Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН КРЕМЛЕН ШТУРМЛАУ


зын гомер юлымда нинди генә җил-давыллар, сугышчан һз.м революцион үзгәрешләр кичерергә туры килмәде Барысын да үттем Сынмадым, сыгылмадым, дошман пуляларына да. снарядлар шартлавына да богел- мәдем Коммунист дигән бөек исемне легендар 1917 елны») мартыннан бүгенге көнгәчә намус белән алып килдем Җитмеш ел сафта — партия стажым әнә шундый минем!
Җитмеш ел Гаять күп вакыт, зур тормыш юлы ул. Бик күп нәрсәләр күрергә, башымнан кичерергә туры килде Нинди генә галүәеп кешеләр беләк оч- раш»ллмаган да нинди гадәттән тыш вакыйгаларда катнашырга туры килмәгән. Бездән соң яшәячәк, социализмны телеп бетереп, коммунизм корачак яшьләргә, миллионнарча егетләргә һәм кызларга бик күп нәрсәләр турында свйлисем килә Истәлек-ләремдә лип озын гомер юлымда күргәннәремне, кичергәннәремне аларга ирештерергә булдым
Отставкадагы генерал-лейтенант. Казанда Совет властен урнаштыруда актив катнашкан ленинчы-болъшевик Якуб ига Чанышевныц Безне яшьлек үзе чакырды» дигән истәлекләр китабына' язган кереш сүзендә әнә шундый юллар бар Түбәндә шул китаптан Казанда октябрь көннәрен тасвирлаган бер өзек тәкъдим итәбез. Әсәр журнал битләрендә ки•» ice елда басылачак
Вакытлы хөкүмәтнең Петроград эшчеләреннән канлы үч алуы рево- ПЮЦИОН рухтагы Казан эшчеләрендә кискен нәфрәт дулкыны күтәрде Контрреволюция басымына җавап итеп, алар тагын да тыгызрак сафларга тупланды Эшче һәм солдат депутатлары Советларында большевиклар өстенлек итә башлады Мәсәлән, 1917 елның 7 сентябрендә Советның утыз кешедән торган солдат секциясе башкарма комитетына уналты большевик һәм ундүрт сул эсер сайланды Башкарма комитет президиумындагы биш кешенең өчесе — Ершов. Ежов һәм Кортов — большевиклар иде Эшчеләр секциясен Карпов. Рудов. Северов һәм Бочков җитәкләде
Большевиклар партиясенең Казан комитеты эшче-крестьяннарның революцион активлыгына таянды. Бөтен власть Советларга!» дигән өндәмәгә һәм шулай ук предприятиеләрдә эшчеләр контроле урнаштыруга каршы чыккан меньшевиклар һәм эсерларны изоляциядә калдыру чараларын күрде
Бу бик вакытлы эшләнгән булып чыкты. Чөнки контрреволюционер- лар тарафыннан котыртылган завод-фабрика хуҗалары эшчеләр арасында революцион хәрәкәткә комачаулык итү, предприятиеләрне пролетариатның үз кулына алу мөмкинлегенә юл куймау очен барысын да эшләделәр, хәтта мал-мөлкәтләрен югалтуга да риза иделәр Алар завод һәм фабрикаларны яндырдылар, цехларны һәм аерым агрегатларны җимерделәр, теләсә нинди
■ И. it.-K • ти п Вйк рин Анисимом
О
корткычлыкка бардылар, предприятиеләрне эшләтмәскә сылтау эзләп, чималны яшерделәр Ләкин бернинди хәйлә һәм алдаулар да ярдәм итмәде Эшчеләр аларныц мәкерле ниятләрен фаш иттеләр
Дары заводы эшчеләре, мәсәлән, большевиклар завкомы җитәкчелегендә эшкә алу һәм эштән чыгару, заводны һәм складларны, дары базларын саклауны, исәп-хисапны үз кулларына алды Шәһәрнең башка предприятиеләрендә дә алар үрнәгенә иярделәр Завод хуҗаларыннан берсе — Арсла- - нов, чимал җитмәүне сәбәп итеп предприятиене ябарга маташа башлагач ? эшчеләр комиссия төзеп, җентекле ревизия ясадылар Нәтиҗәдә подвал- £ ларда биш мең пот туң май. ике мең пот мамык мае. бер мең пот киндер ~ мае. йөз мичкә силикат һәм шактый күләмдә утын табылды Бу хәл завод S эшчеләре арасында гына түгел, бөтен шәһәр предприятиеләрендә ачу һәм ' нәфрәт тудырды. х
Дошманның теләсә нинди хәйләгә, мәкергә баруын күргән Казан про- = летариаты мондый хәлдә битараф һәм ваемсыз кала алмый иде. әлбәттә Z Көрәштә В И Ленинның пролетариатны коралландыру турындагы күр- ' сәтмәсе нигез булды Алда торган сыйнфый бәрелешләрдә бары тик шушы - чара гына уңыш вәгъдә итә ала иде һәм Казан эшчеләре коралланырга. = Кызыл гвардия отрядлары, эшче дружиналары, сугышчан формирование- = ләр төзергә кереште Округтагы регуляр гаскәри подразделениелар аларга Z зур ярдәм күрсәтә башлады
Дары заводы янында гына урнашкан складлар һәм дары базларында £ каравыл хезмәте алып бара торган безнең 240 нчы полк бу җәһәттән бигрәк тә аерылып торды Полкта исәпкә алынмаган корал гранаталар, винтовкалар, карабиннар аз түгел иде Завод комитеты үтенече белән алар барысы да эшчеләргә бирелде һәм ал арны кораллы бәрелешләргә әзерләүдә хәлиткеч роль уйнады Октябрьгә кергәндә, завод эшчеләреннән ике меңнән артык кызыл гвардияче һәм дружиначы бар иде инде Яхшы гына коралланган бу отрядларны безнең кече офицерлар өйрәтте Дары заводы эшчеләре һәм 240 нчы полк солдатларының килешеп эш итүе пролетариат белән армия бердәмлегенең ачык мисалы булды
