ҮСЕШ ЮЛЫННАН
М. П. Виноградов,
КПССның Балык Бистәсе район комитетының беренче секретаре
ебәкнең тарихы анда көн күрүче кешеләрнең яшәү рәвешен, тормыш мәгънәсен һәм хыялларын чагылдыра. Районыбызның бай тарихи үткәне, кайнап торучы бүгенгесе һәм якты киләчәге бар.
Татарстан тарихын өйрәнүче галимнәрнең хезмәтләренә күз салсак, анда безнең яклар туранда да шактый мәгълүматлар күрербез. «Безнең эраның IV гасырында Зөя елгасының түбән агымы буендагы уңдырышлы үзәннәргә, Иделгә тоташып киткән җирләр белән Кама уйсулыкларына Имән Кискә культурасы кабиләләре урнаша. Алар яшәгән урыннарны казыганда, археологлар тимер сабан, урак һәм тегермән ташлары тапканнар. Һәрбер поселокта ашлык саклау өчен цилиндрик формада бик күп чокырлар булган» (Татарстан АССР тарихы. Казан, 1970). Халкыбызның ерак тарихы әнә шул кабиләләргә барып тоташа. Безнең районга терәлеп диярлек утырган Имән Кискә авылы да шуның шаһиты булып тора. Төбәкнең әһәмиятле стратегик урыны җирле экономиканың һәм культураның үсешенә уңай, йогынты ясаган. Моның шулай булганлыгын археология истәлекләре ачык раслый. Бездә борынгы шәһәр һәм авыл калдыклары, төрле тарихи вакыйгалар белән бәйле урыннар байтак. Болгар дәүләте составына кергән Кама буендагы бу җирләр башлыча ике крепость- кала: көньяк-көнбатышта Кашан (хәзерге Шуран һәм Сорочьи горы авыллары арасында урнашкан булган) һәм көнчыгышта Чаллы (хәзерге Тәбәрде Чаллысы авылы янындарак) шәһәрчеге йогынтысында булган. Соңгысының үзенчәлеге шунда — ул Болгар һәм Казан ханлыгы чорларын тоташтыручы шәһәрләрнең берсе. Анда тормыш XVI гасыр ахырларына кадәр дәвам иткән.
Район үзәге — Балык Бистәсенең үткәне дә ерак гасырларга барып тоташа. Монда яшәүчеләр бигрәк тә үзләренең ювелир әйберләре белән дан тоткан. Болгар морзалары һәм Казан аксөякләре соравы буенча осталар аеруча затлы беләзекләр, йөзек-алкалар, муенса-хәситәләр һәм башка бизәнү әйберләре эшләгәннәр. Ул әй берләрне ясау ысуллары Болгар сәнгатенә барып тоташа. Шушы әйберләрдә халык осталары үзләренең дөньяны күзаллауларын, матурлыкка, нәфислеккә омтылуларын да гәүдәләндергәннәр. Мондый зиннәтле бизәкчекләр ясау гадәте хәтта безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Бөек Октябрь революциясеннән соң да Балык Бистәсендә аерым һөнәрчеләр үз осталыклары белән танылдылар.
Моннан тыш балыкчылык һәм башка төр һөнәрчелек, әйтик, агачтан савыт- саба, чана көрәкләр ясау да шактый киң таралган булган. Балык Бистәсе кешеләренең затлы балык белән Казан ханнарын һәм соңрак Мәскәү патшаларын тәэмин нткәнлекләре дә тарихта билгеле нәрсә.
Әмма халыкның төп шөгыле игенчелек һәм терлекчелек булган. Бүгенге көндә дә ул шулай. Әмма бәхетле тормыш яулап алганчы, ирекле көннәргә җиткәнче әле бик күп тир һәм кан түгәсе дә булган. Менә шунлыктан бу төбәктә яшәүчеләр дә һәртөрле баш күтәрүләрдә, крестьян кузгалышларында һәм сугышларында актив катнашканнар. Шуларның иң күренеклесе һәм колачлысы — Пугачев хәрәкәте. Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, Пугачев полковниклары Бәхтияр Канкаев белән Мәсәгут Гомәров отрядларында хәзерге Балык Бистәсе районына кергән авыллардан да йөзләрчә кешеләр катнашкан. Тәбәрде Чаллысы авылы крестьяны Рах манкол Руслиев исә үзе ук полковник дәрәҗәсенә күтәрелә. Биредә шул еллардагы бер тарихи истәлекне китереп үтәсе килә. Бәхтияр Канкаев приказларының берсе
Т
ул. Кичүләрне саклау өчен бирелгән шушы боерыктан да безнең яктагы кешеләрнең бу хәрәкәттә ничек катнашуларын аңлау кыен түгел.
