Логотип Казан Утлары
Повесть

СОҢГА КАЛГАН ЯҢГЫР


атын-кыздан читләшеп, куркып яшәде ул Үсмер чагыннан ук хәтерендә калган: поляр киңлекләрне гизеп, диңгезләрдә йөзеп, дөньяны шактый күргән абыйсы, җирән чәчләрен тузгытып, йодрыкларын төя-төя, өстәлгә капланып елады Тозакка эләккән җанвардай. ыңгырашып, әле шыңшып, әле ярсып, агарынып-каралып үкседе .Абыйсының чибәр хатыны башка берәүгә ияреп киткәч, аның диңгезләр кичеп тапкан акчасына кооператив квартира сал дырган иде Ә аннан соң шулай булды: тупас итеп, әмма үзенчә генә бер якынлык белән шаярта, көлә бел нан кысып чыгара
Читләп үт. энекәш Урман ерсаң ер, сазга керсәң кер, әмма хатын-кызны йөз чакрымнан урап ут
Хәер, абыйсының бу үгет-нәсихәт сүзләрен Тимофей соңыннан гына исенә төшерде Ә аңынчы бх мәңгелек нәснхәтне үсмер чакның шик-шөбһәсез, гөнаһсыз, җәрәхәтсез көннәре, һәрчак аяз күге, гел кояшлы нртәләре томалап торды Менә Тимофей солдат хезмәтенә алы нырга йөри, ә куен кесәсендәге рәсемнән аңа Наташа исемле бер матур ның ягымлы күзләре елмая Кыйгачланып киткән кара кашлар, караш лардагы серле бәрхет томан хәтта төссез фоторәсемдә дә алланып торган бит алмалары, кызарып чияләнеп күренгән иреннәр аларның кайнарлыгын, алардагы сулышның көчен, алардагы татлы тоз тәмен Тимофей бер генә минутка да исеннән чыгармады Нәкъ шулай, җырдагыча иде: кичен ятса да. иртән уянса да яшь солдатның уенда, күз алдында әнә шул татлы иреннәр, кыйгач кашлар, калын татымнар булды Ул хәтта төннәрен дә Наташаның иреннәрен күреп саташты Ә ул иреннәр, күңелне кузгатып, кайчандыр ишетелгән серле сүзләрне
ШУГАЕВ ВЯЧЕСЛ АВ МАКСИМОВИЧ (/ЯМ) Пидо хияыч Минз.» м шәһәрен dp П/.Ч1Н put .xlu6r • Җәй ирпи NHthi. N иләЛ/мг» • 4ермтиши* «Сркаакги> <>ui«uui npot.i мтмаары атры виөнеанм Лмм ммммшм црмшш м* ■ •■ - м • . чы 1ары оешмасы секретаре МлгмрЬ чши
гән абыйсы йомылып, үз эченә бикләнеп калды Хыянәт ачысын, югал- гуның зурлыгын һәм авырлыгын хәмер белән басар) а тырышты Тимофей аны сыраханә ишеге төбендә көтеп ала. кайтырга кирәклеген аңлатып, өйгә таба сөйри иде Шундый чакларда абыйсы аның ябык җилкәсен чытырдатып кыса да җан ачысын, әрнү газабын теш арасын
пышылдый иде: «Төшләнгәннән теш үсми, җүләр!..» Бу сүзләрнең мәгънәсен аңламый калды Тимофей. Шуны аңлатуын үтенеп, Наташага хат та язды «Нәрсәсен аңлатасың инде аның?! — дип җавап бирде кызыкай.— Йөрәк йөрәккә таба ашкына — менә шул. Шундый сагынам мин сине, шундый көтәм Рәсемеңне каршыма куям да сәгатьләр буе карап утырам, күзләреңнән үбәм — төшкә керүләрен, мине төштә күрүләрен дә әнә шуннан. Миңа бер күрше әби әйтте: төштә күреп сагыну кешенең аерылып торуны бик авыр кичерүеннән, аерылышуга ияләшә, күнегә алмавыннан икән. Ә артык авыр кичерү бик зыянлы. Син минем рәсемемне югалтмадыңмы? Карыйсыңмы аңа шулай? Шундый сагынам, көтәм мин сине. Әле менә хәзер дә рәсемең каршымда, күз алдымда тора. Зарыгып көтәм. Күз яшьләрем яңгыр булып тама. »
Әйе, Тимофей да сагына, Тимофей да көтә иде кавышу көнен. Солдаттан кайтты да Наташаның иреннәренә үрелде. Хәле беткәнче, суларлык сулышы җиткәнче үпте — туймады. Ә Наташа, ут янган иреннәрен учы белән җилләтеп суыта-суыта, шаяртты:
— Их син, Тима, Тимоха!.. һич кенә дә кызганмыйсың, сакламыйсың мине. Әле бит туйда да күпме үбешәсебез бар. Аннан соң да кирәк булачак әле ул иреннәр!
— Ә без сакланып кына. . Сак кына, — дип пышылдады Тимофей, үзе һаман кызның иреннәренә үрелде.
Туй көне капка төбенә килеп җиткән иде инде. Әнә шул шаукымлы, шатлыклы, мәшәкатьле һәм буталчык көннәрнең берсендә Наташаның ахирәт дусты — Тимофей ул кызның исемен телгә алырга да теләми — үзенең күптәнге серен ачып салды:
— Күрше авылда Наташаның кызы үсеп килә, Тимофей. Туйга кадәр барып, күреп килер идең. Югыйсә, соң булып куюы бар. Жәллим мин сезнең икегезне дә. Алдан белеп торсаң яхшырак...
Күк күкрәде, әмма яңгыр яумый калды.
— Кем үсә?!
— Оля. Наташаның кызы.
— Кайсы авылда?
Күрше авылда дим ич, Наташаның әбисендә. Өйләрен дә яхшы беләсең, солдатка китәр алдыннан Наташа белән бергәләп баргансыз. Наташа сөйләгән иде миңа, печәнлектә йоклау рәхәт дип Кызына ел да бер ай хәзер.
— Син нигә дип тыгыласың?! Ахирәт дусты булып йөрисең тагын. Гайбәт мичкәсе син, беләсең килсә!
— Ә син мина кычкырма, кәләшеңә кычкыр Их, Тимофей, Тимофей. Синең аркада менә шушы дөреслекне ачканга, Наташа белән дә арам өзелә хәзер. Аңлыйсынмы? Ә син мине гайбәтче дип атыйсың. .
Тимофей дәшмәде. Күкрәгендә, кайдадыр йөрәк турысында ниндидер бер тешле тәгәрмәч шыгырдап куйганын тойды. Әйе-әйе, бу тәгәрмәч шыгырдап-шыгырдап әйләнә; моңарчы күңелдә йөргән матурлыкны, өмет-ышанычны. сафлык-чисталыкны ваклап-тураклап әйләнә иде. Ә тагын да эчтәрәк, тирәндәрәк кинәт кенә берьюлы ике тойгы баш калкытты: кычкырып, шыңшып елыйсы килүме, әллә акырып, шыркылдап көләсе килә идеме бу — монысын Тимофей үзе дә сизми калды, һәрхәлдә, ул елый да, көлә дә алмады — шул ике тойгы эчендә бәргәләнеп, күрше авылга юл тотты, Наташаның кызын барып күрде.
Бөтерчек хәтле генә кызчык бөтен өй эчен ниндидер ягымлы җылылык белән тутырган иде. Әле әбисенең итәгенә килеп сарыла да, үзалдына нидер сөйләнеп, Тимофейның тезләренә килеп кагыла Ниһаять, болай тиктомалга йөгереп йөрү аны алҗытты булса кирәк, күгәрчен кебек гөрләвеннән туктады да Тимофейның аякларына килеп елышты, ничектер тынып, боегып калды. Аның нәкъ курчакныкыдай ап-ак, йомшак кулларын, нәни бармакларын чалбар балагыннан ычкындырып та булмас кебек иде. Тимофей каушап, югалып калды. Ә әби кеше, егетне монда, 18
һичшиксез. Наташа җибәргән дип уйлап, һаман бер үк сүзләрне кабатлады:
Күрсәнә, сиңа ничек тиз ияләште' Беренче күрүдә үк үз итте Ә бүтәннәр керсә, читләшә, кача бит. балакаем Ят кешене якын да җибәрми
Тимофей, дөп-дөп типкән йөрәген басарга тырышып, гаепле кеше * сыман ничектер сәерсенеп кенә, кызчыкны кулына алды, аның йомшак з тәнен иреннәре белән, мыек очлары белән кытыклады Аннан сон. үзе = дә анламас-белешмәс бер талпыну белән, кызны өскә чөйде:
Кем бу шулай биеккә оча?' Кем бу шулай түшәмгә тия?'
Өй эчен көлү, кеткелдәү тавышы яңгыратты Кызчык яңадан очынды, яңадан сөенде, яңадан җанланды Тимофей аны идәнгә төшерде. «Исән- * сау торыгыз»,— дип, әбигә баш какты Инде чыгып китмәкче иде. = карчык туктатты Ничектер бик якын кешеләрчә кочаклап, ияккә ияген ф тигерде: «Ярый, балакай, күрешкәнгә кадәр Сиңа да исәнлек-саулык _ бирсен», — диде.
- Нәрсә шулай өзгәләнәсең? — дип битәрләде әнисе Тимофей- * ны Бик хәтәр эш килеп чыккан, имеш Җиткән кыз бәби алып кайт * кан Шуны ишеткән дә, имеш, аңа инде дөнья беткән. Син бит инде ~ малай-шалай түгел' Йөрәгеңнән чыгарып ташла да оныт Балавыз сыгып - йөрмә! Йә, нишләвең инде бу? Кая җыенуың бу синең5
Күзем кая караса - шунда! — Тимофей инде үзен дә. үзенең - үрсәләнгән йөрәген дә тәмам ышандырып өлгергән иде югалтуны кире ~ кайтарып булмаячак, хыянәт зур. гафу итү. кичерү мөмкин түгел = Үртәлеп, әрнеп, ярсынып өзгәләнгән йөрәкне хәзер бары тик юл. бет мәе-төкәнмәс. очсыз кырыйсыз юл гына бераз тынычландырырга мөм кнн Юк. кала алмыйм мин монда, әни' Наташаның күзләрен, йөзен күрәсем килми Ә үзе ничек шаярткан, көлгән булды бит әле Бармакларына балдаклар үлчәп йөргән булды Әйтү юк. сиздерү юк — бер гөнаһсыз фәрештә диярсең'
Тимофей үзенең абыйсын- кайчандыр нәкъ менә шушы бүлмәдә өстәлгә капланып елаган диңгезче абыйсын, аның үгет-нәсихәт сүзләрен нәкъ менә шул чакта исенә төшерде һәм кинәт үзенең дә күңелендә ниндидер кыргый бер теләк — башны бәрә-бәрә елыйсы килү теләге туды
Җебемә, улым, җебемә — дип көрсенде әнисе Яратасың икән, шундый килеш кабул ит Наташаны. аңларга тырыш Ә инде кичерә алмыйсың икән уеңнан, күңелеңнән сызып ташла Наташа гөнаһлы, тик бу гөнаһ аның үзенә дә әллә ни зур шатлык түгелдер
Әһә! Аның гөнаһы аңа шатлык түгел Ә миңа соң, мина шатлыкмы? Теләмим! Андый сөйрәлчекнең гөнаһын да. хатасын да аңларга теләмим! Ишетәсем дә, күрәсем дә килми' Йөрәкне нзде, талады мәңге гафу итәсем юк'
Шулай, улым, шулай,— әнисе янә көрсенде — Йөреп кайт, дөнья күреп кайт, балакай Башыңда бераз җил уйнап алсын Тормышны өйрәнә төшкәч, кешедән гел гаеп кенә эзләүдән арынырсың, бәлки
Нинди гаеп эзләү?' Эш монда гаеп эзләүдәмени?' Монда бит сүз хыянәт турында бара'
Бар. бала, йөреп әйләнеп кайт Күп нәрсәләрне аңлап кайтырсың...