Ә илдәге вакыйгалар агышы көрәшкә ачыктан-ачык күтәрелер вакыт җиткәнне тоярга мөмкинлек бирә иде Көзгә таба Казанда һәм өязләрдә халык хуҗалыгы, экономика торгынлык хәленә килде, эшчеләр һәм ярлы крестьяннарның хәле коточкыч авырайды Казан предприятиеләрендә забастовкалар ешайды, авыл җирендә чуалышлар башланды Губерна комиссары Чернышев төрле якларга кораллы отрядлар җибәрде һәм озакламый •күпчелек алпавыт утарларында кораллы командалар бар. шунлыктан хәзер барысы да тәртиптә» — дигән хәбәрләр алды Губерна комитетының чираттагы утырышында да ул шулай дип белдерде
Ләкин «тәртип» турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде Авыл ярлылары кулакларга, кеше каны эчеп баеган алпавытларга каршы тагын да кискенрәк һәм ешрак баш күтәрә Шулай итеп, эшчеләр крестьяннар һәм солдатлар бердәмлеге турындагы пролетариат лозунгысының дөреслеге тагын бер кат расланды Бу бердәмлек исә көннән-көн үсә һәм ныгый бара иде
Татар крестьяннарының көрәшен җәелдерүдә бу юлы да М Вахитов җитәкчелегендәге Мөселман социалистлар комитеты зур эш башкарды Большевиклар белән бергә өязләргә Мөселман социалистлар комитеты агитаторлары һәм пропагандистлары да чыкты алар татар милләтчеләренең контрреволюциясен фаш иттеләр Вахитов һәм аның көрәштәшләре Шәһит Әхмәдиев. Әминә Мөхетдинова. Сәйфи татар крестьяннарының Казанда үткәрелгән губерна съездында Туктаров һәм аның иярченнәренә җир мәсьәләсе буенча кискен отпор бирделәр, алпавыт җирләрен тартып алган крестьяннарны кыю якладылар Съезд делегатларын шәһәр эшчеләре һәм солдат-лар белән берләшергә, аларга икмәк һәм башка азык-төлек белән ярдәм итәргә, бергәләп алпавытларга, капиталистларга каршы көрәшкә чакырдылар
Сентябрь башларында большевиклар партиясе Үзәк Комитеты җирле
оешмаларга Власть турында - дигән резолюция җибәрде һәм зуррак ш.-һ «р- ләргә ҮК членнарын һәм күренекле большевикларны озатты Казанга профессиональ революционер. 1903 елдан партия члены Бубнов килде Ялкынлы оратор, публицист эшчеләр митингларында чыгыш ясап. Вакытлы хөкүмәтнең. меньшевиклар һәм эсерларның контрреволюцион политикасын фаш итте Округта һәм шәһәрдә башкарган эшләре, кыйммәтле киңәшләре белән ул Казан оешмасы җитәкчеләренә шактый сизелерлек ярдәм күрсәтте. Бу акцияләрдән соң большевиклар оешмасы җитәкчеләренең эшчәнлеге нык кичәйде, солдатлар һәм шәһәр эшчеләре активлашты
Нәкъ менә җирле пролетариат таләбе белән • Рабочий • газетасы яңадан чыгарыла башлады Ә 19 сентябрьдә большевиклар тәкъдиме белән Советның өч секциясе бергә кушылды. Аның 22 сентябрьдәге утырышында азык- төлек белән тәэмин итүдәге кыенлыкларны бетерү буенча уртак план төзелде. Эшлекле һәм бөртекләп уйланган план иде ул. Аның тормышка ашуына шәһәрдәге йөзләрчә эшчеләр дә нык ышанды
Бу сүзләргә бераз аңлатма биреп үтү кирәктер. Актив, акыллы һәм чын-чыннан революцион эшчәнлеге нәтиҗәсендә большевиклар партиясе шулкадәр популярлык һәм абруй казанды ки. аның шәһәр комитеты меньшевиклар. эсерлар комитетлары һәм губерна комиссары Чернышев белән бергә, бер бинада — губернатор сараенда ачыктан-ачык эшләп килде Большевикларның беренче приказлары, хәлиткеч һөҗүмгә күчү турындагы хәбәрләр дә нәкъ менә шуннан яңгырады.
Бишенче октябрьдә шәһәр кешеләрен гудок тавышлары уяты Бистәләрдән Казанның үзәгенә. Панаев бакчасы тирәсенә эшчеләрнең оешкан сафлары куәтле дулкын булып агыла башлады Алар дәртле тавыш белән
Марсельеза һәм Варшавянка >ны җырлыйлар
Забастовкада кырык меңнән артык кеше катнашты Ләкин бу эшнең башы гына иде әле Советның эшчеләр секциясе, большевиклар белән килешеп. әгәр таләпләр кабул ителмәсә, гомуми забастовка булачагы турында кисәтеп куйды
Панаев бакчасында Карпов, Шеварев. Ежов. Гладилов. Волков һәм ул вакытта киң танылган башка большевиклар, революционерлар чыгыш ясады Хәрби округ командующие Архипов һәм губерна комиссары Чернышевның янавыннан митингта да. аннан соңгы көннәрдә дә куркучы булмады Хәрби гарнизон солдатларының яклавын һәрдаим тоеп яшәгән Казан пролетариаты үз-үзенә нык ышанып эш итә иде
Завод һәм фабрика хуҗалары төп шартларны кабул итәргә мәҗбүр булды Шәһәр пролетариатының беренче зур җиңүе иде бу Ул шулай ук Казан большевикларының да мөһим җиңүенә әйләнде, аның халыкны күтәрергә һәм илдә Совет властен яулап алу өчен көрәшкә алып барырга сәләтле икәнен күрсәтте
Эшчеләрнең җиңүе, кем әйтмешли, аларга һәм аларның вәкилләренә юридик файда да китерде Дәүләт думасына октябрь аенда үткән сайлауларда большевиклар — 22. ә Мөселман социалистлар комитеты вәкилләре 11 урын алды Эшче, солдат, крестьяннарның тормышын бәхетлерәк, матуррак итүдә уртак максат белән берләшкән бу кешеләр абруйлы йогынтылы политик көчкә әверелгән иде инде
Октябрь урталарыннан гаскәри берләшмәләрдә дә алдынгы фикерле кешеләр өстенлек итә башлады. 240 нчы полк бигрәк тә аерылып торды Шул вакытларда солдатлар мине беренче батальонның командиры итеп сайлап куйдылар.
