Логотип Казан Утлары
Сәяхатнамә

КАСЫЙМГА СӘЯХӘТ


үптән инде Касыйм якларын барып күрәсем килә иде. Тарихтан билгеле булганча,
моннан 3—4 гасырлар элек Ука елгасы буенда, әнә шул исемдә татар ханлыгы
яшәгән бит әле. Тарихи риваятьләргә караганда, аны рус патшалары Казан
ханлыгына каршы файдаланыр өчен оештырган булганнар («Касыйм» дип аталуы
да Казан ханы Олуг Мөхәммәтнең руслар ягына качкан малае исеме белән бәйлән-
гән). Шуңа күрә дә ул, баш аягы белән Мәскәү патшалары кулында булып, аларның
Казан ханлыгына каршы барлык походларында да аты-коралы белән катнаша килгән.
Әмма Казан ханлыгы җиңелгәч, Касыйм ханлыгының да кирәге беткән. Күпмедер
вакыттан соң аны бөтенләй «ябып» та куй ганнар.
Ләкин, ханлык бетерелсә дә, халкы калган... «Касыйм татарлары* дип йөртәләр иде
аларны. Мине дә әллә кайчан беткән, юкка чыккан ханлыктан бигрәк, шул ханлык
җирендә күптәннән яшәп килгән милләттәш халкыбызның язмышы кызыксындыра
иде. Бармы алар, һаман шунда яшиләрме, ничегрәк яшиләр, нәрсәләре сакланган яки
югалган — менә шуларны күпме-азмы белер өчен, Касыймның үзенә генә булса да
барып кайту кирәк иде. Мондый теләк күптән туса да, мин аны төрле сәбәпләр арка
сында үти алмыйча йөрдем. Бары 1985 елның август башында гына мин, кинәт кенә
кузгалып, Касыймга табан, ниһаять, чыгып китә алдым.
Касыйм шәһәре, әйткәнебезчә — Ука елгасы буенда. Хәзерге вакытта ул Рязань
өлкәсенә керә. Аңа Казаннан туры юл юк. Муром аша, яки Горький аша барырга кирәк.
Мин Горький аша су юлы белән барырга булдым. Алтынчы августның төнендә
Әстерхан — Горький пароходына, ничектер ансат кына аерым каюта алып, әйбәт кенә
утырып, киттем. Җәйнең әле хозур чагы, август башында гына коры көннәр дә бик
кыздырып җибәрде. Көндезен пароход палубасыннан инде картая башлаган,
йокымсырап утырган яшькелт-соры тауларга, кара кучкыл урманнарга, аксыл
кырларга карап баруы да күңелле иде.
Бер тәүлекне тутырып, икенче көннең иртәсендә, сәгать алтыда, пароходыбыз
Горькийга җитеп туктады. Ярга чыккач та, мин иң әүвәл Ка сыймга пароходларның
кайдан, кайчан китүен белештем. Сәгать җидедә «Ракета» китә, диделәр. Мин аңа
өлгергән дә идем, ләкин кызганычка каршы, билет сатылып беткән, касса инде ябык
иде. Ә бу «Ракета» дигән нәрсә тәүлеккә бер генә тапкыр китә имеш, шулай итеп, миңа
икенче көннең иртәсенә кадәр Горькийда калырга туры килде. Хәерле булсын, дидем
дә, башта елга вокзалының кунакханәсеннән үземә урын алдым. Бусы, көтелмәгәнчә.
ничектер уңышлы килеп чыкты. Аннары иртәгә китәр өчен билетны да бүгеннән алып
куярга булдым. Ләкин монысы шактый ук мәшәкатьле булды. Иң элек зур залдагы
алдан билет сатучы кассаның ачылганын бер-ике сәгать көтеп тордым. Инде бәләкәй
тәрәзә ачылып, Касыймга билет сорагач, эчтә утыручы ханым коры гына, урын юк,
диде, һәм билет бирмәде. Аптырап калдым — болай булыр дип һич тә көтмәгән идем.
Нишләргә?.. Монда тагын бер тәүлек утырыргамы — юк. булмый болай! Вокзалларда
администратор дигән кемсә була иде, шуны эзләп киттем. Аны табып, хәлне аңлаткач,
ул кассага записка язып бирде. Әлеге «юк» дигән кассир- шага барып, берсүзсез
билетны алып, кесәгә әйбәт кенә салып куйдым.
К
Юл йөргәндә, шуның ише хәлләр очрый инде ул. Әмма кайчагында — һич башка
сыймый торганнары да. Икенче көнне, причалга барып, «Ракета• - га утыргач һәм бераздан
кузгалып киткәч, мин чын чынлап хәйран калдым: монда урыннарның яртысы диярлек
буш иде. Моны ничек аңларга? Ни өчен кичә миңа: «Урын юк».— диделәр? Ә кем өчен соң
6v урыннар? Бәлки алдагы тукталышларда сатыр өчендер? Ләкин, «Ракета. Горькийдан ♦
ераграк киткән саен, төшүчеләр күбәя, утыручылар азая барды. Кыскасы. - мин бу хәлне
аңлаудан ерак идем. Бары тик моны электән үк сакланып 3 килгән алама бер гадәтнең
дәвамыдыр дия кенә уйладым һәм Горькийда ~- кемнәрнеңдер. билет ала алмыйча, торып
калуларына ирексездән бераз сыкра- « нып куйдым.
