Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН КҮЗЛЕГЕННӘН КАРАП


лассик поэзиябезнең узган юлында тау
түбәләре булып торган, поэтик сүз
сәнгатенең һәм, гомумән, иҗтимагый
фикернең үсеш баскычларын
гәүдәләндергән зур әдипләр бар Ша-
гыйрь Габдерәхим Утыз Имәни әл-
Болгари да, һичшиксез, шундый шәхесләр
исәбенә керә- Аның исеменнән һәм күпкырлы
иҗат эшчәнлегеннән башка рухи культурабыз өл-
кәсендәге XVIII һәм XIX йезләр арасына туры
килүче тарихи борылыш дәверен, ягъни
торгынлыктан җанлануга һәм яңалыкка күчеш
процессын күз алдына китерергә мөмкин
Кызганычка каршы. Утыз Имәнинең бай һәм
катлаулы иҗат мирасы моңарчы, бергә тупланып,
киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгәне юк иде
әле Узган ел Татарстан китап нәшрияты
тарафыннан биш мең данә тираж белән бастырып
чыгарылган «Габдерә- мим Утыз Имәни әл-
Болгари Шигырьләр, поэмалар» (Казан, 1986)
дигән җыентык бу елкөдә беренче зур казаныш
булып тора Җыентык терпе жанрларга караучы
ундүрт шигырьне, җиде поэманы үз эченә ала
һәм, басым ясап әйтергә кирәк, аларның күбесе
матбугатта беренче тапкыр игълан ителә
Басманың гомуми эчтәлеге, тезелеш прин-
циплары әдәби мирасыбызны барлау һәм
мемкин кадәр үтемле ител пропагандалау
бурычына буйсындырылган. Нәкъ менә киң
катлам укучыларга исәп итеп чыгарылганга күрә
дә Утыз Имәнинең әсәрләре анда, үзе язганча
гарәп-фарсы алынмаларын саклап
транскрипцияленүдән тыш. бүгенге әдәби телгә
юлга-юл күчермәсендә дә бирелгәннәр. Шуның
өстене. берничә шигырь һәм аерым поэмалардан
езекләр шагыйрь Әхмәт Исхак эшкәртүендә
хәзерге поэтик сеиләмгә яраклаштырылып
тәкъдим ителгән Димәк. Утыз Имәнинең әсәрләре
җыентыкта һәрьяклап бүгенге укучы аңларлык
һәм хәтта хәзерге поэтик яңгырашта кабул
ителерлек хәлгә китерелгән
Ләкин җыентыкның һәркемгә аңлаешлы,
популяр итеп тезелүеннән чыгып, аның фәнни
дәрәҗәсен һем әһәмиятен киметү дәрес булмас
иде Ченки китап асылда ике планда һәм популяр,
һәм кирәгенчә фәинн итеп эшләнгән Аерым
алганда. Утыз Имәни әсәрләренең хәзерге
хәрефләрдә транскрипциясе мемкин кадәр
оригиналның үзенчәлекләрен һәм элекке әдәби
тел нормаларын саклап тезелгән, димәк, тарихи-
документаль дөреслек сакланган Шул ук вакытта
төрле кулъязма несхәләр һәм вариантлар
нигезендә күпчелек әсәрләрнең фәнни-
чагыштырма текстлары булдырылган. Ахыр
килеп, җыентык тиешле фәнни аппарат белән
тәэмин ителгән шагыйрьнең тормыш һәм иҗат
юлына багышланган кереш мәкаләдән тыш.
