БЕР КАРАДЫМ...
Гамь нуры
Бу елларда шагыйрьләр г а м ь не еш телгә ала. Бер-береңә игътибар, гуманлык, кече күңеллелек мәгънәсендә.
Миңа калса, гамь ул иң башта кешенең карашында чагыла.
Әнә, иртәнге урамнан болайга таба җиңел-җиңел атлап, бер яшь ханым килә. Иптәш хатыны белән сөйләшә-сөйләшә атласа да, ул каршысына килүчегә дә игътибар итте. Күтәрелеп карады.
Аның күзләре зәңгәр иде. Март иртәсе кебек чиста, якты иде. Ул бары бер карады. Юк, батырып та карамады, әлеге якты карашын сирпеп кенә алды. Ниндидер мәгънә салып та димәс идем. Гамь белән карады!
Гамь ул кешенең эчке дөньясыннан — җаныннан чагылган бер нур. Күңелең, җаның тормышка, кешеләргә битараф булмаса, үз- үзең өчен генә яшәмәсәң, синдә гамь булыр, һәм иң әүвәл ул синең карашыңда чагылыр.
Рәхәт бит кемнеңдер сиңа бераз гына кызыксынып, кечкенә генә шуклык та кыстырып, аз гына серле дә итеп — кыскасы, игътибар белән, гамь белән карап китүе, шулай итеп сине янәшәдәге телеграф баганасыннан аерып, үзенә тиң санавы. Рәхәт!
Ә үзең соң бирәсеңме кешеләргә шундый рәхәтне? Бармы икән карашыңда гамь?
Бардыр. Булмый калмас. Кешенең тәне гел күзәнәкләрдән тукылган кебек, күңеле дә гамь нурларыннан тора булыр.
Бер карау — бер нур.
Һәркайсыбызның гомере шундый нурлардан торсын иде, һәм без аларны бер-беребездән кызганмасак иде.
Корама
Торып-торып, әнинең корама юрганнарын искә төшерәм, көрпә, япмаларын.
Бер-берсенә кысып-кысып тегелгән кечкенә-кечкенә өч-дүрт почмаклы ситсы кисәкләренә берәм-берәм карый китсәң, сурәтле китаптагы рәсемнәр кебек, безнең гаилә турында, әти-әни, туганнар, йорт
ИЛДАР НИЗАМОВ (1936) — прозаик, публицист. ‘Өмет*. ‘Иделем*. ‘Мләббзт хакы* һзм башка китаплар авторы. X Ямашев исемендәге республика премиясе лауреаты. Татарстанның атказанган культура работнигы. Казанда яши.
хәлләре турында, хәтта безнең авыл, аның кешеләре турында әллә нихәтле истәлек хәтергә төшәр иде.
Сәламәтлеге тәмам какшап, инде текми, типчеми башлагач та, әни әле шул юрган, көрпәләргә карап карап утырыр иде, тик кенә торганда корама кисәкләренең әле берсен, әле икенчесен сыйпап-сыйпап куяр иде. Теге я бу ситсыны ни хөрмәткә, кайчан, ничек алу-кайтарту- ларын, кемгә нәрсә тегүен, кайсы баласының шул киемгә ничек-ничек сөенүен — ниләр генә сөйләмәгәндер аңа гомеренең шул гап-гади бер ядкарь кисәкчекләре.
Хәтерлим, кораманы типчегәндә, әни һәр кисәкне җентекләп карап, бер-берсенә куеп үлчәп, чагыштырып, сыйпап-тигезләп сайлар иде, төсен-төскә, сызыгын-сызыкка тәфсилләп яраштырыр, төн йокы ларын, күз нурын жәлләмичә тегәр иде. Сабырлык, түземлек, уңган лык билгесе ул корама юрган, япмалар. Корама тегү кызларны әйбер кадерен белергә, аны сак тотарга, зәвыклы, тәртипле булырга да өйрәтә.
Бервакыт шулай Сергей Есенинның туган авылы Константиновка да булганда, шагыйрьнең туган йортында аның әнисенең караватына ябылган корама юрганны күреп, сәер бер дулкынлану кичергән идем. Шул йорт, шагыйрь үзе, әнисе миңа тагын да якын, тагын да кадерле булып киткән иде. Нишләптер ул шагыйрьнең бик үзенчәлекле, бик та лантлы иҗатына турыдан-туры бәйледер кебек тоелды. Уйлый калсаң, нәкъ әнә шул корама сурәтләрен дә без аның шигырьләре итеп укый быздыр әле.
Куен дәфтәре
Яңа елга аяк басканда кешеләр теге елда ниләр булганын күз алдыннан кичерми калмыйлардыр, башкарган эшләре хакында үз-үзлә- ренә исәп-хисап бирәләрдер. Мин исә бер ел буе тутырылган куен дәфтәремне алып, почмагына «... ел» дип язып архивка салып куй ганчы, аны битләп битләп карап чыгам.
