Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХТАН БЕР СӘХИФӘ


Быел мин Әзһәр Мөхәммәдиевиең «Борынгы хәзер һәм болгар-татар акчалары» дигән китабын
укыдым. Ул. нумизматика фәненә таянып, VIII—XIV гасырларда Идел буенда акча әйләнеше һәм акча
сугу эшен өйрәнүгә багышлап язылган
Бу китап VIII—XIV гасырларда Идел буенда акча сугу үзәкләре, товар-акча мөнәсәбәтләре акча-
авырлык системалары турында кызыклы факт һәм версияләрдән гыйбарәт Ләкин беренче карашка
конкрет бер темага гына багышланган бу хезмәттә автор күп төрле тарихи, фәлсәфи, филологик
проблемаларга да үз фикерен әйтә Борынгы акча системасын өйрәнеп, галим шул чор төрки
дәүләтенең экономик, социаль һәм культура үсеше турында мөһим фактлар бирә Акча сугу эше
дәүләтнең эчке һәм тышкы политикасы белән нык бәйле булганлыктан, автор Хәзәр каганлыгы. Болгар
дәүләте. Кыпчак олысы башында торган күпсанлы тарихи шәхесләрнең алып барган политикасына.
апарның аерымлы сыйфатларына кагылырга тиеш була
Хезмәттә хәэәр һәм болгар шәһәрләре, имәикискә культурасы хакында бай материал бар Алтын
Урда дәүләтенең башка атамалары, аларның этимологиясе турында да кызыклы гына язылган Үз
фикерен раслау өчен, галим кайбер тарихи чыганакларга, борынгы сәяхәтче яки тарихчылар калдырган
истәлекләргә таяна Шулай да. тарихи әдәбияттагы бәхәсле мәсьәләләр яки яңа ачышлар турында
әйткәндә автор «кайбер тарихчылар, галимнәр» дип. гомуми сүзләр белән генә чикләнмичә укучыны
кызыксындырган сорау буенча каян өстәмә мәгълүмат алырга икәнен дә күрсәтсә, яхшы булыр иде
Ә Мохәммәдиев бу хезмәтендә «татар» сүзенең килеп чыгышын кытай, монгол тарихи
чыганакларына таянып аңлата һәм «татар» дип барлык монголларны атаганнар «татар» сүзе аларның
кушаматы булган дигән фикергә кушыла. Ләкин ничек «татар» этнонимы төрки халык болгарларга
«ябышып» калган, бу турыда автор үз версиясен әйтми Ә. Мөхоммәдиеә хәбәр иткән фактлар никадәр
дәреслеккә туры киле, тагын нинди гипотеза, версияләр бар. бу турыда башка галимнәрнең фикерләре
нинди, шулерны ишетәсе килә, чөнки татар халкы өчен бу әһәмиятле сорау һәм аны тәгаен ачыкларга
Ә. Мөхәммәдиевиең яңа чыккан китабы — зур эзленү, күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе Бай фактик
материал белән бергә китапка борынгы акчалар төшерелгән таблицалар, археологик экспедиция, казу
эшләре вакытын чагылдырган фоторәсемнәр урнаштырылган, алар барысы да чал тарих түрендә
калган борынгы бабаларыбызның тормышын ачыграк күзалларга ярдәм итә
Китапның уңай яклары белән бергә, шуны да әйтәсе килә кайчак автор фикер ээлеклелеген
югалтып җибәрә. Мәсәлән кереш елешеидә автор Алтын Урданың бетен Идел буена җәелгән булуын
ялгыш фикер дип әйтә һәм Алтын Урда һәрвакыт күчме Урда булган ди. ә бишенче бүлектә исә
«гомумән Идел буен үз эченә алган» бу дәүләтне «күчеп йөргән хан станы дип кенә күз алдына китерү
дерес түгел» — дип дәлилли Гомумән, тарихи экскурсларның герле бүлекләрдә кабатланып килүе
укучыны ялыктыра
Кыскасы, бу хезмәттә борышы хәзер һәм болгар-татар акчалары турында һәм акча системасының
халык тарихына беиле булуыннан чыгып ясалган нәтиҗәләр бик мөһим Ә кайбер аерым тарихи
этнографик проблемалар авторның үэ лоэицивсеннән генә чыгып аңлатылган дигән уи кала һәм аларга
карата башка галимнәрнең дә фикер парен ишетәсе килә Укучы төрки халыклар тормышы, тарихы
турында шушындый яңа фәнни һә« әдәби хезмәтләр кете

Әлфинә Сибгатуллина

Өлкән язучы Гөлсем Мөхәммәдованың «Сикәлтәле туры юл» исемле повесте бик күп укучыларның
көтеп алган әсәре булды.
