РЕВОЛЮЦИЯ СОЛДАТЫ, ЖУРНАЛИСТ ҺӘМ ГАЛИМ
АС 1Г ТУГЬ13 йөз унсигезенче ел. Февраль аеның чатнама суык бер көнендә ГХ /II УРамнан ашыга-
ашыга яшь кызыл гвардияче атлый. Юка, иске шинель аны I W II җылытмый күрәсең: ул кышкы
дала җиленә буйсынгандай бөрешеп калган.
Менә ул Мөселман хәрби-революцион комитеты урнашкан Кәрван-Сарай янында
тукталды, шинель якасын төшерел, тураебрак басты һәм ишеккә таба юнәлде.
Монда аны Мөселман хәрби-революцион комитеты председателе Баһау Нуриманов көтеп тора
иде инде.
— Ә, иптәш Иосыпов. исәнмесез, әйдәгез үтегез, утырыгыз... Сезнең хакта күп ишетергә туры
килде Мәкаләләрегезне дә укыдым. Ялгышмасам, сезнең «Шәркый» дигән псевдонимыгыз да бар
бугай. Әйдәгез, якыннанрак танышыйк, үзегез турында сөйләгезче.
— Нәрсәсен сөйлисең инде, биографиям бик кечкенә, ике сүз белән әйткәндә...
Бу вакытта Заһидка 17 генә яшь була әле. Ә тормыш юлы шактый кызыклы һәм бай.
Заһид Иосыпов 1901 елның 9 январенда Оренбургта дөньяга килә. Аның әтисе Гайфулла
Иосыпов кара эшче була, ә әнисе Сәхипҗамал апа кер юып көн күрә. Иосыповлар гаиләсе ике катлы
йортның юеш һәм суык подвалында көн итә. Гаилә ярлы яши, көчкә очны-очка ялгап бара Заһидка
9 яшь тулгач, ата-анасы аны «Фокерот» пекарнясына эшкә урнаштыралар Җәйләрен ул шунда эшли,
ә кышларын атаклы «Хесәения» мәдрәсәсендә белем ала. Мәдрәсәдә уку шома гына бармый.
Листовкалар таратканы һәм шәкертләр чуалышында катнашканы өчен ул мәдрәсәдән чыгарыла.
1913 елда Заһид Оренбургта Кәримовлар типографиясенә өйрәнчек булып эшкә керә, соңрак
«Вакыт» газетасы басмаханәсенә күчә. Нечкә күңелле, күп белергә омтылучы яшь эшче кайнап
торган шәһәр тормышыннан читтә кала алмаган, әлбәттә. Тиз арада ул алдынгы фикерле эшчеләр
һәм яшьләр белән аралаша башлый: шәһәр күләмендә үткәрелә торган җыелышларда катнаша,
большевикларның аерым йомышларын үти башлый Февраль революциясеннән соң
большевикларның Оренбург оешмасы Заһидны политик эшкә тагын да ныграк җәлеп итә
Типографиядә эшләп, азмы-күпме тәҗрибә алган Заһид яшерен рәвештә рус һәм татар телләрендә
большевистик листовкалар бастырып, эшчеләр арасында тарата һәм башка җаваплы эшләр
башкара.
Эре сәүдә үзәге, Россиянең Урта Азия белән элемтәләрендә мөһим роль уйнаган Оренбург
Октябрь революциясе алдыннан Вакытлы хөкүмәтнең терәк пунктларының берсе була. Монда
атаман Дутов җитәкчелегендәге казаклар хуҗа була. Шушында ук башкорт милләтчеләре башлыгы
Зәки Вәлиди дә үзенә оя кора. Шуңа күрә С. М. Цвил- линг җитәкчелегендәге Оренбург
большевикларына Октябрь революциясеннән соң да губернада совет властен урнаштыру өчен ике
айдан-артык авыр көрәш алып барырга туры килә.
