Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУПЛАР АТСА ДА, МУЗАЛАР ТЫНМАДЫ


ешелек тарихы Бөек Ватан сугышы кебек канкойгыч бүтән сугышны белми Әлеге сугыш
утында дөнья тарихындагы беренче социалистик дәүләт язмышы, кешелек дөньясының
киләчәк язмышы хәл ителде Бу — төрле дәүләтләрнең экономика һәм оборона потенциалы
сугышы гына түгел, ике капма-каршы идеология сугышы да иде
Советлар иленә басып кергәндә, үз армиясенә социализм идеяләренең революцион
йогынты ясавыннан куркып, фашист командоваииесе солдат массаларын идея ягыннан
эшкәртүгә аеруча нык игътибар итә. Тиз арада пропагандистлар һәм культура работниклары штатлары
кертелә, кино, концерт кебек хискә тәэсир итү чаралары киң файдаланыла 1941 елның ноябренә Гитлер
армиясендә 60 меңләп фронт китапханәсе исәпләнә Армиягә культура хезмәте күрсәтүдә 9 айда 14 мең
артист катнаша Фашист командо- ваниесе совет халкының мораль көчен таркатырга аны рухи
төшенкелеккә салырга тырыша.
«Илебез куркыныч астында! Барыгыз да Ватаи сагына!» дигән лозунг яңгыраган көннәрдә партия
һәм хөкүмәтебез кыска срокта совет халкының материаль һәм рухи көчләрен дошманга каршы көрәшкә
туплау программасын эшли
Сәнгать интеллигенциясе эшчәнлеге дә үзәккә куела Аның бурычы итеп совет сугышчыларын
рухи һәм әхлакый коралландыруда Коммунистлар партиясенә ярдәм итү, тыл хезмәт ияләренең рухын
ныгыту, күңелен күтәрү, ышаныч уяту билгеләнә Әгәр социализмны тыныч тезү елларында сәнгать
әсәрләре хезмәт батырлыгына өндәгән, совет кешесенең югары әхлакый сыйфатларына дан
«ңырлаган булса, сугыш алды елларында алар илебезне теләсә нинди дошманнан сакларга әзер
торырга чакырды Ә инде Ватаныбызга үлем куркынычы янаган көннәрдә совет сәнгате халыкны
Ватанны сакларга күтәрүче көч булды
Бөтен идеология эшен, шул исәптән сәнгать учреждениеләре эшчәнлегеи үзгәртел кору сугышның
беренче көннәрендә урнашкан галәмәт авыр шартларда бара
Бөтен илебездәге кебек үк. Татарстанда да митинглар үтә. бу митинглардан туры фронтка китәләр
Сугышка кадәрге кебек үк и>ңат интеллигенциясе көрәшнең алгы сызыгында Меңнәрчә сәнгать
әһелләре кулларына корал тотыл Ватанны, совет сәнгатен сакларга китә.
«22 июньдә Опера һем балет театры яшьләре, барлык коммунистлар һем комсомоллар Кызыл
Армия сафларына язылырга гариза бирде,— дип искә ала хәзер М Җәлил исемендәге Татар дәүләт
опера һәм балет театры труппасы мөдире ТАССРның атказанган артисты Л С Верииковскин — Без
урыныбыз фронтта дип уйладык Теләсә кайсы минутта кулыбызга корал алырга әзер чакыру килгәнне
генә кете идек ә.
Театр партоешмасы секретаре Мәхмүт Алиев, труппа мөдире Хафиз Гатоә. опера солисты
Казанский, хор артисты Семен Разумный һәм башкалар фронтка китә Район һәм колхоз-совхоз театр
коллективларында да ир-ат бөтенләй диярлек калмый
Сугышның икенче көнендә 128 иче номерлы приказ белән фронтка китүче артистлар М Гайнуллин.
М Надрюков Ф Халитов, рәссам М Сутюшеө. театр зшчеләре Т Морозов И Слепнев. Д Шакиров Татар
дәүләт академия театрын калдыралар
Коммунистлар, комсомоллар һәм партиясезләр фронтка китә. Гомер-гомергә туган туфракны
якларга тиешле ирләр китә Партия һем комсомол патриотлар ител үстергән кызлар китә
«Сугышка кадәр мин Татар күчме театры артисткасы идем Без гастрольләр белән республика
районнары буйлап йөрдек Сугыш башланыр алдыннан X Садринын «Партизаннар" пьесасын куйдык,
мин анда унсигез яшьле» партизан кыз Мәрьямне уйнадым Ул чагында бик тиздән үзем де фронт
юллары буйлап кулыма мылтык тотып «ьив
К
түгел, пушка белән узармын дип башыма да китерми идем».— дип искә ала 254 нче зенит полкы
ветераны, элекке артистка 3. Хәлиуллина.