Повестьта Галимҗан Ибраһимовның Уфада Галия мәдрәсәсендә укуын ташлаган көненнән алып,
1917 елгы Февраль революциясе чорына кадәрге тормышы, революцион һәм әдәби эшчәнлеге
яктыртылган.
Әсәрне документаль нигездә тасвирлап язу — чын мәгънәсендә уңышлы башкарылган Язучы
повестьның беренче ■Саубуллашу» исемендәге бүлегеннән үк укучыны үзе белән ияртә һәм әсәрнең
алдагы эчтәлеге белән кызыксыну артканнан-арта бара Авторның шул чор кешесе буларак, ул елларны
бик яхшы белүе, аның өстенә Галимҗан Ибраһимовның характерын, шәхси якларын һәм язылган
әсәрләрен җентекләп өйрәнгәнлеге сизелеп тора.
Автор татар теленең мөмкинлекләреннән оста файдаланган, әсәр җиңел укыла, һәр бүлектә шул
чорның рухын сиземләп, вакыйгаларны күңелдән кичерәсең. Повестьта гарәп, фарсы сүзләре бик
сирәк, кирәкле урында гына кулланыла. Шуңадыр, алар укучыны ялыктырмый Кыскасы, өлкән язучы
Гөлсем Мөхәммәдовага бу документаль повесте өчен зур рәхмәт
Сәпах ШӘРИПОВ
Азнакай районы, Чалпы авылы.
«Казан утлары» журналының 1986 ел 11 санында Һади Атласов турында язылган мәкаләне укыгач,
шушы хезмәтне язучы галимнәргә үземнең зур ихтирамымны белдереп, рәхмәт сүзләре язарга булдым.
Совет властеның иң киеренке елларында мәгариф өлкәсендә үзенең хезмәте белән эз калдырган
Һади Атласов минем өчен бик якын. Мин аны зур ихтирам белән искә алам. Ул олы җанлы кеше иде.
Бу фикерне раслау өчен, халкыбызның батыр улы. гвардия полковнигы Бари Юсуповның миңа
язган хатыннан бер өзек китерәм «Гасимә апа! .Сез. минем туган апам Нурыл- банат белән Һади Атласов
мәктәбендә укыган кызлар, барыгыз да укытучы булып халыкка файда китердегез, алар тарихка керми
кала. Шул хакта киңәшеп эш итәргә иде ■ Бариның бу теләген, инде хәзер васыятен (ул вафат булды)
үтәү йөзеннән мин дә үземнең истәлекләрем белән уртаклашам
Укытучы булып китүемә беренче мәхәббәт орлыкларын салучылар Әлмәт авылында яшәүче Һади
ага Атласов һәм аның хатыны Хөсникамал апа булдылар
Хәтерем ялгышмаса, 1913-14 елларда безнең күрше йортта рус теле укытучысы Ко- чемасова
фамилияле бер апа яши иде Мин аның идәннәрен, керләрен юам, ул мине укырга өйрәтә. Бу инде миңа
эш хакы. Икенче көнне Сәрби абыстайга бер пүлән утын күтәреп барам да. анда без берничә кыз.
көйләп-кейләп. сабак өйрәнәбез. Мине бу хәлләрдән коткаручы Һади ага һәм аның хатыны булды.
Һади ага үзләре торган йорт ишегалдындагы кечкенә дүрт почмаклы йортта кызлар мәктәбе ача
Без Әлмәт авылы кызлары Хәдичә Сабитова. Мөхтәрәмә Фәридова. Нурыл- банат Юсупова һ 6 шунда
укыйбыз. Мәктәптә Һади ага тарих, география укытты. Хөсникамал апа безне укырга-язарга өйрәтте Уку
әсбаплары юк, китаплар юк. Һади абый кечкенә кара такталар китерде. Шул тактага акбур белән язып
укырга, язарга өйрәндек.
1917 елның җәе Әлмәттә Һади Атласов җитәкчелегендә Бөгелмә понтонындагы авылларда эшләү
өчен укытучылар курсы ачалар Курс ике айлык. Атласов мәктәбендә укыган кызлар. Бигәш. Нәдер.
Мактама кебек авыллардан да яшьләр җыела.
Безне Һади Атласов, Гыйрфан Балтанов, Хөсникамал Атласовалар укытты. Курс беткәч, балалар
укыту өчен, авылларга таралдык.
