Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯКШӘМБЕГӘ КАРШЫ ТӨНДӘ


өнге сәгать унике Бер Ике Өченче
Владимир Ильич кайчан кайтыр икән соң7 Ульяновлар гаиләсендә йорт эшләрен башкаручы Сь>соева- ны Ленинның бик тә аз йоклавы, юньләп ял итмәве пошаманга сала иде Бу хакта ул җайлап кына «тон җене кагылган»ның үзенә дә әйтте Владимир Ильич Александра Михайловнаны бик тә игътибар белән тыңлады. моннан соң да болай дәвам итү һич тә мөмкин түгеллеге белән килеште «һичсүзсез» төзәлергә сүз бирде, әмма барысы да үзгәрешсез калды Җитмәсә әле. мөгаен, тагын да начарлангандыр Менә бүген дә инде өченче ярты узып китте
Чәй ун тапкыр яңартылып, ун тапкыр суынды Александра Михайловна белә: чәй салкын булган очракта да Владимир Ильич ризасызлык белдер-мәячәк, игътибар өчен барыбер мактаячак Әмма ул үзе кышкы төн үткәнче диярлек арып-талып эшләгән кешенең бераз тамак ялгамыйча ятуын уена да китерә алмый Ул эмальләнгән чәйнекне плита өстенә кат-кат куйды Ә анысы исә, бүген дә нык соңарган хуҗаны тизрәк кайтырга өндәгән сыман, чуен рәшәткә өстендә түземсез калтырана иде
Александра Михайловна сәгатькә еш күз сала Сәгать теле үзенең җи? тәлинкәсендә аксыл-соры. әйтерсең лә бәсләнгән биек түң|әмнән асылынып торган бердәнбер лампочканың тонык чагылышын тибрәтә Владимир Ильич белән бер-бер хәл булмагае тагын'”
Өч тулгандарак Сысоева тынгысыз йокымсырау аша сискәнеп китте, артында таныш адымнар ишетелгән ишек янына килде Әмма нәрсә бу7 Адым тавышлары ишетелде дә тынып калды Ялгыш ишеттеме соң әллә7 Юк, ялгыш түгел. Ильичның тиз-тиз һәм еш адымын башкаларныкы белән бутау мөмкин түгел Эшендә берәр нәрсәсен онытып, кире киттеме әллә7 Ул колагын ишек ярыгына куйды һәм ирексездән ике кешенең акрын гына, әмма бик әйбәт ишетелерлек сөйләшүенең шаһиты булды
Берсе сорый, икенчесе җавап бирә
— Сезгә, мөгаен, бик салкындыр, иптәш7
— Түзеп була әле. Владимир Ильич
— Димәк, мин хаклы, салкын Әйдәгез, болай эшлик Мин хәзер ишекне ачам да. икәүләп миңа кереп, берәр стакан кайнар чәй эчеп җылынабыз
— Булдыра алмыйм. Владимир Ильич, ярамый
— Соң бит үзегез әйттегез, туңдым, дип Ул-бу килеп чыкса, тиешле кешесенә минем рөхсәт белән, дип аңлатырбыз. Аңларлар безне, бернинди дә күңелсезлек булмас, ышандырам сезне
— Постны ташларга хакым юк, Владимир Ильич
— Анысын хәтта мин. штатский кеше дә. аңлыйм, әмма сүз бит фәкать ниндидер минутлар турында гына бара
— Бер секундка да аерыла алмыйм. Владимир Ильич Хезмәттә мин — Шулай да бәлки кагыйдәдән кечкенә генә чигенеш ясарбыз, ә7 Ахыр чиктә мине җәзаларлар Гауптвахтага җибәрмәсләр ич7
— Сезне җибәрмәсләр. Владимир Ильич. Ә мин хәтта сезнең белән сөйләшмәскә дә тиеш
Мондый сүзләрдән соң тыныч гәп өзелде Сысоева ишек яныннан китәргә чак өлгереп калды йозак тишегендә ачкыч әйләнә башлады.
