Логотип Казан Утлары
Повесть

ҮРЛӘР АША


трибуна кебегрәк нәрсә күрен.» Анын янында тагар мәктәбе завучы Сә-лимгәрәен белән военком Маликов басып тора Менә алар китәсе халыкны барлый башлыйлар Исеме аталганнар, кайсысы киндер капчыгын, кан сысы фанер чемоданын күтәреп, сафка тезеләләр. Шау-шу, елау сык тау басылды, киеренке тынлык урнаша Тик кайбер хатыннар гына, яулыгы белән авызын каплаган килеш, сулкылдап куя
Зиреклебаштан бүген сугышка утыз белән утыз биш арасындагы унсигез ир китә Күбесе гомер буе җир сөреп, иген игеп, мал каран, кара эш белән дөнья көткән халык. Әйдә һәркайсының вактан вак нч-дүрт баласы, чәчәкле алъяпкыч кигән хатыны кала Китәсе ирләрнең байтагы сугышка хәтле авылдан чыкмаган, армия хезмәтен үтәмәгән, жирдән аерылмыйча яшәгән халык Күбесе киң күкрәкле, тыгыз тәнле, көрәктәй зур куллы, тәүлек буе туктамыйча эшли ала торган таза- сау кешеләр
Гарасат башланган көннәрдә сугыш безгә бер айлык ул, немец пролетарлары безгә каршы сугышмаячак, барысы да әсир төшеп бетәчәк дип. трибуналардан чыгып сөйләүчеләр хәзер бетте Июнь азакларында чыгып киткәннәрнең хатлары килгәнгә дә байтак вакытлар үтте Ул хатларда, тиздән кайтырбыг. дигән сүзләр юк иде Киресенчә, кайта алмасак, бәхил булыгыз, бала-чагаларны исән-сау үстерергә тырышыгыз дип яздылар Аннан тыш. клуб башына эленгән кара тәлинкәдән хәвефле хәбәрләр ишетелеп кенә тора
ТӘКИ ЗӘЛНУ.'1-'111Н Г/9Г.0 п<< нилник n iниң докгоры. Ри. и
мши
ең тугыз йөз кырык беренче елның август урталары Көньяк Урал. Бу якларда киртләчләнеп төшкән тау лар бетә һәм далалар башлана. Таулар белән далаларны тоташтырып аккан елгалар буенда татар, башкорт, рус, чуваш, украин, латыш авыл ларында ирләрне сугышка озату бара һәркемнен телендә мона хәтле ишетелмәгән ят сүз: гомуми мобилизация Зиреклебаш авылының кыйбла ягында урнаш кан рус һәм татар мәктәпләре арасындагы мәйдан төрле телдә сөйләшүче халык белән тулы Мәйдан ның урта бер жирендә чн каеннан әмәлләп куелган
Үткән герман сугышында өч елдан артык окопта аунаган, күп тапкырлар кул сугышында катнашып, шуларның берсендә немецларның кырлы штыгыннан ике иренен ярдырган Гобәйдулла Пәрәу фронтка китәсе һәр төркем ир-ат белән сөйләшми калмый. Беренчеләрне озаткан көнне үк кичен аның йортына милиция башлыгы килеп керде.
- Син, Гобәйдулла абзый, дошманның кул сугышына шәплеген халыкка гел сөйлисең икән. Мин, как начальник милиция, сиңа андый паникалы сүзләр таратуны заприщать итәм.
Аның сүзе бетүен дә көтмичә, Гобәй Пәрәу болай диде:
- Син, энем, миңа бәйләнмә! Күзең күрәдер, кара минем иреннәрне! Күрдеңме? Немец штыгыннан, кул сугышында алган яра ул минем. Монысы бер. Икенчедән, сугышка кеше бәлки кайтмаска китәдер ул. Барганда ук сабан туена бармаганын белеп барсын. Бу сугыш бер айлык түгел ул, менә хәтерләрсең Гобәй Пәрәу әйткәнне диеп. Безнең егетләр ил сакларга, үлем белән алышырга китә. Белеп барсыннар сугышның каты булачагын, анда барып, немецның плин төшкәнен көтеп йөрмәсеннәр, ныклап торып сугышсыннар
Бүтән вакытта сүзне коры һәм кыска тотарга яратучы милиция башлыгы Гобәйдуллага сүзсез генә кулын бирде дә капкага юнәлде. Шуның белән аерылыштылар Шул сөйләшүдән соң Гобәй Пәрәу киткән һәрбер авылдашына сугышның каты булачагын тукыды, агач таяк тотып, мылтык уенын күрсәтте. Бераз төшереп алган ирләр аның сөйләгәнен. күрсәткән алымнарын кызык итеп кенә кабул иттеләр Сугыш афәтләре алардан ерак иде әле.
Сәгатьтән артык вакыт үтмәде, мәйданга җыелган халыкны барлап, тезеп чыктылар Китәселәргә мөрәҗәгать итеп берничә кеше чыгып сөйләде Инде сөйләүчеләр бетте дигәндә, чи каеннан әмәлләп куелган трибунадагы Сәлимгәрәевкә авылның иң шәп балта остасы, илле яшьләр тирәсендәге Басыйр Торна дәште.
— Карале, энем Сәлимгәрәев,— диде ул, кысылып алга үтә үтә.— Миңа да китәсе егетләргә бер-ике сүз әйтергә не бит, рөхсәт булса.
— Әйдә, әйдә, Басыйр абзый, рәхим ит! Күтәрел монда,— диде аңа Сәлимгәрәев.
Басыйр Торна өскә күтәрелде, анда басып торганнарның алдына үтте. Колаксыз бүреген салып, аның эчендәге үзбәк түбәтәен башына киде, халыкка карады Мәйдан да аңа төбәлгән килеш тынып калды.
Матур кеше иде Басыйр Торна. Матур булса да, мәдрәсәдә укыганда Торна исеме алып, шуны гомер буе йөртте. Артыннан үсеп килгән энеләре Жаббар белән Газиз дә Торна булдылар Басыйр малай чактан ук төрле кош-корт, мал-туар тавышына охшатып кычкырырга бик оста иде Шулар арасында иң яратканы торна тавышы булып, малай аны аеруча оста итеп башкарды Тик уку ягына гына әллә ни исе китмәде Бер кышны, сабагын әзерләп килмәгәне өчен, Фәхри хәлфә аны идәнгә сузып салып суктырды
Юньсез нәрсә! һәфтияк уку сиңа торна булып кычкыру түгел ул' Аңа баш кирәк, баш' Башсыз торна! - дип җикеренде
Шул көннән Басыйрны малайлар Башсыз Торна дип йөртә башладылар. Әмма тора-бара «башсыз» сүзе онытылды. Торнасы гына калды. Шул көенчә ул үсеп җитте, ир булды. Торна килеш илленең теге ягына чыкты.
Менә шул гомере буе балта белән эш иткән Басыйр Торна Сәлим- гәрәевтән сүз сорады Сөйләгәндә колаксыз бүреген киндер алъяпкычы астына бер тыкты, бер чыгарды. Китәсе кешеләр дә, каласылар да аның сүзен тын да алмыйча тыңладылар.
