Логотип Казан Утлары
Публицистика

БИШЕНЧЕ ЕЛНЫ УЯНДЫК ТАҢ БЕЛӘН...

ишенче ел революциясе татар халкының
милләт булып формалашуын тизләтте,
хатта бу процессны тәмамлады дип әйт-
сәк тә ялгышмабыз дип уйлыйм. Россия-
дәге беренче буржуаз-демократик революция һәр
сыйныфны сыйныф итеп җитлектерде, аларның
бер-берсенә булган мөнә- сәбәтен ачыклады. Ул
татарда да буржуа һәм пролетарийның капма-
каршы позицияләрдә торганлыгын исбат итте. Ул
халыкның кайбер катлауларында, бигрәк тә
интеллигенция арасында таралган сыйныфара
солых иллюзияләренең тамырына балта чапты.
Дерес, әле аннан соң да, хәтта 1917 елда да аның
калдыклары очрамый түгел, ә ва- кыт-вакыт
көчәеп тә киткән кебек була Шулай да
пролетариат, бигрәк тә аның алдынгы сафлары
өчен мәсьәлә 1905 елда ук ачыклана. Ул гына да
түгел, бу революция татар эшчеләр
сыйныфының гомум- россия пролетариатының
аерылгысыз өлеше икәнлеген, аның пролетар
интернационализм байрагына тугрылыгын ачык
күрсәтте.
Бездә Беренче рус революциясенә ба-
гышланган хезмәтләрнең саны шактый булса да,
татарларның бу революциягә катнашуына
кагылганнарын бармак белән санарлык. Г.
Ибраһимов, Г Мансуров ларның егерменче
елларда дөньяга чыгарган хезмәтләреннән без
әле дә әллә ни ерак китмәдек. Дөрес, X. Хәсәное,
М Абдрахманов. Ш. Хамматов. Ф Газизуллин һем
кайбер башка тарихчылар бу өлкәдә шактый гына
зур >ш башкардылар. Ләкин татар телендә дөнья
күргән большевистик листовкалар һәм прок-
ламацияләр махсус тикшеренү объекты итеп
каралганы юк иде әле.
Менә, ниһаять. Татарстан китап нәшрияты
1905—1907 елларда татарча басылган
большевистик прокламацияләрнең И А Абдуллин
тарафыннан тезелгән җыентыгын чыгарды1
Шуңа өстәме итеп рус телендә И. А. Абдуллинның
әлеге прокламацияләрнең тасвирламасы,
һәрберсенең табылу һем өйренү тарихын,
әһәмиятен яктырткан махсус хезмәте дә дөнья
күрде2 Бу ике китапның бергә чыгуы тарих һәм
филология фәннәре өлкәсендә зур вакыйга-
Бүгенге көннән башлап Казан комитетының
1903— 1907 елларда чыгарылган 58
прокламациясе фәнни хәрәкәткә кереп китте дип
санарга мөмкин. Әгәр дә И Абдуллинның моннан
башка тагын дистәләрчә яңа документлар
турында мәгълүматлар биргәнлеген искә алсак,
нәшер ителгән китапларның никадәр кыйммәтле
чыганак икәнлеген күз алдына китерергә мөмкин
булыр.
Ни турыда сөйлиләр соң бу документлар?
Моңа бер сүз белән генә җавап бирел булмый,
әлбәттә Ләкин алар, революцион көрәш
шаһитлары буларак, үзләренә бик күп фактик
байлык туплаган дисәк, ялгышмабыз Чыннан да.
шушы чыганаклар нигезендә Беренче рус
революциясе турында күпме мәгълүмат алырга
мөмкин Бу документларның әһәмияте моның
белән генә чикләнми, әлбәттә Бу листовка һәм
прокламацияләр татар хезмәт ияләренә рево-
люция турында дөреслекне, ялкынлы Ленин
сүзләрен китерел җиткергәннәр дисәк. без
хакыйкатькә якынрак булыр идек Алай гына да
түгел, алар шул хезмәт ияләренең революциягә
катнашуы турында, алар арасында большевистик
сугышчан сүзнең никадәр киң таралган булуы
хакында да сөйлиләр
Прокламацияләрнең эчтәлеге генә түгел.
