскә күтәреләләр, яшиләр,
мәңге яшәячәкләр .
Тагы ни9 Шагыйрьнең җан тетрәнүе ике юллык хикмәтле табышларына гына җитә, поэманың (һәм
тормышның) буеннан-буена барырлык зур. үзәк өзәрлек борчылуы. хәвефе юк Шуңа күрә — поза күп. сүздә
кан-яшь күп. вак үпкә-рәнҗеш сизелә Халык хакында поэма белән зур сүз әйтергә җыенганда. Тукай.
Туфаннарныкы кебек язмыш та кирәктер шул Кеше сыкранганын карап торып сыкрану — бер нәрсә, үзең
шул утларның уртасында булып җыр калдыра алу — икенче нәрсә
Соңгы сүзем шул — минем яраткан шагыйрем Рәшит Әхмәтҗанов. ни әйтсәң дә. шигырь шагыйре
ахры Ә поэма9 Поэма да язарга була, әгәр язмыйча калырга ярамый торган зур сүзең, шул зур сүзне күтәрә
алырлык фәлсәфәң булганда Таш артында торган кешеләр язмышы булганда Хәзергә әле бары тик—таш
таш. таш кына
Әхмәт Сәхапов:
Кешенең иҗаты аның шәхесеннән аерылмый диләр Белмим, ни дәрәҗәдә хактыр бу сүз. әмма аны
шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов хакында әйтсәләр, ике дә уйлап тормыйча. шулай дияр идем Чөнки ул —
тормышта һәм иҗатында гаҗәеп үзенчәлекле кеше Бүген без тикшерә торган поэмасында ул үзе турында
болай ди
Җимереп тә бармыйм.
җиңелеп тә. Җиңел узмыйм чорчы җай табып Туры
атлыйм Җирләр тетрәгәндә. Китсәм — китам бераз чайкалып
Шагыйрь үз сүзләре белән әйткәндә. «Җирләр тетрәгәндә, бераз чайкалып китсә дә*, шигъри
кыйбласының ныклыгын яңа поэмасында калку итеп күрсәтә алды
Талантлы шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов поэмасының кимчелекле якларын табу минем максат түгел
Драматург Бернард Шоуның *Әгәр сез кешене нәрсәгә булса да өйрәтергә маташсагыз, ул беркайчан да аңа
өйрәнмәячәк* дигән сүзләрен күңелдә нык бикләп куйганга һәм «Бишташ* әсәрен камилләштерергә
тәкъдим итүчеләр миннән башка да булыр дип ышанганга күрә шигърият сөюче меңнәрчә укучының гади
бер вәкиле буларак кына, поэманы укудан туган кайбер соклануларым белән уртаклашып китмәкче булам
Иң башта шуны әйтергә кирәк: поэма җыйнак. камил композициягә корылган Калыбы бөтен һәм ул
эпик киңлеккә, фәлсәфи тирәнлеккә омтылган әсәрнең - аягына* тышау салмый Шагыйрьнең фикерләү
рәвеше шигъри бизәкләр белән нәфис үрелеп бара Төгәл ритмик буыннар, поэмада сурәтләнгән ч орның
йөрәк тибешен тоярга булышучы пульс сыман күңелгә һәрдаим тәэсир итеп тора тормышны табигатьне,
тереклекне сау-сәламәт килеш киләчәк буыннарга илтеп җиткерик' Адәм балаларын йомшак юрган
урынына таш ябынып йокларга мәҗбүр итмик' Поэма тукымасыннан саркылып чыккан әлеге өн-аваз •
үзләрен тарих кисәге итеп тойган явыз Кисекбаш- ларжың әле дә тереклек тамырына ялганырга
омтылуларын кисәтеп кенә калмый, безне шуларның кайбер билгеләре чагылган усал гамәлләр кылудан да
тыелып калырга чакыра Җанын үз халкы өчен фида кылган Кол Галине рухи ориентир өлгесе дип тәкъдим
итә шагыйрь
Нигездә традицион шигъри калыпта иҗат иткән һәм кайчак аерым битәрләүләргә дә дучар булган
шагыйрь -Бишташ* поэмасы белән эчке мөмкинлекләренең зурлыгын күрсәтте, «дары мичкәсендә дарының
шактый булуын* бик матур итеп дәлилләде Тирән ышануымча, фәлсәфи гомумиләштерүләргә омтылуы
