ШИГЫРЬЛӘР
Сөю
Давылларга ялвардым мин: шаулап миңа килегез!
Әмма диңгездә ял итә — ялкау ахры җилебез.
Яшеннәргә ялвардым мин: күктән биек буегыз,
хисләрем сыймый эчемә, күкрәгемне уегыз!
Ләкин яшен биек күктә, болытлар кочагында.
Хыялымнан тудың, сылу, Ярсып йергән чагымда.
Тудың да җылы китердең, наз да бүләк итәрсең.
Тик. . тукта, яшьлек өметем, ташлап кая китәсең?!
Давылларны күрмәдең ич. Күрмәдең яшеннәрне..
Давыллардай кубып минем
күрмәдең яшенләүне!
Еракларга, шатлыкларга ничек
барып җитәрсең? Яшьлегеңә
матурлыкны ничек юлдаш
итәрсең?!
•
Ялкын белән көл арасы — Ут —
кызган күмер.
Яшәү һәм үлем арасы —
Көрәшле гомер.
в
Туйра үссә—имән булыр. Малай
үссә — иләмән булыр!
Кер, бәхетем, арага.
Бер дәва бул ярага! Ике
бәхет бер булганда. Урын
калмас ялага!
ӘХМӘТ ГАДЕЛ 11942) — шагыйрь. ‘Яшьлек урамы» *Кемеш кылган җырлары* һ. б шигырь
китаплары авторы Казанда яши.
а
, Тел, тешләсәң, авырттырыр, Бәгыреңне өздерер Сер, сакласаң,
ябыктырыр, үз-үзеңнәи биздерер.
е
Кереп ятсаң да бикләнеп кеше тапмас төшкә,
Үзеңнән качып булмый, белегез, һич тә!
Кара сакал алдан бара, бер нигә карамый, Тарасаң
да, юсаң да, күп чак ул бернигә ярамый!
Яшьләргә бер киңәш
Корал алсаң, илне саклыйм дип тот, Каләм алсаң, Җирне аклыйм дип тот.
Кар монологы
Һәр кешенең батыр чагы була,
Буйсындырыр чагы дөньяны...
Мин дә ишәм диеп йөргән идем, Күкрәк белән тимер койманы.
Таш — асфальтны тишел үскән үлән
Минем аша үтә төсле.
Агачлардагы яфраклар
Миндә дә бит үсә тесле.
Өметем
Сагынам, улым!
Таңнарымда сиңа барам — тешләремдә
Шулай жир сагынадыр йолдызларга очкан болытларны, Ә болытлар
сагынамы Җир-ананыП
Сагынам!
Казан янындагы калын урманда икәү үткәргән төнне сагынам!
Бәхет чәчәге кебек, һаман нурлана — киләчәкне яктыртамы учак?!
Синең белән бергә яккан шушы учак күңелемә күчте яна, балкый!
Нинди генә учакка баксам да.
күңелемдә жанлана шул тен
Ике ир-егет аңлашкан изге төн
Шул төндә сине таптым, улым!
Шул төндә туды өметем
Шул төндә терәгем барлыгын аңладым