Шуннан соң узган җыелышларның берсендә гарнизонның Мөселман хәрби комитеты сайланды. Аның председателе ефрейтор Әбдрәшитов. урынбасарлары Сафиуллин һәм мин. комитет членнары Биккинин, Сәйфелмөлеков. Касыйм Шамил. Шмаков һәм башка иптәшләр иде Эшче һәм солдат таләпләрен яклап. 15 октябрьдә зур митинг үткәрү турында карар кабул ителде Шуннан соң большевиклар хәрби оешмасы членнары Һәм Советларның солдат секциясе депутатлары барысы да диярлек роталарга, батальоң-
нарга, батареяларга киттеләр, безнең политиканы, митингка хәзерләнгәндә нинди максатлар күздә тотылуын аңлата башладылар
Бу эшне бик гади, идеябезне бетен кеше дә аңлый иде дип әйтеп булмый Большевикларга бик күп эшләргә туры килде 14 октярбьдә эшче- солдат депутатлары Советының берләштерелгән утырышында, мәсәлән, меньшевиклар һәм эсерлар большевиклар эшчәнлегенә котырынкы һөҗүм * ясадылар безне армияне таркатуда, солдатларны офицерларга каршы котыр- - туда гаепләделәр, бернинди дәлилсез-нисез большевиклар законлы власть- ? ның дәрәҗәсен төшерәләр дип белдерделәр Һәм ахырдан бернәрсә дә исбат- С лый алмыйча һәм беркемне дә ышандырмыйча ишекне шартлатып ябып - чыгып китәргә мәҗбүр булдылар
Ләкин ул вакытта аларның сүзе үтми иде инде Меньшевиклар һәм * эсерлар, политик группировка буларак, нәкъ менә митинг буласы кон алдыннан тар-мар ителделәр дип әйтергә тулы нигез бар
Солдатларның гомуми җыелышына әзерлек исә зур җанлылык белән J дәвам итте Плакатлар, лозунглар языла, байраклар тегелә. Солдатлар корал " чистарта музыкантлар хәстәрлек күрә
Иртә белән, билгеләнгән вакытта 240 нчы полк солдатлары плацка чыгып Е тезелде һәм рота, батальон командирларын көтә башлады Ләкин алар. S имештер, моңа округ гаскәрләре командующие һәм гарнизон начальнигының 1 рөхсәте юк дигән булып, митингка катнашудан баш тарттылар Солдат- g лар да. большевик офицерлар да каушап калмады Полкка җитәкчелек i итүне полк комитеты председателе Масальский һәм мин үз өстебезгә алдык. Рота һәм батальоннарда да чая егетләр табылды
Нәкъ иртәнге унда 240 нчы полк вокзал артындагы болынга юнәлде Сафлар өстендә «Бөтен власть Советларга'-. «Бетсен сугыш' Бетсен Вакытлы хөкүмәт! дигән өндәмәләр, байраклар җилферди һәркемнең күңеле күтәренке һәм шул ук вакытта сугышчан да Моны тыныч сугыш белән разведка ясау дип әйтергә мөмкин иде
Соңрак митинг буласы урынга гарнизонның башка полклары, шулай ук 2 нче һәм 5 нче артбригадаларның артиллерия дивизионнары, 685 нче һәм 586 нчы дружиналар һәм автомобилистлар командасы да килеп җитте
Хәрби училище юнкерлары һәм прапорщиклар мәктәбе курсантлары гына күренмәде Аларның гомуми җыелыш җыеп митингка бойкот игълан итәргә карар чыгарулары мәгълүм булды
Бу уңайдан бары тик бер генә нәрсәне әйтеп була Россиядә революцион вакыйгалар үсешенең иң хәлиткеч көннәрендә — моны Казан һәм Смольный мисалында ачык күреп була — юнкерлар иң реакцион позициягә бастылар патша режимына тугрылык сакладылар, халык белән бергә киләчәккә атлау дәрәҗәсенә күтәрелә алмадылар
Ә безгә килсәк, митингта нәкъ менә шул адым ясалды Революция эше өчен беренче сугышчан бәрелешләргә таба кыю адым иде ул.
Солдатларның гадәттән тыш бу зур җыелышын большевиклар хәрби оешмасы председателе Ершов ачты
— Иптәшләр! — диде ул — Без монда илдәге хәлне һәм Вакытлы хөкүмәтнең политикасын тикшерергә дип җыелдык Без бүген солдатларга һәм эшчеләргә кайсы юлдан барырга, сугышны ничек тизрәк бетерергә, властьны халык кулына —халык депутатлары Советларына тапшыру өчен ни эшләргә кирәклеген хәл итәргә җыелдык
Бер мәлгә тын калып, ул күзен сафлар буйлап йөртеп чыкты һәм Дөрес сөйлимме’ -дип сорады
Бердәм тавышлар яңгырады
- Дөрес, дөрес'
Алай булса мәсьәләне хәл итүгә керешик.— дип төгәлләде Ершов һәм Казан большевиклар комитеты вәкиле Грасиска сүз бирде Грасис фронтлардагы соңгы вакыйгалар Петроградта. Кронштадтта һәм Казанның үзендәге хәл турында сөйләде
Башка чыгышлар да булды Соңыннан без Ленинга. Петроград Сове-
тына Кронштадт каһарманнарына котлау телеграммалары җибәрдек Шуның белән митинг тәмамланды, ә политик көрәш ялкыны көчәеп кенә килә иде әле.
Большевиклар заводларда һәм фабрикаларда, профсоюз оешмаларында, гаскәри частьларда киң колач белән аңлату эшләре башлап җибәрделәр; Аларны Мөселман социалистлар һәм Мөселман хәрби комитетлары яклап чыкты Ул гына да түгел, алар гарнизонның гомуми җыелышыннан соң 240 нчы полк плацында татар роталары өчен аерым митинг ясадылар. Барлык биш рота солдатлары гомуми митинг резолюциясен бердәм хуплап чыкты
Бу көннәрдә яшьләрнең социалистик союзы. Панфилова. Таҗетдинова. Леонтьева җитәкчелегендәге солдаткалар союзы да эшен активлаштырып җибәрде Кыскасы, большевиклар һәм социалистлар барлык юнәлешләрдә хәлиткеч сугышларга хәзерлек башладылар. Ләкин контрреволюционерлар да йоклап ятмады.
