ТАУ СЫРТЛАРЫН КИСЕП...
у яклар табигате өчен гаҗәеп матур көн иде: явым төшем юк. җиле дә әллә ни күздән яшь китерерлек үк түгел, тау түбәләрендә кургаш болыт лар тын гына йөзә дә йөзә. Аларның агышы ара-тнрә тукталып кала да җиргә көлтәсе белән кояш нурлары чәчелә.
Шундый балкышларның берсе вакытында Нургали тау сыртында биниһая биек яка багана күреп калды. Башларында алтынсу таҗлары да бар кебек Бригада эштән тукталды. Юл түшәү җайланмасының моторы тынды. Бөтенесе сәер баганаларга карап тора башлады.
— Ни бу? Әллә ят планета ияләре, безнең эшне хуплап, һәйкәл койганнармы?
Анатолий Павлов көлеп җибәрде
— Әй шәп тә инде минем якташлар! Сэрэге бит бу!
Барысы да комсомол оешмасы җитәкчесе якут егете Анатолийга борылды.
— Нәрсә соң ул — сэрэге?
— Улмы? Ул — кунакларның килүен хуплау билгесе' Без бит тиздән Амур өлкәсеннән Якутия җиренә аяк басабыз. БАМның корыч тасмалары якутларга зур юл ача. беренче поезд бүләк итә. Менә шул шатлыктан якутлар ак багана коеп өлгерткәннәр. Янәсе, рәхим итегез. хөрмәтле кешеләр, атыгызны бәйләр багана әзер: бәйләп куегыз да — өйгә, табын түренә узыгыз!
Егетләргә рәхәт булып китте. Төньяк халкының бу матур гадәтенә шундый ук күркәм җавап та табарга иде Тында Беркакит юнәлешендә сузыла торган әлеге юлның Нургали Ягъфәров җитәкчелегендәге монтерлар бригадасында нинди генә мил ләт вәкиле юк: рус. украин, литвалы, поляк, немец, якут, еврей, татар—
Бригадир үз кешеләрен яхшы белә Күзләренең очкынланып кабынуыннан ук аңлап алды: мондый чакта егетләрне әллә нинди фидакарьлеккә дә күндереп була. Тәвәккәлләп
— Әһә! Сиздегезме, егетләр?! — дип сүз башлады Бу бит безне ярышка чакыру сыман нәрсә. Алар бер төн эчендә. кеше фәлән күргәләгәнче. сэрэге утыртып куя алганнар. Ә без икенче таң алдыннан «атларны бәйләп тә куйыйк», ягъни мәсә лән тимер юл рельсын Якутиягә чыгарып өлгертик!..
Бу — моңарчы күренмәгән тизлектә эшләргә чакыру иде. Бер тәүлектә, бик тырыш канда да, 2000 — 2100 метрдан артык юл сузып булганы юк Монда исә. кимендә. 2600 метр ара бар әле.
Бригаданың арада иң өлкән күренгән, сабыр холыклы кешесе Кәрим Гәрэев Нургалины бераз басылдырырга теләде
— Тукта, таулар арасында эшләгәч тә. алай күккә үк ашма, җиргә төш әле! — диде.— Син нинди урыннардан узасы барын оныттыңмы әллә? Тигез ара булса бер хәл иде...
Нургали белә: бу төштә рельсларны боргалый боргалый мең мәшәкатькә бата чаклар алар.
— Белмәгән кая?! Беләм Тәүлеккә 2500 метр рельс салу — гадәти эш түгел, әмма ләкин...— Ул егетләргә берәм бером карап чыкты.— Без дә төшеп калганнар дан түгел бит! Көч куәт та, тәҗрибә дә. осталык та җитәрлек' Ә?'
Бригаданың данлы үткәнен барысы да яхшы хәтерли иде. Әле кайчан гына Тында шәһәренең «Юность» клубында булган җыелышта бригаданы күккә чөеп макта дылар.
Б
Очучы-космонавт В. Лебедев бригадирга «Союз-13» кораблендә Җир тиралн айл» иешләр ясап кайткан вымпелны тапшырды. «Бу тезелеш - һәркем өчен зур сынау,— диде космонавт.- һәм физик, һәм әхлакый яктай сыный ул кешене. Сез бәхетле, сез мондагы авырлыклардан кечлерәк булып чыктыгыз!
