ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР'
Әдәбият бигрәк тормышның җилен, дулкынын күрсәтә шуның өчен тормыш никадәр җилле, дулкынлы булса, аның көзгесе булган әдәбият та шулкадәр рухлы, шулкадәр күренешле була
Әдип, шагыйрь1
Болар тормыш дәрьясының уртасына ташланган бер көймәче Әгәр дә дәрьяның өсте тын вә салкын булса, аның көймәчесе дә һичбер хәлдә күк илә дәрьяның тоташуыннан хасил булган иксез-чиксез бер төссезлектән башка бер нәрсә күрми Аның күз алдында калебендә шатлык вә йә кайгы кеби бер хис уятачак һичбер хәл вә вакыйга тумый
Әтраф тын. көймә тын. әлбәттә, күңел дә тын’ Менә бер заман акрын гына бер җил исә. дәрья өсте бераз шадраланырга, көймә дә селкенергә башлый Ул бара Ләкин кая’ Бу җил аны кая илтә’ Әгәр ул аны үзенең төзәгән идеалына таба илтсә аның күңелендә әйтеп бетергесез бер шатлык вә өмет хисе уяна Ул гамәл итәчәк җиргә зар вә интизар булып хәрәкәткә китерүче мәрхәмәтле җилне, сөйкемле дулкынны мактап артта калганнарга сәлам сойлоп җыр җырлый Әгәр соң инде бу җил аны кире якка ул теләмәгән тарафка өстерәсә, аның үзеннән, үзеннән генә түгел, калебеннән сагыну вә бәхетсезлек көйләре, бу шомлы җилгә, рәхимсез дулкынга ләгънәт авазлары ишетелә
Бәгъзе дулкын чиктән тыш зураеп китә, хәтәр минутлар килә, көймә чайкала, гамәл менеп, гамәл төшеп китә Көймәченең күз алды караңгылана, ул хәзер жил кай яктан исә. көймә кая таба бара, аны карамый Аңа хәзер җәһәт тә юк. артта калган яки бара торган җир дә юк. фәкать газраилне искә төшерә торган тау-тау дулкын бар да. шуның эченә ташланган бәхетсез җан бар Ул диңгездә үзе кебек меңнәрчә көймәләрне, көймәчеләрне күрә Аларның бәгъзесе балык тота, бәгъзесе йөк ташый, бәгъзесе моның шикелле бәхет вә сәгадәт эзләп әллә кая өмет уты белән яктыртылган бер идеальный ноктага бара Аларның да кайсы теләгән тарафына, кайсы теләмәгән тарафына агалар Аларга да бәгъзе каты дулкыннар чыга, кайсы күтәрелә, кайсы төшә, кайсы чайкала, кайсы бөтенләй капланып, дәрьяның упкын кочагына атылып мәңгелек юк була
Көимәче-шагыйрь боларның һәммәсен күрә, һәммәсен сизә һәм үзе өмет борынына барып җиткәнче, яки дәрьяның упкын кочагына атылганчы шуларны көйли, җырлый
Менә шуның өчен дә без милләтләрнең тарихында әдәбиятның иң бөек вә камиллек ноктасына җитүен, тормышның иң кайнаган вакытына туры килгәнлеген күрәбез.