Капитан Калинин таләбе буенча округ командующие Архипов гарнизон частьлары командирларының ашыгыч киңәшмәсен җыйды. Анда 240 нчы полк командиры полковник Смирнов белән миңа да катнашырга туры килде
Сандецкий сараена кем генә килмәгән Монда меньшевиклар да. эсерлар да. Хәрби шура җитәкчеләре дә. шәһәр милициясе начальнигы, губерна комиссары һәм округ суды прокуроры да. Аларның соңгысына «югары таләпләр > гарнизон җыелышын башлап йөрүчеләрне кулга алу һәм судка бирү таләбе куелды. Ләкин эш сүздән ары китә алмады. Кем әйтмешли, көчләре азрак, ә дөресрәге кыюлыклары җитми иде инде Хәер, кече офи-церларның күпчелеге, солдатларның исә барысы да революция ягына күчкән һәм аның өчен утка керергә әзер торган бер заманда андый кыюлык каян килсен ди.
Әйе. солдатлар сугышка керергә әзер иде. Командирларының рөхсәтеннән башка гына алар цейхгаузларны һәм корал складларын ачтылар, коралландылар Икенче артбригада тупчылары аеруча өлгерлек күрсәтте. Тәҗрибәле большевик Шелымханов җитәкчелегендә монда көн саен митинглар уза. Дивизия комитеты председателе Андронов тупчыларның ничек кораллануы белән үзе шөгыльләнә, аңа бомбардир-разведчик Алексашин һәм солдат Хисаметдинов ярдәм итә.
Ләкин, кабатлап әйтәм. контрреволюционерлар да йоклап ятмады Ул гына да түгел, капитан Калинин коткысына ияреп, алар алдынгы фикерле солдат, офицер һәм эшчеләргә каршы хәлиткеч һөҗүм башлап җибәрделәр. Хәрби шура җитәкчеләре, меньшевиклар һәм эсерлар алар ягына басты. Ал ардан башкасын көтеп тә булмый иде. Дөреслеккә хилафлык китерәсем килми алдынгы карашлы сул эсерлар теге якка да. бу якка да авышырга белмичә икеләнеп тордылар, әмма соңыннан. Казанда революцион вакыйгаларның иң хәлиткеч мизгелендә большевиклар ягына бастылар
Сандецкий сарае контрреволюция үзәгенә әйләнде. Капитан Калинин анда урталыкта тирбәлүче барлык социалистларны җыйды Алар арасында бертуган Деникелар. Нелидов. Якобсон. Бухов. Пионтковский. Бартольд. Иванов. Алкин. Әбелханов, Токумбетовлар Шулай итеп, контрреволюция штабы янында «Социалистик блок» оештырылды Контрреволюция көчләре алдына Калинин куйган бурычлар мондый большевиклар комитеты һәм полк комитетлары җитәкчеләрен кулга алырга, эшчеләр һәм солдатларның прогрессив хәрәкәтен тар-мар итәргә, Казанда һәм округта «революцион тәртип » урнаштырырга.
Әйтергә кирәк, шактый колачлы бурычлар. Ләкин ул гамәлгә ашарлык түгел. Казандагы көчләр нисбәте инде күптән аның файдасына түгел иде Дүрт укчы полкны, ике артбригаданы большевиклар тулысынча үз якларына тарта алдылар. Моннан тыш. бу хәрби берләшмәләр белән бер сафта ике эшчеләр дружинасы һәм революцион яшьләр отрядлары бар Контрреволюция ягында исә хәрби училище, меңгә якын юнкер, ике мең-ләп кеше исәпләнгән ике прапорщиклар мәктәбе, казаклар отряды, броневиклар отряды һәм бер батарея
Әнә шул көчләр белән капитан Калинин большевикларны тар-мар итәргә җыена Аның боерыгы белән 19 октябрьдә юнкерлар отряды һәм ике броневик Арча кырындагы артиллеристлар казармасы янына килеп туктадылар Максатлары — беренче артдивизионны коралсызландыру Тупчыларга алар шулай дип белдергәннәр дә
Тупчылар исә. Калинин* уйлаганча түгел, ә үзләренчә җавап бирәләр Вакытны әрәмгә уздырып тормастан. тупларны тартып чыгаралар һәм бро- - невикларга ут ачалар Юнкерларга табан ялтыратудан башка чара калмый ? Дөресен әйтергә кирәк, артиллеристлар сугыша беләләр иде Броняга төрен- £ гән контрреволюцион частьлар белән беренче бәрелештә үк алар шул “ осталыкларын күрсәттеләр Армия төшенчәләре буенча кечкенә исәпләнсә дә. - ул чыннан да бәрелеш, революция хакына сугышу иде Шушы кораллы ’ бәрелеш гарнизондагы бөтен частьларны хәрәкәткә китерде, солдат һәм 2 офицерларда ачу уятты
Нәтиҗәдә, 22 октябрьдә барлык частьлар вәкилләренең гарнизон җыелышы уздырылып шәһәрдәге һәм округтагы хәлләр һәрьяклап тикшерелде Ершов. Грасис. Волков һәм Шелымханов катнашында үткән бу - җыелыш частьларны сугышчан хәзерлеккә китерергә, округ һәм гарнизон = командованиесе боерыкларына буйсынмаска бернинди очракта да бер часть- = ның икенче частька каршы чыгуына юл куймаска дигән карар кабул итте С Моңа өстәмә итеп, татар роталары командирлары солдатларының үз полклары составында хәрәкәт итәчәкләрен һәм Хәрби шура боерыкларына буй- £ сынмаячакларын белдерделәр
Икенче көнне, ягъни 23 октябрьдә Казан большевиклар комитеты һәм эшче, солдат депутатлары Советының утырышы булды Аның эшендә большевиклар хәрби оешмасының барлык членнары да катнашты 25 октябрьдә иртән гомуми забастовка игълан итәргә, юнкерларга каршы хәлиткеч сугыш башларга, моның өчен алдан ук гарнизон частьларын һәм Кызыл гвардияне сугышчан хәзерлеккә китерергә карар бирелде
Кораллы восстаниегә җитәкчелек итү очен 240 нчы полкта һәм 2 нче артбригадада революцион штаблар булдырылды Аңа Ершов. Волков. Фролов. Олькеницкий Грасис. Шелымханов Карпов. Масальский. Чанышев. Израилович. Милх. Дерунов. Шубин. Шулаков кертелде Председатель итеп Ершов сайлап куелды
Оештыру мәсьәләләрен караганнан соң. Ершов гарнизон алдында торган бурычларга, контрреволюция кыймылдый башлаганны көтел тормыйча, дошманга беренче ударны ясау зарурлыгына тукталды
Кремльгә һәм Сандецкий сараена юнкерлар кереп оялаган иде Ершов аларны камап алырга һәм тар-мар итәргә тәкъдим кертте Елга аръягы һәм Арча кыры ягыннан бәреп, дошманны оборонага күчерергә, шуннан файдаланып Кремльне һәм Сандецкий сараен кулга төшерергә кирәк иде Аннан соң округ командованиесен һәм Социалистик блок-ны кулга алырга юнкерларны коралсызландырырга. ә каршылык күрсәтүчеләрне юк итәргә' •Сугышның үз таләпләре бар- диде Ершов Бу очракта исә сүз идеяләр сугышы, эшчеләр, солдатлар һәм крестьяннарның якты киләчәге очен сугыш турында бара Әгәр кан коела икән, ул изелгән халыклар азатлыгы хакына коелсын!
