Логотип Казан Утлары
Публицистика

СХОДКАГА КАТНАШУЧЫЛАРНЫҢ ЯЗМЫШЫ


азан университетында 1887 елның 4(16) декабрендә булып узган сходкада катнашкан барлык студентларның да тормыш юллары әлегә кадәр ачыкланып җитмәгән Бу юнәлештә алып барган эзләнүләребез (хәзер инде йөзлә- гән студентның биографиясе ачыкланды) сходкада катнашучыларның күпчелеге, яшьлек идеалларына тугрылыклы калган, көрәшне дәвам иттергән дигән нәтиҗә ясарга нигез бирә. Аларның бер өлеше большевиклар партиясе сафларына баса. Бик күпләре озак еллар буе полиция күзәтүе астында яши. Еллар үтү белән, аларның балалары, үсеп җитеп, самодержавиегә каршы көрәшүчеләр рәтенә баса.
Сходкага катнашучыларның язмышларын ачыклау В. И. Ленинның студент елларындагы даирәсе турында төплерәк фикер йөртергә мөмкинлек бирә, дәверләрнең җанлы бәйләнешен, патриотизмның, халыклар дуслыгының тирән тамырларын ачыкларга, интернационалистлар тәрбияләргә ярдәм итә.
Мемуар әдәбиятта, «Каторга и ссылка», «Пути революции», «Пролетарская революция». «Красная летопись» һәм башка журналларда какшамас революционерлар турында бик күп мәгълүмат теркәлгән. Шулай ук «Россиядәге революцион хәрәкәт эшлеклеләре» исемле библиографик сүзлек өчен дә беренче социал-демократлар хакында төрле характердагы күпсанлы материал туплана.
Егерменче елларда Казанда 1887 елгы сходка тарихын өйрәнүне А А рос ев һәм М. Корбут кебек тикшеренүчеләр башлап җибәрә. Алар туплаган биографик мәгълүматлар бик үк тулы булмасалар да, бүгенгә кадәр үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар Кызганычка каршы, бу юнәлештә тикшерү, эзләнү эшләре бөтенләй үк тукталып тормаса да, озак еллар буе матбугат битләрендә киң чагылыш тапты дип әйтеп булмый.
Тикшеренүләрдә сыйфат ягыннан яңа этап КПССның XX съездыннан соң башланды. Журналист А. Старков публикацияләре игътибарга лаек Ул, зур тырышлык куеп, 1887 елның 4(16) декабрендә Казан университетында булган сходкада катнашучы М С Дударь1 һәм аның Зеленодольскида яшәүче улы турында архив чыганакларына нигезләнеп һәм башка тикшеренүчеләр булышлыгы белән бай фактик материал туплый («Огонек», 1968, № 5). А Старков бертуган Николай һәм Иосиф Зегржда турында да дулкынландыргыч мөһим фактлар ачыклый, аларның Ленинградта яшәүче варисларын эзләп таба. Н. Зегржданың Октябрь революциясеннән соң В И. Ленин белән очрашуы да билгеле булды. Авторның күп миллионлы укучыларга мөрәҗәгатенә һәм публикациясенә җавап рәвешендә матбугатта төрле язмалар күренә башлады. Чөнки журналда В. И. Ульянов-Ленин белән бергә университеттан чыгарылган 35 студентның фамилиясе аталган иде.
«Арохчапаутюи» исемле әрмән журналында А. Г Закарьян сходкада катнашкан Ф Фармановнь1ң тормыш юлын яктырткан мәкалә бастырды (1970, 2 сан.), ф Фарманов соңыннан большевиклар партиясе сафларына керә, Хезмәт батыры исеменә лаек була.
............... ...... ............................................ ..... ................................... .....