Бу кайнау безнең күзебезгә милләтнең гомуми килешендәге ташкын, дулкыннар рәвешендә күренсә дә. асылда болар аның парлары, төтеннәре генә булып, аларның мәркәз ноктасы, корып черергә башлаган иске катлауны ертып тышка чыгарга маташучы яшь йөрәкләрдә янган ялкыннар Бу ялкын торган саен куәтләнеп, милләттә зур бер фикри вә рухи инкыйлаб тудыра вә бу рухи инкыйлаб мең төрле әһәмиятле вә әһәмиятсез, яхшы вә яман файдалы вә зарарлы яңа формалар, яңа сурәтләр, яңа күренешләр мәйданга куя Иске тормышта һәр көнне үзенең бинасыннан бер таш төшкәнен вә һәр рухта бер хәят тамыры өзелгәнен сизеп, үзенең табигый булган каршы тору сәләтенә бар куәте илә тәэсир иттерә Ул яңа күренешләрне, яңа сурәтләрне кулыннан килгән кадәр вата, җимерә, яшь йөрәктә янган ялкынга су сибә, чөнки ул анда киләчәктә куәтләнеп үзенең кальгасын вә кәгъбәсен яндырачак бик куркыныч янгын күрә Ялкын бераз гына сүнгән кебек тә була Озакламый икенче яктан элеккегә караганда әллә ничә өлеш артык бер куәт илә бүселеп чыга, теге җимерелгән, ватылган күренешләр, сурәтләр янә төгәлләнгән, янә дәгъвалырак бер төстә мәйданга киләләр Бу хәлдә әдипкә шагыйрьгә теләсә ул рух вә фикерләрне тикшерсен, аңлатсын. теләсә табигаи вә сәхраи сурәтләр, күренешләр ясасын — һәркайсына сәрмая җитәрлек була Тик анда бу хәзинәдән файдаланырлык бер көч булсын
Безнең тормыш тынычлык, яшеренлек вә гаять бер төрлелек илә мөмтаз. Татар тынычлык сөя, тынычлыкның һәрвакыт саулыкка туры килүен сөйли Моның илә гүя тарихка үзенең үткәргән ничә гасырлык авыр тормышының данын тели Ул яшеренлек сөя. гүяки серләре ачылудан, гыйффәт пәрдәсе ертылуыннан курка.
Аннан соң бездәге бер төрлелек материаль, иҗтимагый вә сәяси шарт- ларыбыздан да килә Бездә халык күп сыйныф вә катлауга бүленми Бездә доктор адвокат, инженер, чиновник һәм башкалар юк Бездә халык мулла, мужик исемле ике зур кыйсемгә аерыла Боларга сәүдәгәр вә шәкертләрне дә керТсәк, барысы дүртәү була Моның аркасында әллә никадәр талант гадәт илә күмелә, әллә никадәр чын характерларны, табигый омтылышларны шәригать хәят күрсәтми Бездә шәкертләр теләсә музыкант булсын, теләсә техник, теләсә галим вә фән кешесе булсын, алган тәрбияләре сәбәпле үзләрен бер төрле тоярга, бер төрле сүз сөйләшергә мәҗбүрләр Мондый, яшерен. тыныч вә бер төрле тормыш даһи сәнгатькәрләр өчен тирән идеяләр вә зур күренешле темалар тудыра алмаган кебек, беллетристлар (гади хикәячеләр) өчен дә киң сәрмая бирә алмыйдыр Ысулы җәдидә хәрәкәте әдәбиятыбызга бик шәп тәэсир итте, бу ысулы җәдидә дулкыны да бик ярсу дулкын, ул яхшы комедияләр бирә алыр Әмма анда зур трагедияләр тудырырлык йөрәк ялкыннары юк Аннан алынган трагедияләр күп вакыт «Татар милләтен тәрәккый иттермәүчеләр»дәге трагедия кебек булып чыга
Инде хәзер ысулы җәдидә дәвере дә артта калып бара Хәзер яңалык вә искелек низаглары чалбар балагыннан, иҗектән узып бара Рухи вә