Кайвакыт тоташ тоташ та карарга туры килә. Ике һөнәрем дә, елга чылыгым да, журналистлыгым да юл белән, сәфәр-сәяхәт белән бәйле һөнәрләр булганга, куен дәфтәрем төп эш коралым санала. Шуңа күрә алар гомер буе тутырылган. Куен дәфтәре — юлъязма да, көндәлек, хәтта кечкенә генә музей да ул.
Менә бу дәфтәрчек нишләп авыр икән дисәм, кечкенә генә бер шай ба кисәге дә каптырып куелган икән — КамАЗда штампланган беренче деталь!
Ә менә бу битләрдән әчкелтем төчкелтем ис әле дә очып бетмәгән. Каучук бөртеге дә саклана икән. Түбән Камада булган тантананы хәтерләтте.
Бу блокнотка сап сары бер »бит»тә өстәлгән — өрәңге яфрагы. Гор кида, Владимир Ильичны соңгы юлга озаткан аллеяда. Җир шарының төрле почмакларыннан бөек юлбашчыбызны искә алырга килгән күп кешеләр арасында басып торганда, өстебезгә иелгән карт өрәңгедән туп туры куен дәфтәремә очып төшеп, шунда истәлеккә калган яфрак. ’ Янә дә бер ис борынга тиде — таныш, тәмле ис. Гап гади арыш ба шагы икән ләбаса. Туган яклардан — Казан арты басуларыннан ияреп килгәндер инде. Ә тагын бер генә бит аша үзебезнең ишегалдыннан өзеп алган исле үләннең сары эшләпәсе...
Куен дәфтәрендә күбрәге, әлбәттә, язу-сызулар. Ни генә сөйләми алар! Бүтән кешегә берни аңлатмый торган тамга сүзләр синдә әллә ни хәтле хәтирә уятып җибәрә. Шулай да нинди генә төртке, нинди генә билге булмасын, аларның күпчелеге кешеләр турында, кешеләр язмы шы турында.
Безгә канат кайда чыккан?
Зур иделләр, диңгезләр күреп кайткач, безнең инеш бик кечкенә күренә шул. Чыннан да, кай төшен бәпкә атлап кына чыгарлык бит.
Ә нигә соң шул диңгезләрдә йөзгәндә без аңа тыелгысыз тартылабыз, нигә без аңа хыял канатларында гел-гел талпынабыз? Кечкенә, ә онытылмый!
Уйлый китсәң, безгә хыял канатларын шул инеш үзе бирмәгәнмени, зур диңгезләргә шул инеш безне үзе чыгарып җибәрмәгәнмени! Беренче корабларны бит шунда агыздык. Әй язгы ташу вакытында кинәт тулышып, ташып киткән инеш бозындагы салам өеменә ут төртүебез, шул ♦ кораб» ның әле ераклашкач та серле җилкәне белән күңелләрне очындыруы, шуларны озата-озата якты хыялларга бирелүләр!
Ә инеш буеның серле әрәмәләре, сандугачлары, ә чыклы болынчык-лары, төз камышлары, беләүдән шома сукмаклары...
Менә кайда чыккан безгә ерак сәфәрләргә алып йөрерлек хыял ка-натлары!
Кайта алмаганнар өчен
Көтүче Әкрәм абый белән сөйләшеп торабыз. Читтә йөреп, озак кына шахталарда эшләп кайткан кеше. Кайту сәбәпләрен сорашкач, карашын еракка-еракка төбәп, әллә кайларны әйләнеп чыкты да:
— Сагындыра анда,— диде.— Баштагы елларда уйлап та карамаган идек. Зариф абыйга аптырый идем. Бергә күмер чабабыз. Чаба-чаба да бу, кинәт туктап: «Их туган, утыз биш ел авылда, туган Илдә булган юк, кайтып, бер суык бәрәңге генә ашар идем»,— дия иде. Кайта алмады. Сугыш башланды. Алар забойда чакта немец җәлладлары шахтаны шартлаткан.
Хат уку
Хат килсә, кычкырып укырлар иде. Иң башта өйдә кем булса, барысына да берәм-берәм сәлам укыйлар. Хатта язылмаганнарга да әйтәләр.
Бала чакта безгә атап сәлам язсалар, бик тә күңелле була иде.
Кич утыру
Авылда кышкы кич. Тышта җил улый, яфрак-яфрак кар бөртекләрен тәрәзәгә китереп бәрә. Караңгы пыяла агара бара, агара бара.
Ә өйдә җылы. Кич утырабыз. Әниләр йон яза, бәйләм бәйли. Яшьрәк кызлар җырлап та утыралар. Вакыт-вакыт миннән китап укыталар. Прәннекле чәй дә эләгә.
Әни бүген оекбашны миңа бәйли. Киертеп карый. Шундый йомшак, шундый җылы, саласы килми тора. Салып биргәч тә әле, яртылаш кына бәйләнгән булса да, оекбашның җылысы кала, тәме, рәхәте озак кына тәннән китми тора.
Сүзсез аңлашу
Вакыт-вакыт без — бертуганнар, җыелышканда, авыр сугыш елларын да искә төшерәбез. Хәтер — хәйләкәр, иң азаплы көннәрне дә ничектер күңелле, кызыклы итеп саклый.