К
1944 елгача, ягъни тормышының соңгы көниәреначә ул Н Г Чернышеескийның секретаре К. М Федоров белен дуслык менәсебәтләрен өзми (бездә аларның бергәләп төшкән фоторәсеме бар)
Монда тарихчылар өчен уйланырлык урын бар казанлыларның бөек революцион демократ белән элемтәләре, һәм шулай ук В И Ленинның Чернышевский белән хәбәрләшергә тырышуы да бәлки Казан университетына күчкәнче Петербургта А И Ульянов белән бер бүлектә укыган, Н, Г Чернышевский даирәсенә якын булган әстерханлы Ф Ферманов аша баргандыр
Казан дәүләт университетының КПСС тарихы кафедрасында Лениниананың, шул җөмләдән сходкада катнашучыларның биографияләрен өйрәнү эше егерме биш елдан артык системалы рәвештә алып барыла. «Казан университеты студентларының 1887 ел, 4 декабрь сходкасы тарихын өйрәнүгә карата» дигән мәкалә 1967 елда дөнья күргән иде' Профессор Д И Фельдман редакциясендә рус телендә басылып чыккан -Ленин укыган факультет» (1970) исемле коллектив очерклар җыентыгы әнә шул эшнең дәвамы булып тора. Бу тема безнең тарафтан язылган «Революциягә беренче адым* (1970), «Революцион подполье серләре» (1981), «һәм инанган марксист булды» (1985) исемле монографияләрдә һәм мәкаләләрдә дә чагылыш тапты
Эзләнүләргә Уфадагы Галанов исемендәге мәктәп укытучылары һәм укучылары кушылды. Алар Уфа гимназиясен тәмамлап, Казан университетына кергән һәм сходкада катнашкан дистәләрчә студентның язмышын ачыкладылар
Красноярскидан краевед И Лалетин сходкада катнашкан һем 1948 елда 80 яшендә вафат булган туфрак белгече, профессор А А Ярилоеның тормыш юлы турында «Правда» газетасы (1977, 2 март) битләрендә язып чыкты. Григорий Хантның 1970 елда Красноярскида басылып чыккан «Эзләнү дәвам итә» исемле китабы 1933 елдан Коммунистлар партиясе члены, И М Губкин. А. Е Ферсман, А П Карпинскийлар белән берлектә илебездәге җитештерүче көчләрне өйрәнгән шушы галимгә багышланган
Пенза журналисты О Савин сходкага катнашкан М М Коринльевның тормыш юлы турында документаль очерк бастырып чыгарды (-Советская Татария». 1970, 7 октябрь) М М Корнильев соңрак Сызрань-Вяэьма тимер юлы мастерскойлары. Сергеевның кәгазь фабрикасы һәм Крюгерның машина төзү заводы эшчеләре, шулай ук укучы яшьләр арасында социалистик пропаганда алып бара. Ул сөргендә вафат була. Октябрь революциясеннән соң аның хатынына В И. Ленин күрсәтмәсе буенча пенсия билгеләнә Революционерның балалары патриотлар булып үсәләр, илебездә социалистик җәмгыять төзүдә һәм Бөек Ватан сугышында актив катнашалар
Иваново өлкәсе. Саяиново район газетасы «Знамя»ның партия тормышы бүлеге мөдире Ю М Лапин 1972 елның 29 ноябрендә безгә сходкага катнашкан А. Н Огородников турында хәбәр итте. Казан университетының элеккеге студенты 1902 елдан ук РСДРПның Владимир шәһәр комитеты белән бәйләнеш тота. Россиядәге беренче буржуаз-демократик революция чорында прокламацияләр тарата. 1905 елда Мескәүдәге кораллы восстаниедә катнаша Октябрь революциясе үзәк дәүләт архивының бүлек начальнигы Роговая кул куйган документта земство врачы булып эшләгән һәм полициянең яшерен күзәтүендә торган А Н Огородниковның 8 И Ленин белән элемтәдә булу мемкиилеге дә фараз ителә
Сходкага катнашкан тагын ике кешенең язмышы хакында без Ленинградтагы Хәрби медицина академиясендә нера авырулары кафедрасы елкән фәнни хезмәткәре булып эшләүче медицина фәннәре кандидаты А Е Архангельский хатыннан белдек Бу кафедра академик В М Бехтеревның шәкерте һәм хезмәттәше. Хәрби медицина академиясендә нерв авырулары кафедрасына нигез салучы һәм аның беренче начальнигы, күренекле невропатолог, профессор Михаил Николаевич Жуковскнйның (1868—1916) биографиясен еиренү белән шөгыльләнә. Оныгының әйтүенчә, М Н Жуковский 1887 елның декабрендәге студентлар чуалышында катнашкан һәм аның «В И Ленин белән таныш булуы да ихтимал»
Бу кафедра тарихы эчен икенче бер галим, сергеиге җибәрелгән поляк егете. Бронислав Иванович Воротынский (1865—1925) исеме дә игътибарга лаек 1890 елны ул Казанда. нерв һәм акылы зәгыйфьләнгән авырулар клиникасында ассистент итеп калдырыла, соңыннан приват-доцент дәрәҗәсенә ирешә Томск һәм Одесса университет ларында укыта Совет власте елларында Б И Воротынский Симферополь медицина институтында ике кафедрага җитәкчелек итә
Бүгенгә без Ленинградтагы коллегаларыбызга М. Н Жуковский һәм Б. И. Воротынский- ларның студент елларында төшкән фоторәсемнәрен һәм аларның сходкада катнашуларын документлар нигезендә раслау белән генә ярдәм итә алдык. Бу мәсьәләдә әлегә чишелмәгән «төеннәр» дә калды. Мәсәлән, архив документларына караганда, сходкадан соң М Н. Жуковский карцерда утыра...