фикри бер инкыйлаб галәмәтләре күренә Хәзер мәйданда бетен барлыкка ата-бабасының кабере ягыннан караучы яшь йөрәкләр бар
Безнең яшь йөрәкләр нинди кешеләр’ Алар нинди дәрт белән яна’ Бу көндә бөтен инсаниятне аптыратканнан сәяси, икътисади иҗтимагый, фәлсәфи мәсьәләләр илә мәшгульләрме. әллә тел. милләт кебек мәсьәләләр тирәсендә генә кайнашалармы’ Аларда һәркайсы бар. Ләкин боларның берсе дә безнең яшь йөрәкләрне характерламый Хәзер әле аларның йөрәгендә ялкын бигрәк үзләре өчен яна Болар һәр шәйдән элек үзләре кеше булырга кешелек бәйсезлеге алырга, ягъни үзләре теләгәнчә уйларга, сизәргә, гомумән, үзләре теләгәнчә булырга телиләр Аларны хәзер һәр шәйдән элек татар тормышының тарлыгы, караңгылыгы бер төрлелеге эчләрен пошыра, яшеренлеге аларның күрергә теләгән бик күп нәрсәләрен томалый Бигрәк тә аларның бик күбесе дөньяга инә күзе аркылы гына карый торган каты куллы хәзрәтнең һәм дөньяны чапан астыннан гына күргән бер бала җанлы абыстайның «әлли-бәлли итәр бу. Бохарага китәр бу диеп тирбәтеп үстергән баласы. Бәлки дөньяга инә күзеннән дә тар бер тишектән караучы бер байның колы бер җәмәгатьнең хезмәтчесе Әгәр дә ул дөньяны үз күзе илә күреп, үз фикере илә уйлап үз күңеле илә сизәргә теләсә, ата- ана. җәмәгать разый түгел Моның ризыкын кисәләр Үз юлы илә дә ризык таба ала икән, һаман да моңа җан тынычлыгы юк Чөнки тегеләрнең вә һәммәсеннән бигрәк шәфкатьле вә пакь калебле ананың рәнҗүе яшь йөрәкне борчый Икенче тарафтан шул ук яшь йөрәк үзенең фәлән мулла фәлән абыстай мәхдүме яки фәлән агай вә фәлән җәмәгать кешесе булуыннан элек инсан булуын сизә вә тегеләр өчен мәгариф инсаниясеннән ваз кичүне бик зур түбәнлек, йомшаклык саный Аның өмет күгендә ялтыраган бер идеалы була Ләкин алган тәрбиясе, шәригать хәяте яки сәләте илә ул идеаллар арасындагы аралыкның барып җитә алмаслык ерак дәрәҗәдә булуы аптырата Ул тормышын яңа юлга салып карый, яңа тәрбия алырга тырышып маташа, ләкин юк инде, кояш ике мәртәбә чыкмый
Менә башлый яшь йөрәк газапланырга, башлый аның йөрәгендә трагедия углары уйнарга Теге тарафта әллә кайчан җан тынычлыгы юк. Ата-ана баланың тәүфикъсызлыгы. азгынлыгы өчен никадәр кайгырса моның өчен дә шулкадәр ут йота Бәлки артыграк та Чөнки бу гади тәүфикъсызлык түгел, бу тагын да куркынычы, тагын да ят бер хәл
Бу яшь йорәкләр аталары хәзрәтнең китап-коръәнле. фәрештәле өендә да скрипка уйнарга оялмыйлар Галимҗан әфәнде Ибраһимовның яңа чыккан "Яшь йөрәкләр- исемле бер романында шундый яшь йөрәкләр күрәбез Әсәрнең беренче геройларыннан Сабир илә Зыя. бертуган ике яшь йөрәк Һәр икесе Җәләл мулланың (яки Җәл эшнең) мәхдүмнәре Хәзрәтнең угылларында өмете бик зур Алар өчен күз тоткан идеалы үзе хыял кылып та ирешә алмаган ахунлык- -мөдәррислек» хезмәте Ата шулай уйлый иде ләкин угыллар икенче төрле җавап бирде Заман вә табигать тәэсиреннән- дерме, атаның әмәле илә баланың гамәле кара-каршы килеп бәрелештеләр
