Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

ГОМЕР СУКМАКЛАРЫ


килеп утыргандыр Шул Ә бүрек астында ямьшәеп, майланып беткән яшькелт түбәтәй Ул Мәүлиханның озын гына булып үскән чәчен каплан та бетерә алмый Кулында һәрвакыт алачадан теккән иске букча Букчада таушалып, тузып беткән китаплар - әфтияк, соббәтелгаҗйзин. бәдавам һәм тагын ниләрдер Шул ук букчада бер кыерчык ипи. бер-ничә пешкән бәрәңге, хәтта кайвакыт берәр шакмак шикәр дә була Озын һәм чандыр буйлы, ач яңаклы Мәүлихан шәкерт бик ярлы, киеме- салымы сәләмә булса да. күңеле бик күп вакыт көр аның Авызында һәрвакыт ниндидер мәзәк, тапкыр сүз Я нинди дә булса бер җыр. такмак Кушаматы да аның «мәзәкче Мәүли» Ишектән кереп, чабатасын салып бетәр-бетмәс үк. бер кызыклы әйтем әйтеп куя Гарәпчәдән ниндидер бер дога белән башлый да аннан татарча такмакка борып җибәрә Мәсәлән, болай. «Кәлнмәтен тайибәтен әти. миңа тай җигә сең. дилбегәсен тоттырасың, үзең карап тнк торасың!» Я булмаса. болай дип такмаклый «Әссәбехе мәдәни. суктым>ектым кәҗәне Китте кәҗә тәгәрәп, шул булды бөтен, мәзәк»
Мәүлихан ишектә күрендеме, шәкертләр аны «У-у. мәзәкче Мәүли килде». - дип шаулашып гөрләшеп, хуплап каршы алалар Бары ла ярата Мәүлихан шәкертне Еш кына аның белән азык-төлекләрен дә бүлешәләр Шуна күрәдер, мөгаен, тамак тук. күңел көр аның Киң табигатьле егет Мәүлихан шәкерт Такмак та әйтә, тапкыр әйтемнәр дә. табышмаклар да әйтә
1’11 ЗА ИШМОРАТ <W*) ilpoNUrv/v -if V«/’» •Wil t . .ir
<hl IKUNHUP» «.'lurtM I.-a гобои» M «мрыяяи ПҺП <1 О4«Г»РМ РСФГРнЫҢ Л."* Ги
rue* юянгнц аг калан.'им *»н.-ог» NKMUfff «ши
† кыскортып Aacw.ia әдрәсәдә торып укымый иде Мәүлихан шәкерт Ян- барыска якын ниндидер бер чит авылдан килеп күптәннән укын иде Уналты-унҗиде яшьләр тирәсендәге өлкән шәкерт иде ул. Яртылаш ятим Әтисез Бик ярлы Өстендә һәрвакыт ямаулы бишмәт Аягын да оек-чабата. Башында бик иске, камалы хәтфә бүрек Исеме генә камалы бүрек, ә җисеме Хәтфәсе дә. камасы да күптән инде кырылып, ашалып беткән. Эчендәге мамыгы да бүселеп чыгып бетә язган Кайчандыр ул берәр бай гына кешенең башында булгандыр, мөгаен Аннан. чүплеккә чыгарылып ташланган җирдән. Мәүлихан башына
Тап. тап. таптыра.
Табалмасаң - аптыра.
Пөгерта дә чаптыра.
Чит Ясирләргә тарттыра.
' Ул нәрсә? —
ДИ л
Безнең ише бала-чага нәрсә дияргә дә белмичә аптырап торган арада. Мәүлиханның үзе шикелле үк сүзгә оста Ясәви шәкерт бик тиз җавабын табып бирә. Алай гына да түгел әле. шул табышмакка каршы табышмак белән җавап бирә.
— Ул нәрсәме? Ул:
Көч түкмичә, бил бөкмичә
Кулга керми бу нәрсә.
Кулга керсә, тиз ычкына.
Сизелми дә бу нәрсә. -
ДИ.
Белдем! — ди арадан бер шәкерт. - кулга кереп җитмәс борын ук ычкына торган булгач, АКЧА дигән каһәр инде ул,— ди.
Дөрес' — дип. башкалар да раслап куя аның сүзен
Җырга да. биергә дә оста Мәүлихан. Бер җайлырак вакыт чыктымы, хәзер җырлап җибәрә.
Җырла, жырла дип әйтәсез.
Җыр чәчмәдем бакчама. Җыр чәчмәсәм дә бакчама. Сатып алмыйм акчага
Җырың бушка гына килгәч, тагын берне җырла,— диләр ана. Ул ялындырып тормый, тагын да дәртләнебрәк җырлый
Яна өемнен түренә
Элеп куйдым тастымал.
Уф. йөрәгем, су сибегез.
Ут кабуы ихтимал
Шулай да аны яратмаучы, хәтта дошман күрүче шәкертләр дә юк түгел. Аеруча үзләрен бик күп белүче дип исәпләгән пишкадәмнәр. ислам диненең саф вә мөнәззәһ булуы өчен чукынып үләргә әЗер торган кадим һәм мотәгассыйп мулла, мәзин малайлары яратмыйлар мәзәкче Мәүлиханны. Яхшы постаудан яңа фасон белән тегелгән казаки һәм чалбар кигән, сәхтиян читек, резин галош белән фарчит итүче сәүдәгәр малайлары да аны чит күрә, яхшы укуы, тапкыр сүзле, зирәк акыллы, җор егетнең күпчелек тарафыннан яратылуы, хөрмәт ителүе ошамый аларга Бигрәк тә өстенә буй-буй зәңгәр трикодан теккән казаки киеп, түш кесәсенә озын чылбырлы көмеш сәгать тагып йөрүче Габделкадыйр әфәнде яратмый аны Яратмый гына да түгел, бөтен барлыгы белән дошман күрә Очраганда, кылаеп карап китү генә түгел, нинди дә булса дорфа сүз. «Нихәл, ач әрвах? Өтелгән чебеш?» кебек мыскыллау сүзләре әйтеп китә. Мәүлихан шәкерт тә җавапсыз калмый, билгеле. Чәнечкеле җаваплары белән Габделкадыйрның җен ачуын чыгара.
Нихәл, ач әрвах?»—диюгә ул. уйлап та тормыйча: «Шөкер әле. Габделкарун әфәнде»,—дип. Кадыйрның карунлыгын йөзенә бәрә. «Өтелгән күркә!»— дисә,—«Шөкер әле. симергән хинзир әфәнде», дигән җавабы белән Кадыйрның авызын томалый. Боларның чәкә- ' ләшүениән шәкертләр көлә, билгеле. Чәнечкеле сүзләр әйтеп ярышуда һәрвакыт җиңүче булып, өстен булып Мәүлихан шәкерт кала Көннәр шулай эреле-ваклы ыгы-зыгы белән бер-бер артлы_ үтеп торганда, азы фаҗига белән тәмамлана язган коточкыч бер вакыйга булды
‘ Хинзир - дунгыз.
Икенде намазын гадәттә шәкертләр мәдрәсәдә генә укый Мәгъ- сум хәлфә дә. мәчеткә бармыйча, икендене, аның артыннан ахшам намазын да шәкертләр белән бергә мәдрәсәдә генә укый Имамлык вазифасын үти Намаз тәмамланып, соңгы аят укылып, догалар кылын- гач, шәкертләр, аеруча баераклары. хәлфә абзыйга хәер-сәдака да бирә. Хәлфәнең күңелен күреп, ана ярау өчен Габделкадыйр кебек баерак- * лар зуррак та өлеш чыгара Шундый бер көнне, ишек янындагы £ бүлмәдән, өс-баш киемнәре, аяк киемнәре салынып куела торган жирдән. “ казакиен салып, тәһарәт алып йөргән арада. Габделкадыйр кесәсеннән ил- X ле тиенлек көмеш акча югалган Биш тиенлек бакыр гына түгел, илле тиенлек көмеш' Ай-яй зур акча иде бит илле тиен ул заманнарда. Бигрәк тә шәкерт халкы өчен. Берәү булса, бу хәл өчен әллә ни = кыланмас, шау-шу күтәрмәс, хәерле каза булсын дип кенә калдырыр £ иде. Ләкин бер тиен өчен жанын бирергә әзер торган, карунлыкның ♦ чигенә житкән Габделкадыйр тыныч кына кала аламы сон? Юк. калмый р Портмонетында илле тиен акчаның юкка чыгуын белү белән, шундый ~ шау-шу күтәрде бу. я алла! Булса да була икән дөньяда кешеләр'
Бәлки, пыртманитыңда булмагандыр ул илле тиенен? Башка = кссәнә. я сандыгыңа мазар салгансыңдыр? диләр ана
Юк. ишетергә дә теләми
Кесәмә кереп алганнар, урлаганнар! ди. Бур эше. карак эше бу. ди Аны яклаучы, аның сүзен сүз итеп, күтәреп алучы бигрәк тә Габделкадыйрның үзе кебек баерак шәкертләр гөр килеп шаулаша башлады
Тентергә барлык кешенең дә кесәсен'
Сандыкларын! Урын-жирен'
Шау-шуга килеп житкән Мәгьсум хәлфә дә бугаз ертып кычкыручы бай шәкертләрнең сүзен кире какмалы «Бөтен шәкерт кесәсен, урын-жирен тентеп, аларһы бурлыкта гаепләү кебек хурлыклы эшне рөхсәт итә алмыйм» димәде Тентү була калса, бөтен нәрсә актарылып. туздырылып ташланачак, мәдрәсәнең асты өскә килеп, мәхшәр көнен хәтерләтәчәк иде Ләкин эш аңа барып житмәде Габделкадыйр үзе үк кычкырып
Берәүне дә тентеп торасы юк. акчаны кем урлаганы мәгълүм шаһитлар бар. менә алар. иш янында торган ике малайны күрсәтте
- Кем ул бур?
Мәүлихан
- Мәүлихан?!
— Булмас'
Нахак' дип кычкырды күп кенә шәкерт
Бур булмаса. намаз вакытында утын ярган булып йөрмәс иде Бияләй эзләгән Ъулып нигә актара ул кеше кесәсен?
Сырма кесәмнән бияләй алырга мин үзем рөхсәт иттем ана. диде калын гына тавышлы бер шәкерт
Алай булгач, нигә синең сырмага түгел минем казаки кесәсенә керә ул?
Бәлки ялгышып кына
Ялгышып?! Күп кенә шәкерт көлеп жибәрде бу сү здән.
Ялгышып нигә Гарәфи кесәсенә түгел, Габделкадыйрның акчалы кесәсенә кергән?
Кем күргән? Кайда шаһитлар?
- Әйтеп бир әле. энем, күргәнеңне'
Мин ни
Әйт. әйт! Курыкма!
Сүзләрен ишетелер ишетелмәс кенә башлаган малай кинәт ачылып Мәүлихан абыйның акча урлаганын күрдем диде Мин дә күрдем, диде икенчесе, янәшәдә басып торганы Ишеттегезме? Үз күзем белән күрдем ди
— Бары да мәгълүм Күп төпченеп торасы юк. тотарга да ярырга \.i каракны' Башкаларга сабак булсын!
— Ашыкма! .
- Яру да әз аңа Кулларын бәйләргә дә бәкегә тончыктырырга1
— Үзе кайда, үзе? Кача күрмәсен!
— Әле генә утынлыкта иде.
— Алып керәбез дә самасуд ясыйбыз .
Тхган көннәреннән бирле харам ашап, мин-мин дип кукраеп, үзләрен әллә кемгә куеп үскән, укыганда да аннан-моннан гына укып, тупаслыгы. наданлыгы белән мактанучы күп кенә бай малайлары, карагруһ мулла малайларыннан да усалрак, мәкерлерәк кешеләр күп түгелдер, мөгаен, бу дөньяда.
Өсте-башы да чиста, заманага муафыйк итеп тегелгән дә була күбесенең. Чәчләре дә житү, түбәтәе дә кыңгыр, түш кесәсендә сәгать, һәр ике сүзнең берендә алла., дин. шәригать, рәсүл, фәрештә, ә эчендә кара елан, кирелек, усаллык, рәхимсезлек. Әнә шундый кара фикерле, карагруһлар ябырылды Мәүлихан шәкерткә. Илле тиен өчен түгел, ә Мәүлихан шәкертнең тапкыр һәм әче теле өчен
Әнә аны тыштан өстерәп алып керү өчен ике шәкерт ишеккә ыргылды. Ыргылдылар, әмма өлгермәделәр. Нәкъ шул вакыт ишек ачылды һәм зур кочак утын күтәреп, мондагы хәлләрне әле ишетеп тә өлгермәгән, шуңадыр, мөгаен, тыныч кына кыяфәттә Мәүлихан үзе килеп керде. Ул утынын ишек янынарак урнашкан зур мич белән стена арасындагы аралыкка куеп та өлгермәде, әлеге ике шәкерт аның якасыннан тотып:
— Менә ул бур. измәсен изегез бәдбәхетнең,— ди-ди. шәкертләр янына. Габделкадыйр белән Мәгъсум хәлфәнең алдына ук китереп бастырдылар. Мәүлихан аптырап:
- Нинди бур мин. нәрсә урлаган?—дип. Габделкадыйрның кызарып бүртенгән йөзенә, зәһәр чәчеп торган күзләренә карады
— Ач әрвах, хәерче! Хәзер үк кайтарып бир минем илле тиенне Югыйсә...
— Илле тиен түгел, сукыр бер тиенеңә дә кагылганым юк. Кесәңә керергә каракмы әллә мин...
— Карак! Кесә карагы, мошенник!
— Хакың юк яла ябарга! Фасунлы казаки кидем, чылбырлы көмеш сәгать тактым дигәч тә әллә...
— Көмеш сәгать сиңа төс түгел шул. эсвинҗә' — диде дә аны жилкәләп китергән шәкертләрнең берсе, олы чукмардай йодрыгы белән Мәүлиханның яңагына сугып та җибәрде. Аның артыннан ук бөтен көчен жыеп Габделкадыйр сукты.
— Жанын ал каракның, башын из! —дип. кемдер котыртып торды. Йөзләрен ачу баскан олы гына шәкертләр Мәүлиханны идәнгә егып тәпәли дә башладылар.