— Егетләр! — дип эндәште Басыйр авылдашларына — Сез бүген фронтка чыгып китәсез Сугышның нәрсә икәнен белми идегез моңарчы Мин елдан артык германга каршы сугышкан солдатмын. Минем сезгә әйтәсе бер сүзем бар: сез нимеснең Рур дигән өлкәсен тизрәк алырга 8
тырышыгыз Шунда инде аның тимер шахталары, чуен коя торган заводлары Шул Рур өлкәсен алсагыз, Басыйр абзый әйткәнне диярсез, сугыш тизрәк бетәр Шушы нәрсәне исегездән чыгармагыз, егетләр' Ул халыктан җиңдермәгез! Алар җиңсә, без беттек дигән сүз'
Көндезге берләр тирәсендә китүчеләр төялгән олаулар кузгалды Елау-сыктау, кычкыру, хушлашу-саубуллашу авазларына килеп кушыл- < ган көпчәк шыгырдаулары күңелләргә шом салды. Арбалар яныннан. = артта калмаска тырышып, елап шешенгән хатын-кыз. бала-чага йөгерә, а. Мөтәч Хәмитенең Бикәсе дә. корама юрганга төрелгән имчәк бала- 7 сын күкрәгенә кыскан килеш арба янәшәсеннән атлый, иренең чабаталы “ аякларын кочакламакчы була Хәмите исә аякларын читкә ала Бикәгә * калырга куша, нәрсәдер кычкыра Шау-шу аркасында хатыны исә аның = сүзләрен ишетми, йөгерүен белә Менә баланың юрганы чишелеп китә. 7 Бикәнең ботларына уралып, барырга комачаулый Ә хатын аны күрми. > аның күзләре ирендә, абына-сөртенә атлый да атлый
Менә дилбегә тотып утыручылар атларны ныграк куа башладылар - Ияргән халык кими төште, артта калды Тик Хәмитнең җиде-сигез ~ яшьлек улы Равил гына һаман йөгерә, калмаска тырыша. Әтисенең ж нәрсәдер әйтеп кул селтәгәнен дә, әнисенең арттан кычкырганын да 2 ишетми Янгын каланчасы яныннан сулга борылып, атлар кала юлына чыккач. Хәмит янәшәсендә утырган Папай Гинияте үксеп барган иптәшенең башыннан кепкасын алды да Равилга ыргытты
Тот. улым, атаңның кипкесен, төсе итеп киярсең!
Малай йөгергән җиреннән туктала биреп очкан кепканы тотмакчы булды Тик кепка юл тузанына килеп төште Ул аны күтәреп алганда арбалар инде. Хаҗи Карга йортын узып, кала юлы белән юырталар иде Малай китеп барган атлы арбаларга карап бераз басып торды да. юл читендәге канауга тәгәрәп, җан өзгеч тавыш белән еларга тотынды
2 •
Сәлимгәрәев олауларны авылдан ике чакрымда урнашкан Сыйраклы елгасына чаклы озата барды Күпер төбенә җиткәч, арбадан төште дә китүчеләр белән саубуллаша башлады Ирләр дә җавап итеп
Хуш. Сәлимгәрәев туган' Күрешмәсәк. бәхил бул' Туры килгәндә безнең семьяларга да күз-колак булгала инде, яме. дигәнрәк сүзләр әйткәләделәр
Пар атлар җигелгән унике арбаны күпер өстендә басып озатып калды укытучы Бу минутта аңа авыр иде Ирләрнең барысы да танышлар, балалары яңа гына мәктәпкә йөри башлаган халык Укы ган- кешегә Знреклебашта гомер-гомергә ихтирам белән карыйлар иде Ничәмә еллар инде Сәлимгәрәев монда балалар укыта, үзенең сабыр холкы, эшчәнлеге. ярдәмчеллеге белән абруй казанды, халыкның күңелен яулады Аны барысы да фамилиясе белән атап йөртәләр Хатынлыкка да ул читтән килгән укытучы украин кызын алды Сәлимгәрәевнен бу эшенә дә халыкның әллә ни исе китмәде Укыган кеше бит. үзе беләдер инде диделәр дә бетерделәр Хатынын да яраттылар Аның Клавдиясе ире кебек гади иде. чатнатып татарча сөйләшә, мәҗлес ләрдә сузып җырланган җырларга кушыла, тыпырдап <Әпнпә»гә бии. авыл халкы белән аралаша бел.»
Күпер өстендә бер ялгызы басып калды Сәлимгәрәев Киткән ирләрнең күбесе мәңгелеккә чыгып киттеләр Ә Сәлимгәрәев үзе кырык дүртенче елны Польшада, дошманның танк атакаларын кире какканда, Һәлак булачак Капитан дәрәҗәсендә Төз гәүдәле, көләч йөзле, өч орденлы дивизион командирын Висла ярында җирләячәкләр Ә хәзергә андый уй әле беркемнең дә башына килми
Дүртенче, бишенче арбаларда барган Калиновка чувашлары бер җырладылар, бер еладылар Николаевканы үткәч, арбаларга аркылы- горкылы ятып, тынычсыз йокыга чумдылар Алар артындагы олауда Банковка латышлары килә иде Болар зур гәүдәле, зур куллы, аз сүзле халык Латышларның эшчәнлеге бөтен районга билгеле. Иң эре бәрәңге аларда үсә. кара борчак та аларда гына була Сыерлары да иң күп сөт бирүче коба маллар Җәй җитте исә. алар төнен су буйларында учак яга. ялкын аша сикереп уйный. Лиго дип аталган яфрак бәйрәме үткәрәләр Калган арбаларда төрле авыллардан җыелган башкорт, рус. татар бара
Икенче арбадагы Мөтәч Хәмитен тынычландыра алмый байтак азапландылар Ул нык өзгәләнде, елады, ахыр чиктә Гыйнияткә елышты
Эх, белмисез эчнең ничек янганнарын! диде ул. күкрәгенә күрсәтеп Минем хатын балаларга катырак бит ул. Берүзе калды, хәзер нишли ала инде ул. Биш бала бит, биш бала! Әйтергә генә ансат Бер генә малай бит. калганнары кызлар. Аларны бит үстерәсе бар. кияүгә бирәсе. Зурысына ун тулды, төпчеге ай ярымлык Нишләр инде Бикәм, нишләпләр бетәр бу балалар белән Үзем бит мин юньләп йөгерә дә алмыйм, аю табан Сугышта анда гел йөгерергә ди бит. атакага барганда, пуля тимәсен өчен
Гыйният Папай аны тынычландырырга тырышты:
Ярар инде. Хәмит дус. тукта, кайгырма юкка Бергәрәк эләгергә тырышырбыз. Минем яндарак йөрерсең. Егет чакта мин бөтен Югары очны дер селкетеп тордым Сугышта да югалып калмабыз дип уйлыйм Нимес дигәннәре Югары оч егетләреннән дә елгыррак түгелдер. шәт. аңа да көч җитәр. Әмма бик каты булыр дип уйлыйм мин бу сугышны Бөтен мәмләкәтләрне җиңеп алды бит моңарчы бу Гитлер Радионы тыңласаң, әллә кайларга килеп ж,иткән бит алар хәзер...
Арбада тынлык урнашты һәркем уз уена батып, үз кайгысында йөзә башлады
Икенче көнне ирләр утырып килгән унике пар ат белән арбаны, товар вагоннарына төяп, сугыш барган якларга озаттылар. Ә Зирекле- баштан килгән халыкны каладан туксан чакрымда торган Краевкага озаттылар монда аларны. хәрби киемнәр киендереп, атарга, граната ыргытырга. кул сугышына өйрәтергә тиешләр иде.