1918 елның январенда Оренбургны дутовчылардан азат итү өчен барган сугышларда, кызыл
гвардиячеләр белән иңгә-иң торып, Заһид та актив катнаша. Кызыл гвардиячеләр отрядында Заһид
большевиклар партиясе сафларына баса, һәм шуннан соң яшь большевик баш-аяктан политик һәм
әдәби эшкә чума, тулысынча халыкка, партия эшенә бирелә...
Мөселман хәрби-революцион комитеты председателе кабинетында утырганда да ул
чираттагы партия йөкләмәсен көтә иде Әйе, ул ялгышмады Хәрби революцион комитет аңа
большевистик «Мөхбир» газетасы оештыру һәм аны җитәкләүне тәкъдим итте. Шулай итеп Заһид
Иосыпов (Шәркый) Оренбургта татар телендә чыккан беренче
совет большевистик «Мехбир» газетасының редакторы итеп билгеләнә Бу аның имы- шында
борылыш чоры була. Әдәбиятны яратучы, редакторлык эшен сееп башкаручы 3. Шәркыйның соңгы
язмышы тулысымча диярлек газета эшемә, журналистикага багышлана. Бу җаваплы һәм
мәшәкатьле эшкә алынып, ул бервакытта да, язмыш кая гына ташласа да, журналист Һәм әдәбиятчы
исеменә тап тешерми
Заһид Шәркыйга «Мехбир» газетасында озак эшләргә туры килми 1918 елның июлендә яшь
редакторга, башка коммунистлар белән бергә, яңадан кулына корал алырга туры килә Шәһәргә
дутовчылариың һәм вәлидовчы милләтчеләрнең берләштерелгән кечләре якынлаша Кызыл
гаскәрләр Оренбургны вакытлыча калдырырга һәм Актубәгә чигенергә мәҗбүр булалар Әмма бу
жәл озакка бармый шул ук елның кышында кызыл гаскәрләрнең Оренбургка зур һеҗүме башлана
Ак казаклар белән булган авыр бәрелешләрнең берсендә рядовой Заһид Шәркый, яраланып,
госпитальгә эләгә Ләкин ул, аз гына сәламәтләнә башлау белән, яңадан фронтка омтыла Аны
политработник ител билгелиләр, шулай ук ул «Кызыл маяк» исемендәге армия газетасын
чыгарышуда да актив катнаша.
Заһид Шәркый революцион керәшиең Оренбург чоры турында «Оренбургта революция
кеннәре» исемле китап яза. Китапта 1905 елдан алып 1919 елга кадәр, крайны дутовчылардан
тулысымча азат иткәнче, Оренбургта булган авыр революцион керәш тарихы тасвирлана Бу
яклардагы революцион жәрәкәтне автор ил күләмендәге социаль- политик вакыйгалар белән тыгыз
бәйләнештә күрсәтергә омтыла Оренбургта озак еллар яшәгән татар әдәбияты классигы Шәриф
Камал бу китапны Оренбург тебәге тарихының бер сәхифәсе буларак югары бәяли. «Беек Октябрь
революциясе һәм Гражданнар сугышында катнашучы буларак Заһид Шәркый бу чорны бии тә
гыйбрәтле итеп тасвирлаган һәм Беек Октябрь социалистик революциясендә һәм Гражданнар
сугышында катнашучы геройларга тулы характеристика биргән»,— дип яза күренекле әдип Мәгьлүм
булганча, 1919 елда В. И. Ленин декреты буенча Башиортстан автономияле республикасы тезелә.
Бу уңайдан берничә сугышчан иптәшләре — большевиклар белән Заһид Шәркый Оренбургтан
РКП(б)ның Башкортстан елкә комитеты карамагына, республикада нәшрият- редакция эшләрен
җайга салу ечен күчерелә Бу вакытта республикада вәлидоачылариың йогынтысы шактый кечле
була. Алар совет властеның чараларын тормышка ашыруга терлечә аяк чалырга тырышалар
Валидолчыларны 1918 елдан. Оренбургта эшләгән вакыттан ук белсә дә, 3. Шәркый бу чорда әле
аларның чын йеэен ача алмый Яшь совет республикасының дошманнарын Гражданнар сугышының
башка фронтларында да тар- мар итәргә кирәк була, һәм ул 1919 елның ноябрендә яңа оештырылган
башкорт бригадасы составында Петроград фронтына китә 1920 елда 3 Шәркый яңадан Уфага кайта.