«Ракета» Горькийдан Касыймга 9 сәгать бара. Ә буфеты юк, махсус I урыны булса да
ябык, эшләми. Хәтта бак белән суы да юк. Моны бел- - мичә утырган кеше көне буе ач
барырга тиеш. Мин әнә шундый пассажир- * ларның берсе идем. ♦
Әйтергә кирәк, Ука буйлары бик ямьле икән. Безнең Агыйделдән зуррак i тыр — менә
шуның кара ярларына, киң тугайларына карап 6apv күңелне 5 хушландырып. ашыйсы эчәсе
килүне дә бераз оныттыргандай булды. Сәгать ; дүртләрдә, ниһаять, Касыймга килеп
җиттек. Көн бик эссе иде.
Су буендагы күп шәһәрләр шикелле үк монда да пристань түбәндә. £ кала үзе югарыда
иде. «Ракета«дан төшкән халык, төеннәрен, яшь бала- ? ларын күтәреп, әкрен генә югарыга
үрмәлиләр. Кемнәндер: «Шәһәргә ' менәргә транспорт юкмыни?. — дип сорагач, ул иренеп
кенә «Элек бар иде дә, хәзер юк шул»,— диде. Автобус, түбән төшеп тормыйча югарыдан
гына китә икән — рәхмәт яугыры! Чара юк, башкалар артыннан мин дә. әлсерәп, югарыга
үрмәләдем.
Касыймның кунакханәсе биш катлы яңа, зур бина иде. Ничектер ансат кына миңа бер
кешелек урын бирделәр. Кереп урнашкач та ашау эчүне кайгырта башладым. Ләкин шушы
шәп, зур кунакханәнең дә буфеты юк имеш! Бар иде, эшләүчесе чыгып киткәч, яңа кеше таба
алганнары юк әле, диделәр миңа. Нишләмәк кирәк, була андый хәл дә безнең көнкүреш
хезмәтендә. Ярый, түбәндә рестораны бар икән, тизрәк шунда төшеп киттем. Тик монда да
күңелне теләгәнчә хушландырып булмады. Чәйләре юк икән, ә бу эсседә куе яхшы чәйне
мин бик сагынып килгән идем. Шулай да өстәлләргә графиннар белән морс дигән су
куйганнар — чәйгә караганда бу • кызгылт суның мәшәкате азрактыр, күрәсең. Аннары монда
хәмернең һәр төрлесен китертергә була икән. «Анысы — пожалысты! — диделәр миңа ел
гыр официанткалар. — Конечно, норма белән генә!....
Касыймда үткәргән дүрт көнемнең берсе якшәмбегә туры килде Шул көнне төшке ашка
төшсәм, ресторан халык белән шыгрым тулы. Ләкин ашап утыручылар бик сирәк күренә.
Нишли соң бу халык монда? дисәм, аларның бик күбесе эчеп чыгарга керүчеләр, имеш! һәр
өстәл артында 3-4 кеше үзләренең 100 граммнарын көтәләр (норма шулай гына). Офи-
циантка китереп куйгач, бераз сабыр итә төшеп, үтә күренмәле «суны» ашыкмыйча берьюлы
ипләп кенә каплыйлар, авызларын сөрткәлиләр, кесәләренә тыгып килгән ипи кисәген яки
кыярларын тозлап кабалар да, аннары тәмәке тартып керер өчен тышка чыгып киткән
булалар. Ә биш ун минуттан кире кереп, икенче официантканың өстәленә утыралар да... 100
граммны яңадан кабатлыйлар (кайберләре исә чыгып та тормыйча бер өстәлдән икенче
өстәлгә күчеп кенә утыра). Болар барысы да, күрәсең. - даими йөрүчеләр. Официанткаларга
да алар Маня, Валя. Галя дип кенә дәшәләр. Дөрес, үзара мөнәсәбәтләрдә бернинди
нәзакәтлелек юк, ләкин бер берләрен яхшы аңлыйлар булса кирәк — «алыш биреш»,
гомумән, гаугасыз, тыныч шома гына бара. Озын сүзнең кыскасЫ. якшәмбе ялын «отмечать
итәр» өчен бирегә килүчеләр әнә шулай, өстәлдән-өстәлгә күчә күчә, үз нормаларын
тутырып, тәмам канәгать хасил булып, ахырда үз аяклары белән «тәртипле» генә чыгып
китәләр.
Сорау туарга мөмкин: ни өчен әле мин. төп максаттан читкә китеп, боларны язып торам’’
Эш шунда ки. болар барысы да - • Ракета.да буш урын була торып та билет сатмау,
пассажирларны 9 сәгать буена кайнаган суга да интектереп бару, ә менә мондагы ресторанда
аракыны теләгән кадәр эчеп чыга алу — әйе. болар барысы да апрель Пленумыннан соң
һәм эчүчелеккә каршы юнәлтелгән карарлар чыккач, күзгә бәрелеп торган тискәре
күренешләр Аларның тормышта тамыры тирән әле. кешеләрдәге
иске гадәтләр белән нык бәйләнгән — димәк, аларны корытып бетерер өчен дә әле күпме
вакыт һәм көч кирәк булачак. Я» шулай булгач, кеше андый тискәре күренешләргә очраган
чакта тыныч кала аламы? Менә минем дә дәшмичә тыныч каласым килмәде.
Инде булмаса төп максатка күчик. Төп максат, әйткәнемчә. Касыйм татарларыннан
кемне дә булса күрү, сорашу, бүгенге хәлләре белән бераз танышу иде. Билгеле, минем
кулымда беркемнең дә исеме дә, адресы да юк иде. Берәрсен очрату бары тик очраклы
гына булырга мөмкин. Килгән көнне үк кунакханәдә юынып, ашап, бераз ял итеп алгач,
кич кырын якын- тирә урамнардан бер әйләнеп кайттым. Татарлардан берәү дә
очрамады, хәер, очраса да. мин аны кайдан таныйм?! Маңгаенда мөһере юк бит аның.