3
Колхоз келәтләрендә ашлык тазарткан җиреннән өйләгә балаларын ашатырга кайткан Зөбәйдә янына, хәле тыны бетеп. Югары оч Мөнәвәрә килеп керде:
Әй илаһым. ярый әле өйдә икәнсең, ахирәт! Исән-саулар тора-сыңмы? дип. изүен чишеп җибәрде ул Бүген каладан Галиуллам телефоннан почтага шалтыраткан Теге Кара Куян Мәрзиясенең кызы Сәрвәргә туры килгән Без барыбыз да Краевкада ятабыз, хатыннарга барып әйт. безнең янга килсеннәр берүк дигән Монда җыйналган халыкның исәбе юк. ашау ягы начар дигән Күп итеп азык алып килергә кушкан Бүген иртәгә чыгып китәргә торабыз, әллә әйләнеп кайтабыз, әллә юк. хушлашып калырга ие дигән Шушы сүзләрдән соң Мөнәвәрә. бер кулын авызына куеп, яшь тә сыгып алды Әй. илаһым кәрим' Бар икән күрәселәребез, ахирәткәем' Берүк барып әйт, килми калмасыннар, дигән Вәт шул Әле сиңа килешлн Гомәр бабай Зифасына. Рәйханәга. Гали Мәфтухасына. Зәйнәпкә. Басыйр абзый хатынына, Асия сеңеленә. Ике су арасы Рәхми хатынына да сугылып чыктым. Кайсы өйдә, кайсы юк. елаш та сыкташ китте бөтен җирдә Өйдә югынып эшләгән җиренә бала-чагасы чыгып йөгерде Рәйхана инде миченә дә ягып җибәрде. Миңлебаемны бер күреп, туйганчы ашатыр өчен җир 10
читенә хәтле дә барам ди һәркемнен үз мәхәббәте үзендәдер инде. Өр яңа чабатага төп салам дип калды.
- Син сөйләгәндә мин шуны уйлап алдым әле әйдә, персидәтел Кави абзыйга барыйк та ат сорыйк Бирсә, шуны җигеп китәрбез Бирмәсә?
Кит. нишләп бирмәсен ди инде, бар да бит колхозный җимер- * теп эшләүче ирләре иде Шулар алып бара иде бит инде колхозны! = Анысы шулай, ахирәт! Зифа әйткәнне аны. туры Зөбәйдә апага Z барырга кирәк, бүтәннәргә аннан соң да әйтергә була дип Тыңлый 7 белмәдем шул сүзен Әйдә киттек алайса Кавига
Идарәгә барганда да һаман үзенекен сөйләде Мөнәвәрә. ♦
Әй бу Галиулланы! Утка да сала инде бу мине, суга да * Үткән җәйне ирең теге Әгер авылы Кызбану белән йөри дип килеп =: әйттеләр бит. әткәем! Шуны ишеткән кичтә күзен-башын вич тырнап > бетердем Галиулланың Юк ди бит. әй. күзгә карап алдый бу Шуфир = булгач, атна буе шул тырналган җирләрен солидолга майлап йөрде * бит. мескенкәем Үземә дә эләкте инде эләгүен. Андый чакта аны карап ' торасыңмыни инде Өстенә очып кунып торам, ул да алып очырып 2 тора. Ул алып очырганчы мин тырнап өлгерә торам Икебезгә дә эләкте 2 инде, әй! Ирләрнекен белеп бетерел буламыни, ант итеп туктады инде, шул Бернәрсә юк. син нәрсә ди Барыйк, ахирәт, барыйк яннарына, ат булмаса да барыйк Ичмасам, бер тамакларын туйдырып, аз булса да үзебез дә иркәләнеп кайтырбыз
И и. синең шул булыр инде
Ник. баргач баргач инде шул тиклем җиргә, ансыз кайтырга Янымда чакта да ирдән туйган көн юк иде әле
Ярар, әйдә Кави абзыйга кереп чыгыйк та. аннан соң мин Ясаклы урамына, әниләргә менәрмен, пешерешергә чакырырга
Идарәдә председатель Кави сүзне кыска тотты
Нинди Краевка ди. нинди бару ди ул тагын! Мондый уттай эш вакытында дистәләгән хатын кыз авылдан чыгып китсен, имеш Намус дигән нәрсәгез кайда сезнең, ә5 Икмәк кирәк дәүләткә, икмәк, чибәр кәйләр!
Эшләгәндә шәпләр ие. китеп баргач кирәкләре беттемени? дип ачу белән тотынды Мөнәвәрә Кара син аны ничек сөйләшмәкче була! Син мина. Кави абзый, күзеңне акайтып карама, курыкмыйм. беләсең килсә’ Нигә, аларны әллә кайтмаслар дип уйлыйсынмы? Кайтырлар. алла кушса' Шунда исенә төшермәсәкме. күзләренә ничек карар сын икән шунда! Чибәркәйләр, имеш, әйтерием инде Председательнең ат бнрмәслеген аңлап. Зөбәйдә ахирәтенең җиңеннән тотты Тегенең, кызып китеп, артыгын әйтеп ташлый торган гадәте бар иле Әйдә. Зөбәй дә ахирәт, киттек, бер җаен табарбыз әле Жәяүләп булса да теркелдәрбез Әйтерсең, без кунакка барырга сорыйбыз ул атны Ирләребез, бәлки, мәңге кайтмаска китеп баралардыр, ил сакларга, сине сакларга китеп баралардыр Ә син атыңны жәллисен
Сон, жәлләмим мин. Мөнәвәрә, жәлләмим Иген ташыйлар бит алар, аңла шуны
Башыңа капла атынны алай булгач Әйдә Зөбәйдә, киттек Мөнәвәрә әле урамга чыккач та байтак тынычлана алмый барды һаман председатель Кавины сүкте Бераз басыла төшкәч. Зөбәйдә ана әйтте:
Әй усал да инде син. Мөнәвәрә! Ул да бит урындагы кеше бигрәк каты бәреләсең, күңеле калыр дип тә уйламыйсың, ичмасам Калмагае тагын, сугышка бармый .тле. түзәр! Хәзер бе.» аның төп көче Миндә аның кайгысы түгел хәзер, ирем кайгысы Өч дүрт көннән харап булмас, кайткач артыгы белән кайтарырбыз, бездән калмас Калган юлны тын гына бардылар һәркайсы үзенекен уйлады Зөбәйдә үскән йортка килеп жнтәрәк кенә Мөнәнәрә телгә килде
— Әйдә, әтиең белән сөйләшеп карыйк әле. Гобәйдулла абзый ул. сиңа үги булса да, әйбәт кеше. Дөньяның әчесен-төчесен күп күргән* берәр киңәш бирмәсме
Гобәйдулла абзый хатыннарның сүзен, ясаган камытын читкә куеп, каратут төшкән яңагын сул кулы белән сыпыргалап, игътибар белән тыңлады. Аннан соң гына салмак итеп сөйләп китте:
— Я, еламагыз, балалар! Хәзер ул нужа белән михнәткә чыдагыз гына инде. Бу сугыш дигәне елда гына бетмәскә охшый. Гитлерны бит аны башта туктатырга кирәк, туктаткач кире борырга, кире боргач та озак куарга туры килер әле. Аннан соң гына сасы өнендә тончыктырырга кирәк. Ай-Һай. балалар, алда зур эшләр, күп каннар, бетмәс- төкәнмәс нужалар бар әле Герман сугышының башыннан ахырынача сугыштым, беләм мин ул каһәрнең нәрсә икәнен. Хөкүмәт башында утырганнарга да, мылтык тотып атакага йөргәннәргә дә ходай сабырлык вә куәт бирсен.— Гобәйдула абзый, урыныннан торып, алъяпкычын ук салып куйды.— Халык Краевкага ат белән йөрүдән соңгы алты- җиде ел эчендә генә туктады, калага тимер юл килгәч. Элек аның бездән йөри торган туры юлы да бар ие. Бездән чуваш Калиновкасы аша Курмайга чыгасың, аннан соң Яңгырчыга барып житәр-житмәс, Чуваш Үрен менгәч, уңга борыласың. Ике чакрым ара үткәч, латыш-ларның Баковкасы, аннары юл Карамалыга китә. Шунда инде юлның яртысын үттем дисәң дә була Карамалыдан соң Софиновка, аннан Чебенлегә. Вак-төяк авылларны санамаганда, Чебенледән соң Краевка. Барысы алтмыш ике чакрым андагы юл арасы.
