Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Җиргә якты күбрәк төшсен
Җәйгор канат җәйгән җәйнен иртәсенде. Кояш җиле белән кояш җилкәнендә Җирдәшләрем сәфәр чыга ерак юлга, йолдызларга оча алар — җиде елга...
Оча алар Җирнен җиде кыю улы.
Алда көтә серле Киек Казлар Юлы.
Киек Казлар йодызларнын тупланышы О. галәмнең ачылачак мен ачышы'
Әйләнәдер ул йолдызлар тирәсендә.
Шундый якты янганының эргәсендә Җәйгор нуры канат җәйгән көмеш нокта — Җиргә охшаш. Җиргә кардәш бер планета.
Туфрагында бездәгедәй гөл үсәдер.
Җылы яңгыр вәгъдә итеп җил исәдер Нәкъ бездәге кебек икмәк игәләрдер. Мәхәббәтне зурлап, хөрмәт итәләрдер.
Яшел җәйнең шундый җылы иртәсенде. Кояш җиле белән кояш җилкәнендә Җирдәшләрем җиле елга сәфәр чыга • Хәерле юл сезгә космик юлчыларга!»
...Ача галәм тәрәзәсен җиде егет
Бар тарафка тагын да киң. иркен итеп: Җиребезгә якты күбрәк төшсен өчен. Гөлләр генә җирдә күкрәп үссен өчен!
Дуска хат
ГОСМАН САДӘ < 1949) «Мвиг.Ибяг елы» -Җи >.•*.!<■ гачылар» исемле ши.-ыръ кигип.ъцъ чяг<ч>ы Каламда мши
Анонимка заман чире.
Сүзнең чүбе, чүбеге.
Колорадо коңгызыдай
Котырынып үрчеде.
...Хакыйкатьне күзгә карап.
Туры әйтер урында, Югарыза хат юллаган Берәү синең турында.
Имештер дә. бүре кебек. Нәфсең синен котырган. Күкрәгеңдә йөрәк түгел. Иблис кереп утырган
Кеше диеп аталырга Хаклы түгел син хәтта. Синен хакта ниләр генә Язылмаган ул хатта.
Ветеран
Бүлдерде дә купшы нотыкчыны.
Киң сәхнәгә атлап чыкты ул.
Әйтеп бирде чынын...
...һәм йөрәген
Кинәт учы белән тотты ул.
Кемдер берәү залдан пышылдады: «Карга күзен карга чукымый Эндәшмичә калсаң, нәрсә була — Нигә дөньян шунда чукынмый?!»
Шул пышылдау сүзе элмәк сыман Буып алды анын сулышын...
Күрмәде ул мондый хыянәтне Мен мәхшәрен күреп сугышның.
«Эндәшмичә калсан. нәрсә була?!» — Бу сүз килә кайсы заманнан?
(Күп чакларда, әйе. дәшми калу Зур егетлек булып саналган.)
Шуңа микән купшы нотыкчылар Күзгә карап төтен өрәләр...
Кире якны, күпләр күрсәләр дә.
Күрмәү ягын өстен күрәләр.
«Эндәшмичә калсаң, нәрсә була?!» — Битарафлар тарта җиң очын.
Ышык урын эзләп.
Читкә тартып
Бумакчылар дәвер сулышын...
Юк, эндәшми калу мөмкин түгел! Көн яктысы безгә борылган.
...һәм йөрәген тотып, ныклык белән Дәвам итте сүзен ветеран.
Өрде дә этләр тындылар Кышның җилле кичендә. Чың-чың итеп тәрәз чиртте Юлчы авыл читендә. Хуҗабикә. каушый-каушый. Ачты бикле ишекне. Юлчы ни дип эндәшкәнне Җилләр генә ишетте: «Китеп барам мин сугышка. Чыгар, зинһар, йоклатып?'- ...Юлчы төне узды назда. Тол хатынны юатып. Юлчы китте...
Гаип булды...
Дөньяга малай килде.
Кемдер берәү гайбәт итеп: «Җилдәндер, ай-һай!» — диде...
— Ышанма син ул гайбәткә. Гайбәт сөйләү — җил эше.— Дип юатты ана улын,— Син — сөюем җимеше! «Җилдән туган» малай үсте. Гел әтисен көтте ул... Мәхәббәткә һәйкәл салыр Шагыйрь булып китте ул...