Болай каранып йөрү, белмим, нинди генә нәтиҗә бирер икән?
Икенче көнне мин иртә генә торып, шәһәр базарына киттем. Анда инде татар агай-
энесе очрамый калмас. Сөйләшеп торуларына колак салып та белеп булачак.
Базарга мин шәһәрнең борынгы үзәк урамы буйлап бардым. Мондагы таштан
салынган берничәшәр катлы зур, таза, матур йортларга игътибар иттем. Күренеп тора:
бу төз урам кайчандыр Касыймның эш һәм сәүдә үзәге булган булырга тиеш. Хәзерге
кибетләрнең дә күбесе шушы урамда иде.
Менә базарына да барып җиттем. Монда да иң элек күзгә ташланган нәрсә —
«гостиный рәт» (таштан салынган бер кыек астындагы тоташ кибетләр рәте) белән
шактый тузган, төсен югалткан иске чиркәү булды. Ә базар үзе шулардан бер читтә,
ачык мәйданда иде. Ләкин ул бик кечкенә дә һәм бик ярлы да икән. Бөтен базарында
— бәрәңге дә яшелчә, шуннан башка нәрсә юк та диярлек (мәсәлән, ит, сөт азыклары
бөтенләй күренмәде). Хәер, бер нәрсә бик күп иде — ул да булса алма — алмага бай
җир икән.
Минем, билгеле, аласым да, сатасым да юк — миңа монда берәр татарны гына
очратырга кирәк. Әкрен генә каранып йөрим, ике-өч кеше сөйләшеп торса, шулар
янына тукталып колак та салып торам. Аннары тагын кузгалып китәм; базарны бер
әйләнәм, ике әйләнәм, өч тә әйләнәм, әмма очрамый гына бит татар! Мин тәмам
аптырап калам — базарда татар булмасын имеш!.. Бәлки минем үземә дәшеп карарга
кирәктер. Менә базар капкасы төбендә какча, кара тутлы бер кеше җиргә ачып куйган
капчыгыннан стаканлап көнбагыш сатып тора. Нәрсәсе беләндер мин бу кешене
татарга охшаттым һәм ипләп кенә аңардан, русчалап: «Гафу итегез, сез татар түгелме?
— дип сорадым. Ул борылып, гаҗәпләнеп миңа карады да: «Слава богу, я со дня
рождения русский!»— диде. Шәп әйтте көнбагыш сатучы, һич бер төрле шик
калдырмаслык итеп — шулай әйтү кирәк ул кем икәнеңне сораучыларга! Мин бик
мәмнүн булдым аның бу җавабыннан. Тик шуннан соң базарда татар эзләп йөрүем
миңа мәгънәсез бер эш булып тоелды һәм артык буталмыйча моннан тизрәк чыгып
китәсем килде.
Ул көнне мин ялгызым гына шәһәрне карап йөрдем. Ханлык заманыннан калган
кайбер нәрсәләрнең монда сакланганын белә идем — шуларны да барып күрмәкче
булдым. Кунакханәдән ерак та түгел икән. Ука елгасына таба сузылган туры гына урам
белән китеп, урта зурлыктагы бер мәйданга барып чыктым. Башта кечкенә, куе гына
бакча аша үттем. Бак чаның урта бер җирендә — зур гына ак һәйкәл. Үзенә күрә
кызыклы гына эшләнгән ул: яшь солдат белән яшь кенә хатын сыны, кулларын бер-
берсенә сузган килеш, кара-каршы басып тора. Сузылган куллар өстенә нәни бала
сыны утыртып куелган. Ватан сугышы корбаннарына багышланган бу һәйкәл нәрсәне
аңлата? Җиңеп кавышуны, яшәүнең дәвам итүен булса кирәк — шулай аңладым мин.
Бакчаны үтүгә, ике катлы һәм аерым манаралы ак бина янына килеп чыгасың. Бу
— татар ханнарыннан калган мәчет бинасы. Мәчет үзе бер генә катлы булган, тик
соңыннан, совет вакытында, икенче катны өстәгәннәр. Менә шунда инде шәһәр музее
урнаштырылган. Мин кергәндә, монда беркем дә юк иде. Музей хадимәсе үз урынында
утырып тора, ләкин мин аны борчымаска булдым — нигәдер ялгыз гына карап
йөрисем килде.
Түбәнге катта ханнардан калган кайбер нәрсәләр куелган. Пыяла шкаф эчендә,
мәсәлән, татарның тутыккан кәкре кылычы, тимер боҗралардан эшләнгән сугыш
киеме, ханнармы, бәкләрме кигән чапан, бүрек, кайбер
хатын-кыз зиннәтләре — җыеп кына әйткәндә, татарларга хас әйберләр монда бик аз. Бу
калдык-постыклар «Касыйм ханлыгы »ның чынлап та вакытлыча гына оештырылган
гомерсез бер сателлит булуын гүя үзләре үк әйтеп торалар иде.