Аны «Башкортстан хәбәрләре» исемле республика газетасының редакторы итеп билгелиләр,
берара ул Башкортстан дәүләт нәшрияты медире вазифасын да башкара. Ләкин туган тебәк, дала
ягы, Оренбург аны гел үзенә тартыл тора һәм ул яңадан Оренбургта Балалык, мәктәп еллары, утлы,
давыллы керәш кеннәре дә монда узган аның Монда ул коммунистлар партиясе сафларына керде
Монда Оренбургта ул беренче большевистик совет газетасы «Мехбир»не оештырды һәм редакторы
булды Шуңа күрә Оренбургка ул шатлана-шатлана кайта Аны. сыналган большевикны. ВКП(б)ның
Оренбург губерна комитеты каршындагы азчылык милләтләр бүлеге медире итеп билгелиләр Бер
үк вакытта Заһид Шәркый ВКП(б)ның Оренбург губерна комитетының агитация һәм пропаганда
бүлеге органы «Юксыллар сүзе» исемле газетаның редакторы булып та эшли Дәһшәтле 1921 елның
авыр квннәрендә язмыш аны татар поэзиясенең булачак классигы Һади Такташ белән очраштыра
Такташ газетаның җаваплы секретаре булып эшли һәм үзенең беренче шигырьләрен дә шунда
бастыра
Соңрак Заһид Шәркый РКП(б)ның Оренбург губерна комитеты һәм Кыргыз елке комитеты
органы «Юл» газетасының редколлегия председателе була (бу елларда Оренбург Кыргыз (казах)
автономияле республикасының башкаласы була)
Классик язучыбыз Шәриф Камал, элеккеге «Вакыт, газетасы редакторы, күренекле вдип Фатих
Кәрими белән тыгыз иҗади дуслык берләштергән 3 Шәркыйны Татар классик әдәбиятының
шушындый күренекле әһелләре белән бергә эшләү, һәм шулай ук А. Таһирое, Ярлы Кәрим Д. Юлтыи
һәм башка язучылар белән аралашу Заһид Шәркыйның әдәби иҗаттагы үсешендә дә эзсез калмый
әлбәттә
1927 елда ул ВКП(б) Оренбург губерна комитетының .Очкын, исемле газетасы редакторы
Шуның естенә аңа Оренбургтагы татар педагогия институты директорының урынбасары вазифасы
да йокланган була Берара ул бу институтның директоры булып Та эшли, шунда ук
политэкономиядән лекцияләр укын Заһид Шәркый Оренбург шәһәр советының депутаты ител
сайлана, партиянең губерна комитетында даими «леи һәм институтның партия ячейкасы секретаре
була
Бу елларда (3 Шеркыи Оренбургта 1928 елга кадер эшли) ул бик «үп яза. «ендәлои матбугат
битләрендә әдәби һем иҗтимагыи-политик темаларга багышланган күпсанлы
мәкаләләр белән чыгыш ясый, татар хезмәт ияләре тормышы турында драма әсәрләре иҗат итә
Аның драмалары шәһәр театры һәм эшчеләр клублары сәхнәләрендә куела. Заһид Шәркыйны еш
кына «Орлее», күн заводы, тимер юл мастерскойларында күрергә була. Ул анда төрле актуаль
мәсьәләләр буенча докладлар белән чыгыш ясый. РКП(б)ның губерна комитеты кушуы буенча
төрле мөһим чаралар (бигрәк тә икмәк хәзерләү буенча) үткәрә. Шулай итеп ташып торган энергияле
3. Шәркый Оренбургта һәм елкәдәге татар, казах һәм башкорт крестьяннары, эшчеләре арасында
күпкырлы пропаганда-агитация һәм культура-тәрбия эшләре алып бара.