Бераздан инде Александра Михайловна Ленинга пальтосын салырга булыша иде Ә Ильич кыенсынып кына аның ярдәменнән баш тартты
— Соңаруым өчен мең-мең гафу үтенәм. кадерле Александра Михайловна Мең-мең гафу1 Үзем дә йокламыйм, башкаларга да комачаулыйм. Ә сез һаман мәшәкатьләнәсезме’
— Нинди мәшәкать булсын. Владимир Ильич’ Менә яраткан чәегезне кайнаттым азрак
Владимир Ильич арыган, әмма игътибарлы күз карашын чәйнеккә юнәлтте:
— Бүген сыйдан баш тартмаячакмын
— Хәзер үк ясыйммы’—дип сорады Сысоева — Әллә...
— Хәзер үк.— дип. гадәтенә каршы килеп, аның сүзен бүлдерде Ильич — Хәзер үк һәм. әгәр мөмкин булса, ике стакан. Александра Михайловна. Һәм катырак итеп, зинһар!
Александра Михайловна гаҗәпләнеп сорап куйды
— Берьюлы икене? Сез берсен эчкәнче, аның икенчесе суыныр бит
Икенче стаканның кемгә икәнен Сысоева бик яхшы белә, тик Ленинның коридорда кем белән һәм нәрсә турында сөйләшкәнен ишетеп торуын сиздерәсе килми иде Ә тегесе йомшак, әмма кискен төстә кабатлады
— Берьюлы икене, кадерле Александра Михайловна, берьюлы икене Миңа һәм часовойга. Ул туңган, ә постыннан хәтта минем рөхсәт белән дә китә алмый Берничек тә күндереп булмый Сез моңа ни әйтерсез’
— Күндереп булмас та. Владимир Ильич Мин ул егетне яхшы беләм
— Беләсез’ — дип гаҗәпләнде Ленин—Ә минем, дөресен әйткәндә, аны беренче тапкыр күрүем.
— Дөрес, ул яңа кеше әле, әмма холкын күрсәтеп өлгерде инде
— Холкын, дисезме’ Кызык бит бу! Холыклы кешеләрне яратам Ә шулай да. һичнигә карамастан, бер стакан чәй илтеп бирегез әле үзенә, бик тә үтенеп сорыйм сездән. Александра Михайловна. Әллә югыйсә, сезгә уңайсыз булса, үзем илтеп, янындагы тумбочкага куйыйммы’ Үзегез теләгәнен сайлагыз
— Юк, нишләп, миңа кыен түгел, Владимир Ильич.
— Алайса, бик яхшы. Александра Михайловна Кеше туңган, «уставта каралмаган» бер стакан чәй өчен аны беркем дә битәрләмәс дип ышанам
Сысоева ике стакан чәй ясады Ленин, күзен кысып, башта берсен, аннары икенчесен яктылыкта тотып карады
— Менә монысы аңа Бусы катырак кебек.
— Шулай тоела гына ул, Владимир Ильич. Икесе дә бертигез каты, сез яратканча Икесе дә бер куелыкта.
— Әйе, әйе. әлбәттә, Александра Михайловна, икесе дә бер куелыкта.
Ленин стаканнарны тагын бер кат яктылыкта тотып карады һәм ярым шаяртып, ярым җитди төстә әйтте:
— Аеруча менә монысы Суынганчы, шунысын илтегез, Александра Михайловна
Сысоева тыңлаучан кыяфәттә тиз адымнар белән часовой янына китте һәм тулы стаканын тотып, шулай ук тиз-тиз кире керде
— Алмадымыни? — дип сорады Ленин
— Алмады. Владимир Ильич
— Ичмасам, берәр сүз әйттеме соң? Ни диде’
— Берни дә әйтмәде, Владимир Ильич Дәшми генә кире борды, менә шул.