• Полковник Бәхтияр Канкай угылыннан бирелде приказ. Син, керәшен Герачим Сабай углына. Чистай кичүенә һәм кичү әһелләренең үзләренә. Әүвәл Кичек авылына, янә Тәбәрде Чаллысына, янә Бүкәш авылына, янә Чураш авылына, янә Казаклар авылына, янә Сатылган авылына, янә Мукшы авылына, янә Чаллы Башына һәр вакытта даимчелек илэн ун-унбиш кеше тотмак үзләренә. Кичүдә ошбу эш тап шырылды. Кичек авылының Мәнди Тукташ углына һәрвакытта яхшыдин һәм ямаидин хәбәр булса югарыда язылган Герачимга репортовать итмәге. Бу мәзкүр югарыдагы язылган сигез авыл җәмәгатьләрини поход сорап һичкем рән җртмәгәй. Ошбу мәзкүр кичү боердык. Атланганнары булса һәм кайтарырга һәм кон ялгәре айларны кеше сорап рәнҗетмәскә».
Патша властьлары баш күтәрүчеләрдән канлы үч ала. Әмма халыкның азат лыкка, якты тормышка омтылышын сүндерә алмый. Менә шунлыктан Балык Бистәсе кешеләре патшаның бәреп төшерелүе хәбәрен шатланып каршылый. Октябрь каза кышларын яклау өчен бөтен халык күтәрелә. Гражданнар сугышында, мәсәлән, һәр авылдан йөз-йөз илле кеше катнашуы билгеле.
1929 нчы елда районда күмәк хуҗалыклар төзү башлана.
Тыныч тормышны фашистлар Германиясенең вәхшиләрчә һөҗүм итүе өзә. Район 1ШН Бөек Ватан сугышы фронтларына барысы унбер меңнән артык кеше китә. Алар ның 335 е — хатын кызлар. Тик әйләнеп кайтырга нибары бнш меңенә генә насыйп була. Калганнары Ватан азатлыгы өчен көрәштә, немец-фашист илбасарлары белән аяусыз көрәшләрдә яу кырында ятып кала. Без батыр якташларыбыз белән горур ланабыз, аларны бүгенге яшьләргә үрнәк итеп куябыз. Район Ватаныбызга сигез Советлар Союзы Герое тәрбияләп бирде. Алар — Александр Максимович Меркушев. Климент Сергеевич Русаков, Александр Тимофеевич Сергеев. Игнатий Павлович Петухов, Миңнулла Сөнгат улы Гыйззәтуллин. Селиверст Васильевич Давыдов. Зәки Шәймәрдән улы Шәймәрдәнов һәм Михаил Иванович Рыжов. Югары Тимерлек авылында туып-үскән Бари Гани улы Шәвалиев фашист амбразурасын күкрәге белән каплаган Александр Матросов батырлыгын кабатлый.
Хәзер ел саен районның яшь механизаторлары язгы чәчү һәм урып җыю кон иәрендә Советлар Союзы Герое Зәки Шәймәрдәнов исемендәге мактаулы призны алу өчен ярышып эшли. Олкәннәр батырлыгы бүгенге яшьләргә рухи көч һәм дәрт бирә. аларны фидакарь хезмәткә чакыра
Сугыш елларын коточкыч афәт еллары итеп картлар әле бүген дә искә ала. Хәер, ил күргән кайгы хәсрәт онытылырлыкмыни?! Нинди генә авырлыкларга, мохтаж лыкларга түзәргә туры килмәгән. Шулай булуга да карамастан, авыл халкы, үз авызыннан өзеп, фронтны тәэмин иткән, фронтовиклар турында кайгырткан. Сугыш паларында да район авыл хуҗалыгы продуктлары хәзерләү планын тотрыклы үтәп бара. Ә кырларда хатын-кызлар һәм яшүсмерләр икәнен дә онытмыйк.