Ул чакта залда утыручылар арасында соңыннан. БАМ сынавына чыдый алмыйча, артка чигенүчеләр дә булды. Бәхеткә каршы. Ягьфәров бригадасында куркаклар күп түгел иде. 25 тән 3-4 әве генә туган якларга кире китеп барды. Гомумән, бу эшкә үз теләге белән алынучылар тырыш һәм түзем булып чыкты. Ул чакта аларга акча өчен килгән дип әйтү дә читен иде. чөнки беренче мәлдә әллә нинди өстен лекләр дә. өстәмә түләүләр дә булмады. Кыенлыклар исә. ниндие кирәк шундые көтеп алды. Баш тыгарга торагы гына да җитәрлек түгел иде. Тыгыз вагоннарда, тимер мичкә утын ягып, көчкә җан асрадылар. Аның каравы, монда меңнәрчә гитара сатылды. Күз ачкысыз бураннарда эшләп, җеп өзәрлек тә хәле калмаган егетләр, шул вагоннарга кайтып, аз гына хәл алалар иде дә тотыналар иде чиртергә — чыдап кына тор! Җире мәңгегә туңган бу якларда төшенке күңелле, пешеп җитмәгән адәмнәргә урын юк та кебек.
Дөрес, кайчак «Ура!» кычкыручылар да кыен хәлләрдә калгалады. Җавап- лылыкның ни икәнен белмәгән агайларның таләбенә буйсынып, яшьләр: «Кирәк икән — кирәк! Булдырабыз аны!» дип. көн төн тырышалар иде. Кушылган ва кытка өлгертәләр. Тик һичнинди чамага да туры килмәгән тизлектә башкарылган эш. азактан кабат төзәтүләргә килеп тоташа. Салган өйнең стенасы ярыла, рельслардан локомотивлар янтаеп төшә, түшәлгән тротуар убылып, урам урта-сында чокыр хасил була. Ул чакта бу хакта ачыктан-ачык сөйләү гадәте генә юк иде.
Ягьфәров бригадасы егетләре туры сүзлеләр. күңелләрендәген ярып салалар:
— Ашыкмыйк, рекорд артыннан куа куа адәм көлкесенә калуың да бик ихтимдл!
— Ашыккан ашка пешкән, диләр бит.
Каршы фикерләрне елмаеп кына тыңлап торды Нургали. Көтә белергә дә кирәк. Ниһаять, аның теләген хуплаучы сүзләргә дә чират җитте. Якут Толя Павлов:
— Их, егетләр! — дип башлады.— Сез минем халыкның бу юлны ничек көтеп торганын белсәгез иде! Әйдәгез, тырышып карыйк, ә!
Менә ичмасам, комсомол җитәкчесе! Кулыннан килсә. Нургали бөтен җитәкчеләргә дә Толядан кеше күңеленә юл яру алымнарын өйрәтер иде. Озын-озак сөйләшеп тә тормадылар. Тагын берничәсе хуплап сөйләгәндәй итте дә:
- Әйдә! — дип. бердәм кузгалдылар — Безнең куллар ни генә эшләмәгән!
Егерме сәгать буе алга артка карамый тырыштылар. 2400 метр юл салынган иде инде. Шул җитезлек аркасында бригада «алтын аралык» дип йөртелә торган соңгы 100 метрга рельс салу хокукын яулап алды. Югары дәрәҗәле мондый хокук өчен БАМ төзүчеләр арасында дүрт мең ярым кеше ярышка катнашкан иде. Шуңа күрә егетләрнең ни кадәр рухланганлыгын аңлау кыен түгел. Нургали хәтта, тышта салкын октябрь икәненә дә игътибар итмәстән, күлмәген дә салып ташлады. Иртән эсседән янын уянды, әмма авыру турында уйлап та тормады. Берничә атнадан соң бөтен ләй башка сәбәп белән больницага эләккәч кенә, врачлар аның үпкә ялкынсынуын аяк өсте йөреп үткәрүенә «аһ!» иттеләр.
- Үзем дә белмим инде! — дип сөйли ул.— Ничек үткәреп җибәргәнмен? Андый чакта туктап калып булмый, ярамый! Миңа ул көннәрдә гаҗәеп бер очрашу көч бирде — Нургали Ягьфәров иркенләп сөйли башлады — Кичен безнең учак янына этләрен иярткән, мылтыгын аскан аучы килеп утырды. Русча авыр гына сөйләшә, үзе бик күп яшь яшәгәнгә охшый.
— Кеш артыннан йөри-йөри ераккарак кереп киткәнмен,— дип. үз хәлен аңлатып бирде ул.— Авылга иртән кайтырмын инде. Сезнең янда гына утырыйм әле!
— Без менә сезне тимер юллы итәчәкбез инде,— диештек.
— Моңа шатланырга да. кайгырырга да белгән юк — сезнең шау-шудан бөтен җәнлекләр качып бетте. Карт коры да шикләнә.