Башкалар өлгергәнче, дип, ат кузгалагына да бик иртә торып болынга чаба, яңа гына кардан арчылган басуда тездән балчык ярып өшегән бәрәңге җыеп йөри, әни бәрәңге төйгән тукмакны яларга чират булдыра торган идек... Барысын да, барысын да елмаеп, җанланып искә төшерәбез.
Чөнки ул хәлләрнең ничек-ничек булганы болай да, сүзсез дә аңла- * шыла. |
Шулай да ара-тирә туктап калам: барыбызга да аңлашыламы соң, “ арабызда элек безнең белән булмаган яңа туганнар — хатыннарыбыз, i ирләребез, килен, кияүләребез бар бит хәзер. Алар бу «елмаюларны» f аңлыймы соң?
— Әни өстәлгә һәркайсыбыз алдына бер бал кашыгы шикәр комы ♦ сибәр иде. Әйе, әйе, хәтерлисез микән, ул аны чыннан да сибәр иде. “ шуңа ипине тидереп-тидереп алганда тоташ эләкмәсен, бөртекләп кенә 3 эләксен дип шулай эшләгән ул аны. Вәт шулай итеп ашарга хәзер, ә, = шуннан да тәмле ашамлык бар микән дөньяда!— дим мин һәм, бары- Z гыз да беләсезме соң шундый тәмле нәрсәне, дигәндәй күтәрелеп 5 карыйм.
— Әгәр дә ипи яңа гына пешеп чыккан булса, бигрәк тә тәмле була торган иде,— дип өсти киленнәребезнең берсе.
Карале син аны! Чыннан да шулай иде бит!
Димәк, башка туганнар да белә без белгәнне, алар да кичергән ул елларны. Бу — безнең гаиләне тагын да ныгыта.
Шулай шул, сугыш елы балалары бер-берсен, солдатлар кебек үк. сүзсез дә аңлый.
Сыйпагыз!
Мин үземнең тәбәнәк булуым сәбәбен эзлим дә, кечкенә вакытта әти баштан сыйпамагандыр, дим. Нәкъ ай үсәсен көн үсә торган чагымда әти сугышта иде.
Мин белгән карсак малайларның әтиләре я юк. я алар — бала яратмый торган, аларны шешәгә алыштырган төксе кешеләр.
Сыйпагыз, әтиләр, малайларыгызның башыннан. Яратып, өметләнеп, өметләндереп сыйпагыз. Үссен малайларыгыз!
Әни карашы
Юлда салкын җил бәргән ахрысы, тамак авырта башлады. Әни мәтрүшкәле сөт хәстәрләп йөри. Менә әз генә әчкелтем, әз. генә төчкелтем мәтрүшкә исе борынга бәрелде. Җылы касәне ике куллап тотып, әкрен генә чөмерәм дә чөмером. Карлыга башлаган тамак төбем йомша рып та китте шикелле.
Шулай тәмләп эчүемне карап, әни дә канәгать. Утызга җиткән, ин де үзе бала атасы булган «сакаллы сабыена» да шулай иркәләп, шу лай яратып әниләр генә карый аладыр.
Әни карашы белән ортеп бирелгәнгә күрә дә шулай тәмле, шундый ләззәтле, шундый шифалыдыр ул мәтрүшкәле сөт.
Әти сөйли — безгә гыйбрәт
Председатель итеп сайлаганның өченче көнендә түбән оч Хәким мәҗлескә дәште. Моңарчы мәҗлескә йөрешү тү гел, сәламне дә елга бер алышкан кешеләр үзебез, гомер буе мари ягында эшләп йөрде.
— Кызык бит әле бу, Хәким,— дим,— кемне мәҗлескә чакырырга мендең әле син: минеме, председательнеме?
Аптырап калды.
— Кемне дип... Кемне булсын, сине инде.
— Мине бит моңарчы беркайчан да дәшкәнең булмады. Анда нәрсә турында гына сөйләшербез икән соң без? Ә председатель булганым өчен генә мәҗлескә йөрисем килми, гафу ит,— дидем.
Табигать — әниебез
Үзебезнең инеш буйларына, басу-болыннарга, әрәмә-урманнарга сокланган, баш игән чаклар булды.
Чит җирләрдәге елга, күлләргә, сопка, урманнарга сокланып, телсез торган чаклар да булды.
Ниһаять, алдыбызда диңгез. Табигатьнең тагын бер могҗизасы. Беренче күрүгә үк күңел тибрәнде, тирән итеп сулыш алынды. Тәннең һәр күзәнәге табигатьнең бу яңа бөеклегенә сокланып, аның көчен, мәгърурлыгын тоеп сулкылдый кебек иде. Бу минутта анда табигатькә хөрмәт, аңа баш ию һәм шул ук вакытта аның белән менә шушылай бергә булу, бергә сулау шатлыгы хисе дә бар.
Табигать бөек! Кешедә, минемчә, беркайчан да аны җиңәргә, аннан бөегрәк булырга ихластан теләү хисе тумагандыр. Табигатьтән өстен булырга өндәү үзе (андый хәлләр дә булгалады)— гайре табигый хәлдер, һәм кешеләр мондый өндәүне беркайчан да кабул итмәгәннәр, аны үтәргә беркайчан да омтылмаганнар.
