ШИГЫРЬЛӘР
Кунакка килегез!
Җирнең иң матур җирендә — Татарстанда торам мин. Малайлар һәм кызлар! Сезне Кунакка чакырам мин.
Йөртербез сезне утыртып Я КамАЗга, я атка. Ашыксагыз — үзебездә Ясалган самолетка.
Сезне үзебез үстергән Ипи белән сыйларбыз. Сыйга өстәп, Тукай, Җәлил Шигырьләрен сөйләрбез.
Ни телисез, бар да булыр — Көньяк та үзебездә.
Кирәк икән, котыбы да Киләчәк үзе безгә.
Тундрасын да, джунглиен да, Даласын да табарбыз. Әгәр тайга кирәк булса, Анысын да карарбыз.
Безнең якның көзе дә бар. Кышы, язы, җәе дә.
Бездә иген кырлары да Диңгез булып җәелә.
Таудан да биек өелә Ашлык көшелләре дә. Чөнки эшчән, тырыш безнең Якның кешеләре дә!
Безнең өстә — якты кояш һәм зәп-зәңгәр төсле күк. Гомумән, бездә бик матур, Нәкъ сездәге төсле күк.
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН (1948)— шагыйрь. •Бәхетле булыгыз». •Соенсеннәр зле каеннар*. *Мәңгелек сәфәр* һ. б. шигырь китаплары авторы. Татарстан комсомолының М Җәлил премиясе лауреаты. Казанда яши.
Тагын ниме? Безгә килгәч.
Үзегез дә күрерсез.
Бездә Идел буйларында Булмас сезгә күңелсез.
Безнең якларны күрсәгез, Сез шаккатыр идегез. Дусларыгыз көтә сезне — Татарстанга килегез!
йөгерә чебиләр урамнан
Көзге җил җилферди урамда. Ул минем чабуга ябыша. Җил белән ярыша-ярыша Сап-сары чебиләр чабыша.
йөгерә чебиләр урамнан.
Йөгерә берни дә күрмичә. Кинәттән бер чеби чак калды Машина астына кермичә.
Туктап ук калды ул куркудан. Йөрәгем жу итте минем дә. Ул сары яфракка әйләнде. Мин аны тотмакчы идем дә!
Мин көрәшергә тиеш!
Безгә якты дөнья кирәк! Якты дөнья — тынычлык. Дөнья тыныч булсын өчен Кирәк әле тырышлык.
Тынычлык өчен бар дөнья Көрәшкәндә — бер минме Калырга тиеш бер читтә? Мин шуны да белмимме?!
Тынычлыкны яклашуым Кирәк булмас иде дә. Кара җанлы ракеталар Үтермәкче мине дә!
Җимермәкче ракеталар Авылымны. өемне.
Үтермәкче сеңелемне.
Әниемне, энемне.
Хәтта җирне үтерергә Теләүчеләр бар алар.
Телевизор экранында — Яраланган балалар.
Алар бомба ярчыгыннан Гарипләнгән, имгәнгән.
Алар карый мина Ливан.
Чили кебек илләрдән.
Үземнең шул яшьтәшләрем
Тора гел күз алдымда.
Ракеталар эзәрлекли
Аларны һәр адымда.
Ул ракеталар миңа да һаман төбәлгән килеш.
Менә шуңа ТЫНЫЧЛЫКНЫ
Мин яклашырга тиеш!
Көрәшче булган бабамнар.
Көрәшче мин үзем дә.
Ә минем кебек малайлар
Меңләгән — Җир йөзендә*
Кызымның җыры
Кызым бер җыр Уйлап талкан. Шул җыр килә Төрле яктан:
— Мин әнине яратам!
Мин әтине яратам!
Җырлый кызым
Көн дә безгә, Җыр яңгырый Бүлмәбездә:
— Мин калачны яратам!
Мин кояшны яратам!
Кызым җырлый,
Җыры тынмый, Бөтен дөнья
Җырын тыңлый:
— Мин өемне яратам! Мин илемне яратам!
Яңгырда яланөс бик оза-а-ак торганнан соң язылган шигырь
Яңгыр ява.
Ну-у-у, ява!
Яңгыр ява.
Бр-р-р...
Бер-р-раз гына
Яумый тор-р-р...
Самолет иллюминаторыннан җиргә карап барганда язылган шигырь
Акрын гына, салмак кына Аста Идел агып бара. Ул иңенә баржаларын һәм салларын салып бара.
Кара әле. кара, кара: Бер олы юл китеп бара. Машиналарын тезгән дә Казанга ук җитеп бара. Поездларын төягән дә, Тимер юл да китеп бара, Боргалана-боргалана Елан кебек итеп бара.
Бер сукмак та барган була. Башкалардан, ахры, күреп. Бер малайны иярткән дә, Чаба гына терек-терек...
Яңгыр ява.
И-и-их, ява!
Яңгыр ява.
Ә-ә-әх, ява!
Яңгыр ява.
У-у-у, ява!
Әгәр...
Әгәр бер эш төбәсәң, Әгәр бик нык теләсәң, Бик-бик, бик-бик теләсәң. Әгәр бик нык тырышсаң. Тырышканда үзеңә Бик ныгытып булышсаң, Күп тапкырлар тырышсаң, һәм тырышсаң тагы бер. Теләгеңә бер көнне Ирешәсең барыбер!
«Фәнни ачыш»
Оча торган чәчәк
Чәчәкләрне бик яратам. Белмим, әллә нигә мин.
Чәчәкләрнең матурларын Җыеп кайттым өйгә мин.
Хуш ис белән тулды бүлмә!
Ләкин шунда, кем күрсен!..—
Кагынды да очып китте Чәчәкләремнең берсе!
Әллә бер гөл, чәчәк түгел. Күбәләк аткан микән?
Юк ла, болыннан күбәләк Ияреп кайткан икән!
Күкнең тарту көче
Җирнең тарту көче бар! Җир бик ярата безне — Шуңа күрә үзенә Көчлерәк тарта безне!
Ләкин кеше барыбер Тартыла өскә таба Очарга көч тә таба Иң биек төшкә таба!
Кешене галәм тарта. Тартылу һаман арта’
Оча ул йолдызларга! Димәк, анда эше бар. Гел күккә омтылабыз — Күкнең тарту көче бар!
Идел суы — зәңгәрсу, Гап-гади бер су инде.
Диңгез суы — тозлы су. Ул ачы су шул инде.
Идел туңса, шунда ук Әвереләчәк бозга.
Диңгез туңса әгәр дә. Әвереләчәк тозга