әдәби текстларга һәм һәр әсәр белән бәйләнешле
фактларга карата искәрмәләр һәм аңлатмалар
бирелгән, шулай ук Утыз Имәнинең әлеге басмага
кермәгән әсәрләре турында, кушымта итеп,
аңлатмалы исемлек урнаштырылган Текстологик
әзерлек һәм күп эзләнү сорый торган бу
эшләрнең барсын да. шагыйрьнең әсәрләрен
транскрипцияләүне һәм хәзерге телгә
күчермәләрен бирүне дә кертеп, борынгы
әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты
Әнвәр Шерипое башкарган Әгәр без бүген, һич
икеләнмичә. Утыз Имәнинең җыентыгы яратып
һәм җиренә җиткереп эшләнгән дип авыз
тутырыл әйтә алабыз икән һәм әлеге китапны
канәгатьләнү белән кулга алабыз икән, без моның
өчен, барыннан да элек, менә шушы әдәбиятчыга
бурычлыбыз
Ләкин әлеге басманың уңышлы һәм саллы
булып чыгуына зур өлеш керткән, аны эшләүдә
якыннан торып катнашкан тагын бер галим бер Ул
— җыентыкның фәнни редакторы һәм Утыз
Имәнинең иҗатына, шулай ук аны тудырган чорга
багышланган махсус мәкалә авторы — тарих
фәннәре докторы Миркасыйм Госманов
Яшерен-батырыи түгел әдәби һәм иҗтимагый
фикер үсешендә Утыз Имәнинең роле танылса да,
аның иҗатына социаль-эстетик бәя күбрәк
мораль-әхлак планында гына бирелә иде һәм
шагыйрьнең аң-белемне олылавын яки гыйлем-
мәгърифәткә Әндәвен раслый торган, ягъни
анализ ечен үтә җиңел, хәтта артык берьяклы
дәлилләр белән генә эш итү гадәти бер шаблонга
әйләнгән иде Димәк. Утыз Имәнинең катлаулы
һәм каршы-
К
л ык л ы дөньяга карашын тарихи чор үзен-
чәлекләренә. иҗтимагыи процессларга бәйләп
анализларга һәм ачыкларга омтылу җитәрлек
дәрәҗәдә түгел иде.
Мисал эзләп ерак китәсе юк- татар әдәбияты
тарихының 1984 елда басылып чыккан һәм.
нигездә, фәннең соңгы казанышлары
югарылыгында эшләнгән беренче томында да
әле Утыз Имәнине тудырган чорның социаль-
экономик һәм рухи тормышыбызда көнчыгыш
торгынлыгыннан котылу һәм зур үзгәрешләр
юлына аяк басу дәвере булуы тиешле
югарылыкта ачылмаган. Киресенчә, XVIII йөзгә
характеристика бирелгән күзәтүдә «тормышның
һәр өлкәсендә феодаль тәртипләр хөкем сөрәи
дигән берьяклы фикер үткәрелгән Шулай итеп,
Утыз Имәни иҗатының үзенчәлекләре дә томда
чор тудырган тарихи-социаль үзгәрешләр
фонында азрак ачыкланган.
Ә менә без сүз алып бара торган җыентыкта
шагыйрьнең иҗат мирасы чын мәгънәсендә
тарихи чор контекстында һәм шул исәптән татар
чынбарлыгына һәм иҗтимагый фикер үсешенә
бәйләп тикшерелгән. Димәк, тарихилык нигез
принцип итеп алынган.
Билгеле. Утыз Имәни яшәгән һәм аны
шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлек- лесе
итеп җитештергән заманны катлаулы һәм
каршылыклы яклары белән күз алдына бастыру,
әдипнең дөньяга карашын һәм иҗатын шул
система эчендә урыны-урыны белән бөтенләй
яңабаштан карап чыгу җиңел түгел Шуңа күрә дә
бу эшкә һәм тарих белемен, һәм әдәбият
гыйлемен бердәй диярлек дәрәҗәдә үзләштергән,
культура һәм әдәбиятыбыз тарихына
бәйләнешле җитди хезмәтләр биргән кешенең
алынуы бик урынлы Нәтиҗәдә безнең алда Утыз
Имәнинең шәхесе һәм аның иҗади эшчәнлеге
моңа кадәр күпләргә анык билгеле булмаган,
хәтта бөтенләй көтелмәгән яклары белән ачылып
киткән
Берничә характерлы мисал китерик. Мате-
риаль һәм рухи культура өлкәсендә искелектән
яңалыкка борылышның табигатен һәм
алшартларын ачыклау өчен, җыентыкта башта
көнчыгыш торгынлыгының татарлардагы
үзенчәлеге анализлана һәм Утыз Имәнинең рухи
эзләнүләре, идеологии көрәш орбитасына
тартылуы, хаклы рәвештә, әлеге торгынлыктан
сон башланган социаль үзгәрешләргә бәйләп
аңлатыла. Шул ук вакытта бу чорда иҗтимагый
фикер үсешенең дини реформация юнәлешендә
баруы, моның бездә үзенчәлекле идеологии
күренеш булуы басым ясап күрсәтелә һәм,
әлбәттә, Утыз Имәнинең гомуми эшчәнлегенә һәм
иҗатына хас булган күл кенә казанышлар да
шушы милли үзенчәлек яссылыгында тикшерелә.