Татар академия театрының унсигез яшьлек талчыбыктай сылу кызы — артистка Бикә Шакирова
да ил язмышы хәл ителгәндә ныклык күрсәтә, берничә ай дәвамында үзен фронтка җибәрүләрен таләп
итә торгач, теләгенә ирешә.
25 июньдә Татар дәүләт филармониясендә митинг була: ирләрнең күбесе корал тотып хәрәкәттәге
армиягә китә. Гармун уйнап җибәрәләр: кемдер җырлый, кемдер елый Кысып җитәкләшкән өч яшь кыз
фронтка киткән иптәшләре артыннан карап кала, алар әле генә бөтен көчләрен һәм талантларын, кирәк
булса тормышларын да Ватанга бирергә ант иткәннәр. Бу дус кызлар — нәфис сүз остасы Катя
Краевская, биюче Люба Бердникова һәм җырчы Зита Измайлова. Митингтан соң ук алар мобилизация
пунктына юнәлә, дәртле биюләре, илһамлы җырлары белән китүчеләр йөрәгенә халкыбызның
җиңелмәслегенә ышаныч, тиздән җиңеп кайтуга ышаныч кабыза.
Тиздән филармония директоры А. А. Абдуллин, эстрада-концерт бүлеге артистлары А. Хронусов.
Н. Меэин. җыр һәм бию ансамбле артистлары А. Зәйнуллин, К. Павлов, А. Басыйров, С. Хайруллин,
Вахитов һ. б. фронтка китә.
Казан Зур драма театры артистлары сугыш башланганда Кырымда була. Гастрольләр уңышлы
үтә. Алдагы шимбә кичендә, 21 июньдә көньяк кояшында нурга күмелгән зур теплоход аларны Ялтага
китерә. Якшәмбе кичендә биредә беренче спектакль куеласы була.
Ләкин иртән сугыш башлана, һәм немецлар инде Севастопольне бомбага тота
Ялта урамнары буйлап нык басып хәрби отрядлар үтә. һәрвакыт кеше кайнап торган кибетләр,
кафелар ябыла; 22 июньдә кичен театр Ялтада гастролен башлап җибәрә. «Федор Иванович патша»
дигән спектакль куела. Артистлар уйнаган курорт залы шыгрым тулы, билетлар җитми. Ә спектакльдән
соң тамашачылар сәхнәне чәчәкләргә күмә. Бу көнне алар сәнгатьнең сихри дулкынын, җәлеп итү көчен
гел бүтәнчә тойгандыр. Сугыш башланганын ничек тә онытып, белми торасылары килгәндер
22 июньдәге бу спектакль, шыгрым тулы зал һәм чәчәкләр, бик куп чәчәкләр — болар бөтенесе
кара афәт булып ябырылган «сугыш» сүзенә протест, аңа ышанырга теләмәү була.
«һәр кичне спектакль куеп, һәркөн иртән күрсәтелгән пунктларда траншеялар казырга китә идек.
Бу эшне белеп бетермәсәк тә, бөтен җаваплылыкны тоеп башкардык...»— дип искә ала элекке актриса
Б. В. Лисецкая.
Тимер юлга хәрби эшелоннар бөялгән Артистлар Казанга товар вагоннарында, төркем-төркем
булып, күчә-күчә, көч-хәл белән кайтып җитәләр.
Сугыш Курчак театры татар труппасының да Татарстан районнарындагы гастролен туктата
Артистлар ашыгыч рәвештә Казанга кайта. Ирләрнең күбесе үзләре теләп фронтка китә. Г. Бакалов. Г
Медведев. Н. Сираҗетдинов, Ф Таһиров, Н. Ханфиев һ. б кулларына корал ала. Моңарчы үзләренең
сәнгате белән явызлыкка каршы көрәшергә һәм гаделлек тантанасына ышанырга өйрәткән артистлар
өчен совет сәнгатенең, совет социалистик җәмгыятенең гуманлы принципларын үз гомерләре бәра-
бәренә аклар һәм саклар көн җитә.
Сәнгать учреждениеләрен үзгәртеп кору эше җиңел бармый Байтак профессиональ кадрлар һәм
бөтен техник персонал фронтка һәм оборона заводларына китә; сугышның беренче елында иҗат
оешмалары эшчәнлеген финанслау киметелә; кирәкле автотранспорт фронт ихтыяҗларына алына.
