Шигърият
Котлау
Җидегәннән йолдызлар алып Тездек Ил күкрәгенә,
Балкып, алтын йолдызланып Ил ашты күкләренә!
Җидегәнгә әйләнде Җитмеш, Борыла таңнар уятып, Уяткандай тылсымлы көч Тарих капкасын ватып:
Анда таҗлар баштан төште, Җимерелде иске дөнья,— Азатлык кошлары очты, Яңадан корды оя.
Күпме йолдызлар атылды...
Кыелды күпме җаннар!
Хаклык үз дигәнен кылды,— Тез чүктеләр дошманнар.
Җитмеш елда җитмеш җиде Кайгы, шатлык кичердек: Мәңгелек иттек без сине — Абелхәят эчердек!
Ленин рухы котлый Илне Җитмеше белән, сөеп, Ил котлый Бөек Ленинны:
— Җитмешлең белән!— диеп.