Болар бар да әдипнең катлаулы иҗат мирасын
өйрәнүгә яңача якын килү үрнәге булып торалар.
Утыз Имәнинең дини реформация белән
бәйләнешле конкрет казанышларына килгән- 154
дә. алар шулай ук җыентыкта калку һәм нечкә
итеп анализланганнар Мәсәлән, әдипнең Диния
нәзарәте керткән рәсми тәртипләргә—
муллаларны махсус указ биреп билгеләүгә —
каршы чыгуы асылда формаль бәрелеш кенә
түгел, ә динне дөньяви власть органнарыннан,
димәк, дәүләттән аеру мәсьәләсен күтәреп чыгу
югарылыгына кадәр үсеп җитү дигән сүз икән.
Алай гына да түгел, бу ахыр чиктә руханиларның
эксплуататорлык табигатен фаш итә торган
социаль протестка барып тоташа икән. Махсус
мәкаләнең авторы бик дөрес билгеләгәнчә, нәкъ
менә шушы хәл Габдерәхим Утыз Имәнине гадәти
моралист шагыйрь дәрәҗәсеннән Диния
нәзарәтенә, аның йөзендә дәүләт-хө- күмәт
ихтыярына да буйсынудан баш тарткан, хөкем
сөрүче тәртипләр белән килешмәвен ачыктан-
ачык әйтергә җөрьәт иткән кыю җәмәгать
эшлеклесе югарылыгына күтәрә.
Тагын шунысы характерлы әдипнең руха-
ниларга һәм чынбарлыктагы тәртипләргә карата
протесты җыентыкта эволюцион планда, тарихи
үсештә һәм каршылыклы процесс итеп
анализлана. Бу протестның тернәкләнгән чоры
аның -көфер падиша» тәртипләре белән
ризалашмыйча читкә китүенә һәм «изге Бохара»
җирендә өметләре өзелеп, рухи кризис кичерүенә
бәйләп каралса, җәмгыять белән конфликтының
аеруча көчәеп киткән һәм аерым тәгълимат
хәленә килгән чоры «Утыз Имәни мәсләге» дигән
карашлар системасына илтеп тоташтырыла.
Табигый инде, шагыйрьнең фаш итү, тәнкыйтьләү
пафосы, шулай ук чынбарлыкка карата риза-
сызлык һәм көрәш игълан итеп, тормышны
үзенчә үзгәртергә, савыктырырга уйлавы
турыдан-туры аның поэзиясендә, әсәрләрендә
әдәби гәүдәләнеш таба.
