«УРАЛ» ҺӘМ УРАЛЧЫЛАР
Әдәбият, театр сәнгате, вакытлы матбугат, китап басу — кыскасы, культурабыз тарихының кайсы
гына өлкәсенә күз салсак та без Оренбург белән очрашабыз. Татар телендә большевистик көндәлек
матбугатның тууы да Оренбург белән тыгыз бәйләнгән. Соленый тыкрыгындагы 14 нче йорт — әнә шул
күренекле вакыйгага шаһит булган тарихи бина
1905 елның декабре. Җандармнар РСДРПның Казан комитетын канга батыралар. Кулга алулар,
эзәрлекләүләр... Ләкин оешманың берничә актив хезмәткәре, шул исәптән күренекле революционер-
большевик Хөсәен Ямашен, кулга алынудан коты лып кала һәм Чистай аша Уфага китә. Уфада ул татар
телендә большевистик газета чыгару җаен эзли. Әмма бу ниятен тормышка ашыру мөмкин бүлмый.
19<J6 елның ноябрендә X. Ямашен татарча китап басу, газета журналлар нәшер итү үзәкләренең
берсе булган Оренбургка килә. Иң элек ул татар телендә социал демократик эчтәлектәге брошюралар
бастыру һәм таратуны җайга сала.
Озакламый татар телендә беренче большевистик газета донья күрә Аңа «Урал» дип исем бирәләр.
Ул X. Ямашев җитәкчелегендә 1907 елның 4 январеннан 27 апреленә кадәр чыга. Газета ике телдә — рус
һәм татар телләрендә чыгарга тиеш булса да. күп сәбәпләр аркасында татар телендә генә дөнья күрә.
Газетаны чыгару өчен акчаны партиянең Үзәк Комитеты члены И. А. Саммер тапшыра. РСДРПның Урал
өлкә комитеты ярдәмендә чыккан «Урал» газетасы татар, казах һәм башкорт хезмәт ияләре арасында
марксизм ленинизм тәгълиматы идеяләрен пропагандалап, аларны проле тор интернационализм рухында
тәрбияләүдә, большевиклар партиясе тирәсенә туп лауда зур роль уйнады
♦ Урал» атнага 2—3 тапкыр дүртәр битле булып чыга Аның тирәсендә социал- демократлардан.
алдынгы эшчеләрдән һәм хор фикерле яшьләрдән торган хәбәрчеләр даирәсе туплана.
X. Ямашевның Оренбургтагы революцион эшчәнлеге «Урал» газетасын чыгару белән генә
чикләнми. Аның җитәкчелегендә редакция хезмәткәрләре марксистик әдәбиятны татарчага тәрҗемә итеп
дөньяга чыгаруда да мәгълүм эш башкаралар. «Урал» чылар татар телендә биш брошюра бастырып
чыгаралар. Аида РСДРПның максат лары, эшчеләр сыйныфының тарихи роле, социализм һәм халыклар
дуслыгы идеяләре пропагандала на. «Урал» газетасы һәм аңа кушымта итеп чыгарылган брошюралар
партиянең җирле комитетлары тарафыннан киң илебезнең төрки халыклары яши тор ган төбәкләргә
үзәкләштерелгән рәвештә таратыла Әлбәт то, «Урнл«ны чыгару шома гына бармый, чонки ул Россиядә
Беренче рус революциясе чигенгән, сүрелгән, ә реак ция, киресенчә, һөҗүмгә күчкән вакытта нәшер
ител.» Шуңа күрә газетаны тарату аеруча кыен шартларда бара. Полиция газета укучыларын даими
күзәтү астында тота, аларны эзәрлекли, өйләрендә тентү ясый һәм кулга ала Полиция эзәрлекләвеннән
ка <шп газетаны укучыларга төннәрен таратырга туры килә Властьлар «Урал» редакция се нәшер иткән
политик брошюралар сатуны да тыялар Мәсәлән, 1907 елның январен да Фатих Кәримннең
Оренбургтагы китап кибетеннән политик брошюралар конфиска циялонә. ә кибет хуҗасына 300 сум
штраф салына. Редакциянең үзендә дә тентүләр, конфискацияләүләр булып тора.
• Урал», чыга башлавыннан соң өч ай вакыт үткәч. 1907 елның 27 апрелендә ябыла. Кыска
гомерле булуына карамастан, ул революцион көрәш тарихында тирән Ж| калдырды, гомерләрен бөек
Ленин идеяләрен тормышка ашыруга, социалистик җпмгыять өчен коротко биргән профессиональ
революционерлар тәрбияләүдә, хеэ мат ияләрен самодержавиегә һәм буржуазиягә каршы көрәшкә
әзерләүдә искиткеч зур роль уйнады