Логотип Казан Утлары
Публицистика

Культура тормышы көндәлеге


ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ
ОЕШМАСЫНДА
Татарстан Язучылар союзының 17 сентябрьдә
узган ачык партия җыелышын- да язучыларның
республикабыз авылларына шефлык ярдәме
күрсәтү буенча эшләгән эшләре һәм бу өлкәдә алда
торган бурычлар турында суз барды. Әлеге мәсьәлә
буенча җыелышта язучы Р. Кэрами чыгыш ясады.
Фикер алышуларда әдипләр М. Садри, С. Баттал.
Язучылар союзы идарәсе председателе Т. Миңнул-
лин, Р. Мостафин, Б. Гыйззәт, Н. Дәүли, Г. Ахунов,
Р. Харис, И. Юзеев, Мәхмүт Хәсәнов, Ә. Галиев, Г.
Шәрәфи. К. Тимби- кова, Р. Ватулла, Ә. Рәшитов, Л.
Шакир- җанова, С. Ибраһимова һ. б. катнашты.
БӨЕК ШАГЫЙРЬ ИСТӘЛЕГЕНӘ
18 сентябрьдә Профсоюз урамындагы 23 нче
йорт янында 1833 елның сентябрендә Александр
Сергеевич Пушкинның Казанда булуы истәлегенә
мемориаль такта ачылуга багышланган митинг
булды. Митингны Бөтенроссия китап сөючеләр
ирекле җәмгыятенең Татарстан бүлеге идарәсе
председателе, ТАССР культура министры
урынбасары М. Низамиев ачты.
Мемориаль тактаны ачу хокукы китап сөючеләр
җәмгыятенең иң актив членнарыннан берсе булган
Казан химия-технология институтының өлкән
укытучысы В. Лобовка бирелде.
Мемориаль тактада: «Бу йортта 1833 елның
сентябрендә шагыйрь Э. П. Перцов янында
Александр Сергеевич Пушкин булды», дигән сүзләр
язылган.
Митингта шулай ук КДУның Н. И. Лобачевский
исемендәге фәнни китапханәсенең сирәк китаплар
һәм кулъязмалар бүлеге мөдире В. Аристов,
шагыйрь Р. Файзуллин чыгыш ясады. Пушкинның
үлем сез шигъри юллары Ленин комсомолы
исемендәге Казан яшь тамашачы театры артистлары
башкаруында яңгырады.
ДУСЛЫК СӘХИФӘЛӘРЕ
21—24 сентябрьдә Татарстан Язучылар союзы
идарәсенең җаваплы секретаре Мөсәгыйт
Хәбибуллин белән «Казан утлары» журналының
баш редакторы урынбасары Ринат Мөхәммәдиев
тугандаш Башкортстанда булып кайттылар. «Кызыл
таң» газетасы, «Агыйдел» журналы коллективлары,
республиканың радио һәм телевидение
хезмәткәрләре белән очрашуларда алар бүгенге
татар әдәбияты алдында торган бурычлар һәм
«Казан утлары» журналының планнары хакында
сөйләделәр, ике тугандаш республика әдипләре
арасындагы хезмәттәшлекне тагын да җанландыру
хакындагы җитди сөйләшүләрдә катнаштылар.
Башкорт дәүләт университетының филология
факультетында һәм Илеш районының «Игенче»
колхозында «Казан утлары» һәм «Агыйдел»
журналларын укучылар белән очрашулар булып
узды. Әдәбиятлар дуслыгы бәйрәменә әверелгән
әлеге кичәләрдә Башкортстан әдипләре: «Агыйдел»
журналының баш редакторы Әмир Гәрәев, Роберт
Ваимов, Суфиян Поварисов, Таңсылу Карамышева.
Риф Мифтахов һәм башкалар катнашты.
Татарстаннан килгән кунакларны партиянең
Башкортстан өлкә комитеты пропаганда бүлеге
мөдире У. Н. Бакиров һәм Илеш райкомының
беренче секретаре И. Т. Шәяхмәтовлар кабул итте.
Бу очрашуларда «Агыйдел» һәм «Казан утлары»
журналларының дуслык багланышларын тагын да
тирәнәйтү һәм традициягә кертү ихтыяҗы билгеләп
үтелде.
МУСА ҖӘЛИЛ ӨЛЕШЕ
Әлмәттәге СССРның 50 еллыгы исемендәге
«Җәлилнефть» идарәсе мастеры Р. Хәбибуллин
җитәкчелегендәге комсомол- яшьләр бригадасы
тугыз кешедән тора, ә эшләп алган хезмәт хакын
унга бүлә. Мондый тәртип биредә 1984 елда, ягъни
бригада тулы хокуклы член итеп Советлар Союзы
Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилне
кабул итеп алганнан соң кертелгән иде. Шуннан
бирле Муса Җәлил исәбенә эшләнгән 5600 сум акча
Совет тынычлык фондына күчерелде.
ҖЫР ДУСЛАШТЫРА
Бөек Октябрь социалистик революциясенең 70
еллыгына багышлап, Украинаның республика
телевидениесе «Тугандаш республикаларның
сәнгать осталары» дигән тапшырулар оештыра.
Июнь аендагы тапшыруларның берсендә
тамашачылар
РСФСРныц һем Татарстанның халык артисты Ренат
Ибраһимов белән очрашты. Тапшыруда Р.