1986 елда Ленинградта Г. А. Акимов һәм А Е Архангельскийның «Михаил Николаевич Жуковский» исемле брошюрасы дөнья күрде. Анда В. И. Ульянов-Ленинның беренче революцион чыгышлары буенча көрәштәше М. Н. Жукоөскийның тормыш юлы бик тәфсилле яктыртылган. 1911 елның җәендә М. Н. Жуковскийның авыруларны дәвалау белән танышу йөзеннән Кырым һәм Кавказда, шулай ук Пятигорскида өч айлык махсус сәфәрдә булуы факты безнең игътибарны җәлеп итте. Пятигорскида аның Казан университетында бергә укыган һәм сходкада катнашкан врач Ф. Бочков белән очрашкан булуы бик мөмкин.
Сходкада катнашучылар турындагы мондый хезмәтләр киләчәктә бу юнәлештә эзләнүне тагын да тирәнәйтергә, әлегә кадәр билгесез кызыклы фактларны табарга ярдәм итә.
Сходкада очраклы кешеләр катнашмаган, әлбәттә. Алар чын дуслар, фикердәшләр. Еллар үтү белән, дуслык хисләре сүнмәгән дә. сүрелмәгән дә. Яшьлек идеалларына тугры калган хәлдә, алар самодержавиегә каршы көрәшне төрле юнәлешләрдә дәвам итәләр. Бу мәсьәләне өйрәнү шул чорны яхшырак аңларга. В И. Ленинның даирәсен киң күзалларга, студент яшьләрнең көрәшен һәм тормыш шартларын тирәнрәк төшенергә мөкинлек бирә.
Эзләнүне дәвам иттерергә кирәклеге бәхәссез Сходкада катнашучыларның варисларында бу күренекле вакыйгага кагылышлы документлар, кулъязмалар, хатлар, фоторәсемнәр саклануы, арада В. И. Ленинга бәйле мәгълүматлар да теркәлгән булуы ихтимал.
Алма-Ата тарихчысы 8 3. Галиев «Сөргенгә җибәрелгән революционерларның Казахстанда медицина өлкәсендәге эшчәнлегв" (1982) исемле китабында XIX гасырның икенче яртысында врачларның казах далаларында алып барган фидакарь эшчәнлеге турында архив документларын укучылар хөкеменә тапшыра. Царизм тарафыннан милли төбәкләргә сөрелгән революционерларга һәм шулай ук мохтаҗларга ярдәм итү өчен үз теләкләре белән килгәннәргә коточкыч фәкыйрьлек, ачлык, ваба, тиф йоктыру куркынычы шартларында эшләргә туры килә. Алар барлык мохтаҗларны, авыруларны аякка бастыра алмасалар да. яңа туган балаларның бер өлешен булса да саклап калдылар, һәм бу хезмәт иясе халкы өчен самодержавиегә каршы көрәшнең бер формасы иде Шушы эшчәнлекләре белән врачлар массаларга царизмның череклеген, аның халыкка каршы характерын ачып салалар. Авырулар өчен үзен-үзе аямыйча алып барган бу тигезсез көрәштә булачак полководец, Гражданнар сугышы герое М 8 Фруизеның әтисе В. М. Фрунзе һәлак була.
Китапның берничә сәхифәсе Казан университетын тәмамлаган врачларның Казахстандагы эшчәнлеген яктыртуга багышланган. Арада иҗтимагый эшчәнлекләрен В. И. Ульянов- Ленин белән бергә сходкада башлаганнары да бар П. Ф Матвеев. И. Лангор һ. 6. М 8 Фрунзеның әтисе нәкъ менә П. Ф Матвеев белән бергә эшләгән була. Врач П. В Добровольский Н. Е. Федоссеевның марксистик түгәрәге эшендә актив катнашкан.
Казан университетын тәмамлаган беренче казах врачларыннан М Карабаев, Казандагы революцион подполье эшендә катнашкан, соңрак Харьковтагы эшчеләр түгәрәгенә җитәкчелек иткән Д. Д. Бекарюков та Казахстанда эшләгәннәр В. 3. Галиев монографиясендә игътибарга лаек башка мәсьәләләр дә куела. Аларны тикшерү, өйрәнү — киләчәк эше.