Чөнки кеше — үзе табигать баласы бит. Кем инде үз анасы белән көрәшә, аны җиңәргә омтыла?! Дивана гына омтылса омтылыр. Адәм баласы үзен тудырган бөек могҗизага соклана, әлбәттә, аңардан бераз шүрли, шикләнә, иң мөһиме, аңарга иярергә, аңардан өйрәнергә, аның серләрен белергә тырыша.
Әлбәттә, вакыт-вакыт кешенең әнисенә караганда матуррак, бел-деклерәк, көчлерәк, абруйлырак буласы килә. Табигый хис. Үскәндә була торган хис.
Тик бу бит җиңәргә омтылу хисе түгел.
Соңламадым
Табигатьнең күз ачып йомганчы үтеп китә торган мизгелләре була.
Язгы чикләвек чукларының шундый нәфис, саф икәнен беренче тапкыр күрәм. Кайда йөргәнмен моңарчы! Җиңел сары чуклар. Кайберләре гәрәбә кебек куе-сары. Әмма кояшта барысы да тере кебек яналар. Эчтән җылы бөркиләрдер кебек. Кояштан алган җылыны шулай нур итеп сибәрләр, сибәрләр дә үзләре эреп, бал тамчысы булып төшәрләр шикелле.
Чыннан да, бал исе килә ахрысы, әнә бал корты килеп җиткән. Быел чыккан беренче корттыр әле ул, чынласаң.
Бал корты кунганда да, ул күтәрелеп очып киткәндә дә чук өстенә бик сизгер караш кына тоярлык алтын тузан күтәрелде һәм сизелер-си- зелмәс болыт башка чуклар өстенә очып китте.
Быел чикләвек күп булыр, шөкер!
Икенче көнне, алтын чуклар искә төшеп, магнит кебек, аларга тар-тылдым. Килсәм, күзләремә ышанмый тордым — нурсыз соргылт алкалар гына асылынып тора.
Ярый әле табигатьнең серле бер мизгелен үз күзем белән күреп кал-ганмын, дигән сөенеч кенә юатты.
Кемгә иярәсең бит
Бер урманчы сөйләде. Зәңгәр чыршыны гади чыршылар арасына утыртканнар. Ун еллап та вакыт үтмәгән, чыршы әкренләп үз төсен югалта барган һәм ул, кешеләр еллар буе тәрбияләп аңарда барлык ка китергән яңа, нәфис сыйфатларын югалтып, гап-гади чыршы булып калган.
Кем арасында яшәп кемгә иярәсең бит.
Мизгел
Әллә ни гомерләр үтсә дә, күңелдә һич уңмый, тутыкмый торган мизгелләр кала.
Командировкадан кайтып төштем. Нишләп бу юлы сәер бер тынгы сыз сагыну белән сагынып кайттым әле?! Ишекне дә үз ачкычым белән бик сак кына ачтым. Башка вакытта төн булса да кнопкага басып, сине уята уята, шаярып, көлдереп кайтып керә идем.
Өйдә тып-тын. Син юк?! Өйдә булырга тиешсең бит — ике айлык озын ялдасың.
Аяк очларына гына басып, түр бүлмәгә үтәм. Ә-ә-ә менә кайда икәнсең! Диванда ятасың. Бала кебек кулыңа битеңне куеп яткансың. Йөзеңә, гәүдәңә тәрәздән якты төшкән. Җиңел ситсы күлмәгеңнең вак вак зәңгәр чәчәкләре дә тередер, җемел-җемел киләләрдер төсле. Иреннәрең, нидер тәмләгән кебек, селкенеп-кысылып куя. Йокламый сыңдыр, әлерәк кенә башыңнан үткән ләззәтле бер хәлне искә төшереп, уйланып кына ятасыңдыр кебек.
Сагынудан, сокланудан телсез калып, алдыңа тезләнәм. Әкрен генә, бик әкрен генә иелеп, тере кебек җемелдәгән зәңгәр чәчәкләргә битемне тидерәм. Син әкрен генә, бик әкрен генә мине җылы чәчәкләргә кысасың, кайнар пышылдыйсың:
— Рәхмәт кайтуыңа. Безгә тегендә барырга да вакыт җитә инде,— дисең.
Хис — мәңгелек
Хиссез кеше булмый. Яралганда ук ул хис белән өретелгән була. Монысын табигать кайгырта. Шуннан соң инде аның хистән аерылмавы кешеләргә бәйле.
Туачак кешенең беренче хәрәкәте күңелнең иң төптәге кылларын да тибрәтеп җибәрә. Кара син аны, селкенә диген, ә! Тизрәк якты дөньяга чыгарга, безнең белән яши башларга тели.