Соңрак, инде шактый вакытлар узгач, дөньяның ачысын төчесен татып өлгәргән Тимофей аңлады Наташаның кызын, кечкенә Олянын алтынсу чәчләрен, баш очында зәңгәр күбәләк кебек җилпенеп торган бантикларын, нидер аңлатырга теләгәндәй үзалдына сөйләнеп йөрүен, мендәр кебек күпереп торган йомшак бит очларын ул әле һаман да исендә тота, һаман да оныта алмый икән Нәни Олянын ничек игеп аның аякларына, тезләренә сыенуын, башын күкрәгенә куеп тынып калуын исенә төшереп. Тимофей кинәт кенә калтыранып куя. «Юкка баш
тарттым мин аннан,— дип уйлый.— Кулыма күтәреп чөйдем шатлан- ган-сөенгән иде. Ничек итеп көлгән кеткелдәгән иде Читме ул мина, ятмы — аңа бит барыбер. Аның монда бер эше дә. бер кайгысы да юк иде Ул бит беркемнен гөнаһын да белми һәм белергә дә теләми. Ул мине үз итте, якын итте. Ә бит барысы да минем үземнән генә тора иде. барысын да үзем хәл итә ала идем » Наташа турында да тыныч кына, әрнү-рәнжүсез уйларга тырышты Тимофей: «Ә бәлки бары тик ул гына минем хатыным була алгандыр? Ә мин. жүләр. язмышны төзәтергә ашыктым Имеш, үз язмышыма үзем үпкәләдем Олядан баш тартмый калып була иде бит. була иде' »
Әмма вакытлыча гына туган бу йомшаклык кабаттан калкып чыккан әрнүле һәм аек уйларга урын бирә иде: «Ике ел. бары тик ике генә ел көтәсе иде ләбаса. Хәтта алай ук та түгел: ялга да кайтып килде бит әле ул чакта Тимофей. Хатларны еш яза. бик еш яза иде. Кайчан, ничек башы әйләнеп өлгергән Наташаның — аңлап та. аңлатып та булмый» Әнә шулай уйлап, Тимофей тагын рәнжүләренә кайта, үткән көннәрдәге әрнүләре белән яши башлый Болай яшәү кыен икәнен ул үзе дә бик яхшы аңлый һәм. шуңа күрә, үткән көн белән бүгенге көн арасына ныклы бер киртә куярга, газаплы уйларын тирән бер чүлмәккә салып, әлеге хәтер чүлмәгенең авызын ныклап бикләргә ашыга иде
Үз эченә бикләнеп, йөрәгенең һәр талпынуын тыеп, монах тормышына охСпаш буйдаклык белән яшәгән көннәре арта торды. Ул инде хәзер хатын-кызларга карамый, аларның һәр шаян сүзендә, һәр елмаюында кычкырып торган ялган һәм бозыклык күрә иде. Кая гына барып чыкмасын, кайда гына эшләмәсен — бары тик ирләр белән генә аралашты, алар белән генә сөйләшергә тырышты Аның хезмәттәшләре, дуслары-иптәшләре салчылар, геологлар, урман кисүчеләр булды. Әлбәттә. мондый эшләрдә дә хатын-кыз заты булмый калмады. Әмма алар, үз ирләренең авыр хезмәтен бүлешүче хатыннар, яшькә дә шактый өлкән булып, сүзгә дә. күзгә дә илтифатсыз булалар һәм Тимофей күңелендә яман шик тудырудан ерак торалар иде. Кайчак шулай, озакка сузылган явымнар киткәндә, йә булмаса кичке учак тирәсенә жыелган вакытта, ару-талуларын оныткан әлеге хатыннар үзләренең өс-башын, йөз кыяфәтен карыйлар, ничектер яшәреп, үзгәреп китәләр, күркәмрәк булып тоелалар; өйгә кайту юлын каплаган яңгыр пәрдәсен, төн карасын ярып яктырган учак сыман, ирләрнең карашын үзләренә тарталар Әнә шундый чакта Тимофейның бар кирелеге, үжәтлеге уяна. Нинди дә булса Маша түтәйнең ирләр карашын сизүдән яктырып киткән йөзен, каш уйнатып алуларын эчке бер ризасызлык белән күзәтә һәм үзенчә фикер йөртә «Ни кыланганын бер дә сизми микәнни соң бу түтәй? һәр ел-маюы. һәр хәрәкәте ялган белән, ясалмалык белән тулган лабаса Инде тәмам бөрешкән, бетерешкән үзе. ирләр күңелен алдарлык рәте дә калмаган — барыбер тырыша, кемнеңдер башын әйләндерү ягын чамалый Шунсыз яши алмый, күрәсең: картаеп беткәч тә. кәфенгә төренгәч тә шуңа тырышачак, шуңа омтылачак. Юк. карыйсы да. күрәсе дә килми мондый оятсызлыкны!» Тимофей, кашын жыерып читкә борыла, учак яныннан ераккарак китү ягын карый Йә булмаса палаткасына кереп ята Динамолы кесә фонареның сабын алсыз-ялсыз кыса-кыса. ут яктысында Сергей Тимофеевич Аксаковның «Балык тоту турында язмалар»ын укын башлый
Бервакыт ул Ангара еласының уң ярында. Невон тирәсендә күмер ятмалары эзләүче геологларга барып кушылды Көрәк һәм кәйлә белән жир казыды, шартлаткыч матдәләр салынган авыр-авыр тартмаларны жилкәсендә йөртте. Аның буыннары шактый ныгыган, жилкәләре калынайган. ә үзе чын-чынлап ир-ат кыяфәтенә кергән, йөк аты сыман пар бөркеп эшләргә күнеккән иде. Башкалар тәмәке тарткан арада ул инде үзе казыган чокырга бил тиңеннән төшеп өлгергән була Аның кулларында көнгә өч пар брезент бияләй туза. Ә ул куллар балтадан
да. көрәк һәм кәйләдән дә — бернәрсәдән дә ялыкмый, ару-талуны белми Эш никадәр ныграк карышса. Тимофей да үҗәтләнә бара, үзенең шул үҗәтлегеннән ләззәт таба Анын бар ялкыны, көче-кодрәте маңгаендагы кайнар тир булып чыга. Эштән ул бик озак суына; әйтерсең кулларына бияләй, беләкләренә эш җитми кала, тагын нидер эзли, нәрсәгәдер барып тотынасы, каерасы-кузгатасы килә Үзе эшләгәндә яңгыраган балта тавышын, кәйлә-көрәк авазын ишетеп, төшләрендә елмая иде Тимофей
Аның шулай эшкә аеруча ихлас булуын табордагы бердәнбер хатын кыз аз һәм тупас сүзле, төссез һәм гамьсез күзле, шәлперәйгән иякле Неля да күреп алды Әлеге хатынның кычкырмыйча, җикеренмичә сөйләшкән чагын, мөгаен, монда бер генә кеше дә күрмәгәндер Чыннан да. Неля һәрвакыт ачуланып сөйләшә, хәтта аш бүлгәндә дә: «Ашаудан башка бер генә юньле эшегез дә юк' Бу якларга сез кеше күзеннән качып тыгыныр өчен генә килгәнсез' Ярты хезмәт хакын тамакка тыгып барасыз!» дип җикеренә Табакка ботка салганда да Нелянын тавышы кашык-чүмеч чыңлавы белән бергә кушыла «Мәгез. тыгыныгыз, ач бүреләр!» Әмма, шуңа да карамастан, ә бәлки нәкъ менә шуның өчендер. Нелянын ашын һәркем яратып, тәмләп ашый, аның сукрану сүзләре бары колакны иркәләп, аппетит өстәп тора сыман иде Ирләр инде аның тупас сүзләренә тәмам ияләшкән, күнегеп беткән «Менә егетләр, Неля түтәгез кыздыра бүген' Бнл мәсьәләсе шулай усаллан дыра аны. бил мәсьәләсе!» дип көлешә-көлешә. пешекче хатынның тулып, күпереп торган ярымшарларына һәм юанаеп барган гәүдәсенә ишарә ясыйлар.
Август башлары иде. Җомга көннең җылы матур бер кичендә Тимофей эштән соңлабрак кайтты Елга ярында көймәләр булмавын күреп, гаҗәпләнеп, таборга күтәрелде Неля бер ялгызы гына аш-су әзерләп йөри иде Хатындагы ниндидер бер үзгәрешне Тимофей шунда ук шәйләп алды Ноля иркен, киң нейлон халат кигән, әлеге халатының түшенә кызыл тасмалар бәйләгән Юеш чәчләре күпереп, әле генә мунча кереп чыкканнан соң. йөзе, яңаклары алсуланып, яшәреп киткән Күзләреннән кайнар бер яктылык сирпелә Тимофей тагын шуны искәрде Нелянын гел сукранырга, сүгенергә яраткан иреннәре елмая да белә һәм ул иреннәр шикәрдәй ап-ак тешләрне яшереп торган икән бит Ул башта аптырап, нее китеп карап торды Аннан соң гына
Ә көймәләр кайда? — дип сорады
Ирләр Невонга китте
Ничек инде? Нәрсәгә?
Күптән җыенып йөриләр иде бит Бүген кибеткә әйбер куп кайткан анда Сельпо көймәләре янәшәдән генә үтте
һы Ә мина әйтү юк Миңа, алайса, бармак суырып ятарга гына кала Әйбәт инде, булдырганнар, рәхмәт
Сина да әйткән булырлар иде. тик мин бутадым аларны Сине аучылар белән китте дидем Шулай тоелган иде
Кайчан әле син минем аучылар белән киткәнемне күрдең5 Катерда сиңа охшаган бер кеше бар иде Шакмаклы күлмәктән Берәр нәрсә кирәк булгандыр да ашыккансыңдыр дип уйладым
Минем кайчан эш ташлап ашыкканым бар?' Аңа шулай тоелган имеш
Шул шакмаклы күлмәгең аркасында ннде
һе? шакмаклы күлмәк күргән имеш, күзе үткенләнгән берәүнең' Нелянын йөзе яңадан төссезләнеп, тупасланып калды
Әйдә, утыр да аша. диде ул һәм сап сары итеп юылган өстәл тактасына корымланып беткән табаны китереп куйды Артык күп сөй ләцзә башладың
Әнис һәм суган турап, тәмләткечләр салып кыздырылган яшь бә рәңгедән кайнар пар бөркелә, тәмле ис борыннарны кытыклый иде
Неля майда кыздырылган балык һәм сарымсак белән казылык та китереп куйгач, табынга бөтенләй бәйрәм төсе керде.
— Ярар, сөйләшмим, әсир партизан кебек, бер сүз дә дәшмим,— Тимофей жайлабрак утырды, күлмәк изүләрен ычкындырды — алда бик тә җаваплы һәм зур эш. тәмләп тамак ялгау эше тора иле — Әгәр мине болай сыйлый торган булсалар, гомер буена сөйләшмәскә дә риза.
Неляның йөзе кабат яктырды, аның көмештәй тешләре яңадан күренде:
— Шулай диген аны Аша. әйдә, тәмләп аша.
Яр буенда ял итеп, дулкынга таш ыргытып йөрде Тимофей. Үзе һаман елганың сул як ярына. Невонның йортлары күренгән якка күз салгалады. Анда инде тиздән утлар кабыначак, җемелдәп-җемелдәп үзенә дәшә башлаячак иде. «Ә безнекеләр хәзер клубка җыелгандыр.— дип уйлады Тимофей Үзе. ирексездән, рюкзакларын, кием-салым, азык- төлек тутырган иптәшләренең авыл клубына шау-гөр килеп кереп тулуларын күз алдына китерде. Шулай ук. клубның калын, сап-сары нарат бүрәнәләрен күзаллап куйды, фуражкасын кыек салып йөргән гармунчы Гошаның иләсрәк тавышын ишеткәндәй булды: «Ә-һәй, ярдагылар! Колакларыгызны шомрайтыгыз, күзләрегезне ныграк ачыгыз! Сезнең игътибарга күмәк бию! .» Гоша шулай дип кычкыра да берьялгызы биеп китә. Кыстатып-нитеп тормый, кирәк икән — җырлап та җибәрә Оркестрларың бер читтә торсын Биергә керүчеләр парлашып өлгергән арада кино башланыр вакыт та җитә. Хәзер инде Гоша киномеханик бузып әверелә. Әмма аның җорлыгы, шуклыгы, исәрлеге һич тә үзгәрми кала. Кайчак ул, аппаратны көйләп-кабызып җибәрә дә сиздерми-нитми генә залга кереп утыра Әллә ни озак көтми: кинәт утны кабыза Жүләргә кызык — кемнең кем белән ничек кочаклашуын күреп, шуннан рәхәт табып көлә. Кызлар оялышып кычкырыша, егетләр куеныннан читкәрәк елыша. Ә егетләре исә. тыйнак бер оялчанлык белән генә, йодрыкка йөткереп куйган була. Арада берәрсе, Гошаның муен тамырын кашып алырга теләп, урыныннан кузгала. Әмма өлгерә алмый тегесе инде, утны сүндереп, чыгып йөгергән була
Тимофей. Невон клубының бөркү һавасын, андагы өметле карашларны тойгандай булып, үзалдына елмаеп куйды Әмма монда яр буенда, барыбер рәхәтрәк иде: салкынча булып барган төн һавасы чебен-черкине куа. үзенең җиләслеге белән күңелне иркәли, яшәүнең тәмен, ләззәтен искәртә
Өстән, табор ягыннан, калак, пычак, чәнечке һәм савыт-саба тавышлары яңгырап ишетелә. Неля әле эшен тәмамлап өлгермәгән — юа. җыештыра Савыт-саба шалтыраган тавышка аның үз сукранулары да килеп кушыла: «Тапкан ял итеп утырыр урын, гомер буена су күрмәгән диярсең АШыйлар-ашыйлар да ата мәче кебек, яр буена олагалар». Тимофей Неляның сүзләрен тыңлап-тыңлап торды да шуны аңлады: сүгенеп-сукранып алу бу хатын өчен бер җырлап алу кебек үк зарури нәрсә икән бит. Аерма бары тик шунда гына — Неляның көе дә, сүзләре дә гел бер төсле генә. Әнә бит. учак янындагы шаман сыман, мырлап- мыгырданып ала. үзенчә нидер укына. Кем белә, бәлки аның сүзләре фәрештәләр колагына барып ирешәдер дә, Неляның аш-суы тәмле булып чыгадыр Карыйсың — барысы да тәртиптә, барысының да тамагы тук. барысының да кәефе күтәренке, барысы да канәгать.