— Үтерәләр, көпә-көндез кеше үтерәләр! — дип кычкырды берәү
— Үтер' Бхгазын өз бурның.— дип кычкырды Габделкадыйр
Чукмар йодрыклы егетнең йодрыгы Мәүлиханның башына кат-кат менеп төште, кемдер аягы белән дә типкәләде аны Бик авыр хәлдә калды Мәүлихан Ләкин ул арада булмады, сабан туйларында көрәшеп дан алган, мәдрәсәдә генә түгел, бөтен тирә-якта «Батыр Кирам» дип танылган Кирам шәкерт алга чыкты да Мәүлиханга ябырылган егетләрнең кулларыннан, я җилкәләреннән алып, төрле якка чөеп җибәрә башлады. Батыр Кирам беләгенең көчен, аның бәясе күпме торганын яхшы белә торган шәкертләр сугышны артык дәвам иттермәделәр
— Каракны якларга хакын юк,—дип. Габделкадыйр аңа җикеренеп караса да. Кирамның үткен һәм утлы карашы белән очрашкач, кинәт юашланып калды. Шулай да бирешергә теләмәде,— минем шаһитларым бар, — диде ул әтәчләнеп. Моннан соң вакыйганың барышы бераз тыныч
рак. шау-шусызрак төс алса да. үзенең киеренкелеге, ниндидер бер дәһшәтлелеге белән күңелгә бик авыр иде Башта күңелләреннән Мәүлиханны яклаучылар да соңрак бераз шикләнеп, икеләнеп калдылар Мәүлихан әллә чыннан да шундый әшәкелеккә барды микән? Әнә бит ике малай чатнатып әйтеп тора «Үзебез күрдек»,—диләр. Караклык нинди зур әшәкелек һәм гөнаһ бит ул. Зыя абый белән минем дә уйларыбыз шундыйрак хәзер. Мәүлихан шәкертне дә чын күңелдән кызганабыз. Ләкин чын карак булып чыкса, бик яклыйсыбыз да килми. Юк, Габделкадыйр шәкертнең илле тиен акча югалтканын кызганып түгел Кесәсеннән кайдадыр төшеп кенә югалган булса, бик яхшы, югала бирсен. Шул кирәк аңа, ике аяклы бүрегә!
Хәзер инде Мәүлихан шәкертне хөкем итү Мәгьсум хәлфә кулына күчте Ул яңаклары, битләре каралай янган, күгәреп • шешеп чыккан, авыз, борын тирәләре канланган Мәүлихан шәкертне каршысына тезләндереп. сорау ала башлады
Әйт дөресен, нинди ният белән урладың ул илле тиенне?
Мин бер тиен дә урламадым
Алдашма! Урлавың мәгълүм Өйгә кергәнеңне дә, казаки кесәсенә тыгылып акча алганыңны да күрүчеләр бар
- Өйгә керүем дөрес. Кадыйрның казакие янынарак эленгән Габделәхәт сырмасы кесәсеннән бияләй алуым да дөрес. Әмма ләкин акча алганым юк.
Габделкадыйрның ымлавы буенча әлеге тымшык борынлы, базык гәүдәле шаһит
Алдың. Мәүлихан абзый, алдың, үзем күрдем,- диде.
- Алдашма, энем, күрмәдең Алмаганны күреп булмый ул,— диде Мәүлихан, малайның күзләренә туп-туры карап
Тымшык борын күзләрен аска төшерде.
Үзең алдашасың' дип кычкырды Мәгьсум хәлфә — Дөресен әйт Урладыңмы?
— Урламадым
Дөресен әйтмәсәң менә, каезлыйм аркаңны,— диде янындагы пеше тал чыбыкларына күрсәтеп
- Каезла, хәлфә абзый, мин дөресен әйттем,— диде Мәүлихан ниндидер бер эчке әче тавыш белән
Ят! диде Мәгъсум хәлфә кычкырып.
Мәүлихан рәхимсез хәлфәнең күзләренә карап алды да. ике кулын ике якка ташлап, йөзтүбән ятты һәм. кыйнарга булгач рәхәтләнеп кыйнагыз инде дигәндәй, ачу белән аякларын ук сузып жнбәрде Шул секундта ук әлеге ике шәкерт Мәүлиханның бишмәтен дә, күлмәген дә күтәреп куйдылар Хәтта берсе аның чалбарын да яртылаш тартып төшерде. Бөтенләй ялангач калган тәнгә, Мәгьсум хәлфә бөтен көче белән бер-бер артлы дүрт тапкыр сугып алды Б\ хәлне тамаша итеп торган бөтен шәкерт «аһ!» итеп йөзен жыерып куйды Мин. Зыя абыйга елышып, аның кулына тотындым Ул. түз. түз. дигәндәй минем кулымны кысты Башы аска иелгән булса да. аның әче нәфрәт уты белән янган күзләре шушы кыргый күренешне күзәтә иде. Аның гына түгел, шәкертләрнең зур күпчелеге күңелендә Мәгъсум хәлфәгә карата, ике аяклы хайван Габделкадыйрга, аның үзе шикелле үк «тырыш» дусларына карата да. гомумән бу «низамлы» дини мәдрәсәнең бөтен низамына- тәртибенә карата да нәфрәт уты сизелә иде Әйтерсең лә Мәгъсүм хәлфә суккан тал чыбык Мәүлихан шәкерт аркасына түгел, безнең үз аркабызга, шушы кыргый тамашаны күреп, аңа чыдап торган шәкертләр аркасына төшә иде Ләкин Мәүлихан шәкерт үзе әз генә дә ухылдамады, сызланып еламады да Абый белән без моңа исебез китеп бер беребезгә карашып куйдык
Тор. утыр тезләнеп' — дип кычкырды Мәгъсум хәлфә, тал чыбыгын бер як читкә куеп
Мәүлихан чалбарын, аннан бишмәтен, күлмәген дә күтәреп, йөзенә сызланудан да бигрәк ачу галәмәте чыгарып, тезләнеп утырды
Я. инде шаять, дөресен сөйләрсең.— диде хәлфә Мәүлихан шәкертнең йөзенә туры карап
— Дөресен сөйлим, хәлфә абзый, бары дөресен генә сөйлим, хәлфә абзый..
— Шулай кирәк тә. дөресен сөйләр гөнаһыңның яртысын киметү дигән сүз ул.— дип. зур бер яңа хәбәр көткәндәй, күзләрен тагын Мәүлиханга текәде
— Алла шаһит. берә\нең дә бер тиен акчасын да урлаганым юк
— Алдыйсың' -диде Мәгъсум хәлфә, йөзенә тагын да зәһәрлерәк ачу чыгарып.
— Алдаша ул. хәлфә абзый, ышанма'—дип өстәде Габделкадыйр
— Алла исемен телгә алырга оят кирәк.
— Күңелем саф булгач, оят түгел, диде Мәүлихан, хәлфәгә жавап кайтарып.
— Алайса коръән үбеп ант ит!
Шәкертләр Мәгъсум хәлфәнең бу сүзен ишеткәч, гөрләшеп үк куйдылар Коръән үптереп ант иттерү. Кешеләр өстенә иң зур гаеп ташланган чагында һәм иң соңгы чиктә генә кулланыла торган дәһшәтле чара шәкертләр йөрәгенә бер шом салды. Бигрәк тә бу сүзне ишеткәч, Мәүлиханның. Мәгъсум хәлфә күзенә карап, бераз тын торуы, югалып калуы, әлегә кадәр булган тамашаны эчләреннән бик авыр кичереп килгән безнең шикелле бала яшендәге шәкертләргә тагын да көчлерәк тәэсир итте Ни булыр? Ант итәрме Мәүлихан шәкерт, әллә
— Ант итәм! — диде ул көр тавыш белән, кискен бер карарга килеп
— Ант итәсең?! Ә ялганга ант итеп, антыңа ханис булсаң, мәңге җәһәннәмдә яначагыңны беләсеңме?
— Беләм!— диде Мәүлихан шундый ук кыюлык белән.
"Ул арада Габделкадыйр чуар төстәге калын бер китапны. «Каләм Шәриф» дип хөрмәт белән исемләнеп йөртел.) торган коръәнне алып килеп. Мәгъсум хәлфә кулына тоттырып та өлгерде Хәлфә йөзенә ачу чыгарып:
- Тәһарәтең дә юктыр әле синең, хәсис Әбүжәһел токымы, дип сүгенә-сүгенә коръәннең битләрен ачып карады.
— Икенде намазын укырга дип алган тәһарәтем бар. диде Мәүлихан шәкерт, кырт кисеп
— Алайса мә. урламадым дип. өч кәррә ант ит тә коръәнне үп!
— Сәмган вә тәгатән! — дип. Мәүлихан шәкерт Мәгъсум хәлфә кулыннан коръәнне алып баш өстенә күтәрде дә Билләһи урламадым, валлаһи газыйм. урламадым' Таллаһи урламадым!— дип. коръәнне ирененә китерде һәм хөрмәт белән үпкәннән сон. яшьләр белән тулы күзләрен Мәгъсум хәлфәгә юнәлтте.
Бу хәлне зур киеренкелек белән күзәтеп торган шәкертләрнең күбесе жиңел генә сулап куйдылар Аларның йөзендә шатлык чаткысы чагылып киткәндәй булды. Мәгъсум хәлфәнең йөзенә дә ниндидер бер канәгатьләнү тойгысы чыкты Тик бу хәл Габделкадыйрга һәм анын дусларына гына ошамады. Ул иренен чалышайта төшеп:
— Оятсыз. Мәккә мөшриге! Ялганга ант итәргә алладан куркыр идең ичмасам.— диде.
— Гаебем булмагач, курыкмыйм,—диде Мәүлихан, аның күзләренә туп-туры карап Б\ караш Кадыйрның йөрәгенә үткен пычак булып кадалды Ул кинәт кабынып китте, һәм йодрыкларын йомарлап. Мәүлиханга кизәнде Тик белмим, нинди могжиза булгандыр, бу юлы Мәгъсум хәлфә Кадыйрга ирек бирмәде, аның кулын тотты Мәүлиханга карап:
llnii I.HI Һәм буйсынам (автор искәрмәсе).
Бар. хәзер үк чыгып кит. өенә кайт, кирәк тапсак, хөкемне иртәгә хәзрәт алдында дәвам иттерербез.—дип бүгенгә (һуның белән хөкем тәмамланганын белдерде. Шәкертләрнең йөзе кинәт яктырып киткәндәй булды. Бу күңелсез күренешнең тагын да зуррак фаҗигагә әверелмичә, шулай тәмамлануына сөенеп, гөрләшеп куйдылар Тик Мәүлихан үзе генә сөенмәде Ул тиз генә чыгып китмичә, яшь бөртекләре тамып төшеп, хәзер инде зәһәр ачу гына сакланып калган күзләрен I абделкадыйрга юнәлтте Нидер әйтергә теләгән иде. Мәгьсум хәлфә ирек бирмәде
Бар. бар. кайт, әйтәсе сүзләреңне иртәгә әйтерсең, дип. аны тизрәк чыгарып җибәрү ягын карады
Мәүлихан идәндә аунап яткан бүреген алып, әкрен генә киде дә. чыбык төшкән аркасының сызлавын берәүгә дә сиздермәскә теләп, гәүдәсен төз тотып, кызу-кызу атлап чыгып китте
Юк. акча урлаган кесә карагына охшамый иде Мәүлихан шәкерт Габделкадыйр, мөгаен, аңа үчләшеп кенә нахак бәла тага Баксаң, күрәсең, илле тиен акчасын югалтмагандыр да әле. «Урлады, үзебез күрдек», дип әйтүче «шәһитләрне» бишәр тиен акчага сатып алу чутмыни аңа.
Шәкертләрнең күпчелеге шулай уйлады да. Бу үзенә күрә бер күргәзмә хөкем төсен алган гыйбрәтле тамаша. Мәүлиханга никадәр га «аплы минутлар китерсә дә. аны хөкем итү түгел, ә Габделкадыйрның үзен хөкем итү булып чыкты Күпчелекнең ачу һәм нәфрәте аның үзенә каршы юнәлде Мәгьсум хәлфәгә карата да ачулары көчәя төште шә-кертләрнең Күптән түгел генә Мәгьсум хәлфә чыбыгының тәмен татыган Зыя абый белән мина бу күптән шулай иде. билгеле
Икенче көнне Мәүлихан шәкертнең хәле ничегрәк икәне белән кызыксынып. аның мәктәпкә килүен көттек Барлык шәкертләр көтте Ләкин ул килмәде Өченче көнне дә. дүртенче көнне дә килмәде Мәүлихан. Кемнәрдер аны. ул каты авырып, түшәктә ята икән диделәр. Кемнәрдер, мәдрәсәне дә. авылны да ташлап, хәлфә һәм хәзрәтләргә ләгънәт укып, каядыр еракка, шахта дип йөртелә торган җирләргә эшкә кит кән диделәр Бу арада Габделкадыйрның илле тиен акчасы да табылды Ул аның сандыгы төбендә яткан имеш Юри шунда үзе яшереп куйган да. Мәүлиханнан үч алу. аны кыйнату өчен, акчамны ул урлады дигән ялган хәбәр тараткан имеш диделәр Без моның дөресен аныклый алмадык.
Биш көн үткәч. гадәттәгечә ачык йөз белән, кулына ү тенең киндер букчасын тотып, ишекне киң итеп каерып ачын. Мәүлихан шәкерт ки леп керде
Әссәламегаләйкем! - дип кычкырып сәлам бирде Күп кенә шә керт «Вәгаләйкем әссәлам!» дип. сәламен алып, аңа каршы килде
Хәлләр ничек. Мәүли дус? диде берсе, күптән күрмәгән якын дустын каршы алгандай
Әйбәт! Нәкъ ат мөгезе кебек, дип җавап кайтарды шаяра көлә Мәүлихан. Шуңа ук ялгап
Әссэбахс бәд.тип.
Суктым ектым кәт.тне*
Китте Һ.ПӘ ТӘГӘРӘП
Шул булды битем мәзәк.
дип такмаклап та куйды
Янбарыс мәдрәсәсендә укыган заманда булган бу тамаш.нә инде нәкъ җитмеш җиле ел вакыт узды Мәүлихан шәкертне дә. М.нитм хәлфә белән Габделкадыйрны һәм башка шәкертләрне, әлбәттә инде. Заһид хәзрәтне күрмәгәнемә дә шул гомер вакыт үтте Аларның хәтер дөньяда барлыкларын да белмим Габделкадыйр белән Мәүлихан исем нәргн дә бик төгәл итен язмавым мөмкин Ләкин күз алдымнан үткән
бу авыр һәм чын вакыйга, шәкертләрнең төсе, кыяфәтләре, җырлары, такмаклары хәтеремдә нык саклана. Каймакта шушы тамаша күз алдыма килеп йөрәгем тетрәнеп куя...
Мәдрәсәдә, билгеле, гел шундый күңелсез минутлар гына булып тормады Уен-көлке белән үткән кичәләр дә еш кына була иде. Кулны артка куеп, «кем сукты?» уйнау. Күз бәйләш, мендәр белән бәрешеп, сугышып уйнаулар бик күңелле һәм рәхәт була иде. Кайбер шәкертнең кубызы, бер-икесенең хәтта авыз гармуны да бар иде. Зуррак шәкертләр. хәлфә абзый кичләрен кунакка, я мәчеткә, намазга киткән араларда. җыйналышып җырлыйлар, бииләр, аларга без дә. бала-чага булып исәпләнгән шәкертләр дә. кушыла идек.