Аннары монда бу якларның табигатен, хайваннар дөньясын күрсәткән кайбер
экспонатлар да бар иде. Ләкин алар да күп түгел. Ике-өч бүлмә- * дән гыйбарәт түбәнге
катны ашыкмыйча гына карап үткәч, мин икенче - катка күтәрелдем. Монда бүлмәләр күбрәк
тә һәм иркенрәк тә иде. Биредә куелган экспонатларның һәммәсе дә революция елларына,
совет чорына - һәм Ватан сугышына багышланган. Бу алтмыш-җитмеш еллык дәвер эчендә
£ Касыйм шәһәренең тарихы шактый тулы чагылдырылган дип әйтергә була, у Шулай ук
монда сугыш каһарманнары һәм корбаннарының фоторәсемнәре дә = бик күп — берәмләп
карап бетерерлек тә түгел (соңыннан миңа татардан 7 бер Советлар Союзы Герое булуын
да әйттеләр, мәгәр музейда аның « фотосы нишләптер минем күземә чалынмады). *
Музейдан чыккач, мин борынгы мәчетнең манарасына да менеп төшәр- ; гә булдым
(теләгән кешегә рөхсәт ителә). Манара эре ак таштан салын Е тан, тышкы күренеше белән
Болгар хәрабәләрендәге манарага бик охшаган (бер үк осталар салган диярсең), биеклеге
бер 18-20 метр чамасы гына 5 булыр. Менә торган баскычы гаять тар, текә, ике кеше
очрашса, үтәрлек £ түгел. Менә шул баскычтан мин. иңнәрем белән ышкыла ышкыла,
кечкенә = түгәрәк мәйданчыкка күтәрелдем. Манара калкулык өстенә салынганга күрә. '
моннан шәһәрнең үзен дә, бөтен әтрафын да бик тулы күзәтеп булырлык иде. Ука
елгасының сул яры буйлап сузылган Касыйм зур гына бер шәһәр икән. Тоташы белән
диярлек бер катлы җыйнак аерым йортлардан гый барәт, электән калган зур йортлар үзәктә
генә күренә, безнең заманның дүртәр-бишәр катлы соры йортлары да күп түгел, ә менә иске
чиркәүләр байтак кына икән әле. Уканың аръягы еракларга җәелгән киң. якты тугай лык —
шәһәр кешесенә барыр, йөрер урыннар күп монда. Мин үзем дә табигатькә якын шушындый
тыныч, аулак шәһәрдә торырга риза булыр идем, әмма ләкин аның ниндидер бик
үзенчәлекле авыр шартларына җайлаша алмам дип куркам.
Манарадан төшеп, урамга чыккач, кире кайтыр якка таба атладым. Болай ялгыз гына
йөрүнең кызыгы шулай да азрак. Аннары беркемне очрата алмавым да һаман эчемне
пошыра да тора. Көнем әрәм бит әле. көнем.
Уйланып бара торгач, башыма кылт итеп бер фикер килде: тукта, мин әйтәм, Касыймның
мәчете булгач, зираты да булырга тиеш ләбаса! Бәлки әле караучысы да бардыр. Эзләп
тапсам, һич югы. шуның белән сөйләшермен.
Ләкин башта кунакханәгә кайтырга булдым. Көннең эсселегенә түзәрлек түгел. Мондый
эсседә әллә кайдагы зиратны эзләп йөрү бер газап кыңа булачак. Янып-пешеп, бүлмәмә
кайтып кердем. Эх, менә хәзер чәй булса иде, куе чәй! Бик заманча итеп салынган зур
кунакханәдә чәй юк кына бит.
Көн тәмам сүрелгәч, кичке якта мин татар зиратын эзләп киттем. Ул ерак та түгел икән,
шәһәр эчендә диярлек, киң, озын урамның очында рак куе бакча шикелле күренеп үк тора.
Сузылып киткән калын койма, таза капка, бер катлы кечерәк йорт — болар барысы да
кайчандыр чын кызыл кирпечтән гомерлек итеп салынган. Яңадан йөз ел торса да,
үзлегеннән җимереләчәк түгел.
Капкадан үтеп, кечкенә йортның ишеген ачтым. Эче караңгы, кеше барлыгы сизелми.
Башны тыгып кына: «Кем бар икән монда? дип дәшкән булдым. Түрдәге караватта яткан
бер ир заты әкрен генә башын калкытты, аннары тавышы ишетелде:
— Кем кирәк?
Мин, читтән килгән бер кеше булуымны әйтеп, аның, мөмкин булса, торып чыгуын
үтендем. Шуннан соң ул кузгала башлады. Капка төбендә агач эскәмия күземә чалынган иде
— мин шунда чыгып көтәргә булдым.
Бераздан шактый арык, хәлсез агай бөкрәеп кенә минем яныма килде дә. ике кулына
таянып, сакланып кына янәшәмә утырды Исәнләштек. Танышу өчен мин фамилиямне,
кайдан килүемне әйттем. Аның да исемен сорадым Сафа исемле икән, кайчандыр
Нижгардан (Горький өлкәсеннән) килгән, менә шушы зиратны каравыллап ята Аңа сиксән
сигез яшь икән инде «Эшләве авыр түгелме соң?»— дим. «Нинди эш. — эш юк. мәет бик
сирәк килә». ди агай. «Касыймда татарлар күпме соң?» - дип сорыйм «Әллә тагын, кем
санаган»,— ди сүлпән генә.
II «к У • № II 161
«Шулай да?»..— «Ну, может, бер утыз-кырык семья булыр...» Билгеле, минем
агайга ышанасым килмаде, кайдан белсен ул?!. Мәет килүенә карап кына әйтә
торгандыр.
Бу кыска гына сөйләшүдән соң, мин аңардан мондагы берәр татар кешесенең
адресын әйтүен сорадым. Касыймның төп үз кешесе булсын иде дип тә өстәдем. Агай
уйлана калды.