Тимофей яр өстендәге маякка, сигнал баганасы янына күтәрелде. Бу багананы алар үзләре томанлы, яңгырлы көннәрнең берсендә куйганнар иде бер тапкыр шулай, Невоннан кайтышлый, таборны шактый узып китеп тукталганнар Багананы шуннан соң утырттылар Тимофей, маякның тәрәзәсен ачып, пыяласын сөртте, лампасына ягулык өстәде.
Неляның тавышы тынды. Мөгаен, үзенең палаткасына кереп киткәндер Якындагы урманнан ниндидер кошның ялкау һәм тонык тавышы ишетелә. Күрәсең, ул да көне буена эшләп, кычкырып арган. Гимөфей
тагын бер кат елганың аргы ярына күз салды Невонның йортлары печән чүмәләләре кебек булып кына күренә иде Авыл, әле утлар, йолдызлар кабынып өлгергәнче, тонык караңгылыкка һәм сүрән тынлыкка чумган
Елга өстендә алтынсу-зәңгәр төсләр биешә Әлеге төсләрнең кайдан килүен аңлау да кыен Көн инде соңгы болытлар артында югалып бара, ә йолдызлар әле кабынып өлгермәгән иде
Тимофей татлы һаваны иркен итеп сулады да таборга таба борылды Хәзер ул үз палаткасына, үз почмагына кереп түнәчәк тә кесә фонаре яктысында балык тоту серләрен өйрәнәчәк, һәм бүгенге озын көн бәхетле тыныч халәттә тәмамланачак
Палаткасының читен ачуга, бер мәлгә каушап, артка чигенеп куйды Тимофей. Анда иң түрдә, кызыл тасмалы нейлон халатының изүләрен кип ачып, түгәрәк тез башларын ялтыратып. Неля утыра иде
— Син нәрсә? Тимофей, үзе дә сизмәстән, як-ягына күз салды Палатканы бутадыммы әллә мин?
Юк. палатканы бутамавын, нәкъ менә үз урынына, үз почмагына кереп баруын Тимофей яхшы белә иде Шуңа күрә дә. Неляның монда ачыктан ачык басып керүеннән куркып, тәмам коелып калды
Сине көтәм. Неля кисәк кенә алга үрелде дә Тимофейны. кулыннан эләктереп, эчкәрәк тартты Аучылар турында алдап кына әйттем мин сиңа Ирләрне дә Невонга юри алдап җибәрдем Синнән башка гына китсеннәр дип
Ә соң син миннән сорадыңмы? Тимофей кулын тартып ялмакчы булды. Әмма Неля аны шактый нык эләктергән иле
- Ярар, җитәр лә инде! дип пышылдады ул һәм. Тимофейны үзенәрәк тартып, кочаклап алды Нейлон халаттан очкыннар чәчрәп. Тимофейны ниндидер яшен сугып үткәндәй булды
Сулыш алырга ирек бир ичмасам'
Ярар. инде, кыланма шулай Нәрсәгә дип киреләнәсең? Кил якынрак Менә шулай Җитмәсә үзең геолог булып йөрисең тагы Озак та үтмәде, геологлар яныннан бөтенләйгә китеп барды Тимофей Елганың сул ярындагы бер карьерга тракторчы булып урнашты Неляның талымсыз иркәләүләре, хисләрендәге комсызлыгы, теләкләрен дәге әрсезлеге куркытты аны Кыскасы, гөнаһтан ераграк качарга ты рышты ул. Китүен китте, әмма үзендә ниндидер үзгәреш тә сизеп йөри башлады Неляның калын, киң җилкәсе, әрсез-талымсыз таләпләре хатын кызга карата булган нәфрәтен, ышанмау, якын җибәрмәү хисен каплый язган икән бит Хәзер инде Тимофейда хатын-кызларга карата түземлерәк караш, үзара тыныч яши алу мөмкинлеге барлыкка килде Алар белән ара-тирә булса да аралашырга, күзгә бәрелеп торган хәй ләләренә кайчак күз йомарга, кычкырып торган җилбәзәк тавышларын ишетми калырга мөмкин икәй. Әмма мондый рнза-бәхиллек вакытлыча гына бер хәл булып, бары тик атнаның ял көннәрендә мунчага барып кайту кебек кенә бер күренеш иде
Әле моннан тыш. йөрәгенең мең төрле икеләнүләренә, әрнүләренә, ай-ваена карамастан. Тимофей хыялында тагын бер нәрсә — үзенә бик тә якын булырга, кайчан да булса бер очрарга тиеш хатын кызның әле ачыкланып та бетмәгән төсмерләре, буй-сыны, йөз-кыяфәте яши иде
Әйе-әйе. Наташаның хыянәте һәм ялганы белән беррәттән. Неля ның артык беркатлы һәм дуамал гадәтләреннән тыш. тормышындагы ачы сабакларга да карамастан, үзен гел снздереп-сиздереп куйган якты хис - бердәнбереңне табу хисе Тимофей йөрәгендә тамыр җәеп өлгергән иде инде Әнә шул хыялда гына йөргән бердәнбер ярны җәйнең иң җылы җилләре иркәли Аның зифа буена килешеп торган зәңгәр күлмәге офыкларга барып тоташа Кинәт ачылып ачылып киткән зур. якты күзләре елмаеп та. моңаеп та карый, үзенә дәшә Ә иреннәре ниндидер ягымлы, җылы сүзләрне кабатлый һәм бу сүзләр, һичшиксез. Тимофей турында әйтеләләр Тимофей ул сүзләрне тыңлап, ишетеп туя алмый.
куллары белән дә, йөрәге белән дә. жаны-тәне белән дә әнә шул хыялындагы ярга — бердәнберенә тартыла Сак кына, курыкмыйча гына, тупаслык күрсәтмичә генә назларга, иркәләргә тели. Юк-юк. Тимофейнын бердәнбере хәтта хыялда да гел буйсынучан. өй мәшәкатьләре белән генә яшәүчән кеше түгел. Алар, һичшиксез, үзара килешеп, бергә-бергә эшләп көн итәчәкләр, балалар үстерәчәкләр. Тимофей күз алдына китерә: алар икәү, ишек катындагы болдырга утырып, ерак-ерак илләр, чит-ят җирләр турында, бу фани дөньяны урап алган маҗаралар турында сөйләшәчәкләр Ә сүзләрендә бернинди гаеп, бернинди гайбәт, бернинди шик-шөбһә булмаячак.
Үзе күрергә теләгән йөз-кыяфәтне. үзе табарга теләгән карашны очратты Тимофей зәңгәрсу күзләр, якты, киң маңгай, сәламәтлек һәм йөз яктысы бөркеп торган алсу яңаклар Фоторәсеме астында кызның һөнәре дә язылган иде Тегүче Тормышта көн итәр өчен менә дигән: иренең дә. балаларының да өс-башы бөтен булачак Тегүче кызга шундый хат язып салды Тимофей «Хөрмәтле Зина, мин үзем Ангара ярындагы бер төзелештә эшлим Тракторчы. Солдатта чакта берничә һөнәр үзләштердем Сезнең белән танышырга телим. «Работница» журналында чыккан рәсемегез миңа бик ошады Пөз-кыяфәтегезнең мөлаемлыгы, яктылыгы тартты Каршы килмәсәгез. мин дә сезгә үз рәсемемне жибәрә алам Сез ул рәсемдә җирән чәчле, мәрхәмәтле һәм хөр күңелле кешене күрерсез Кыяфәтем ошаса, күрешә дә алыр идек. Үзегезне күреп, тормыш турында ныклап сөйләшү турында өметләнәм. Кайда, ничек очрашасын гына килешербез дип уйлыйм Ерактагы якын дустыгыз Ти-мофей Неженатое Урынсыз шаяруым өчен гафу үтенәм. Чын фамилиям Воробьев Монысы да. шулай ук. көлкерәк фамилия. Сау булыгыз. хөрмәтле Зина. Сездән жавап көтәм.»
Тегүчедән жавап -зак көттермәде: Исәнмесез. Тимофей Воробьев! Хатыгызны аллым Хат-хәбәр өчен чын күңеллән рәхмәт Ангара кебек матур елга ярында яшәвегезне белгәч, үзем дә. ирем дә бик нык сокланып. сезнең өчен шатланып куйдык Хатыгызны укыганда, бездә тагын бер кеше — якын дустым Алла бар иде. Ул безнең комбинатта эшли Шулай ук. алдынгы тегүче исеменә лаек булды Хатыгыз аңа бик ошады Ул кыз Себер белән дә. андагы казылма байлыкларны үзләштерү белән дә күптәннән кызыксына икән Истәлек өчен бергәләп төшкән фоторәсемебезне җибәрәбез Иремнең сул ягында — дустым Алла. Ул тулай торакта яши. Анда килгән хатлар кайчак юкка да чыккалый. Шуңа күрә. Аллага язган хатыгызны безнең адреска җибәрегез. Без аңа, һичшиксез, тапшырырбыз Рәсемегезне, хатыгызны көтәбез. Сезгә Себер кебек озын гомер, ныклы сәламәтлек теләп калабыз».
Тимофей рәсемгә текәлде калын иякле, юан гәүдәле бер прапорщик, калачларын җәеп, ике хатын кызны кочаклап төшкән иде
Кап-кара күзләрен кысыбрак, нәрсәнедер төбәлеп күзәткәндәй карап тора. «Амбар күсесенә охшаган» дип. башта ук өнәп, бетермичә карады Тимофей прапорщикка Кара әле син аны. күзләрен ничек итеп кыскан Бер-бер затлы мал эләкмәсме, дип тырышуыдыр Эләктереп киткәнен көт тә тор...»
