Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ШАГЫЙРЬЛӘРЕ


ездә шагыйрьләр үзләренең сәләтләренә, фикер вә аңлатып бирү
рәвешләренә, заманнарына карап нинди дәрәҗә вә катлауларга
бүленәләр’’ Әле моның хакында ачык бер нәрсә әйтеп булмый Шаять
бер көн бездә дә әлеге бүленешләр мәйданга килер Тик шуны гына
әйтергә кирәк ки. әлегә кадәр бездә бар кадәр фикер вә зәвык әһленең шигырь
вә шагыйрьләрне аңлау дәрәҗәсен якынча өч төрле дәрәҗәгә бүлергә мөмкин.
Беренчеләре: шигырьне бик ят вә читен булган гарәби вә фарсы сүзләрене
күбрәк катнаштырып, мөмкин кадәр аңлашылмаслык рәвештә гарузга
муафыйкъ ритм вә рифмада назымнар төзү, мәгънә вә фикер җә бер тиенлек
әһәмияте булмаган сүз ясау дип аңлаталар Боларча шигырь чын шигырь
булса, аның теле нигә дә гавамга аңлашылмасын, бер төрлерәк муллалар да
аны белгечләр, сүзлекләр ярдәменнән башка укый алмасын Анда теләсә
кайсы халыкның лөгате катышсын, ул лөгатьне дөньядагы лөгать
китапларының берсеннән дә табып булмасын, болардан һичбер зарар юк.
бәлки файда гына, чөнки бер яктан бу шагыйрь булган затның бик күп лөгать
белгәнен, моның бәясе бик шәп булуын гына күрсәтә Икенче тарафтан аның
шигырьләрен һәр кешегә аңлашылып, кабул ителүдән саклый.
Бу фикер безнең муллалар арасында гына түгел, вакытында шәрык- ның
бөтен әдәбият даирәсендә хөкем сөргән фикердер Моңа юл ачылу
сәбәпләреннән берсе — заман вә мохитнең гыйлем вә фикер туңлыгында
булынуы вә иҗат чишмәләренең бик калын традиция бозлары астында
калуыдыр Әлбәттә, туңлык мәңге калмый, кайчан да булса бер фикер кояшы
чыга, ул элек вөҗданнарны үзенең җылысы белән җылытып җанландыра Бу
вөҗданнар, бу фикерләр хәрәкәткә килә, бозлар шартлап ярыла, күтәрелә. кай
гына тарафка карасаң, бер ватылу, җимерелү вә үзгәрү күренә Шулай итеп
мондай җимерелү-алмашыну көннәренең әдәбиятларында шундый үлгән
җаннарның терелүеннән, туңган вөҗданнарның эрүеннән хасил булган
болганчык бер фикер ташкыны, фикер бәхәсләре күренә Монда инде укучы
халык сүзенә хөрмәтне бөтенләй бер якка ташлап, шигырьдә нинди булса да
бер фикер, бер тавыш эзли. Аның бик гамәли, бик түбән булуын, үз тирәсендә
генә әйләнүен, көнлек вакыйгалар илә бәйләнеп ятуын тели
- Әмма оста соң безнең фәлән әфәнде шигырь язарга, биргән теге ишан-
нарның кирәген. - ди яшь фикерле шәкерт, һәм.— менә бу җире гарузга бик
килеп бетми икән.— диюче атасы хәзрәткә
— Кит аннан син ни беләсең соң. карт бюрократ'—диергә хәзер тора Мин
моны шигырьне аңлауда икенче караш яки икенче төр дип атыйсым килә Бу
төрдә шигырьдә игътибарга алынган нәрсә беренче дәрәҗәдә фикер, һәм дә
фикернең гали, тирән-фәлән булуыннан бигрәк, заманга, халыкка, мәсләккә
муафыйкъ булып-булмавыдыр
Җыелсалар да куп. хикмәт бар.
