Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬЛӘР ТИРӘСЕНДӘ’


өю Бәгъзеләр. әгәр бу булмаса планеталар вә аларның кисәкләре бер-берсенә ябышып тормас иде диләр Боларча күк җисемнәре арасында булган тарту көче үзе бер төр гыйшык вә мәхәббәттер Бу гакыл вә тәҗрибәгә нигезләнгән бер фикер булудан бигрәк, миф булырга ошый. Бер вакыт бит әле бу кояшлар, ай һәм җирләр арасында әллә нинди ирлек-хатынлык мөнәсәбәтләре булу да гөман кылына иде Бу да шуннан гына калган түгелме7 Жансыз җисемнәр һәм гакылсыз җанварлар арасында мәхәббәт булып-булмавын бер якка ташлап, инсан вә инсаният хакында гына сөйләек
Әгәр сөю хисе булмаса. мәнфәгать фикере генә инсанны бергә җыя алмас вә. җыйса да. бик тиз талаштырып аерыр иде Без инсан башка хайваннардан үзенең гакылы белән аерыла дибез Ләкин мәхәббәт, сөю дигән нәрсә булмаса. ул гакыллы инсан түгел, бәлки гакыллы хайван булыр, ягъни инсанда инсаният булмас, торганы нәфес омтылышы вә мәнфәгате өчен гейә тырышу булыр иде.
Без нәфес омтылышын да инсаниятнең үсеше вә камилләшүендә бик зур фактор (гамәл) итеп таныйбыз, сөю исә һәр җирдә аның куәт вә тәэсирен әхлак илә янәшәдә тотарга тырышучы шуңа капма-каршы икенче бер гамәл булып мәйданга килә. Без тарих инсанияттә гакыл куәте вә тәрәккыят илә бергә вә даимән аннан калышмый торган бер мәхәббәт вә әхлак идеясен күрәбез Бер тарафтан Архимедтан Эдиссонга вә икенче тарафтан Сократтан Толстойга кадәр сузылган бу ике сызык инсаният арбасының ике тәртәсе.
Кешелек дөньясының тугры эздән баруы өчен боларның һәр икесе бер тигез кирәктер. Әгәр тәртә сыңар гына булса, әлбәттә, арба бер якка чалшаер иде.
• Зыя Ярмәки һәм Сабиржан Мнлеконның шигырь китапларына күзатү
С
Мәхәббәт барлыкны матурлый, бизәкли, бу бөтен-тупас матдәвилеккә бер фәрештәви ямь бирә дөньяны шагыйранәләндерә (реальный тормышны идеализировать итә) Әлбәттә, ул бу усал вә чәнечкеле дөньяның бөтен чирен шигърият пәрдәсе илә өртен бетерә алмый, ләкин шулай да шуңа тырыша вә киләчәктә үзенең җир йөзендә хаким булып калачагына ышана »Җирдә мәхәббәт хөкем сөрәчәк'»
Дөрес, әле бу бер утопия Әле шайтаннар һәммәсе богауланырга иблис җәннәттән сөрелгән кебек, бу дөньядан сөрелергә вә шагыйрьнең иблис вә шайтаннардан да яман күрдеге -сары йөз» дә инсанны тәкъдире кеби уйнату куәтен югалтып, үзе балалар уенчыгы булып калырга тиеш Шул вакытта гына мәхәббәт булыр, пәйгамбәрләрнең, философларның идеаллары шул вакытта гына барлыкка чыгар
Шигырь! Бу нарса?
Махэббат тавышы түгелме?
«Әйтегезче, бер гүзалдан кай
шагыйрь рухланмаган9
Пушкиныңмы, Байроныцмы.
Лермонтовмы, кайсысы?»