— Юлы ничек соң. әйбәтме? — дип сорады Мөнәвәрә.
— Әйбәтме диеп, безнең якның юлларын беләсез инде, тау да таш. Бигрәк тә Карамалы үрләре авыр Ай-Һай, анда өзелгән камыт баулары, тәртә төпләре, атларның бөкрәйгән янбашлары. Аллага гына ышанып үтеп булмый инде ул үрләрне: солы ашаган елгыр маллар кирәк тә. нык тәгәрмәчле арба, дөнья нужасы күргән ир-егетләр кирәк...— Иң кирәген сорамый торам бит дигәндәй, карт алга талпынып куйды: — Сез әйтмисез дә, нинди ат жигәргә уйлыйсыз соң, килде-киттене жигә күрмәгез...
Председатель Кавиның ат бирми җибәрүен ишеткәч, Гобәйдулла абзыйның болай да каратут йөзе тагын да караңгыланды.
— И-и. балалар, атсыз эшегез җәяүгә кала бит инде болай булгач Жәяүлегә янчык та авыр дигәндәй, ике поттан артык күтәрә алмыйсыз инде. Анысы белән дә ул билегез ни күрә дә, ул аркагыз ни күрә. Аякларыгызны әйткән дә юк инде — чыдарсызмы икән?
— Ни булса да барырга кирәк безгә, Гобәйдулла абзый, бүтәнчә ярдәм итә алмасаң, берәр яхшы киңәш бир инде,— дип үтенде Мөнәвәрә
— Алайса менә ничек итегез: берәр җиңелрәк арба тартырга кирәк булыр сезгә. Әнә безнең Хәмитнең ясап куйган бәләкәй генә фурманы бар. әйдә шуны өстерәгез. Беренчедән — азыкны күбрәк алырсыз, икенчедән — бөтенегезнең йөге бергә булыр.
— Әти. нинди фурман ул? — дип сүз катты Зөбәйдә.—Теге чегән аты җигәм дип ясаган нәрсәме әллә?
— Шул инде, шул. Хыяллана бит инде Хәмит бәләкәй алмачуар бияне шуңа җигәм диеп Май аенда милиция, тиешле кәгазьләре булмагач. чегәннәрдән алып калган иде бит, хәзерге көнгәчә кая куярга белмиләр атны. Арбага җиксәң — ишәк кебек, атлансалар — аяклары җиргә тия Безнең колхозга биргәннәр Бездә дә шушы көнгә кадәр җигүче табылмады. Хәмит кенә җенләнеп йөри. Хәзер Мөхетдин Чәүкә янында тимерчелектә эшләштерә. Шул Чәүкә янында ясаган фурманны Кулы бик оста имансыз малайның Әйдәгез, барып карыйк әле, иртән тәгәрмәчләрен салидул белән майлап ята иде.
— Бирсә ярый да бит...
— Шулхәтле эшкә бирмәскә тагын...
Чыннан да Хәмит каршы килеп тормады, тик кире кайтканда ташлап китә күрмәгез дип кенә әйтте дә. арба астына бәләкәй дегет чиләге бәйләп, тимерчелеккә китеп барды Фурманы бик матур, жыйнак. кузгатырга жиңел итеп ясалган иде. Куллары чыннан да алтын икән бу үсмернең
Авыр юлга чыгарга тәвәккәлләгән алты хатын, таң беленү белән * кузгалырга килешеп, ирләренә азык хәзерләргә кереште Башкалар бара = алмады Бикәнең бишенче баладан котылганына ай да юк. Ике су 2 арасы Гаязның хатыны калага ашлык ташый шунда киткән Басыйр Я хатыны өч чакрымдагы сыер фермасында маллар карый икән. Зәйнәп > авырып ята Өтек Галинең Мәфтухасы нигә бармаганын әйтеп тә ♦ тормады
Шулай итеп, алты хатын төн буе пешеренеп төшеренеп юлга әзер- п ләнделәр. Кавидан курку башларыннан чыкмаса да. хәстәренә кереш- * кәч. уйлары каядыр китеп юк булды Башларын бүтән мәшәкать басып = алды Нәрсә пешерергә, күпме пешерергә, нәрсәгә төрергә, ничек итеп - алып китәргә Шул ук кичне авылның төрле урамында куркынган ** әтәч-тавык кыткылдавы ишетелде, йөзләре мич кызуында алсуланган ® хатын-кызларның тыз-быз йөгерүләре, жиңел аяклы малайларның йомыш 2 үтәп бер очтан икенче очка чабулары күзгә чалынды
4
Байгара тавы артыннан сызылып тан беленеп килгәндә Кара Гобәй йортыннан тимер тәгәрмәчле фурманга жигелгән алты хатын килеп чыкты Мөнәвәрә төпкә жигелгән. аның ике ягында Зөбәйдә белән Зифа, яннан Кара Гобәйнең унсигез яшьлек кызы Асия атлый Артта фурманга ябышкан килеш бәләкәй буйлы Учак Мннжамалы белән Рәйхана титаклый Фурман төрле зурлыктагы капчыклар, төенчекләр белән тулган Аның урта бер жиренә Учак Мннжамалынын унбер айлык улы Мөнир утыртылган Минжамал баланы үзе белән алуын хатыннарга, каенанам авыру, калдырырга кеше юк дип аңлатты Әмма тегеләр аны моны әйтмәгәч, тора бара төп сәбәбен дә ачты
Сәлахетдинем бик ярата иде шул бәләкәчне Бнгрәкләр дә күрәсе килгән иле шул баланың йөри башлаганын Атасы киткәнгә төп-төгәл бер атна дигәндә, китте дә барды бит сабыем Дөнья хәлен белеп булмый, күреп калсын баланын аяк басып тәпи йөргәнен Өстәвенә «эттә» дип тә әйтә әле ул минем йөрәккәем Яле. улым. «әттә» диген әле. сабыем
Югары очны үткәндә ишегалларыннан сыер сауган тавышлар ишетелә башлады Хәким Борычлар йортына килеп житәрәк. тегеләрнең капкасын нан чыгып килүче милиционер Антипов белән председатель Кавины күреп, хатыннарның котлары алынды Беренче уйлары «безне ирләребез янына жибәрмәс өчен көтеп торалар» иде Ни хикмәт арбалы хатыннарны күреп алгач, Кавиның караңгы йөзе яктырып китте Кул хәрәкәте белән Антиповны капка төбендә калдырды лә. юл уртасында туктап, аның ягына куркышын карап торган хатыннар янына килде
Сез. Чибәркәйләр, миңа ачу тотмагыз инде, дип башлады ул сүзен Ат бирергә бер дә жае юк бит Син. Мөнәвәрә, төпкә жнгел гәпсең икән, караштырып алып кайт инде барысын да Бер-берегезне юлда ташлап китә күрмәгез, өч көннән артык йөрмәскә тырышыгыз инде, яме? Рәйхана күрше, син юкка йөрисең түгелме соң. юл газабы гүр газабы диләр бит
Калмыйм. Миңлебаемны дип. Рәйхана елый ук башлады
Я. я. берүк елый кхрмә инде, барсаң бар, тик аякларың чыдармы днюем генә, дип Кави аны тынычландырырга ашыкты
Форсаттан файдаланып. Мөнәвәрә исә сүзне әлеге сәфәргә борды
— Ярар инде, Кави абзый, без кузгалыйк булмаса. Кичә минем катырак бәрелгәнгә үпкәли күрмә инде Ир диеп әйтүе генә җиңел бит, үзең беләсең Өч көндә әйләнеп кайтырга тырышып карарбыз, әгәр инде тагын берәр көн соңласак, син аны-моны уйлама инде.