аларның кайда табылганлыгы, кем тарафыннан
тезелүе, нинди вакыйгаларга караган булуы,
нинди вариантлары барлыгы, тел үзенчәлекләре,
аларның стиле де өйрәнелгән
Прокламацияләрнең авторлары хакындагы
мәгълүматлар. нинди тираж белән таралулары
турындагы фактлар — боларның барысы да
әһәмиятле
Бәхәссез хакыйкать булмаган кебек, шиксез
фактлар да булмый Аларга тикшеренүче шулай
карарга тиеш те Шунсыз фән фән була алмый
Шик беткәнчегә кадер теләсә нинди фикер
гипотеза дәрәҗәсеннән уза алмый Әгәр дә инде
бу сүзләрне рецензияләнә торган китапларга
майтарсак, шуны әйтергә кирәк: бу ике басмада әлегә кадәр дөнья
күргән фәнни хезмәтләрдә исбат ителмәгән, яки
тиешенчә дәлилләнмәгән фактлар һәм фикерләр
дә юк түгел. Болар асылда прокламацияләрнең
авторларын билгеләүгә кайтып кала. Нигәдер И А
Абдуллин аларның күбесен X Ямашев яки Г.
Сәйфетдинов төзегән дип саный. Бу очракта ул
шушы ике революционер турында күп язган X. X.
Хәсәнов һәм Г. А. Га- рәфетдиновларның
авторитеты тәэсирендә калмыймы икән? Безнең
башка күп рево- люционерларыбызның тормыш
юлы һәм эшчәнлеге теге яки бу сәбәпле, әле
тиешенчә өйрәнелмәгән. Димәк, аларның
фикерен яшерен революцион агитация эшенә
керткән өлешләре дә әлегә кадәр тиешенчә
бәяләнмәгән. Бу җөмләдән И Абдуллин тарафын-
нан искә алынган Г Мостафин. Ш. Әмиров,
бертуган Гафур һәм Ибраһим Колажметов- ларны
әйтеп үтәргә була. Тагы күпме билгесез
революционерлар бардыр?!
Прокламацияләрне большевиклар гына
түгел, меньшевик һәм эсерлар да язып тарата.
Аларның большевиклар белән бергә төзегән
прокламацияләре дә бар. Мәсәлән, Казанда, ә
соңрак Уфада меньшевик Ибраһим Әжтәмов,
Терегуловлар большевиклар X. Ямашев. Г
Сәйфетдиновлар белән бергә яшерен
революцион эш алып баралар, «Урал» газетасын
оештыруга да үзләреннән өлеш кертәләр
Укучының игътибарына тәкъдим ителгән
җыентыкларга кергән прокламацияләрдә дә
аларның өлеше юк түгелдер Шул ук сүзләрне X.
Ямашевның хатыны Хәдичә Ямашева турында да
әйтергә мөмкин. Ул да бит меньшевик була. Без
кайвакыт Беренче рус революциясе елла-
рындагы барлык социалистик партияләрнең
бергә эшләү фактларына күз йомабыз Ә бит бу
дөреслеккә хыянәт итү. Дөрес, меньшевик һәм
эсерлар шул елларда ук үзләренең чын йөзләрен
күрсәтә башлыйлар. Алар хезмәт ияләре
арасында революциягә карата төшенкелек,
пессимизм хисләре тараталар Казандагы 17—18
октябрьдәге кораллы вакыйгалар вакытында да
аларның бу сыйфатлары сизелә башлый. Ләкин
бу икенче мәсьәлә.
Тикшерелә торган китапларда тупланган
материаллар һәм алар турындагы фикерләр
махсус анализга лаеклы Прокламацияләр һәм
алар турындагы ярдәмче материаллар
самодержавиегә каршы җәелдерелгән ачыктан-
ачык һәм яшерен көрәшне оештыру механизмын
тикшерүгә зур өлеш кертәләр Бездә кайвакыт шул
көрәшкә керткән өлеш турында жандармерия
фондларында тупланган документлар буенча
гына фикер йөртәләр Янәсе анда никадәр
материал күп булса, эш шул кадәр яхшы барган,
әйбәт оештырылган. Әйе, бу материаллар
нигезендә революцион элемтәләр билгеләнә,
конспирация тәртипләре өйрәнелә. Ләкин шул
вакытта ул материалларның жандармерия
идарәләрендә тупланган булуы, шул
элемтәләрнең һәм конспирация тәртипләренең
тиешле дәрәҗәдә ышанычлы булмаулары
турында сөйли, аларның безгә кадәр үк
жандармнарга билгеле булганлыкларын раслый.