Киләчәк коннарга икмак бар
Җыелышларның бер хикмәте,
Шәкертләрнең алга китмәке
Бу караштагыларның зәвыгы югарыдагы сатырларның шигырь булуын һич
икеләнүсез кабул итә Чөнки ул сатырлар җыелышырга, иттифакка өндиләр
Иттифак исә бик яхшы нәрсә, хәтта милләтнең бөтен тәрәккыясе шуңа терәлеп
тора.
Өченче караштагылар шигырьне хәзерге Европадагычарак, ягъни аның
шанына муафыйграк бер олылыкта аңларга тырышучылар булып, алар аны
якынча безнең рух вә хыялыбызга тәэсир итәчәк, хиссиятебезне,
тәэсириятебезне кузгатачак һәрбер нәрсә» дип белдерәләр вә шушы даирәдә
тәмам илә хөр вә мөстәкыйль куялар Боларча шигырь вә шагыйрьләр синең-
минем фикердән, караштан югары торырга, дөньяның көнлек вагы-төяген- нән
өстен йөрергә тиеш.
Ул бүген туып иртәгә сулмасын. Безнең ише адәм исемле миллионнарча
җир корты җыентыгының колагы ишетмәсә ишетмәсен, яки ишетсә
Б
Ю аннан бернәрсә аңламасын, бер ләззәт алмасын Монда һич бер зарар юк
Чонки болар һәммәсе дини вә фани мәхлуклардыр
Шигырь мәңгелек өчен сөйләнергә тиеш Ул шундый күркәм бер сурәт
эчендә, шундый бөек, матур бер фикер калдырсын ки аны тирә-яктагы ярканат
күрмәсә күрмәсен, тик мәңгелекнең үзендә аны тыңлап ләззәт вә хис алучы бер-
ике дәрт вә зәвык иясе булсын, ул хаят диңгезенә җәүһәр чәчсен Аны алырга
һәрбер гади балыкчының, аучының буе җитмәсен, бу зарар түгел, кайдан булса
да. кайчан булса да. бер бик оста чумучы чыгар да аны чүпләп алыр
Шигырь турысында булган бу өч төрле фикернең өчесендә дә хакыйкатьтән
өлеш бар. Ләкин төрлесендә төрле дәрәҗәдә Беренче фикер шул көенчә соң
дәрәҗәдә беркатлы вә мәгънәсез
Шигырьдә сүз зиннәтләре бер дәрәҗәдә булырга тиеш, болар шигырь нең
тышына күркәмлек бирәләр Ләкин асыл рух булган фикер вә мәгънәгә зарар
килмәү шарты белән Буш фикер вә мәгънәне сүз сәнгате илә зиннәтләү кабыкка
ефәк вә атласлар киертү илә бер әйбердер Шигырьдә сүз сәнгате булса да.
максат ул түгел Аннан соң сүз сәнгатенең дә төрле дәрәҗәсе бар
Рифма-ритм исә һәрвакыт шигырьнең табигатеннән санала, ләкин асыл
шигырьлек өчен боларның булуы да шарт кылынмый башлады инде
Икенче фикер, ягъни шигырьдә бер фикер эзләү гаять табигый Нигездә
бәгъзеләр шигырьне уйлану, фикер итү дип игълан кылалар Фикерсез һәр нәрсә
җансыз, җансыз һәр нәрсә бар сурәтендә юклыктыр Матур әдәбият столярлык,
алтынчылык, буяучылык кеби башка сыйфатлардан үзенең фңкерлелек.
җанлылыгы илә аерыла Шигырьдә исә әдәбиятның башка төрләренә караган
вакытта да фикер ачык вә аңлаешлы булырга тиеш Ләкин фикер белән
фикернең аермасы бар
Шигырьдә фикер түбән, әһәмиятсез яки әдәпсез булмасын, тирән гали яки
нечкә вә күркәм булсын. Аннан соң ул фикерне әйтеп бирү рәвешендә дә хикмәт
бар.