Фронтка башкача ярдәм итү ысуллары да табыла. Танклар һәм самолетлар төзү өчен район эшчәнноре туксан мең сум акча җыеп тапшыралар. Пионерлар һәм комсомолларның бу ашта башлап йөрүен әйтү аеруча күңелле. Котлы Бокош урта мәктәбе укучылары, мәсәлән. 6260 килограмм тимер томыр җыялар, танк төзү өчен мәктәп исеменнән 15 мең сум акча җыеп бирәләр
Болар — безнең үткәнебез, тарихыбыз..
Бүгенге көндә район нинди хәлдә, кешеләре- нинди уй ниятләр, нинди максатлар белән яши? Бүгенге тарихыбыз ничек языла?
Балык Бистәсе республика районнары арасында зурлыгы белән аерылып тор мый Мәйданы 2053 квадрат километр, халкы — 34 мең. Район аша олы су юлы Кама елгасы һәм республика башкаласы Казанны автомобиль төзүчеләр «шәһәре һәм Түбән Кама промышленность комплексы белән тоташтыручы зур автомагметраль үтә. Ләкин безнең төп горурлыгыбыз хезмәтләре белән тарихка яңа сәхифәләр шучы кешеләребез ферма һәм басу хеаматчәинарс игенчеләр, терлекчеләр
Районыбыз бөртекле һәм кузаклы культуралар игү. азык культуралары һам бәрәңге үстерү балан шөгыльләнә, ит һәм сөт җитештерә. Унбиш колхозыбыз һәм алты совхозыбыз бар Аларга 126898 гектар җир беркетелгән. Ләкин шунысын да әйтеп китү урынлы булыр, туфраклар нигездә көлсу туфрак, ачылыгы шактый югары 68 проценты диярлек шундый Шуның өстене күп җирләр чокырлар һәм ерганаклар белам бозылган. Болар барыгы да бездән туфракка карата сак булуны, җирләрне ашлауга һам сугаруга аур игътибар бирүне сорый Менә шунлыктан су геру эшкәртүләргә җиде миллион сумнан артык акча тотылды инде. Хәзер районда алты мең гектарга якын җирдә ясалма яңгыр яудырыла
Партия, сонет, авыл хуҗалыгы оешмалары кадрлар әзерләүгә һәм аларның
осталыгын күтәрүгә беренчел дәрәҗәдәге мәсьәлә итеп карыйлар. Республика югары уку йортларында һәм техникумнарында районнан 150 егет һәм кыз белем ала
Яшьләргә хезмәт тәрбиясе бирүне камилләштерә баруның беренче җимешләрен дә күрәбез. Үткән ел Корноухово урта мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары райондагы барлык яшьтәшләренә мөрәҗәгать белән чыктылар — аларны бөтен класслары белән туган авылларында калырга, туып-үскән газиз туфракта үз көч ләрен сынап карарга, авылларны ямьләндерү өчен яшь көчләрен кулланырга ча кырдылар. Бу башлангыч бик күп яшьләрдә кайнар яклау тапты. Быел, мәсәлән. 160 тан артык егет һәм кыз үз язмышын туган авылы белән бәйләде.
Шушы эшнең нәтиҗәсе буларак, кадрлар белән тәэмин ителеш те яхшыра бара. Әйтик. Тукай исемендәге, «Рассвет, колхозларында. «Шомбыт» совхозында механи заторларның 90 проценттан артыгы хәзер беренче һәм икенче класслы.
Район агропромышленность берләшмәсе советы, белгечләр хезмәтне оештыруның алдынгы ысулларын куллануга һәм хезмәткә түләүне камилләштерүгә зур әһәмият бирәләр. Быел, мәсәлән. 145 звено коллектив подряд ысулы белән эшли. Аларның күбесенең мактап сөйләрлек эшләре, матур хезмәт нәтиҗәләре бар.