Әле әнисе, әле мин, аннары икебез бергә, бер-беребезнең кулын кулга тидереп, аны сыйпыйбыз, дулкынлана дулкынлана, тын алмыйча, аның хәрәкәтен тыңлыйбыз. Кызык! Рәхәт? Өстәвенә җанны серлелек тә кытыклый. Шикләнү, курку да юк түгел — исән сау, хәвеф хәтәрсез туармы? Шул ук вакытта әле бер беребездән, туасы баладан сәер бер оялу, тарсыну кичерәбез. Әни буласы кешенең кичерешләре безнеке ише генәдерме! Кыскасы, без хис дөньясында. Изге теләкле, куаныч белән өртелгән, өметле, сәламәт хис дөньясында. Бу хис әле карында яткан адәм затына да, һичшиксез, рухи азык булып күчәчәк.
Без аны шундый ук хисләр белән кабул итәрбез, дөнья буйлап хисле кеше атлап китәр.
Шөкер, бөтен гомере буе ул хистән аерылмас.
Суга баралар
Яшь ана кызчыгы белән суга бара. Кызының да кулында чиләк. Чиләге
чәчәкле, матур уенчык чиләк. Үзенә дә күп булса яшь ярымдыр. Атлавы да
әле алпан-тилпән, тип-тигез җирдә дә сөрлегеп- сөрлегеп куя.
Әмма тырышып атлый. Ул бит суга бара! Әнигә иярергә кушылганы өчен
түгел, ә суга барырга кирәк булганы өчен дип шулай тырышып бара.
Әлбәттә, баланың кулына печенье я берәр шалтыравык тоттырып та суга
барып була. Ләкин ул вакытта инде бала үзен ияреп йөрүче дип хис итәр иде,
суга баручы дип түгел.
Ә боларның аермасы адәм баласы өчен бик зур, һай бик зур!
Төен
Кызым курчагының керләрен юган да бау бәйләргә маташа. Әмма бауны
төенли белми.
Төенне ул үз гомерендә беренче тапкыр күрә. Менә ул беренче тапкыр
төен бәйләргә өйрәнә.
Булды бит! Гап-гади төен үзе, шулай да аның килеп чыгуына, үзенең
шуны булдыра алуына бала бик тә сөенеп, көлеп җибәрә.
Ә бу тормышта сине нинди төеннәр көтә, балакай. Күпмесендер,
төрледән-төрлеләрен, үзең бәйләрсең, ә кеше төенләгәннәрен күпме чишәргә
туры килер!
Бар теләгем шул, бәйләгәч тә, чишкәч тә, гел шулай көлеп җибәрсәң иде!
Аңлады
Ниһаять, бүген ул баланың һәр таләбен канәгатьләндерә килүнең нәрсәгә
китереп терәгәнен аңлады.
Бала башта компот сорады. Бирде. Бала эчмәде, ңесәл таләп итте. Бирде.
Бала кабып кына карады да чәйгә үрелде. Анысын да бирде.
— Нишләп сөтсез, сөт сал!— дип акырды бала. Ясап бирде. Шунда бала
аяк тибеп:
— Сөтен ал!— дип кычкырып җибәрде.
Яшь ана аңа текәлеп шаккатты да калды.
Фикер офыгы турында
Бакча өенең өске катына менә торган баскыч ясыйм.
Басма араларын күпме калдырырга соң? Алай үлчим, болай күзлим — үз
адымыма көйлим, хатынныкын, балаларныкын да чамалыйм. Гаиләдә кем
бар, барысының да менәсен-төшәсен күз алдына китерергә тырышам.
Уйламадым түгел, кыскасы.
Күрше дә килгән икән. Кыш буе күргән юк иде, хәлен белергә булдым.
Ул инде өенең өске катын өлгерткән дә икән. Баскычына игътибар иттем.
Аралары бигрәк якын тезеп-тезеп куйган.
— Нигә алай куе?— дим.
— Шулайрак булды бугай шул,— ди.— Үзебез өчен бәлки бик үк кулай да
түгелдер, бала-чага менеп йөри башласа инде...
Менә ничек! Аның да малае бар. Өйләнмәгән әле өйләнүен. Әмма ул аның
әйләнәсен, оныклары буласын, шушы баскыч буйлап мүкә ләп-мүкәләп менеп
китәселәрен күз алдына китергән.
Минем дә малай, кызлар бар лабаса...
Өйдә кем баш?
Дәрәҗәле генә җитәкчегә яшьләр җыелышында сорау бирделәр. «Гаиләдә
ирме, хатынмы баш булырга тиеш?» Бер генә сүз белән җавап бирмәде. Грек
галимнәре алай дигән дә рим галимнәре болай дигән дип, ир дә, хатын да баш
була ала дигәнрәк нәтиҗә чыгарды. Әмма мондый икеле-микелелек үзенә дә
ошамады бугай, азактан сүзен:
— Ире тиле булса, әлбәттә, хатыны баш була инде,— дип бетерде.
Вакыты җитсә...
Кара-каршы ике күрше. Икесе дә картайды. Капка төбендә генә утырып,
дөньяны карашлары белән генә алып барырга калды.
Элек еш ызгышалар, үпкәләшеп, айлар, хәтта еллар буе сөйләш мичә,
аралашмыйча яшәгән чаклары да була иде.
Хәзер тәмам килештеләр, бер генә көн да аерылып яши алмый лар.
