Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТЕБЕЗ ШОҢКАРЫ


Дәрдмәнд... Әдәбиятыбызга, мәдәииятыбызга бәрәкәтле Оренбург җире бүләк иткән иң зур
шәхесләрдән ул
Фатих Карими сүзләре белән әйткәндә, «заман, урын, әхвәл үзгәрү сәбәбле үзләренең
әһәмиятләрен һич югалтмый торган классик шигырьләр, иҗат иткән За кир Садыйк улы Рәмиев —
Дәрдмәнд — 1859 елның 23 ноябрендә Эстәрледән кырык чакрым үрдәрәк ямьле Агыйдел буена
салынган татар авылы Җиргәндә сәүдәгәр Мөхәммәтсадыйк Габделкәрим улы гаиләсендә дөньяга
килгән. Булачак әдипнең бөтен гомере Оренбург, Орск һәм шул тирәдәге авыллар белән тыгыз
бәйләнгән Закирга 3 яшь тулганда, аларның гаиләсе Орск өязе Юлык авылына күчеп килә, күп тә
үтми. Рәмиевләр алтын казу кәсебенә керешәләр.
Башлангыч белемне үз гаиләсендә алган Дәрдмәнд соңрак агасы Шакир белән шул ук өязнең
Моллакай авылында мөдәррис Габдулла Сәед улы мәдрәсәсендә белем эсти. Гарәп, фарсы телләрен
өйрәнә, укымышлы әнисе тәэсирендә рус телен нән дә хосусый дәресләр ала.
Китап сөюче, белемнән тәм табучы Дәрдмәнд 1880 елда Истанбулга юнәлә, төрек телен һәм
әдәбиятын өйрәнә, әдипләр һәм шагыйрьләр белән аралаша. Нәти жәдә Дәрдмәнд үз заманы өчен
гаять зур эрудицияле шәхес булып формалаша Төркиядән кайткач, ул хуҗалык эшләре белән
шөгыльләнеп, җәйләрен Верхне уральск, Орск өязләренә сибелгән егермеләп алтын приискаларында
үткәрә, кыш ларын исә Оренбургта яши. Истанбулдан кайткач, ул иҗат эше белән дә шөгыль ләнә
башлый: төрекчәдән тәрҗемә итә, шигырьләр яза. Тора-бара агасы Шакир белән Дәрдмәнд арасында
үзенә күрә хезмәт бүленеше барлыкка килә: искиткеч нечкә тойгылы энесенең иҗатка тартылуын
хуп күргән агасы хуҗалык эшләренең төп авырлыгын үз өстенә ала, ә Дәрдмәнд күбрәк уку язу.
китапханә туплау белән мәшгуль була. 1902 елда алар татарча газета чыгарырга ниятлиләр, ләкин
властьлар рөхсәт бирми. Мондый мөмкинчелек Беренче рус революциясе елларында гына ачыла.
1906 елда алар Оренбургта «Вакыт* газетасын һәм 1908 елда революциягә кадәрге татар журналлары
арасында иң бай. иң абруйлы, шул ук вакытта иң каршылык лы идеяләрне пропагандалаучы
«Шура» журналын чыгара башлыйлар. Бу газета журналларда атаклы татар зыялылары, язучылар,
галимнәр Риза Фәхретдинен, Фатих Карими. Җамал Вәлиди, Шәриф Камал Һәм дистәләгән башка
күренекле шәхесләр актив языша.
Беренче рус революциясе елларыннан башлап Дәрдмәнд җәмәгать эшләренә дә актив катнашып
китә; Беренче Дәүләт думасына Оренбург губернасыннан әгъза булып сайлана, Оренбург шәһәр
идарәсендә берничә ел буе член булып тора, шәһәрдә ачылган җәмгыяте хәйриядә, рус мәктәпләрендә
укучыларга ярдәм җәмгыятендә, ачларга ярдәм итү һәм ятимнәр тәрбияләү комитетларында
председатель яки эш лекле, намуслы әгъза булып эшли, үз хисабына чит илләргә җибәреп, берничә
шәкерт укыта.
1907 елның 12 июнендә «Вакыт* газетасы редакциясенә язган хатыннан Дәрд манднсң бу эшкә
нинди зур әһәмият биргәнен ачык күрергә була «Ачлар өчен исемләнеп килгән акча ачлар
ихтыяҗына сарыф ителгәндә, яхшы булыр иде Бу хезмәтне Оренбург «җәмгыятемез* ничектер
матлубынча (тиешенчә) башкарып җитә алмады. Инде Казан тарафында, әгәр һаман да ихтыяҗ бар
булса, һәм Казан ач лар комитеты үз хезмәтендә яхшы дәвам кылмакта булса, идарәдәге акчаны
Казанга җибәрүне мәслихәт күрәбез.. Янә Самара һәм Уфа губерналарында ачыккан һәм бик
йончыган авыллар, идарәгә мәгълүм булса һәм шул тирәләрдә кулына акча тапшырганда
ышанычлылыгы һәм инабәтлелеге үзегезгә мәгълүм кешеләр булса, идарәдән туры шул кешеләргә
азлап акча җибәрү җаиз (тиешле) булса кирәк дип уйлыйбыз*, — днп яза шагыйрь
Бөек Октябрь революциясеннән соң да Дәрдмәнд. башка күп кенә сыйныфташ лары кебек, туган
илен ташлап китми.
Атам анам йорты өчен
Булса мең җаным фида; Туган-
үскән җирем өчен Соң тамчы
каным фида.
— дип җырлаган шагыйрь башкача булдыра да алмас иде. мөгаен «Коелган корыч кебек эслүбле.
тирән мәгънәле» әсәрләре белән күп гасырлы әдәбиятыбыз тарихында тирән эз калдырган Дәрдмәнд
1921 елның октябрь аенда, юлда суык тидереп. 62 яшен дә Орскида вафат була