Шикләнсәң, төннәр буе йөрергә түгел иде.— Кайсыдыр егетебез әйтә куйды.— Мич башында ята бир!
Әле син тумаган да чакта, минем ни белән шөгыльләнүемне беләсеңме соң син. энекәш?
— Кешләр аткансың инде, чәшкеләр, тиеннәр!..
Менә ялгыштың. Мин дә нәкъ синең кебек үк юл салучы идем. Утыз өченче елда Транссибтан төньякка таба рельслар суза башладык...
Бабай түш кесәсеннән фоторәсемнәр чыгарды. Берсендә ул бик яшь. һич танырлык та түгел Анысы утыз өченче елда алдырылган фото. Әгәр яңа фото күрсәтмәсә, аның сүзләренә ышануы да кыен иде. Яңасында — бабай... БАМ төзүчеләрнең ин
аур җитәкчеләре арасында басып тора. ВАМ тирәлеген үзләштерү мәсьәләләренә багышланган Бөтенсоюз конференциясенә катнашкан икән.
Шуны белгәч, якут бабаебыз белән әнгәмә бөтенләй башка төс алды. Әлеге бабай. Михаил Яковлевич Иванов, гаҗәеп кызыклы язмышка ия Утыз өченче елны ул. кулына көрәк алып. Большой Невер станциясеннән бүген БАМ үзәге булган Тындага 180 чакрымлы юл сала башлаган. Оч ел эчендә юл әзер була. Тик 1942 елда мондагы рельсларны кире кубарып авыр хәлдәге Идел буена озаталар. 19Т2 елны юлны яңа дан сала башладылар бит инде. Шулай итеп, без Михаил Яковлевичның эшен дәвам итүчеләр булып чыктык.
Хәзер бабай табигатьне саклау буенча зур эшләр майтарып йөри икән. Безнең учак янына килеп чыгуы да һич тә соңарудан түгел, җае барында, безгә мондагы табигатьнең кадере турында сөйләп калырга теләвеннән икән
Нургали бераз туктап торды.
— Мин иң кирәгенә килеп җитә алмыйм әле,— диде ул аннары — Карт иртән безгә тагын бер кызык нәрсә ачты.
— Беләсезме, егетләр,— диде.— Минем Мәскәүне күрәсем килә. Кызыл Мәйданга, Ленин мавзолеена барып баш ияр идем. Ашыга төшегез әле! Миндәй картларның озак көтәр чамалары юк.
Аның бу сүзләреннән соң ничек ялкауланып ятмак кирәк?!
Шулай да Нагорный поселогы янындагы хәлдән соң Ягъфәров больницага кереп ятарга мәҗбүр була. Монысы инде — Якутиягә җиткәннән соң булган хәл. Алар брнга дасына 1240 метрлы тауны тишү тапшырыла. Озынлыгы әллә ни булмаса да, эш адым са ен катлаулана, әле су ташкыны бәреп чыга, әле балчыгы ишелергә тотына. Бу Становой тау сыртын тишеп узучы Нагорный куышы хакында матбугатта кат кат язылды Егет лориең эшен еш кына «каһарманлык* дип атыйлар иде. һич тә арттыру булмаган икән.
Ягьфәро» бригадасы азаккы бер адым араның эшен бетерер алдыннан ифрат дәрәҗәдә текә җиргә килеп чыга- Рельс салынырга тиешле урында берәвесенең бүреге төшеп киткән икән, артыннан куып тота алмаганнар, тәгәрәгән дә тәгәрәгән. Мондый текәлек юл салу кагыйдәләренә һич сыймый. Егетләрнең моңа кадәр андыйны күр гәниэре дә юк икән. Мин бу Становой сыртына ике тапкыр машина белән менеп төштем Яннан Нургалиләр салган тимер юл үтә. Исем китте, ничек тәвәккәлләгәннәр?! Соңыннан миңа бу иңкүлектәге кебек тимер юлның дөньяда башка тиңе юклыгын әйттеләр.
Дөрес, эшкә тотыныр алдыннан Ягьфәров бригадасына өстәмә көчләр бирәләр. Техниканың да яңасы килә. Юл салу җайланмасының тормозлары кат кат тикшерелә, өстәп тепловоз да китерәләр - ышанычлырак булсын өчен Әмма вшлн башлагач, бары да кагыйдәләр кысасына гына һич сыймый Моның булуы мөмкин дә түгел. Әйтик, әгәр БАМ дагы 4200 күпернең барысы да алдан бирелгән сызымнар нигезендә генә салынса. Якутия чиге әле бүген дә хыял булып калыр иде «10-Мостострой* тресты управляющие Леонид Блинков, җаваплылыкны үз өстене алып, сызымнарны читкә куеп тора. Күперләр багана нигезләргә утыртыла — тиз дә. ышанычлы да
Леонид Соломонович кебек тәвәккәл кешеләр булмаса. БАМ да ерак китә алмас нде. Ә тәвәккәл җаннар күп монда. Бригадир Василий Титомнр. мәсәлән. Молдавия дән килүгә, гариза язып кертә: «...һәр айда хезмәт хакының бер процентын Тыныч лык фондына тотып калуыгызны үтеиәм*. Үзе еллык ялында да. диңгез буена бар дип биргән путевкадан баш тарта, торак йортлар салучы егетләргә булыша.
