Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Кем җырлады?
Кайдан соң бу болай ишетелә Кечкенәдән таныш милли моңнар? Җырла, җырчы, туган илен уйлап, Синең җырны кемдер йотылып тыңлар
Кайдан соң бу җырлар ишетелә.
Агач башларына куна-куна?
Кайсы хыялые килеп чыккан
Салкын тайгаларга, туңа-туңа?
Кем җырлады икән, һай, өздереп? Бу кырыс җир җырга лаекмыни? Сандугачлар сайрамаган җиргә Ямьнәр өстәрме соң татар моңы?
Керә дә җыр сазлы урманнарга.
Адашып ла йөри юлчы сыман, Ашкынып ла гына чабар иде — Юлларында аның аксыл томан
Кем җырлый дип башлар ватасы юк — Бораулаучы егет, безнең якташ. Гармунына сагышын сөйли-сөйли Җырлап утыра кайчак, беткәч вахта.
Кечкенәдән таныш милли моңнар. Кагылды да йөрәк кылларына, Бер рәхәтлек бирде юлчыларның Себер аша үткән юлларына
Лангепас
Ерак юллар үтеп килдек монда һәм торабыз менә хәйран калып. Йокымсырап яткан тарафларны Уятырга килә күпме халык.
Йолдызлар да шул ук, шул ук ай да. Үзгә бары заман, үзгә—тайга. Яңгырап тора туган яктан килген Таныш моңнар һәрбер буровойда
ӘХМӘТ РӘШИТОВ (1936) — шагыйрь. •Хатирә •Смхлтнам». -Киек кал «олы* Л. б шигырь китаплары авторы. Татарстанның аткамнган культура работнигы Ка ланда лши
Нижневартовск һәм Сургутка Ныклы терәк кирәк аркасында Шәһре Лангепас күк япь-яшь кала Пәйда булды Себер картасында. Салды аны безнең якташлар да, Йөрәк җылыларын кушып салды. Шуңадыр да яңа кала безне Якты чырай белән каршы алды.
Ят җир түгел Себер безнең өчен — Киләчәге якты, нурлы вһың- Бу якка да инде килеп җиткән Саф җилләре яңа замананың.
Көрәш мәйданнары һаман киңрәк, Мөмкинлекләр башка, көчләр башка. Алып сыман татар егетләре Мәйдан тота бүген Лангепаста.
Балачак хатирәсе
Васыять
(Ветераннар сузе)
Кояшы да сезгә калыр. Җире дә, җилләре дә — Без инде китеп барабыз Мәңгелек илләренә.
Ә сезгә әле яшисе —
Җир сөреп, ашлык чәчеп һәм үзсүзле дөнья белән Көн саен бәхәсләшеп.
Тарихлар язган сабакны Әллә инде җуйганнар — Үлем уены уйныйлар Яшәргә дип туганнар.
Тумаулары мөмкин иде — Очраклылык сәбәпче;
Ник соң шөкер итми адәм, Ник сүгенә, ник чәпчи?!
Җир йөзендә бертуктаусыз Канлы сугыш, үч, җәбер
Атом дигән күсәк белән Кизәнмәкче кемнәрдер.
Яхшымы дөнья, яманмы — Ул кирәк, зарур, тиеш. Шуңа сезгә калдырабыз Без аны исән килеш.
Без китәбез. Ә заманның Яхшыга барышлары.
Тик исәннәр — бу дөньяның Бердәнбер варислары.
«Без китәбез» . Чират җиткәч, Сез дә шулай диярсез, Мәңге яшәргә тиешле Җиргә башлар иярсез.
Имин илдә батырларга Бишек җыры ял булсын, Җирдә һаман гөлләр үссен, Таңнар һаман ал булсын
Кышкы тәрәзәдә — кара урман.
Чыкмый һаман кояш.
Шушы тәрәзәнең аязганын Күрер микән бу баш?
Өрә-өрә сулулары каба
Эретим, дип, читен, Кояшсыз да, әтисез дә аңа Яшәү бигрәк читен.
Абагалы сихри чытырманны Булса иде үтеп!
