Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ватан турында уй
- Карабаев,
каракалпак шагыйре
Тулган ай
...Очтык, очтык, аста калды болытлар, Арал диңгезе дә күптән күмелде Мотор моңы, заман моңын искәреп. Җилкәндереп күңелләргә түгелде
Ак тигезлек безнең аста—ак болыт. Их. чабасы шуннан чая малайдай Урталай киселгән бетен икмәк күк. Изге юллар теләп безгә кала ай
Җырлар багышласы килә аңарга Җирдәгедәй якын күреп, үз күрел. Әнә бит ул безне сынап озата Ярты йөзе пәрәнҗәле кыз кебек
Күңел сизә, бер-береңә талпынсаң. Үпкәләмә, ярты җаным, дигәнгә. Мин дә менә синең кебек идем бит Ярты җаным калгач туган илләрдә.
Гаҗәеп төн! Тыныч, серле юлдан Үрләр аша узып барышым. Чирәмлектә туктап калам кинәт Ишетәм дә кошлар тавышын.
Бик якында, урман ешлыгында.
Тамакларын чыкка чылатып, Сайрый сандугачлар — җан сердәшен Иркәләпме, әллә елатып...
Ишетәмен: төнге үләннәргә Тупыр-тупыр алма коела. Бакча-дәрья, шуның дулкыннары Җирне капшый кебек тоела...
Җирем минем! Күлме гарасаттан Исән-аман чыга белгәнсең.
Яшәр өчен безгә — үлмәс хәтер, Үткер хыял, иман биргәнсең.
Азмы анда синең курпыларны Җилләр кискән, ялкын ялмаган. Ә үләннәр, халык рухы сыман. Күтәрелеп чыккан яңадан.
Исеңдәдер ул яралы көннәр.
Тик беркайчан үчле түгелсең...
Чәчәк ат син, Рәсәй, шатландырып Җирнең барлык, барлык кешесен!
Җиңү
Кемнәргәдер тоелырга мөмкин Сәер исем булып, ят исем,— Килә минем көзге миләшләрне Кызыл салют диеп атыйсым!
Ни дисәм дә, чагыштыруларым Хакыйкатьтән мәхрүм түгелдер: Учлам-учлам кызыл миләш дөрли — Кар өстендә гүя кызыл җыр
Кызыл сурәт — йөрәк хәтерем ул, Балачакның төсе югалмас: Смоленск җирендәге канны һәм янгынны еллар юалмас.
миләше
Гашыйк булдык Җиңү салютына!
Безнең теләк, өмет аркылы Кар өстендә миләш тәлгәшләре Кызыл шартлау булып балкыды.
Авыр көннәр искә төшкән саен Йөрәгемне кинәт моң сара.
Утлы сүз һәм кызыл күлмәкле кыз. Кызыл мәйдан — кызыл манзара.
Зәңгәр күкнең кызыл балкышлары Йөзеп килә балачагымнан.
Күрәсезме: көзнең миләшләре Кызыл салют булып кабынган!
Рашат НИЗАМИЕВ тврҗемаларе