Алдынгы тегүче Алла үзенең ихлас күзләрен зуррак ачарга тырышкан. Болай да зур борыны ап-ак булып, аерылып тора Фотога төшкәндә, ашыга торгач, пудраны күбрәк ягып ташлагандыр. Тимофей шулай дип фараз кылды Алла аңа ягымлы, беркатлы, тырыш һәм тыйнак кыз булып күренде. Мөгаен, мондый кыз белән тормыш корып җибәрү дә мөмкин булыр иде. Әмма Тимофейнын күңелендә үҗәтлек баш калкытты: «Беләм мин ул ахирәт дусларны,— дип уйлады үл һәм. тегеләрнең уен белергә теләгәндәй, рәсемне читкәрәк этәреп карады Нинди дә булса мөгез чыгаруны иң якын дусларыннан көт Ә бу прапорщик нишләп әле кулын Алланың иңенә салган? Кем әле аңа Алла шулкадәр — сеңлесеме, әллә балдызымы? Юк инде, кызыкайлар, гафу ц-ге- 24
гез. әмма мин адресыгызны онытыбрак торырмын Гаепләп калмагыз дус һәм тату яшәгезэ. Тимофей тегеләрне үртәп көлде дә хат белән рәсемне агач тартмага шудырып төшерде Абыйсы бүләк иткән шушы тартмада Тимофей үзенен уңмаган язмышы истәлекләрен саклый иде. Кайчак ул шушы тартмадан Наташаның хатларын эзләп таба һәм үзенең ваемсыз, гамьсез солдат чакларын тоташ бер рәсем, тулы бер күренеш итеп күз алдына китерә Даладагы хәрби гарнизон. Офыкка кадәр сузылган зәңгәр киңлек, соры сопкалар Наташаның чираттагы хаты Тимофей, гөлҗимеш куагы астына яшеренеп, хат укый Аның күз алдында сентябрьнең пәрәвезле көне калкып чыга, җанын шул чактагы хатларның ялкыны җылыта. шул чактагы ышаныч-нмет күңелен иркәли башлый, һәм Тимофей, әнә шул өметне җуймас, югалтмас өчен. Наташаның хыянәтен дә онытып торырга, бөтенләй истән чыгарырга тырыша. Шуны оныта да. үзалдына калтыранып, түземсезләнеп, чын күңеленнән хыялланырга керешә, нинди матур өй салырлар иде алар, кунакчыл булыр, якты булыр иде ул өй Менә ул. үзенен улларын ияртеп, урманга таба китеп бара Яңа ел бәйрәменә чыршы алып кайтыр- ‘ га бара алар. Тимофей бу урман юлын ничек үтүләрен, чыршыны ничек кисеп, ничек алып кайтуларын, өй эчендәге бәйрәм-шатлыкның нинди булуын кабат-кабат кайтып, тәфсилләп тә. гаепләп тә күзаллый иде
Абыйсы бүләк иткән бу тартмада җилемнән ясалган уенчык алтын балык та саклана иде Наташаның кызы барлыгын ишеткәч, күрше авылга барганда сатып алган иде бу балыкны Тимофей «Әгәр ул кыз чынлап та бар икән. әйдә, бәхетсез абыйсыннан бер кияү бүләге бул сын!» — шулай дип. үртәлеп-үрсәләнеп алган иде Әмма беркемнең дә бәхетсезлеген санга сукмаган, бернинди югалту белән дә исәпләшмәгән бары тик үз дөньясына бирелеп, балкып, уйнап көлеп йөргән шул тере җанны күргәч, аңа дип алынган алтын балык тәмам исеннән чыккан Әйтерсең, әнә шулай еллар үткәч, бер сагынып карасын дип. язмыш бу бүләкне Тимофейның үзенә юри кире тоттырып җибәргән һәм менә, чынлап та, Тимофей әлеге балыкны кулына ала. аның йомшак саңакла рыннан сыйпый, җиңел генә кысып, сызгыртып карый Үзендә ниндидер бер баш җитмәс теләк барлыгын Оляны күрергә теләвен тоеп көрсе-неп куя. Бәлки хәтердә шундый нәни, шундый йомшак гат булып кал гангадыр. Оляиың үсмер йөрәге нидәндер, нәрсәдәндер бик нык куркын ган, яклауга, ярдәмгә мохтаҗ булып тоела Тимофейга Агач тартмада Нел я н ы искә төшерердәй бер генә истәлек тә. хат фәлән дә. хәтта бер саргайган яфрак кисәге дә сакланмаган иде Неля. күрәсең, үзенең тыеп та тыелмас хисләре, шул тупас хисләренең талымсызлыгы. ял кыны һәм көче белән генә .хәтергә кереп калырга уйлагандыр Әмма Тимофей күңеленә айлы төннәр белән дә. көзге сукмаклар, сагынып саргаеп язылган хатлар белән дә бәйләнмәгән Иеляның хисләре җавапсыз калды. Хәер, үткәндәге хатирәләр коесына Тимофей сирәк бакты хәтта карамаска, күз салмаска тырышты кебек Ә чынлыкта исә у i нәкъ әнә шул коеларның суын эчә. сусавын шул коелар аша баса иде
Аның буйдаклык белән төссезләнгән, ягымлы караш тоймаудан то малаиган холкы тора бара тагын да сәеррәк булып китте, ул инде тирә юньдәге хатын кызларны бөтенләй диярлек күрми башлады, аларның мәгинәле карашларын, чакыру авазларын сигмәде тонмады Ир җилкәсенә. ышанычлы һәм ныклы кулларга сусаган ялгыз хатыннар төркеме уртасыннан кичерен булмаслык бер салкын канлылык белән үтә бирде Төрле кәгазь эшләрен башкарып яшәүче оешмалардагы чибәр чибәр туташлар һәм ханымнар аның артыннан эчке бер рәнҗү өмет һәм сагыш, ярату катыш каргыш җыеп калды Әмма Тимофей борылып га карамалы, назга сусаганга нас өметкә сусаганга өмет бирмәде
Ә ү зе ул һаман өметләнде Хыялында йөрткән бердәнбер, ү зенә генә дигәне, ягымлысы һәм якты нөзлесе, эзләп эзләп тә табылмаган кешесе турында уйлады Тимофейга кайчак шулай да тоелды ул ярны
табу өчен башта әле. әкияттәге баһадир кебек, урман-суларны кичәргә, җиде башлы Дию пәриенең җиде башын да чабып өзәргә, читлеккә ябылган таң былбылын эзләп табып, аның нурлы йөзләренә багарга кирәк Аны тизрәк табу өчен алтын яллы аргамак булып чабарга, күк күгәрчен булып, зәңгәр күкләрне гизәргә кирәк Шулкадәр бирелеп, онытылып хыяллана Тимофей — күгәрчен булып очуын гына күзаллап калмый, үзенең канат каккан тавышларын да ишеткәндәй була. Шул бердәнберенә илтер юлны эзләү аның яшәү мәгънәсенә әверелә, көннәр белән төннәр бер-беренә бары тик шул хакка гына ялгана
Ни генә кылса да, нәрсә генә эшләсә дә, аның уенда әнә шул бердәнбере, тиңе, яратканы була Балта тотса да, йорт нигезе салса да — бары тик аның өчен Тимер юлда шпаллар тезсә, борылып-борылып карап куя: күзәтеп тормый микән, күрми микән? Янәшәдән генә үтеп баруы түгел микән? Йә булмаса, бүтәнчәрәк уйлана: күрде микән ул Тимофейның ничек эшләвен5 Аның беләкләрендәге көчкә, йөрәгендәге дәрманга игътибар итте микән?
Шулай түземсезләнү, шулай ашкы«у кайчак көлке хәлгә, кыен хәлгә дә калдыра Тимофейны. Әйтик, йөк төяп килгән баржа, ярга җитә алмыйча, төпкә утырып калган. Бозлы суны билдән ерып йөк ташу өчен үзе теләгәннәр генә бара, андый чакта Тимофей иң беренчеләрдән була. Соңгы капчыкны бушатканчы, соңгы тартманы ярга аударганчы тырыша, бозлы судан чыкмый, җилкәсен турайтмый. Кат-кат әйтелгән рәхмәт сүзләре дә. шул ук рәхмәт йөзеннән сузылган кружка да кирәкми аңа. Әлбәттә, кружканы алыр, җиңен иснәп, пошкырып та куяр Әмма күзе ярда булыр, башында уй йөрер «Карап тормады микән? Күрмәде микән5 »
Кайнар мунчага кереп, тәнен җылытыр. Аннан соң, киемнәрен алыш-тырыр да. Невон мәктәбенең элекке завучы — күптиражлы газета редакторы янына чабар
Әй. корреспондент, ишеттеңме әле: болынлык янында баржа утырган иде?
Редактор, яшь кенә булса да. шактый коры егет:
— Ишетмәдем, күрдем,- дип җавап бирә.
— Ярдәмгә килүчеләр шактый иде
— Син нәрсә, санап тордыңмы әллә?
— Санадым
— Газетага мәкалә язып бир, санаган булсаң.
— Юк, мин бит корреспондент түгел Мин анда үзем эшләдем.
— Без барыбыз да эшлибез.
— Карале, мин сиңа сөйләп торыйм, ә син яза бар!
- Нәрсә турында? Синең баржа коткаруың, герой булуың турындамы?
— Герой итү кирәкми. Ничек булсам, шулай итеп яз
— Мактанчык адәм икәнсең. Калкавыч кебек, гел өскә калкырга тырышасың.
- Минме? Мин калкавычмы? Кармакны алай кисәк тартма син, туган: балык атылып чыгар да койрыгы белән маңгаеңа бәрер
— Янасам, үзем турында яздыра алырмын дип уйлыйсың инде син
— Туктале, нишләп яныйм ди мин?! Син минем турыда язасың, ә мин сиңа хөрмәт күрсәтәм Кызмыйча гына, акыл белән генә уйла
— Әһә, димәк, акыл һәм хәйлә белән генә эш итәсең Макталасың килә. Ялагайлык күрсәтәсең
— Юк. ялагайлык белән түгел, яхшылык белән Күреп торасың бит: син миңа начар сүзләр әйтәсең, ә мин гел яхшылык белән җавап бирәм. Менә бит мин нинди кеше!
— Ярар, әйтеп тор алайса. Нәрсәләр язарга синең хакта?
— Юләр сатма! Әйтеп тор, имеш .
— Үзе сорап килүчеләр турында беренче тапкыр язуым лабаса
— Соң, үзең тап инде сүзләрен Баржаның төпкә утыруы турында яз. Минем шунда ук ярдәмгә ашыгуымны бозлы суга сикеруемне әйт Мине беркем дә кумады, мәжбүр итмәде Үзем теләп кердем суга Соңгы капчыкны да үзем чыгардым Түздем, чыдадым'.
- Ах. менә нинди каһарманнар белән яшибез икән без* Белмәгән идек
Яки бүтәнчәрәк башла Ничектер, күңел сизенгән минем Елга буена барасы иттем Әйдә, мин әйтәм. яр буенда йөрим әле бераз Килсәм, баржа янтаеп калган
— Карале, бәлки гадирәк итеп язаргадыр, ә? Мәсәлән, болайрак фәлән-фәлән иптәш, дан шөһрәт яулар һәм чиратсыз гына квартира алу өчен* сайга утырган баржадан йөк бушаткан Ничек?
— Яшь күренсәң дә, тешләрең калмаган Тешләшәсең, тешләшәсең — киемне дә ерта алмыйсын Нәрсәгә дип миңа бәйләнәсең инде. я’ Ник котырасың?
— Әрсезлегең котырта
— Нинди әрсезлек тагын?
— Фәкыйрьләр әрсезлеге Ник кирәк сиңа газетада чыгу? Кул сузып. башың белән тыгылып керәсең Шул буламыни инде тыйнаклык’
- Соң, анда бит ялган нәрсә юк Барысы да дөрес кенә була.
— Үзеңне күреп алуларын теләсәң читкәрәк кит. күзгә кермә' -- һе! Аттың, әмма тигерә генә алмадың. Минем хакка газетада бер яхшы сүзен жәлли Вәйт кеше!
— Үзеңне күр син! Макталган бер тиен үзен өч тәңкә дип хис итә башлый икән
- Миңа макталу кирәкми Миңа үземне күреп алулары кирәк
— Әрсезләр авылында иң беренче егет буласың икән
— Аңла син. ниһаять, аңла, ә?' Яхшы кешеләр күп, бик күп бу дөньяда Барысын да күрен, аерып бетерү мөмкин түгел Менә мин дә шулай: намус белән эшлим, иптәшләрне кыен хәлгә куймыйм, озын берлек артыннан чапмыйм Бер генә теләгем бар: күрсеннәр мине, ничек эшләвемне күрсеннәр Акча сорамыйм, бүләк сорамыйм, бары тик бил геләп үтүне генә сорыйм Күп ту гел лә инде бу
Алай бик аз да түгел.
- Көннәр үтә, еллар үтә. аңлыйсыңмы? Ул көннәрдән бер генә эз дә калмый Ә мин үземнең гомерне кәгазьдә генә булса да язып калдырырга телим Балалар укыр, оныкларым укыр дип
— Язып калдырмасаң, сүзгә генә ышанмаслар дип уйлыйсыңмы?
— Сүзгә дә ышанырлар ышануын Тик мин үзем кәгазьгә төшкәнне ышанычлырак күрәм
- - Тезләнеп ялварырга уйламыйсыңмы соң?
Ташла шул гадәтеңне Нинди булсам, шулай итеп яз Кая синең теге тутыкмас каләмең’ Утыр да эшкә тотын әйдә, минем тормышны, язмышны сурәтлә!
Әлеге мәкалә «Тимофей һәм баржа» дигән исем белән басылып чыкты Иптәшләре, тулай торактагы бүлмәдәшләре шактый вакыт шаяртып йөрде: «Менә кем белән яшибез нкән ләбаса!» - дип. Тимофейның җилкәсеннән кактылар Ә ул үзе газетаны ачып та карамады Әллә ничек кыен һәм күңелсез булып китте аңа Юкка үгетләде хәбәрчене, юкка җиңеп маташты аның кирелеген Мәгънәсез эш килеп чыкты Кем күреп алсын Тимофейны шул мәкаләгә карап’ Кемгә кирәк ул бу тормышта’ Шунда ник йөз мәкалә язып карамыйсың беркем күрмәячәк, беркем борылып карамаячак
Менә шулай мең үкенү, мең икеләнү белән яшәде Тимофей \зенен тормышын ничек тә үзгәртергә, тирәнәеп килгән гадәти эздән чыгарыр га. язмышын бүтән юлга җибәрергә тырышты Кайчак, кабаланып, ашыгып, көлке хәлдән гөнаһка, гөнаһтан көлкегә килеп юлыкты. Әиә шулай икеләнүле уйлар өермәсен, газаплар буранын ерып атлаган
чакта кинәт кенә тукталып калып «Нишләргә соң? Нәрсә кирәк, кем кирәк миңа? Кемне эзлим, кайлардан эзлим?» — дип. үз-үзенә сорау биргән чаклары да булды Мондый чакта маңгаеннан кайнар тир бәреп чыга, йөрәге сыкрый, әмма ул көткән җавап табылмый кала иде. Май башында, яңгыр катыш кар яуган көннәрнең берсендә, нәкъ әнә шундый уйлар, шундый газаплар белән эштән кайтты Тимофей Тулай торакның ул яшәгән бүлмәсеннән, ярым ачык тәрәзә аша шаркылдап көлешкән тавышлар ишетелә иде. Бүлмәгә атылып, очып диярлек килеп керде: дусты Костя Родионов чираттагы ялдан кайткан икән. Шактый озын ялын Костя файдалы үткәргән—Балтик буе республикаларының тормышы. көнкүреше белән танышкан. Күчтәнәчләр белән, үзе әйтмешли, милли тәм-томнарның әчесен дә, төчесен дә шактый төяп кайткан Әлеге күчтәнәчләр, әлеге тәм-томнар, күз явын алып, кызыктырып, ялтыравык кәгазьләре белән балкып, тулай торакның сынык аяклы өстәлендә — табын уртасында торалар иде Костя тәрәзә төбенә менеп кунаклаган Бүлмәдәгеләрне үзе алып кайткан «Танышулар газетасы» белән таныштыра.
Тимофей, ишек төбендә тукталып, чираттагы көлү тавышлары тынганын көтте.