Ибраһимов турында ул Киевта гастрольдә булган
чакта төшереп алынган язмалар, телевидение
киносы күрсәтелде. анын башкаруында җырлар һәм
опера әсәрләре яңгырады
ГАЛЕРЕЯ ИСЕМЕН ҮЗГӘРТӘ
Әлмәттә культура тормышында истәлекле
вакыйга булды. Моннан 12 ел элек шәһәр
художество мәктәбендә ачылган һәм шуннан бирле
җәмәгать башлангы чы тәртибендә уңышлы эшләп
килгән Картиналар галереясына «Республика
сынлы сәнгать музее филиалы» дигән исем би
релде.
Үзенең эшләү дә ерендә Әлмәт Карти налар
галереясының экспонатлар фонды бик нык артты.
Хәзер анда 800 дән артык картина бар. Узган чорда
алар белән 200 меңнән артык кеше танышты.
ФӘННИ ЭКСПЕДИЦИЯЛӘР
27 майдан 14 июньгә кадәр СССР Фән нәр
академиясенең Казан филиалы Г. Ибра һимов
исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының
комплекслы экспедиция се Уральск. Әстерхан
төбәкләрендә, хал кыбызның фольклор, музыка
үрнәкләре һәм борынгы китапларын, кулъязмада
рын барлау, җыйнау юнәлешендә эшләде. Р.
Ягьфәров. Г. Макаров. Ф. Яхин халкы бызиың
культура тарихына караган күп кенә кызыклы
материаллар алып кайтты лар. йөзгә якын кулъязма
институт архи вына тапшырылды (шулар исәбендә
бол гар-татар язма әдәбиятына нигез салучы
мәшһүр шагыйрь Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»
дастанының бер кулъязмасы бар).
Мамадыш районында археография
экспедициясе апкытынди кулъязма 16 ки тап. басма
14 китап табылды. Кулъязма китапларның күбесе
иске татар телендә. Алар арасында 18 нче һәм 19
нчы гасырда популяр булган кыска хикәят китапла-
ры, бер китап эчендә Габдерәхим Утыз Имени әл-
Волгаринь.ң • Горбәтнамә- поэ масыннан өзек бар.
Шулай ук 16 нчы гасыр әсәре дип фараз ителә
торган «Могҗнзат намә» дигән шактый зур
күләмле, шигырь белән язылган әсәр табылды.
Игътибарга лаек табылдыклар арасын да
Баскан авылыннан Беренче ботендөнья сугышына
китеп мәрхүм булган Кәшафет дин
Мөбарәкшинның ничек сугышка алы иуы һәм
Кытайга кадәр килеп җитүе ту рында шигырь белән
язылган хаты бар. Югары Борсут авылында яшәүче
83 яшьлек Фәтхуллин Лотфулла бабай белән Юга
ры Сон авылының Коримова Бәдәр әбинең кулъязма
дәфтәр-китапларында шагыйрь Мифтахетдин
Акмулланың «Иң әүвәле ки рәк нәрсә...» дип
башлана торган популяр шигыренең халыклашкан
вариантла ры очрады
Сарман районында эшләгән архео график
экспедиция членнары кызыклы фольклор
материаллары таптылар. Арада төрле бәетләр,
шигырь дәфтәрләре, кулъязма китаплар,
революциягә кадәр басылып чыккан китаплар,
нәсел шәҗәрәләре һ. б. бар.
КАЗАН КУНАГЫ
6 августта Г. Ибраһимов исемендәге Тел.
әдәбият һәм тарих институтында Ленинград
шәһәреннән. СССР Фәннәр академиясе
Көнчыгышны өйрәнү институтының өлкән фәнни
хезмәткәре, филология фәннәре докторы Әнәс
Бакеевич Халидов булып китте. Якташыбыз гарәп
телендә язылган кулъязма китаплар буенча
илебезнең иң абруйлы белгечләреннән санала. Ә. Б.
Халидов Институтның кулъязмалар фонды белән
танышты, үзенең киңәшләрен бирде, фәнни
китапханәгә хезмәтләрен бүләк итте.
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР
Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен
язучы Латыйпов Кави Таһиро- вичка. Татарстан
АССР Верховный Советы Президиумының 1987 ел.
11 август Указы нигезендә. «Татарстан АССРиың
атказанган культура работнигы» дигән мактаулы
исем бирелде.
Совет әдәбияты һәм театр сәнгате өлкәсендәге
хезмәтләре өчен язучы Ишмора- това Рәйса
Гыйниятулловнага. Татарстан АССР Верховный
Советы Президиу мының 1987 ел. 11 август Указы
нигезендә. «Татарстан АССРның атказанган сәнгать
эшлеклесе» дигән мактаулы исем би релде.
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен түбәндәге иптәшләргә. Татарстан АССР
Верховный Советы Президиумының 1987 ел. 18
август Указы белән. «Татарстан АССРның
атказанган сәи гать эшлеклесе» дигән мактаулы
исем би релде:
Исәнбәт йолдыз Нәкыевиага музыка белгече.
Макаров Марс Андреевичка — Казан
шәһәренең 69 нчы урта мәктәбе каршым дагы
музыка студиясе укытучысы.
Совет культура өлкәсендәге хезмәтләре һәм
озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен Татарстан
АССР Дәүләт китап палатасы директоры Әнисә
Могьсумовна Хиеа нова га. РСФСР Верховный
Советы Президиу мының 1987 ел. 12 август Указы
белен. • РСФСРныц атказанган культура работ
нигы» дигән мактаулы исем бирелде
Совет хореография өлкәсендәге хезмәтләре
өчен М Җәлил исемендәге Татар дәү ләт опера һәм
балет театры солисткасы Ирина Шәрифоаиа
Хокимоаага. РСФСР Верховный Советы
Президиумының 1987 ел. 24 август Указы белән.
«РСФСРныц халык артисткасы» дигән мактаулы
исем би релде