Әлеге Мәүлихан шәкерт белән булган күңелсез тамаша мине уйланырга. миңа дөньяны танырга ярдәм итте. Сәхнә өчен, драматургия өчен дә бераз файдасы булмады микән әле? Булгандыр, мөгаен.
Яз җитәр-җитмәс борын ук. апрель урталарында, әтиебез килеп, безне авылга — Йосыфка алып кайтып китте. Озак вакытлар күрми торган искиткеч ямьле авылыбыз, әниебез, тураннарыбыз, бергә уйнап йөргән малайлар, кыр. урман, чәчәкләр, ягымлы кояш нурлары - барысы, барысы да сагындырган иде. Шуңа күрә шатлыгыбыз эчебезгә сыймады. Бигрәк тә әнә шундый караңгы һәм күңел әрнеткеч мәдрәсәдән котылу шатландырды безне.
Кыр эшләре бетеп тә өлгермәде, безне укытыр өчен яңа мәдрәсә эзләп, әти якын-тирә авылларның байтагына барып кайтты. Аксәеттә дә. Гундырда да булды. Чокыр авылына да. Күрлемгә дә сугылды. Тик үз күңеленә ошаган, заманга лаеклы белем бирә, тәрбия итә алырлык мәктәп-мәдрәсә таба алмады Аңа мәктәпләрнең әле бер ягы. әле икенчесе ошамады. Шулай да әти беркөнне бик дулкынланып кайтып керде. Ул без яшәгән Йосыф авылыннан яхшы ук еракта. Гәйнә иле дип йөртелә торган якларда. Сараш авылында бер-ике ел гына элек ачылган Русско-татарская школа барлыгы турында ишетеп кайткан икән. Бигрәк тә бу школаның укытучылары Казанда Татар учительләр мәктәбен тәмамлаган яхшы укытучылар — агале-энеле Шәриф һәм Сәгыйть Сүн- чәләйләр булуы ошаган әтигә. Билгеле инде, ул елларда татар телендә чыккан барлык газета-журналларны укып барган әти Сәгыйть Сүнчә- ләйнең Габдулла Тукай, Мәҗит Гафурилар шикелле үк шагыйрь булуын яхшы белә иде. Димәк. Шәриф белән Сәгыйть Сүнчәләйләр — миллә-тебезнең алдынгы кешеләре.
Бу мәктәп һәм аның әнә шундый акыллы һәм зур гыйлем иясе булган укытучылары турында сөйләгәч. Зыя абый белән без Шатлыгыбыздан нишләргә дә белмәдек. Әтинең фикере белән бик тиз килешә торган һәм киләчәктә безнең укыган кеше, бәхетле кеШе булуыбызны теләгән әниебез дә шатланды моңа Тик Сараш авылының бик еракта, алтмыш чакрымнардан да артыграк җирдә булуы борчыды аны. Шулай да үзенең сагынуларына караганда да безнең киләчәк бәхетебез турын-да күбрәк кайгырткан әниебез, бу борчылуларын безгә сиздермәскә тырышты Тырышты, тик шулай да күзләренә килгән яшь бөртекләрен бездән яшереп кала алмады...
Сентябрь ае башында инде без. Зыя абый белән икебез. Сараш авылы мәктәбендә укый башладык.
Дөресен әйтергә кирәк Янбарыс мәдрәсәсенең җан өшеткеч тәртипләре. уку-укыту ысуллары белән якыннан танышып, бер кыш укып кайтканнан соң, Сарашка да бераз куркыбрак бардык Нинди булып чыгар
бу мәктәп? Бигрәк тә укытучы абыйлар? Сабакны белмәгән өчен бәлки алар да чыбык белән аркага сыздыра торганнардыр’ Коръән, хәдис укытмасалар, анда урысча укыталар Хәзерге көнгә кадәр бер сүз дә урысча белмәгән башың белән ничек урысча укыйсың да ничек аңлыйсың ди аны? Шундый сораулар куркытты безне.
Ләкин куркуыбыз юкка гына булган икән Гариф исемле кеше * өенең югары катындагы зур ике бүлмәгә парталар тезелгән Монда мәк g тәп. Бүлмәнең зуррагында беренче, икенче классларда укучылар, ә " кечерәк бүлмәдәге парталарда өченче класс укучылары — Зыя абый у белән мин. гәрчә ике ел сабакка йөреп татарча укый яза белсәк тә. £ хәтта гарәп телендә язылган коръәннең кайбер сүрәләрен, шулай ук Г намаз-нияз шартларын яхшы ук үзләштергән булсак та. урысчаны ? бөтенләй белмәгәнгә күрә, учитель абзыебыз Шәриф Сүнчәләй безне бе- £ рснче класска урнаштырды Без инде моңа да бик шат Шулай булмый. ♦ урысча укыйбыз ич без Кыш буе укып, яз көне авылга кайткач, бергә * уйнап йөри торган дус-иш малайлар Миннемөхәммәт. Гарифҗан. Хәт- f муллаларның авызын урыс сүзләре белән генә томалаячакбыз Аннан = безнең белән бергә беренче класста укучы малайлардан, шулай ук кыз- ~ лардан да (монда малайлар белән кызлар бергә укыйлар) яшебез белән = һич аерылмыйбыз Миңа сигез яшь тулып килә, абыйга тугыз Берен- °- че класс укучыларының күпчелеге шул яшьтәгеләр Унбер унике, хәтта зурраклар да бар Ләкин андыйлар күп түгел Безне иң шатландырганы монда дин сабакларының булмавы Коръән сүрәләре, төрле догалар ятлап, намазлар укытып, берәү дә сине азапламый Монда тик. әти әйткәнчә, заманга лаеклы, дөньяда кирәкле белем. Русча да. татарча да дөрес итеп укый, яза белү. Аннан арифметика, җәгърәфия. табигать белеме, тарих Стеналарда җәгърәфия карталары эленгән Төрле ерткыч хайван сурәтләре аю. бүре, төлке, куян Тагын без гомеребездә күрмәгән генә түгел, ишетмәгән дә ерткычлар, төрле җәнлекләр Парталар алдында кара такта һәр партада карасы түгелми торган кара савытлары Кыскасы, безнең өчен яңа дөнья, өр-яна тәртип Үзенең караңгылыгы, һавасының сасылыгы белән беренче күрүдә үк җаныңны биздерә торган Янбарыс мәдрәсәсе белән чагыштырганда, бу инде үзенә күрә бер хан сарае. Ә укытучылары? Шәриф абын белән Сәгыйть абый? Аларны Заһид мулла һәм Мәгъсум хәлфәләр белән янә шә куеп чагыштырып карау да зур гөнаһ булыр иде кебек Шәриф Сүнчәләй Ул чагында әле 25 яшендәге мәһабәт сынлы, чем кара һәм озын гына чәчле ир-егет Ул чәчләрен яхшылап торып уң як читеннән аерып куя да үзенең мөлаем карашы белән сихерли сине Тирән акыллы, сабыр холыклы, үзенең бөтен укучыларына яхшы белем һәм тәрбия бирергә, аларны чын кеше итәргә тырышкан бу хөрмәтле зат беренче танышуда ук ихтирамыбызны яулап алды Ул чакларда һәр укымышлы кешегә мулла дип хөрмәтләп дәшү гадәте булганга, без дә аңа Шәриф мулла абзый дип дәшә идек Бераз кызурак канлы, кырысрак табн гатьле булса да. шул ук хөрмәтләү сүзләрен Сәгыйть абый Сүнчәләй- гә дә әйтә идек.
Беренче класстан алып дүртенче классны тәмамлаганчы, ягъни 1911 елның сентябреннән 1915 елның май урталарына кадәр укыдык без бу мәктәптә Русча укырга, язарга, шулай ук. әлбәттә, татарчага да өйрәндек Хисап, җәгърәфия. беркадәр тарих фәне, табигать фәне белән таныштык Халкыбызның атаклы әдипләре, шагыйрьләре Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури. Фатих Әмирхан. Галиәсгар Камал һм башкалар турында ишеттек, аларныи күп кенә әсәрләрен укыдык Рус язучылары Толстой, Тургенев. Некрасов, Гоголь. Пушкин. Лермонтов. Кольцов, шулай ук Гейне кебек дөнья классикларының да кайбер әсәрләре белән таныштык
Шушы дүрт ел эчендә Шәриф абын ник бер генә тапкыр тән җәзасы бирсен' Хәтта тавыш күтәреп, йөзенә ачу чыгарып тиргәми дә иде ул
.» .к ». ми
33
безне Зыя абый белән миңа карата гына түгел, үзенең барлык укучыларына да шундый яхшы мөнәсәбәттә иде ул Безнең бик шаярып, хәтта әйберләр дә ватып, аның ачуын китергән чакларыбыз була иде. Кайбер укучылар дәресләрен дә белми, өйрәнмичә киләләр. Андый хәлләрдә ул укучыны ашсыз-әбәтсез калдыра, һәм дәрестән соң, барлык укучылар өйләренә кайтып киткәч, аны ике сәгатьләр чамасы вакыт класста утырта, өйрәнмәгән дәресләрен өйрәнергә мәҗбүр итә. Я булмаса бу ялкау, шаян укучы янында үзе дә кала һәм өйрәтә. Монысы да укучы өчен авыр җәза. Бөтен кеше кайтып киткәч, бер ялгызың класста утырып кара әле син. Бигрәк тә ач килеш. Шуңа күрә укучылар Шәриф абыйның бу җәзасыннан бик курка һәм һәрвакыт дәресләрен белеп килергә тырыша иде. Ә Сәгыйть абыйның талканы бераз корырак. Дәрес вакытында шаярсаң, я сабагыңны белми килсәң, колагыңны борып та алгалый, шып итеп маңгайга да чиртеп куя. Кулында линейка булса, кайчакта. йомшак кына итеп маңгайга да кундырып ала! Кырысрак холыклы иде Сәгыйть абый. Ә шулай да укучылар 'аны бик яраталар. Чөнки ул дәрестән соң, ә атна кич махсус билгеләнгән дәрес вакытында, бөтен укучы балаларны бергә җыеп, җырларга өйрәтә һәм шул вакытта бик матур итеп, моңлы итеп скрипкада уйный. Без — укучылар аңа кушылып җырлыйбыз. Яңадан-яңа көй, яңа җыр өйрәтә безгә Сәгыйть абый. Ә безгә инде бергәләп күмәкләшеп җырларга булса, шул җиткән. Дөньябызны онытып җырлыйбыз, җыр тавышыннан Гариф абыйның өй тәрәзәләре селкенеп тора.
Күбрәк вакытта Тукай шигырьләрен җырлыйбыз без. һәр шигырьгә аерым көй. «И бәһале, и кадерле...» дип башланган җырны «Сәлим бабай» көенә җырлыйбыз. Ә «Туган тел» шигыренең үз көе бар. «Туган тел» аеруча дәртле булып яңгырый. Туган телне яттан белмәгән һәм аның көен үзләштермәгән бер генә укучы да юк иде. Безнең белемебез, яшәвебез, бәхетебез әнә шул матур тел, туган телебезгә бәйләнгән кебек тоела иде безгә.
Кайвакытларда Сәгыйть абый үз шигырьләренә язылган үз көен дә өйрәтә иде. Мәсәлән:
Тау биекме, син менәмсең? Мен, менәлсәң. тауга мен Күр яланнар, күр япаннар, күр бу дөньяның ямен
Без бу җырны да бик яратып җырлый идек.
Ә кайчакта Сәгыйть абый укучыларга скрипкада махсус «Тәфти- ләү», «Зиләйлүк», «Карурман» шикелле озын-озын көйләр дә уйный һәм без, укучылар, аларны бөтен күңелебезне биреп тыңлыйбыз. Скрипкада уйнаганда, Сәгыйть абый бөтен дөньясын оныта. Сызгычы беләң бергә аның бөтен гәүдәсе хәрәкәт итә. Бигрәк тә иреннәре хәрәкәттә. Сызгыч барышына карап кыегаялар, тагын төзәяләр. Башта балалар моннан бераз көләләр дә кебек иде. Ләкин Сәгыйть абыйның усал гына итеп бер карап куюы аларны көлүдән туктата иде. Менә шулай безне сихерли иде Сәгыйть абый.
Укучыларны узенә тарта торган аның әле тагын бер сыйфаты бар. Ул. дәрес алып барганда, кычкырып, артистларча кыланып, бик әйбәт итеп шигырьләр укый иде. Күбрәк Тукай шигырьләрен укый Ул укыганда. без бу шигырьләрнең мәгънәсен тагын да тирәнрәк аңлый идек, матурлыгын да ныграк тоя идек.
— Сәгыйть абый. Тукайның үзен күргәнең бармы синең? - дип сорау бирде аңа беркөнне укучы малайларның берсе
— Бар. без аның белән бик якын танышлар гына түгел, хәтта дуслар да. Үзара хатлар да алышабыз,—дип җавап бирде Сәгыйть абый Казанга барган саен (ә ул укулар беткәч, җәй башыннан ук Казанга китеп бара торган иде). Тукай белән очрашып, сөйләшеп йөрүен, үзе язган шигырьләрен Тукайга укып күрсәтә баруын сөйләгәч, укучы балаларның аңа карата булган хөрмәтләре тагын да артып китте
Әнә бит безнең Сәгыйть абыебыз Тукай белән хатлар алышып тора Үзе дә шигырьләр яза Шагыйрь укытучыбыз әнә шундый кеше булу безнең өчен зур горурлык иде Ә безнең Шәриф абый5 Сабыр холыклы. дөньядагы бөтен гыйлемне дә яхшы белә торган Шәриф абыебыз5 Ул Сәгыйть абыйга да абый Дөрес, ул шигырь язмый, ләкин бөтен шигырь язучыларны укытырлык олы белеме бар аның Ул да Тукай белән яхшы * таныш Казандагы башка шагыйрьләр, әдипләр, галимнәр белән дә та- Ь ныш, скрипканы да шундый оста уйный Дөрес, уйнаганда, аның гәү- 2 дәсе Сәгыйть абыйныкы кебек боргаланмый, иреннәре дә чалышаймый, ? ләкин шулай да бик моңлы яңгырый аның кулында скрипка Ул да без- >. гә шигырьләр укып күрсәтә Артык кычкырып та җибәрми, кулларын да а селтәп куймый Сәгыйть абый укыгандагы кебек озын чәчләре дә тузга- 5 ланмый Гадәти генә укыган кебек ул Шулай да шигырьнең мәгънәсе 3 безнең йөрәккә ярып керә Дулкынландыра безне Кайчакларда күзлә- ♦ ребез яшь белән тула Әйе. әйе. «Көзге җил»ләрне укыганда, нәкъ шу- « лай булды. |
Көзге төн Мин йоклый алмыйм Өй түренда жил жылмй. =
Жил жыламый. ач үлсмнен куркусыннан ил жылый <
Шәриф абый укып кына калмый. Тукайның нәрсә әйтергә телә- 1 гәнен. халкыбызга, кешеләргә карата мәхәббәтен бик гади генә, без — балалар аңларлык итеп сөйли
Аеруча Тукайның балаларны яратуы турында сөйли Үзенең сүзләрен раслар өчен. Тукайның балаларга атап махсус язган шигырьләрен дә укып күрсәтә Ятлап килү өчен, шагыйрьнең басылып чыккан китапларын өйгә дә биреп җибәрә Ул Тукайны гына түгел, башка шагыйрьләрнең шигырьләрен дә укый Мәҗит Гафури. Дәрдмәнд, Укма- сый Икенче, өченче классларга күчкәч, ул безгә рус шагыйрьләре Пушкин, Некрасов шигырьләрен дә укый, алар турында да сөйли иде. Без барын төшенеп тә бетермибез Ә шулай да күбесен аңлыйбыз Тукайның:
Әйт әле. күбәләк,
Сөйләшик бергәләп;
Бу кадәр күп очып Армыйсын син ничек?