— Ярар, алайса, кузгалыгыз, бик зур эшкә тотынгансыз. Юлыгыз уң булсын!
Хатыннар кузгалды. Аларны алда биек таулар, текә үрләр, күп михнәтләр көтә иде
Бу күренешкә аптырап, аларның Чуваш юлына күтәрелә башлауларын карап торган Антипов Кавидан сорап куйды:
— Кая бара алар?
— Краевкага, сугышка озатыласы ирләре янына..
5
Хатын-кызның бер арбага менеп утырса, үргә күтәрелгәндә дә төшми торган алама гадәте бар Шул сәбәпле юлга чыкканда ир-ат аларны үзе белән алмаска тырыша Алтысы алты җирдән арбага ябышкан хатыннар үргә менгән саен йөк тарткан атның хәлен ачыграк аңлый башладылар Арбаны арттан этеп килгән Рәйхана үрнең башына менеп җитеп килгәндә авыр сулап тавыш бирде:
— Нәзер итеп әйтәм. моннан соң гомеремдә дә үргә утырып мен-мәячәкмен, гел җәяүләп йөрермен
Аның сүзләренә хатыннар моңсу гына елмаешып, тау башында бераз хәл алырга тукталдылар Яулык астыннан чыккан чәчләрен төзәткәләп, кием-салымнарын рәткә китергәч, фурман тартып. Чуваш юлы белән алга атладылар. Көпчәкләр юл буйлап тәгәри, ә хатыннарның һәркайсы үз уенда, үз кайгысында йөзә. Нәфрәт кузгалган күңелләрендә әле гомердә күрмәгән Краевкада ятучы ирләре яки өйдә калган бала-чагалары күз алларына килеп баса Шул ук вакытта, туганнан алып, әлегә хәтле бер генә дә нужа күрмәгәннәр икән дигән шомлы уй йөрәкләренә тынгысызлык сала. Күңелләре тула, күзләренә яшь килә, әллә нинди утлар уйный башлый...
Тигез җирне үтеп. Поскын чокырына төшә башлагач, арбаны тыеп барырга туры килде. Чакрымнан артык түбән карап сузылган текә юлдан, тузан туздырып, фурман тәгәри, аны тыеп хатыннар йөгерә. Тик артта торып калган Рәйхана гына гарип уң аягын тизрәк атлатырга тырышып карый. Әмма тумыштан гарип аяк тыңламый. Поскын чокыры төбенә төшеп җиткәч кенә хатыннар Рәйхананың артта калганын күреп алдылар, тиргә батып, арба артында басып торган Миңҗамалга эндәштеләр:
— Рәйхана артта калды диеп ник кычкырмыйсың?
— Күрмәдем.
— Соң күрмәскә яныңда барган кешене.
— Аны карыйммы, баламнымы? Мөнирем төшеп кала диеп котларым очту, Рәйхана кайгысы түгел әле монда, йөгерә алмагач йөрмәсен кеше зрәтеннән, өендә ятсын.
Мөнәвәрә Миңҗамалны тиз туктатты:
— Син телеңне хәзер үк тый, яме! Тыя алмасаң, азактан үпкәләштән булмасын Гарип көенчә ирекледән йөримени ул, синең кебек үк. ир диеп җәфа чигәргә кузгалмаганмыни? Әле юньләп торып юлга чыгып җитмиенчә, кем кирәк, кем кирәкми турында сүз озайтмый торыйк, яме? Шул чакта гына сиңа яхшырак булыр, башкаларыбызга да... Бергәләп чыкканбыз икән, шулай барып җитик әле, аннан карарбыз кемнең кем икәнен.
Ахылдап, лап-лып атлап килеп җиткән Рәйхананы азрак хәл алып өлгергән хатыннар, кызгануларын сиздермәскә тырышып, якты йөз белән каршылады.
Син. ахирәт, алай бик артта калырга тырышма инде, яме Таудан төшкәндә җәһәт кенә Мөнир янына мен дә утыр Шулай итмәсәң. артта каласың, сине көтеп вакыт та үтә бирә
Сүзгә Гомәр бабайның әле яна гына кияүгә чыккан кызы Зифа да кушылды:
Бигрәк текә булды юлның бу төшә торган ягы Безнең әти * нең сөйләгәне бар ие бу Поскын чокыры турында Шушы урында = йөз еллар элегрәк кеше үтеп йөрмәслек кара урман булган дн * Юллар-фәләннәр бөтенләй булмаган ди Шушы чокыр эчендә Пугач дигән казак патша. Ырымбур янында Әби патша гаскәрләрен > нән җиңелгәч, качып яткан ди Шуннан соң тирә-яктагы башкорт ♦ лар бу урынны Боскын диеп. Пугач Поскан Чокыр диеп йөртә : башлаганнар Шул Пугач патша гел ярлы халыкны яклап сугы «; шып йөрегән ди Үләннәр яшәрә башлагач. Әүҗән якларына, туп * ясый торган завудлар ягына чыгып киткән ди. Шул вакытларда - безнең авылдан да бик күп ярлы ябага аңа ияреп киткән ди
Шулай сөйли-тыңлый хатыннар чуваш авылы Калиновкага “ килеп керделәр Авыл уртасында туплана башлаган сыер-сарык 1 көтүен ерып алга үтә башладылар Чиккән чып-чуар киндер 2 күлмәкле чуваш хатыннары моңа хәтле күзгә күренмәгән бу бик тә сәер олауны бик аптырашып каршы алдылар Алардан берсе түзмәде, сорады:
- Кая китеп парасыс. иелешләр?
- Краевкага. ирләребез янына
Бу сүзне ишетеп, чуваш хатыннары арбаны сырып алдылар, сорашырга тотындылар
Кайчан киткәннәр ие ирләрегес?
Минем Микалай анда түгелме, пелмисесме?