Мондый фактларны тиешенчә искә алмыйча,
архивта документ талкан саен юкка гына шат-
ланмыйбыз микән. Чын-чынлап карасаң, монда
бит офтанырга кирәк. Чөнки бу документлар
артында күпме фаҗигале вакыйгалар. ачылган
явкалар. кулга алынган, сөрелгән һәм җәзаланган
революционерлар.
Прокламацияләр, яшерен көрәш чарасы
буларак, күп вакыт жандармнар кулына тентү
нәтиҗәсендә эләгә Шул ук вакытта, алар
арасында стенадан йолкынган, яисә урамда
табылганнары да юк түгел. Нәкъ менә шулар
буенча жандармнарга билгеле булмаган явкалар.
типографияләр, кызыклы язмышларның эзенә
төшеп була. Әлбәттә. мондый эзләргә чыгу, аның
буйлап бару җиңел эш түгел. Шулай да аларны
табарга, табу өчен яңа ысуллар эзләргә кирәк. Тик
шунда гына жандармнар өчен мәгълүм булмаган
каналларны, явкаларны ачыклау мөмкин булыр.
И. Абдуллин Идел һәм Урал буендагы
шәһәрләрдәге РСДРП комитетларының Беренче
рус революциясе елларына караган татарча
прокламацияләрен эзләү һәм өйрәнүне дәвам
итә. Шикләнмичә әйтергә мөмкин, бу тәҗрибәле
тикшеренүче алар буенча да яңадан-яңа китаплар
һәм мәкаләләр чыгарыр. Теләк рәвешендә шуны
әйтәсе килә: төрле шәһәрләр арасындагы
революцион элемтәләргә аеруча игътибар
бирергә кирәктер Моның өчен киң мөмкинлекләр
ачыла бит. Большевистик «Урал» газетасын
РСДРП комитетларының күмәк эше дип карарга
кирәк Алда әйтелгәнчә, прокламацияләр,
листовкалар да кайбер очракларда күмәк эш
нәтиҗәсе буларак барлыкка килгәннәр. Бу мөһим
мәсьәләләрне тикшерү әле башланды гына.
Аларны тикшермичә торып, татарлар,
башкортлар, казахлар һәм башка төрки халыклар
арасында социал-демократик фикернең ни
дәрәҗәдә киң таралганлыгын өйрәнеп булмаячак.
Бигрәк тә Әстерхан, Баку, Оренбург, Ташкент.
Уфа, Троицк. Чиләбе шәһәрләре читтә калмаска
тиеш Әле никадәр кызыклы табышлар, күп кенә
традицион карашларны чәлпәрәмә китерердәй
ачышлар көтә тикшерен үче-тарихчыларны,
филологларны, археографларны
И. Абдуллин ирешкән уңышларның берсе
итеп революцион җырларның татарлар арасында
таралу тарихын өйрәнү дип санарга кирәктер Бу
бик әһәмиятле мәсь-
Прокламацияләрне без әле бүгенгәчә тулы
бәяли алмыйбыз шикелле. Асылда алар
информациянең үз заманы өчен иң
оператив төре Ул бүген басыла һәм бүген
таратыла да. Кайберсе жандармнар кулына эләгә,
кайберсе исә халык арасында вйпвр буе кулдан-
кулга күчеп йөри. Әдәбиятта бу турыда
мәгълүмат юк түгел. И Абдуллин да аларны
читләтеп үтми Бу уңайдан бер-ике фактны
күрсәтеп китү урынлы булыр. 1903 елның 18
ноябрьгә каршы төнендә Казанның Пләтән һәм
Мещан урамнарында татар телендә басылган өч
прокламация табыла Аның каян килеп чыкканын,
кем таратканлыгын жандармнар белми кала. Яисә
инде, «Искра» газетасының 1904 ел 25 январь
санындагы отчетына караганда, эшчеләр, бигрәк
тә крестоеииковчылар, прокламацияне яз
каршылагандай каршылыйлар Анда ни язылган
соң дигән сорауга бер татар эшчесе болай ди:
«Аны сезнеңчә әйтеп булмый, тик анда бар да
дөрес, тик гадел сүзләр генә; ул кәгазьне мин
өйдә дә укыдым, өйдә- геләр дә андагы барлык
сүз дә гадел диделәр». Шушы кечкенә генә факт
большевистик сүзнең никадәр зур потенциаль
көчкә ия икәнлеген күрсәтә Тагын бер факт «Ис-
кра» тарафыннан чыгарылган «Солдат күңеле»
прокламациясенең дә Казанда басылган татарча
тәрҗемәсен «укый-укый тау- шалтып
бетерделәр»,— дип яза «Пролетарий» газетасы.