Кайчактабез тикшерә торган темага кагылышлы мәгълүматлар һич көтелмәгән җирләрдән. беренче карашка бу мәсьәләгә турыдан-туры бәйләнеше булмаган проблемаларны өйрәнгәндә дә табыла. Алма-Ата пионерлары һәм комсомолларының «Эзләнү» хәрби- патриотик клубы Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тормыш һәм сугышчан юлларын өйрәнә. Клуб членнары 19 яшендә акгвардиячеләргә каршы көрәштә һәлак булган Викторның—1887 елгы сходкага катнашкан П. И. Станов улының язмышын ачыкладылар. Шуннан соң аның туганнары белән хат алышу башланды П. И. Становның кызы — Ольга Павловна Станова-Екимова 43 ел производствода эшли, КПСС члены, хезмәт ветераны, Казан университетын тәмамлаган улы беләң, Алма-Атада яши Икенче Аызы Вера Павловне — шулай ук КПСС члены, хәзер Новосибирскида тора.
О П Екимова безгә әтисенең 1887 елда һәм һәлак булган ир туганының 1916 һәм 1918 елларда төшкән фоторәсемнәренең күчермәләрен җибәрде Октябрь революциясенә кадәрге бөтен гомере буе диярлек П. И, Станов полициянең яшерен күзәтүе астында яши, аңа. хәтта, иптәшләре белән хат алышу да тыелган була. Полиция тарафыннан ышанычсыз дип саналган кешегә туган шәһәре Бийскида гына түгел, башка шәһәрләрдә дә (Ачинскида,
Усть-Каменогорснида, Семипалатинскида) эш табуы бик кыен була Шуңа күрә вакытлыча күчереп язучы, конторщик ярдәмчесе, акциоз ведомствосында контролер булып эшләргә туры килә аңа. 1928 елда пенсиягә киткәнче, ул шәһәр финанс бүлегендә инспектор булып эшли һәм 1930 елның 13 ноябрендә вафат була- Гомере буе ул медицинага мәхәббәт саклый, дару үләннәре җыя. авыруларга кулыннан килгән кадәр ярдәм күрсәтә. Балаларына еш кына сходка турында истәлекләр сөйли, аларны социализм эшенә бирелгән ватандарлар итеп тәрбияли.
Сходкага катнашкан Н А. Мотовилов биографиясе дә махсус очерк таләп итә Ул җитәкләгән һәм жандармнар «үтә зарарлы» дип санаган түгәрәктә В И. Ульяное-Ленинның катнашуы — билгеле факт Н. А. Мотовилов Н. Е Федосеев белән дустанә мөнәсәбәттә торган. Казаннан китәргә туры килгәч тә. аның белән хат алышкан. Соңыннан Н. А. Мотовилов Рост ое-Дон шәһәрендәге эшчеләр түгәрәген җитәкли (бу турыда КПСС тарихының беренче томында искә алып үтелә), Харьковтагы эшчеләр түгәрәге белән бәйләнешкә керә, Казаннан куылгач Тарту университетына кергән студентлар белән элемтә урнаштыра 3 Краснодарда һәм Нооороссийскида марксистик түгәрәкләр барлыкка килүдә дә Н А Мотовилов- ның роле зур. Ул гомере буе самодержавиегә каршы керәшә һәм Бөек Октябрь революциясен шатланып каршы ала. Сходкада, Н А Мотовилов белән янәшәдә А. Скворцов та була. Соңыннан ул большевиклар партиясе сафларына керә. Беек Ватан сугышы алдыннан Урта Азиядә яши һәм эшли. Аның биографиясе әле тикшерүне сорый.