Дөрес, шагыйрьләр гүзәллек гашыйкы Ләкин бу ниндәй гүзәллек’
Әлбәттә, бу шагыйрьнең табигатенә, дәрәҗә фикеренә, мохитына карап төрлечә булыр
Шагыйрь мосаувирIII Шуның өчен һәр шагыйрь иң элек бер сурәткә сокланучы Ул шагыйрь генә икән, аны һәрбер матурлык җәлеп итә Ул беразга һәммә матурлыкны сөеп, һәр гөл каршысында сайрап ала Шагыйрьләр өчен иң мул вә иң илаһи бер сөеләчәк нәрсә—ярдыр (хәтта шигырь телендә гүзәл үзе шул мәгънәдә йөри) Бик күп шагыйрьләр фәкать шуның белән генә яшиләр Хосусан, хөррият фикрия вә тәрәккыят гыйлмия мәйдан алмаган җирләрдә мәхәббәт шигырьләре үзенең иң югары дәрәҗәсенә ирешә вә иң куәтле сәләтләрне вә иң боек даһиларны үзенә әсир итәдер Без бу хәлне иске шәрык-ислам әдәбиятында бик ачык күрәбез
Рус мөхәррирләреннән профессор Овсянников-Куликовскийның әле бу көндә дә шигырьдә әһәмиятен югалтып бетермәгән гыйшыкның киләчәге хакында бер өйрәтүе игътибарга лаектыр
Ул әйтә Моннан соң гыйшыкның бу вакытка кадәр саклап килгән куәт вә тәэсире югала калганда шаять шөбһә ителмәс Хәзер хатыннарыбызда күренгән тәрәккый, ал арның хокук вә хезмәттә ирләр белән киткән саен тигезләнүләре, мәхәббәтнең хәзерге хәлен бик нык үзгәрешкә очратачактыр
Чөнки ирләрдә хатыннарга мәхәббәт хисен гыйшык дәрәҗәсенә иреш-терүче нәрсә хатыннарның җенси гүзәллек, ягымлылыкларын бик оста арттырулары вә хатынлык галәмәтләрен бөтен тышкы билгеләре тышкы бизәкләре илә саклап килүләредер Инде фикер вә хезмәт мәйданында ха-тыннар ирләр илә берләшкән саен арада гыйшык утын кабыздыручы җенси галәмәтләр, җенси бизәкләр дә бетәчәк Куликовскийның бу өйрәтүенә кара-ганда. гыйшыкны саклаучы нәрсә фәкать пәрдәдер Хатыннарны пәрдә артында курчак вә уенчык итеп бизәп асраган вакытта гына чын гыйшык мөмкин, янәсе
Чөнки алар пәрдәдән никадәр чыксалар, шул кадәр ирләшәләр. шул кадәр наз вә нәзәкатьләрен югалталар Шагыйрьләр мәхбубәләренең йөкләрен кояшка, кашларын яңа туган айга, күзләрен йолдызларга охшаталар »тәр дә кояш, ай вә йолдызлар һичбер вакыт батмасалар һәм болытлар астына кермәсәлар. хәзерге дәрәҗәдә күркәм вә кадерле булып күренмәсләр иде Чөнки мәхәббәтне җәлеп итүче нәрсә гүзәллек кенә түгел, бәлки наз дадыр Бу өйрәтүдән соң инде иске заманның назлы шәрыгында гыйшык уты белән янып-көеп үлүләрнең, бу замандагы сөюләрнең салкынлыгының мәгънәсе бәлки бераз аңлашылыр
Димәк ки. хәзер борынгы заманның ялкынлы гыйшкы сүнде Соң инде шагыйрьләр кемне вә ничек сөяргә кирәк’
Белу .мошкел кирәк кглнг спяргл.
Ү.1сц аусич <•<! ии<*ирл1ый сөяргә
Г Тукаев
III М<«'»»"ИГ '>|"т *'»учы 1уД>'Ж11И»
Вакытлы сөеп ни бар.
Мәңге сою мөмкин түгел.
Лермонтов
Элекке шагыйрьләр гыйшык уты белән коеп яналар иде. хәзерге ша-гыйрьләр сөяргә бернәрсә таба алмыйлар вә шуның өчен зар еглыйлар. чөнки сөю шагыйрь өчен тын алу кеби бер рухи ихтыяҗдыр. Ансыз аның эче поша, рухы кысыла, ул буыла.
Габдулла Тукаев үзенең вакытында бик сөеп җырлаган сөю шигырьләренең агач ат булуына ышанып, шуларга эче пошып үлде Вакытында азат мәхәббәтнең таңчысы булган бу кеше шул агач атларыннан соң бер нәрсә сөя алмады Чөнки ул Лермонтов илә берлектә:
Вакытлы сөеп ни бар.