Нәкъ шул чакта безнең янга бик чандыр, тере-җитез генә бер карчык килеп туктады.
— Минем катын,— диде агай иренеп кенә, аннары карчыгына русча дәште.—
Менә бу иптәш Казаннан килгән, мондагы берәр татаринның адресын сорый. Син, Катя,
яхшырак беләсең, кемнәр бар әле касимскилардан?
— Әнә Ишимбаевка барсын! — диде карчык уйлап та тормыйча.
— Дөрес.— диде агай да.— Әхмәт барсын да белә, сүләргә дә ярата.
— Кем соң ул Ишимбаев?
— Бывший учитель.
Мондый кеше миңа бик ярый иде. «Тетя Катя» адресын да өйрәтте. Мин рәхмәтемне
әйтеп, тизрәк шунда ашыктым. Кояш баеган иде инде, ләкин караңгылык иңмәгән иде
әле. Федорова исемендәге аулак урамны озак эзләргә туры килмәде. Менә миңа кирәк
йорт та: ике катлы, асты таш, өсте агач йорт. Бакчалы ишегалдына кердем. Өске катның
тәрәзәләре киңенчә ачык, ут алынган, яп-якты. Мин шул ачык тәрәзәгә: «Әхмәт абзый!»
— дип тавыш бирдем. Шунда ук тәрәзәдән зур гына чал баш күренде:
— Кем анда?
— Сезне эзләп килдем! — дидем мин аңа.
— Хәзер, алайса! — диде «баш» һәм, озак та үтми, түбәнге ишектән өлкән
яшьләрдәге таза-базык кына бер абзый килеп чыкты. Күрештек. Мин кем икәнемне
әйттем. «Әйдәгез, кереп сүләшик!»— диде ул миңа.
Текә генә баскычтан менеп, зур гына өйалдын узып, иркен якты бүлмәгә килеп
кердек. Уртада зур өстәл, өстәлдә кайнап торган самавыр — кичке чәйгә утырырга гына
торалар икән. Бүлмәдә тагын бер яшь ир белән яшь ханым да бар иде — Әхмәт
абзыйның кунакка кайткан кияве белән кызы икән. Менә уйламаганда гына күңелле
табынга туры килдем бит әле.
— Мактап йөрисез! — диделәр миңа, өстәл янына чакырып. «Мактамаган кая
инде ул!» дидем мин эчемнән генә, көтеп торган матур чынаякларга карап.
Хуҗам Әхмәт абзый яшькә миннән күпмегәдер олырак булыр, сирәк чәчләре тәмам
агарган инде, әмма тулы йөзе җыерчыксыз-шома, күзләре дә тере, хәрәкәтләре дә әле
иркен-җиңел дип әйтерлек. Ул мине бик гади һәм ачык каршылады. Сөйләшүебез дә
күптәнге танышлардай табигый, җиңел башланып китте (күрәсең, минем ише «Касыйм
ханлыгы»на килеп чыгучылар белән аңа еш очрашырга туры килгәндер). Сүзгә дә ул
юмарт иде. Үзе турында да. бер сорау белән, барысын да сөйләде дә бирде. Касыйм да
туган, Касыймда үскән, бөтен гомерен шушында (һәм якын-тирә авылларда) укытучы
булып уздырган. Иң мөһиме — Касыймның үткәнен дә, хәзергесен дә бик яхшы белә
икән абзый! Сөйләшә торгач, кинәт исемә төште: бу мөхтәрәм кеше миңа таныш лабаса!
Моннан дүрт-биш ел элек булса кирәк, күренекле журналист В. Песков (телевидениедә
«Хайваннар дөньясы» дигән тапшыруны да алып баручы) «Комсомольская правда»
газетасында Касыймның карт бер укытучысы турында озын гына очерк бастырган иде.
Аның да бит фамилиясе, хәтерем алдамаса, Ишимбаев иде бугай. Әхмәт абзыйның
үзеннән сорагач, ул бик гади генә: «Әйе, минем турыда иде шул!» —дип раслады. Кара
син, нәкъ кирәк кешегә тап булганмын бит әле, бәхеткә каршы!
Шушы беренче кичтә үк Әхмәт абзый миңа шактый күп нәрсә сөйләде. Дөрес, без
ерак тарихка — ханнар заманына кереп тормадык.— күптән беткән, онытылган инде ул.
Башта ук әйткәнемчә, мине Касыйм татарларының соңгы замандагы (мәсәлән, XX
гасыр дәвамындагы) тормышлары кызыксындыра иде. Ә бу заманны Әхмәт абзый үзе
күреп тә һәм ишетеп тә бик яхшы белә икән. Кыскасы, сөйләшү бик кызыклы үтте, чәй
дә бик тәмле иде — рәхәтләнеп бер эчтем, ичмасам!