Районда терлек азыгы заводы, консерв заводы эшләп килә. Ремонт-техника предприятиесе, «Агропромхимия«, сөт һәм ман комбинаты, урман хуҗалыгы, райтоп сбыт кебек оешмалар да бар. Аларның материаль техник базасын ныгыту, транспорт оешмаларын көчәйтү буенча шактый эшләр башкарылды. Бу эшнең нәтиҗәлелеге турында унберенче бишьеллыкта район ирешкән экономик күрсәткечләр ачык сөйли Ашлык җитештерү унынчы бишьеллык белән чагыштырганда — 16. сөт 13 процентка артты.
1986 елгы еш нәтиҗәләре буенча «Масловский» совхозы Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңеп чыкты һәм КПСС Үзәк Комитеты. СССР Министрлар Советы. ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнде.
Культура һәм мәгариф өлкәсендә дә яңарышлар байтак. Культура йортлары һәм клублар эшләп тора, районда 17 урта һәм 11 сигезьеллык мәктәп. 44 китапханә бар. Соңгы елларда гына тагын биш мәктәп, сигез культура йорты, алты балалар бакчасы төзелде.
Районда техник һөнәр училищесы һәм аның филиаллары эшли, яшьләргә авыл хуҗалыгы һөнәрләренең серләрен өйрәтә, ел саен 400 дән артык механизатор һәм 30 төзүче әзерләп чыгара. Күптән түгел биредә тегү, машина белән сыер саву осталыгына да өйрәтә башладылар. Училище Бөтенроссия социалистик ярышында җиңеп чыкты. РСФСР Министрлар Советы һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл Байрагына лаек булды.
Районда унбиш Ленин ордены кавалеры яши. Алар арасында «Масловский, совхозы директоры Галина Павловна Васильева. Черняховский исемендәге колхоз председателе Григорий Дмитриевич Хроленко. шул ук колхоз бригадиры, КПССның XXVII съезды делегаты Анна Сергеевна Сергеева, «Новая жизнь» колхозы механизаторы Леонид Егорович Егоров һәм башкалар бар.
«Гигант» колхозы тракторчысы. «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры. Татарстанның атказанган механизаторы Рәшит Гарәфетдинов исемен аеруча хөрмәт белән билгеләп үтәргә кирәк. Ул иң абруйлы, энергияле кешеләрнең берсе, район механизаторлары ярышында күп тапкырлар җиңүче булды, яшьләрнең тәҗрибәле һәм яраткан остазы.
Соңгы елларда терлекчелек өлкәсендә дә мактап телгә алырдай кадрлар үсеп чыкты. Мәсәлән, сыер савучылар — III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры Зәкия Гыймадиева, Анастасия Хәйруллина. Валентина Новикова, Ольга Галиуллина. Екатерина Шатова; терлекчеләр — Анна Слесарева. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Евгений Зайчиков. Аларның тырыш хезмәте район казанышлары елъязмасына яңа сәхифәләр булып языла.
Балык Бистәсе — күп кенә язучылар, шагыйрьләр һәм сәнгать осталарының туган төбәге. Без шагыйрьләр Миргазиз Укмаси. Зәйнәп Бәшйрова, Равил Файзуллин. Роберт Әхмәтҗанов. Кадыйр Сибгатуллин. прозаик һәм драматурглар Сәит Шәкүров. Вакыйф Нуруллин. Әхәт Гаффар, язучы-галим Мөхәммәт Гали, шагыйрь һәм педагог Фәрит Ибраһимов. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театр рәссамы Петр Баландин, РСФСРның атказанган. Татарстанның халык артисты. Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Равил Шәрә фиев. РСФСРның атказанган. Татарстанның халык артисткасы Рауза Хәйретди нова һәм Татарстанның атказанган артисты Хәлим Җәләлов исемнәрен атаганда зур горурлык хисе кичерәбез.
Районыбызның кыскача тарихына һәм бүгенгесенә күз салдык. Аны гади кешеләр яза Механизаторлар, терлекчеләр, укытучылар һәм сәнгать осталары...
Җиребезнең хуҗалары — безнең хезмәт сөюче якташларыбыз. Районыбызның киләчәге алар кулында.