Сходкада катнашкан Д. Матвеев һәм М. Коников. 1888 елда чит илдә чакларында, Г В Плехановка якын революцион эшлеклеләр белән элемтәгә кереп «Освобождение труда» группасы ечен средство җыю һәм Россиядән хатлар җибәрү хакында килешәләр' Бу фактлар, кәләше А Г Соловьеваның Д Матвеев белән язышуы аркасында. Н Е Федосеевка мәгълүм була. Шушы элемтәләр буенча чит илдән Казанга Г В. Плеханов хезмәтләре һәм бер данә «Освобождение труда» группасы программасы җибәрелә
Башка шәхесләрнең дә тормыш юллары ейрәиүне сорый Әйтик, 1887 елда Казан уни-верситетында Г М Кржижаноаскийның бертуганы А М Кржижановскииның укуы кызыклы һәм мөһим факт түгелмени?! Авыру сәбәпле кышын отпуск алган һәм университетка 1888 елның башында гына әйләнеп кайткан А. М. Кржижановский 4(16) декабрьдәге сходка турында белмәгәндер дип әйтә алмыйбыз, әлбәттә 1890 91 уку елында ул һәм аның бертуганы Борис сходкага катнашучылар (И Курдов) белән бергә укыйлар Н. Е Федосеев эшем дәвам итүчеләр (Н. Сигорский һ 6 ) белән аралашалар А Кржижановский А Казаринов J белән дә аралаша, ә соңгысы, уз чирагында, Н Бауман һәм В Сущнискийлар белән таныш
Ветеринария институты студенты X Акҗәгетоа һәм университетның ирекле тышлаучысы И. 8 Терегулов кебек шәхесләрнең биографиясен до тирәннән өйрәнергә кирәк. Аларның сходкада катнашулары турында документлар юк. бәлки катнашмаганнардыр да Ләкин ул вакыйгаларга мөнәсәбәтле булулары ихтимал
1887 елгы сходканы һәм студентлар керәшенең башка формаларын алдынгы яшьләр бик озак онытмый. Аның кайтавазы әле 1897 елның 7 ноябрендә дә яңгырый Полиция департаментына җирле властьлардан алынган бер хатта мәсәлән Казан университетында студентларга мороҗәгать-хатлар таралуы, анда реакцион инспектор һәм 1884 елгы устав тәнкыйтьләнүе хәбәр ителә. Иң меһиме шул: аларда, сходка документларындагы кебек үк. Казан студентлары үзләренә тиешле хокукларны һәм өстенлекләрне яклауда бердәм булачаклар дигән фикер үткәрелә Студентлар иптәшлек хисләренә һәм элеккеге революцион традицияләргә хыянәт итмиләр
1935 елда Пятигорск шәһәрендә эшләгән Ф Бочков һәм 1933 елда Харьков элмәсенең Покатиловка авылында эшләгән ветеринария врачы И де-Геиффье да университетта узган сходканы исләреннән чыгармыйлар Туганнарына, хезмәттәшләренә алар бик күп кызыклы фактлар сөйләгәннәрдер, бәлки В И Ленин турында да истәлекләр белән уртаклашканнар- дыр Бу юнәлештә эзләнү алып бару кызыклы табышларга китерергә мөмкин
8 И. Ленин биографиясенә материаллар җыйган 8 Д Бонч-Бруеенчның О Португалоә тарафыннан язылган «Казан университетында 1887 елдагы студентлар кузгалышы турындагы истәлекләр» кулъязмасын укуы —билгеле факт Бу мемуар турында азган рецензиясендә ул, әгәр дә Португалов студентлар чуалышында 8 И Ульяноо-Ленинның чыгышын тасвирлә-
г ан һем аның турында яңа мәгълүматлар биргән икән, аларны шуның өчен генә дә матбугатта чыгарырга кирәк дип саный °.
Сходкага катнашучыларның язмышын өйрәнүне Россиядәге азатлык көрәшенең төрле юнәлешләре арасындагы бәйләнешләр тарихыннан башка күз алдына китереп булмый.
Мәсәлән, сходкада катнашкан дистәләрчә поляк студентларының биографияләрен өйрәнү дә яңа ачышларга китерер иде. Жандармерия мәгълүматларыннан күренгәнчә, алар арасында студент В. И. Ульянов-Ленин белән якын мөнәсәбәттә торганнары да бар. Шунысы да мөһим: аларның кайберләре. Казанга килгәнче, Петербург университетының А. И. Ульянов укыган физмат разряды студентлары булган.
Сходкачылар Н. С. Купревич һәм Б.-В. В. Пежарскиилар да элегрәк Петербург универ-ситетында укыганнар. Казан губерна жандармерия идарәсе начальнигының 1887 ел 19 октябрьдә Казан уку округы попечителенә хәбәр итүенә караганда, Н С. Купревич «Пролетариат» исемле җәмгыять членнары белән элемтәдә торган
Беренче революцион чыныгуны сходкада алган студентларның күпчелеге самодержавиегә каршы көрәшне дәвам иттерә. Н. Шемаев үзенең гимназист иптәшләре Н. Бауман һәм В. Сущинскийга дулкынланып сходка турында сөйли, В. И. Ульянов-Ленин исемен еш телгә ала. Сущинский белән дуслыгын ул соңыннан да өзми, аларның яшерен революцион эш алып барулары турында да хәбәрдар була. 1900 елның 4 февралендә Н. Шемаев Свияжскидан Казанга килә һәм квартира тотучы хатынга үзенең «бик мөһим эш буенча» тиз арада Б. Г. Сущинскийны күрергә тиешлеген әйтә8.