- дигән юлларын без һәркайчан, һәр җирдә кычкырып укып йөри илек Беренче классны тәмамлаган чакларда без инде русча да үзебезгә күрә ярыйсы сукалый илек.
Сараш авылында укыган икенче елның көзендә Зыя абый белән минем өчен аеруча зур бәхет ачылды Әткәй — Шәриф абый, аның әнисе Һаҗәр әби белән килешеп, билгеле, яшәү өчен, безне Шәриф абый ларга күчерде. Ул вакытта Шәриф абыйлар Галәветдин исемле бер бай гына кешенең зур гына өендә икенче катта фатирда торалар нде Кап урталай бүленгән өй Сул ягында зур зал. аның бер почмагында кечкенә бүлмә Шәриф абыйның йокы бүлмәсе Залда ашау эчү өчен дә. язу-сы зу өчен дә хезмәт итә торган зур өстәл Савыт-саба тутырылган пыяла ишекле матур буфет янында китап шкафы, бер почмакта киң диван, урынлыклар Сәгыйть абый хатыны Фәридә апа. улы Фәрит белән күр шедә, Мәшрәф-Мәшкә ләкабе белән аталып йөртелә торган кешеләрдә яши Гаиләсе Казанга киткәч, Шәриф абый янында — залда яши башлады Өйнең икенче яртысында түр бүлмәдә зур кухня Анда аш өстәле. зур сәке Бу бүлмәдә Һаҗәр әби яши. Ә ишекне кергәч тә әз генә бүленеп куелган һәм зур гына ян сәкесе булган бүлмәдә Зыя абый белән мин яшим Сәке яхшы ук киң. урын җир дә каты түгел, йомшак Кыскасы, иркен безнең яши торган урын Ашау-эчүне барыбызга бер рәттән Һаҗәр әби әзерли Коедан су алып керү, утын ярып кертү кебек эшләргә без булышабыз Хәер, утын яру безгә бик эләкми дә Атна кич
сабактан кайткач,— ул көнне гадәттәгедән бераз иртәрәк кайта идек,— өелеп куйган бик яхшы чыршы һәм каен утынын Шәриф абый үзе яра иде. Ә безгә, малайларга, ярган утынны ташырга гына кала Утынны ташып, чоланга өеп кую күңелле генә иде ул безгә. Җитмәсә әле Галәветдин бабайның кече малае Габдрәхим дә булыша иде безгә. Сәгать, сәгать ярым вакыт арасында бер атнага җитәрлек итеп ярылган утынны чоланга ташып өеп тә куябыз Шәриф абыйның да, Һаҗәр әбинең дә рәхмәтләрен ишеткәч,— уенга! Кайларга барып, нинди генә уен уйнап бетермибез Кышларын тау шуабыз. Сарашта «шуабыз» дип түгел, шул авылдагыча, «елабыз» дип сөйләшә идек. Сүзләребез дә, сөйләшкәндә, әнә ич, менә ич дип чыелдап түгел, әнә кый, менә кый дип кыелдап тора иде. Күп чакта шуарга авыл уртасындагы тауга барып түгел, ә ишек алдыбызда, кардан өеп үзебез ясаган тауда шуабыз. Ул тауны без кар төшү белән ясый башлыйбыз. Ә кыш урталары тирәсендә коймадан да биегрәк хәлгә җиткерә идек. Күбрәк бу тау Сәгыйть абыйның беренче улы — безне үз туган абыйлары кебек якын күргән, холкы белән дә, күз карашлары белән дә сөйкемле малай Таһир өчен эшләнә иде.
Шәриф абыйларда торган чакта иң кызыклы һәм иң истәлекле минутлар һәм сәгатьләрнең берсе җомга алды киче, атна кич була иде. Шәриф, Сәгыйть абыйларның үзләреннән бигрәк бу кичне Зыя белән мин сагынып көтеп ала идек. Иртәгәге көнгә тыңлатырга дәрес әзерлисе булмаганны өчен түгел, ул кичне иң тәмле ашлар пешерелеп, алардан безгә дә өлеш чыккан өчен дә түгел, ул кичне Шәриф абыйларда, авылның, авылның гына түгел, якын-тирәнең иң хөрмәтле һәм укымышлы кешеләре кунакка килеп, күңел ачу мәҗлесләре үткәрелүе була иде.
Күп чакта бу мәҗлестә катнашучы Шәриф һәм Сәгыйть абый, Сәүбән белән Зиннур Әхмәдиевләр, Түбән мәхәллә мәктәбендә укытучы, тәрәккый пәрвәр Нурулла хәлфә, старшина улы Фатих Мәүләтов, Каҗ- макты (хәзерге Барда авылы) волосте, Каенлык авылы мәктәбе укытучысы, элекке реальное училищеда укучылар кебегрәк киенгән озын чәчле, тәбәнәк буйлы, һәм бик җитез хәрәкәтле Мостафин... Өстәл тулы ризык, Һаҗәр әби пешергән төрле-төрле камыр ашлары. Юк, Зыя абый белән мина аларның ашап-эчеп утырулары түгел, чәй килгәнче, иң күбрәге, чәйдән соңгы хәлләр кызык иде
Кызып-кызып төрле темаларга алып барылган бәхәс. Дөнья хәлләре, әдәбият, театр, музыка турында сүзләр. Сәгыйть абыйның яңа шигырьләрен кунакларга кычкырып укып күрсәтүе. Аларның әлеге шигырьләре турындагы фикерләрен тыңлый. Я булмаса яңа алынган «Ак юл» журналында басылган ниндидер бер шагыйрьнең шигырен кычкырып укый. Тукай шигырьләрен укы-й, Тукайның ничек яшәве турында сөйли
Сәгыйть абый бик оста скрипкачы, мандолинада да оста уйный. Шәриф абый да скрипканы начар сыздырмый, ләкин ул күбрәк гармун тартырга ярата. Гармун телләре аның кулында сайрап кына тора. Фатих абый мандолина уйный белә. Менә сиңа трио. Скрипка, гармун, мандолина. Озын көй дә, кыска көйләр дә уйный алар Ләкин иң хәтергә кереп, уелып калганы — «Мәхәббәтем» көе, «Мәхәббәтем» җыры. Татарның беренче романсы. Ул Сәгыйть абыйның шәхси тормышына, аның беренче мәхәббәтенә бәйләнгән җыр.
Йолдыз нуры,
Ожмаг хуры —
Син, бибкәй!
Тажым. даным,
Гомерем -жаяым —
Син. бибкәй!
Мине ник үптең?
Үптең дә үттең.
Ник күп сөймәдең?
Үптең дә киттең3.
Сәгыйть абый бу көйне мондый кичәләрдә генә түгел, ялгыз калган минутларында да дулкынланып уйный һәм авыз эченнән генә моңаеп, җырлап та куя торган иде.
Бу көйне уйнаганда, авыз эченнән сүзләрен көйләгәндә. Сәгыйть абыйның ниндидер бер моңсулыкка бирелүен, күңелендә авыр сагыш кичерүен сизәм *
Ләкин Сәгыйть абыйга, бу җырның, бу көйнең ничек тууы турында =. берәр нәрсә сөйләгез әле дип мөрәҗәгать итә алмадым Андый уй хәтта * башыма да килмәде Шулай да. бу җыр белән безнең бик нык мавыгуы- * бызны күреп, үзе дә бу көй башкарылганда артык нык дулкынлана һәм ; нык кичереш үткәрә торган Һаҗәр әби
Бу шигырьне Сәгыйть Таһирның әнисе Сәлимә үлгәч язды, j Көен дә үзе чыгарды, диде Шуңа күрә мин озак еллар буе «Мәхәб- ~ бәтем»не Сәгыйть абый үзе чыгарган көй дип йөрдем Тик бары егермен- ♦ че еллар уртасында гына аның җырчы һәм артист Фәттах Латыйпов < тарафыннан язылган булу ихтималын ишеттем Ишеттем, ләкин ышанып = бетмәдем Чөнки Сәгыйть абый Сүичәләй үзе дә көйләр чыгаручы ком- = позитор иде.
Кичәнең без түземсезлек белән көтеп алган иң кызыклы өлеше г Нурулла хәлфәнең сандугач булып сайравы була торган иде Я ходай! - Бу кадәр могҗиза булса да булыр икән кешедә Сайрар алдыннан ул түшәмгә асылып куелган утызлы зур лампаны бераз батыра Бүлмә бераз караңгыланып кичке эңгер-меңгер вакытын, я иртән таң сызылып килә торган чакны хәтерләтә Бүлмәдәгеләр хәзер инде ниндидер бер тылсымлы моң көйләнә башлавын сизенеп, бары да тын кала Шуннан сон, Нурулла хәлфә ике кулын ике яңагына, дөресрәге, авызы янынарак куя да әкрен генә сызгырып сайрый башлый. И-и. дөнья! Булса да булыр икән. Гәүдәгә дә тупас, юантык, битләре дә итләч, иреннәре дә бераз калын булып турсаебрак торган кеше бит югыйсә Нурулла абзый Ә сайрый башладымы, нәкъ сандугач Нәфис моңы белән йөрәгеңне өзә Үземне белә-белгәннән бирле урман, әрәмәлек кочагында яшәп, сандугач сайрауларын күп тыңлаганга күрә, аның моңы белән яхшы таныш мин Үзе бик сак һәм бик үк сылу да булмаган кыяфәтен кешеләргә бик күрсәтәсе килмәгән нәни генә кош ул сандугач. Нәни һәм шундый нәфис тавыш Ә Нурулла абзыйда бит нинди гәүдә! Сөйләгәндә дә тавышы гөбедән чыккан сыман гөрелдәбрәк чыга, ә сайрый башлагач, әнә нинди бит ул Юк. сандугач үзе дә мондый оста итеп сайрый алмый Кая ана Нурулла абзыйга җитәргә! Нурулла абзый сандугач булып сайрап кына калмый, скрипка я гармунда уйнала торган теләсә нинди көйне дә сандугач булып көйли Сандугач тавышы белән сайралган көйләр тагын да тәэсирлерәк булып ишетелә иде безгә Нурулла абзыйны күпләр «Сандугач Нурулла» дип йөртәләр иде
Үзенә күрә бер әдәби һәм музыкаль кичә сымак булып үткәрелгән бу мәҗлесләр хәтеремдә нык сакланып калдылар һәм. әлбәттә инде, шигырь белән музыкага карата тирән мәхәббәт тудырдылар
Шәриф абыйларда яшәгән заманда Зыя абый белән минем күңелемә хуш килгән тагын бер нәрсә бар иде Күп кенә газета журналлар белән бергә, Шәриф абый балалар өчен махсус чьи арыла торган «Ак юл»ны ала иде Җиңел тел белән төрле хикәяләр, шигырьләр басылган бу журналны без дүрт күз белән көтеп ала идек һәм аны шунда ук. хәтта дәрес әзерләүгә зарар китереп булса да. бик тиз укып чыга идек.
Шул елларда Сәгыйть абый Сүичәләй Генрих Гейненең «Әлмансур» исемле пьесасын тәрҗемә итте һәм ул китап булып басылып та чыкты Китапны шулкадәр яратып, бирелеп, кат кат укыдым мин. хәтта аның яртысыннан күбрәген ятладым да Әле дә беренче битләре исемдә Яшьлек елларымны искә алганда, я Генрих Гейне исеме ниндидер уңай белән телгә алынса. «Әлмансурэның беренче юллары исемә төшә.
Атна кичләр әнә шулай матур уза Ә җомга? Бу көнне укымыйбыз.
ял көне, бәйрәм Ул көн үзенә башка ямьле. Урамда уйныйбыз, тау шуабыз. Чанабыз булмаса, агачтан үзебез ясаган таштабаныбыз (тимераяк) бар Дөрес, аның үзебез генә ишеп ясаган бавы өзелеп тә азаплый Таудан шуганда, егылып, борынны канаткан чаклар да аз булмый Салкынрак көннәрдә куллар да өши, бит очлары да, качаклар да туңа. Ә шулай да без сер бирмибез, туңдык дип. өйгә елап кайтып китмибез. Уеныбыз — уен, шууыбыз — шуу. Шуның өчен малайлар ла ,без. Ике чабата бер кием, ике дөнья бер тиен безгә. Кайткач, безне Һаҗәр әби яхшы ук кыздырып та ала. Шәриф абыегызга әйтеп, качагыгызны бордырам дип куркыта. Тик аңа артык исебез китми. Шәриф абыйның качак-ны бормаганын беләбез лә без. Аптырагач, әтиегез килгәч, аңа әйтәм, дип карый Ләкин беләбез, һажәр әби бик яхшы күңелле карчык, әтигә әләкләми ул. Куркыта гына. Әти килгәч, гел мактап кына тора безне. Малайларың бик уңганнар, йомышымны бик тыңлыйлар, дәресләрен дә тырышып укыйлар, фәлән дә фәсмәтән...
Шулай да жомга көннәрне үткәргән минутларның иң кызыклысы, иң истә калганы — Мулланурларда уйнап үткәргән минутлар.
Мулланур — безнең белән укый торган малай Укучылар арасында үзенең бик сөйкемле чырае, иптәшләренә булган ягымлы мөнәсәбәте белән аерылып тора. Дәресләрен дә ул безнең барыбызга караганда да яхшырак белә кебек Өйгә бирелгән дәресләрне дә бик яхшы итеп әзерләп килә. Дөрес, дәрес әзерләүгә килгәндә, абый белән мин дә начар түгел. Хәзерләмәс идек, һажәр әби дә. Шәриф абый үзе дә гел күзәтеп кенә тора. Ә Мулланур үзе әзерли. Хәер, аны да күзәтеп торучылар бар икән — аның бертуган абыйлары, безгә кадәр үк инде школаны тәмамлаган егетләр Сәүбән белән Зиннур Апалары Шәмсенур белән Маһруй да дүртенче класста укыйлар. 13—15 яшьтәге кызлар.. Ярым шәһәрчә киенеп йөрүче матур кызлар Мулланурның үзенең киеме дә ярым шәһәрчә. Чөнки әтисе Гайсә бабай, дөньяның уңын, сулын аңлый торган, яңалыкны хуплап каршы ала торган крестьян һәм шуның белән бергә сәүдә дә итә Бик үк зур булмаса да ике катлы өйләре бар, безнең өчен барыннан да яхшырагы, бик жыйнак итеп, кечкенә өйгә охшатып салынган мунчалары бар Ишегаллары да уйнар өчен бик иркен һәм чиста Без күп вакыт аларнын әнә шул мунчаларында уйнарга яратабыз Сукыр тәкәле дә уйныйбыз, йөгерешеп, сикерешеп тә уйныйбыз. . Кайчакта. тыныч кына утырып, лото уйныйбыз Карта уйный беләбез Бер-беребезне дуракка калдыру кызык безгә.