Сәбәбе дә бик җитди икән шул — иртән берсенең капка төбендә утыралар,
төштән соң — икенчесенекендә. Шунсыз мөмкин түгел — сөякләре кояш
җылысы сорый, тәннәре кояш артыннан йөри.
Килен нигә әйбәт
Киленнәр турында сүз чыккач, бер апа.
— Минем килен әйбәт, анысы,— диде. Шуннан келт кенә нидер исенә төшеп.
- Улым әйбәт минем, киленем шуңа күрә әйбәттер,— диде.
Ике апа, бер-берсен аңлап, кет-кет көлешеп алдылар.
Бабай дәресе
Сәгать телен күчерә башлаган идем, кечкенә Гөлназ килеп җитте.
— Кирегә таба бора күрмә,— ди.
— Нишләп?
— Бабай кушмый: «Менә син урамнан атлап барганда, аягың нан кирегә
тартсалар, нишләрсең, егылып, гарип булырсың. Сәгать тә ватыла»,— ди.
Басуда июль төне
Авылның июль төнен хәтерлим. Мичтән чыккан һава кебек көн дезге
бөркүлек инде кими төшкән, тик таң җиле исәргә иртәрәк, бит
кә әлегесен җылы дулкын бәрелә. Бернинди хәрәкәт юк, дөньяда тымызык
тынлык, күңелне сабыр сере белән кымырҗытып, каядыр өметле дәшеп торган
җ анлы тынлык бу.
Инеш буендагы таллар, йокымсыраган кебек, уйга чумган, чук- чук
ботаклар су өстенә асылынган. Аларда да нидер көтү.
Сандугачны көтәбезме әллә? Ә ул үзе, мөгаен, үги ана яфракларына,
камыш кыякларына чык бөртекләре кунып, энҗе бөртекләре кебек җемелди
башлап, куаклар арасыннан төссез ефәк кебек кенә сыек томан күтәрелә
башлаганны көтәдер.
Әллә басулар башка халәттә микән? Ындырны үтеп, шунда чыгам. Юк.
икән, тук башакларын иеп, арыш та тынып калган. Ник бер кымшану булсын.
Бөтен басу нидер көтә.
Ниһаять, аңладым, арыш басуының дулкынланып тирән-тирән
сулаганын тойгандай булгач кына, аңладым: басу урак көтә. Бөтен авыл,
бөтен дөнья бу июль төнендә дулкынланып урак өстен көтә ләбаса.
Табигать кочагында
Монда, ахрысы, сазлык булган. Аяк асты юеш. йомшак мүк. Түмгәк
артыннан түмгәк тезелеп киткән. Текәлебрәк карасам, алар җете кызыл
төрткеләр белән чуарланган икән. Мүк җиләге икән! Бик күптән күргән юк
иде. Иелеп карагач, алар да ягымлы күзләр кебек, җанланып киттеләр. Үзләре
белән шулай кызыксынганга сөенешкән кебек ёлмаялар ахрысы. Ә инде
алырга дип үрелеп, түмгәк өстен каплаган чәнечкеле үләнгә бармакны
чәнчеткәч, наян гына көлештеләр дә шикелле.
Мамык түшәк кебек йомшак, ямь-яшел мүк өстенә яттым. Баш өстемдә
биш алты нарат очы. Алар бер түгәрәк хасил иткәннәр — җитәкләшеп, яшь
кызлар түгәрәк әйләнәмени. Ап-ак яулык та бөркәнгәннәр әле. Җилферди.
Ап-ак болыт икән. Бирелеп тыңласаң, бу түгәрәкнең җыры да ишетелә сыман
— наратлар биектә-биектә, яшел ябалдашларын чайкый-чайкый, талгын гына
гүлиләр дә иде.
Портта бетон яр. Өч рәт бетон плитәләр еракка-еракка сузылган. Рәт
аралары яшел сызык. Шушындый гадәти булмаган ша'ртларда — таш
астыннан да үсеп утырган, үзенә күрә батырлык күрсәткән нинди тереклек
ияләре икән алар? Каяле, күрик әле.
И-и-и. менә сиңа могҗиза: үзебезнең гап-гади әрем, акбаш, кузгалагыбыз
икән. Менә кемнәр икән кырыс цивилизация белән бергә атлаучы,
кыенлыкларга бирешмәүче кыюлар.
Без яшь чакта кура җиләге җыйганда, арада ап-агы очрап куяр иде. «Айда
пешкән җиләк», ди торганнар иде. Серле, тылсымлы нәрсә иде ул.
Хәзер кайвакыт тик кенә торганда шул җиләк искә төшә дә, фән моны
ничек аңлата икән дип, белешмә китапларга үреләм. Әмма... кире куям. Бик
гади генә аңлатырлар да балачакның тылсымлы бер истәлеге төшәр дә
ватылыр кебек тоела.
Халык кем яклы?
Мәйданда халыкның тапкырлыгы, зиһене, еллар буе туплаган тәҗрибәсе
тантана итә. Сабан туе уеннары ул — халыкның фикерләү рәвеше, яшәү
рәвеше, акылы, зирәклеге.