Ленин уйга калды. Стаканнан бер-ике йотым чәй эчте Бераз дәшми торгач, Сысоевадан
— Бу мөнәсәбәттән сез ни әйтер идегез, хөрмәтле Александра Михайловна’— дип сорады.— Сезнең фикерегез нинди’ Тик дөресен әйтегез’
Сысоева икеләнүсез диярлек җавап бирде:
— Минемчә, сез икегез дә үзегезчә хаклы Сез тәкъдим ясап яхшы иттегез. Владимир Ильич. Ул баш тартып яхшы эшләде. Чынлап та. каравыл хезмәте уставы кушмый бит Әтием хәрби кеше иде, шуңа боларның бөтенесен беләм Ә иң мөһиме — эш уставта түгел, ә егеттә Уставны кайчак теләсә ничек борып була, миңа монысы да билгеле.
Савыт-сабаны җыештырып куяр өчен Ленинның чәй эчеп бетерүен көтеп. Сысоева дәшми генә утырды Әмма Ленин башка эчмәде Ул үз уйларына чумып, дәшми-тынмый гына кашыгы белән чәен болгатып һәм өстә әйләнгән чәй бөртекләренә карап озак утырды
Шактый паузадан соң беренче булып Сысоева сүз башлады
— Бер сорау бирсәм ярыймы Владимир Ильич’
Ленин стаканындагы чәй бөртекләре әкренрәк әйләнә башлады
— Әлбәттә. Александра Михайловна, әлбәттә.— Ул арыган күзләре белән кызыксынып Сысоевага карады
— Кызык, ә ул егет турында сез ни уйлыйсыз. Владимир Ильич’ Хәзер бит уйларыгыз аның турында шикелле’
— Нәкъ шулай. Александра Михайловна' Аның турында. Торган саен бер фикергә киләм әле мин яңа тормышны, кадерле Александра Михайловна. нәкъ менә шундый кешеләр белән генә төзергә мөмкин дә инде Нәкъ менә шундыйлар белән генә! Бик тә мөмкин' Ачлык, салкын җимереклек шартларында алар үз хезмәтләрен намус белән һәм ахырынача башкаралар Я. искиткеч түгелмени бу’
Стакандагы чәй бөртекләре түгәрәге яңадан кызурак бөтерелә башлады
— Мин хаклы түгелме әллә’ —дип сорады Ильич
— Һәрвакыттагыча. тулысынча хаклы Владимир Ильич.— диде Сысоева. Ленин тонына кушылып — Һәрвакыттагыча
Икесе дә сүзсез калды Һәркайсы үз уйларына чумды һәркайсының үз мәшәкатьләре һәм бурычы, үз эшләре бар иде Тынлыкны беренче булып Ленин бозды
— Зинһар. Александра Михайловна, минем ул егет белән очрашуымны оештырыгыз әле Миңа һичшиксез аның белән сөйләшергә кирәк һичшиксез! Бәлкем, чыннан да без аның белән берәр стакан чәй эчәрбез’ Моның өчен бик аз гына вакыт булса да табарга тырышачакмын ,
Сысоева дәшми генә баш какты Һәм шул арада иске сәгатькә карап алды
— Аңладым сезне, кадерле Александра Михайловна Керәм һәм йоклап китәргә тырышам Озакламый торырга кирәк булачак Шулаймы’ Сез шуны әйтмәкче идегезме’ Менә бит нинди заман килеп җитте' Иң әһәмиятлесен эшләргә өлгерми калабыз Иң кирәкле кеше белән сөйләшергә вакыт юк
Бүлмәгә кереп китәр алдыннан Ильич тагын бер тапкыр Сысоевага мөрәҗәгать итте
— Дөресен әйткәндә, аның белән яңадан кайчан очрашачагыбызны белмим Мин йоклаган арада ул. мөгаен, алышынадыр инде Ә аннары минем «смена» башлана Сездән шуны үтенәм. Александра Михайловна Кем дә булса часовойга күз-колак булып торсын да. дежуретвосын бетергәч, аны монда, шушы өстәл янына утыртып, чәй белән сыйласын Кем эшли ала моны?