Урман кырыенда ул әтисен Торыр иде көтеп.
Кышкы тәрәзәдә — кара урман...
Җирдә сугыш бара.
Атаң җиңәр, кояш чыгар бер көн Өзгәләнмә, бала!
Аэропорт
Җирдә бураннар котыра, Күктә дә бураннардыр Җиргә кайтасы кешеләр Ни уйлый торганнардыр?!
Каршылаучылар шикләнеп Борчыла торганнардыр. Шуңа күрә дә бер керә, Бер чыга торганнардыр
Бураннар һаман басылмый, Ә күңел түзем әле Йомгакка урый бураннар Күрешү мизгелләрен
Хәерле хәбәр кетептер — Сөйләшләр тонык, сирәк Ә миңа монда ни калган? Ә миңа нәрсә кирәк?
Беркемне дә каршыламыйм, Беркемне дә озатмыйм. Бары биген ачам бугай Күңелдәге йозакның
Очсын аннан әсир кошлар
Бураннар арасына, Дәва эзләп йөрәгемнең Күптәнге ярасына
Очсыннар ерак-еракка, Очсыннар хыялгача. Язмышны көрткә батырган Буранлы еллар аша
Апока липсиемы?..
Карашлар ерак төбәлгән. Төбәлгән чиксезлеккә — Ни эзли адәм баласы Күзләрен төбәл күккә?
Анда тик космик «кабер»дән Атылып торган ташлар, Анда яңа кабынган һәм Инде сүнгән кояшлар
Анда кызыл гигантлар һәм Ак кәрләләр өере Үлем нурлары тарата Галәмнең салкын җиле
Карамыйча дәһшәтләргә Хыялый адәм сыман, Кая соң без ашкынабыз Киек каз юлларыннан?!
Эзлибезме >ңан иясе Йолдызлар арасыннан?! Радиокүзләр төбәлгән Центавр альфасына
Җирдәге бар җан иясе — Бер-берсен ашаучылар — Галәмнән безгә кунаклар Килмидер бәлки шуңар?!
Ә бәлки без бердәнбердер Иксез-чиксез җиһанда. Күктәге хәрабәләрне Алмыйктыр бәлки санга?!
Чөнки Җирнең үз хәле хәл, Борчуы, уе башка
Чөнки мемкин әверелүе Аның да җансыз ташка
Нишләрсең, әгәр булмаса Сандугач... чәчәк... кеше... Яман атадан туганнар Юк итсә яшәешне!
Жанын атом алган җанның Таштагы шәүләсенә
Галәми җанның ул чакта Дәшүеннән ни мәгънә?!
Онытмыйк ла — хыялланып, Йолдызлар күзли-күзли — Бу илаһи һәм гөнаһлы Жир атлы җиребезне!
Биеккә!
Кешеләр барыбер кошлар нәселеннән.
С. Селоймаиом.
Гел биеккә алар, гел биеккә!— Мин көнләшеп карыйм кошларга; Их, миңа да шушы кошлар кебек, Зәңгәр киңлекләрдә очарга!
Ярышмакчы булып алар белән Уйлар кабат канат кагына Аэроклублы яшьлек көннәремә, Хыялымның алсу чагына.
һаваларга әле менмәс борын Күгемнән соң кемнәр аерды? Язмышыммы, кошлар каргышымы Канатымны шулай каерды?
Үкенсәм дә, хәзер соң шул инде — Туздырылган күпме оялар!
Кыргый «эшләремне» уйлыймын да Хыялымнан хәтта оялам.
Ә нигә соң җанда сихри аваз?
Ә ниләр соң борчый күңелне? Борынгыдан канда калган геннар Шулай күккә өнди түгелме?
Ыгы-зыгы тулы бу дөньядан Гарык булып туйган чагымда Әллә ниләр тели күңелем кошы — Ал хыяллы чагын сагына.
Гел биеккә дәшә, гел биеккә!
Юк, бу хисне тыймыйм... тыелмыйм!.. Артларыннан ләкин җитәлмим шул — Канаты юк ерак хыялның!
Гел биеккә кошлар...
Гел биеккә!..
1986—1987