Тамаша җыр-бию белән башланып китә. Җырлар ил кадере, сагынып
кайтулар, дус, туганнар кадере, аларны хөрмәт итү, дәрт ләнеп эшләү һәм шуның
нәтиҗәсе — матур яшәү, кайнар мәхәббәт турында. Монда халык күңеленә хуш
килгән җырлар гына җырлана.
Ә биюләр! Салмак бию, очынып бию, кыланып-шукланып бию, башка
халыкларның хәрәкәт кыланышларына ишарәләп, хезмәт, тормыш
күренешләренә ымлап бию. Хәрәкәтләрдә дә халыкның уе, осталыгы,
тапкырлыгы чагыла.
Уеннар ни тора! һәркайсы тапкырлык сорый, көч-гайрәт, җитезлек, җорлык,
түземлек сорый. Алай гына түгел, олы җанлылык, кече күңеллелек, шуклык
наянлык сорый.
Әнә капчык киеп йөгерергә җыеналар. Сабан туена да эш киемен нән генә
килгән шамакаерак яшьләр дә очрый бит әле. Шундый берәү капчык даулый.
Комиссия членнары күз кысышып алалар да командага аны да кертәләр. Менә
йөгерү башлана. Теге егеткә оннан чистартылмаган капчык биргәннәр икән,
мәйданга тузан күтәрелә. Халык рәхәтләнеп көлешә.
Күз бәйләп, төенчек эзлиләр. Ике кешене җибәрделәр. Кладонщик Әхтәс.
Юан. Кабаланмый, капшап кына, халык гөжләвенә колагын торгызып, астыртын
гына төенчеккә якыная. Ә икенчесе яшь егет. Җиңелчә генә, тиз-тиз шуыша.
Үзенең елгырлыгына, тырышуына ышана, хәйләләми. Кемнең кем икәнен, ничек
кылануын халык тиз абайлап ала, ул — яшь егет ягында. Эчкерсезне, хәйләсезне,
җитезне ярата халык. Астыртынны ул өнәми. Түзә алмыйлар, «тегеләйрәк,
болайрак!» дип егеткә ярдәмгә ашыгалар. Комиссия тыярга маташа, әмма шул
кадәр халыкның авызын ябып буламы? Тик егет тә чит тавышларга колак
салмаска тырыша, шулай да менә, ниһаять, аның кулы төенчеккә беренче булып
тия. Мәйдан җиңел сулап куя
Ә уеннар дәвам итә...
Хөсетсезләр
Сеңлемнең малае да җиткән егет булган. Мәйданга шакмак җы ярга чыкты.
Сөлек кебек буй сын. Караш үткен, игътибарлы, шук.
Пары - Казан кызы. Шулай ук яшь, сылу. Ул билләр! Аның да йөзендә шаян
елмаю ярышу хикмәте.
Икесе дә канатланып, җиңел йөгерәләр. Шулай да егетнең адым нары
озынрак шул. кызның ике өч вак атлавын бер генә сикерә. Аның шакмак күче
күзгә күренеп тизрәк кими. Ә халык бик игътибар белән күзәтә. Сыный халык...
Менә егетебез, бер сулыш тын алып, кыз күченә дә күз салды һәм тизлеген...
баса төште. Мин җиңел сулап куйдым. Егетебезнең әнисенә карадым. Әле генә
аның карашы артык киеренке иде. бит алмасы агара башлаган иде. Улының
кызны күрә торып артта кал дырырга теләмәвен төшенеп, ул елмайды, бит алмасы
алсулана баш лады.
Шөкер, нәселебездә хөсетлек юк; ярышу бар. көнләшү дә бар. теш кысып
узышу бар, әмма хөсетлек юк!
Көтәләр
Сабан туе көнне өйдә аш сый пешереп куймаган кеше бик сирәк буладыр
КҮНИК көтмәгәннәр дә әзерләнә.
Шул гадәт искә төшеп. «Инәдә автобус килергә ярты гына сәгать калса да,
әнинең яраткан хатыны чыбык очы туганыбыз Җәмилә апага «угылдык.
Әй, сөенде инде, әй сөенде, бик күптәннән кайтып күренмәгән сукбай
улы кайтты диярсең. «Быел беркем дә кайтам дип язмады, кичтән дә бер кеше
күренмәде. Ә бит кем дә булса кайтып керер кебек. Бик озак кайтмаганнар да
сабан туенда кайтып күренә. Шуңа күрә бүген күршеләр кунакка чакырса да,
беркая да бармадым. И-и-и рәхмәт яугырлары, менә бит, ярый әле чыгып
китмәгәнмен, сезгә язган ризыклар пешергәнмен икән», дип ул җәһәт-җәһәт
кенә мичтән күпереп пешкән кабартмалар чыгарды, безне табынга утыртып,
кайнап торган самавырыннан сөтләп чәй да ясый башлады.
Бөеклек — гадилек
Күз тимәсен, бигрәк сөйкемле! Гомеремдә беренче мәртәбә күрәм инде
әллә шундый чибәр хатын-кызны.
Ягымлы, әмма бераз серле зур кара күзләр. Бу мәгънәле, вәгъдәле караш
белән тагын очрашасы килеп тора.