Кайчакта биеп тә, җырлап та җибәрәбез. Хәтта үзебезчә театр уеннары да уйныйбыз. Кунакка килгән бабай, әби булып кыланабыз. Егет белән кызлар булып та уйныйбыз
Ничектер бервакыт безнең кулга «Каенана өйдә булса, эшнең асты өскә килә» дигән пьеса килеп төште. Без аны бер сыйныфта укучы иптәшем Мулланурлар мунчасында кычкырып укып чыктык Чиратлашып укыдык. Ә кайбер урыннарын артист булып кыланып уйнап та карадык.
Гомердә бер тапкыр да театр уйнаганны күргән булмыйча, бары тик Шәриф абый, Сәгыйть абыйларның сөйләвеннән генә ишетеп белгәнгә күрә генә, уеныбызның рәте-чираты булмады.
Шулай да бу үзенә күрә бер театр уены иде.
Мулланурның кызыклы бер ягы шунда: ул, каян өйрәнептер, төрле такмаклар, әйтемнәрне күп белә. Менә минем аңардан язып алган һәм ятлап хәтеремдә калган бер әйтем, такмак:
Чыптыр-чыптыр, вәлхәмдеки, тәнкирү, тәңкирү, тәңки сүли, тәнки сүли тәбләвәй, тәбләвәй. Анда көн дә юша, көн дә Тур-Тур, әзнәби. туди- суди, чәбчи-бичи, кәйдер, кәйдер француз.
Бала чакта ятлаган бик күп шигырьләр, җырлар, такмаклар онытылды Ләкин мәгънәсе белән берни дә сөйләми, ләкин эчке яңгырашы белән кош сайравын, сандугач җырын хәтерләтә торган менә бу такмак хәтеремдә мәңгегә сакланып калды Сараш авылыннан, аның малайла-
рыннан откан бик күп истәлекләр арасында ни өчендер бу такмак ин кызыклы һәм кадерл ел әрдән булып саклана Бәлкн ул минем яшьлек дусларым арасында үзенең мөлаем йөзе, сабыр акылы, гомумән кешелек сыйфатлары белән тирән эз калдырган Мулланур дустымнан отып алган кадерле бүләк булгангадыр
Шушы такмакны укысам, келт итеп күңелемә Мулланур һәм Сараш * авылының дус малайлары исемә төшә.
Сараш авылы Бик зур һәм ямьле авыл ул Бер ягында калын карур- " ман Чыршы, нарат урманы, аркылысы гына да аның жиде-сигез чак- J рым, ә буйга чуты-чамасы да юк. Йөзәр чакрымга сузыла. Ә икенче i ягында түбәләрен чыршы һәм каен агачлары каплаган бнк биек тау. Г Аның итәгендә зур гына Тол елгасы. Тауның күп кенә урыннарында = агач юк Ялангач ул. Ташлы кызыл балчык. Читтән ул кин юл шикелле £ күренеп тора Ләкин ул юл түгел Анда арбалы ат түгел, ялгыз атлар да ♦ менә алмый Текә, бик текә ул Чөнки кайчакларда без малайлар барып. р үрмәли үрмәли булса да. аның башына менәргә тырышып карыйбыз : Ләкин урта бер жиренә житкәч. борылып карыйбыз да котыбыз очып. = тукталып калабыз Аннан, тәгәрн-тәгәри. кире төшеп китәбез
Гөнаһны яшерми генә әйткәндә, минем беренче тапкыр шигырь язып 2 каравым да шул тауга һәм Сәгыйть абыйның бер шигыренә бәйлән- “ гәп Бнк тырышып язып икенче көнне үк ертылып ташланган сигез юллык «әсәр»нең баштагы юллары менә болайрак сыман иде
Биек тауларга мсяәм мин.
Кин яланнар күрәм мин. Дниьяларнын ямен күргич. Кире әйләнеп тешәм мин
Яздым да. шигыремне Сәгыйть абыйга кадәр һажәр әбигә укып карарга булдым Ул тыңлап-тыңлап торды да:
Юк. әйбәт түгел шигырең. Бу авыл жыры гына Шигырь түгел Аннан син моны Сәгыйть абыеңны үртәп язгансың кебек. Күрсәтеп торма апа. ертып ташла, диде
Ә мин жыр белән шигырь арасындагы аерманы белми идем әле ул чакта. Хәер, бик күп еллар буе аларнын аермасын белә алмын йөрдем Миңа калса, һәрбер яхшы жыр. мәгънәсе ягыннан тирән, яңгырашы белән музыкаль булган жыр шигырь һәм һәрбер яхшы шигырь жыр булып күренә иде. Әнә Сәгыйть абыйның «Мәхәббәтемә шигыре шигырь ме ул? Әллә жырмы? Минемчә, шигырь дә. шул ук вакытта жыр да Ай. бу фикер, бу мисал шул чакта башыма килгән булса, һичшиксез, апты рашта калдырган булыр идем мин һажәр әбине Нишлисең бит. башыма Килмәгән һажәр әбинең сүзенә ышандым да шул беренче язган шигыремне Сәгыйть абыйга да, Шәриф абыйга да. әлбәттә, күрсәтеп тормыйча ертып ташладым Ул чакта шигырь язарга омтылу шуның белән тәмамланды
Сараш авылында булган истәлекләремдә янә бер көн турында язмый китә алмыйм 1913 елның апрель ае иде бу Карлар эрен, елгаларда су ташыган чак Каеннар, яңа гына яфрак ярып, яшеллеккә төренеп килә Җирнең, табигатьнең уянган чагы, сыерчыклар һәм сабан тургайларының безнең якларга кайтып моңая, сайраша башлаган чагы
Тиздән безгә, мәктәптә укучы балаларга да зур шатлык киләчәк Укуларыбызны тәмамлап, жәйге каникулга, ялга таралачакбыз Шундый кадерле минутларны көтәбез Апрель артыннан тагын да җылырак, чәчәклерәк, хуш ислерәк җылы май ае. аннан июнь киләчәк, әнә шундый O.Iы шатлыклар көтә безне алда
һәм кинәт безнең йөрәкләрне генә түгел, җирне, ай. кояш, йолдыз ларны да тетрәтерлек (һәрхәлдә, ул чагында безгә бу шулай тоелды) Шомлы хәбәр килә Белмим, кем китергәндер бу хәбәрне, телефонмы, телеграфмы, газеталармы? Ләкин ул шулкадәр тиз таралды, әйтерсең
бөтен дөньяны яктыртучы нурлы кояш сүнде! Көләч йөзләребезне генә түгел, бөтен табигатьне караңгылык басты Вакыйгаларның нинди тәртип белән агышы анык хәтеремдә түгел, ләкин йөрәгебезне тетрәткәне шул булды Шәриф абый барлык укучы балаларны бер бүлмәгә җыйды да күзләре тулы мөлдерәгән яшьләре аша әйтте:
— Балалар! Олы кайгы килде. Сез бик яратып шигырьләрен укый торган, җырлый торган, балаларны да, халкыбызны да чын күңелдән яратучы бөек шагыйребез Габдулла Тукаев вафат булды. Бу олы талант иясен безнең халкыбыз беркайчан да онытмас. Үзе үлсә дә, аның шигырьләре беркайчан да үлмәс, халкыбыз күңелендә мәңге яшәр,—диде.
Яшьле күзләрен сөртә-сөртә хөрмәтле укытучыбыз сөйләгән бу сүзләр, безнең йөрәкләргә кереп, мәңге онытылмас авыр истәлек булып калды Шәриф абый үзе генә түгел, бу хәбәрне ишеткәч, без балалар да күз яшьләребез белән елый идек инде. Хәтерем алдамаса, без ул көнне укымадык та шикелле Башларыбызны иеп, йөрәкләребезгә авыр хәсрәт төяп, өйләребезгә таралдык. Кайтып керсәк, өйдә тагын шом Һаҗәр әбиебезнең күзләрендә яшь һәм куркыну.
— Балалар, барыгыз әле, тиз генә зират артына, су буена йөгерегез. Сәгыйть абыегызның хәле ничек икән?—диде.—Көнозын үкереп, өйдә җылап утырды да елга буена төшеп китте. Алай-болай онытылып суга төшә күрмәсен. Аның холкын беләсез бит...
Кая инде белмәгән! Шигырь язган чакларында да, «Әлмансур»ны я башка шагыйрьләр шигырен кычкырып укып йөргән чакларында да дөньясын оныта торган гадәте бар аның. Дәрт, моң, хис кешесе Сәгыйть абый Һаҗәр әби авызыннан: «Балалар, аш ашарга да чакырЫгыз үзен>,—дигән сүзне ишетү белән, гадәттәгечә ерактан әйләнеп түгел, каршыбыздагы иске зират аша, койма аркылы гына чыгып, су буена йөгердек. Елга, үткән елдагыча, котырынып ага бирә Ары карыйбыз, бире карыйбыз, су буенда күренми Сәгыйть абыебыз Әйдә өскәрәк. арырак барыйк әле, бәлки су буйлап еракка киткәндер ул дибез! Бара торгач, ишетәбез — кемдер ыңгыраша, елый кебек. Карасак, Сәгыйть абыебыз зират коймасы буендагы әле күптән түгел генә яшелләнеп чыккан чирәмгә яткан да шул чирәмле җирне тырмый-тырмый елый.
— Тукай җаным, бәхиллә мине! дип кычкырып та куя.
Без Сәгыйть абый янына якын килергә кыймыйча басып торабыз Бик кызганабыз аны. Чөнки без Тукайның аңа якын дус та һәм шигырь язарга ярдәм иткән кеше дә икәнен, аның Тукайдан хатлар да алгалап торганын яхшы беләбез Озак басып тордык Сәгыйть абыйга дәшәргә дә кыюлыгыбыз җитмичә. Ниһаять, үзе безгә таба әйләнеп карагач...
— Сәгыйть абый, аш ашарга кайт Һаҗәр әби чакырды..
Ул. минем әйтеп бетергәнне дә көтмәде, кулын да, башын да берьюлы селкеп
— Барыгыз, кайтыгыз, кайт!—диде коры гына.
Без читкәрәк китеп, кайтып китәргәме, юкмы дигән бер карарга килә алмыйча, койма буенда тагын байтак кына вакыт басып тордык. Безгә бит Сәгыйть абыйны ашарга алып кайтудан бигрәк, саклап, күзәтеп торырга кушты Һаҗәр әби. Әле бәлки тагын бик озак вакыт шулай басып та торган булыр идек, ләкин Сәгыйть абыйның яткан җиреннән кинәт кенә торып утыруы, башы, кулы белән генә ымлап, хәзер үк китәргә кушуы безне кузгалырга мәҗбүр итте.
Кире өйгә кайтып. Һаҗәр әбигә үзебезнең күргәннәребез турында сөйләгәч, ул тагын шуны әйтте:
— Казанга үткән баруында Сәгыйть абыегыз Тукай белән үпкәләшеп кайткан. Соңгы күрешүләре булган икән шул бу. Тукай белән яхшылап татулашып та, бәхилләшеп тә кала алмаганына шулай үкенә, өзгәләнә ул,— диде.
Инде бу хәлләрдән соң ярты гасырдан артык вакыт үтте. Ләкин Шәриф абыйның Тукай үлеме турындагы хәбәре, аның күзенә тулган
мөлдерәмә яшь. Сәгыйть абыйның, су буена төшеп, җирне тырный-тырный үкереп елавы, үзебез дә кичергән авыр минутлар бүгенгедәй хәтеремдә саклана.
Сараш мәктәбе, Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйләр белән якыннан аралашу, без балаларның гына түгел, әтиебезнең тормышына да зур йогынты ясады. Кыш көннәрендә азык-төлек китергән арада, әти Сараш- * та, безнең янда ике-өч көн торып китә һәм Шәриф абыйларда үткәрелә 5 торган атна кич мәҗлесләрендә катнаша иде. Дөрес, ул җырлый да бел- j ми, нинди дә булса музыка коралында да уйнамый, ләкин инде музыка 5 тыңларга дисәң, аңа куш. Шулкадәр бирелеп, яратып тыңлый иде ул * музыканы Аеруча скрипка моңын ярата иде. Шуңа күрә Шәриф абый- г ларның ике-өч скрипкасының берсен сатып алды да безгә, аеруча миңа. j скрипка өйрәнергә кушты һәм мин аз булса да Шәриф абыйдан скрипка £ уйнарга өйрәндем. Бу мәҗлестә сөйләшеп утырырга, дөнья хәлләренең ♦ барышы турында әңгәмә корырга, фикер алышырга дисәң, монысына < инде безнең әти оста Ул барыннан да хәбәрдар Чөнки ул татарча с басыла торган газета-журналларны җентекләп укып бара Укый бару = гына түгел, ул — һәр нәрсәдә яңалык тарафдары Ул чын мәгънәсендә = мәгърифәтче, тәрәккый пәрвәр кеше Шуның өчен дә ул татарның яңа z тип зыялылары, укымышлылары. хәзергечә әйтсәк, интеллигенциясенә °- чит кеше түгел. Ә әти өчен Шәриф Сүнчәләй укытучы буларак — идеал. Ул үзенең мәктәбендә дә уку-укыту эшләрен балаларны тәрбия итүче әнә шундый тәртипкә куярга тырыша. Ул безне дә киләчәктә әнә шундый укытучылар итеп күрәсе килә. Милләткә, халыкка хезмәт, халыкның тормышын, көнкүрешен җиңеләйтү, кешеләрне югары әхлаклы, кешелекле кеше итү. иң башлап аларның белемле, культуралы булуларына бәйләнгәнен әти яхшы аңлый иде.