Тәҗрибәле хәрби эшлекле, оста җитәкче һәм стратегияне тирәннән аңлаучы кеше буларак. Ершов бу мөһим сугышны алып баруның төп принципларын да аңлатып бирде Артиллеристларны саклау һәм. кирәк булса. яклау өчен 2 нче артбригадага 154 нче. 95 нче полклардан берәр батальон һәм 5 нче артбригадага бер дружина җибәрергә тәкъдим итте 241) нчы һәм 94 нче полклар телеграф һәм телефон станцияләрен банкны кулга төшерергә. шуның өстенә 240 нчы полкның ике ротасы вокзалны алырга тиеш Кулга кергән мәгълүматлар буенча. Калининның Чистаи- дан при портиклар чакырырга җыенуы билгеле Алар килә-нитә калса, вокзалда ук безнең частьлар белән очрашачак 240 нчы полктан тагын ике ротаны Ершон Үсиягә җибәрергә планлаштырды Шулай итеп, дошманның
барлык килү һәм китү юллары, ничек хәрәкәт итү ихтималы, аларга каршы чаралар—барысы да искә алынды Вакыйгалар үсеше Ершов исәпләүләренең дөреслеген күрсәтте Сүз уңаеннан шунысын да әйтим, безнең 240 нчы полкта хөкем сөргән сәяси атмосфераны да гажәп яхшы тоемлаган ул Казан өчен. Совет власте өчен барган сугышларда полк солдатлары һәм офицерлары үзләрен тирән аңлы патриотлар, чын көрәшчеләр итеп күрсәттеләр Халыкларны капитал изүеннән, самодержавие коллыгыннан азат итү теләге белән янучы, большевистик рух белән сугарылган гаскәри берләшмә иде ул.
Хәлиткеч бәрелеш көннәрендә дә шулай булды. Октябрьнең 24 енә каршы төн Барлык гаскәри частьларда, фабрикаларда һәм заводларда халык мөһим күтәрелешкә әзерләнә Большевиклар идеясе, бурычлары һәм максатлары аларга мәгълүм һәм ачык аңлаешлы.
Бу төн контрреволюциянең яшерен мөмкинлекләрен барлау, безнең исә көчебезне сынап карау төненә әверелде. Дошман, Казандагы хәлне ничек тә булса үз файдасына бору өчен, соңгы тапкыр талпынып карады Бу «талпыну» нәтиҗә бирми калмады Мәсәлән, егерме дүртенә каршы төндә алар Грасисны кулга алдылар һәм төрмәгә утырттылар Бу исә капитан Калинин боерыгы буенча юнкерлар тарафыннан эшләнде Икенче артдивизионда булган Ершовны да кулга алырга маташып карадылар Броневикларга ышыкланып, операциянең беренче өлешен шактый уңышлы башкардылар берләшмәнең бер өлешен коралсызландыруга ирештеләр Ләкин төп максатларын — революцион рухлы солдат һәм офицерларны җитәкчесез калдыруны тормышка ашыра алмадылар Большевиклар яклы тупчылар ярдәмендә Ершов чолганыштан бәреп чыкты һәм Арча кырындагы икенче артбригадага килеп җитте
24 октябрьдә иртән округ командующие һәм капитан Калинин большевик җитәкчеләрне кулга алу өчен икенче артбригадага җәза отряды җибәрде Ләкин артиллеристлар контрреволюционерлардан өлгеррәк булып чыкты, алар Сандецкий сараена ут ачтылар. Ә бераз соңрак. 95 нче һәм 164 нче полкларның тупчыларга ярдәмгә җибәрелгән батальоннары Арча кырына үтеп керде, икенче артбригада солдатлары һәм офицерлары белән берлектә юнкерларга һөҗүм башланды.
Елга аръягындагы полклар. Кызыл гвардия отрядлары Бишбалта һәм Кәҗә бистәләре буендагы Адмиралтейство дамбасында позицияләрне кулга төшерделәр, дамба өстеннән йөреп торган броневикларга ышыкланып килүче юнкерлар белән атыш башланды. Винтовкалар, пулеметлар белән коралланган Кызыл гвардия отрядлары Ягодный бистәсенең көнчыгышында урнашты Дары заводы эшчеләре, ике зур орудие табып, шулай ук сугышка кушылды Алар белән янәшә Алафузов фабрикалары эшчеләре һөҗүм итә. Эшчеләр хәтта гаскәри частьларга да кыюлык, батырлык, куркусызлык үрнәкләре күрсәтеп кенә калмадылар, тактик һәм стратегик тапкырлык та күрсәттеләр Броневикларны торак кварталларга үткәрмәс өчен, мәсәлән. Казан ярына чыгарып ташланган бүрәнәләрдән дамбада баррикада корып куйдылар.