Заһид Шәркыйның шәхси архивында күп еллар буе аның белән бергә эшләгән якташларының,
хезмәттәшләренең истәлекләре сакланып калган. Аларда 3. Шәркыйның Оренбург төбәгендә алып
барган күпкырлы эшчәнлеге хакында кыйммәтле мәгълүматлар теркәлгән. Тарихчы Ш. Типеев, өч
сугышта катнашкан ветеран Ф. Солтанов, тарих фәннәре кандидаты, доцент А. Алиев, БАССР
Вакытлы революцион комитетының беренче председателе Г Дәүләтшин һәм башкалар барысы да
3- Шәркыйның туган иленә, коммунистлар партиясе эшенә җаны-тәне белән бирелгән ялкынлы һәм
какшамас революционер, принципиаль коммунист булуы турында җылы, эчкерсез истәлекләр
калдырганнар.
Бу уңайдан 3. Шәркый турында Ф. С. Солтановның истәлекләре аеруча игътибарга лаек Озак
еллар буе ул 3 Шәркый белән бергә Оренбургта эшләгән. Бергә эшләү тора- бара куп эшләрдә
чыныгу алган ике коммунист арасында зур. эчкерсез дуслыкка әверелә. Үзенең дусты хакында менә
ничек искә төшергән Ф. С Солтанов
«1926 ел башында РСФСР Бөтенроссия үзәк башкарма комитетының милләтләр бүлеге мине
Оренбург губерна башкарма комитеты президиумына азчылык милләтләр эше буенча вәкил итеп
билгеләде
Мәскәүдән Оренбургка килеп төшкәч, мин партиянең губерна комитетына юнәлдем. Губерна
комитетының секретаре мине азчылык милләтләр бүлеге мөдире белән таныштырды Ул Заһид
Иосыпов-Шәркый булып чыкты. 1920 елдан ук таныш булган бу кеше белән бергә эшләргә туры
киләчәген белгәч, шатлыгымның иге-чиге булмады Ул миңа һәрвакытта ошый иде. Үзенең искиткеч
гадилеге һәм тыйнаклыгы белән ул тирә-юньдә- геләрне таңга калдыра иде Ул һәрвакыт гади киенә,
акрын гына сөйли. Акыллы карашы, төпле сөйләве аның белән җиңел һәм күңелгә ятышлы әңгәмәгә
җәлеп итә иде. Үз кул астында эшләүчеләргә ул бервакытта да тавышын күтәрми иде Бу очрашуда
ул миннән рус булмаган халыклар һәм яшьләр арасында бергәләп эшләүне үтенде. Яшьләр
арасында эшләүгә 3 Шәркый зур игътибар бирә иде. Казах авылларына чыкканда, еш кына миңа
комсомолның губерна комитеты хезмәткәрләрен дә үзем белән алырга киңәш итә иде. Шулай
бервакыт 3. Шәркый мине кабинетына чакырды. Мин кердем Кабинетта аңа каршы бер яшь егет
утыра иде. Мине күрүгә. 3. Шәркый өстәл артыннан торды һәм таныш булмаган егетне минем белән
таныштырды.
— Иптәш Солтанов. таныш булыгыз, комсомолның өяз комитеты инструкторы Җә- лилов
Муса. Шагыйрь. Казанда укыды, туган якларына эшкә кайтты.
Без таныштык. Шуннан соң ул. Җәлилгә мөрәҗәгать итеп:
— Тиздән Солтанов Буртинск волостендагы (хәзерге Беляевен районы) казах авылларына
китәчәк, аның белән син дә бар Казах телен Солтанов әйбәт белә.
