Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮЛЛӘРДӘН — ИДЕЛГӘ!

А. В. Яковлев,
КПССның Лаеш райкомы беренче секретаре

рак-ераклардан Казанга, самолетка утырып, килеп төшсәгез. сез инде Лаеш җиренә аяк
басасыз. Ченки яңа гына салынган мәһабәт корылмалы аэропорт нәкъ безнең район
мәйданыннан урын алды. Өлкән яшьтәге- ләрнең кайберләре әле һаман үзалдына
бәхәсләшкән кебек сейләнә:
— Аэропорт безнең җиргә салынгач, аңа «Саламыково» кушарга иде!— диләр. Яңа аэропорт
урынында кечкенә генә Саламыково авылы бар иде.— Внуково, Быково, Домодедово кебек
яңгырап торыр иде!
Бу авыл исә атамасын янындагы күлдән күчереп алган. Районыбыз күлләргә бай Аларның
кайберләре, табигатьнең кул тидерергә ярамый торган кадерле һәйкәле итеп, дәүләт тарафыннан
саклана. Кара, Чиста, Архирей, Сапуголь, Мүкле, Кавал, Сокуры, Саламыково, Куян күлләре—
шундый урыннар. Районыбызның теньягыннан коньягына агып, аны ике өчпочмакка бүлүче
Мишә елгасы да шундый ук кадерле һәйкәлдән санала. Ул Макаровка авылы янында Камага коя.
Кама исә, Атабай авылы янында, Иделгә тоташа
Табигатенең бай булуы төбәгебезнең тарихына да эз салган, аңа күренекле шәхесләрнең,
катлаулы вакыйгаларның язмышын бәйләгән. Район үзәгебез булган Лаеш поселогына кергәндә
«1557 елда нигез салынган» дигән язу күрерсез. Әмма бу белдерүдә хата бар. Чөнки рәсми төстә
Иван Грозный чорында нигезләнгән дип исәпләнсә до, бу якларда элек-электән шаулы тормыш
барган. Хәтта Лаешның үзе урынында да 1481 елда ук авыл булуы билгеле.
1579 елда төбәк аша Ермак атаман узып, үзенең дружинасын тулыландырып, Себер якларын
буйсындырырга юл тоткан. 1582 елда Ермакның Лаеш якларына кабат к айтуын, тагын да әлеге
явына кирәкле гаскәр туплавын сөйлиләр.
1781 елда Лаеш өяз итеп белдерелә, үзенең гербын булдыра. Ә моннан бераз ал - дарак
төбәккә Екатерина II нең килеп китүе турында да билгеле. «Әби-патша» бу сәяхәтендә Бөек Болгар
биләмәләренең калдыклары белән танышып йөргән, Казан ханлыгында яшәүче халыкларның
тормыш-омтылышларын аңларга теләгән, имеш. Мишә буйлап, зур көймәдә йөзеп килгән
уңаеннан, ул Лаеш җирендәге Рождествено авылына якын гына тукталыш ясаган. Жирле
дворяннар аны бик олылап каршылаганнар-
Шул дәверләрдә ук безнең якта Ватаныбыз культурасы күгендә балкырдай йол дызлар
күренә башлый. Талантлы шагыйрь Гавриил Романович Державин (1743—1816) соңра яшь
Пушкинның шигърияте алдында баш ия. Г Р Державин безнең Сокуры авылында туган.
Шагыйрьнең әти-әниләре Егорьево авылында күмелгәннәр. Аның бабасының бабасы Иван
Васильевич Державинга халык «Тугызынчы» кушаматы таккан булган. Шуңа күрә Иван
Васильевич карамагындагы авылларга да Девятово исеме «ябы- Ц1ып» калган. Заманында
шагыйрь Державинның үзенә «Әби-патша» тарафыннан бүләк ителгән авыл әле дә шул исемне
йөртә: Державиио. 1847 елда өяз дворяннары якташлары Гавриил Романович хөрмәтенә
Державиио авылында бакыр һәйкәл куйдыр- талар 1881 елның 1 мартында һәйкәл Казанга,
элекке театр бинасы янына күчерелә. 1937 елда һәйкәл алына. Аның фотосурәте республика
музеенда саклана.