Чуваш хатыннары берсен-берсе бүлгәләп сорау биргәндә соңрак кил гән берсе, башкаларны ерып алга үтте дә. Зөбәйдәгә кулларын сузып, елап ук җибәрде
И и. пелеш, исәнме, исән-саулармы3
Зөбәйдә аның сузылган кулларын кысып җавап бирде Исән. исән, тик мин сине белеп бетермим бит әле? Ния иелмәскә, минем Трофимым синең ирең пелән пергә китте пит Синең аягыңда матур кунычлы итек иде пит Мин дә парам полай пулгач Краевкага
Мөнәвәрә белән Зөбәйдә бер берсенә карашып сүзсез генә аңлаштылар да арбаны кузгата башладылар
Син. белеш, безне гаеп итмә инде, үпкәләштән булмасын без сине көтә алмыйбыз Алган итләребез бозыла башлар, персндәтел дә вакытны бик кыска бирде
Юк. юк! Нишләп мине көтәргә Хәзер үк Аннага йөгерәм Икәү парапыс пес аның пелән. икәү Сес әйдә юлыгызда пулыгыз. аллагыс ярдәм итсен'
Калиновканы чыгу белән юл текә генә тауга үрмәләде Тауны да менделәр кара тиргә баткан хатыннар, түбәнгә дә төштеләр, бер-бер сенә сиздермәскә тырышып, мышык мышык елап та алдылар Тулы ботларын кыймылдаткалап әнкәсен суырган Мөниргә карап елмайгала дылар да Нәрсә уйлап, ни генә кичермәсеннәр, тарттылар арбаны хатыннар, эттеләр Аларның тырышлыгына аптыраган озын юл фурмаңның дүрт тәгәрмәче астында бер йөгерде, бер туктар туктамас барды Юл газабы гүр газабы диюләр дөрес икән Егерме белән утыз арасын дагы пешкән алма кебек алты матур хатын моның шулай икәнен кырык беренче елның август юлында белделәр Татар Курмаен үтеп, аның да тавын менделәр. Шангырчы авылын сулда калдырып, ун елга якын ташландык хәлдә яткан, үлән баскан иске юл белән Карамалыга таба борылдылар
Шушы тирәләрдә Уралның Урта Сырты тәбәнәкләнеп, казах дала-ларына таба вак вак таулар, калкулыклар тезмәсе сузылып китә. Әмма алар карап торырга гына бәләкәй, юл йөри башласаң, ай-һай. үзәккә үтәләр бу текә үрләргә үрмәләүче юллар. Хатыннар барган юл туларның берсе иде инде. Ул аларны, Зиреклебаштан алып чыгып. Олы Себер тимер юлында урнашкан Краевкага китерергә тиеш иде.
Фурман шул тауларга карап келтер-келтер тәгәрәвем белә. Алты хатында алтмыш төрле уй. Аларның очы-кырые юк. Миңҗамал белән Рәйханәда өчәр бала, Мөнәвәрә белән Зөбәйдәдә дә икешәр бәләкәч. Өстәвенә. Мөнәвәрә кулында ире Галиулланың авыру әнисе. Миңҗамал да — каенанасы Гайникәй карчык. Асия белән Зифада гына бала юк. Ирләре сугышка чыгып киткәндә алар икесе дә. төшмәгән килен булып, аталары йортында утырып калдылар.
Зифаның ире Габдрахман Акмалов. читтән килгән егет буларак, аларга йортка кергән иде. Гражданнар сугышы вакытында ятим калып, балалар йортында үскән иде ул. Өйләнешүләренә ай ярым тула дигәндә сугыш кузгалды. Гомәр бабай бик яратты киявен. Колаксыз бүреген җәен-кышын салмыйча, гомере буе ат күрмичә, үгез жигеп дөнья көтте ул. Өстәвенә, бер җитешсезлеге дә бар — ике аягы да тумыштан эчкә карап торалар иде. Шуңа күрә үз гомерендә аягына чабатадан башканы кия алмады. Балчык идәнле читән өй, бер сыер, ике-өч баш сарык белән кәҗә, авыру карчыгы, бердәнбер кызы — бөтен дәүләте шул иде картның. Балалары туа барды, үлә барды. Хатыны белән икесе кырыкка житкәндә генә шушы кызлары туды һәм исән калды. Үсеп җиткәнче ник бер авырсын, ник бер елап карасын. Гарип карт белән авыру карчык өчен Зифа дөньядагы бер шатлыкка әверелде. Колхоз чыккач, керергә бик күзе кызып йөрсә дә. кермәде Гомәр бабай. Илгә имгәк булмыйм, кеше хакы ашарга туры килмәгәе дип кермәде карт. Аннан соң инде бабайга кер дип әйтүче дә булмады. Кызлары Зифаның исеме җисеменә туры килде — чыннан да зифа буйлы, таза, чибәр булып үсте. Гомәр карт кызының чапкан покосларына сокланып бетә алмый иде. Кияүдән дә уңган кебек иде бабай, тик менә сугыш афәте чыгып кына харап итте дөньяны. Сугыш башланганга ике ай тулыр-тулмаста. яшь хатынын, гарип бабасын, авыру әбисен калдырып. Габдрахман яуга чыгып китте. Хәзер бабайның коръәне эчендә яңа йортлык бүрәнәгә кияве яздырып алган кәгазь белән Зифаның колхозга керү гаризасы гына калды. Йорт салырга дигән бүрәнәләр һаман да Мирдер урманында шаулап үсеп утыра...
Зифа шомырт тәртә башын тарта, кызларныкыдай зифа гәүдәсенә ачуы килеп бара Буйга узса, ичмасам, бер күңел юанычы калыр иде. дип уйлый ул. Тора-бара уйлары бутала, әйтерсең лә. туктаусыз тәгәрәгән арба күчәренә урала башлыйлар Ирен соңгы тапкыр күрәчәге Зифаның әле башына да килми, ул Краевкага ашыга, ярын сагынудан күңелләре тула, бүтәннәргә сиздермәскә тырышып, яшь хатын тозлы яшен йота...
Шомырт тәртә башының икенче очын тотып, яшь килен Асия атлый. Аның хәле дә Зифаныкы сыман Март аенда кыз ягында туй үткәрделәр. шуннан соң ире Мәҗит сугыш башланганчы кияүләп йөрде. Көзләр җитеп, маллар суйгач, килен кияү йортына төшәргә тиеш иде. Көмеш кыңгыраулы атларга утырып йөрисе урында, хәзер менә Асия үзе җигелеп Краевкага таба юырта. Ике тәртә арасына, төпкә җигелгән Зөбәйдә — апасы. Аларның ана бер, ата башка. Асия Кара Гобәйдән туган кыз. Авылда аннан башка да Гобәйләр җитәрлек: Көрпә Гобәй. Пәрәу Гобәй. Шалпык Гобәй...