Сходкага катнашучы Ф Фарманов 1900 ел башларында марксистлар белән кулга-кул тотышып, актив рәвештә иҗтимагый-политик эш алып бара. Әстерханда яшәгәндә, ул социал-демократлар белән тыгыз элемтәгә керә һәм Казанда укучы әстерханлы студентлар өчен уздырылган кичәдә җыелган 200 сум акчаны Казанга җибәрә. Бу акчалар студентларның күренекле эшлеклеләре, сходканы оештыручылар арасында бүленә'. Сумманың бер өлеше искрачы Н. Семашко, Б. Рюриков, 3. Соловьев һәм башкалар белән бергә яшерен революцион эш алып барган студент Л Мамаджановка бирелә Н. Е Федосеевның күптәнге дусты, 1905—1907 еллардагы революциядә актив катнашкан Г М Волков, «Саратовский листок» газетасы редакциясе хезмәткәре К Сараханов һәм үзе белән бергә сходкада катнашкан күп кенә башка студентлар белән хат алышып торган Г Плетнев та марксистларның шушы төркемендә революцион эш алып барган
Яшүсмер чагында ук Н Г Чернышевский белән танышкан һәм 1887 елгы сходкада катнашкан И. К. Курдов та революцион көрәш юлыннан тайпылмаган, шул эшчәнлеге өчен аны төрмәгә ябалар Октябрь революциясеннән соң ул Урал өлкәсе сәламәтлек саклау бүлегенең дәвалау бүлеге мөдире булып эшли, соңыннан Свердловск медицина институтында социаль гигиена кафедрасын җитәкли («Советское здравоохранение». 1962, 2 сан, 73—76 бб ).
1887 елгы тарихи сходкага катнашкан, соңыннан большевик булган В. Перимов матбугат битләрендә Россиядә эшчеләрнең хәле турында мәкаләләр сериясе белән чыгыш ясый. «Эшчеләрне страховать итү турында яңа законнар» исемле корреспонденциясендә ул царизмның эшчеләргә каршы политикасын ачып сала («Камско-Волжская речь». 1912, № 289). В Перимов В В Адоратский, А. И. Дог ад ое һәм башка революционерлар белән дус була.
Жандармнарга күп кенә фактлар билгеле булмаган, ләкин алар хәтта XX гасыр башында да сходкага катнашучыларны үзләренең күз уңында тотканнар. И. М. Лангор. И, Есель, Г. Музыкантскийлар 1900 елда да охранкада исәптә торганнар. 1905—1907 елгы революция елларында чит илдә яшәгән Г. Музыкантский Россиягә кайтып, азатлык өчен көрәш сафына басарга җыена. 1905 елның 22 августында Женевадан Казанга җибәрелгән хатында ул түбәндәгеләрне яза: «Мин монда бик идеаль һәм укымышлы даирәдә аралашам. Россия социал-демократлар партиясенең барлык алдынгы вәкилләре., монда яши. Монда соңыннан практик эш өчен Россиягә җибәрелүче агитаторлар һәм пропагандистлар хәзерләү буенча университет дияргә була» .
53 карт 6 эш.