Җәй. Уразай авылы. 1916 ел
Юк. үткән елгы ямьнәр әз быел авылда. Җир бүлү шау-шуы да күңелсез тәмамланды Яналар җиңмәде, җир бүленмәде Искечә калды. Аеруча күңелсезе — әледән-әле фронттан килеп торган шомлы хәбәрләр Дәһшәтле сугыш һаман дәвам итә Герман гаскәрләре дә. безнекеләр дә көннән-көн кырылалар. Кем өчен? Ни өчен? Уразай кешеләренең дә һәлак булганнары, яраланганнары байтак хәзер
Җитмәсә ашлык уңышы да начар. Үткән елгыларга карый Агыйдел суының ташуы аз булганга болыннар су астында калмаган һәм тиешле дымны җыя алмаган, шунлыктан печән дә уңмаган Гадәттәге дүрт-бнш кибән урынына бары тик бәләкәйрәк ике кибән сөмрәеп утыра. Чәчүдән соң нибары бер арба игенебез калды Алты җиде пот арыш Ә сабан ашлыгы нигездә, солы. Кыскасы, барын бергә җыйсаң, егерме-егерме биш пот. Шуның белән алты җан кеше туенып та торырга кирәк, малларны да ашатырга кирәк.
Зыя абый белән сизеп торабыз, быел укуларны дәвам иттерү бик авыр булачак Никадәр өстәмә чыгым бит ул Укыган өчен дә түләргә, фатир өчен дә, кнтап-дәфтәр. дәреслекләр, ашау-эчү. кйем-салым. тегесе монысы Кнм куйганда икебезгә ай саен унбиш егермешәр сум кирәк. Ә каян килсен гади игенчегә ул акча? Бар байлык икмәк Мал-туар. ит. бакча җимеше Алардан күпме акча? Юк' Уку өчен чыгым тоту турында уйларга да юк Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә китап кибетендә сатучы булып эшли торган әтинең бертуган энесе Сираҗетдин абзыйдан хат килде. Әгәр Риза белән Зыя монда килсәләр, аларга нинди дә булса берәр хезмәт табып булыр, дигән. Кибеттә сатучы малай я берәр байда йомышчы булып эшләсәләр дә мөмкин Казах балаларын укытулары да мөмкин Алар бит инде үскән, укыган, гыйлем иясе егетләр хәзер, дигән
Сираҗетдин абыйның хаты әтине дә. мине дә канатландырып җибәрде «Үскән егет, гыйлем иясе», димәк, инде без хезмәт итеп, мөстәкыйль рәвештә үз-үзебезне карап яши ала торган малайлар, малайлар түгел, егетләр! Хатны укыгач та мин икеләнеп тормадым;
— Китәм. Сираҗетдин абый янына китәм,— дидем.
Бәлки, бу тормышымда ясаган ялгышларымның берсе һәм иң зурысы, ә бәлки киресенчәдер — бөтенләй диярлек мөстәкыйль юлга басып, үз кыйбламны үзем сайлау, үз көнемне үзем күрә башлау дөрес эш булгандыр Иң беренчесе шул- туган көннәремнән үк бергә-бергә уйнап, берберебезне яратып, сөеп, кочаклашып йоклап үскән, ара-тирә кычкырышып, тукмаклашып та алган Зыя абый белән аерылуга сәбәп булды Зыя үз юлы белән китте, мин үз юлым белән. Ул Минзәләгә — укуын дәвам иттерергә, мин Кызылъярга. үз бәхетемне эзләргә. Минем бу тәвәккәллеккә башта әни риза булмаса да. әтинең:
— Барсын, хәзер инде балалар икесе дә үскәннәр, әз-мәз укыганнар Татарчасын да белә, русчасын да ярыйсы сукалыйлар Ризаң яшькә яшьрәк булса да, абыена карый буйга зур, көче дә ярыйсы. Исән-сау барып җитсә, Кызылъярда Сираҗетдин абзыйсы бар Ашау-эчү яклары, аллага шөкер, мул дип яза.
Юк, әни дә алай ныклап каршы килеп тормады, күнде. Ни әйтсәң дә ул бит безне, — уллары Зыя белән Ризаны алты ел инде көзен читкә, икенче авылга озатырга, язын каршы алырга өйрәнгән ана. Йөрәктән әрнеп, елап озата, ә яз җиткәч, куанып, шатлыклы күз яшьләрен сөртеп, елмая-көлә каршы ала. Башта Янбарыс. Ул чакта әле миңа нибары җиде, Зыя абыйга сигез генә яшь иде Алтмыш чакрым ераклыктагы авыл. Укыган җиребез, яшәгән җиребез дә әшәке, караңгы мәдрәсә Түздек ничек тә. Әни күчтәнәчләр җибәреп, яхшы теләкләр теләп яшәде. Аннан дүрт ел Сараш, бер ел Минзәлә. Хәзер инде кая, без — үскән, акылыбызга ис кергән малайлар Миңа ике-өч айдан унөч тула.
Шулай да, мине Кызылъярга озату өчен, нык кына әзерлек барды Өс-башның юыласы юылды, ямаласы ямалды. Азык-төлек тә юлга җитәрлек әзерләнде. Уен түгел, мең ярым ике мең чакрымлык юл Кимендә дүрт-биш тәүлек барырга кирәк. Пароходта биш йөз чакрымнар Уфага кадәр, аннан Кызылъярга кадәр поездда Чиләбедә бер поезддан төшеп, икенчесенә утырырга. Сираҗетдин абзый шулай дип язды Китәр көн килеп җитте Өйдәгеләр белән картый, энекәшләр Һади белән Нәҗиб, сеңелем Рәкыя белән саубуллаштым Зыя абый белән саубуллашканда, озак кына бер-беребезгә карашып тордык Уйланыштык һаман бергә идек Ә хәзер юлларыбыз аерыла. Озакка булырмы бу? Кайсыбызның юлы бәхетлерәк булып чыгар? Дуслар, тату туганнар идек, шуңа күрә бары тик яхшылык теләдек бер-беребезгә.
Әти белән әни мине Әҗәкүлгә, пароходка кадәр озата килделәр. Пароход кычкыртып китеп баргач, әни дә, әти дә, кулларын болгый- болгый, берникадәр җир пароход артыннан йөгереп бардылар.
Ай бу хәтер дигәнең Могҗиза! Җиде дистә ел вакыт үткән моңа. Ә шулай да әти белән әнинең пароход артыннан йөгерә-йөгерә барулары һаман күз алдымда. Хәтта әнинең башына бөркәнгән яшелле-зәңгәрле кәшимер яулыгы да хәтердә уелып калган
Дүртенче класс булса да. пароход артына чыгып, Агыйделнең йомшак, саф. чиста суына карап, сокланып бару күңелле булды Бигрәк тә Идел буенда үскән агачлар — каен, юкә, шомырт, бөдрә таллар күңелгә бер моңсулык бирде. Уйландырды. Ике көннән соң инде мин Уфада идем. Уфа — зур шәһәр, атаклы шәһәр. Губерна мәркәзе Җир- су мәсьәләләре шушында хәл кылына. Монда зур-зур йортлар, атаклы «Галия» мәдрәсәсе, «Госмания» дә шушында Барын да бер күрәсе иде дә бит, кая ул турыда уйлау, ничек тә исән-аман Кызылъярга барып җитү кайгысы миндә. Кечкенә сандыгымны күтәреп, пристаньнан вокзалга килдем Җәяүләп, билгеле. Акча күбрәк булса, извозчик та
яллап буласы икән, алар үзләре үк кычкырып, чакырып торалар, ләкин минем кесә ягы сай булгач, вокзалнын кайда икәнен сораштым да җәяүләп кенә сыпырдым Кием-салым, ризык тутырган сандык, башта бик бәләкәй, җиңел кебек иде дә, бара торгач авырайды Сабы кулны кисте, җилкәгә күтәргәч, почмаклары тәнне авырттырды Шулай да килеп җиттем вокзалга. Сорашып-белешеп. Кызылъярга билет алдым _ Ике-өч сәгатьтән товар пассажир поезды китәчәк. Әкрен йөри, еш-еш \ туктап, товар бушата торган поезд Озак та үтмәде, безнен поездның " китүе турында хәбәр булды. Урыны, вагоны күрсәтелмәгән иде билетта J Кайсы вагонга утырсаң, шунысы ярый диделәр Карап бара торгач. > бер кызыл ачык вагон очрады Ишекләре киң итеп ачылган, үзе буп-буш Г Юк. буш ук түгел икән, идәненә утырган ике-өч кешесе бар
Вагонга караганда юлдаш абыйлар әйбәт булып чыкты Минем кем £ икәнемне һәм кая барганымны да сорашкач, үзләре белән чәй эчерде- ♦ ләр Алай гынамы, бер разъездда тукталып торган арада, поезддан төшеп. 5 зур-зур кочак печән алып килделәр Миңа да байтак кына өлеш чыгар- = дылар Коры, хуш исле печән галәмәт шәп булып куйды Йомшак мен- = дәрдән дә болайрак Рәхмәт кенә төшсен, менә бит дөньяда нинди кеше- ; ләр бар Илтифатлы, мәрхәмәтле
Чиләбедән сок, Кызылъярга кадәр пассажир поезды туры килде Га ~ ди вагон Кешеләр күп булса да. өченче сәндерәдә ятып барыр җир табылды Бәләкәй сандыкны баш очыма куйдым да. пәлтәгә охшатыбрак тегелгән сырмамны баш астыма салып, йоклап алдым Кесәмдәге барлы- юклы акчамны урламасыннар дип куркып, йоклар-йокламас бардым Ни әйтсәң дә ике сум илле тиен көмеш бит ул Кызылъярда әтинең энесе Сираҗетдин абзый булса да. һәрхәлдә әти дә. әни дә түгел инде ул Үзе дә хезмәт итеп алган акчага гына яши Ничек яшидер бит әле. тукмы, әллә ачлы-туклы гынамы
Тәүлек ярым үттеме, юкмы, мин Сираҗетдин абзый янында идем инде. Озын, чандыр гәүдәле, озынча битле ачрак яңаклы, яше инде утыз алты-утыз җиделәр чамасы булса да, әле сакал мыек чыкмаган ир мине бик шатланып, ачык йөз күрсәтеп каршы алды
— Әйдә. Риза энем, хуш килдең' дип, чын күңеленнән куанды
Әти безнең тәбәнәк буйлы, җитез, кызу табигатьле, бераз кырысрак кеше. Ә энесе Сираҗетдин абзый, киресенчә, юаш. йомшак табигатьле. әкрен, бераз ялкау, гамьсез Бернигә дә артык нее китми, тыныч Әти күп укый, тынгысыз, дөнья агышыннан, илдәге хәлләрдән тулысын ча хәбәрдар Үзе динсез, дәһри, муллалыгын ташлап, гади игенче булып калган кеше Ә Сираҗетдин абзый намаз-ниязга бик исе китмәсә дә. күп чак мәчеткә тәһарәтсез баргаласа да. диндар кеше Бисмнлласыз яшәми Күк күкрәп яшен яшьнәгәндә генә түгел, караңгыда мунчага, абзар-фәләшә кагылса да. бисмилласын калдырмый Шуның белән бергә, моңлы кеше Озын көйләргә җырлап та җибәрә, скрипкада да уйный Тавыш бик көр булмаса да. җомга намазыннан соң корьән дә укын Шуңа күрә аңа бераз сәдака да эләгә ахры һәрхәлдә, шәфкатьле, мәрхәмәтле кешеләргә яхшылыктан башканы теләми
Әйбәт кунак булдым мин Сираҗетдин абзыйда Хуҗа хатын Мне лихә апа да. ерактан килгән кунак итеп, мине бнк яхшы сыйлады Әйбәт симез аш. ит. ак күмәч, арыш ипне түгел, ак калач, рәхим ит. туйганчы аша Моңа кадәр әллә нидә бер эләккән ак күмәч миңа бөтенләй бер оҗмах нигъмәте кебек күренде Соң җүләр, авыз тутырып, ак калач аша әле син' Соныннанрак белдем, бу якларда ак калач кара ипи урынына. карасы ак урынына йөри икән Арыш ипие күп кадерлерәк имеш Менә могҗи за1
Сираҗетдин абзыйның хуҗасы Хафиз мулла бнк әйбәт кеше булып күренде Бай мхлла. сәүдәгәр мулла, кибете бар Ләкин кибете бака лея түгел, кәнфит, перәннек сатмый Кызыл мал кибете дә түгел, китап кибете Бнк матур, җыйнак итеп, зур өе белән янәшә салынган Пыяла
ишекләре урамга карап торган кибет Киштәләрендә — китаплар. Дәреслекләр Яна басылып чыккан әдәби әсәрләр. «Коръән», «Кыйссасел ән- бия»ләр белән беррәттән — «Таһир-Зөһрә», «Кыйссам Йосыф», «Бүз егет», «Әбугалисина» Г Тукай. С. Рәми, М Гафури шигырьләре Дәфтәрләр, каләм, кара, пенал һәм башка уку-язу әсбаплары Бел-мим. болар белән сату итүдән Хафиз муллага күпме файда килгәндер, килсә дә. бик аз булыр, әмма шәһәр уртасында әнә шундый китап кибете эшләү урамга кечкенә генә булса да нур. ямь биреп тора кебек иде Ул заманда үзенә күрә бер ан-белем учагы кебек иде Кибеттә сату итүче кеше, приказчик — минем Сираҗетдин абый. Китап һәм язу-сызу әйберләре алучылар әллә ни күп түгел, азык-төлек кибетләрендәге кебек өелеп тормыйлар Шуңа күрә Сираҗетдин абыйның вакыты бар. Китап укый, я тыныч кына уйланып утыра Я килгән-киткән таныш-белешләре белән әңгәмә алып бара Шундыйларның берсе— бик купшы гына киенеп йөри торган Гәрәй бабай. Өстенә кара жилетлы костюм киеп, ак күлмәгенә галстук бәйләп, ап-ак булып агарган булса да. бик әйбәт итеп түгәрәкләп кырылган сакал-мыегын сыйпый-сыйпый. ялтырап торган кара эшләпәсен кыңгыррак салып килеп керә дә сәлам бирә, исән лек-саулык сораша. Киштәдәге китапларны, аңа алар күптән таныш булса да, тагын бер кат караштыра Юк, сатып алу өчен түгел, тик эш югыннан гына. Алыр өчен булмаса да. нинди дә булса бер китап сорый, шуннан дөнья сүзләренә, шәһәрдә таралган яңа гайбәтләргә күчә. Сира җетдин абый аның сүзләрен җөпләп, тыңлап тора Шулай тыныч кына, ялкау гына үтә Сираҗетдин абзый гомере. Кибетнең бер ягында зур гына бүлмә. Анда карават, өстәл, урындыклар. Сираҗетдин абзый шунда яши Ашап-эчәргә зур өйгә керә Бер көн яшәдем абый янында кунак булып, ике көн Әз-мәз аның эшләренә дә булыштым Караваты кечкенә, тар. Ә абый озын Аның янына сыймадым Урын-җир бик шәптән булмаса да, идәндә йокладым
Ике көннән соң Сираҗи абзыйга:
— Мине эшкә урнаштыру ягын кара әле. Югыйсә синең өстә туенып яту килешмәс,— дим. •
— Бер сөйләшеп куйган урыным бар барын Ошатсаң, әйдә, бүген үк барабыз.
— Ниндирәк эш, ниндирәк урын соң ул? Кайда? Еракмы?
— Алтынбай дигән бер казакъта, аның ике баласын укытырга.
