ДӘРТЛЕ, ДӘРМАНЛЫ ӘДИП
МӘХМҮТ ХӘСӘНОВКА 60 яшь
»хмүт Максуд улы Хәсәиов 1927 елның 21 декабрендә Татарстанның хәзерге Саба районы Югары Кибә хуҗа авылында игенче гаиләсендә деиьяга килә Монда аның балалык еллары уза. 1937 елда Зелеиодольск шәһәренә кумел килгәч, бишенче татар урта мәктәбенә укырга керә. Сугыш вакытында, һенәр училищесын тәмамлаганнан соң, слесарь булып зшли. Яшьли әдәбият, сәнгать белен мавыгып киткән үсмер 1944 елда Мәскәүнең А. В Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтына юнәлә Аны бетереп кайтканнан соң, башта Яшь тамашачылар, аннары Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уйный Озакламый ул едеби иҗат эшенә бирелә — «Социалистик Татарстана газетасы редакциясендә Татарстан радиосында әдәби хезмәткәр, хәбәрче вазифларын үти, укучыларга һәм тыңлаучыларга беренче очеркларын һәм хикәяләрен тәкъдим итә. Әмма сәхнә белән дә бәйләнешен езми — илленче, алтмышынчы елларда «Нурихан». «Рамай» «Коя күбелеге». «Хикмәтле Хнкмәтулла» пьесаларын яза, алар республикабыз театрларында куела
1957 елда Мәскәүде икееллык Югары әдәби курсларда махсус белем алганнан соң, Мәхмүт Хәсәновның иҗаты тагын да киңәеп, куәтләнеп китә Татарстан нефть үзәкләренең берсе булган Азнакай эшчеләр поселогына күчеп бару һәм егерме бер ел буе шушы якның алдынгы нефтьчеләре, тезүчеләре, игенчеләре һәм терлекчеләре, культура һем фән эшләклелере белән даими аралашып яшәү аның тормыш тәҗрибәсен баета, әсәрләрендә яңа темалар, яңа каһарманнарны гәүдәләндерергә мемкинлек бирә Татарстанның беренче нефть разведчикларын сурәтләгән «Яңа горизонт» эшчеләр тормышын чагылдырган «Урман шаулый» повестьлары татар прозасына еметле каләм иясе килүен хәбәр ите.
Балаларга атап язган хикәяләре, «Динозаврлар онендә», «Шайтан малае». «Зимагур», яшьләргә адресланган «Очар кошлар». «Жирен кашка» повестьлары һем бүтән әсәрләре башта вакытлы матбугатта, аннары китап рәвешендә кат-кат басылып, укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Әмма Мәхмүт Хәсәновны җәмәгатьчелеккә аеруча үэ иттергән әсәрләр — аның романнары Каләменең шомара, сәнгатьчә сурәтләү осталыгының үсә баруын күрсәткән «Юллар, юллар»ы юл тезүчеләрнең эчке деньяларын ачуга багышлана «Саф җилләр» дилогиясендә исә авылда барган үзгәрешләр. Мәдинә. Хәдичәләрнең ышандыручан образлары гәүделондоролә Бу әсәрдә колхоз эшләрен, аның кешеләрен яхшы белгән язучының әдәби телгә, әсәрнең сюжетын коруга да игътибары арту күзгә ташлана. Татар эшчеләренең революциягә килүен чагылдырган «Саумы, кояш» романы бу яктан авторга тагын да зуррак сееиеч китерә — әсәр әдәбиятыбызга кушылган күркәм элеш тесендә бәяләнә
Мәхмүт Хәсеноа татар әдипләре арасында җитезлеге, кыюлыгы, әсәрдән-есәрге үсеп баруы белен аерылып тора. Бу фикерне аның КамАЗ тезелешенә багышланган «Кама таңнары», нефтьчеләр тормышын сурәтләгән «Шәгеревлер» романнары һәм, барыннан да бигрәк, яңа денья күргән «Язгы аҗаган» әсәре раслый ала Гәүдәләндергән тормыш материалының катлаулылыгы. вакыйгаларның күп тармакль|лыгы. язмышларының тирәнлеге, колачлаган вакытының озынлыгы, образларының күплегә һәм кабатлан- маслыгы белән дә. әсәрнең сәнгатьчә эшләнеш югарылыгы белән де бу роман М Хәсә- нов иҗатының гына түгел, туган әдәбиятыбызның да җитди казанышы Иргали, Гази Гелүсә — бу әсәрнең байтак каһарманнары укучылар күңеленә иңеп, гыйбрәт бирә-бире алар белән бергә яшәеен дәвам итә «Язгы аҗаган» романы әдәбиятыбыз мәйданында утыз елдан артык җиң сызганып эшләп килгән мторны иң күренекле каләм ияләребез сафына бастырды
СССР Язучылар союзы әгъзасы. Татарстанның атказанган культура эшлеклосе Мәхмүт Хәсеноа алтмыш яшь тулган кәнен иҗади җитлегеп, тагын да матуррак әсәрләр азу уе белән янып, кызу эш әстенде каршылый Без килечектә дә аның илһам чишмәсе оэак- оэак тибеп торуын, талантының яңа кырлары ачылуын, җәмәгатьчелекне яңа әсәрләре белен куандыруын, укучыларының кайнар мәхәббәтен тоеп, һамаи шулай шат күңелле дәртле-дәрманлы яшәвен. рухы белен гомере буе яшь булып калуын телибез