Михаил Пожарнцкнйның сәерлеге башка төрле. Ул автобазада тик торучы машина ларга игътибар итә. һәркөнне уннарча машиналар, төзәтүче көтеп, тик тора Төзә түчә слесарьларның эче пошмый, чөнки хезмәт хакына бәйле нәрсә түгел бу. Машиналвр исә күз карасы кебек кадерле *Магирус*лар. ФРГдан Һәрберсенә 49 мең алтын түләп кайтартылган. Бер карап үтә бу хәлгә инженер Пожарицкий. ике карый һәм башына фикер килә ни өчен әле бу слесарьлар окладта утыра? Аларга төзәткән машиналар санынча. ягыш эшләренә карап түләргә иде!
By үзгәртүне төрлесе төрлечә кабул итә Автобаза начальнигының кәефе бөтенләй кырыла.
Яңа ысулны башта бер участокта гына сынап карыйлар. Төзәтүчеләр үзләре дә хәйран кала яхшы! Машиналар да тик тормый, хезмәт хакы да үсә. чөнки аны юлдагы машиналарга карап, арттырып түлиләр
Баш инженер Пожарнцкнйның яңалыкка омтылуы моның белән генә дә чик ләнми әлс Шул ук автобазага двигательләрне күтәреп төшереп йөртү өчен кран
кирәк. Слесарьлар әүвәл автомобильле краннардан файдаланалар. Ул исә цехны агулы raj белән тутыра. Салкын кышкы көннәрдә һичничек җилләтеп тә булмый. Пожарнцкнй балкага урнаштырылган кран куярга кирәклеген әйтә. Сызымнарын булдыралар да баш технологка, имза сёлырга җибәрәләр. Теге шүрли:
— Стеналарыгыз чыдамаса?!
— Минем нмва ярамыймы? — дип сорый Пожарнцкнй.
— Ник ярамасын? Сез — баш инженер.
Тәвәккәлли ул. һәм эш тагын ота.
Нагорныйда Ягьфәровка да шундый бер четерекле мәсьәләне хәл итәргә туры килә. Текә җиргә рельс салу вакыты Юл салу җайланмасының тормозларына ярдәмгә бирелгән тепловозны, әлегә кирәге чыкмас дип. башка йомыш белән җибәрәләр. Эштә куркынычсызлык өчен җавап бирергә тиешле кеше әллә кая йөри. Ягъфәроп егетләренә түшәмгә төкереп ятарга гына кала.
Әмма бригадирның җаны түзми
— Тормозлар шәпме?
Юл салу җайланмасының машинисты:
— Үземә ышанган кебек ышанам.— дип җавап кайтара.
Эшли башлыйлар. Беренче адымнарда сакланып-сакланып кына маташалар, аннары ышаныч арта бара. Хәтта: «Кара, теге тепловозның кирәге дә юк икән». - дип уйлап куялар. Ул да түгел, ерактан йомышка киткән тепловозның кайтып килүе күренә, ул эшкә кирәкле материалларга баетачак! Нургали, шатланып. егетләрен күздән кичерә. Һәммәсенең алтынга алыштыргысыз осталар икәнен тоеп канатлана. Шул чак машинистның мотор гөрелтесеннән дә көчлёрәк кисәтүе яңгырый:
— Тормозлар тотмы-ы-й!
— Сикер! Сикер! — Нургали үзен-үзе белештермичә кычкырып җибәрә.
Машинист сикерә. Тик егетләрнең аста эшләүчеләре кисәтүне ишетмәгән будуы ихтимал. Юл сузу җайланмасы алар өстенә ыжгырып бара бит!
Нургалинең сөйләп-кисәтеп торыр арасы юк, ул бер егетне сөйрәп ала да эш мәйданыннан читкә ташлый, икенчесен аягы белән тибеп читкә этәрә. Бу күренеш ләрдән егетләр хәлне аңлап алалар. Берәм-берәм читкә ташланалар. Нургали барысы да төшеп беткәнгә ышангач кына, иң соңыннан үзе сикерә. Бер нәрсәгә дә ышанмыйча. өскә килүче машинадан котылу өчен генә аска ташлана ул.