Әгәр дә фикер фән вә фәлсәфәдәге кебек коры вә салкын мантыйк илә
бәян ителсә, бу шигырь булмый Шигырьдә фикерне җиткерү тасвир вә
'шгыштыру ярдәмендә һәм шагыйранә гыйбарә вә стиль илә булырга тиеш
Өченче фикердә дә раслык бар Шигырьне идеальный һәм болардан өстен
бер күркәмлек дип игълан итү аның гали шанына бик туры килә Ләкин, бу
игъланга кызыгып, рухыбызның иң тирән нокталарына игътибар итеп,
күңелебезнең иң нечкә кылларын хәрәкәткә китерә торган бәгъзе бер
нәрсәләрне шигырьлектән чыгарасы килми Бу фикер әһелләрендә шигырьне
үзләренә монополиягә алу хиресе бар болар •шигырьне аңлау өчен шагыйрь
булырга кирәк менә без һәммәбез кечкенә шагыйрьләрсбе« диләр Шигырьне
аңлау вә тәкъдир итү өчен азмы күпме зәвык һәм тәрбия фикрия вә мәдәния
булырга тиеш Ошбу шартка ия бер шәхеснең фикер вә карашында ялгышлык
булу мөмкин Булса да меңнәрчә йөз мең нәрчә шундый шәхесләрдән бетен бер
җәмәгатьнең ялгышлыкка төшүен бер дә дөрес күрми Шагыйрьләргә генә
аңлашыла торган шигырьләрш язуда инсаният өчен бер дә файда булмаган
кеби. алар хакында кәгазь әрәм итү генәдер
Шигырь инсан өчен язылса, аның үлчәве дә инсаниятныкы булырга тиеш
Шигырь тугърысындагы әүвәлге фикер шигырьне үзенә күрә бер сәнгать итеп
тану һәм аны үзеннән тыш бер максатка хезмәт итдеке өчен түгел, бәлки
нәфесендә булган хосусиятләргә карап тәкъдир итә Шуның өчен шигырь
сөйләүне бер сәнгать, бер кәсеп кабул кылып шуның артыннан йөрүчеләр була
Мондый шагыйрьләр падишаһлар түрәләр вә байлар кана ты астында яклау
таба Яки халыкның, мохитнең табигатендә, гадәтендә сүз уйнатуларга сүз
ярышларына булган кызыксыну вә игътибар аларның тишелеп үсүенә ярдәм итә
Бу ике галәм Бездә өйрәнчек вә исемле мөмтазрак катлавыбыз өчен дә мондый
шигырьләр язу свнгате мәйдан алмады Моның илә мәшгуль булучылар булса
алар да бик аз микъдарда тик анда монда гына булгандыр Шуның илә бергә
томанлырак кына булса да. ШИ1 ырь- не шулай дип аңлау хакыйкатән бездә бар
ишәйде ихтимал ки әле дә бардыр әле.
Шигырьне безнең фикер ияләре теләсә ничек аңласын бездә шигырь
исемендә мәйданга килгән әсәр эчендә иң күп урынны соңгы төргә карый торган
шигырь аладыр ЯГЪНИ бездә шигырь атлы нәрсә нинди булса да
бер фикергә, әйтергә яраса, бер мәсләккә хезмәт итәдер Бу шигырь тугры -
сында. әлбәттә, бик ерак китеп булмый Тик XIX гасырның соңгы яртысында гы
шигырь исемендә булган нәрсәләргә карасак, болар һәммәсе нинди булса да
бер фикер өчен, үзенә күрә бер мәсләк өчен языла. Дөрес, ул чагында әле
миллият’ исламият «җир һәм ирек* кеби гомуми вә галирәк булган төшенчәләр
юк Андагы фикерләр бик вак. әһәмиятсез булуы өстенә. аларны яклау яки
хурлау да күбесенчә шул фикернең нигез салучысы булган берәүне мактау яки
аның тарафдарларына шелтә вә гаепләү рәвешендә мәйданга чыга Соңра әллә
нинди җил илә бер вакыт безгә дә әлеге «ислам», «хөррият» мәдәният»,
«мәгариф кеби төшенчәләр килеп керә Шулар илә бергә әллә никадәр
шагыйрьләр чыгып, болар һәммәсе каләмнәрне шул җил уңаена хутка салалар.