Лаеш яклары халыкның азатлыкка якты юл салу өчен алып барган көрәшен дә яхшы
хәтерли. 1774 елны, Мансурово авылы янында Каманы кичеп, Пугач яулары Нармои- ка,
Рождествено авылларына якынлашалар, Казанга юл ачалар Башка авылларның крестьяннары
да аларга ярдәм итеп тора. Соңыннан, Екатерина II боерыгы буенча, бу кешеләр каты җәзага
тартылган, авыллар «кара исемлекакә теркәлгән
Е
Бу тарихи хәлләрдән соң 60 еллап вакыт узгач, 1833 елның 8 сентябрендә Лаешка мәшһүр
шагыйрь Александр Сергеевич Пушкин килеп теш». Пугачев эзләре буйлап, тарихны ейрвнеп
Лаеш халкы декабристлар хәрәкәтенә дә зур элеш керткәй. Декабристларның җидесе —Лаеш
өязеннән: В. П. Ивашев. Ф Г. Вишневский. В. А Дивов, А К Бярстеев. ф, М Башмаков, И. П. Жуков, Д. И.
Завалишин. Бу каһарманнарның тормышы һәм кереш юлы әле тулысыича ейрәнелмәгән. Арада
Дмитрий Иринархоаич Завалишиниың эшчәнлеге генә азмы-күпме билгеле дияргә була. Себердәи
әйләнеп кайткач ул Мәскәү- дә яшәгән Берничә китап авторы. Әсәрләреннән «Записки декабриста»
исемлесе аерым игътибарга лаек. Бу декабристның Зинаида исемле кызы булуы. Зинаида Дмитриевна
Завалишинаиың күренекле революционеркага әйләнүе д» мәгълүм Ул В И Ленин белән дә очрашкан .
Гомеренең күп өлешен мәгариф өлкәсенә багышлап. Зинаида Дмитриевна меңнәрчә балаларга аң-
белем бирә Аның шәкертләре арасында партиябезнең күренекле эшлеклесе А. А. Андреев та бар.
Зинаида Завалишина 1956 елда дөньядан кичә.
Безнең якта Ленин идеяләре өчен көрәшүчеләр байтак. Мәсәлән. Каны авылында туган Александр
Догадов 17 яшьлек чагыннан революцион көрәш юлына баса. 1905 елны ук РСДРПның Казандагы
оешмасына керә, өяздә Ленин «Искра»сын тарата Соңыннан ул ВЦСПСның секретаре дәрәҗәсенә
кадәр үсә. Без киләсе елда А И Догадовның тууына 100 ел тулуны зурлап билгеләргә әзерләнәбез.
100 еллык юбилейның икенчесен — Бакудагы 26 комиссарның берсе булган якташыбыз Иван
Яковлевич Габишев туган көйне билгеләргә дә зур өзәрлек бара И Я Габи- шев — Паиово авылы егете.
Хәзер безнең кошчылык фабрикасы эшчеләре яши торган поселок һәм район үзәгенең бер урамы. 2
нче урта мәктәп аның исемен йөрт».
Лаеш урамнарының берсенә В. И. Ленинның әнисе Мария Александровна Ульянова исеме
бирелде. Бу — Мария Александровнаның 1888 елның 19—20 августларында Лаеш- га булуы белән
бәйле. Мария Александровна кунып чыккан йорт шушы урамда әле дә исән-сау килеш саклана.
Бөек Октябрь социалистик революциясенең 70 еллыгы уңаеннан районыбызда Совет властен
урнаштыру өчен җаннарын аямаган көрәшчеләрне иске алып китесе килә аарорачы Петр Кореев,
Кышкы сарайны штурмлаучы Иван Суханов. Кронштадтка барып кергән Дмитрий Тагашев, Гражданнар
сугышы каһарманнары Григории Моисеев бертуган Секретаревлар, Несмелое, Пигалев, Порфирий
Вакатов
1918 елның октябрендә, Ленин тәкъдиме буенча, илдәге ачлыкка һәм хәерчелеккә каршы көрәш
максатыннан, 25 тәзмин итү хуҗалыгы оештырыла. Элекке алпавыт утары булган Среднее Девятово
хуҗалыгы бәрәңге һәм яшелчә үстерә башлый Соңыннан ул — Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге
совхоз булды. Совхозның беренче директоры — Мәскәүдән килгән эшче, ВКП(б) члены Иван Журавлев
Ул шактый гаиретлө җитәкче булып чыга. Хуҗалыкны ныгыта, дуңгыз симертүне де юлга сал»
1919 елның 16—17 июльләрендә Лаеш пристаненда -Красная звезда» агитпароходы тукталыш
ясый. Аңа утырып килгән Надежда Константиновна Крупская күпсанлы лаеш- лылар белән очраша,
әңгәмәләр кора Бу тарихи урыннарга хәзер мемориаль такталар эленгән. Өязнең ул чактагы
җитәкчеләре, партиянең еяз комитеты председателе Степан Тарабрии, Башкарма комитет
председателе Николай Суханов Ленин эшенә тугрылыклы коммунистлар булган.