Шундыйлардан иң характерлылары һәм
җыентыкта аеруча уңышлы һәм күп яктан яңача
анализланганнары —«Төхфәт-ел-гъөра- баз вә
ләтаиф-ел-гъәаэ» («Гөрбәтлектә йөрүчеләргә
бүләк һәм аларның хурлыкка калу
вакыйгалары»), •<Гъәуариф-ез-заман» («Замана
бүләкләре») һәм «Тәнзиһ-ел-әфкяр фи нәсаих-ел-
әхйар» («Фикерләрне пакьләнде- рүче файдалы
киңәшләр») исемле поэмалар. Боларның
беренчесендә шагыйрьнең күңелен астын-өскә
китергән һәм аңарда дин башлыкларына карата
социаль нәфрәт уяткан сәбәпләрнең башы
Бохараиың гыйбрәтле чынбарлыгы мисалында
ачыла. Баксаң, мөселман иленең изге үзәге һәм
ислам дөньясының йөзек кашы булып саналган
«шәһри Бохара» үзе дә бозыклык һәм яманлык
оясы икән, руханиларның дин битлегенә төренеп
кеше талау һәм азгынлык белән шөгыльләнүе бу
«изге» җир өчен дә гадәти хәл икән. Чынбарлыкка
карата әнә шундый кыю хөкем чыгарган бу
поэманың җыентыкта беренче мәртәбә киң итеп
һәм нәкъ менә шагыйрьнең дөньяга
карашындагы борылышны ачу юнәлешендә
анализлануы, безнеңчә, бик мөһим.
Югарыда исемләнгән икенче поэма («Замана
бүләкләре») исә. махсус мәкаләдә бик дөрес
күрсәтелгәнчә. Утыз Имәни әл-Болга- рииың туган
якларына кайткач кичергән күңел эволюциясен
чагылдыруы ягыннан әһәмиятле. Пугачев
явыннан соң дингә аэмы-күлме ирек бирелүен
күрел башта бераз куанса да, шагыйрь тиз айный:
динне кәсепкә әйләндереп халыкны имүче татар
муллалары һәм ишаннары Бохара «этләреннән»
әллә ни ерак китмәгәннәр икән, җитмәсә аларның
наданлыгы. байлык артыннан куа-куа, «динне бо-
зуы» аркасында гавамиың иманы-ышанулары да
хорафат һәм мәҗүси йолалар белән буталып
беткән икән, һәм иң кечле сизенү кара халыкны
наданлыкта һәм томаналыкта тоту дин
башлыкларына талау һәм алдап табыш алу ечен
кулай шарт икән. Поэма Утыз Имәиинең дөньяга
карашында барлыкка килгән яңа үзгәрешләрне
әнә шулай бербер артлы ачыклау, аның социаль
аңы һаман үсә һәм үткерләнә баруын күрсәтү
юнәлешендә анализлана һәм, иң меһиме, әлеге
процессның каршылыклы булуына басым
Әгәр иҗтимагый фикер өлкәсендә эзлә-
нүләрнең бер очы Утыз Имәни ел-Болгарииы үзе
яшәгән гыйбрәтле чынбарлыкны тәнкыйтьләүгә.
социаль явызлыкны инкарь итүгә китергән булса,
икенче очы аны тәрбияви- идеологик чаралар
ярдәмендә, ягьни «кешенең әхлагын һәм иманын
төзәтү юлы белән социаль гаделлеккә ирешергә
мөмкин» дигән иллюзион-утопик нәтиҗәгә илтеп
чыгара Көчле пропаганда коралы булган әдәбият
аркылы шагыйрьнең әдәп һәм диние яңарту һәм
сафландыру өчен кереш алып баруы һәм аң-
белемгә. гыйлемгә карага шашынып мәдхия
җырлавы өнә шуннан килә
Утыз Имәни әл-Болгари иҗатында рациональ
акыл-фикернең үсеш алуына һәм җиңүенә
китерәчәк янә бер башлангыч бар Ул — барысы
да «бер туфрактан яралган» һәм «атабыз Адәм
белән анабыз һава» дәвамы булган кешеләрнең
терле аллаларга табыну аркасында үзара
дошманланып бетүе һәм аның сәбәпләре