— Исән-сау әйләнеп кайттыңмы. Костя?
Әһә' Менә тагын бер кияү табылды! — Костяның артык күп көлүдән яңгыравыкланып калган тавышы һаман да суынып бетмәгән иде әле. һәм бу тавыш чатнап ярылыр да кисәкләре идәнгә сибелер кебек иде.— Әйдә, түргә уз. дускай! Без монда барыбыз да кияү булырга җыена идек әле Син соңгарак калдың, үпкәләмә Әһә! Менә сиңа да бер кәләш бар: «Ягымлы, зифа буйлы, мөлаем табигатьле, иреннән аерылган хатын, буе 166 сантиметр, ярата һәм яратуны аңлый белә торган 30—40 яшьләрдәге тормыш юлдашы табарга өметләнә». Йә. Тимофей дус. җавап бир' Ярата беләсеңме син?! — бүлмәне шаркылдап көлгән тавышлар яңгыратты — Ә бәлки яратуны аңлый белмисеңдер, ә? Тимофей Костяга йодрыгын селкеде.
— Аңлашыла. — дип сузды Костя — Димәк, син яратуның кадерен белмисең. Ә бәлки ышанычлы дус була беләсеңдер? Ул чакта рәхим ит «Мәрхәмәтле, начар гадәтләргә ия булмаган шат күңелле югары техник белеме булган ышанычлы дус эзлим Үзем турында шулармы әйтә алам миңа 32 яшь. буй-сыным күркәм, кыяфәтем сөйкемле, холык- фигылем сабыр, өйдә эшләргә яратам» Юк, Тимофей дус, монысына өметләнеп тә маташма, үзең болай яхшы гына кеше булсаң да, югары техник белемең юк Шулай да. борын салындырырга ашыкма, техник белемне шәхси тормыштан өстен куймаган хатыннар да була дөньяда!
Костя тәрәзә төбеннән җиңел генә шуып төште дә. кызыксынуны тагын да арттырырга теләп, кулындагы газетасын селкеп алды.— Ул ялгыз һәм ятим хатыннарның барысын да Тимофей дуска бүләк итик әле! Беренчедән, ул бераз соңгарак калды һәм күп гәпләребезне ишетеп өлгәрмәде. Икенчедән. Тимофей — төпле кеше, нинди дә булса бер асыл кошны эләктереп куюы да мөмкин
Костя, кулын күкрәгенә — йөрәк турысына куеп. Тимофейга баш иде дә газетаны аңа тоттырды.
— Рәхим итегез, хөрмәтле кияү! Игътибар белән укып чыгыгыз.
— Укырмын, җентекләп карармын.—дип вәгъдә бирде Тимофей һәм бу сүзләрен чынлап әйтте Чөнки ул вәгъдәне уйнап-шаяртып бирә белми һәм уйнап сөйләшүне өнәп тә бетерми иде. Әмма аның нәкъ менә шул җитди сүзләре бүлмәдәгеләрне дәррәү көлеп җибәрергә мәҗбүр итте Мондагыларның күбесе Тимофейның. бик сирәк булса да. кайчак шактый оста шаярта белүенә ышанып куйды
Башкалар үзара гәпләшеп, тәмәке тартып торган арада Тимофей «газета»ны өйрәнеп, карап та чыкты Башта, кулына карандаш алып үзенә якын дус эзләүчеләрне исемлектән сызды. Үзенең яшен, буен, төс-
битен һәм башка тышкы камиллекләрен белдергән хатын-кызларга да якты чырай күрсәтмәде Ул аларнын һәркайсын аерым-аерым күзаз ларга тырышты Әмма алар, үч иткән шикелле, барысы да бер рәткә тезелеп, бер үк кыяфәттә пәйда булалар иде.
Аннан сон. ниндидер аңлашылмас бер куркыныч белән янаган хә-бәрләрдән баш тартты Тимофей Әйтик «ярата белгән һәм яратуны аңлый белгән» дигән сүз нәрсәне ашлата? Юк. арлык томанлы, артык күп мәгънәле сүз иде бу — шуңа күрә дә мондый нәрсәне читкә этәрү ягын карарга кирәк иде. «Торак ягы хәл ителгән»— монысы инде бер карауда ук аңлашылып тора кармак очына эленгән җим бу Менә сиңа сөйгән яр. менә сиңа баш очына түбә, ягъни мәсәлән Юк. таны шырга теләгән очракта да мондый игъланга җавап яза алмас иде Тимофей
Ниһаять, газета битендә кире кагылмаган, сызып ташланмаган бер генә язу калды Монысын инде Костя да укып үткән rue Алтынсу чәчле егерме сигез яшьлек бер хатын хыяллана һәм үз теләгенә ирешә белә торган ир эзли. «һе. нәрсә әйтергә тели ул бу сүзе белән?»— дип кашын җыерды Тимофей - Киләчәк турында уйлый белүне күздә тотамыJ Әллә Марста кеше яшиме, юкмы дип хыяллануны әйтәме? Хыяллана белә торган кеше Кызык бу Үз теләгенә ирешә белүче дигәне анысы инде аңлашыла Монысына баш ватып торасы юк Нәрсә эшләргә телә ден шуңа ирештең дигән сүз. бетте-китте, вәссәлам* Ә хыяллана белү нәрсәгә кирәк бу хатынга* Нишләргә уйлый ул хыялый кеше белән?»
Әлбәттә, бик еракта Тихов дигән бер шәһәрдә яшәүче бу хатынга Тимофей хат кына язып җибәрә алыр иде. Әлеге дә баягы «хыяллана белү» турында да шулай ук хат аша гына сорап булыр иде Әмма хатның юлда югалып калуы бар. кайдадыр гасыр буена юл көтеп ятуы бар Җавап көтә-көтә көтек булып бетәрсең аннан
Шулай уйлады да, чираттагы ял бирүләрен сорап, гариза язды Тимофей Костромага хәтле билет та сатып алды Ә аннан соң инде пароходта барасы икән Үзе юлга җыенды, ә үзе һаман үз-үзен тиргәп йөрде: «Кем инде газетадагы игълан буенча җир читенә китеп бара? Синең кебек «хыялыйлар» бал ай да күп килеп киткәндер инде Бар. әйдә, бар сине генә көтеп торалар ди анда» Тимофей үзен шулай дни тиргәде, ә кесәдә йөргән сам смет билеты, шыгырдап шыгырдап куеп, күңелне кузгатып, тәмам түземсезлән торды «Ярын, килеп төшәрмен мин ул Тиховка Әйтерләр; синен кебек җирән чәчлеләр үзебездә дә бик җигәрлек иде. диярләр »
Үзен күпме генә битәрләсә дә. күпме генә сукранса да. хәзер инде кире борылмаячагын, тукталып калмаячагын яхшы белә Тимофей «Ярар, бер Һава сулап, дөнья күреп, җилләнеп кайтырмын ичмасам дип юатгы ул үзен. Икеләнүләрдән арынырга, күңелен дәртләндерергә тырышты Теләгемә ирешергә барам»
Шулай дип кат кат кабатлады Тимофей Әмма иптәшләренә бүтән чәрәк, алдашыбрак әйтте: имеш, башта Мәскәүгә. аннан соң Кавказга оча. билгеле, күптән өйрәнелгән маршрут Тиховка баруын әйтсә күзен дә ачырмыйча көләрләр, тузга язмаган киңәш табышлары белән тен кәгә тиярләр дип курыкты
Хәер, Костя Родионов Мәскәвенә дә. Кавказына да ышанмады
- Сизәм. боргалыйсың син. туганкай* дип серле генә елмайды ул - Беләсең килсә, май аенда алмалар әле өлгермәгән, кызлар тәне кояш күрмәгән була Алдашасың, туган, алдашасың, шунә күрә башың ны читкә борасың, шуңа күрә кызарынасың Их. Тимофей Тимофей, юкка мине үзең белән яучы итеп алып бармыйсың Ә бит теге газетаны синен өчен махсус алып кайткан идем* Ярар, дәшмә әйдә, дәшмә Юлың уңса, мине дә искә алырсың, у им аса. мина үпкәләмәссең, бигайбә*
Костяга тегүче кыз Зина белән булган хәлне сөйләгәнен оныткан бул ran икән шул Тимофей Ә менә Костя исендә тоткан. Тимофейның язмы
шы әнә шут журналларда чыккан рәсемнәргә, газетадагы игъланнарга барып терәлгәнен аңлаган Кемдер үз язмышын үзе эзләп таба, кемгәдер аны таганнары тергезеп бирә, ә кемдер, язмышын көтеп, бөтен гомерен үткәрә Тимофей да язмышының дәшкән авазын ишетте Хәзер инде аны берке.м дә туктата алмый һәм ул үзе дә тукталып кала алмый иде
Әле буяу исен дә җуеп өлгермәгән ап-ак пароход Тимофейны Тихов шәһәрендә калдырып китте. Япь-яшь әрекмәннәр, кычытканнар урап алган причал тирәсендә каравыл йорты, агач киоск, өсте ябулы сәүдә мәйданчыгы тезелеп киткән иде. Нәкъ менә шул мәйданчык янында өч карчык көнбагыш сатып тора. Көнбагышлар шактый эре. буй-буй сызыклы, авызга керәм. тешкә эләгәм дип атлыгып торалар. Әйтерсең, өч карчыкның өч капчыгындагы көнбагышлар барысы да бер орлыктан, бер үк басудан — кайсын сайлап алырга аптырарсың. Тимофей белә: көнбагыш озын юлны кыскарта, кичке эңгер-меңгерне ямьләп тора, эшсез, уй-фикерсез чакны күмеп, югалтып тора.
Карчыклар каршысына килеп басты да юл сумкасының авызын ачты Тимофей
— Йә. әбекәйләр! Берегезне дә рәнҗетмим, өчегез дә тутырыгыз көнбагышны! Тик артыгын гына кыланмагыз — сумканы ябарлык булсын.
Карчыклар аның сумкасын бик тиз тутырды. Тимофей хәтта кесәләренә дә салдыртты. Тиховтагы кирәкле йортны эзләп тапканчы, әлеге йортка керү һәм. әлбәттә, чыгу юлларын өйрәнгәнчегә тикле, әле шактый чиртергә туры киләчәк бу көнбагышны.
Елга ярыннан башланган тугайны узды да куе. яшь каенлыкка кереп югалды. Аннан соң. әле күптән түгел генә сөрелгән, күпереп торган басу кырына килеп чыкты. Басуның шушы күркәм күренеше, иркенлеге һәм орлык көтеп зарыккан булуы аны ашыгып атлавыннан туктатты. «Шушы туфракны ипигә як та каерып-каерып аша!»—дип сокланды ул. хәтта көнбагыш чиртүеннән дә туктап. Шундый чиста басуны чүпләү килешә торган эш түгел иде. Әлбәттә, үзенең бер кесәсе тишек булуын һәм юл читенә көнбагыш коелып баруын ул белмәде дә. сизмәде дә. Басуның хозурлыгына тагын бер кат сокланырга дип артына борылгач, үткән сукмагы буйлап көнбагыш үсентеләре калкып чыкканын, аларның сабаклары күзгә күренеп ныгый барганын күрде. «Чүлмәктәге хикмәт бит бу! Ышансаң — ышан, ышанмасаң — ышанма!»—дип гаҗәпләнде ул һәм. шәһәр капкасы булырга тиеш иске кирпеч баганалар арасыннан үтеп. Тихов урамнарына кереп китте. Койма аша үрелеп үскән канәферләрнең хуш ис бөркегән чәчәкләренә кагылып, тар гына тротуарлардан үтте, шәһәр үзәгенә якынлашты. Калкулыкта ап-ак булып утырган, манарасы киселгән изге бинага «Культура йорты» дип язылган иде
Тимофей, шәһәр урамын күзәтеп, утыргычта утырып торды: түбән- дәрәк —.базар мәйданы, таштан коелган юллар, таштан салынган сәүдә рәтләре, мәйдан артында — стадион, дөресрәге, спорт кыры. Аны ГТО нормаларын ничек тапшыру турында аңлаткан фанер стендлар урап алган йөгереш сукмагы буйлап шәһәрнең яшь хатыннары, яшь киленнәре әкрен генә атлап йөри: төрле төстәге бәби арбаларында аларның нәни уллары һәм кызлары йокымсырый Тимофей шәһәрнен шактый борынгы булуын, шушы борынгы күренешнең җанга аңлашылмас бер рәхәтлек, ихласлык, табигыйлек бирүен тойды Тып-тын аланнары. күләгәле сукмаклары белән аерылып торган карт бакча да шәһәрнең үзенә, үз йөзенә туры килеп тора иде. Тимофей стадионда бала тирбәтеп торган яшь хатыннар турында гаҗәпләнеп уйлап куйды: «Нишләп соң әле алар менә шушы бакчада йөрмиләр? Нишләп стадион буйлап йөриләр? Әллә соң бу хатыннар элек спорт белән шөгыльләнгәннәрме5 Юктыр, мөгаен, артык юан. артык таза гәүдәлеләр бит Алай дисәң ядрә этү буенча шөгыльләнгән булулары мөмкин»
Ниһаять. Яр буе урамын эзләп тапты. Мондагы өйләр, иңнәрен җыерып, нәрсәгәдер бик гаҗәпләнгән сыман торалар иде «Чокырга 30
төшеп китүдән куркалар кебек.—дип уйлады Тимофей һәм үзенең шундый чагыштыру табуына сөенеп куйды Ярга кадәр йөгереп килгәннәр дә. куркып, кире чабарга маташалар Ә безгә куркып калу ярамый Шулай ук кире чигенү юлы да юк — яр астына тәгәрәвеңне көт тә тор>.