1925 елда Лаеш яшьләре Татарстанда беренче комсомоллар колхозы төзиләр Исәме— «Ильич
васыятьләре» Коммунаның алты кешедән торган партия ячейкасын — Сидор Шлыков, унике кешелек
комсомол ячейкасын Егор Шлыков җитәкли. Соңра бу коммуна «Ленин юлы» колхозына кушыла (хәзер
— совхоз). Шул рәвешле, төбәктә хуҗалыкларны күмәкләштерү башланып китә
Утызынчы елларда крестьяннарның рухын биләп алган күтәренкелек әкиятләргә тиң 1935 елда
безнең Столбище МТСы республикада беренче урынны яулап ала Мондагы һәр трактор иң зур
күрсәткечне бире — сөрүгә күчереп исәплегендә, 1560 гектар җир эшкәртә. Шул елның 14 декабрендә
тракторчылардан П Гусев Г Чурунин һем 8 Гусев бертеклеләрдән зур уңыш алучыларның Бөтенсоюз
киңәшмәсенә катнашалар Петр Гусев хәтта чыгыш та ясый. Аңа шунда ук Ленин ордены тапшыралар
Соңра ул МТСның директоры, аннары «Столбищенский. совхозы директоры була. ТАССР Верховный
Советына депутат итеп сайлана Петр Павлович әле де сау-сәламәт. Столбище- да яши Хәзер безнең
район механизаторлары «Гусев кубогы ечен. ярыш оештыралар Мондый бүлек тракторны яхшы һем
ни бар мөмкинлегенә эшләтә алган батырга бирелә
1937 елның 12 декабрендә уздырылган беренче Сайлаулар уңаеннан Лаешка СССР Верховный
Советы депутатлыгына кандидат ител күрсәтелгән Отто Юльевич Шмидт киле Күренекле галим
сайлаучылар белен очрашканда, мәшһүр «Челюскин, бозваткычы
һәм аның каһарманнары гурында сөйли, совет фәненең үсеш юлларын тасвирлап күр. сәтә.
Шулай итеп, күңелле генә яшәгәндә, киләчәккә матур-матур планнар корганда дәһшәтле 41 нче ел
килеп җитә. Лаешлыларның йөзләрчә-меңнәрчә уллары һәм кызлары Ватанны дошманнан саклап
калуга күтәрелә. Сугышка киткәннәрнең байтагы яу кырында ятып кала. Ике якташыбыз — Иван
Матвеев һәм Александр Сергеев Советлар Союзы Герое булдылар. Кабан авылында яшәүче Петр
Наумов — Дан орденының тулы кавалеры. Берлинны алуда катнашкан егетебез Александр Пылаев
Ленин ордены белән бүләкләнгән.
Сугыш елларында Лаеш районы крестьяннары да солдатларча тугры хезмәт итте, Председателе
Евдокия Чапчина булган «Красное знамя» колхозы членнары «Татарстан колхозчысы» исемле танк
колоннасы оештыру өчен акча җыя башлыйлар. Евдокия үзе саклык кассасындагы бөтен акчасын
Дәүләт банкына тапшыра. Лаешлылар колхозның бу фидакарьлеген бердәм күтәреп алалар.
«Красный земледелец» колхозы тракторчысы, колхозчыларның 1936 елгы II съездында
катнашкан, Татарстандагы игенче кызлардан беренче буларак. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән
бүләкләнгән Надежда Кореева «Кызлар, тракторга утырыгыз!» дигән өндәмә күтәреп чыга. Аңа
дистәләгән кызлар кушыла.