Соңыннан без Муса белән берничә тапкыр төрле волостьларда булдык. Муса казахча бик тиз
аңлый башлады. Мин хәзергә кадәр Муса Җәлил белән таныштырганы өчен Заһид Шәркыйга
рәхмәтлемен. Яшь дустым Заһид Йосыпов белән миңа Мәскәүдә тагын берничә тапкыр очрашу
бәхетенә ирешергә туры килде. Бөек Ватан сугышына кадәр Заһид Шәркый Мәскәүдә эшләде,
Садово-Самотечный кольцода яшәде, һәр очрашуда да без төннәр буе Оренбургта бергә эшләгән
көннәрне һәм иптәшләрне искә төшереп сөйләшеп утыра идек, ул Оренбург хәлләрен, андагы
иптәшләр хакында җентекләп сораштыра иде. Ул бик ярдәмчел, игътибарлы кеше иде. Бөтен гомере
буе аек кеше булды, бервакытта да спиртлы эчемлекләр эчмәде.
Соңгы тапкыр без Оренбургта аның сеңлесендә 1956 елда очраштык. Бу вакытта ул
Башкортстанда эшли иде».
1928 елда партиянең Үзәк Комитеты путевкасы буенча Заһид Шәркый Самара (хәзерге
Куйбышев) шәһәренә җибәрелә. Партиянең Самара өлкә комитеты катнашы һәм булышлыгы белән
3. Шәркый өлкәдәге татар хезмәт ияләре өчен «Урта Идел» исемле газета чыгаруны оештыра һәм
аның беренче редакторы була.
Самарада эшләгәндә, газета эшенә чумган булуына карамастан, ул партиянең өлкә комитеты
кушуы буенча өлкәдә беренче колхозлар оештыруда да актив катнаша.
1929 ел ахырында 3. Шәркый Мәскәүгә китә. СССР Үзәк Башкарма комитеты каршындагы
марксизм-ленинизм курсларының редакцион бүлегендә укый. Уку 1932 елга кадәр дәвам итә.
Курсларда уку белән бергә ул Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Эшче» газетасы редакциясендә
эшли. Соңыннан «Коммунист» исемендә чыккан бу газета сәхифәләрендә 3. Шәркыйның күп кенә
мәкаләләре дөнья күрә.
Курсларны уңышлы темах лаг аннан соң партиянең Үзәк Комитеты 3. Шәркыйны Донецк
шәһәренә эшкә җибәрә Ул Донецкида партиянең елка комитеты, елка башкарма комитеты һәм
профсоюзларның Бетенукраина Советы органы булган «Пролетар* газетасының җаваплы
редакторы булып эшли. Ул тиз арада редакциядә эшне һәм тәртипне җайга сала, шахтерлар
арасында оештыру эшләре алып бара, Донбасста эшче көчләрнең алмашынып торуына каршы
керәшә
1933 елда 3 Шәркый яңадан Мәскәүдә Аны СССР Үзәк башкарма комитетының Милләтләр
Советы органы булган -Коммунист» газетасы редакторының урынбасары ител билгелиләр
Озакламый аны партия Үзәк Комитетының матбугат бүлеге Кызыл профессура институтына укырга
җибәрә 1937 елда укуын тәмамлагач, ул партия Үзәк Комитетының политик нәшриятында редактор-
инструктор ител билгеләнә. Күп тә үтми, «Литературная газета» редакциясе үтенүе буенча 3 Шәркый
шушы редакциягә СССР халыклары иҗаты бүлегенә медир итеп күчерелә Бу күчерү очраклы гына
булмый, әлбәттә Эрудицияле. редакторлык эшендә зур тәҗрибә туплаган булуы естенә ул күл
телләр дә белгән. 3. Шәркый казах, кыргыз, таҗик, аэербайҗан телләрен яхшы үзләштергән «Ли-
тературная гаэета.да эшләгән чорда аңа еш кына төрле республикаларда булырга туры килгән