Атасы гомере буе күршесе Миңлебай карт белән авыл халкына мич чыгарды Зур гәүдәле, киң күкрәкле, көрәктәй зур куллы Гобәй янында Миңлебай карт яшүсмер малай кебек кенә күренә' Шулай да 16
Гобәй. Миңлебайны зурлап, ихтирам итеп, ана берсүзсез буйсынып яшәде Ник дисәң, Миңлебай сирәк очрый торган миччеләрнең берсе иде Эш башлагач, аларның һәркайсы үзенчә тырышты Миңлебай карт кирпеч салды, ә Гобәй бу вакытта балчык изде, ком ташыды, кирпеч ватыкларын. ж.ыелган чүп-чарны чыгарыл түкте Ай-Һай. оста да мичче иде соң Миңлебай карт! Кемнең йорты нинди җирдә утыра, жил кайсы < яктан күбрәк исә. түбә кыегы текәме, моржа чыккан турыда зур агач- = лар бармы - бөтенесен исәпкә ала иде ул Өч мәхәлләле авылның барлык өйләрендә дә диярлек ул чыгарган мичләр яна. хуҗаларына г жылы бирә Эш хакын да кешесенә карап сорыйлар иде Ятим, күп ~ балалы хатыннардан хакны алган булып кына кыландылар Миңлебай ♦ карт һәрчак киң күңелле, кешегә игелекле, ярдәмчел булды Шулай да : картның ачу чыккан чакларын да хәтерли Гобәй
Бер елны авылның Түбән очында утырган яңа баеп килүче бер > адәмне кызык итте ул. Дүрт көн буе ике якка ике зур мич чыгардылар = Гобәй белән Анысы ярар, тик авыр эшкә ашы да рәтле кирәк бит - Хужа начар ашатты миччеләрне. Бәлки шулай тавыш-тынсыз узып та 2 киткән булыр иде. тик эш башланганның икенче көнендә осталар иртән х капкадан килеп кергәндә өй эчендә хуҗаның хатынына кычкырганын 2 ишеттеләр:
— нишләп аларга тавык ашатыйм ди мин Бик юмартланып китмә. әнә аларга сызыклы умач җитеп ашкан
- Оят бит кешегә шул хәтле эштән соң умач ашатуы
Ояттан күлмәк текмиләр, үтәр әле Әллә син аларда акча юк дисеңме, синең белән миннән бай әле алар
Миңлебай карт аны моны дәшмәде Аңа карап Гобәй дә сүз кузгатмады. Өч көннән соң эшне бетереп, хакны алдан сөйләшкәнчә алып, миччеләр кайтып киттеләр Ләкин шул елны хуҗалар кыш буена интектеләр зур яктагы мич белән Атна буена әйбәт кенә яна да. көннәрдән бер көнне әйтерсең лә эчендәге пәриләр төтен юлын ябып куя Мич пырых пырых итеп өй эченә төтен бөрки башлый, морҗа тартмый, гөрләп янып яткан утын агачлары пыскып ята Шулай бер ничә көн холыксызланып алганнан соң мич тагын җайга салына, өйне май кебек итеп җылыта Күпмедер көн үткәч, элекке хәл тагын кабат лана, тагын мичнең җене кузгала Мичнең янасын янмасын белми азапланган хуҗалар зур якка бөтенләй чыкмас ук булдылар Кыш буе яңа салынган йортның рәхәтен-ямен күрә алмадылар
Карлар китеп, урамнар яшәрә башлаган чакны хужа хатыны Миңлебай карт янына килде
Инде. Миңлебай бабай, зинһар өчен, бала чага хакы өчен генә булса да. барып кара инде безнең мичне Әллә нәрсә эшли бит. илаһым. тәмам үзәккә үтте Үзе жылы була, күмәчне дә әйбәт пешерә, тик бер киреләнсә, өйдән чык та кач инде
Ярар, килен, ярар, диде Миңлебай карт Иртәгә иртән барып чыгармын үзегезгә Егермеләп кирпеч хәзерләп куегыз, балчык, ком Комы, матри, тау башы комы булсын
Мич хуҗасы борылып китәргә торганда, күзләрен салынып торган кашлары астына яшереп сорады карт
Зур ягыгызның миче төтенлидер бит’ Зур якныкы, зур Шул көн күрсәтми Икенче көнне Миңлебай карт, такта түбә өстендәге морҗаны озы-найтып. аңа төпсез чиләк ныгытып төште Хуҗа хатынның биргән акчасын да алмады
Миченнең игелеген күр, килен, акчаны иреңә кире бир. хакын үткән ел алдык бит инде без. дип өенә кайтып китте
Капканы чыккач. Гобәйнең аптырашлы карашын күреп, җавап бирде Кыйбла җиле. Гобәйдулла энем, кыйбла җиле ӨЙ артындагы тирәкләрнең кәүсәсе юан. ботаклары куе бит. әй йе кһем
Асиянең әнкәсе Садрикамал — Кара Гобәйнең икенче хатыны Берен-чесе егерме беренче елгы ачлыкта үлеп китте Хатыны үлгәнгә ай тулыр- тулмаста Гобәйдулла Садрикамалның ишеген шакыды. Кергәч сәке йөз-легенә утырып дога кылды да, битен яулык чите белән каплап, мичкә сөялеп торган хатынга сүз катты:
— Мин менә нигә килдем әле, Садрикамал. Әйдә без кушылыйк, бергә тора башлыйк. Я синең өйдә, я минекендә. Ике йортның берсен сатыйк. Хәзер мал кайгысы түгел, җанны саклап алып калырга кирәк Мин Зөбәйдәңә әти булырмын, син минекенә әни бул. Ходай рәхмәтеннән ташламаса, шулай исән калырбыз.
Шул кичне Гобәйдулла. Садрикамалның тугыз яшьлек кызы Зөбәйдәне ике тәгәрмәчле кул арбасына утыртып, хатынның үзен тәртәгә тотындырып, өенә алып кайтты. Садрикамал йорт-җирен алабута катыш өч пот арыш бәрабәренә бакчасы терәлеп торган Мөслим байга саттылар Егерме ел бергә тору дәверендә Гобәйдулла хатынына бер генә авыр сүз дә әйтмәде Табыннарда, мәҗлесләрдә, Садрикамал кулына тальян гармун алып уйный башласа, дөньясын онытты Ачы балны азрак төшереп алган чагы булса, гел хатыны янына елышырга гадәтләнде. Еллар үтеп, картая барган саен, карчыгын ныграк яратты Гобәй. Чит яклар га чыгып йөрмәскә, нужа куган юлларыннан да тизрәк әйләнеп кайтырга тырышты Атлары җитез, арбалары җиңел, дирбияләре гел каештан гына булды.
Асия әтисе Гобәйдуллага охшаган. Азрак каралыбрак торган алсу йөз, шомырт кара күзләр, энҗе кебек тезелешкән ап-ак тешләр Алар кызга үзенә бер сөйкемлелек, ягымлылык биреп тора
Унсигез яше яңа тулып үткән бу яшь хатын ирнең нәрсә икәнен юньләп аңламыйча торып калды Кияү куенына кергәнче ул егетләр белән йөрү-үбешүләрнең нәрсә икәнен белмәде. Базар артындагы кичке җыр-бию уеннарыннан да анасы үзе барып алып кайта иде аны. Таралыр вакытлар якынлаша башласа, читән тыкрыктан кызыл француз яулык бәйләгән Садрикамал түти килеп чыга Ул күренү белән эш бетә, әнкәсенә ияргән каз бәбкәсе кебек, кыз өенә кайтып китә.
Кияүгә чыккач та Мәҗитнең үбү-кочуларына өйрәнеп китүе кыен булды Асияга. Бәхеткә, ире бәйләнчек адәм түгел иде, җайлап кына, сабырлык белән генә ияләштерде үзенә Аннары матур итеп кияүләп йөргән җиреннән сугышка чыгып китте Мәҗит Асия исә төшмәгән килен рәвешендә атасы өендә торып калды Менә хәзер башында һаман бер тынгысыз уй: буйга узды микән ул? Ире киткәнгә бүген әле унсигезенче генә көн, тик аларның һәркайсы Асия өчен елдан да артык булды Сагына ул Мәҗитен Үз хәле турында апасы Зөбәйдәдән сорар иде — оят, ә башка сер уртаклашыр кешесе юк. Докторга барырга да тартына ничек итеп анда аяк атлап керәсең дә, ничек итеп шундый эш турында чит кешегә сүз катасың? Өстәвенә, шифаханә ишегалды тулы сугышка каралырга килгән ир-ат Эштән кайтышлый шул тирәдән үтә башласаң да. дәшеп, арттан көлешеп, теңкәгә тиеп бетәләр Каты итеп җавап бирер идең, бәлки, кем белә, кире кайтмаска китүләредер Мәҗит алай-болай әйләнеп кайтмаса, нишләр ул ялгызы бала белән? Шул ук вакытта табасы да килә Асияның баланы Ире сугыштан җиңеп кайтуга каршысына бала күтәреп чыгу үзе ни тора бит ул...