— Балалар укытырга? Минем бит әле укытучы булырлык белемем юк.
— һи-и, Риза энем, исең китмәсен. Син — барып чыккан гыйлем иясе Үзебезчә дә, урысча да гыйлемең зур. Коръән, хәдис, намаз- нияз тирәләрен яхшы беләсең. Балаларга хәреф танытсаң, әлхәм-кол- һуалла укырга өйрәтсәң, бик җиткән. Кыскасы, менә дигән мулдәкә. Аннан йорт-җир тирәсендә вак-төяк йомыш Жалунья ун сум. Алтынбай казакъ күңеленә ошап китсәң, унбишен дә бирер, егермесен дә кызганмас Ашау-эчү байдан, үзләре белән бергә
Карышып тормадым. Тәвәккәлләдем Әйдә, анда баргач, сөйләшеп- танышкач, күз күрер дидем Сираҗетдин абзый кибетне япкач, тиз генә ашап-эчтек тә киттек Алтынбай казахка Яшәгән җире шәһәр читендәге урамда булса да, артык ерак түгел икән Бер сәгать тә үтмәгәндер. без инде Алтынбай казах янында идек. Ул Сираҗетдин абзыйның күптәнге танышы икән Кыска муенлы, юан гәүдәле, гәүдәсенә карый башы кечкенә, шулай да бите киң, кызгылт, саргылт мыек, шундый ук төстә кәҗә сакал Күзләре, миңа сыный карап, хәйләкәр генә елмая, һәм ул Сираҗетдин абзыйга:
— Уйбай, мулдәкә дигәнең бик кечкентәй икән гуй,— ди.
— Кечкенә булса да эче тулы төш кенә гуй, - ди Урысчаны да, үзебезнең нугайчаны да су кебек эчкән егет,— ди мине мактап Сираҗетдин абзый
— Безнең балаларга иман өйрәтү, намаз-нияз шартларын да әз-мәз өйрәтү кирәк булады гуй.
- Дин. әлхәм. колһуалла дигәндә, минем энекәш хәлфәләрнең барын бәреп егады гуй. Я әле. энекәш, коръәннән бер-ике сүрә укып жибәр әле Алтынбай утагасына
Нәрсә укыйм соң? Әлхәм сүрәсенме, колһуалланы.мы. әллә ясин- * нымы?
Ясин сүзен ишетүгә. Алтынбай агай, сискәнеп, миңа карап куйды: | Жук. жук. жасыйн кирәкмәс, әлхәм булса, бик жарайды гуй J Мин көр генә тавыш белән әгузе. бисмилла әйтеп, әлхәм сүрәсен J укыдым Бик моңлы итеп укый алмасам да. сүрәне һич бозмыйча, бик г тыныч кына укыгач, мәгънәсен-фәләнен аңламаса да. миннән бик ка- j нәгать булды Алтынбай агай. Е
Жаксы. мулдәкә. кызларымны да әлхәмне үзен кебек укырга ♦ өйрәтсәң, жаксы булады. дип куйды һәм балаларын чакырырга кушты. « Озак та үтмәде. Алтынбай янына ике зур гына малай килеп басты s
Нимәнә бар. әкә? — диде чем-кара күзле уттай янып торган = кечкенә буйлысы
Менә, кызларым, мулдәкә сезгә Дөнья сабагын да. дин сабагын z да укытачак ул.
Күзләрем, Алтынбай янына килеп туктаган малайларга карап, шар булды Малайларча киенгән кызлар да миңа карап аптырап калды Буе да булмаган яшь малай нинди мулдәкә янәсе
Бу кара кыз. чия ирен, шомырт күз - Гөлжәмилә. ә монысы, өлкәне Жомабикә.- диде зур буйлы, юан гәүдәле, табак битле пәһлеван егет-кызны күрсәтеп. Зәңгәрсу күзләрендә ниндидер бер нәзакәтлек. шәфкатьлелек күрсәтеп Жомабикә миңа күз снрпеп карап, елмаеп куйды Башта Алтынбайның үзен, аннан кызларын курен шүрләп калган идем Юк. Алтынбай да. кызлар да мине кире какмады Чын чыннан мулдәкә итеп кабул иттеләр. Мин дә аларны кире кагып, укытырга алынмыйм, димәдем Мулдәкә укытучы дигән зур. жаваплы вазифаны өстемә йөкләп. Алтынбайда эшләргә калдым Сиражетдин абзый ашау- эчү үзләре белән бергә булыр, хезмәт хакы ун сум булыр днгән иде Хужа юмартрак икән, миңа унике сум билгеләде. Сөйләшүләрдән соң аш-су. кымыз белән сыйлангач, мин Сиражетдин абзый янына кайтып, кайбер әйберләремне алып килдем Мулдәкә-укытучы булсам да. яшәү өчен аерым бүлмәм булмады, билгеле Укучы «балаларым» белән бер бүлмәдә яши башладык. Сәкебез зур. билгеле Кызлар гына түгел, Гөл- жәмиләнен әнисе Гайшә апа да безнең белән бер бүлмәдә йоклый Бик ягымлы, сабыр холыклы хатын Гайшә апа. Ул Алтынбайның карт хатыны Жомабикәнең әнисе белән дә тату яши, яшь хатыны Сылубикә белән дә тату. Ә Гөлжәмилә белән Жомабикә тату туганнар гына түгел, якын дуслар да Мине дә алар үзләренең мулдәкәләре итеп түгел, туганнары, дуслары итеп якын күрәләр. Шулай булмыйча, бары быз да яшьтәшләр диярлек Миңа унөч яшь тулып килә, Гөлжәмиләгә дә шулай ук. Тик Жомабикә генә бездән яшь ярымга олырак Дөнья сабагы өчен, укырга, язарга өйрәнү өчен, безнең әле хәзергә китабыбыз да юк Ә динне, әлхәм. колһуалла. тагын вак-төяк коръән сүрәләрен өйрәнер өчен, хәзергә китапларның кирәге дә юк Мин аларны яттан беләм
Өч дүрт көн эчендә Жомабикә белән Гөлжәмилә. миңа ияреп ятлый торгач, әлхәм сүрәсен дә. колһуалланы да белә башладылар Кайбер тәшдитләрен. басымнарын. ава< әйтелешләрен җиренә җиткереп бетер мәсәләр дә нигездә дөрес укыйлар Дөрес укыйлармы алар, хаталымы, аны якын тирәдә белүче дә юк Кызларының тырышлыгына, зирәклегенә Алтынбай агай да бик канәгать Кылларны мактый, алар белән бергә, рәхмәт, бала мулдәкә. дип. мине дә мактый
Сиражетдин абзый янына барып, үземнең хәл-әхвәлне сөйләп, аңар
дан кәгазь, карандаш, каләм алып кайттым. Башлангыч сыйныфлар өчен әлифба Татарчасы белән бергә русчасы да табылды
Ләкин «балаларым» Гөлҗәмилә дә, Җома да язу-сызуга, әлифба укуга ялкау булып чыктылар Аларны көз я кыш кергәч укырбыз, ә хәзер ашык уйныйк диләр. Ә ашык уйнарга дисәң, шундый осталар ' Ашыкларны бер-бер артлы очырып кына торалар. Ялгышмыйлар, кулларыннан һич төшереп җибәрмиләр. Мине өйрәтеп карыйлар да соң, юк кына бит, булдыра алмыйм. Кулымнан ашык сөякләре төшеп ки-тәргә генә тора. Ә кызлар көлә Булдыра алмыйсың, мулдәкә, диләр Ашык тәгәрәтүне генә түгел, алар үзара сугышкан булып, көрмәкләшеп уйнарга да яраталар. Уенга мине дә катыштырырга тырышалар. Кулымнан тарталар, аягымнан, беләкләремнән, тырпаен торган күкрәкләре белән өстемә килеп егылалар Ай бу дәртле балалык, юк, балалык кына түгел, балалыктан чыгып бара торган кызларның дәрте мулдә- кәләренекеннән алдарак өлгереп җиткән Ачык һавада, яланда уйнау тагын да кызыграк, күңеллерәк аларга. Беркөнне шәһәр читенә чыктык Еракка, дүрт-биш чакрым җир китеп, күл буена килеп туктадык. Көн эссе, кояш кыздыра. Тирләдек.
— Әйдә, мулдәкә. су коеныйк,— ди кызлар.
Минем бик коенасым килсә дә, уңайсызланам, кызлардан тартынам
— Ярый, коенабыз, мин читкәрәк китәм,—дидем кызларга.
- Юк, син монда коен, мулдәкә. читкәрәк без бараек,—ди Гөл- җәмилә.
Ерак китмәделәр, чишенеп бастылар Мин дә чишендем. Тыныч кына суга кердем, йөзеп, эчкәрәк үттем Артыма борылып карасам, харап эш, Гөлҗәмилә килгән дә минем киемнәремне күтәреп алып китеп бара. Кычкырам — туктамый «Мулдәкә булсаң, мулдәкә бул. куып тот та ал», ди Шәрә килеш ничек судан чыгасың да ничек куасың ди? Үзе дә шәрә килеш йөгергән кыз баланы! Аларга уен- көлке, ә миңа?..
Озак торды.м су эчендә. Туңа башладым. Жомабикә, үскән, акыл утыртканрак кыз, аңлады минем хәлне. Үзе тиз гиз генә киенде дә. киемнәремне Гөлҗәмиләдән алып, су буена китереп куйды.
— Мә. мулдәкә, ачуланма, без шаярып кына! — дигән була.
Беләм, шаярып кына. Судан чыктым, киендем. Кызларга каш җыерып, ачуланып та карыйм. Ләкин «балалар» аңлыймыни синең ачуланганыңны. «Син, мулдәкә, юкка каш җыерма, мин бит сине яратып кына шулай»,—диде дә Гөлҗәмилә, муеныма сарылып, кочаклап үбеп тә алды битемнән. Тәннәрем эсселе-суыклы булып китте. Үләм дип торам Җитмәсә, Җома шаркылдап көлә. «Мулдәкә! Син Гөлҗәмиләнен үзен үп, кочаклап»,—ди «Кызыл иреннәреннән», — ди. Менә җен кызлар, иблис токымнары' Мин сабак укытасы урынга үзләре укыта миңа сабакны Ничек кенә укыта әле! Ә мин яшь, яшел. Аңламыйм. Алар әнә симез ит, гомер-гомергә кымыз эчеп яшәгән кызлар миңа караганда күбрәк аңлый Гөлҗәмиләнен мине кочаклап үбүен ошатмадым Шулай да ачуым килмәде ана Хәтта бу шатранбай. шайтан кызый, тагын кочаклап үпсә икән дип куйган чакларым да булгалады Көннәр уза бара, ашыкны һаман уйныйбыз Көләбез, шаярабыз. Кымыз эчәбез, әче корт ашыйбыз. Ит, май, шулпа — кыскасы, ашау-эчү мул. Ләкин эч поша «Балаларым» уйный, көлә, шаяра. Ә укырга теләмиләр Хәтта беренче көннәрне бик яратып укыган әлхәм, колһуалланы да оныттылар
— Мулдәкә, айналаен, син ачуланма, без кыш җиткәч укырбыз Дөнья сабагын да, ахирәт сабагын да,— ди Гөлҗәмилә.
«Юк, болай булмый»,— дим үз эчемнән. Бу шайтан кызлар, беркайчан да ихлас куеп, сабак укымаячаклар. Батарга сабак укытыр өчен, инде буй җитеп, ажгырып торган, усал мулдәкә-хәлфә абзый кирәк Яхшы чакта миңа ничек тә таярга кирәк моннан дим Укыткан булып «балалар» белән шаярып йөрү килешми миңа
1917 елның февраль ае бетеп килә. Аннан март, апрель. Язның, язның гына түгел, елның иң матур айлары Карлар эреп, гөрләвекләр ага башлаган чак. Кояш нурлары, беренче чәчәкләр Умырзая, баллыкай, * башкалар. Кояш та инде әнә көннән-көн сөйкемлерәк карый. Тик фронт- тан яңадан-яңа шомлы хәбәрләр килеп тора Ниндидер чуалышлар, баш 2 күтәрүләр. Пайтәхеттә, патшаның үзе яши торган Петербург шәһәрендә ? дә, имештер, тыныч түгел. Кемнәрдер, имеш, патшаның узенә бәйләнәләр. 5
Кызылъяр шәһәренең Авыл хуҗалыгы складында курьер булып : эшләп йөрим Беркөнне шулай секретаребез Ольга Сергеевна мине те- j леграфка җибәрде. Бардым Бик авырлык белән генә йомышымны үтәдем £ Ә анда ыгы-зыгы, шау-шу. Солдатлар, офицерлар, ниндидер кара тужур- ♦ калы агайлар Ирек' Ирек! Патша төшкән Патша үзе теләп тәхетеннән 5 ваз кичкән дип кычкыралар Аптырап ук киттем. Патша кадәр патша = үзе теләп патшалыгыннан ваз кичсен дә тәхетеннән төшсен имеш. Юк. = бу — акылга сыймый торган хәл. Шуны ишеткәнем бар иде минем: ха- * лыкның авыр тормышының сәбәбе патша аркасында, аның министрлары, = генераллары аркасында, аңа якын торган байлар, завод хуҗалары һәм * җир хуҗалары — алпавытлар аркасында, ә халык — крестьяннар, эшчеләрнең күбесе патшаны яратмый, аңа каршылар Димәк, халык, фронтта сугышучы солдатлар кыскан, кысрыклаган патшаны, һәм ул тәхетеннән ваз кичәргә мәҗбүр булган. Димәк, инде патшасыз яна дөнья, ирекле дөнья башланачак, әлеге сүзләрне ишетү белән, башымда әнә шундый уйлар бөтерелде Күңелем күтәрелеп китте Авылыбызда җир өчен барган дау, низаглар күз алдымнан узды. Болай булгач, «искеләр» җиңеләчәк, «яңалар» җиңәчәк. Ж,ир җан башыннан өләшенәчәк Ирләргә генә түгел, хатын-кызларга да тиячәк җир Күтәренке күңел белән сикергәли- сикергәли, өйгә кайтып бара башлаган гына идем, искерәк кара тужурка кигән бер абзый дәшә мина
- И, малай, браток, кая ашыгасың? — ди
- Кайтып барам, -дим, абзыйның йөзенә һәм кулындагы алсу зур кәгазьләргә карап
— Кайтырга өлгерерсең, әниең аш пешереп көтмидер әле.
— Әни түгел, мине эшләгән җиремдә көтәләр Курьер мин
У-у, курьер Алайса бигрәк тә шәп. Кайтырга өлгерерсең Хәзер ирек свобода! Аңлыйсыңмы? Менә күрәсеңме? Телеграмм, патша төшкән, төшергәннәр. Сат шушы телеграмманы Барысы ун данә Өчәр тиеннән сат Кычкыра-кычкыра сат «Ирек, хөррият, свобода Патша төшкән», - дип кычкыр «Телеграмма, ирек!» дип кычкыр Сатып бетергәч, акчасын үземә китереп бирерсең Мин шушы тирәдә булам Күрәсеңме, әнә типография, шуның капкасы төбендә булырмын Революция! Халыкка ирек! Шатлык бу! Бар. бар, белсен халык! Ишетсен халык! Тизрәк Тик син кычкыр, ныграк кычкыр!