Төрле телләрне белү урыннарда тәнкыйтьчеләрнең, әдипләрнең әсәрләре белән танышуны,
газетага яңа корреспондентлар табуны җиңеләйткән Мәскәүдә яшәгәндә, ул җәмәгать эшләрендә дә
актив катнаша партиянең Мәскәү шәһәр комитетының штаттан тыш инструкторы булып эшли, еш
кына эшчеләр алдында лекция һәм докладлар белән чыгыш ясый Әмма Оренбург далаларында
Дутое бандаларына каршы көрәштә алган яралары аны яңадан борчый башлыйлар Ул, авырып,
урынга ята
Дәһшәтле 1941 ел. Бөек ватан сугышы башлана Күз һәм үпкә авыруы аңа көрәшчеләр сафына
басарга ирек бирми Әмма ул фашистларга каршы бөтенхалык керәшеннән читтә калмый Башкаланы
саклау эшләрендә катнаша Ләкин, күл тә үтми аның сәламәтлеге кискен начарлана Партия
җитәкчеләре киңәше белән 3 Шәркый Башкортстаи АССРга эвакуацияләнә Дәвалану курсын үткәч,
ул яңадан сафка баса. БАССРның Кигинский райкомында эшли башлый 1944 елда Уфадагы Тарих.
гел һәм әдәбият институты соравы буенча 3 Шәркый шул институтка фәнни эшкә күчерелә Монда 3.
Шәркый 1956 елга кадәр — пенсиягә киткәнче эшли Фәнни-тикшеренү институтында 3- Шәркый XIX
гасырда крайдагы культура торышын әйронү белән шөгыльләнә Мәктәп дәреслекләре төзүдә
катнаша. Ул аңа кадәр гомумән дип әйтерлек тикшерелмәгән мәсьәләне — башкорт совет әдәбияты
үсеше мәсьәләләрен тикшерә, едәби тәнкыйть мәсьәләләре белән вакытлы матбугатта чыгышлар
ясый. 1959 елда 3. Шәркыйның «Сайланма әсәрләрне дөнья күрә Китапның кушымтасында аның
фәнни хезмәтләре һем әдәби тәнкыйть мәкаләләренең тулы исемлеген эченә алган күрсәткеч те
бирелгән Бу елларда ул, авыруына карамастан, диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты
дәрәҗәсен ала
3. Шәркый искиткеч эш сөючән була Пенсиягә чыккач та (ул — РСФСРның персональ
пенсионеры була) ул республика газет а-журналлары белән актив иҗади элемтәдә *ора, мөкалә-
рецензиялор бастыра Өлкә газетасының 40 еллыгы уңаеннан 3 Шәркый БАССР Верховный
Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә
1961 елның 13 апрелендә Заһид Шәркыйның йереге тибүдән туктый Бәтвн гомерен партиягә,*
илебездә социализм төзү эшене багышлаган коммунистны соңгы юлга меңнәрчә кешеләр — аның
дуслары, туганнары хезмәттәшләре озата бара Аның каберенә куелган гранит ташка түбәндәге
сүзләр уелган -Монда 1918 елдан КПСС члены, Октябрь социалистик революциясендә һем
Гражданнар сугышында актив катнашучы кызылгвардияче. журналист, әдәбият белгече филология
фәннәре кандидаты Иосыпое (Шәркый) Заһид Гайфуллович күмелгән 1901—1961. Бу нәние
Мәскәүдән Казаннан Оренбургтан һәм башка шәһәрләрдән телеграммалар ява Аләрның авторлары
ялкынлы революционерның, ленинчы большевикның. Беек Октябрь социалистик революциясе һем
Гражданнар сугышында актив катнашучы Заһид Шәркыйның үлеме уңаеннан тирән кайгыларын
б елдерәләр
Оренбург җире какшамас коммунист революция солдаты, журналист яңа җәмгыять нигезләрен
тезүдә актив катнашучы Заһид Иосыпов-Шәркыи көбәк шәхесне бирүе белен хаклы рәвештә
горурлана