Зыя илә Сабирның табигатьләре бер-берен» бөтенләй башка Мөхәррир монда инсаннарның табигатендә иң мөһим ике асәсе булган хиссилек нлә гамәлилекне бу ике геройда гәүдәләндереп соң дәрәҗәдә куерта
Сабир калын киң гәүдәле, караңгы каты йөзле Аның бөтен торышында юк-барга илтифат итмәү, хиссияткә бирелмәү төсе күренеп торган кебек, күзләре дә куәт вә җиңелмәслек белән карыйлар Татар мәдрәсәләренә искән инкыйлаб җиле дә аны бөтенләй тилертми Ул ысулы җәдидә файдасына, милләт тәррәкыйсе намына әллә нинди фәлсәфәләр сатмый Әмма Зыя. киресенчә, гаять нвэек вә хисчән табигатьле бер фәрештә Ул сөярг» яратылган бер күңел һәм сөелергә яратылган бер образ
Шушы ике яшь йөрәк үзләренең шушы табигатьләре аркасында остазлары. ата-аналары каршында зур гөнаһлы булып күренәләр Авылда -авыр, ■төпле- «сабыр» дип аталып килгән Сабир хәзер үзсүзле исемен ала Җәләш мулланың төзеп куйган ахунлыгына, мөдәррислегенә якын да килми
Соң нишләмәкче була? Авылга кайтып, мужик булып, кара хезмәт игәргә тели( .)
Галимҗан вфвнде. гомумән, всврлврендә гүзәллекне вә табигатьне бик кгары вә назик аңлаучы, яки аңларга тырышучы һәм сөюче бер күңел булып күренә
Яшь йорәкләр үзенең зурлыгына карамыйча. Галимҗан әфәнденең башка .көрләреннән ким түгел бер дикъкать вә ләззәт илә язылган Шуның
аркасында әсәр күркәм чыккан Бигрәк тә сүзгә осталык вә фикергә байлык җәһәтеннән әсәр татар әдәбиятында беренче урынны тотарлык.
Галимҗан әфәнде монда шәхси һәм лирик (эчке) шагыйрь булып күренә шикелле. Ул. тормышның иң ачык күренеп торган нокталарыннан бигрәк, үзенең хыялында ялтыраган йолдызларны күрсәтә. Ачык типлар вә характерлар, әсәрнең зурлыгына, темасы киңлегенә караганда азрак. Аннан соң адәмгә гел бер төсле хис. бер төрле әсәр бирүче, бер төрле күренешләр тәкрар итә вә бәгъзән шуның илә кирәклектән артык үз ителә.
Мин әсәрдән ике төрле гомумирәк фикер алдым.
Беренче татарның хәзерге тормышы — күзле, колаклы, йөрәкле, миле булган вә янә күрү, ишетү, сизү, уйлау сәләте вә ихтияҗы булган инсан өчен гаять дәрәҗәдә тар. караңгы, яшерен. Ул үзенең иң якын, иң сөекле булган дустыны күрсәтми Гашыйк вә яраткан тавышыңны ишеттерми, оялган вә сизгәнеңне тышка чыгарырга ирек бирми. Әлбәттә, бу хәлгә үзенең инсаниятә. кыйммәтен аңлаган сизгер яшь йөрәк чыдый алмый
Музыкасыз дөньяда тора алмадыгы хәлдә, шул музыка остасы ата- анасы каршында кеше үтерү, урлау, эчү илә бер дәрәҗәдә санала.
Бу кешегә нишләргә кирәк7 Үләргә Аны тормыш кысып үтерә
Икенче: сизгер йөрәкле вә назик рухлы кешегә дөньяда тору кыен Тормыш дәрьясында идеал эзләп еракка китүче Зыяларны дулкын алып һәлак итә. әмма бик эчкә китмичә кырыйдарак кына балык тотучы Сабир- лар җилдә дә. дулкында да яши алалар(...)
(«Вакыт». 1913 ел. 28 февраль
Мәкалә кыскартылып тәкъдим ителә)