Прокламация, брошюра, газеталарда В. И.
Ленин турындагы мәгълүматларны өйрәнү
тарихчыларыбызның изге бурычы Рецензияләнә
торган китапларда бу мәсьәләгә караган шактый
бай мәгълүмат тупланган. Татар матбугатында
юлбашчының исеме беренче мәртәбә «Азат»
газетасының 1906 ел 19 май санында атала. Анда
В. И. Ленинның Петербургта графиня Панина
йортында эшчеләрнең зур митингысында
сейләнгән чыгышының эчтәлеге басыла.
«Большевистик сугышчан сүз» китабының
беренче бүлеге «В. И. Ленинның 1905— 1907
елларда татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре»
дип аталган Әйтелгән чыгышның эчтәлеге дә
шунда бирелгән Аннан башка тагын ике материал
бирелә Беренчесе — юлбашчының «Өч
конституция яки мәмләкәт тезүдә өч төрле юл»
исемле әсәре нигезендә эшләнгән прокламация,
икенчесе—В. И. Ленинның «Дәүләт Думасына
кемнәрне сайларга» исемле мәкаләсенең
тәрҗемәсе. Революциягә кадәр Ленин
әсәрләренең татарлар арасында таралуы
мәсьәләсе киләчәктә дә игътибар үзәгендә
торырга тиешле проблема
Икенче бүлек тулысынча РСДРПның Казан
комитеты прокламацияләремнән тора Аларның
һәрберсе Ленин идеяләрен халык массаларына
җиткерергә зур өлеш керткән дип әйтә алабыз
Шунысы игътибарга лаек халык массалары татар
телендәге листовка һәм прокламацияләрне көтел
алганнар Бер агитатор авылда крестьяннар белән
эш алып барган җиреннән 1905 елның 16
декабрендә шәһәрдәге иптәшенә болай дип язган
«Зинһар, татар телендә прокламацияләр җибәр
әле. Мин станциядә татарлар белән сөйләшеп
киттем Алар миннән нәрсә эшләргә, казна
кулындагы җирләрне ничек алырга икәнлеген
сораштылар (...), татарча прокламацияләр сора-
дылар Берәр кеше артыннан җибәр әле«
РСДРПның Казан комитеты каршындагы округ
группасы 1906 елның 1 октябреннән 15 декабрьгә
кадәр авыл халкы арасында 40 мең листовка
тарата, шуның дүрт меңе татар телендә була.
Беренче рус революциясе елларында халык
массаларын интернациональ рухта тәрбияләүгә
зур урын бирелә РСДРПның Казан комитеты да бу
өлкәдә зур эш алып бара Шушы кадәр
прокламациянең татарча чыгарылуы үзе генә да
моны ачык күрсәтә һәрбер прокламацияләр татар
буржуазиясенең революциягә карата сатлык
позициясен фаш итә 1905 елның ноябрендә
прокламация ител «Казан татарларына-
мөрәҗәгать бастырып таратыла. Ул Казанда 17—
18 октябрьдә булып үткән кораллы бәрелешкә
бәя бирүгә багышланган Бу вакыйгалар
пролетариатның җиңелүе белән тәмамланса да.
прокламация зур оптимизм белән сугарылган Ул
төрле милләт хезмәт ияләрен дуслыкка еиди,
самодержавиене кораллы кеч белән юк итәргә
чакыра («Большевистик сугышчан сүз». 207 6 ).
Тикшерелә торган китапларның әһәмияте
киләчәктә тагын да артачак Чөнки бу документлар
моңарчы билгеле булган һәм билгесез
материаллар белән чагыштырып өйрәнү өчен киң
мөмкинлекләр ачалар Алар сыйнфый керәш
тарихын тагын да җентеклерәк өйрәнергә, яңа
проблемалар куярга киң юл ачалар