Аңына килгәч, ул иң беренче:
— Егетләр исәнме? — дип сорый.
— Борчылма! Иң хәтәре сиңа эләккән. .
Больницада үткәргән бер ай вакыты тулы гомер кебек тоела аңа. Гаҗәп: трассаның нәрсәсе шул кадәр сагындыра икән? Бер уйласаң, коточкыч авыр бит инде. Көне- төне эш, ял итәргә дә әллә ни уңайлыклары юк, табигате дә ташка үлчим: җәен — черки, кышын җелегеңә төшә торган суыклар. Кул юарга суы да юк. кар белән юыналар. Шул «рәхәт»ләрдән бер ике көнгә аерылып торсаң, сагындыра башлый.
Нургали башка тормышның ләззәтен аңламый да кебек. Белә ул; шәһәрдәге егетләр бик шәп киенәләр, кичләрен тәмәке көйрәтүче кызлар белән ресторанга да кереп утыралар, аталарының машинасында выжлап кына йөриләр. Менә шушы нәрсә ләр һич кенә дә кызыктырмый бит Нургалине! Ул үзе кебек егетләр белән бергәләп салган тимер юлга гашыйк. Күпме кеше рәхәт күрәчәк бит аңардан?! Мондый бәхет — сирәкләр өлеше.
Нургали тимер юл сала башлаганда унҗидедә генә иде әле. Мамадышта унъеллыкны тәмамлагач, иптәш егете белән ветеринария институтына керергә уйлаган иде. Әлеге иптәш дигән кеше, көтмәгәндә, бик начар булып чыкты: ял иткәндә, җәйге учак янында утырганда, утка песи баласын ташлады Менә сиңа ветеринар! • Аһ!» итте Нургали. Институтка керү теләге дә сүнде. Бөтенесенә кул селтәде дә Себергә. юл салырга китеп бзрды.
158 нче төзү монтаж поезды начальнигы Геннадий Сороковикопның карашы кырыс иде.
— Иртәрәк түгелме?
— Нишләп иртә булсын!
— Өйрәнчеклеккә генә билгелим, балта остасы булырсың.
• Балта остасы икән, балта остасы инде,— дип тәвәккәлләде Нургали — Тамак тук булса, әнигә бераз җибәрсәм...»
Беренче тапкыр хезмәт хакы алгач, кибеткә йөгерде. Бөтенесе магнитофон кыч кырта. ник Нургали генә калышып торсын әле?! Киштәгә әллә ничә төрлесе тезеп куелган Егетнең күзләре ут яна. Әле берсен уйнатып карый, әле — икенчесен. Сүзләрен тыңлыйсың киләме, җырлатасыңмы — рәхәтлән! Әнә ничек матур иттереп суза:
«...Әнкәем, алтыным!
Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын...»
Нургалинең башына китереп суктылармыни’! Кибетнең бөтенләй икенче ягына атылды, әнисенә җылы йомшак кофта сатып алды. Әнисенең хаты озак көттермәде «И улым! — дип язган нде ул.— Әниеңне шатландырган өчен рәхмәт яусын* Ничек болай юмартландың соң әле син? Ашарыңа калдымы соң? Ул кофтаның матер лыхлары! Башта киеп чыгарга оялып йөрдем. Аннары кидем, мии әйтем, кеше ләрдән яшерер әйберме, улымның бүләге бит ул! дим. Әй. күрше хатыннарынын кызыгуын күрсәң: берсе сулы чиләкләре белән абынып егыла язды Колештек »
Балта остасы һөнәренә өйрәнеп беткән иде инде ул. тик күңеле һаман башка якка тартты Сороковиков янына керде дә:
— Рельс җыючылар янына җибәрегез* — диде.
— Ярар. — Сороковиковның күңеле әйбәт икән. Сүзсез риза булды — Тик тагы да онып кунып йөрергә уйлама. Шул эштә ныгып калырга тырыш
Яңа урында озак эшләргә туры килмәде, Нургалине армиягә алдылар. Шулай да, гаскәри хезмәттән кайту белән үк, Ягьфәров кабат Сороковиков янына керде.
— Хөрмәтле начальнигым, эшкә тотынырга рөхсәт итегез!