ф 4 т«« 1903 эш. 3. 85. 89 66
Сходкага катнашкай Я В Мартинкус, врачлар М Н Жуковским Н И, Шерстобитов ларны да полиция озак еллар буе яшерен куэәтүе астында тот» 1897—1898 елларда Н Е Федосеевның якын танышы А П. Линькова да шундый күзәтүдән читтә калмаган Ул жандармнарга мәгълүм булмаган эшләр белән Әстерханга да баргалый Шул ук елларда жандармнар 1887 елгы сходкада катнашкан Е В Барамзиниы эзлиләр ‘
Властьларның сходкада катнашкан Н П Васильеескиииы тынычлыкта калдырмаулары турында матбугатта сүз булган иде инде Соңгы вакытларда тагын яңа фактлар ачыкланды 1889 елның 3 маенда Одесса жандармерия идарәсе начальнигы Казан губерна жандармериясе начальнигына, врач Н П Васильевский эшчәнлегеиә аеруча игътибар итәргә кирәк ченки аның күптәинәи политик яктан аеруча ышанычсыз кешеләр белән элемтәдә торуы мәгълүм, дип яза ' 1899 елның 16 маенда Казан полицмейстеры 1887 елгы сходкада катнашкан врач П. П. Сементовский турында да шуңа охшаш документ тутыра ' Алар икесе дә Сущинскийлар гаиләсе һәм сходканы оештыручы студентлар В Адоратский Н Дамперов һәм башкалар белән таныш булалар Бу елларда казанлылар белән элемтәдә торучылар арасында Киев, Чернигов губерналарында, башкалаларда һәм университетлы шәһәрләрдә, шулай ук Ригада тору хокукыннан мәхрүм ителгән М И. Аккер да була Ул да Казан студентларының В И Ульянов-Ленин катнашында узган сходкасына катнашкан
Байтак мөһим фактларны, революцион керәш тарихының кайбер тирән катламнарын хәзергә кадәр ачыклап җиткергәнебез юк әле. 1900 ел башында Казан революционерлары В Адоратским. Н Дамперов. Б Рюриков «үтә зарарлы юнәлештәге» түгәрәк члены Л Богораз белән багланышларын дәвам иттерәләр Витебскида яшәүче Л Богоразга. В Адоратский исеменнән. Двинадагы стачкада катнашучылар ечен Казанда җыелган акча җибәрәләр
Нәсел җебе атаклы И М. Симоновка барып тоташкан Васильевлар династиясе серләрен дә ачасы бар әле Философия фәннәре кандидаты, доцент В А Бажанов мәгълүматларыннан күренгәнчә, философ Н А Васильевның бабасы В П Васильев Петербург фәннәр академиясе академигы, кытай халкы тарихы һәм этнографиясе буенча күренекле белгеч, әтисе А В, Васильев — бетен деньяда атаклы Казан физика-математика җәмгыятенә нигез салучыларның берсе, күренекле математик, агасы Н В Васильев — профессиональ революционер. Г В Плехановның якын керәштәше Н А Васильев Казан университетында 1901 елгы сходкага һәм аннан соң урамда узган политик демонстрациягә катнашкан («Философские науки». 1986, 3 сан, 74—75 66 ) Н А Васильевның сходкада Н А Семашко, в демонстрациядә Ленин -Искра»сы агенты О И Чачинд белән бергә булганын да естәп әйтергә кирәк.
Васильевлар фамилиясе жандармнарга яхшы таныш була, ченки алар бу фамилия вәкилләрен озак еллар буе күзәтү астында тоталар Н А Васильевның әтисе профессор А В Васильев Л Н Толстой белән хат алышкан Архивта беек язучының 1903 елның 2 октябрендә Ясная Полянадан Казанга профессор А Васильевка җибәргән хатының агентлар тарафыннан алынган күчермәсе сакланып калган Ул әдәбият белгечләренең, бәлкем политэкономия һәм философия тарихын өйрәнүчеләрнең дә игътибарын җәлеп итәр
"Домашның китабын җибәргән һәм җирне милекчелек хокукыннан азат итү кебек беек эшкә (чираттагы практик эшләрнең беренчесенә) Сезнең теләктәшлегегезне күргән хат өчен рәхмәтемне белдерәм Хөрмәт ле Дом аш әфәндегә китап һәм андагы яэу, шулай ук җирне национализацияләү лигасы членнарына конгресска чакырулары өчен рәхмәтемне тапшырсагыз, үземне Сезнең каршыда бурычлы дип санармын «Национализация* сүзе мәсьәләне минем аңлавымабик үк тәңгәл килми «Национализация» милләтнең милекчелек хокукын тануны аңлата, ә мин исә— җир кемнең дә булса милке булырга мемкин дигән ялгыш аңлауны юкка чыгару бурыч булып тора дип уйлыйм Аерма бары тик аңлату ысулында гына булырга да бик мемкин, ләкин алай булмаганда да. бар да. хосусый милекчелектән миллигә күчү дә. идеалга якынлашу дигән сүз. шуңа күрә мин аларның эшчәнлегеиә теләктәшлек итәм»
** ш»-я« 7IS 6
10 ТАССГ ҮДА I»» ф 1 >мя IJI >0 6 1В» ЯЛА* орофвсспр ** и *««яр Ля-»- ООАЯНЯ. боля»
” ТАССР ҮДА Ф 1 74В 70 77, 7J 66 3JJ >ш, '<>4 6
“ ТАССГ «Д* ••• О т 4Иш1И»
Профессор А. В Васильев улларының революцион хәрәкәттә катнашулары турында жандармерия тулы мәгълүматлар җыя алмаган, әмма, шуңа да карамастан, аларның «политик яктан бик зарарлы юнәлештә» булулары хакында агентлардан берничә тапкыр хәбәр керүе мәгъл' м Профессорның үзе турында исә ачык һәм катгый рәвештә, ул «революцион пропаганда шенә һәм студентлар хәрәкәтенә» тулысынча теләктәшлек күрсәтә, дип язылган. Казан губерна жандармерия идарәсендә профессор А В. Васильевның узган гасырның 80 елларында Казандагы революцион төркемнәр белән элемтәдә торуы хакында да мәгълүматлар сакланган 3 .