Икенче көнне төштән соң, Әхмәт абзый үзе мин торган кунакханәгә килде. Номерда
бераз сөйләшеп утыргач, ул миңа шәһәрнең татарлар яшәгән өлешен күрсәтергә
булды. Ашыкмыйча гына узышлый, мине һаман Касыймның үткәне белән таныштыра
барды. Ханнар заманыннан ук татар-
лар монда үзләренә аерым бер төбәк булып утырганнар. Урнашкан жире калкулык өстендә
булганга күрә, электән үк аны «Татар тавы» дип атаган нар. Ука елгасына таба сузылган
хәзерге Татарская белән Нәриман исемендәге иң озын ике урам һәм шуларны аркылы кисеп
узган кыскарак урамнар менә шул төбәкне эченә ала икән. Бу урамнардагы йортларның
барысы да диярлек кайчандыр татарларныкы булган. Алар Касыймны да ♦ борын рак
заманда Ханкирмән дип йөрткәннәр. -
Әхмәт абзыйның сөйләвенә караганда, халык монда тулаем таза торган, i Күбесе сәүдә
яки сәүдәгә бәйле хезмәт белән шөгыльләнгән. Араларында “ хәтта чит илләр белән алыш-
биреш итүче байлары да булган. Аннары - Мәскәү, Петербург, Киев кебек мәркәз шәһәрләргә
китеп эшләүчеләр, шулай у ук зур сәүдә алып баручылар да аз булмаган. Мәсәлән,
Мәскәүдәге кара- ? күлче миллионер Ирзиннар яки Петербургтан алып Кырымга чаклы
барлык 3 зур вокзаллардагы рестораннарны тотучы Киевтагы Максудовлар белән *-
Днвеевлар әнә шундыйлардан (шунысы да мәгълүм булсын: менә шул ♦ Максудовлар,
гимназист улларын һәм кызларын татарча да укытыр өчен. = әдип Галимҗан Ибраһимовны
1912 елны Киевка махсус чакыртып алалар). = Касыймлылар — үзара бик нык аралашып,
оешып яшәгән халык. Касыйм 2 ның үзендә бер-берсен белмәгәне, йөрешмәгәне, сәүдә яки
хезмәт белән бәйлән 7 мәгәне булды микән?! Берәрсе читкә китеп эш башласа да. тизрәк
моннан £ я якын туганын, я яхшы танышын чакыртып алган. Приказчиклар, офи J циантлар,
хезмәтчеләр булып шулар эшләгән. Шулай ук өйләнешү, гаилә * кору да күбрәк үз
араларында барган.
— Гаиләләр ишле — һәркайсында җидешәр-сигезәр бала була торган иде,— ди Әхмәт
абзый.
Бай йортларда балалар өчен гувернанткалар тотканнар, мәгәр аш-суны, гадәттә,
бикәләр үзләре карыйлар икән. Тагын бер деталь: бу йортларда дворник һәм кучер булып
күбрәк руслар хезмәт иткән. Болар барысы да. билгеле, революциягә чаклы булган хәлләр.
Ул заманда татар дөньясында көчәеп киткән прогрессив тәрәккыяттан касыймлылар да
читтә торып калмаган. Хәтта кайбер җәһәттән алгарак та чыкканнар. Мәсәлән, Касыймда
беренче югары типтагы мәдрәсә 1833 елда ук ачылган һәм җәдитчә укыту да, башка
җирләргә караганда, иң элек шушы мәдрәсәдә башланган. Даны аның шактый еракка
таралган. Үз тирәсен нән генә түгел, Идел буеннан, Уралдан, хәтта Себердән дә килеп
укыганнар. Безнең язучыбыз Закир Һади дә — шушы мәдрәсәдән чыккан кеше.
Халык саны һаман арта баргач, янә бер мәчет салдырган булганнар. Әхмәт абзый миңа
аны да күрсәтте: архитектурасы бик матур, тик мана расы юк — сүтеп ташлаганнар.
Шәһәрдә шулай ук бай татар китапханәсе дә булган. Татар телендә басылган барлык
китаплар һәм барлык газета журналлар килеп торган.
Без үзебезнең театр тарихын 1906 елдан башлыйбыз. Ә менә Касыймда халык өчен
беренче ачык театр тамашасы 1898 елда ук уйналган. Әхмәт абзыйның әйтүенә караганда,
бу хакта Рәшит казый Ибраһимов тарафын нан чыгарылган «Миръат» («Көзге») журналында
хәбәр дә басылган булган. Ихтимал, соңрак Касыйм яшьләреннән Петербург һәм Мәскәүдә
махсус театраль белем алган Әшраф Синяева, Гомәр Девишев кебек сәхнә оста ларының
чыгуы да очраклы хәл түгелдер. Әлбәттә. Касыймның рус куль турасы үзәкләренә якын
торуы, халкының шактый гына өлеше шул үзәк ләр белән бәйләнгәнлеге дә аларга уңай
йогынты ясаган булырга тиеш. Рус культурасы аша алар Европа культурасына да күпмедер
дәрәҗәдә якынайганнар. Франциягә барып, мәшһүр Сорбонна университетын тәмам лап
кайткан беренче татар кызы Сара Шакулованың Касыймнан икәнен искә төшерү дә без
әйткәнне раслау өчен җитсә кирәк.
Инде Касыймның үткәне белән, өстән генә булса да. танышканнан соң. Әхмәт абзыйдан
хәзерге хәлләрне сорашуы ничектер уңайсыз иде. Татар халкы Касыймнан китеп беткән
диярлек. Торып калины да бер 60-70 гаилә булыр.
Әмма халык, таралып бетсә дә. юкка чыкмый бит ул. Язмыш кая гына ташламасын, яңа
җирдә тамырланып яши бирә. Кая гына барсаң да аларны очратып була. Еллар узу белән,
картлар үлеп бетә, яңа буын үсеп җитә, аның артыннан икенчесе дә өлгерә Болары инде
Касыймны ишетеп кенә бөлә, бәйләмеш җепләр күптән өзелгән, мәгәр нәсел җепләре
өзелмәгән, найлардадыр, аерым ояларда, нәселләре дәвам итә.
Ашыкмыйча гына киң урам буйлап атлыйбыз. Әхмәт абзый миңа татар лардан калган
йортларны күрсәтеп бара:
— Менә бу Девишевлар йорты,— ди.