Абзый тиз тиз генә кулындагы телеграммаларның ун данәсен миңа санап бирде дә үзе. кызу-кызу атлап, типографиягә кереп китте Мин. кычкыра-кычкыра, телеграмма сата башладым
- Телеграмма! Телеграмма! Ирек! Хөррият! Свобода! Патша төшкән, патша! дим. Үтеп баручылар, мине туктатып, телеграмма ала лар Бу кызыклы, яңа хәбәр һәркемне кызыксындыра Өч тиен урынына хәтта бишәр тиен биреп китә кайберсе Кычкыра кычкыра, алдагы урам нарның берсенә барып чыксам, каршыма городовой килеп басты Таза гәүдәле, озын кара мыеклы.
- Туктале, малай, син нигә тузга язмаган сүзләр кычкырасың5 Какой такой ирек ул сиңа? Патшага тел тидерәсең? Кил әле. кил! дип чакырып алды мине үз янына Кулымдагы телеграммаларны да тартып алды Укыды Күзләре шар булды городовойның. Телсез калды Ке-ем, кем бирде сиңа боларны? дип сорый тотлыга-тотлыга. Ул курыкты, ә мин. киресенчә, кыюланып, батыраеп киттем
— Биленә револьвер таккан бер абый, зур начальник булса кирәк! — дим.
Городовой телеграммаларны миңа кире бирде дә:
- Бар. бар, только син бу тирәдә түгел, арырак барып сат, арырак барып кычкыр! — ди.
Кинәт кызганып куйдым мин бу городовойны. Бүген иртән генә әле кукыраеп, мин кем дип йөргән городовой, патша хәзрәтләренең ышанычлы сакчысы, телеграммадагы хәбәрне укыгач, өтелгән тавык шикелле, ләпшерәп калды Ярты сәгать вакыт та үтмәгәндер мин кычкыра кычкыра. хәзер инде тагын да катырак тавыш белән. «Ирек! Хөр-рият! Свобода! Патша төшкән! Патшаны төшергәннәр!» дия-дия, телеграммаларны сатып бетердем дә, типография капкасы янына барып, тужуркалы абыйны бик тиз таптым. Аңа утыз тиен акчаны тапшырдым да. патша төшү шатлыгын уртаклашу өчен, тиз-тиз атлап өйгә, конторага килеп кердем Билгеле инде, бер данә телеграмманы үземә калдырган идем Барысы да патша төшкәнне ишетеп, бик шатланыр, ирекле тормыш килде дип сөенеп кул чабып каршы алыр дип уйлаган идем дә. алай булып чыкмады Артык сөенмәделәр дә, көенмәделәр дә. Ольга Сергеевнага мин алып кайтып биргән телеграмма барына караганда да ныграк тәэсир итте кебек. Ул аны аптырап та, гаҗәпләнеп тә, бераз борчылып та башта ялгызы укып чыкты, аннары башкалар өчен кычкырып укыды, аннан телеграмма зур бүлмәгә күчеп, кулдан-кулга китте. Телеграмманың тәэсир көче аз булмады, бу хәбәр барысын да дулкынландырды. Эшләрен дә калдырып, шау-гөр килеп, үзара сөйләшеп алдылар Бераз тын торгач, тагын сөйләштеләр. Янадан-яңа хәбәрләр көттеләр Ә яңа хәбәрләр озак көттермәде Телеграммалар һәр сәгать диярлек яна хәбәр алып килә торды Типография капкасы янына тужуркалы абыйны эзләп, тагын бардым Ләкин аны тапмадым, башка абыйларны күрдем Кешеләр яңа телеграммаларны төркем-төркем җыйналып укыйлар, сөйләшәләр.
- Революция башланды! Яшәсен хөррият! Төрмәләр ишеген ачыгыз хәзер. Ачмасалар, ватабыз. Яшәсен революция!—ди берәү.
Үзеннән-үзе тугай җыелыш. Митинг Урамда солдатлар, атлы казаклар. Городовойлар: «Таралыгыз! Таралыгыз!» — дип кычкырып йөриләр Халык тарала, мин дә йөгерәм.
Бу безнең Туган илебезне Бөек Октябрьгә алып килгән революция нең беренче баскычы. Февраль революциясе көннәре иде.
Өч-дүрт көн үткәч, хәл белешергә дип, Сираҗетдин абзый янына килдем Аның янында Гәрәй бабай, үзенең купшы итеп кырылган сакал, мыекларын сыйпый-сыйпый. кызып-кызып сөйли:
- Син Сираҗетдин энем, юк-бар сүз сөйләмә. Патша — патша инде ул Патшасыз дөнья — тәртипсез дөнья ул Патшасыз ничек яшәмәк кирәк? Иген чәчәргә җирне кем бирер дә. налукларны кем җыяр?
— Икмәге булса, налог җыючысы табылыр...
— Шул шул әнә. җире булмаса, каян килә ул икмәк? Эрәчәй тулы җилкуар, караклар, исерек башлар, ә кем яба аларны төрмәгә?
Төрмәгә ябарга гына эш калса, патшадан башка да ябучылар табылыр, син менә хаксызга төрмәгә ябылучыларны кем чыгара, шулар турында борчыл. Гәрәй абзый,—диде Сираҗи обзый.
— Хәзер инде ирек, хөррият! Хаксызга төрмәгә ябылганнар чыгарылачак.—дидем мин. алар сүзенә кушылып.
Гәрәй бабай миңа кашларын җыерып карап:
— Кем чыгарыр икән аларны патша рөхсәтеннән башка? диде Патшаны алласыннан да югары куеп, аның олтырагы булырга да әзер торган бу ак сакаллы дивана картка (бу минутта ул миңа шулай булып күренде) кырт кына кисеп әйттем:
— Солдатлар чыгарыр, эшчеләр Төрмә ишекләрен рөхсәтсез генә үзләре ачып Ачкычлары булмаса, ишекләрне ватып
Гәрәй бабайның жен ачуын чыгарган, Сиражетдин абзыйның да исен китәргән бу сүзләр, минем үз сүзләрем түгел, урамда төрле кешеләрдән. шул ук солдатлар, эшчеләрдән ишеткән сүзләр иде.
Февраль революциясе әле халкыбыз тормышын нигездән үзгәрткән революция түгел иде Шулай да ул күпләр тормышына зур яңалык кертте. « Шул исәптән, мәсәлән, хүп еллар буе читтә төрле эшләрдә эшләп, з зимагур булып йөргән Сиражетдин абзый «Болай хур булып йөрүләр * житәр, туган-үскән авылыма кайтам да иген игеп көн күрә башлыйм*. - * дигән уйга килде. Яз житүен дә көтмичә, Хафиз мулла белән тату * гына араны өзеп, бәхилләшеп. Уразайга кайтып китте. Аны озату күңел- + сез булды миңа Ерак шәһәрдә туган-тумачасыз ялгызым гына калдым Шулай да артык күңел төшенкелегенә бирелмәдем Бердән, мин инде үз 5 көнемне үзем күрә ала торган малай. Эшем бар, ашым бар Шәһәрдә якын _ танышларым, дусларым бар Аннан, язлар жнтеп. жәйләр башлангач. * үзем дә Уразайга кайтып китәчәкмен
Әтидән хат килде. Озын хат, ялкынлы хат. Патшаның төшүе, илгә ? хөррият, азатлык килүе шатландырган әтине Канатландырган Аның = башында якты уйлар, яңа планнар Үзеннән бигрәк, без балалары ха- z кында иде аның уйлары Шунысын да әйтим: Сиражетдин абзый да ? әтинең киңәше - «Үз дөньяңны кор, үз көнеңне үзең күреп яшә. байлар табанын ялап йөрүең житәр. аякка басарга үзем ярдәм итәрмен, кайт», дигән хаты буенча илгә кузгалды бит
Беренче май Ольга Сергеевнадан һәм безнең кәнсәдә эшләүче башка кешеләрдән дә ишетүемчә, бу көнне зур бәйрәм тантанасы булачак имеш Хөррият бәйрәме, хезмәт ияләре бәйрәме Бу турыда миңа Хафиз мулла абзый улы Габдулла да әйткән иде: «Син, Риза, безгә кил, бәйрәмне бергә уздырырбыз», дигән иде Габдулла — шәһәрдә миңа якын булган бердәнбер дус. Сиражетдин абзый аларда яшәгәндә, без гел-гел очраша идек Уйный көлә, шаяра идек Китап кибетенең Сиражетдин абый яшәгән ягы. безнең өчен уен-көлке бүлмәсе, төрле темаларга әңгәмә куерту, укыган китапларыбызның эчтәлеген бер-беребезгә сөйләп, алар турында фикер алышу бүлмәсе иде. Хәзер инде кибеттә күбрәк ул була, китапны ул сата. Әйбәт малай иде Габдулла. Шуңа күрә I май көнне иртүк торып ашап-эчтем дә, өс-башымның мөмкин кадәр яхшыракларын киеп, үземә күрә әйбәт кенә төзәтенеп, Габдуллаларга китеп бардым
Урамда зур бәйрәм һәм тантанага әзерлек сизелеп тора Гадәттәгедән чистарак һәм затлырак киенгән кешеләр каядыр ашыгалар Кайбер өйләрдә зур гына кызыл флаглар эленгән Капка түбәләренең баганаларына тартылып куелган зур кызыл киндергә симез кара хәрефләр белән: «Яшәсен халыкара хезмәт ияләре бәйрәме 1 Май!» дип язылган лозунг та күренә. Кайбер капкаларга «Яшәсен. Хөррият'» дип язылган лозунглар беркетелгән
Мин Садовая урамы буйлап алар өенә килеп житкәндә. Габдулла. Хасиб һәм миңа таныш булмаган бер малай урамда мине көтеп торалар иде. Мине зур бәйрәм белән, хөррият бәйрәме, хезмәт ияләре бәйрәме белән котлап каршы алгач. Габдулла безне китап кибетенең алгы ягына, элек Сиражетдин абзый яшәгән бүлмәгә алып керде Өстәлгә табын әзерләнгән. Чынаяклар куелган Пешкән коймак, балга катырган чәкчәкләр. шикәр, конфет Бу Габдулланың әнисе, дөресрәге, сеңелләре безгә Габдулланың иптәш малайларына дип әзерләгән бәйрәм чәе Берәр чынаяк чәй эчеп тә өлгермәдек, ул безгә ал кәгазьләргә татарча басылган жыр тәкъдим итте Менә укыгыз, бүген шушы жырны жыр- лаячакбыз диде
Атты нурлы тли илебездә.
Хнррнят кояшы балкыды
Яна бәйрәм кино кклде бсэга.
Яна шатлыклы двнья туды
Мин урамда сатып йөргән телеграмма шикелле үк ал кәгазьгә шул ук форматта басылган Җырның бер нөсхәсен кулыннан тартып алдым да әнә шул юлларны кычкырып укыдым
Җыр .мина искиткеч көчле тәэсир итте Хөррият җыры. Яңа дөнья, шатлыклы дөнья тууы турында сөйли торган җыр.
Габдулла:
— Аның көе әле сүзләреннән дә әйбәтрәк!— дигәч, без өч малай аңа ышаныр-ышанмас карадык Яле. җырлап күрсәт!
— Яхшылап белмим шул. Кичә Кәшфеләсрар хәлфә абзый әкрен генә җырлап күрсәткән иде дә, отып кала алмадым.
Минем күз алдыма кинәт Сираҗетдин абзый янына килеп, бик озак кына китаплар карый торган мәһабәт буйлы, бик пөхтә киенеп, башындагы кызыл фәсне кынгыррак салып йөри торган куе кара мыеклы, кызыл чырайлы кеше килеп басты. Күзләре ут яна иде, кай яклары белән- дер серле, мут кеше кебек иде Әллә югыйсә ул да патшага каршы котыртып торучыларның берсе — революционер булдымы икән?
Без «Марсельеза»ны кат-кат укып чыктык. Көен Габдулла авыз эченнән генә көйләп караса да. хәтеренә төшерә алмады. Аның каравы без җырны кат-кат укып ятларга, үзләштерергә тырышкан арада, урамнан бер төркем кеше көйне җырлап узды.
— Әнә ул көй. тыңлагыз! дип. Габдулла кычкырып җибәрде.
Без урамга ташландык, ләкин төркем ерак киткән иде инде. Колак төбендә, яңгырап, утлы моңы гына калды. Кешеләр инде күбесе урамга чыккан, тнркем-тнркем булып шәһәрнең үзәгенә таба узалар. Озакламый Хафиз мулла мәдрәсәсенең югары сыйныфларда укучы шәкертләре, хәлфәләре килеп җитәргә тиеш. Аларга кушылып, мөселманнарга хас ай сурәте төшерелгән яшел әләмнәр һәм хөррият-азатлык символы булган ак-кызыл флаглар күтәреп, хөррият-азатлык дәрте белән канат-ланган Хафиз мулла үзе дә инде мәдрәсәдән киткән шәкертләре һәм мәхәлләнең могтәбәр кешеләре белән берлектә урамга демонстрациягә чыгарга, халык белән, мөэмин мөселманнар белән берлектә хөрриятне котларга җыена Без, Габдулла һәм аның янына килгән бүтән малайлар, тиз-тиз генә кибет ишеген бикләдек тә мәктәпкә юнәлдек.
— Их. Кәшфи абзый булса, яңа җыр «Марсельеза»ны җырлар идек,—дип куйды Габдулла.
Ул бу сүзләрен әйтеп тә бетермәде, каяндыр килеп безнең төркемгә кушылган өч-дүрт яшь егет:
— Әйдәгез, егетләр, яңа җыр башлыйбыз.— дип. кулларындагы ал кәгазьләрне бирделәр. Бу безнең куллардагы шикелле «Марсельеза» иде. Бирделәр һәм. безгә кушылып җырлагыз дип. үзләре җырлый да башладылар
Атты тан. нурлы тан илебездә,
Херрнят кояшы балкыды;
Якты бәйрәм көне килде безгә.
Яна шатлыклы дөнья туды...
Әлегә кадәр ишетелмәгән көй булса да. яңа моң. яңа аһәң, әйтерсең. колак элпәләребезне ярып үтте дә йөрәгебезгә кереп урнашты Сүзләрен дә. көйне дә бик тиз үзләштереп алды шәкертләр. Ун-унбиш минут үтүгә. «Марсельезажны бергәләшеп бик көчле җырлый идек инде. Соңрак белдем: бу ялкынлы җырны татарчалаштыручы шагыйрь минем хөрмәтле укытучым Сәгыйть Сүнчәләй булган икән.