Бераз вакыт үткәч, дулкын, җил бераз басылгач, тагы әллә нәрсәнең
тәхет тәэсирендә өченче төрдәгеләрнең көткәне парчаларда күренә башлый
Ләкин мәңгелек өчен сөйләнгән бу шигырьләрнең зур бер өлеше уңышсыз
иярүдән, күрә бер көчләп кушу вә дәгъвадан гыйбарәт булганлыктан, үле
туган бала кеби дөньяда бер эз калдырмыйча кабергә озатылалар Үле туган
баланы соңыннан, әлбәттә, фәкать анасы онытмый Ул да аны нинди булса
да бер күркәм сыйфаты өчен түгел, бәлки аны йөкләп йөрүе һәм тудыру
мәшәкатьләреннән, һәм дә ул үлмәсә. торса, аның аркасында ана булып,
рәхәт күрәчәген уйлап искә төшерә
Шуның кебек үле туган шигырьләрне дә. фәкать аларның шагыйрьләре
искә төшерү, һәм дә бу искә төшерү ул шигырьләрдә булган бер хасият өчен
түгел, бәлки аларны уйлап-уйлап тудыру мәшәкатен, һәм ул шигыре терек
булса, аның аркасында зур бер шагыйрь булып дөньяда рәхәт вә хөрмәт
күрәчәген уйлап була
Бездә байтак шагыйрьләр бар. туганда тере иделәр. Вакытында яшәде-
ләр, ләкин бу яшәү бик кыска булды Аларның үз гомерләренә дә җитмәде
Аларның бәгъзесе бөтен язганнары илә үлемгә хөкем булдылар Бәгъ-
эеләренең арада берәр кыйтгалары яки берәр мисраглары яшәүгә хаклы
булып исән калдылар. Ләкин бу бер кыйтга яки мисраг әлбәттә үзләренең
ияләрен үлемнән коткара алмадылар Ни өчен болар тиз беттеләр7 Чөнки
аларның тереклек сулары җир тормышының ниһаятьсез тирәнлегенә иңгән
куәтле вә сыгылмалы тамырлар аркылы түгел, бәлки әле генә явып киткән
яңгырның бер чеметем дымлыгыннан алына иде.
Бервакыт кояш күтәрелде, яңгырның дымы кипте Ул арада әле генә
монда үзенең тамырсызлыгына карамыйча үреп вә хәтта яфрак ярып ята
торган агач та бөрешергә, кибәргә башлады Хәят бетте Вакытында ул
шигырь исеме күтәрә иде. хәзер аны бик күтәреп мактап сөйләгәндә дә
назым гына диләр
Бездә байтак шагыйрьләр бар. алар үзләренең гомум әсәрләр яки күб-
рәк әсәрләре илә яшиләр һәм мондан соң да яшәячәкләренә күңел ышана,
чөнки аларда тегеләрне үлемгә хөкем иткән хәлләр күренми Бу шагыйрь-
ләрне әлбәттә әлегә бөтенләй санап чыгып булмый, шулай да әһле фикер
вә зәвыктан бу шагыйрьләр кемнәр» дип сораса, боларның күбрәге иң элек
ошбу өч исемне әйтәчәкләренә күңел ышана: Габдулла Тукаев. Дәрдмәнд.
Сәгыйть Рәмиев Һәм боларны ошбу, без язган тәртип белән әйтерләр төсле
тоела...
(«Вакыт». 1913. 24—26 июль саннарында
Мәкаләнең баш елеше генә тәкъдим ителә)