фикри-хисле җегәре һәм гражданлык накалының зурлыгы белән поэма шигъриятебезнең зур казанышы
булып саналырлык югарылыкта тора
Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов хәзер инде яуланган шушы иҗади биеклектән бер адым ла артка чигенә
алмый Ул яңадан-яңа иҗат үрләре яуларга тиеш Күп санлы укучылары аңардан киң колачлы, зур күләмле
шигъри әсәрләр көтә'
Газинур Моратов:
Рәшит Әхмәтҗанов — шигъри сүзнең тәмен, аһәңен үтә дә нечкә тоемлап иҗат итүче шагыйрьләрнең
берсе. Сурәт-образлары халыкчан, күп шигырьләрендәге строфа- дүртьюллыклары тәмамланган аерым әсәр
буларак кабул ителә Нәкъ халык җыр- ларындагыча1 Хәтта строфаларның урыннарын алыштырган
тәкъдирдә дә мәгънәгә әллә ни зур хилафлык килмәс шикелле Ләкин шагыйрьне әлеге дә баягы логикасыз-
лыкта гаепләргә ашыкмыйк Шигырьнең үз мантыйгы Шигырьдә ике икең биш була Юкса «Бишташ*
поэмасының иң беренче юлына ук (-Бер елмайдым биш моңайдым*) мантыйгы юк дип моһер сугарга
мөмкин Ягъни мәсәлән, ни өчен әле шагыйрь бер геиә елмайган да биш моңайган соң’ Әллә соң ничә
мәртәбә елмайганын санал барганмы’ Кызганычка каршы, поэзия әсәрләренә шушы рәвешле бәя бирү
очраклары да булгалый әле
Рәшит Әхмәтҗановның шигъри фикерләү үзенчәлеген исәпкә алмаганда әдәбият гыйлемендәге аэер
кагыйдә-кануннарга гына таянып эш йөрткәндә. -Бишташ* поэмасына да таш атып була торгандыр, билгеле
Ләкин онытмыйк
Тик шагыйрьләр яклаганга гына
Җирдә исән калдык, күрәсең
Бу юллар—• Бишташ.тан Мәкальгә әйтемгә тартым юллар Андый юллармы поэмадан күпләп китерергә
мөмкин -Бишташ* канатлы сүз-гыйбарәләргә ифрат бай Менә алар кайберләре -
Бәхетләр җиңә килгәнгә Тәхетләр җимерелгән*
• Әйдә, таш безнең кулга күч Үлемгә бәрсәң генә Сөрмә була алачаксың Шагыйрь лар каләменә.
.Җилләргә булсаң тамыр. Алар да илдә калыр* -Туган тел*гө кемнәр ташлана. Алар өчен Җирдә мәсхәрәле
Җиңелүләр шуннан башлана*
Миңа иң әүвәле әнә шул канатлы юллар кадерле Аларсыз шагыйрь дә поэзия дә була алмый Ә канатлы
сүзләр, мәгълүм булганча, парадокска нигезләнә Иҗат парадокс дигән тәгъбир Рәшит Әхмәтҗанов
әсәрләренә аерата туры килеп тора Шул җәһәттән -Бишташ- поэмасына да Әйе -Бишташ* пармокемь поама
Әсәр сюжетлы вакыйгага түгел, ә бәлки хикмәтле сүз әйтүгә корылган Ә хикмәтле сүзне бары тик чын
шагыйрьдер генә әйтә ала
Ләбиб Лерон:
«Таш белән бәргәнгә — аш белән бәр».— дип өйрәттеләр безгә Шулай эшләдек тә таш белән бәрделәр
ә без аш белән бәрдек һәм жан авыртуын сиздермәскә тырышып елмайдык Ә бактың исә. гел алай гына
булмый икән Дөнья бу Үзгәреп тора Түземлекнең дә чиге була икән
Таш белән бәр — әгәр тисәләр
Аш белән куп бәрдек.
Ә барыбер
Тамырыңнан сине кисәләр
Никадәр тирәнлек, никадәр мәгънә ята бу юлларның нигезендә1
Андыйларга мин тау белән бәрдем
Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның «Бишташ»ын укыган чакта иң элек мине әнә шул юллар үзенә
бөтереп алды Уйга бирелдереп. укуны дәвам иттермичә, -тотып» торды поэманы яңабаштан укый башладым
Һәм аңладым имәндә икән — чикләвек!