турында уйлану «Замана бүләкләре» поэмасында
күтәрелгән бу мәсьәләгә шагыйрь үзе дөрес
җавап таба алмаса да. «алла ярдәме» белән терле
телләр һем диннәр туып, шул нигездә «халыкара
афәтләр» барлыкка килүне икърар итү үзе дә
яңалык, хәтта зур кыюлык иде» дигән бик дерес
нәтиҗә ясала җыентыкта
Безнеңчә. «Фикерләрне пакьләндерүче
файдалы киңәшләр» дигән поэмасында Утыз
Имәни илаһи «ихтыяр һәм теләк» белән төрле
диннәр һем халыклар яратылуы һәм аның кире
нәтиҗәләре турында уйлануга кабат әйләнеп
кайта Әлеге теманы автор бу юлы— ислам динен
мактап та. үзе хурлаган христиан диненнен
аерыла алмаучы Гришка мисалында
гәүдәләндерә Җыентыкның махсус мәкаләсендә
геройның шулай үз диненнән ризасызлыгы,
христиан чиркәвенә карата каршылыклы хис
кичерүе, фәндә беренче талкыр буларак, XVIII
йөзнең икенче яртысында рус дөньясында
көчәеп киткән дини расколчылык хәрәкәтенә һәм
аның йогынтысына бәйләп карала. Шуның белән
бергә Гришканың дини тотрыксыэлыгы белән
«шәригать хөкемен тотмаучы» татар мөселман-
нарының тотрыксыэлыгы. поэманың үзендәге
кебек, хаклы рәвештә тиңләштерелеп бер
яссылыкка куеп анализлана Ләкин болардан
чыгып, җыентыкта ни өчендер Утыз Имәни
исламнан башка диннәргә карата кире позициядә
торган, хәтта кайбер очракта аларга ■ тигез»
мөнәсәбәт күрсәткән (359-360 битләр) дигән
бәхәсле, төгәл ачылып җитмәгән фикер дә
үткәрелә һәм әлеге фикерне ныгыту ечен
шагыйрьнең «Инҗил» (христианнарда
«Евангелие»), «Тәүрат» (яһүдлардә «Тора».
христианнарда «Закон»), Зәбур («Псалтырь»ның
бер өлеше) һәм «Коръән» китапларын
изгеләштереп әйткән өзеге ките-
Безиеңчә, монда Утыз Имәни әл-Болгә- риның
нәкъ менә «алла кодрәте» белән төрле диннәр
яратылуның, киресенчә, үзара каршылык һәм
«дини адашулар» өчен җирлек булуын сиземләве
һәм шушы хәлгә ризасызлык белдерүе күз
уңыннан ычкындырылган Икенче терле әйткәндә,
хакимлек итүче христиан диненә карата тышкы
яктан түземлек яки лояльлек күрсәтүенә
карамастан, шагыйрьнең сүз алып барган
әсәрендә дә асылда кешеләрне бер-береннән
аера торган күпдинлелекне стихияле рәвештә
кире кагуы игътибардан читтә калган Шул ук
вакытта югарыда саналган «Инҗил», «Тәүрат»
һәм • Зәбур» кебек христиан һәм яһүд дине
китапларын Утыз Имәиинең генә түгел, ә гомумән
ислам диненең Мехәммәткә кадер иңдерелгән үз
китаплары итеп санавы һәм иэгеләштерүе дә
исәпкә алынып бетмәгән
Утыз Имәни әл-Болгари китапчылык эшем
җанга салуны, кулъязма китапларның дәрес-
легенә һем сыйфатлылыгына ирешүне кешенең
әхлагын төзәтү һәм гыйлемен күтәрүдә меһим
корал итеп саный. Шул максатны күздә тотып, ул
үзе «хөрмәтле-мурлы» дип санаган китапларны
һәм үзе олылаган, борынгы әдипләр иҗаты
булган әсәрләрне, халык арасында таралган
терле нөсхәләрен чагыштыру нигезендә
яңабаштан карал чыга һем күп санлы хәреф,
мегънә хаталарыннан арындыра Шул исәптән ул.