Мәңге сою лө.мкин тугел,
— ди иде
Мондый шагыйрьләргә бик ярап бетмәсә дә, сөюнең икенче бер төрлесе бар Толстой бабай сөюе Толстой хакында ни диик9 Ирекле, азат мәхәббәтнең таңчысы, диикме9 Юк аның иреклелек, таңчылык илә һич мөнәсәбәте юк
Ул мәхәббәт диңгезе Һәм һичбер шауламый, дулкынланмый торган мәхәбәт диңгезе Ул сөя һәм йомшак, тыныч, садә, тойгы вә назсыз, шуның илә бергә нык бер сөю илә сөя.
Аның сөюе гаять киң ул бөтен инсаниятне, хәтта бөтен дөньяны сөя Аның сөюе өчен ямьлелек тә. наз да кирәкми
Ләкин шунысы кызганыч: әле инсаният һаман шундый тыныч вә аңлы сөю юлына керә алмый Аның иң зур бер өлеше фәкать үзен һәм үзенекен генә сөя, аның сөяргә яратылган шагыйрьләре дә шул ук гавам фикерен шагыйранә бер сурәттә «Үзеңне сөй. ярат үзеңне үзең».— диеп тәкрар итә
Сөю хакында булган бу сүзләрне Яшьлек дәртләре- исемле бер яңа шигырь мәҗмугасен укып-укып чыккач яздым Мәҗмуганың тышына
Куцелләр сүнсә, бизсә һәм өметтән
Ачы кайгы белән болганса, бетсә, Килер мәхзун куңелгә зур ходайдан Килеп болгар кызы алдыннан упкә,
— диеп язылган Мәҗмуганың эче дә фәкать шундый сөю җырлары илә тулы
Зыя Ярмәки әфәнденең нәзымга осталыгы юк түгел. Үлчәүлеләре укырлык Ләкин караш, фикер вә сүз тезмәсендә һичбер яңалык юк.
Кирәк нәзымында. кирәк фикерендә таза бер иҗат әсәре күренми Якынча алганда, һәр җирдә Тукаевның өслуб бәян ы илә ань(ң сөйләгән фикер вә хисләре әвәләнә Боларны укыганда, гадәттә. Тукаев шигырьләренең җитлекми туган баласын күрәсең. Менә сезгә бер-ике үрнәк:
Дөрес, син бит миңа елмаясың,
Уйнап-көлеп тора күзләрең.
Авызыңнан чыгып тавышларың Шатландыра кеби сүзләрең.
Тукаевның һәркайсыгыз да белә торган «Зиләйлүге» тәэсирендә язылган бу мжрагълар никадәр туң вә никадәр прозача чыккан Әмма шуның ахыры булган:
Син үзең дә чәчкә, былбылкаем.
Чәчкә берлән тулган зңанкаец
Йөзең нуры лсиңа көлеп тора.
Шатландыра мине, айкаем
мисрагълары хакыйкатән аһәңле вә аңлаешлыдыр һәм яхшы гына ориги-нальный бер иярүдер.
Зыя әфәнденең каләме зур җимешләр вәгьдә итмәсә дә. гомумән кара-ганда. анда ияреп язуга сәләт күренә, бәлки тырышса, шул юлда тәрәккый итә алыр
Мин Яшьлек дәртләре»нә. андагы сөюләргә зур әһәмият бирмим Ул яктан анда һичбер җитди нәрсә тапмыйм Шагыйрьнең шәхесе белән танышлыгым юк Шулай булса да аның эчендәге чын яшьлек дәртләренең
шигырьләрендә язылган дәртләр түгел бәлки шундый шигырьләр язу дәрте булуына яхшы фикердәмен
Менә сезгә кирәк булса тагын «Сабирҗан Мөлеков шигырьләре Мәҗ-муганың иң башында булган ошбу «Үгет«не укып карагыз
Телеңне тый, сузеңне үлчәп сөйлә.
Кирелянма. татта суз һич айтмам дия Ирек бирслң агар да син.