— Хәзер үк рельс җыярга! Әллә кайларда йөрдең син, ә?! — Начальник шаян лыгын онытмаган икән әле. Башта көлдереп алды. Аннары хезмәте турында сораш тырырга тотынды.— Ниләр майтардың? Отчет бир башта*
Рельсларны шпалга беркетү — җиңел эш түгел. Бер «рәшәткә» ясаганчы шпалга кувалда белән илле чөй кадакларга кирәк ӨЙрәнгәләгәнче бел әкләрнең талуына чама юк. Анысы соңыннан үтә. Тик тәүлекләр буе әзер шпалга әзер рельс беркетеп утыру эчне пошыра. Менә шул рельсларны юлга суза барсаң икән ул! Соңыннан • Бу юлны мии салдым!» — дип искә алуы ни тора?!
Телен әйләндереп яңа эш сорарга кыюлыгы җитмәде Нургалинең. Шактый вакыт рельс җыючылар янында тырышты Хәтта үзен бригадир иттеләр. Теләген ул. башта рельс җыеп, аннары юл салучылар янына китеп, аларга бригадир булган Витя Лакомовка ачты Анысы да каршы килде әле.
— Нәрсәсен» кызыгасың безнең эшнең? — диде.— Син анда, сигез сәгатьтән соң. ирекле. Ә юл салучылар гел монда. Җилме, яңгырмы, кармы — гел хәрәкәттә
— Мин сиңа ышанган идем лә!..
Килештеләр. Шул көннән алып Нургали үзе салган рельсларны чакрымлап исәпләргә тотынды. Талпынган саен — 25 метрлы әзер «рәшәткә» юлга ята Шул Тәртиптә рельслар сала сала Усть Илимга җиткәч, бер тиктормасның коткысына бирелеп. Нургали Свердловскига китте. Янәсе, яшьлек үткәләгәнче зур калага урнашып калырга кирәк! Бардылар. Каласы зур булса да. боларны бик көтеп тормаганнар Данлы заводларның тулай торагы юк Хөрти генә бер эшкә урнаштылар Станоклар да иске, шуларга риза булып эшләп йөрүче кешеләр дә өлкән яшьтәгедер иде Хезмәт хакы да пенсия кебек кенә. Эштән соң да әллә нинди күңел ачулар күренми, кызлар да муенга асылынырга тормый- Ир атлар, эштән чыгалар да. вак төр кемнәргә оешып, аракы чөмерәләр.
Нургалине БАМдагы саф күңелле дуслары сагындыра башлады - һич чыдарлык түгел. Билет алды да Тыидага китеп барды 1974 ел иде бу Эш муеннан Киләләр, китәләр, материал ташыйлар. Беренче карашка, ата улны, ана кызны белеш терми кебек Шушындый ыгы зыгыда Ягьфәров күзгә күз беренче остазы Геннадий Сороковиков белән очрашты. Бәрелешә яздылар
— Син нәрсә, күктән төштеңме әллә? Җиңел тормыш эзләп китте, дигәннәр иде.
— Ялгышканмын. Алыгыз яңадан..
Ярты еллап кабат рельслар җыйды әле ул. Аннары гына юл салучылар янына күчерделәр. Шуннан бирле читкә тайпылганы юк «Бамовский» станциясеннән Бер какитки кадәр ярты мең чакрым чамасы юл сузылды Тау сыртын кнчкәмдаге хәлләрдән соң тәндә бер ике җөй калды. Сайсызлыгы очеи шелтә алды, ә батырлыгы өчен - медаль.
Хәзер аның тату гаиләсе бар Өйләре Тындада Хатыны Светлана - шәфкать туташы, ике ул үстерәләр.
- Ел саен Татарстанга кайтабыз, дип сөйли Нургали — Сабан туйларын күрми калмаска тырышам Балалар Тындада туып үсте. Шуңа күрә анысы да күңелгә якын
Хәзер Тындада алтмыш меңләп кеше яши Йортлары Мәскәүнең яңа район нарындагы кебек, биекләр, ап аклар, матурлар. Тындада йорт салу җиңел түге i ашыксаң, мәңге туң катлам серләре белән санашмасаң, бәлагә очравыңны көт тә тор. Күңелсез хәлләр дә булгалады
Шәһәрдә торак мәсьәләсе иң авырлардан санала. Социаль көнкү реш учреждение лврен галу да акрын бара Планнар моңарчы юл сузуны ашыктыру хисабына гыиа
арттырып үтәлә килгән булып чыкты. Меңнәрчә гаиләләр һаман вагоннарда яшәп ятарга мәҗбүр. Мәктәпләр, бакчалар турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Урамнарда әледән-әле очрап торучы: «Бөтен уңайлыклары булган квартирамны илнең теләсә кайсы шәһәрендәге шундый ук квартирага алыштырам»,— дигән белдерүләр бер дә юктан гына килеп чыкмагандыр инде.