Татар академия театры бинасында эвакуация пункты урнаша, һәм 1941 елның 4 ноябреннән театр
вакытлыча Зур драма театры бинасына күчә. Спектакльләрне алар уртак сәхнәдә тигез шартларда
куялар: айга 44 спектакль. Опера һәм балет театры да шул түбә астында эшли. Төп кадрлары фронтка
алыну сәбәпле. Яшь тамашачы театры вакытлыча эшләми тора. Ул үзенең эшчәнлеген яңадан 1942
елның октябрендә — Сталинград артистлары исәбенә сафларын тулыландыргач кына, башлап җибәрә.
Сугышның беренче көннәрендә үк татар дәүләт филармониясенең Бутлеров урамында урнашкан
бинасы хәрбиләргә бирелә Репетицияләр филармония директоры 3. С. Әхмәтова квартирасында үтә.
Сугыш бара, һәм сәнгать әһелләре иптәшләре яу кырында кан түккәндә, барлык кыенлыкларны
җиңәргә, бөтен көчләрен партия һәм хөкүмәтебез алар алдына куйган бурычларны хәл итүгә
юнәлдерергә тиеш дип саныйлар.
Республика сәнгать учреждениеләре алдында халыкның бөтен көчләрен Ватан сугышына
туплауда ярдәм итү. дисциплинаны һәм оешканлыкны ныгыту, предприятиеләрдә хезмәт
җитештерүчәнлеген күтәрү эшендә булышлык итү бурычы тора.
Әнә шул бурычлардан чыгып, СССР Халык Комиссарлар Советы каршындагы Сәнгать эшләре
комитеты директив хатта иҗат оешмалары эшенең юнәлешләрен билгели:
1. Репертуарда халыкның патриотик тойгыларын чагылдыру, совет кешеләренең батырлыгын
һәм кыюлыгын ачу...
2. Иң тиз арада сәнгать учреждениеләренең эш формаларын һәм методларын
үзгәртеп корып, чакыру пунктларында, вокзалларда эшләү емен тиз кузгала алырдай коллекгивлар
т өзергә
Республика сәнгать әһелләре, сугыш башланган көнне үткән митингта бик дәрес карар кабул
итәләр «Без. сәнгатьнең барлык төрләре эшлеклеләре, оборона пропагандасының үткен коралын
тоткан сугышчылар буларак тамаша һәм сурәтләү сәнгатенең барлык чаралары белән совет халкының
кан дошманын — фашизмны кыйнарбыз кирәк була калса, кулга винтовка һәм граната тотып,
гомеребезне дә аямыйча, фашист баскыннарын тар-мар итәрбез!»
Халык массаларын тылда һәм фронтта бер йодрыкка туплауда сугышның беренче көннәрендә үк
туган шигырьләр һәм җырлар зур роль уйный
Филармония артистлары шигырьләрне, җырларны, такмакларны язылуга ук отып ала һәм
репертуарларын Ватан сугышы рухы белән сугара
Яңа репертуар белән артистлар вокзалларга һәм мобилизация пунктларына, предприятиеләргә
һәм учреждениеләргә китә республика районнарына чыга Сугышның 10 нчы көнендә. Татарстан
беренче яралыларны кабул иткәч, артистлар аларның дусларына, шефларына әверелә 1941 елның 26
сентябрендә партия өлкә комитеты секретаре С Ф Имаметдинов җитәкчелегендә оештырылган авыру
һәм яралы сугышчыларга һәм командирларга хезмәт күрсәтү буенча Республика комитетына
ТАССРиың атказанган артисткасы Л. Милова да керә
Актерлар алдында репертуар проблемасы бик җитди тора Илебезнең барлык театрлары югары
художестволы актуаль әсәрләр җитмәүдән кыенлык кичерә Бик тиз күренә башлаган «кече
формалардан» (плакат, җыр. шигырь) аермалы буларак, драма әсәрләре тиз генә иҗат ителә алмый
Вакыйгаларның төбенә төшү өчен вакыт кирәк, совет кешесенең — фронтовикның һәм тыл
хезмәтченекең характерын төшенергә, батырлык чыганакларын аңларга кирәк иде Шуңа күрә
сугышның беренче чорында театрлар совет авторларының сугышка кадәр язылган иң яхшы әсәрләрен
сайлап ала Октябрьдә Казан зур драма театрында Вл Соловьевның -Фельдмаршал Кутузов» исемле
тарихи пьесасы буенча куелган спектакленең премьерасы була. Элек әйтелгән кимчелекләре булуга
карамастан, пьеса тамашачыларның җиңү дәртен ныгытуда зур роль уйный Тамашачыларны да, пьеса
