Логотип Казан Утлары
Шигърият

Октябрь байрагы


Байракта:
Кан төсе, Таң төсе, Яз төсе,
Яз төсе — көзендә.
Яралу, Яңару, Уяну —
Октябрь сүзендә.
2
Байракта — Гаделлек, Тигезлек, Намуслык.
Тормышның сафлыгы, Азатлык, Туган җир, һәм икмәк,— Октябрь шатлыгы.
3
Байракта
Батырлык, Чыдамлык, Г орурлык.—
Ватанның сагында Көрәштә Җиңүләр, Сагышлар
Октябрь чаңында.
Байракта:
Тынычлык һәм хезмәт, һәм җырлар, һәм чәчәк багышы.
Офыкта
Өметләр, Юлларда Октябрь балкышы.
Байракта
Безнең ант, Тугрылык, Дөреслек.— Йөрәктә янганы.
Җирдәге
Өлешкә, Безнең хак — Октябрь байрагы.
6
Бу якка
Күз текәп, Сокланып
Караган
Дөньяның бар ягы:
Чакыра
Дусларны
Табынга
Октябрь байрагы.