Дөрес, соңгы вакытта бу җитешсезлекләр турында ачыктан-ачык сөйлиләр, кичек мәстән төзәтү чараларын билгелиләр. Миңа БАМ тирәлеген үзләштерүгә багышланган Конференциядә дә булырга туры килде. Монда шаккатырырлык саннар ишеттем. By тайга урманнары дәрьясыннан үтә торган меңнәрчә чакрым тимер юлның әлеге әллә ни зур файда китерә алганы юк икән. Азрак күмер, азрак агач ташыйлар. БАМ тирәлеге исә — күз карашы иңләмәслек киңлек, монда космик зурлыклар хакимлек итә, тирәлеге дә миллион ярым квадрат километрлы мәйданны ала.
Шул киңлектә, чын мәгънәсендә, хуҗалык итәргә кирәк — КПССның XXVII съезды алга куйган бурыч бу. Әлеге Конференциядә сүз шул хакта барды. Әле юлның үз эше дә бетмәгән. Сметада каралган чыгымнарның 70 проценты гына тотылган. Әзер тимер юлда хезмәт итәргә тиешле оешмаларга да. торак һәм башка биналарны салучы төзүчеләргә дә эш күп. Төзелеш материаллары әзерләргә алынган предприятиеләр дә көчсез. Тындада һаман йортлар салу комбинаты юк.
Шунысы кызык: эш һәртөрле оешмаларда муеннан дибез, әмма бу якларга ашыгучылар гына юк. Конференциягә 32 министрлык һәм ведомство вәкилләре килде, тик БАМ зонасында эшләүчеләре ун мәртәбә кимрәк. Бу якларда төрле файдалы казылмалар күплеге һәркемгә мәгълүм. Әйтик, кайбер урыннардагы руданың 40 процентлавы тимердән тора. Шуңа да карамастан, металлурглар юк монда. Тимере дә әйбәт, тик ераграк шул диләр.
Кыскасы, БАМ төбәге нефтьчеләрне дә. химикларны да, төзү материаллары бел гечләрен дә көтә. Асбест, апатит ятмалары... Шик тә юк. киләчәктә БАМ ягы илнең күп ихтыяҗларын үз җилкәсенә алачак.
Конференциядә ачыкланганча, бу җирнең байлыклары әле төгәл билгеләнеп те бетмәгән. Һәм хәзерге салмаклык белән кыймылдасак, бары тик 70 елдан (I) соң гына билгеле булачак.
Бу якны эзләштерү-өйрәнүдә бик кирәкле техника мәсьәләсен дә кайгыртасы бар. Аны гел чит илләрдән генә сатып алу — иң отышлы ысул түгел.
Бер җитешсезлек икенчесенә китереп тоташтыра. Эшкәртү комбинатларының төзелмәве, техниканың ярлылыгы чималны әрәм-шәрәм итүгә юл ача. Барысы бергә бу якка ашкынып килгән эш кешесенең күңелен рәнҗетә. Галимнәр исә БАМ төбәгенә, кимендә, тагын миллион эшче көч кирәк дип исәплиләр. Кайда, ничек яшәр ул халык? Тагын Тындадагы кебекме?
Менә бу сорауга җавап эзләгәндә бүгенге көн таләбе, үзгәртеп кору принциплары ин алга чыгарга тиеш. Инде беренче адымнар бу хакыйкатьне раслый да башлаган. Планнарга караганда. 2000 нче елга. 16.5 миллион квадрат метр торак файдалануга биреләчәк. Бу — һәр кешене 15 квадрат метрлы торак мәйдан белән тәэмин итү дигән сүз.
Иң четерекле мәсьәләләрнең берсе булып БАМ тирәлегендәге табигатьне саклау санала. Академик А. Аганбегян белән сөйләшкәннән соң миңа кайбер сораулар ачыкланды.
— Тирә-юньнең матурлыгын, саулыгын саклап калу өчен без табигать байлык ларыннан комплекслы файдаланырга тиешбез. Кулланыла торган техникабызның һәм технологиябезнең бик камил булуы кирәк. Хәзер без суны әйләнешкә бары тик сафлан дырып кына кертә торган проектлар расланачак дип өметләнеп торабыз. Ниһаять, күпчелек галимнәр һәм хуҗалык кешеләренең дә акыллылары уртак фикергә килде кебек: табигатьне саклауга тотыла торган чыгымнар, никадәр генә зур күләмдә булса да, үзен аклый ул—
БАМ тирәлеген үзләштерүнең кайсы юнәлештән китәчәге уникенче бишьеллык азагына төгәлрәк күренә башлаячак. Ә аның бөтен хәлен тулысынча күз алдына китерү кыен, чөнки Себер байлыкларын үзләштерү шактый вакытка сузылачак. Монда җир асты казылмалары да, урманы-үсемлекләре дә яңабаштан өйрәнүне сорый.