Тәэсирләр Тәэсирләр
Соңгы вакытларда матбугатта дөнья күргән тыгыз, җегәрле. һәр сүзе күңелне кузгата торган искиткеч
дүртьюллыклары (әйтер идем кайбер поэмалар белән тиңләшерлек дүртьюллыклары) белән үз шигъриятенә
карата чиксез мәхәббәт уяткан Рәшит Әхмәтҗановның иртәме-соңмы тирән эчтәлекле.уйландырырлык,
әдәби җәмәгатьчелекне кузгатырлык поэма язасына ышанган идем
Юраганым юш килде Менә, ниһаять, яңа поэма — -Бишташ» безнең алда.
Шагыйрь поэманы бүген уйлап, бүген генә язмаган, ә бәлки күптәннән әзерләнгән
• Бишташ* эскизларын мин шагыйрьнең «Гомер чишмәсе* (1976) һәм «Җан яктысы (1980) китапларында
урын алган кайбер кызыклы шигырьләрендә очраттым
Искә төшереп үтик
Уалып беткәнче ташларны
Учымда кысамын ташлар куп
■Төн»
> Ташны хаты димим.
Әллә инде
Башка катылыклар куп курганга.
• Сине уйлыймын да*
Таш белән бәрдем мин. таш белан,
Баш белән бәрдем мин улемгә.'
• Китапны актарсаң*
• Бишташ*ны мин һич икеләнүсез автобиографик поэма-уйлану дип атар идем. Бу шулай да
Бу таш болгар бабам торган йортның
Нигезеннән купкан, курасең
Мин абындым аңа
Телсез кинәт Телгә килде.
— Нигә тибәсең’.’
Бу — борынгы бабаларыбыз, тарихыбыз турында уйлану «Мин абындым аңа* Йөрәкләрне тетрәтеп
алган шушы юл безне дә үткәннәргә алып китә. Ә бит юкса еш кына без дә абынабыз тик нәрсәгә
абынуыбызны гына искәрмичәрәк калабыз Ә шагыйрь менә искәргән
Күзе бар кук явыз Кисекбашның —
Кол Галине эзли...
Тагын икенче бер урында
Минем уз тарихым Туфан оч көн
Ташчы булып бездә эшләде
Болар шагыйрьләр турында уйлану Уйлануларга Ак Кала — Әлмәт килеп керә Әлмәт—шагыйрьнең
яшьлек каласы Бу каланы тезүдә ул үзе катнашкан Миңа калса шагыйрь Әлмәттәге яңа йортларга нигез
салган чакта әлеге поэмасына да нигез салган Атаклы тезүче Рәшит Саттаров әйткән сүзләр дә поэмага
әйбәт кенә кереп киткән Аның сүзләрен яхшы аңлаган шагыйрь
Андыйларга мин тау белән бәрдем Йортлар салдым - белдем китәсем*
Табан астындагы җирдән кояш Хет бер гөлне күккә күтәрсен
Юк мәкальләр искермиләр икән Алар яңа яклары белән ачыла гына бара икән Шагыйрьләр шикелле
Фәрит Яхин
Кайсы гына жанрны алмыйк, алар тотрыклы әдәби формалардан исәпләнәләр Әмма бу әле формада
яңалык, үзгәрешләр булмый дигән сүз түгел Әдәби форма эчтәлек үзгәреше тәэсирендә әкренләп сыйфат
күчешен үтә Шуңа күрә яңача язылган әсәрне, әйтик поэманы, поэма түгел дип. бу жанр таләбенә туры
килми дип билгеләргә ашыкмыйк эле Форма эзләнүләре — безнең әдәбият өчен, аның үсеше очен иң
кирәкле шартларның берсе Хикмәт шунда, язучылар тормышны һәрьяклап яктырту очен хезмәт итүче
формаларны табуга таба омтылырга тиешләр Мин Рәшит Әхмәтҗанов- ньгң «Бишташ* поэмасын
шушындый эзләнүләрнең нәтиҗәсе (нәтиҗәнең дәрәҗәсе хакында сүз бармый*) дип карар идем
Әсәр аерым шигъри буыннардан торган чылбырны хәтерләтә Билгеле аны гади тезмә дип кенә карау
ялгыш булыр иде Һәр шигъри буын идея-эстетик нагрузка йөрткәндә генә моңа ирешергә мөмкин Ә