геройларын да бер үк тойгылар дулкынландыра — үз илләренең язмышы өчен борчылу, рус халкы
өчен горурлык тойгысы Хәзер дә авыр сынаулар заманында да, халык илбасарларның иманын укытыр
дигән ышаныч ныгый Җиңүгә ышаныч һәр тамашачы күңеленә күчә
Әле 1940 елда ук. Москву партия активы җыелышында сөйләгәндә М И Калинин болай ди: «Совет
патриотизмын вәгәзьләү халкыбызның элекке тарихыннан аерылган була алмый, тамырлары белән
шуңа тоташмый кала алмый Ул халкың кылган эшләр өчен патриотик горурлык белән сугарылырга
тиеш Бәген совет патриотизмы халык үсешен алга җибәргән бабаларыбызның иҗади эшләренең
турыдаи-туры варисы булып тора» Шунлыктан театрлар репертуарында Ватаныбызның данлы
тарихына караган пьесалар мөһим роль алып тора Патриотизм темасы республикадагы сәхнә
әсәрләренең төп темасына әнерелә Бу хакта Татар дәүләт опера һәм балет театры спектакльләре де
сөйли 24 июньдә Нәҗип Җиһановиың Муса Җәлил либреттосына язылган «Алтынчәч» операсының
премьерасы зур уңыш казана Опера гүзәл муэыкаль-драматургик образлар ярдәмендә халыкның
үткәнен бүгенге көн белән ялгаучы җеп булды «Бергә-бергә «Алтынчәч» операсы өстендә эшләгән
чакларны онытасым юк.— ди СССРиың халык артисты Нәҗип Җиһанов — Таңга кадәр бәхәсләше теге
яки бу күренешне иң әйбәт бирү юлларын эзли идек. Муса фронтка китәр алдыннан төне буе караңгы
Казан урамнары буйлап йөрдек Күл нәрсә сөйләштек, бигрәк тә сугыш, сынауларның авырлыгы
хакында
— Фашизм бөтен кешелек дөньясына кул күтәрде Әлбәттә, без җиңәрбез ләкин сугыш авыр
булачак Әйләнеп кайтасы бик килә
Ул тынып калды һәм кинәт кызу-кыэу сөйләп китте
— Әгәр һәлак булырга туры килсә, мин аларга гомеремне арзанга бирмәм ■
Бары тик югары әхлакый сыйфатларга ия кеше генә шагыйрь теле белән либретто аша
каһарманлык турында, халык гомере өчен үз гомерен корбан итү бурыч Һәм намус турында сөйли ала.
Бу хокукны Муса Җәлил гомере бәрабәренә исбатлады
Бар җырымны илгә багышладым Гомеремне дә бирәм халкыма
Бер үк вакытта театр ТАССРиың атказанган сәнгать эшлеклесе Т Гыйззетиең »Таи- месоәлар-
пьесасы өстендә эшлн Бу пьесаны драматург Финляндия фронтындагы герой» вакыйгалар уңаеннан
яза 26 июльдә үк булган премьера соңыннан тамашачылар аеруча яратыл караган спектакльнең
актуальлеген раслый Сугышның беренче
елында бу темага югары художестволы әсәрләр булмый. Бу уңайдан Мәҗитов-Турай- лының «Очрашу»
пьесасы буенча куелган спектакль игътибарга лаек Ләкин бьк тиз арада язылган һәм куелган бу пьеса
сугыш башлангач совет халкында килеп чыккан психологик үзгәрешләрне чагылдыра алмый, бары тик
сәхнәдә Совинформбюро хәбәрләренә комментарийлар гына бирә.
Татар авторларының күбәеп китүе зур патриотик күтәренкелек турында сөйли. Сугыш
башланганнан соң бер айдан театрның режиссерлар коллегиясендә Мәҗитовның очучылар
тормышыннан язылган «Батырлар юлы» пьесасы, бер айдан Т Гыйззәтнең «Серле казна» пьесасы
укыла. Художество советы пьесаны актуаль һәм хәзерге вакыйгаларга туры килә торган дип таба һәм
колхоз-совхоз театрлары репертуарларына кертү өчен тәкъдим итәргә дигән карар чыгара.
Сугышның беренче айларында язылган пьесалар буенча куелган спектакльләр сугыш
вакыйгаларын тыштан гына чагылдырсалар да, алар шулай да үз рольләрен — патриот спектакль,
агитатор спектакль рольләрен уйнадылар.
1941 елның 6 август хатында Сәнгать работниклары союзы Үзәк Комитеты яңа шартларга туры
килә торган репертуар булдыру зарурлыгын әйтә. Бигрәк тә бер пәрдәле пьесаларга, скетчларга,
такмакларга игътибар юнәлдерелә.