болгар-татар язма поэзиясенә нигез салучы
мәшһүр шагыйрь Кол Галинең «Кыиссаи Иосыф»
поэмасының заманында күп мәртәбәләр
басылган атаклы «кыска редакциянсеи төзи
Җыентыкта Утыз Имәиинең әлеге өлкәдәге
эшчәнлеге де тәфсилле ител, кызыклы күзәтүләр
мисалында тикшерелгән һәм. беренче буларак,
әдипнең татар текстология фәненә нигез салуы
«гый- ләм»де камиллеккә һәм төзеклеккә
омтылуы сыйфатына бәйләп исбат лаиган
Күренекле шагыйрь һәм фикер иясе яшәгән
чор. бигрәк тә аның икенче яртысы, иске татар
теленнән милли әдәби телгә күчә башлаган чор
булуы белән дә үзенчәлекле. Аерым әсәрләре
белән Утыз Имәни, әлбәттә, бу процессның
үзәгендә булган һәм М Госманов, Ә Шәрипов
мәкаләләрендә моңа шулай ук игътибар ителгән.
Ахыр килеп, аларда, тиешле күләмдә булмаса да,
әдипнең поэтикасын анализлауга да урын бирел-
гән Аерым алганда, шагыйрьнең әсәрләрендә
хистән бигрәк акылның өстенлек итүе, афористик
фикерләү традицияләре катнашу, гаруз
үлчәмнәре белән язу кебек сыйфатлар
күрсәтелгән. Саналганнардан күренгәнчә, димәк
шагыйрьнең иҗатын художестволы- эстетик
яктан өйрәнү хәзергә шактый саи. ягъни беренче
күз ташлауда ук күренә торган якларны
барлаудан әллә ни узмый әле
Билгеле, җыентык игътибарны җәлеп итә
торган башка төр кимчелекләрдән азат түгел
Әитик, шагыйрь иҗатында суфыйчылык сый-
фатлары шактый урын алуга карамастан, бу
күренеш эстетика һәм тарихи поэтика яссы-
лыгында бөтенләй анализланмаган, шигырь-
ләрне төркемләүдә формаль-хронологик
принцип өстенлек иткән. Безнеңчә, китап дөньяви
рухтагы шигырь белән ачылырга тиеш иде.
Моннан тыш. хәзерге телгә тәрҗемәләрдә дә
төрле мәгънә хаталары бар Мәсәлән, «һауа берлә
һәвәсдин тәр- киб итде» дигән принципиаль
мәгънәле гыйбарә «ихтыяр һәм теләк белән
барлыкка китерде» дип алынасы урынга «нәфес
белән күңел теләген барлыкка китерде» дип ял-
гыш тәрҗемә ителгән, «мантыйк» фәне «схо-
ластик логика» диясе урында хәзерге вакытта да
өйрәнелә торган фән исеме белән «формаль
логика» дип алынган
Ләкин мондый кимчелекләр җыентыкның
гомуми йөзенә, бәхәссез уңышларына күләгә
төшерерлек дәрәҗәдә түгел. Басма, чыннан да.
мәшһүр шагыйребезнең бөеклеген бай иҗат
мирасы җирлегендә һәм иҗтимагыи фикер үсеше
яссылыгында ачучы оригинал хезмәт булып
чыккан. Махсус мәкаләнең ахырында менә шуңа
тагын бер тапкыр ышандыра торган яңа күзәтү
бар Ул Утыз Имәни әл-Болгари иҗатында
башлангыч алган день- яви-рациональ
яралгыларның һәм иҗтима- гый-эстетик фикер
табышларының Мәрҗани һәм Хөсәен Фәезханов.
Каюм Насыйри һәм Риза Фәхретдинев
эшчәнлегендә ак түбәле тауларга әйләнүен
анализлауга һәм тынгысыз әдип кабызган утның,
зурая-зурая, татар мәгърифәтчеләренең якты
факелына әверелүен күрсәтүгә кайтып кала.
Җыентыкның гомуми пафосыннан
аңлашылганча, үзе яшәгән чынбарлык белән
конфликтка кергән һәм социаль гаделлек өчен
җан атып көрәшкән әдипнең иң зур бөеклеге дә
әнә шунда, үзеннән соң үсеш алачак татар
мәгърифәтчелек фикеренә бәрәкәтле нигез
салып, ерак узганыбыз белән бүгенге көнебезне
бергә тоташ тыруы нда.