Атыш шактый озак дәвам итте һәр ике якта яраланучылар бар Сугыш дәвамында аларның әле шактый булачагы ачыклангач. Ершов бердәнбер дөрес карарга килде Революцион штабта ул Елга аръягы ревкомына һәм 240. 94 нче полклар комитетларына командующий штабы белән сөйләшүләр өчен Сандецкий сараена делегатлар җибәрергә тәкъдим итте
Бу тәкъдим хуплангач, дошман белән сөйләшүгә ревкомнан Дерунов белән Шулаков. 240. 95. 94 нче полклардан Фролов һәм мин. Советлардан Израилович. Малх. Гринцбург. Шелымханов җибәрелде Делегация шактый күпсанлы һәм дәрәҗәле иде
Контрреволюционерлар да безне шулай күпләп җыелып каршы алдылар Араларында полковник Архипов, капитан Калинин, меньшевик лидерлары бар Ләкин эш аларның санында түгел, ә үзләрен ничек тотуларында иде Безне Сандецкий кабинетына алып керделәр, беренче минутларда VK янаулы һәм мәсхәрәле тон белән һөҗүмгә» күчтеләр
— Ә... большевиклар ярлыкау сорап килгән'
— Нәрсә биреләсезме'”
— Солдат әфәнделәр! Рәхим итегез, сезнең өчен төрмә камералары да. пулялар да җитәрлек бездә.— дигән тавышлар ишетелде
Мондый каршы алуны көтмәгән идек дисәм, дөрес булмас Делегациядәге һәр кеше үзенең нинди хәтәр эшкә тәвәккәлләгәнен яхшы белә Безне үлем көтүе дә ихтимал Ләкин иптәшләребезнең тормышын саклап калу 1 хакына шушы адымны ясарга тиеш идек ?
Ләкин контрреволюционерлар иң мөһимен аңлап җиткерми без «җиңү- 2 че»дән рәхим-шәфкать сорап түгел, ә үз шартларыбызны таләпләребезне = куярга дип килдек Шелымханов бу турыда турыдан-туры һәм аңлаешлы = итеп белдерде дә
— Без сезгә сораучы сыйфатында түгел, ә эшче, крестьян һәм солдат ; депутатлары Советы делегатлары, баш күтәргән.— кабатлап әйтәм. баш = күтәргән1 — гарнизон делегатлары буларак килдек Безгә шәһәрдә властьны Z Советларга тапшыруны юнкерларны коралсызландыруны һәм капитан Ка- ‘ лининны округ белән командалык итү хокукыннан читләштерүне таләп в итәргә вәкаләтләр бирелгән.— диде ул
Әйткәннәренең мәгънәсе тыңлаучыларга тирәнрәк барып җитсен өчен. = IIk-лымханов бераз тын торды һәм яңадан дәвам итте
— Барлык полклар һәм артиллерия частьларының революциягә тугры- - лыгы. большевикларны яклавы һәм Советлар власте өчен җаннарын аямый £ сугышачакларына ышангансыздыр
һәм, ниһаять, ультиматумны ул мондый сүзләр белән тәмамлады
— Уйлану һәм бер карарга килү өчен. Совет сезгә бер төн вакыт бирә Әгәр дә иртәнгә кадәр безнең тәкъдимнәр кабул ителмәсә. һөҗүмгә күчәчәкбез һәм ут ачачакбыз'
Кырмыска оясына таяк тыгып бутадылармыни1 Бердән шау-шу. гауга купты Берсен-берсе уздырырга тырышып кычкырыша башладылар Имеш, большевиклар барыбер сытып ташланачак башлап йөрүчеләрне якындагы агачларга асып куячаклар, парламентерлар исә Сандецкий сараеннан исән чыкмаячак Кем белә, кайнар кулдан бу берьяклы бәхәс нәрсә белән тәмамланган булыр иде, шул чакта полковник Архипов ташлаган бер сүз ишетелде Округ командующие буларак, ул гаскәрләрдәге чын күренешне яхшы белә һәм үзе яклы кешеләрнең мөшкел хәлдә икәнлеген дә аңлый иде Менә шунлыктан булса кирәк, җаен туры китереп, ул болай диде
Миңа калса, большевиклар тәкъдиме турында уйлап карарга була кебек.
Меньшевиклар, эсерлар, «социалистлар* шунда ук аңа ташланды Калинин барысыннан да уздырыбрак кычкыра
— Ничек итеп сез Вакытлы хөкүмәткә ант иткән офицер большевиклар белән килешүгә барасыз’—диде ул ярсынып — Пушкаларны аларга каршы борасы, ә башлап йөрүчеләрне атасы урында” Мин сезне аңламыйм' Сез җиңеп чыкканчыга кадәр үзебезнең законлы хөкүмәтне якларга тиешсез Тиешсез1 Бу —сезнең бурыч!
Әңгәмәнең икенче юнәлешкә кереп китүеннән файдаланып. Шелымханов үз сүзләрен кыстырды
Әфәнделәр, сез киңәшә торыгыз, без китә торыйк Күрәм әле сезнең хәл итмәгән уртак фикергә килмәгән мәсьәләләрегез байтак Ә җавапны биредә. — сарайда ишеткәнгв караганда эшлеклерәк төстә алу дөрес булыр
Без Сандецкий кабинетыннан чыгып киттек һәм монда килүнең контрре-волюционерлар белән сөйләшүнең ничек тәмамланганын хәбәр итү өчен ревкомга ашыктык
Ершов зур игътибар белән тыңлады һәм мондый йомгак ясады
Сандецкий сараенда оялаган бу кешеләрдән уңай җавап ала алмабыз дип уйлыйм Ләкин аларның көч туплаганнарын. Казандагы һәм округтагы хмне ачыклап бетергәннәрен, Чистайдан ярдәм китергәннәрен лә көтеп
тора алмыйбыз Тиз. кыю. революционерларча эш йөртергә кирәк' Башкача әйткәндә, кораллы бәрелешкә әзерләнергә!
Шулай хәл иттек тә Тагын бер сәгатьтән барлык гаскәри подразделе- ниеләргә. фабрика-завод комитетларына большевикларның, кулга корал тотып. Советлар властен якларга, революцион халыкның тулы җиңүенә кадәр юнкерлар белән ачык көрәш алып барырга карар бирүе турында хәбәр җиткерелде.