Ниһаять, ул эзләгән Яр буе урамындагы унсигезенче йорт күренде. Капкадагы чылбырны тартып шалтыратты да ишегалдыннан эт-мазар чыкмасын дип көтеп торды Күрәсең, этләре юк иде —бары тик тынлык кына җавап кайтарды Шуннан сон ул капканы әкрен генә ачты да кирпеч ватыкларыннан салынган сукмак буйлап болдырга таба атлады
— Әй. алла бәндәсе, кемне эзлисең анда?— кинәт ишетелгән шушы йөгерек, җырлап торган тавыш каяндыр куак арасыннан күтәрелде. Бакчада, күкрәп үскән канәфер куагы төбендә, өстәл куелган һәм шул өстәл өстендә кайнар пар бөркегән самавыр тора иде.
Өй артындагы бакчада, күкрәп-күпереп чәчәк аткан куак төбендә, җәйге өстәлдә табын әзерләнгән, уртага куелган самавырдан җиңелчә генә пар бөркелә Берничә бал корты варенье салынган ташаяк тирәсендә бөтерелә. Аларның шулай усал безелдәшеп очуы зур. сары мәченең тынычлыгын боза иде: ул. ал аякларын өстәл читенә куеп, муенын суза төшеп, тын калып, бал кортларын күзәтә һәм анын бары тик мыеклары, калак очлары гына кайчак селкенеп куя иде Канәфер ботагы ычкынып, күтәрелеп китте, һәм Тимофей өстәлнең икенче ягында утырган хатын-кызны күреп алды. Анын өскә таба матурлап таралган алтынсу чәчләре ак маңгаен аерып, киңәйтеп күрсәтә, шул ап-ак маңгайны ассызыклап торган кашлар гаҗәпләнеп, нечкә җеп булып сузылган, сәламәтлек бөркеп торган алсу бит алмалары кабынып, янып китәр сыман, күпереп, алланыпкызарып торган иреннәр дә. талгынлык һәм сабырлык белән төбәлгән зәңгәрсу күзләр дә барысы да шушы бвк- чанын бер яме сыман тоелды Тимофейга Хатын аклы кызыллы таҗлар белән бизәлгән кыска җиңле кофта кигән, тулып торган ап-ак беләкләре куак арасыннан яктырып тора Аның шул ак. йомшак кулы өскә күтәрелгән ботакны җибәрмәскә, ычкындырмаска тырыша Икенче кулына шулай ук йомшак, шулай ук ап-ак бармакларына бизәкле чынаяк тоткан « Минем сезне кайдадыр күргәнем бар бит'» — Тимофей шулай дип әйтергә теләде. Әмма әйтми калды «Күрмәгән-сөйләшмәгән - ә инде танышлыкка дәгъва кыласың». - дип битәрләде ул үзен һәм ул. яттан белсә дә. кесәсеннән <Танышулар газетасы»н тартып чыгарды: шунсыз телен әйләндереп сүз әйтә алмас кебек иде. Күзен газетадан алмаган хәлдә йөткереп куйды
Сабленова Глафира Даниловна сез буласызмы’
Мин булам Ә кем булсын тагын? Ә. менә бит кунакның ниндие килгән икән! хатын, ниһаять. Тимофейныи әлеге газетаны ни өчен укып маташуын аңлап алды Әмма югалып калмады, кыенсынмады, ә< генә күтәрелә төшеп, баш кагып куйды
Табынга рәхим итегез Самавырым кайнап тора Ул өстәл тирәсеннән мәчене куып җибәрде Менә монда утырыгыз Ә Вася - шушы мәче бүген иртәдән бирле битен юды. кунак чакырды Күрәзәче булса да булыр икән!
Тимофей сумкасын киереп ачты да аэропортта сатып алган бер тартма конфетны, ал аяклары белән кедр күркәсен кочып торган сувенир тиенне өстәлгә чыгарып куйды. Аннан соң. бераз уйлан торгач, сумкадагы көнбагышларны да бушатты, самавыр алдына ук өеп куйды Күчтәнәч ләрен алганда, сумкасына иелгән арада кызарынып, бүртенеп, ачуы килеп уйлап куйды «Табынга рәхим итегез, имеш Самавырым кайнап тора Кайнап торыр шул. төркем-төркем булып кияүләр килеп йөргәч Өйрәнеп беткән, рәхим итегез, имеш Ярар, әллә ни озак утырмам мин монда Озаклап аңлашыр нәрсә юк. барысы да беленеп тора»
Ә көнбагыш безнең Тихонныкы бит’ дип елмайды хатын һәм аның күзләре яктырып китте, ике битендә ике түгәрәк чокыр найда
булды — Мондый көнбагыш бүтән беркайда да юк Пристаньнан алдыгызмы. әллә базарданмы?
— Пристаньнан
— Мөгаен, ерактан килгәнсездер?
— Себердән.
— Ой. бездә дә тиеннәр бар бит!
— Нинди тиеннәр?
Хатын өстәлдәге сувенир тиенгә ымлады
— Менә шундый. Чүпрәктән ясалган. Беркөн кибеттә күргән идем
— Монысы минем белән бергә очып килде, дип кырт кисте Тимофей.
— Чынлапмы? Сәяхәтче тиен икән алайса. Рәхмәт инде. Безнең кибеттәгеләргә караганда матуррак та. йомшаграк та бугай. Әйдәгез инде, эчегез чәегезне. Ерак юлдан сон бер самавыр чәй эчеп бетерсәң дә аз Исемегез ничек соң? Әйтмәдегез дә...
— Тимофей Иванович.
Бик тартынып кына сыйланасыз. Тимофей Иванович. Әллә мин юньләп кыстый бетмим шунда. Хәзер мин сезгә кайнар бәрәңге бетән тозлы кыяр алып киләм.
— Кирәкми. Глафира Даниловна. Соңыннан өлгерермен. Менә килдем мин ягъни, килүем Сезнең газетадагы сүзегез. Глафира Даниловна, бик җитди нәрсә һәрхәлдә миңа шулай тоета. Сез ничек уйлыйсыздыр.
— Мин бит гет берьялгызым. Тимофей Иванович Бөтен дөньям бушап калды һәм менә газетадагы шул игълан...
Җир йөзендә ялгыз кешеләр шактый Менә мин дә... Ничектер җыена алмый йөрдем Гафу итегез. Глафира Даниловна. Мин соңгарак калмадыммы?
Сез ныклап игътибар итмәгәнсез ахры. Тимофей Иванович. Газета узган елныкы бит Декабрь аеныкы
— Миңа ул очраклы рәвештә генә килеп эләкте. Төрле хәл була, мин әйтәм... Димәк, мин инде соңардым?
— Юк юк' Глафира Даниловна ничектер үзгәреп китте. Күңелсезләнеп. башын түбән иде. йөзеннән алсулык югалды, бармак очлары агарып чыкты Үзең бер дә белмәгән кеше янына соңга калу мөм- кинменн? Сез бит мине бөтенләй белмисез, ә инде ничектер ачуланырга да өлгердегез бугай
— Нәрсәгә ачуланыйм! Соңга калганмындыр дип кенә уйлап куйдым
— Юкка алай уйлагансыз. Тимофей Иванович.— Глафира Даниловна бөтенләй күңелсезләнеп куйды Тавышы да әкренәйде, йомшарды Хат та язучылар булды миңа. Үлчәп-сынап карарга дип. ике сәүдәгәр дә килеп китте Барыбер шушы самавыр янында бер ялгызым утырып калдым Мөгаен, үтми торган товар булганмындыр инде мин, Тимофей Иванович
— Алайса мин инде өченче сәүдәгәр булып чыгам. Өченче артык диләр. Яки өченче тапкыр атуда тигерми калу ярамыймы? Ялгызлык бик нык сулыктырган сезне. Глафира Даниловна Килешми сезгә бал ай ялгыз яшәү.
— Ә кемгә килешә ул? Мин тыныч кына, ашыкмыйча гына, елмаеп кына сөйләшүне яратам Үз өемне яратам, балалар үстерергә телим. Ә тормыш миңа никтер гел кырын карый Янәшәдән читләп үтә Бераз рәнҗим тормышка. Тимофей Иванович Ярый, туктыйм зарлануымнан,— Глафира Даниловнаның йөзе яңадан яктырып китте, ап-ак беләкләре өстәл буенча йөреп, вареньены, күмәчне, барлык тәм-томны бер урыннан икенче урынга күчерде. Тимофейны ниндидер бер өй җылысы, табын җылысы, күңел җылысы урап алды, аңлап-тоеп бетермәслек бер ләззәткә күмде.
Сезгә килгән хатларда ни язалар иде сон. Глафира Даниловна?
Үз гадәтләре турында язалар, гаиләгә карата мөнәсәбәтләрен белдерәләр иде. Күбрәк фоторәсемемне сорадылар Мин инде үзебезнең фотографның тенкәсенә тиеп беттем
«Фоторәсем* сүзе Тимофейның күңелен көйдереп үткәндәй булды Ирексездән. Наташ аның ягымлы, хәйләкәр күзләрен исенә төшерде Баш очында куерган бу болытны Тимофей көч-хәл белән куып җибәрде. ;
- Җавап хатлары тулы альбом булып җыелдымы5
- Бер генә җавап та килмәде.— Глафира Даниловна янә күңел- = сезләнә башлаган иде. әмма үз-үзен бик тиз кулга алып, кулын селтәп ? көлен җибәрде Мин бит фоторәсемдә бик мәгънәсез кыяфәттә күренәм. , Күзләрем шар булып ачылган, иреннәрем турсайган, кот ямь калмаган * була Җүләр дисәң җүләр. Кем җавап язсын шундый хатын кызга5 =
Фоторәсемдә ничектер — анысын белмим, күргәнем юк Ә менә ф тормышта сез бик күркәм. Глафира Даниловна. Ягъни, бик ягымлы һәм - кызык кеше Ялгышсам, гафу итегез, билгеле
Рәхмәт. Тимофей Иванович Миңа әле балай дип беркемнең дә - әйткәне юк иде. =
Менә сиңа, мә! Ә теге, үзегез телгә алган сәүдәгәрләр5 Алар = авызларына су кабып утырмаганнардыр бит?! Килсеннәр дә. имеш, бер- * ни дә сөйләшми, күрми китсеннәр
Әллә ни күргән кебек тә тоелмадылар шул. Берсе бөтенләй ? сәер адәм булып чыкты Бер атна буена шахмат уйнап ятты Я үзе бе- ® лән үзе уйный, я мине өйрәтергә тотына. Өйрәтә-өйрәтә дә кычкыра башлый «Ат алай йөрми, бел ай йөри' ди - Шуны да аңламаска мөм- кинмеии?!» дип тузына Ә минем башым авырта, күзләремә яшь килә башлый Атның ничек йөрергә тиешлеген тәки аңлый алмый калдым Ә тормыш турында сөйләшергә дә өлгермәдек.
Атна буена менә шушында яшәп яттымы?— Тимофей, аңлый алмыйча һәм өнәмичә, башын чайкап куйды Фатирга керткәнсез инде алайса?
Танышырга кирәк иде бит, Тимофей Иванович Кияү булып килгән ич. куып чыгарып булмый Сез дә яшәп карагыз. Тимофей Ива н ович
Ә икенчесе?
Анысы хәйләкәр Кубань казагы Каяндыр шул яктан инде, тик шерсп тормадым Сүзгә оста, сайрап кына тора Әмма бар сөйләгәне ялган иде бугай Әйдә, безнең якка күчеп китик, ди Анда. имеш, аның өе бар. фәлән сутый бакчасы бар! Акчасы күп. тавык та чүпләми, имеш Тик менә кышын болдыры белән өй түбәсе генә янган икән Бергәләп төзербез, шунда яшәрбез ди Өеңне сат та Кубаньга киттек ди. Аңладым мин аның уен Тиховтан беркая да китмим дидем
Монысы ла бер атна яшәдеме?
Өч кенә көн Бик ашыга иде. Бәлки мунча ягып җибәрергәдер, Тимофей Иванович? Шундый ерак юл үтеп килгәч инде
Шахматчы белән теге бакчачы да мунчада парланып киттеме?
Юк. мунча керә алмадылар Берсенең йөрәге начар, икенчесе эссене күтәрә алмый икән Алар инде бөтенләй онытылды, күрмәгән дә кебек Шулай булгач, нигә искә төшереп торырга?