— Әллә Гомәр Девишиев туган йортмы? — дип сорыйм.
— Ул кадәресен белмим, әйтә алмыйм,— ди Әхмәт абзый. Тагын Ака лаевлар,
Байрашевлар, Ширинскийлар йортын күрсәтә. Аннары, туктый биреп, каршы яктагы
ике катлы йортны күрсәтеп:
— Әнә ул, Әшраф Синяева туган йорт! — диде.
Бу йортлар барысы да бер төслерәк, барысы да ике катлы: асты кып- кызыл
кирпечтән, өсте озын-таза бүрәнәләрдән. Кайчандыр гомерлеккә исәпләнеп
салынганнар һәм әле дә булса нык торалар. Аларның капка-кой малары да игътибарны
җәлеп итмичә калмады. Күп җирдә бит йортлар торса да. капка-койма череп, авып бетә.
Монда исә капкалар бер үк стильдәге дүрт кырлы юан баганалар рәвешендә, шул ук
борынгы кызыл кирпечтән. гүя йортның үзеннән дә тазарак итеп салынган. Болар инде
бервакытта да череп авачак түгел... Әхмәт абзыйның әйтүенә караганда, Мәскәү - нең
бер өлгер яшь архитекторы килеп, күреп киткәч, «Касыйм татарларының капка-
коймалары» дигән темага кандидатлык диссертациясе дә яклаган имеш! (Касыйм
татарларының матди культуралары буенча Казан галимнәре тарафыннан да махсус
хезмәтләр язылды.— Ред.)
Икенче бер урамнан узышлый, юлдашым яшел түбәле җыйнак кына йортны
күрсәтеп: «Закир Һади йорты».— диде. Моннан күп еллар элек язучы яшәгән йортка
мин, билгеле, башкачарак, кызыксыныбрак карадым Закир Һади — тумышы белән
касыймлы түгел, ләкин Касыйм белән нык бәйләнгән кеше. Әле үткән гасыр ның
ахырларында ул Касыймның җәдит мәдрәсәсендә укый, мөгаллим булып, якын
авылларда үзе дә балалар укыта, инде бу яклардан китеп торганнан соң да, гомеренең
ахырына таба, яңадан Касыймга кайта. Вафат булуы да — шушы туфракта (1933 елны).
Болар барысы да аның тәрҗемәи хәленнән билгеле. Ә менә ничек, нәрсәдән үлгә нен
ишеткән юк иде. Инде, сүздән сүз чыгып, Әхмәт абзыйдан Закир Һадиның утыз өченче
елны Касыйм урамында ачтан егылып үлүен ишеткәч, мин ышанырга да, ышанмаска
да белмичә аптырап калдым. Дөресме, чынмы бу? Әмма гомерен шушында уздырган
олы кешенең сүзенә ничек ышан маска мөмкин ди?!.
Урамнар буйлап йөрү һәм Әхмәт абзыйны тыңлау борынгы китап укыган
шикеллерәк бер тәэсир калдырды миндә. Гыйбрәтләр бар икән бу калада!..
Ә икенче көнне без янә әлеге тарихи урынга — «Касыйм ханлыгы»ның
калдыкларына бардык. Бу юлы монда минем өчен иң әһәмиятлесе Шаһгалидән калган
«тәкияне» күрү булды (үзем генә килгәндә мин аңа нишләптер игътибар итмәгән идем).
Хуш, нәрсә соң ул тәкия? Махсус эшләнгән бина эчендәге кабер лек. Русчасы —
«усыпальница» яки «склеп» була шикелле. Үзебезнең телдә моңа туры килгән «төрбә»
сүзен беләм, мәгәр «тәкия»не беренче ишетүем. Касыйм татарларына кайдан килеп
кергәндер — ачыклап булмады. Ярый, ниндирәк соң ул тәкия? Сарай калдыкларыннан
түбәнрәк җирдә эре ак таштан озынча дүрт кырлы итеп салынган тимер ишекле,
тәрәзәсез, тәбәнәк бер бина. Ишек башына татарча «Тәкия», русча «Текия» дип язып та
куелган. Салынуы — 1555 елда. Ханнар заманыннан хәзергәчә бөтен килеш сакланып
килгән тарихи истәлекле нәрсәнең берсе шушы бина да икенчесе — ак манара.
Әхмәт абзый миңа сөйли:
— Бу тәкия эчендә унбер кабер,— ди.— Барысының да ташлары бар. барсына
да кем күмелгәне язылган. Тик бер генә кабернең ташы язусыз, шоп-шома, ягъни
кемнеке икәне язылмаган. Ләкин мондагы халык телендә борын-борыннан ук, ул кабер
— «Сөембикәнеке» дигән сүз йөри, һәм шуңа халык ышана да иде. Әмма ни өчен аның
ташы ялгызы гына язусыз куелган? Моны Шаһгали, бу кабердә кем ятканын беркем дә,
беркайчан да белмәсен өчен, юри шулай эшләткән. Чөнки Сөембикә Шаһгалине хан
итеп тә, ире итеп тә танымаган, үзенчә үч 'алмакчы булган инде касимский хан!
Бераз риваятьне дә хәтерләтә бу. Әмма моның, һичшиксез, реаль җир леге дә бар.
Казан тәхетендә утырган ханнарның бик күбесе онытылып бетсә дә, Сөембикә әнә
онытылмаган, халык хәтерендә һаман сакланган. Исемен дә шушы көнгә кадәр күп кенә
хатын-кызлар йөртә, революциягә чаклы чыгып килгән хатын-кыз журналы да
«Сөембикә» дип атала иде. Сәбәбе? Бәлки аның язмышы фаҗигале булганга күрәдер.