Ни абтмас ул сияксез гел
Кызиртыр йпзецне, калдырып зур оятка ул
Шагыйрь әфәнде сүзне үлчәп сөйләргә куша Моның өчен аңа. әлбәттә, беркем дә сүз әйтмәс дип беләм Ихтимал, шундый дустанә вә зур үгете өчен аңа рәхмәт әйтүчеләр дә булыр Дөрес шул. сүзне үлчәп сөйләргә кирок. Ләкин шуның белән бергә нәзымны үлчәп язарга да онытмаска тиеш
Гади кешеләрнең гади сүзләрендәге үлчәүсезлекне бәлки Сабирҗан әфәнде бер дәрәҗә гафу итәр, әмма аның һәм шигырь һәм назым булу дәгъ-васы илә язылган нәрсәләренең үлчәүсезлеген һичберәү гафу итмәс дип беләм Әллә, шагыйрь әфәнде, бу заманның шигыре гыйлме гаруз калып ларына сыймый дигән сүзләрне ишеткәнегез бармы ’ Ләкин хәбәрегез булсын, ул сүз шигырь хакында әйтелә, әмма сезнең язганнарыгызда шигърияттә булмаган, таушалып-тетелеп беткән Мәнди анасы да белә торган, гыйлем вә фикер кыйммәте күптән булмаган сүзләрнең монда бер кыйммәте булса, ул да аның назымында вә ритмында булачак Инде бу да булмагач. аның нәрсәсе кала'' Алар өчен нигә кәгазь, кара әрәм итәргә"’ Карагыз әле зинһар, халык көенә тәкълид итеп язган булган шушы нәрсәләренә күз салыгыз.
T.vapan л.> тагар,in аккан ай яшь
Някъ яшенле яңгыр тосле
Сыгылып, сыгылып аккан мшьлзрдян соң Инсан күңеле карар таба. тамам тынычлый
Бу җырның әүвәлге мисрагында 11 иҗек, икенчесендә 8, өченчесендә 9 вә дүртенчесендә 13 иҗек Безнең халык җырларының һәркайсы ритмлы булулары һәм бу җырның әүвәлге мисрагындагы кеби. (лай) һәм (ай) кеби тавышларның фәкать шул вәзен хөрмәте өчен генә әйтелүе неужели шагыйрьлек дәгъвасы кылган кешеләргә дә мәгьлүм булмаслык бер мөшкил Моны бит урам егетенең да зәвыгы сизә Сез. Сабир әфәнде бу иҗек саннарына игътибар итмәсәгез. бу җырыгызны бер көйгә салып җырлап карагыз Бик аз гына зәвыгыгыз булса, бәлки шунда сиаарсез
Шулай. Сабирҗан әфәнде, дөрес әйтәсез сүзне бик үлчәп сөйләргә кирәк Мин үзем инде шуңа «хосусан ул үлчәүле булса дигән сүзне кушасым килә
Мин сезнең телеңне тый» дигән сүзләрегезгә дә кушылам Әлбәттә инде үлчәп сөйли һәм үлчәп яза белмәгәндә. телНе тыярга кирәк
Сез. ихтимал, миңа Сез минем шигырьләрнең начар якларын күрсәт квнсез. әмма шигырь ничек булырга тиеш аның хакында бер юл күрсәтмәгәнсез. уңай бер сүз сөйләмәгәнсез диярсез Хакыгыз бар Ләкин гафу итегез, миндә бер д.» шагыйрьлек юк. тик бер-ике җыр беләм шу.Чарның арасыннан берсен монда язсам мәгънәсез булса да. бәлки сезнең кеби шагыйрь булырга теләгән кешеләргә кавым ягыннан бер үлчәү һәм үрнәк була алыр
Киллм юнсаң. олым юнгыл Оогыны (II иҗекле) Назым язсаң. белеп я емл чугынм (II иҗек)
Хәзергә сезгә әйтәчәк сүзем шул кадәр
Хуш сау булыгыз һәм башка иптәш мөхәррир вә шагыйрьләрегезгә миннән сәлам әйтегез
(■Вакыт» газетасы 1913 ел. 25 апрель)
I Гмвла- шигыр» үачмг »>|«ЫШМГЪ>