Хәзер мунчада парланып алудан да яхшырак нәрсә юк инде ул югын! Тик мунча ягу мәшәкатьле эш шул
Нәрсәсе мәшәкать? Кое — ишегалдында Утыны өелеп тора Хәзер ягып та җибәрәбез аны
Глафира Даниловна эре сөякле, димәк, әкренрәк кыймылдарга тиешле хатын булып тоелса да. урыныннан җитез кузгалды «Буйчыны бик килешле, дип уйлап алды Тимофей — Эшне тиз тота торган кешегә ошый»
Тагын бер сорау бар икән әле. Глафира Даниловна Анда, газета |.кы»н 33
да, шундый таләп куелган. «Ул хыяллана һәм үз теләгенә ирешә бел сен диелгән».Мәсәлән, миндә андый сыйфатлар бармы, юкмы икән?
— Юкка баш ватмагыз, Тимофей Иванович. Үзем дә кайнарлык белән генә язып ташлаганмын ул игъланны. Әзрәк зарланып алырга, юк нәрсәләр уйлап чыгарырга яратам ахры. Иһъланга да артыграгын өстәп җибәргәнмендер Балдыр баскычында бергәләп сөйләшеп, бергәләп хыялланыр берәр кеше табылып куяр, бәлки, дип уйлаган булган мындыр инде. Уйлаганмын да күз алдыма китереп очынганмындыр - менә шуннан киткән инде ул сүз.
— Кая сон әле ул балдыр баскычы? Бәлки шунда утырып торырбыз бераз? Алай утырып хыялланганым юк иде, карап карарга кирәк.
Әмма Глафира Даниловна баскыч янына алып бармады аны Каты куыра бу егет дип хафаланды сыман. Тимофей юкка ашыкты, юкка сүз кузгатты баскычта сөйләшеп утыру турында артыграгын ычкындырып җибәрде Әллә нәрсә уйлавы бар Глафира Даниловнаның. Аның бик җитди кеше икәнлеген белми бит әле ул.
— Тимофей Иванович, ә-нә теге яктагы имәнлекне күрәсезме?— Глафира Даниловна яшел балын ягына күрсәтте.— Ә имәннәр янында ялгыз иске бер өй тора. Күрәсезме-’— Ул, яшел болынны да, имәнлекне дә, әлеге ялгыз иске йортның үзен дә сыйпагандай, кулын талгын гына болгап алды.— Ә-нә ул өй Игътибар беләнрәк карагыз.
Тимофей игътибар белән карады Өй тирәсендә ниндидер түмгәкләр калыккан. Котырып үскән кычытканнар, ялкаулыктан әлсерәп утыр ган әрекмәннәр аланлыктагы өйне күмәргә тора сыман. «Күчеп киткән авыл урыны», дип аңлап алды Тимофей
— Авылның исеме ничек иде?
— Имәнлек! Хәзер дә шулай атала. Хәзер менә шул авыл турында уйлап карагыз да, башыгызга ни килсә, шуны әйтегез. Тимофей Иванович
— Хыялланып күрсәт. Тимофей Иванович, дигән сыман инде бу
— Ничек булса, шулай инде.
Тимофей, күзләрен кысып, имәнлеккә төбәлеп карап торды, элеккеге авыл урамындагы түмгәкләрне күзәтте.
- Матур авыл булган — урманы салкын җилдән саклаган, тәрәзәләр көньякка — җылы якка караган Уртадагы аланлык та бит матур Кичләрен бөтен авыл шунда җыела торган булгандыр Биегәндер, җыр лагандыр, көнбагыш чирткәндер Бу урында берәр ял йорты ачарга яки кешеләргә бакча урыны бүлеп бирергә кирәк.
— Дөрес! Нәкъ менә шундый иде бу авыл, Тимофей Иванович' Әлбәттә, бакчалар да үстереп була анда. Ял йорты да төзергә мөмкин Тик миңа әле аның хәзерге көне турында уйлау кызыклырак Шул хакта гына хыялланам. Элеккесен инде кире кайтарып булмый Киләчәктә ничек булыр — анысын белмим Ә менә бүгенгесен ботай да, тегеләй дә үзгәртеп корырга була. Уйлыйсың, исәплисең — барысы да синнән генә тора кебек.
Глафира Даниловнаның йомшак, талгын тавышы киерелеп, куерып, дулкынланып китте, күзләрендә ялкынланып-ялкынланып алган очкын чагылды «Карале, ничек кабынып китте!—дип уйлап куйды Тимофей — Яңаклары яна, күзләре яна — ачык күңелле, ялгансыз, хәйләсез хатын булса кирәк».
Имәнлекне хәзер, минемчә, берничек тә үзгәртеп булмый инде
— Ә мин беләм! — Глафира Даниловна, Имәнлекне яхшырак күрү өчен, бапдыр баскычына күтәрелде.— Әнә шул бердәнбер Өйне яңартып төзергә кирәк Анда ике карчык яшәп ята. Тат калгач, бергә тора башлаганнар Коеларын чистартып, буралап кую да начар булмас иде. Юкса, алар бик интегеп ала суны коедан Имән төпләрен йомшартып, чүп- чарны яндырып, тирәсенә ком сибеп чыгу кирәк. Аннан соң. сукмак яннарына утыргычлар ясап куярга була. Әле анда тагын бер салкын 34
чишмә бар анысын да ап-ак ташлар белән әйләндереп аласы Шуннан соң. бу урын бөтенләй яшәрен китәчәк'— Глафира Даниловна дулкын ланудан күзләрен йомды — Имәнлекнең яшәргән көнен тагын бер кат күз алдына китерде ахры Бер мәлгә тавышы югалып торды һәм. әнә шул тавышын табарга теләгәндәй, бармак очлары белән муенына кагылып алды Ә аланлыкта атынгычлар. таганнар ясап куярга була Биек иттереп, ерактан ук күренерлек итеп. Элек язларын Тиховта һәрбер урамда таганнар була иде Берәр кызны утырталар да. әй. чөяләр таганда, әй. чөяләр егете кем икәнне әйттергәнче туктатмыйлар!
Хәтерлим Бездә дә бар иде таганнар. Тимофей үзе дә дулкынланып китте Глафира Даниловна болдырга менеп. Имәнлек турында сөйли башлаганнан бирле, аннан күзен алмады ул. Хатынның шулкадәр ышанып сөйләгән тавышы, мондагы күренешләрне чын күңеленнән бирелеп тасвирлавы Тимофейны да кузгатып җибәрде.— Элек аркан баулар белән ясыйлар иде. Хәзер инде башкачарак Гафу итегез. Мин монысын болан гына, кирәкмәстән генә әйттем бугай Бәлки. Глафира Даниловна, барысын да бүген үк хәл итәрбез, ә’ Газетадагы игълан турында әйгәм Бәлки, үз теләгенә ирешә белгән кешене бүтән эзләү кирәкмәстер дим? Гафу итегез, билгече.
Мин моңа риза, Тимофей Иванович, - хатын, кулын сузып, кунакның иңенә таянып, болдырдан төште
Тиздән мунча да өлгерде Аның бүрәнәләре, эссегә түзә алмыйча, шартлап шыгырдап торды Ләүкәнең ап-ак. коры башы уттай кызган, киптерелгән мәтрүшкә һәм әрем куеп бәйләнгән каен, имән себеркеләрдән җәйге болын исе анкый Мунчаның алгы ягындагы тезмәгә йомшак тастымаллар эленгән, әле генә кар базыннан чыккан ку ас парланып киткән иде
Капкадан күрше Андрей карт башын тыкканда, әлеге хуш исле себеркеләр Глафира Даниловна белән Тимофейны мунчаның беренче уртак парына куып керткән, әмма тәннәрен дә җебетеп өлгермәгән иде әле. Карт инде тәмам бетерешкән, тәбәнәкләнеп калган һәм онычының солдат гимнастеркасы аның үкчәсенә кадәр диярлек төшеп тора иде Күршеләре белән элек тә тату яшәгән Андрей карт. Глафира Данилов наның әтисе-әнисе дөнья куйгач та. аңа гел ярдәм итеп килде утынын кисте, бакчасын сөрде, коесын чистартып торды Хәзер инде үзе дә көч- хәл белән генә йөри башлагач, эшсез-йомышсыз гына, сәбәп-сылтаусыз гына керә иде Керә дә «Тиздән, кызым, атаң анаң белән күрешергә китәм Ниләр тапшырырга икәнен әйт», дип сүз башлый Шулай хәл әхвәл сорашыр өчен генә кергәндә дә купкан койманы кадаклап, аркылы ятканны буйга салып чыга иле үзе.
Андрен карт бакчага күз салды, өйне, ишегалдын әйләнеп чыкты Глафира Даннловнаны тапмады Болдырга утырып, тәмәке кабызды «Көтим бераз Бүген шимбә Глафираның эш көне түгел, күренми, кайтмый калмас» Шунда ул мунча ягыннан килгән тавышны ишетеп алды «Әһә! Менә эш нәрсәдә икән' Тагын кемдер кияү булып килгән Кара син аларны бер беренә ничек дәшәләр. Иваныч та Даниловна Шәрә калсалар калалар сөйләшүләрендә әдәп саклыйлар, нмансыг лар! Мунчада түгел, казна йортында күрешкәннәр диярсең» -Хндрей карт тәмәкесен яңадан кабызды Шулай ук оныгы бүләк иткән фураж касын сатып, янәшә куйды Фуражкасыз әйбәтрәк ишетелә кебек тоелды картка Чыннан да. болан ачыграк ишетелә иде һәм хл «Тишенька Глашенька» дигән сүзләрне ишетеп кеткелдәп куйды «Менә монысы икенче эш! Парны шәп с&тганнар батар һәйбәт чабыналар!
Андрей карт урыныннан кузгалды да, аптырап, авызын ачып калды әллә күчаллары томаланып китте, әллә миенә кан йөгерде инде шунда мунчаның түбәсе күтәрелеп, стеналары селкенеп куйгандай булып күрен де картка «Чынлап селкенүе дә бар. дип уйлады ул Жыеп-жыелып килгән көч ләбаса .Чәүкәсе дә тар була андый чакта Ярар, мондый з* 35
сүзләрне тыңлап тору килешми карт кешегә. Аллага шекер, парның кайнарын тапканга охшый батар »
Мунчаның ләззәтен татыганнан соң, алгы якта гамьсез бер иркен лек белән хәл җыеп яту үзе бер рәхәт
— Аһ, Тимоша, без икебез дә бер авылдан икән бит! Икебезнең дә тәндә җирән төкләр
Ничек инде?!— Тимофей, кулына куас савыты тоткан килеш, гаҗәпләнеп, тукталып калды.
— Ә берничек тә түгел! Рәхәтлектә йөзәм мин. шуңа күрә башка җыен жүләр уй килә.
— Куас эчәсеңме?
— Таган атынганда тагын шундый җыр җырлыйлар иде бездә: «Яратам дип кердем янган утларга...»
Таң аткач. Тимофей Имәнлеккә китте. Бердәнбер ялгыз йортта яшәгән карчыклар инде аяк өстендә иде. Тимофейны бик гаҗәпләнеп, таякка таянып каршыладылар.
— Имәнлек халкына кайнар сәлам!— төнне бөтенләй йокысыз диярлек уздырган. Глафира Даниловнаның назлавына иркәләнеп, иртә- таннан уянган, кулы эшкә кычыткан Тимофей биленә кадәр бөгелеп исәнләште Соры шәл бөркәнгән, аягына иске итек кигән чандыр гәүдәле карчык Тимофейның билендәге балтасына шикләнеп кенә карап куйды да күршесенә төртте:
— Шура, бу башкисәр нишләп йөри икән монда? Безнең башны чабарга килгәнме әллә?
Юкарып, тәмам чаларып калган Шура карчык бик белдекле кыяфәттә әйтеп салды:
— Безнең ояны туздырырга килгән Әйтте диярсең..
Тимофей хәтта үпкәләп куйды:
— Нәрсә сөйлисез сез. әбекәйләр! Мин сезгә чын күңелдән булы шырга килдем, ә сез миңа башкисәр исемен тагасыз.
— Әйдә. әйдә, килгәнсең икән, уз.— диде карчыкларның Шура исемлесе. һәм алар, каш астыннан гына карап. Тимофейның ни кылануын күзәтә башладылар Ир-егет имән төпләрендәге чүп-чарны, тимер- томыр кисәкләрен, кирпеч ватыкларын — җирне ямьсезләп торган һәрнәрсәне себереп түкте. Кулга ярардай әйберләрне эшкә җигә барды: кирпечләрне чишмә төбенә тезде, такта калдыкларыннан утын сарае кебек нәрсә әмәлләп куйды.
Иске нигезләр буйлап әйләнеп чыкты. Буяу һәм әлиф салынган банкалар, бидоннар тапты Каяндыр тәмам каралып беткән җиз самавыр да килеп чыкты.
Әллә ни күп вакыт та үтмәде. Тимофей чистарткан кое суы салынган җиз самавыр (егет анысын да ком белән ныклап ялтыратты), бал корты сыман тигез генә безелдәп, шаулап утыра иде инде. Самавырны карчыклар янына, балдырга китереп куйды
- Бик җилләнмә, сине сыйларга чәй дә. шикәр дә юк. Әнә. кайнаган су эчәрсең,— дип сукранып алды карчыкларның Шура исемлесе.
— Ярар, кайгы юк. ашарлык эшләмәдем әле.