Шулай итеп, Казан революцион подпольесының 80 еллардан, Н. Е. Федосеевлардан килгән күпьеллык элемтәләре ачыклана. Н Е. Федосеев Васильевлар аша Лондондагы революцион эмиграция белән бәйләнештә торган. Бу элемтә, жандармнар никадәр тырышса да. өзелми.
Революцион көрәш дәвамында буыннар алышынуы һәм алар арасындагы багЛаныш мәсьәләсе махсус өйрәнүне таләп итә.
Казан резолюцион подпольесы бөек рус язучылары белән элемтәсен Россиядәге азатлык көрәшенең өченче—пролетар этабында да югалтмый. Мәсәлән, бертуган Васильевларның, В Адоратский һәм Н. Семашконың дусты, студентларның революцион подпольесы җитәкчеләреннән берсе Н. Дамперов, узган гасырның 90 нчы еллар азагында Л. Н. Толстой белән хат алышкан. 1901 елгы тентү вакытында алынган кәгазьләр арасында Л Н Толстойның 1899 ел 10 январьда язган җавап хаты табыла и
Казандагы Югары хатын-кызлар курслары тыңлаучысы Глядкова Александра Константи-новна 1909 елда РСДРП члены була25. Ул — В. И. Ленинның Сембер гимназиясендә укыган чактагы иптәше. 1887 елгы тарихи сходкага катнашучы К Глядковның кызы.
Казан университетында «чит тыңлаучылар» дип йөртелгән даирә һәм университет каршындагы Повивальный институтта укучылар тарихы да әлегә кадәр тикшерелмәгән килеш кала бирә Күпчелеге. кагыйдә буларак, гимназия тәмамлый алмаган разночинецлар Аларны университетка кабул итүгә властьлар төрле киртәләр куеп килә. Студентлар хәрәкәтендә алар да катнашканнар 1887 88 уку елында, ягъни В. И Ульянов-Ленин университетта укыган вакытта, исемлектә барысы 42 «чит тыңлаучы» һәм Повивальный институтта укучы 45 кеше теркәлгән Алар арасында бик таныш фамилия — студентларның дусты. А М Пешковның өлкән иптәше А С Деренковның бертуган сеңлесе Деренкова Мария Степановна да бар Аның янәшәсендә Ф Г. Беркович һәм А. П. Сементовская — Н. Е Федосеевның үзәк революцион түгәрәге членнары
1887 елгы сходкада катнашкан Л. М. Троицкийның бертуган сеңлесе. Сембер гимназиясен тәмамлаган А М Троицкая һәм шулай ук Сембер гимназиясен тәмамлаган В. Н. Алексеева да алар белән бергә була Казан революцион подпольесы эшендә бу кызлар сизелерлек роль уйнаганнар Алар үзләренең дуслары, иптәшләре, гимназисткалар арасында эш алып барганнар агымдагы политик мәсьәләләр тикшерелгән студент кичәләрендә катнашканнар. Бу кызлар А С Деренковның А М Горький эшләгән пекарнясы, лавкасы һәм Н. Е Федосеев белән элемтә тотуда студентларга ярдәм иткәннәр
Архив документларыннан күренгәнчә, «чит тыңлаучы» Яблочков та 1887 елгы сходкада катнаша Ул иптәшләренә теләктәшлек күрсәтеп, үзен университетта тыңлаучы булудан азат итүләрен сорап гариза яза һәм билетын калдырып китә.
Күренгәнчә, мондый -чит тыңлаучылар» да университетта булган мөһим вакыйгалардан читтә тормаганнар
Сходкада катнашучыларның бер өлеше (безнең исәпләүләр буенча, алар егермедән дә ким түгел) большевиклар партиясе сафларына баса; зур өлеше социал-демократик оешмаларга теләктәшлек күрсәтә һәм хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәләр. Кайберләре соңыннан күренекле галимнәр, врачлар һәм башка профессия ияләре булып китсәләр дә, иҗтимагый проблемалардан читтә калмаганнар.
Россиядәге азатлык хәрәкәтенең пролетар этабына кадәр үк көрәш мәйданына чыккан эшлеклеләр тарихта яңа эз калдырып киткәннәр.