Иреннәр дә мәгънәле. Чия ирен дигәнне моңарчы ишетеп кенә йөргәнбез,
асылын белмәгәнбез икән. Бар икән ул чия иреннәр! Пешеп килгән чияне күз
алдыңа китер: салкынча да түгелдер, кайнар да түгелдер. Чын чиядә кояш
җылысы, ә чия ирендә җан җылысыдыр.
Ирен ачылганда тип-тигез, ап-ак тешләр җемелдәп китә, алар- дан башка
иреннәр, мөгаен, болай күңелгә тартым булмас иде.
Чәч юлы да ап-ак. Кап-кара чәчкә ап-ак юл бик килешә икән. Тигез
үрелгән ике толым. Текә маңгайны, озынча алсу йөзне үтә сөйкемле, мөлаем
итә икән.
Нигә сылу соң ул шул чаклы!? Сере нәрсәдә? Бер нәрсәсе дә артык түгел
бит инде югыйсә.
Чү, тукта, артык түгел, дидекме? Әйе, әйе, артык түгел, бар да үз
урынында, бар да табигый, самими. Бар да гап-гади.
Гадилек! Кайда да — кеше йөзе, холкында да, табигатьнең үзендә дә,
сәнгатьтә дә соклангычның, бөеклекнең асылы һичшиксез гадилеккә кайтып
кала. Гади, табигый нәрсә генә бөек була ала.
Әлеге керфекләр каралтылган дип, иреннәргә буяу, биткә пудра
сөртелгән дип күз алдына китерүем булды, ханымның серле ягымлылыгы,
сөйкемлелеге бетте дә китте.
Мөлаем булу кирәкме?
Университетта мөлаем генә бер укытучы ханым бар. Яшь укытучы.
Башка вакытта үзе башлап исәнләшә, сүз дә башлап җибәрә иде.
Гомумән шундый киң күңелле, самими мөлаем холыклыдыр дип, кәеф
бик шәптән булмаса да, бу юлы аның белән үзем башлап, елмаеп күрештем.
Коры гына, хәтта төксе итеп җавап бирде. Лифтта икәү генә менә идек.
Бәлки сүзне үзе башлар дип көттем. Юк, башламады. Телсез күтәрелү
уңайсыз иде, үзем кәеф-хәлен сораштым. Күп булса бер-ике сүз әйтте дә
тынды.
Бактың исә, ул инде кафедрага күтәрелгән булган, ишекләр бикле,
ачкычка дип, вахтерлар янына кире төшкән булган да анда да табылмаган.
Мин аның нәкъ менә «кайнап чыккан» мәленә туры килгәнмен икән.
И-и-и дөнья! Минем дә бәлки шундый халәткә юлыккан минутларым
буладыр, аерма берүк мине сабырлыктан, тап миңа бер генә чеметем
түземлек!
Ярый әле тыңламады
Безнең алдан бик матур бер кошчык сикерә-сикерә йөгерә. Яңа гына кардан
арчылган тау сукмагында җим чүпләнә. Түше алсу, канатларында яшелле-
кызыллы туры сызыклар. Матур!
Миннән башка аны тагын ике егет күзәтә икән. Алдагысы, фотоаппаратын
юнәлтеп, кача-поса аңа якынаерга тырыша. «Тавышланма!» дип, икенче кулы
белән арттагы иптәшенә ишарәли. Ә кош, ул якынаям дигәндә генә, очып китә дә
ерак та түгел тагын төшеп, йөгерә башлый. Егет — янә аның артыннан.
И-и-и кошчык, чибәркәй, нигә үз кадереңне үзең белмисең, төшерттер
егеттән карточкага, даның еракларга китсен, шөһрәт кызыктырмыймыни соң
сине!? Тыңла сүземне, тукта бер генә секундка. Курыкма кешеләрдән!
Кош шунда туктаган кебек була. Нәкъ шул вакыт кулына таш тоткан икенче
егет алдагысын тотып туктата: «Җитте сиңа, юк белән булашасың, кая әле мин
аны!» һәм...
Ай, кошчык, нишләдек без...
Ярый әле кош мине тыңламаган, туктамаган икән. Очты да китте.
Ә мин уйга калдым: бу дөньяда әле һәр киңәшне тыңларга да ярамый,
күрөоең.
Үз-үзен газаплау
Авылдашым Камил абый кергәләп чыга. Яңалыклар, яңа китаплар белән
кызыксына. Артистлар турында сөйләшеп алабыз. Авыл ның беренче
гармунчысы иде. һәм... иң ата эчкечесе иде. Авыл та рихында аның кеб ек
мәгънәсез, әшәке эчкеченең булганы булмаган ДЫр.
Хәзер эчми. Төзелештә эшли. Чит илләрдә дә эшләп кайтты. Ях шы исәптә.
Кызлар үстерде. Элекке хәлләрне искә дә алмыйбыз. Шулай да беркөнне
сорадым:
— Камил абый, салганың юкмы?
— И-и-и энем,— ди бу,— кемгә саныйсың син мине, нинди гө наһларым өчен
әле үземне-үзем шул чаклы җәзаларга, газапларга тиеш?