Тимофей инде бердәнбер йортның нигезен, почмакларын да төзәтергә керешкәч, карчыкларның карашы бөтенләй үзгәрде, сукрануларын риза-бәхиллек алыштырды Тимофей түбәгә дә менде, тишек-тошыкларны калай белән ямаштырды. Түбәне, тәрәзә яңакларын буяп чыкты
— Сине кем җибәрде соң монда?— карчыкларның кызыксынуы бермә-бер арткан иде.
— Глафира Даниловна.
— Анысы кем була тагын?
— Тиховта иң зур кеше.
Нәчәлник-м азардыр?
— Аннан да зуррак.
— Алла исәнлек-саулык бирсен үзенә Син самавырынны алын китәсеңме, калдырасынмы''
Авыл самавыры бит ул. шәһәрдә нишләсен''
- Алайса, әйдә, өрдереп җибәр самавырыңны, чәй эчәбез
Чәйне варенье белән, кайнар сумсалар белән эчтеләр Карчыклар. ф бер-берсен бүлдерә-бүлдерә. үз тормышларын, зар-кайгыларын. көн- ■_ күрешләрен сөйләделәр
Күп тә үтмәде, Тиховта бульдозерчылар янына эшкә урнашты S Тимофей Имәнлектәге чокыр-чакырларны тигезләде, авылдан Тиховка ; кадәр килгән юлны ачты Аннан сон. Имәнлеккә етга комы алып килде г Таратты Имән төпләренә утыргычлар ясап кунды Аланлыкта атынгыч- лар. таганнар үсеп чыкты
Имәнлеккә илтә торган юлда иң беренче булып яшь аналар са- : быйларын җитәкләгән, бәбиләрен арбага утырткан хагыннар пәнда « булды. Ә Имәнлектәге карчыклар, тешсез авызларын ерып, монда килү- - челәрнең һәркайсын шатланып каршыладылар
Яшь аналар, яшьлеккә кайтып төшкәндәй, чыр-чу килеп, таган ; нарны килеп сарды, аларның көлү-шаяру тавышларын ирләре дә ишетте: = алары да Имәнлек ягына агылды =
— Күрәсеңме, Тиша?! Шәп булды бит. ә?- Глафира Даниловна - шатланып бетә алмады Ә кышын шугалак ясап куярбыз, ә?
Ясарбыз, диде Тимофей
- Ә беләсеңме?. Глафира Даниловна Тимофейның кулын эләк- * терде дә. бу кулларның күпме авырлыкны күтәрә алуын, көчен ачык ларга теләгәндәй, селксп-үлчәп торды - Тиховтагы барлык ялганчы ларны куып таратасы иде
- Кемне, кемне?!
— Соң. ялганчыларны инде Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләп йөрүчеләрне
— Ә... андыйларны куып-таратып булмый Сазлыктагы куык кебек бит алар
Бик күп түгел алар Тиховта шул. күп булса, егермеләп булыр
- Нәчәлникләрмени?
- Барысы да түгел
Ул чакта күп түгел бу
Тик алар иң куркынычлары Берсе, газетага яза. икенчесе лекция укый, өченчесе радиодан сөйли. Тиховтагы тормышның матурлыгын мактый безнең шәһәр борынгы шәһәр, горурланып сөйләргә мөмкин, билгеле Әмма базарның сөйләвен тыңласаң барысы да ал да гөл имеш Тыңлыйсын да күңел болгана башлый
11 ервл арың бозыл г ан. к үрәсен
- Дөрес әйтәсең Ялган тынлап, чиргә сабышырга да мөмкин Үзләре Тиховта яшәмичә, читтән торып кына алдашып ятсалар, түзәр идең әле Үзләре дә монда яши бит Кибетләрдә юньле ризык юк Кем ничек җай таба шулай маташа Шундый яхшы кара туфраклы җирдә яшибез юкса Гореф гадәтләре дә үчеп бара Ә базарны тыңласаң чәчәк атабыз, яхшы яшибез Көчемнән килсә, күл төбенә ташлар идем шул ялганчыларны Тиша. бәгырькәем, әйдә куып җибәрик шуларны Тиховтан. ә?
Ничек?’
Кул аякларын бәйләп, капчыкка салыйк та. кырга чыгарып таш лыйк Буп-буш бер урынга
Син нәрсә, мине кире Себергә җибәрергә телисенме?
Тиша! Юләр сүз сөйләмә инде’
Берсен илтеп ташларсың Ә аның урынына икенчесе килеп утырыр
Юк’ Тиховта алай түгел Бүтән җирдә, бәлки, шулайдыр Әмма Тиховта котылып була алардан Ныклап тотынучы гына кирәк
Мышьяк бетән агулап чыксаң гына инде?
Башта берсеннән башларга кирәк. Глафира Даниловнанын күзләре очкынланып китте — Степан Васютинны акылга утыртырга иде.
— Нәрсә, сиңа бәйләнеп йөрдеме әллә?
Юк Эш анда түгел. Тиша. Дөреслек булсын дип әйтәм,— Глафира Даниловнанын күзләре дымланып китте.— Галянын ире ул Дус кызымның ире. Тенкәсенә тиде Галянын. .
Ә, кичә елап килгән хатынмы? Тукмыймыни соң ул аны?
— Күралмый аны Галя. Ялганнарына түзә алмый. Тәмам чиргә сапты Шундый шат күңетле кыз иде бит үзе Бетерде, таптады шул кызны теге ташбутаз.
— Кем. кем дидең? Ташбугаз.мы?
— Безнеңчә, ашап симергән, шомарган ата мәче була инде
— Нишләп куып кына чыгармый сон ул аны?
Алай жиңел генә булмый шул. Ике балалары бар Порт-жир бар. Түзеп яшәве дә кыен Туганда ук алдакчы булып тумаган ла инде ул. тора-бара өйрәнгән.
— Аңлый алмыйм, ни дип алдаша соң ул?
— Мәсәлән, авылларны шул туздырды И сөйләде, и сөйләде инде: үзәккә күчәсез дә балда-майда гына йөзәсез, якташлар, дип йөрде Имәнлек кебек авыллар әнә шул чакта бетте. Кемдер Тиховка күчте, кемдер бөтенләй читкә чыгып китте. Соңыннан тагын сөйләнде: бераз ялгыш киткән, якташлар, зыян юк. эшләмәгән кеше генә ялгышмый, имеш.
Бер алдашасың, ике алдашасын — аннан соң инде дөреслек кирәк тә түгел сыман.
Шулай шул Китапханәләрне дә шул үзәкләштерде. Авыллардагы бөтен китапны Тиховка ташытты Череп тик ята хәзер китаплар Алар өчен махсус бүлмәләр юк бит Ә ул һаман үз сүзен сөйли «Рухи азыкны бер йодрыкка тупладык»,— ди Их. Тиша, хатынын гына түгел, тагын бер хатынны алдап йөри ул.
— Синеме әллә?
Юк ла инде Миндәмени эш' Галя шуның бер сөяркәсе белән очрашкан Тегесе барысын да сөйләп биргән Ә ире нишләгән дисең шуннан? Тезләнеп елаган. Юк, оятыннан еламаган ул «Мин,—дип әйтә ди. ул хатынга чын йөрәктән гашыйк булдым, ялгыштым, хәзер шул яраларым әрнетә. Син. Галя. миңа ярдәм итәргә, яраларымның сыкравын басарга тиеш»,—дип әйтә ди.
Галянын йөрәге ярылмады микән соң?
— И, Тиша. ул бәндәнең нотык сөйләүләрен күрсәң иде.
— Кирәге бар иде!
— Ә син тыңлап кара. Чынлап!
— Сүз тыңлап, багана башына үрмәләмәс идем әле.
- Алай димә, Тиша, син аны тыңлап кара башта. Барып кайт шул Степан Васютин янына. Менә хәзер үк.
— Ничек инде хәзер үк «барып кайт»? Көнозын сөйләп тормыйдыр ла ул? ' II г
— һәркөн күнегүләр үткәрә, нотык сөйләргә өйрәнә. Үзләренең мунча артында.
— Нәрсә, микрофоннары да бармы әллә?
— Барып кайт, үзең күрерсең.
Тимофей, кичке чык төшкәч, чирәм-үләннәрне ерып, Васютиннын мунчасына барды. Матур, тигез, ышанычлы тавышны ул ерактан ук ишетеп алды Мунча янындагы чирәмлектә урта яшьләрдә!е бер ир әрле-бирле йөренә, кулларын болгап-бан ап, нидер сөйләнә, каршыдагы каеннарга, усакларга карап, нотык тота иде.
— Хөрмәтле якташлар' Бүген мин бик үк күңелле булмаган нәрсәләр турында сөйләячәкмен Күптән түгел мин районыбыз экономикасында булган торгынлык турында сүз атып барган идем. Хәзер инде бу 38
авыруның озакка сузылачагы ачыкланды: кул көче җитенкерәми, плии- нар үтәлми, кайбер хуҗалыкларның яшәве — мәгънәсез бер күренеш Әмма, кадерле якташлар, узган юлы мин мәсьәләне тулысынча ачып бетермәдем, кайбер четерекле якларга кагылмый калдым Бер-беребездән дөреслекне, ачы хакыйкатьне яшереп сөйләшү заманнары үтте. Хәзер инде һәммәбезгә дә ныклап үзгәрергә, эш алымнарыбызны үзгәртеп корырга кирәк. Ни өчен мин бу хакта узган юлы әйтми калдым? Чөнки, иптәшләр, минем үземдә дә дәшми калу дигән шайтан фигыле яшәп килә. Сезнең белән очрашуга килгәндә, әнә шул шайтан фигыле баш калкыта башлый. Менә монысын сөйлә, ә монысын сөйләмә дип котырта.
«Бәйләп ташларга кирәк,—дип уйлады Тимофей Әч минут кына тыңлап тордым - төтен эчендә утырган кебек булдым Сәгатьләр буена тыңлаучылар нишләр?» Кире кайтты да Глафира Даниловнага әйтте: Йә. нишләтәбез Васютинынны?
Нәрсә, бәйләп ташлыйбызмы. Тиша?! Менә рәхмәт' Галя да. бөтен кеше дә рәхмәт әйтәчәк сина!
Сандугачлар тавышы яңгырап торган бер матур кичтә Тимофей йоклап яткан Васютин янына килде. Иркенләп, изрәп йоклаган бу кеше тиз генә уяныр сыман түгел иде. Тимофей аны брезент җәймәгә төреп, җилкәсенә салды, урамга алып чыкты
Бик авыр түгелме. Тиша? - дип каршы алды аны Глафира Даниловна
— Түзәрлек
Күперне тавышсыз-тынсыз гына үттеләр дә урманга кереп киттеләр Ляк астында сазлык тирбәлә башлагач кына Глафира Даниловна сүз катты
Минем эздән генә атла. Тиша Як якта упкын
— Ә син соң. син ничек барасың5
Мин бу сукмакны беләм Андрей бабай өйрәтте
Сазлык буйлап шактый озак бардылар Утрау кебегрәк бер җиргә килеп чыктылар Тимофей Васютинны җиргә яткырды, кул аякларын чиште Ә Глафира Даниловна үзе белән алып килгән азык-төлекне он. ярма, таз кебек әйберләрне урнаштырды
Кышка кадәр җитәргә тиеш батар
Берәрсе килеп, алып чыкмасмы икән сон аны момнан5
Юк Андрей бабай белән миннән башка бу сукмакны белүче юк Тиховка иртәнге якта гына кайтып төштеләр Мунча ягып җибәрделәр Рәхәтләнеп, туйганчы парландылар чабындылар
Минем сине кайдадыр күргәнем бар икән бит' Тимофей Глафира Даннловнаның буй-сынына сокланып каран торды
Их. Тиша. мин әле һаман Яр буе урамы турында уйлыйм Балчык та ләм генә бит ул урам Чәчәкләр, агачлар утыртасы иде бит шунда Ничек матур булыр иде. ә?'
Берүзең генә тотынып булмый андый эшкә Иптәшләр кирәк Иптәшләр булачак. Тиша Булачак.
Тиздән ул ике игезәк малай тапты Тагын бер елдан ике игезәк кыз. Берзаман китте шулай эшләр уңайга игезәк арты игезәк'
Яр буе урамын үз малайлары, үз кызлары белән чистартты, төзек ләндерде' Тимофей Кичләрен бөтен гаилә бергә җыела Ж.әй көне бакчада, кышын иркен олы бүлмәдә һәркем бер берсен аңлап, белеп, тыңлап сөйләшә чөнки сүз аларның ү зләре, туган шәһәрләре, шул шәһәрне тагын да матуррак итү турында бара ТимофеЙның төпчеге түгәрәк йөзле, зәңгәр күзле Оля китап укырга ярата Аның тавышы яңгырап яңгырап ишетелә Кызын тыңлый да үзе узган юллар, үзе яшәгән җирләр турында уйлый Тимофей Уйлый да, рәхәтлек тоеп, күзләрен йома.' Ә тирә якта яңгыр ява. җып җылы ләйсән яңгыр ява сыман аңа
Русчлдан Ния» АКМАЛОВ тәржемлге