25 октябрь көнне иртән хәлиткеч һөҗүмгә күтәрелдек Фабрика һәм завод гудоклары гүли башлады. Эшчеләр коралга тотынды Арча кырындагы артиллеристлар берьюлы ун батареядән Сандецкий сараена ут ачты
240 нчы полк, дары заводы һәм алафузовчыларның Кызыл гвардия отрядлары белән берлектә Казан үзәне һәм тимер юл буенча һөҗүмгә күчте, юнкерларны Кремльгә таба кысрыклый башлады Алар исә. камалуда калудан куркып, ашыгыч рәвештә күпергә таба чигенде. Бу операция көн уртасына кадәр дәвам итте.
Көннең икенче яртысында, броневиклардан яудырылган ут яңгырыңа да карамастан, алафузовчылар (алар арасында татар эшчеләре дә күп иде). 240 нчы полк ярдәменә таянып, юнкерларны Адмиралтейство дамбасыннан алып ташлады һәм Кремль стенасына китереп кысты.
95 нче һәм 164 нче полклар. Крестовниковлар заводы отрядлары исә артиллеристлар белән бергәләп. Сандецкий сараен алдылар Чигенеп баручы юнкерлар Кремльгә омтылды Ярдәмгә дип ашыккан бу төркемнәр үзләре җиңелүгә дучар булды Кызыл гвардия отрядлары һәм революцион полклар Кремльне камап алды, калын крепость стеналарын үтеп, эчкә ыргылды
Мин күпчелек кабинетларның ничек урнашканын яхшы беләм, элек аларда шактый еш булырга туры килә иде. Шунлыктан. > командующийның кабул итү бүлмәсенә барып җитәргә күп вакыт кирәк булмады. Минем арттан ышанычлы адымнар белән солдатлар килә Кораллы восстаниенең хәлиткеч мизгеле килеп җитте. Бер адым, ике адым, тагын. Ишекне тартып ачтым һәм кабинетка атладым ’Офицерларга исләрен җыярга һәм нәрсәдер хәл кылырга мөмкинлек бирмичә, наган көпшәсе белән капитан Калинин алдындагы өстәлгә күрсәтеп:
— Тавышланмавыгызны сорыйм' Коралны —өстәлгә! Барыгыз да урыннарында кала! Каршылык күрсәтү файдасыз' — дип кычкырдым.
Кая ул тавышланмау’! Капитанның өстенә кайнар су сиптеләр диярсең, сикереп торды һәм базар хатыннары шикелле чинап кычкырып җибәрде:
— Сүзләреңне ничек аңларга, прапорщик’ Ничек батырчылык иттегез! Ни дигән сүз бу?!
Тынычлык сакларга тырышып җавап бирдем
— Кремль — революцион солдатлар кулында Шәһәрдә власть Советларга күчә
Шул ук мизгелдә кабинетка унлап солдат килеп керде. Тавышсыз гына, каты басып, көчле кулларына винтовкаларын кысып килеп керделәр алар Кыю һәм кискен адымнары, сугышчан кыяфәтләре сүзләремнең раслыгын исбатлагандай булды Капитан Калининның да. иярченнәренең дә башка юлы юк иде инде һәм ул бу очракта момкин булган бердәнбер юлны сайлады — коралын мин күрсәткән урынга ташлады Аның үрнәгенә башка офицерлар да иярде.
Властьны революцион эшче һәм солдатлар кулына тапшыруның беренче этабы шулай төгәлләнде. Округ командованиесе вәкаләтләреннән ваз кичте Казанда яңа власть урнаштыруның үзенчәлеге, символы булып Кремль өстендә кызыл флаг җилферди башлады. Мәйданга тантана итүче эшчеләр, солдатлар, хатын-кызлар, балалар җыелды, бу көн чын мәгънәсендә халык бәйрәменә әйләнде.
Халыкны капитал изүеннән азат итү көне иде бу. Казан яңа тормышка аяк баскан көн
Хөррият яуланган шушы беренче көнне үк пайтәхеттән телеграмма килеп төште Анда Вакытлы хөкүмәтнең бәреп төшерелүе, илдә бөтен
властьның эшче һәм солдат депутатлары Петроград Советына күчүе хәбәр ителгән иде
Хәтта җитмеш ел узганнан соң да дусларымның, көрәштәшләремнең. Казанда революцион вакыйгаларда, азатлык хәрәкәтендә катнашучыларның йөзләрен ачык күз алдына китерәм Никадәр елмаю балкыган, күпме көлү, шатлыклы һәм бәхетле җырлар яңгыраган иде ул көнне Ә лозунглар' Яшәсен Советлар власте!-. «Бетсен сугыш'». Халыкка — тынычлык. - крестьяннарга — жир'». 'Яшәсен Ленин'»
Һәркем Ленин исемен — дөнья пролетариатының бөек юлбашчысы исемен е телгә ала Z
Икенче көнне. 26 октябрь кичендә, эшче, солдат һәм крестьян депутат- = лары Казан Советының киңәйтелгән утырышы булды Казан пролетариаты J һым Казан губернасының беренче органы —революцион комитет сайланды' 2 Бер көн элек кенә революцион солдатлар һәм эшчеләр тарафыннан төрмәдән = азат ителгән Грасис бертавыштан председатель итеп күрсәтелде Аның урын- - басары Венецианов, политик секретарь Олькеницкий булды Ершов. Масаль- ф ский. Волков, Рудов. Фролов. Бочков Милх. Карпов. Гинцбург. Кортов. - Вахитов. Якубов. Чанышев һәм Израилович ревком членнары итеп сайланды = Шушы ук утырышта Ершов Казан хәрби округы командующие итеп = сайланды Ревком шәһәрдә һәм аның тирәләрендә тынычлык һәм тәртип ~ сакларга чакырып мөрәҗәгать итте һәм. кем әйтмешли, агымдагы мәсь- - әләләргә күчте Аның җитәкчелегендә солдатлар һәм эшчеләр тәртип урнаш- £ тыра башладылар Революцион комитет байтак кына оештыру мәсьәләләрен дә хәл итте шәһәрдәге мөһим, җаваплы постларга — телеграф, телефон. дәүләт банкы, азык-төлек комитеты кебек җирләргә үз комиссарларын билгеләде Революцион тәртип булдыру, иске чиновник аппаратын җимереп, гади кешеләргә якын һәм аңлаешлы демократик совет учреждениеләрен төзү алар карамагына бирелде