Сугышның беренче чорында бер пәрдәле пьесалар театр репертуарында аеруча тансык була Алар
сугыш вакыйгаларына бик тиз жавап бирә һәм мөһим патриотик функцияләр башкара. «Патриотлар»,
«Элемтәчеләр» кебек үткен темалы бәләкәй сәхнә әсәрләрен республика театрлары беренче көннәрдән
үк репертуарга кертәләр Зур гомумиләштерүләр дәгъва итмичә, әллә ниткән декорацияләр кирәкми
торган шундый пьеса-скетчлар колхоз-совхоз театрлары өчен бик кулай булып чыга.
Республиканың күренекле композиторлары Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи сугыш елларында
такмак жанрында да эшли. «Хәзерге чорның политик торышы эчке ресурсларны мөмкин кадәр тизрәк
һәм тәвәккәл рәвештә үзгәртеп коруны таләп итә»,— диелә филармония директорының 1941 елның 6
июлендә биргән приказында. Эстрада-концерт бүлегенең барлык артистлары һәм договор нигезендә
эшләүче артистлар шәһәргә, республикага хезмәт күрсәтүче бригадаларга керә. ТАССР җыр һәм бию
ансамбле, халык уен кораллары оркестры өч бригадага бүленә Ансамбльләрнең, оркестрларның,
эстрада артистларының концерт программалары бик тиз яңартылып тора. Филармония буенча
приказларда программалар нигездә патриотик, халыкны Германия фашизмына каршы хәлиткеч
көрәшкә, кешеләрнең сугышчан рухын һәм оешканлыгын күтәрергә өнди торган репертуарны эченә
алырга, анда башлыча антифашистик һәм оборона темасына язылган әсәрләр булырга тиеш диелә.
Бу эштә филармониягә Татарстан Композиторлар союзы зур ярдәм күрсәтә.
«Без. культура фронты работниклары.— ди Н. Җиһанов ТАССР Композиторлар союзының сугыш
башлангач җыелган беренче утырышында,— барыбыз бер булып бөтен көчебезне Ватанны саклауга
бирергә тиешбез. Без илебез оборонасына ярдәм итәрлек җырлар иҗат итәргә тиешбез» Республика
композиторлары сугышның баштагы ай ярымында 28 марш, солдат җыры һәм өндәү-чакыру җыры уен
кораллары өчен маршлар язалар. Болар Н. Җиһанов, М. Мозаффаров, А. Ключарев, 3. Хәбибуллин — Г
Кутуй, М. Җәлил, Ә. Исхак, Ә Ерикәй һ. б. сүзләренә язган җырлар.
1941 ел азагына ук Казан хәрәкәттәге армиягә өч концерт бригадасы җибәрә. ЛАәскәү яныннан
башланган юлларында алар Совет артисты исемен югары йөртте.
Фронт концерт бригадалары төзүдә Татар дәүләт филармониясе аеруча актив катнаша. Иң яхшы
җырчыларын, гармунчыларын, биючеләрен, нәфис сүз осталарын фронтка җибәреп кенә тора Җыр
һәм бию ансамбле хәрәкәттәге армиягә беренчеләрдән чыга, ул Кызыл Армия сугышчылары арасында
зур мәхәббәт казана.
Фронт бригадаларына берләшеп, артистлар үзләренең төп бурычларын яхшы аңлыйлар: бөтен
халыкны Германия фашизмына каршы Ватан сугышына мобилизацияләү эшенә ярдәм итеп, сугышта
совет кешеләренең рухын ныгыту. Фронт концерт бригадалары төзү буенча бөтен эшчәнлек шушы
бурычка буйсындырыла.
Сәнгать әһелләре, бөтен соьет халкы белән бергә иңгә-иң торып, тоташ стена булып Ватанны
сакларга баса Берәүләре кулларына корал алып фронтка китә, станок янына баса, икенчеләре
дошманга үз сәнгатен юнәлтә, бу коралны көннән-көн көчлерәк, тәэсирлерәк итә.
Кинематографистлар да тамашачыларга «Чапаев» фильмының гаять зур йогынтысы булганын
белгәнгә күрә, фильмның ахырын үзгәртә. Анда Чапаев елганы кичеп чыга, атка атлана һәм. тамаша
залына борылып. Совет иле өчен сугышка керергә чакыра. Чапаев белән бергә йөзләрчә кеше: кичәге
малайлар һәм кызлар — руслар, татарлар — бөтен Совет халкы көрәшкә күтәрелә Сәнгатьнең көче
шундый