биредә аларның чагыштырмача мөстәкыйльлеге эчтәлекне тирәнәйтергә һәм төп идеяне киңрәк аңларга
ярдәм итә буыннар буларак үзара бәйләнештә килүләре поэманың бөтенлеген тәэмин итә
Димәк иң беренче чиратта 'Бишташ* поэмасын авторның озак һәм катлаулы эзләнүләренең нәтиҗәсе
буларак кабул итәргә кирәк Шуңа күрә, әсәрнең структурасын өйрәнми торып, аның эчтәлеген, төп фикер
сызыгын тотып алу һәм төшенү кыен булачак
Әсәр «Поэмага чакыру* белән башланып китә Шушы өлештә «таш* фәлсәфәсенә оеткы салына һәм
аның тон асылы билгеләнә ул — күңелгә җыелып килгән ташлар Бу шигъри күчешләр, параллельләр
буларак ачыкланып әсәрнең эчтәлеген һәм тәэсир көчен арттырып җибәрә, донья һәм кеше арасындагы
гармоник бәйләнешне бирү өчен хезмәт итә Шагыйрь, туктаусыз күчешләр ясап таш образына аныклык
кертә һәм аның эчтәлеген билгели таштан оя кору' Тормыш авырлыгын күргән лирик геройның яшәү очен
көрәше һәм шуның белән бәхетле булуы төп шигъри фәлсәфә буларак безнең алга килеп баса
Авырлыгын күтәргәнгә
Дөнья белне аңлады
Әмма болар поэманың кереш өлеше генә Алга таба әсәрнең төп асылы булгаи • Бишташ «ның төп
эчтәлеге ачыла башлый Аерым-аерым биш таш Беренчесе тарих ташы, тарихи таш
Ну таш болгар бабам торган йортның
Нигеленнән купкан, күрәсең .
Алга табп «тарихи ташның* фәлсәфәсе бөтенләй башка юнәлештә үзгәреп китә Тарихи таш теге яки
бу халыкның киләчәккә таба барган юлын аңлатучы. кешеләрнең әхлагын талап итүче таш кына түгел
бәлки, киресенч.. үз эченә мәкер җыйган үтерүче таги ти булуы мөмкин юкса Шушы, бөтенләй башка
эчтәлектәге Ташның килеп керүе бөтен бер шигъри күзаллауны җимереп таиглый һам тарихның бөеклеге
алдында горурлану белән бергә аның дәһшәтле яклары өчен оят тойгысын уята Бу - буыннар алдында
җаваплылык тойгысы' Һәм ул үлемгә каршы күтәрелергә тиешле җаваплылык тойгысы'
Ә кулдагы ташың телсел калган Иң
борынгы магдл сии — телле' Син -
йөрәкле* Үлемнәрне үтер Алып бабаларың
шикелле
• Икенче тяш»— .-чалим кешенең каберенә куелган таш. Бу инде үтерүче таш кына түгел, бәлки үз
кулында -үлем ташы» тоткан залимга куелган кара таш
Поэманың бу бүлегендә бирелгән Кол Гали һәм Залим патша каршылыгы. Кол Галинең утта
яндырылуы гипотеза буларак кына кулланылса да тарихи шәхесне тарихи дөреслек принцибына нигезләнеп,
образ буларак ачуга бераз комачаулый. Тарихны азмы-күпме күзаллаган кеше моны кабул да итми Шуңа
күрә бу өлештә автор Кол Гали шәхесен күрсәтмичә генә фәлсәфә корган булса уңышлырак булыр иде Ә
бит. юкса шигъри фәлсәфә дә бар бу өлештә Ул бигрәк тә атом бомбасы өчен коелган шахта — саркофаг —
караташ параллелендә ныграк һәм эчтәлеклерәк булып ачылып китә. Лирик герой соңгы чиктә бу кара
ташны, залим башы итеп тасвирлаган ташны җимереп ата
Җиргә бәрдем чәчелделәр таштай
Гасырлар һә.ч еллар
• Өченче таш- белән .Дүртенче таш- бер-берсенә бәйләнешле. Беренче- белән -Икенче- төсле бер-
берсенең эчтәлекләрен аңлатучы һәм тулыландыручы ташлар.