Тарих ни әйтә соң бу хакта?
1549 елны Сафагәрәй хан үлеп киткәч, Сөембикә ике яшьлек улы Үтәмешгәрәй белән тол
кала. Казанның олы голәмәләре бишектәге баланы хан итеп игълан кылалар, ә дәүләт
эшләрен башкаруны әнисенә тапшыра лар (ягъни, регент итеп билгелиләр). Сөембикә
акыллы, нык характерлы, гайрәтле хатын булган дип язалар элекке тарихчылар.
Бу вакыйгалардан соң бер ел да үтәргә өлгерми. Иван Грозный зур гаскәр белән
Казанны алмакчы булып килә. Бик каты сугышлар башлана. Казан бирешми. Грозный
чигенергә мәҗбүр була (шул чакта Сөембикә үзе, крепость өстенә менеп, гаскәр белән
«кумандылык» иткән имеш!) Мәгәр берничә айдан соң Грозный күп гаскәр туплап, яңадан
Казан өстенә килә. Көчләр тигез түгел, Казан никадәр каты торса да. хәл мөшкел, сугышны
туктатыр өчен, ул солых сорый. Иван патша Казанны сугышып алуның җиңел булмаячагын
күреп, солых төзергә риза була, ләкин бик авыр шартлар куя. Шартларның берсе —
Сөембикәне улы Үтәмешгәрәй белән бергә. Мәскәү кулына тапшырырга Казанның олы
голәмәләре һәм түрәләре бу шартларны кабул итәләр... Һәм 1551 елның августында
Сөембикәне баласы белән бергә зиннәтле кимәгә утыртып, Мәскәүгә алып китәләр. Казан
халкы 18 ел Ханбикә булып торган бу гаҗәеп хатынны «аглый. аглый» озатып кала (Сөем-
бикә фаҗигасен Фатих Әмирхан да үзенең «Сөембикә» исемле хикәясендә язган иде).
Ә Казанга хан кирәк. Иван Грозный боерыгы белән тәхеткә Шаһгалине китереп
утырталар. (Касыйм ханын Мәскәү патшалары, гүя пешка урынына, әнә шулай күчереп
йөртәләр.) Шаһгали Казан тәхетенә инде өченче тап кыр утырып карый, әмма озакка түгел.
Бу юлы да ул. үзенең кара эшен эшләгәч, Казан халкының нәфрәтеннән куркып, качып
китәргә мәҗбүр була.
Сөембикәне Мәскәүгә китергәч, сабый баласын, аерып алып, чукындыра лар, ә үзен
бераздан Шаһгалигә хатынлыкка бирәләр. Соңгы гомерен авыр хәсрәт эчендә уздырып, ул
1557 елны шушы Касыйм каласында вафат була.
Әнә шулай язылган иске тарихи китапларда. Билгеле, мин үзем тарихчы булмагач, иске
китапларда язылганнарның ни дәрәҗәдә дөреслеген раслап әйтә алмыйм. Ләкин шулай да
халык телендә сакланган риваятькә ышанасым килә. Чөнки татар халкы, әйткәнемчә, Казан
ханнары арасыннан бердәнбер Сөембикә образын һәм аның ачы язмышын онытмыйча
хәтерендә сак лап тоткан. Югыйсә кайдан туар иде әлеге риваять? Димәк. «Тәкия» эчендәге
язусыз таш астында яткан мәетнең Сөембикә булуы бик тә мөмкин. Әйе, фаҗигале һәм
гыйбрәтле язмыш!
Бераздан без борынгы калдыклардан һәм хатирәләрдән аерылып, әкрен генә кузгалып
киттек. Сүз күп булмады. Кайтышлый Әхмәт абзый шул ук мәй дандагы моннан 150 ел элек
ачылган мәдрәсәнең бинасын күрсәтте. Касыйм •стилендәге» таза капканың ике ягында
кызыл кирпечтән салынган берсе зуррак, берсе кечерәк ике гади генә йорт — ничектер
шушы көнгә чаклы искермичә тузмыйча матур гына торалар әле.
Әйтергә кирәк, Әхмәт абзый үзе дә Касыймның үткәне турында материал лар җыя икән.
Мәйданнан кайтып, өенә кергәч, ул миңа катыргыдан эшлән гәи карталар күрсәтте. Дәфтәр
битеннән зуррак бу карталарда Касыйм татарларының көнкүрешләрен (әйтик, йорт
җирләрен, кием салымнарын, аш суларын) чагылдырган фотолар һәм шуларга кыска гына
аңлатма текстлар урнаштырылган. Кызыклы һәм кирәкле эш. Тик югалмасын гына иде
алар!
...Касыймда дүрт кич кунып, мин бишенче көнне кайтырга чыктым. Әхмәт абзый кияве
белән үз машиналарында мине автовокзалга илтей куйдылар. Юлым Касыймнан —
Рязаньга. Рязаньнан — Мәскәүгә. Мәскәү дан Казанга иде. Әнә шулай тәмам булды минем
безгә бик аз билгеле Касыймга кыска гына сәяхәтем. Үткәне нинди генә булмасын. Россия
үзәгендәге ул кала да - безнең тарихыбызның бер сәхифәсе. Ә тарихның бер генә
сәхифәсен дә ертып ташларга ярамый. Һәм мөмкин дә түгел, минемчә!..
19tVi ел.