Мәгълүм булганча, Ленин теләсә кайсы революциядә төп мәсьәлә власть мәсьәләсе дип алдан ук кисәтеп куйган иде Аны алу — зур эшнең башы гына Ә властьны пролетариат кулында саклап калу, ныгыту, какшамас һәм җиңелмәс итү — төп бурыч булды һәм шулай булып кала да һәм бу мәсьәләдә төп рольне Кызыл гвардия уйнарга тиеш иде
Менә шунлыктан, ревком һәм Казан хәрби округы гаскәрләренең яңа командующие Ершов иң беренче эш итеп промышленность предприятиеләре дружиналарын ныгыттылар, кызыл гвардиячеләрне яхшылап коралландырдылар. аларга яңа кешеләр кабул итүне оештырдылар
Шуның белән бергә, оешып килүче регуляр Кызыл Армия частьларына революцион солдатларны чакырып аңлату эшләре алып баруга да зур игътибар бирелде 29 октябрьдә Ершов беренче приказын чыгарды, властьның солдатлар һәм эшчеләр кулына күчүе белән генә хезмәт халкын капиталистлар һәм җир биләүчеләрнең күпьеллык изүеннән азат итүнең төгәлләнмәвен аның әле башланып кына китүен аерып, басым ясап күрсәтте Мондый шартларда партия белән халык бердәмлеген ныгытырга, контрреволюциягә каршы уртак көрәшкә солдатлар һәм эшчеләрне тыгызрак тупларга кирәк Дошман йоклап ятмый, дип белдерде ул. һәм аның каршылык күрсәтүенә без әзер булып торырга тиеш
Бу сүзләрдә командующийның зирәклеге һәм политик уяулыгы ачык чагылды Ершов идея дошманнарыбызның казынуларын алдан күрә белде Ә алар, чыннан да. озак көттермәде Эсерлар һәм меньшевиклар командующийга яла яга башладылар, аны эзәрлекләргә керештеләр һәм хәтта бу посттан алуны таләп иттеләр Үз кандидатларын күрсәтеп кенә калмыйча, алар революцион солдатлар төрмәгә япкан элеккеге командующий Архиповны һәм капитан Калининны азат итәргә кирәк дип белдерделәр
Ревком контрреволюциянең барлык бу дәгъваларын кире какты һәм 31 октябрьдә -Знамя революции» газетасында аларның позициясен аңлатып Казан хәрби округы солдат депутатлары Советларына мөрәҗәгать бастырып чыгарды.
Аннан ике көн алдарак эшче һәм солдат депутатлар Советының киңәйтелгән утырышы үткәрелеп, анда башкарма бюро сайланган иде Ревком вәкаләтләрен аңа тапшырды Башкарма бюро председателе итеп. Советларның II съездыннан килгән Ежовны сайладылар. Шейнкман эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Казан Советы председателе постына тәкъдим ителде
Шулай итеп. 1917 елның 4 ноябреннән Казанда һәм губернада бөтен власть Советлар кулында иде инде.
Төбәктәге революцион хәрәкәт тарихында бу — хәлиткеч борылыш чоры булды Казан хәрби округы солдат Советларының икенче съезды да зур политик активлык белән үтте, идеологик эшкә яңа этәргеч бирде.
Съезд 16 ноябрьдә ачылды һәм аның каравына түбәндәге мәсьәләләр куелды агымдагы момент турында партиянең Казан губерна комитеты вәкиле доклады, эшче-крестьян армиясен төзү турында: яңа округ комитеты һәм округ белән идарә итү өчен хәрби коллегия сайлау турында.
Съезд эшлекле төстә үтте. Анда иске хәрби берләшмәләр һәм артбри- гадалар нигезендә ирекле башлангычта отрядлар, полклар төзү турында резолюция кабул ителде Съезд шулай ук 65 кешедән хәрби округ комитеты һәм Казан хәрби округына идарә буенча хәрби коллегия төзү турында карар кабул итте Соңгысы округка идарә итү буенча Комиссарлар Советы дип үзгәртеп корылды
Шушы Совет составына биш кеше большевиклар Ежов. Скачков һәм мин. сул эсерлар Котляров һәм Останин кертелде Омскига киткән Ершов урынына Ежов билгеләнде
Съезд тәмамланганнан соң ук Комиссарлар Советы үз алдына куелган бурычларны гамәлгә ашырырга кереште Аерым алганда, безгә округ белән идарә итүне үзгәртеп корырга, ышанычлы кешеләрдән комиссарлар сайлап алырга һәм билгеләргә, хәрби училище һәм прапорщиклар мәктәбен бетереп, алар урынында кызыл командирлар әзерләү буенча кыска сроклы курслар ачарга, кызыл отрядлар оештырырга, акгвардиячеләр һәм бандитизм белән көрәштә округ гарнизоннарына ярдәм итәргә кирәк иде.
Минем үземә хәрби училищены ябу һәм Кызыл армия частьларын оештыруда файдалану өчен фронтовик офицерларны ачыклау бурычы йөкләнде Хәрби шура эшчәнлегенә контроль урнаштыру да минем вазифага кертелде Бусы да бик мөһим эш иде.
Бераз алгарак китеп булса да. шуны әйтергә тиешмен, бу соңгы мәсьәлә буенча Комиссарлар Советына мөселман солдат һәм офицерларның II Бөтенроссия хәрби съезд делегатлары—Галиев. Касыймов. Мәүлетов. Галиев гаять зур ярдәм күрсәттеләр Чын ленинчы, какшамас рухлы шушы кыю большевиклар булышлыгы белән, ниһаять, без Хәрби шураны һәм Мөселман хәрби комитетларын тарката алдык.
Ләкин алар турында соңрак сөйләнер Ә минем 1917 елгы ноябрь көннәрендә Казан хәрби округы комиссары постына сайлануым белән катлаулы, авыр язмышымның тагын бер чоры төгәлләнде. Революция җиңеп чыкты Илдә власть халык кулына күяте. Хәзер аны. кулга корал тотып, мәкерле хәиикәр һәм куркыныч дошманнан саклау өчен көрәшкә күтәрелергә кирәк