Мин 17 нче елда Мактама Башы исемле авылда, бер крестьян йортына авыл балаларын җыеп, үзем
белгән кадәр белем бирдем 1918 ел җәй Бөгелмәдә 2 айлык укытучыларның белемен күтәрү курсы
ачыла. Курска азмы-күпме укытучылык профессиясе белгән яшьләр җыела Аерым фәннәр, укыту
методлары турында безгә шул ук Атласов, Балтанов. К. Туйкә, А. Әсәдуллин, Виноградов иптәшләр
дәрес бирә Курс тәмамлангач, бөтен курсантларны җыеп, поезд белән Сембер шәһәренә — В И Ленин
торган, укыган йортны күрү, Идел ярлары. Жигули тауларын күрү өчен экскурсиягә җибәрделәр Дөнья
күрмәгән яшьләр өчен гадәттән тыш зур ачыш булды бу Бөгелмә мәгариф бүлегенең мәктәпләр
челтәрен җитәкләүче Гариф Рафиков безгә һәр күргән, күренгән әйберне
сөйләп аңлатыл барды Шатланып Бөгелмәгә кайттык Бөгелмәдә безне укыткан укытучылар
каршылады. Һади ага безнең эшебезгә уңышлар, мәктәпләрдә, халык арасында үзебезне ничек тотарга
к иңәшләр бирде.
Безгә белем биргән укытучыларыбызны хөрмәт белән искә алабыз Аларның күбесе һәлак булды
Соңгы елларда матбугат битләрендә менә шушы исемнәре югалып барган хөрмәтле
педагогларыбызны К Туйкә, Ф Туйкә, 3. Тәрҗемаиов иптәшләргә карага бии кыска гына язылган
мәкаләләр күренде
Һади Атласов турында язылган мәкалә күпләрне шатландырды Журнал кулдан- иулга күчеп йөрде
Башка шәһәрләрдә яшәүче, яшьлегендә Атласов биргән дәресләрне тыңлаган иптәшләрдән дә
журналны сорап хатлар килде. Мин «Казан утлары»н Мәс- кәүгә, Уфага. Ташкентка җибәрдем Зур галим,
ничә төрле тел белгән педагогның эзсез югалуы никадәр авыр булуын без — аның укучылары авыр
кичердек Хәзер мәкаләне уку безгә җиңеллек бирә
Гасимә МОСТ АФИН А-РӘФИКОВ А
Ленин ордены кавалеры. Татарстанның атказанган укытучысы
Казан шәһәре
Хөрмәтле иптәшләр!
«Казан утлары- журналын укып барам. Сезгә бер үтенечем бар иде Минем улым Рөстәм җиде телдә
укый-яза белә Әмма татар китапларына, мәсәлдәгечә «төлке виноградка караган шикелле- кызыгып
карый Төрле сәбәпләр аркасында аңа туган телебезне өйрәнү мөмкин булмады Казаннан ике ел элек үк
татарча-русча сүзлек сорап язган идек Жавап килмәде Сезгә зур үтенечебез бар искергән, теткәләнеп
беткән булса да. бер сүзлек табып җибәрә алмассызмы?
Роза ГӘЛЛӘМОВА
Уфа шәһәре
РЕДАКЦИЯДӘН: Татарстан китап нәшриятында быел «Татарча-русча сүзлек- дөнья күрәчәк
Сүзлеккә түбәндәге адрес белән заказ бирергә мөмкин
420057, ТАССР, г Казань, ул Октябрьская, 18
Магазин «Книга — почтой-
АВТОРЛАРЫ В Ы 3 ИГЪТИБАРЫНА
Редакциягә бары тик машинкада басылган кулъязмаларның беренче нөсхәләре генә кабул
ителә. Әсәрләр 210 ■ 297 ми лы форматтагы ак кәгазьгә ике интсрмл калдырып басылырга тиеш. Бер
биттә ип күбе — 80 юл була. Кәгазь битендә сул дан — 25 мм. өстән - 20 мм. уң яктан 10 мм. астан 25
мм чиста ара калдырыла.
Күләме ун биттән арткан кулъязмалар ике нөсхәдә җибәрелергә тиеш
Әдәбият һәм культура тарихына караган мәкаләләрдә чыганак исемнәренең, •лардан
өземтәләрнең төгәл булуы, һәртөрле атамалар, инициалларның татарча дорег язылышы зарур.
Барлык материалларның ахырында авторның тулы исем фамилиясе. гыйльми «•раж ■ • »ш
Урыны, гаилә хәле турында мәгълүматлар һәм почта индексы белән тулы адресы күрсәтелә.