Менә кырык елдан артык инде без тынычлыкта яшибез. Шушы аз гына вакыт арасында Лаеш
яклары тагын да ныгып, матураеп өлгерде. Хәзерге мәйданыбыз 2173 квадрат километр тәшкил итә, 74
авыл һәм поселокта утыз сигез меңгә якын кеше яши. Милли яктан, халкыбызның 70 проценты —
руслар, калганы — татарлар.
Районда балык, крахмал, сөт заводлары, урман хуҗалыгы, юл төзү идарәсе, ипи салу комбинаты,
тегү фабрикасы, техника төзәтү предприятиесе, агропромхимия кебек күпсанлы оешмалар бар.
Лаеш — авыл хуҗалыгы районы. 21 хуҗалыкның күбрәгендә яшелчә, сөт, кош ите җитештерелә.
Терлекләр саны да, алардан продукт алу да, гектардан җыела торган бөртеклеләрнең күләме дә арта
бара. Бөек Октябрь социалистик революциясенең 70 еллыгы хөрмәтенә уңышларыбызны тагын да
төгәлләндерергә ниятлибез. Әйтик, «Юбилейная» исемле кошчылык фабрикасы олы бәйрәм көненә
бишьеллыкның ике еллык йөкләмәсен тутырырга тырышып эшли. Нәкъ менә шушы фидакарь
коллективның уңганлыгы нәтиҗәсендә Казан каласы кешеләре диетик йомырка белән тулысынча
тәэмин ителәләр.
Казан дигәннән, безнең район, башлыча, Казан хезмәт ияләренең табыны мул булсын өчен
тырыша. Нармонкадан, мәсәлән, башкалага ел саен 20 мең тонна кишер, кәбестә, чөгендер, кызыл
шалкан кебек яшелчәләр оэатыла. Тиздән монда яшел борчак әзерләү дә җайга салыначак. Бу
совхозыбызны инде ун елдан артык экономика фәннәре кандидаты коммунист Гыйлфан Вафин
җитәкли. Совхоз дәүләткә, яшелчәдән тыш, сөт. сыер һәм сарык ите дә сата. Хуҗалыкны ныклы нигезгә
бастырганы өчен, Гыйлфан Гатинович Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
Столбищедагы тәҗрибә производство хуҗалыгы белән җитәкчелек итүче, авыл хуҗалыгы
фәннәре кандидаты. Ленин ордены кавалеры Усман Вәлиуллин КПССның XXVI съездына делегат
булып барды Бу хуҗалык, районда гына түгел, бөтен республика күләмендә оештырыла торган күркәм
яңалыкларны башлап җибәрә. Терлекчелектә тоташ агым белән эшләү, бозауларньЧ салкында тотып
симертү кебек алымнар монда ачылды. Хуҗалыкның төп вазифасы исә — югары сыйфатлы, элита
орлыклар җитештерү
Районның кошчылары турында сөйли китсәң, сүз тагын да куерачак. «Атабай» һәм
«Комсомольский» совхозындагы үрдәк, күркә үрчетү осталары дәүләткә ел саен 500 тонна кош ите
саталар.
Матюшинода исә затлы тире җитештерүчеләребез бар. Аларның даны дөнья базарын шаулата.
Әүвәл кеш тиресе генә җитештерелә иде, хәзер, мода таләбенә буйсынып. көмешсыман төстәге төлке
дә үрчетә башладылар. Яңа ферма өр-яңа интенсив технологиягә көйләнгән.
Югарыда телгә алынган осталарга кушып савымчы коммунистыбыз Валерий Ша- ламовның
уңганлыгын да әйтергә мөмкин. Ул узган ел һәр сыердан 4700 литр сөт сауды. Валентина Гурьянова.
Нина Маркелова да аннан әллә ни калышмыйлар.
Яхшы эшләребезнең башында коммунистлар бара. Аларның кайберләре — Бөек Октябрь өчен кан
койган беренче буын коммунистларның оныклары яки балалары. Күбесенең әтиләре Бөек Ватан
сугышында батырларча сугышкан. Илебез үткән авыр юл, катлаулы тарих бүгенге көннең матурлыгын
тоярга, тыныч хезмәтнең, мул тормышның кадерен белергә өйрәтә. Районыбыз кешеләренең
тормышын-көнкүрешен. хезмәтен күздән кичерсәң, шушы хакыйкатьне аеруча тирәннән аңларга була.