Шулай да БАМның иң зур байлыгы — кешеләр. Бу якларда йөргән көннәремдә миңа еш кына Роберт Зарипов очрап торды. Үзе — Казаннан. БАМ тозелеше башлануга ук монда килгән. Ул — магистральдәге сәүдә эшләре өчен җаваплы кеше. Беренче көннәрдә аңа хәтта вагонда да урын табылмаган, кабинетында кунып төнеп яшәгән.
— Иртән кешеләр йоклап яткан җиремә килеп кермәсеннәр дип куркынып уяна идем — Ул читенлекләр турында да шаяртып сөйли белә.— Көнем тимер юл буенда үтә. Бамчыларга вагон-вагон товар юллыйм. Күп алдык әйберләрне. Кирәк бит: бала чүпрәгеннән алып җиңел машиналарга кадәр артыннан йөрергә туры килде.
Планга кертелмәгән. Уйлап та карамаганнар Кызык фикер йөрткәннәр: янәсе юл салырга егетләр генә җыелыр, аларга гаиләгә кирәкле нәрсәләрнең хаҗәте юк. Чын барлыИта исә, егетләр юлда ук өйләнешә башладылар. Бары да кирәк булып чыкты.
Роберт, кешеләргә ни кирәген тәгаенләр өчен аркасына биштәр асып, төзүчеләр янына, тайга араларына кереп йөргән...
— Аһ. бөтен хезмәткәрләребез дә шундый булсачы! — дип Зариповны мактап туя алмый КПССның Тында шәһәр комитеты беренче секретаре Юрий Есаулков.— Казанда андыйлар тагын булса, җибәрегез, эш күп монда!
...Кече БАМ рельслары яныннан сузылган шоссе буйлап Алданга барабыз. Тимер юл Алданга ук җитмәгән әле. Ул өзеклек арасында йөк машиналары күп йөри Мондагы шоферлар да башка, бер берсенә ярдәмчел: бензинын да уртаклаша, тук талган җирдә «табынына» да чакыра. Геологлар халкына охшаш сыйфатлары бар аларның.
Монда күп нәрсәгә үрнәк итеп геологлар, аларның фидакарьлеге йөртелә Якутия геологларының үзәге Большая Хатыма авылында Без дә машинаны шул якка бордык. Олы юлдан әллә нн эчкә керәсе дә юк. Конторлары кечкенә агач өйгә урнашкан. Язуы да бар: «Востоккварцсамоцвет экспедициясе»
Экспедициянең җитәкчесе — Михаил Харин асылташларга тәмам гашыйк кеше икән. Ул монда сугыштан соң ук килеп төшкән. Җирле халык башта гаҗәпләнгән бер җәнлек тә атмый, кем булыр бу? диешкәннәр Хәзер экспедиция келәтендә бу якның бөтен байлыгын күз алдына китерерлек асылташлар тупланган. Киштәләренә күз салсаң, хәйран каласың: аметист, сердолик, лазурит, нефрит, яшма, турмалин, чароит.. Асылташлар дөньясы бу якның тагын бер горурлыгы.
Экспедициянең халык кулланышы товарлары әзерли торган участогында эш кай ный. Якутия асылташларыннан ясалган истәлекле бүләкләр бик тиз сатылып бетә. Чөнки ташларны шомартучы осталар. Геннадий Вещагин белән Николай Герасимов һәм ирле-хатынлы Балелиннар, участок начальнигы В Вильчик сүзләре белән әйткәндә, •асылташларны бик яраталар, аларны тоялар»
Ташларны кисү шомарту җайланмаларының рәсми булмаган баш конструкторы вазифаларын да слесарь Г. Вещагин үти. Ул алты станок авторы. Дөрес, монда чит илдән сатып алынган җайланмалар да бар. тик Вещагинныкылар әйбәтрәк. Аның бер агрегаты «Люкс» фирмасыннан алдырылган дүрт станокны алмаштыра. Кызганычка каршы, шул гаҗәеп зирәк слесарьга бер генә авторлык таныклыгы да бирелмәгән. Ник дисәң, остабыз үзе ясаган станокларның, сызымын тапшырмаган икән!..
Төпченә китсәң, асылташ дөньясы каһарманнарының да чишелеш таба алмый интеккән мәсьәләләре шактый.
Күп, бик күп әле монда четерекле мәсьәләләр Тик кешеләрнең җан аямый тырышып йөрүләрен күргәч, киләчәкнең якты, матур икәненә ышанасын.