■ Өченче таш-—төзелеш ташы. Бу бүлек авторның шәхси истәлекләренә нигез ләнгән һәм кешеләр
арасындагы яхшы мөнәсәбәтне белдерүче җылы таш.
Менә ташчы оста өйрәнчегенә эш тәртибен аңлата. Әмма аның ул өйрәтүләре үгеткә дә. таләп итүгә дә
корылмаган. Ул укучысын җылы мөнәсәбәте белән өйрәтә. Останың хәтта хәйләкәр елмаюы да ничектер
олы күңелле, һәр җирдә очрый торган татар абзыйларын хәтерләтә нинди киң күңелле алар!
Хәйләкәр ул абый,— ташлар аша
Минем ятим җанны иркәли
Таш аша җанны иркәләү — татар шигъриятенең иң үзенчәлекле образ системасына корылган бу юллар
Тукайдан ук килә Тукай шигырендә ятим бала өчен иң җылы таш — әнисенең кабере ташы булса. Р
Әхмәтҗановта ул башкачарак аның поэмасындагы лирик геройга сыеныр урын бар — яхшы күңелле
осталарның үз итүе' Алар ятим җаннарны иркәли беләләр1 Шуңа күрә аларның кулында тезелеш ташы.
• Дүртенче таш»—шагыйрь каләмендәге сормә ташы Бу чагыштыру шагыйрь каләменең нечкә
булырга тиешлеген дә. кызларның сөрмә тарткан күз карашларын да укучының күңеленә җиткерә Мөгаен,
бу чагыштыру поэманың иң уңышлы өлешләреннән берседер
Шушы ук бүлеккә X Туфанның да килеп керүе табигый һәм. әйтергә кирәк. Туфан образын туры
сөйләм аша, Туфанның «үз» сүзләре аша чагылдыру авторның уңышын һәм осталыгын күрсәтеп тора Хәтта:
«Моны болай итеп Хәсән Туфан гына әйтә ала бит!»—дип куясың
Җидегәннәргә менеп җитәрсез бит
Таш өстенә болай таш өеп
һәм менә ташчыларның үз хакыйкате, аларның хезмәтенә Туфан дәрт бирә, хезмәт дәрте Ә автор шушы
халәтне сурәтләп тә биргән
Минем уз тарихым: Туфан өч көн
Ташчы булып бездә эшләде
Бу ике бүлектә дә төп сурәт ноктасы — җан җылысы Ул җылы ташларда да. ул җылы Туфанда да. ул
җылы карт ташчы елмаюында да
-Бишенче таш»—тәрәзәдән очып кергән таш Әлеге таш мәкер белән керсә дә. алга таба бу эчтәлеген
югалта һәм яңа эчтәлеккә әверелә. Ул лирик геройның бүгенгегә һәм киләчәккә мөнәсәбәтен белдерергә
ярдәм итә һәм автор өчен поэманың соңгы ноктасын куярга кирәкле образ булып әверелә. Бу бүлектән соң
килгән тәмамлау — ■Поэма белән саубуллашу, шушы деталь ярдәмендә алгы бүлекләргә ярашып китә,
соңгы «нокта» фәлсәфи төс ала
Поэманың топ схематик сызыклары менә шушылардан гыйбарәт Әмма әсәрнең барлык нечкәлекләрен
берьюлы гына тикшереп бетерү мөмкин түгел. Бу инде авторның кайбер кимчелекләрен күрсәтү, аңлатып
бирүне дә авырайта
Иң беренче күзгә ташланганы шул кайвакыт поэмадагы чагыштырулар параллель күчешләр шактый
куерып китә һәм күңел барысын да берьюлы кабул итеп бетерә алмый
Аннан соң Әлмәт шәһәренең, нефть ягының -ташка-таш бәреп каршы алуы» да бераз сәеррәк яңгырый
Бары тик -таш- фәлсәфәсе өчен генә гафу ителә ала.
Гомумән, шуны әйтергә мөмкин форма новаторлыгыннан, эчтәлек тирәнлегеннән чыгып фикер
йөрткәндә — бу поэманы авторның уңышы дип санарга кирәк