— Кем булсын, үзем эшләрмен. Владимир Ильич Мин һәрвакыт үз урынымда
Ильич рәхмәт әйтте дә бүлмәсенә таба атлады Ишек янында ул артына таба борылып
— Бу һич тә безнең очрашу сүтелә дигән сүз түгел. Александра Михайловна. Бу очрашуны чын күңелдән сөйләшерлек итеп һәм мөмкин булса, шушы атнада ук оештыруыгызны үтенеп сорыйм Ярыймы’
Бу атна бетте инде. Владимир Ильич Хәзер якшәмбе дип исәпләгез
— Сез тагын хаклы. Александра Михайловна Әйтергә мөмкин, соңгы секундына кадәр исәпләнгән якшәмбе Алайса, бәлкем, дүшәмбе яки сишәмбедер’ Язып куегыз һәм секретарема чын күңелдән үтенүемне җиткерегез Нәкъ менә шундый часовойлар бик тә кирәк хәзер Совет властена Бик тә кирәк, кадерле Александра Михайловна'
— Әлбәттә. Владимир Ильич, әлбәттә, бөтенесен җиткерермен, борчылмагыз.
Зур ак ишекне сак кына ябып. Ленин кереп китте
Үзе ишеткән, шаһиты булган нәрсәләр турында уйланып. Сысоева эшлисе эшләренә тотынды
Өйдә тынлык урнашты Озакламый үз бурычларын үти башлаячак якшәмбе таңы атачак иде
Ярты сәгать үтмәгәндер, зур ак ишек тавыш-тынсыз гына яңадан ачылды Аннан әле һаман да -йокларга тырышып» карамаган Ильич килер чык-
ты Александра Михайловнага карады да, галстук төенен аз гына бушатып, болай диде:
— Александра Михайловна, сез бәлкем гаҗәпләнерсез. Әмма мин бер мөһим фикерне ачыклау өчен чыктым әле.
Сысоева Владимир Ильичка гаҗәпләнгән күзләре белән карады. Ильич аңа якынлашты һәм аның шәл бөркәлгән җилкәсенә сак кына кагылып:
— Часовойлар турында әйткәндә, мине туры мәгънәдә генә аңламаган- сыздыр. дип ышанам7 Мин бит күз алдымда аларны гына тотмадым. Александра Михайловна Һич кенә дә аларны гына түгел — гомумән, барыбызны да. Хәзер революциягә барлык постларда, зурларында да. кечкенәләрендә дә нинди кешеләр кирәклеге аңлашыламы сезгә?
— Сезне дөрес аңладым дип уйлыйм, Владимир Ильич Монда беренче көнемне генә эшләмим, күп нәрсәгә өйрәндем бу вакыт эчендә.
— Монысы искиткеч. Александра Михайловна1 Эшкә бирелгән кешеләр күбрәк булган саен, безнең алда торган максат та якынрак һәм реальрәк Килешәсезме7
— Әлбәттә, килешәм. Владимир Ильич
Сысоева сүзсез калды, Ильичка тагын бер тапкыр, бу юлы инде сокланып карады Әмма шулай да чак кына шелтә катыш сорады:
— Шуның өчен әлегә кадәр йокларга ятмадыгызмы? Махсус кире чыктыгызмы7
— Шуның өчен.— диде Ильич.— Әмма эш, үзегез аңлаганча, Александра Михайловна, үтә дә җитди Бәлкем, хәзерге мизгел өчен иң җитдиедер.
— Монысы белән дә бәхәсләшмим Владимир Ильич.
— Нишләп соң алайса миңа шундый кырыс итеп карыйсыз7 Нәрсәне дә булса дөрес әйтмәдемме әллә? Ялгыш әйттемме?
— Барысы да дөрес, барысы да шулай. Владимир Ильич Тик уйлаган- нарыгызның барысын да үтәр өчен, сез аз гына булса да сәламәтлегегезне сакларга тиеш. Тамчы гына булса да...
Сысоева, авыр сулап, теле рәхимсез төстә төннең соңгы минутларын санаган сәгатькә карады
Миргалим ХАРИСОВ тәрҗемәсе