Асия арбада төче күмәч кимереп утырган өч-дүрт тешле Мөниргә карый да, күңеленнән дулкын үткәнен сизә: табасы иде, табасы иде баланы Мөнир үзе нәрсәдер лыгырдый, үзе кимерүен белә Арыгач, ыштансыз артын август кояшында ялтыратып, йоклап та ала. Бераздан тагын, юл сикәлтәсендә уянып китеп, ипи кисәген эзләп табып кулына ала да йоклап китә.
Баласының һәр хәрәкәтен күзәтеп барган Миңҗамал я арба кырыеннан, я арттан атлый Бәләкәй гәүдәле булса да, җитез хатын ул. 18
— Ни булса да барыр/а кирзк бези. Гобзйдулла абзый, бүгзнчз ярдзм итз аямасаң. берзр яхшы киңзш бир инде. дип үтенде Манрвзрз
I 1им>-4««.а
Өйдә аның тагын ике баласы, каенанасы бар Йортлары авылның кырыенда. Тал Борыны дип йөртелгән сазлыклы җирдә урнашкан. Бакчалары арты белән Төрек Күленә килеп тоташа Гомер буе базларын су басып интектерде, көзен-язын урамнарына ат керә алмады. Йорт тирәсен, мал- туарны. бала-чаганы Миңжамал үзе карады. Бәхетенә туры, килгән ире Сәлахетдин бәләкәйдән ат жене кагылган кеше иде. Малай чактан ук көтүгә куна баруны урамнарында Сәлахетдин оештырды, гел алдан йөрде, бакча басу, абзарлардан тавык күкәйләре чәлүләр дә аның катнашыннан башка эшләнми иде. Күрше-күлән Сәләхнең бу эшләренә бармак аша гына карады, чөнки малайларын Сәләх жыйнап алып китсә, атлары тук кайтты Яхшы үләнлек табып, атларны тышаулап шунда кушмыйча торып, берәүне дә учак янына якын жибәрми иде малай. Сәләхйең иң яратканы учак булды. Киндер капчык эченә төреп салган бәләкәй балтасы күз ачып йомганчы утын агачларын турап ташлый. Сәләхнең бер шырпы сызуы белән ут та гөрләп янып китә. Кызу көлгә күмелгән бәрәңгеләр, тавык күкәйләре — барысы да әллә кайларда калды Малай чак рәхәтеннән Сәләх өчен ике генә нәрсә — малайлар биргән Учак кушаматы белән атларга булган мәхәббәте генә сакланып калды
Авылның яше-карты аны Учак Сәләх дип йөртте. Йомышка кергән бала-чага да Учак Сәләх абзый дип дәште. Нәниләрне бик ярата, бервакытта да каты бәрелми, гел аларның йомышын йомышлый иде ул. Буаз биясен, авырлы хатынын ияртеп, Учак Сәләх беренчеләрдән колхозга керде. Башкалар кебек чыгымлап йөрмәде, кергән көненнән алып сугыш чыкканчыга хәтле күмәк хужалыкта атлар карады Эшләгәнен алды, артыгын кумады Сәләх караган атлар һәрвакыт ашатылган, эчертелгән булдылар. Шушы яше житкәнче юк-бар малай-шалай белән ат көтеп йөрде Бергә тора башлаган елларны Миңҗамалы, ризасызлык белдереп, мыжып караган иде дә, жиңә алмады Ире китте, ә Миңжамал менә өч бала, авыру каенана белән торып калды. Олы улы Зәйнетдин менә быел өченчегә күчте. Хәзер инде йортта ир-ат затыннан шул хуҗа Быел менә түбәнең саламын алыштырасы бар, читән тузган, кышка утын кирәк, бала-чаганың өс-башы тузып килә, тагын әллә нәрсәләр...
Миңжамал уйларының очына чыга алмый, башы аңгы-миңге килә, тез буыннары йомшара Шуңа күрә ул тәртә арасына кермәскә тырыша
7
Чатан булса да. Рәйхана да арбаны тырышып этте. Ә юл түбән авышса, арба артына утырып төште. Кояш күк гөмбәзенә торган саен биеккәрәк үрмәләде. Вакыт үткән саен Рәйхананың аягы ныграк арын һәм авырта башлады. Юлга чыкканнан бирле хатыннар калдырып китмә- сәләр ярар иде дигән уй аны куркытып килде. Тумыштан гарип булганга, балдч^ктан бирле кимсенеп үсте Рәйхана. Өч малайдан соң туган гарип кызларын әтисе белән әнисе дә бик кызганалар, яраталар иде. Йөгереп уйнарга ярамаганлыктан Рәйхана бәләкәйдән үк өй тирәсендә чуалды: шәл бәйләде, чабата үрде, юкәдән баулар иште. Үсә төшкәч, бу яктан хәтта абыйларыннан да уздырып җибәрде. Егет-җиләннән тартынып, уеннарга чыкмады кызый, кичке утырмаларда да гел почмак якта гына утырды, бүтән кызлар кебек идән такталарын сыгылдырырлык итеп бию бәхетләре тимәде аңар
Миңлебайга кияүгә чыгуы да кызык кына булды аның. Яна еллар үткәч, әтиләре Аллагуат авылындагы туганнарына атналык атлы кунак булып чыүрп киткәннәр иде. Рәйханага иптәшкә күршеләрендәге Сөяксез Гайшә һәр кичне куна керде Ул көнне өйләдән үк җил кузгалды, караңгы төшә башлау белән тышта гарасат тагын да көчәйде, тоташ 20
бер үкерүгә әверелде Буран бөтен көченә йортның кыйбла як стенасына килеп бәрелә, өйне дер селкетә иде. Гайшә карчык зур симез гәүдәсен кая куярга белмәде, кече улы Мөсәлим, ат жигеп. иртә таң нан Шарлык ягына чыгып киткән иде
— И-и ходаем, мәрхәмәтләреңнән ташлый күрмә инде без бәндәләреңне’ Юлда йөргәннәргә рәхим-шәфкатеңне кызганма, бала- < чагаларны ятнм калдыра күрмә,— дип юанлыгы аркасында Сөяк = сез Гайшә кушаматы алган карчык бертуктаусыз укынуын белде, х алладан ярдәм сорады, нәзерләр әйтте, ятимнәргә, гарип-горабага - хәер-сәдакалар өләшергә сүзләр бирде Тик Мөсәлиме генә Шар * лыкка барып житкән булсын, юлын гына адашмасын, явыз бәндә * ләр генә очрамасын
Әбинең тавышын тыңлап. Рәйхана ярты төнгә кадәр йокыга китә ~ алмый ятты Намазлык өстендә чайкалган карчыкка карап, аның да - күңеле кузгалды Төн буенча өйдә ут сүнмәде Шул ут Миңлебайны = үлемнән коткарып калды
Ярты төн үтеп барганда тәрәзә кактылар Намазлык өстендә утырган ' карчык сискәнеп китте: 2
— Ләхәүлә вәлә куәтә. юньле бәндәләр генә булсын инде, тәңрем 2 Карчык агарынып урын өстендә утырган Рәйханага эндәште
- Бу вакытта кем йөрер икән, кызым, бар. сорале'
Кирәкми. Гайшәттәй. куркам мин
— Ай. куркам дип инде, тотып ашамаслар, үз өебездә бит әле. бар .
- Юк, куркам мин. чыкмыйм
Әйдә алайса, икәү чыгыйк
Карчык аһ-уһ килеп сәкедән төште, мич янындагы табагачны алды да нйалдына атлады
Кем бар анда бу вакытта5
— Зинһар өчен кертә күрегез, адашкан юлчы мин
- Кем соң син. мөселман бәндәсеме?
— Мөселман, мөселман* Зирекле авылыннан мин, Миңлебай дигән егет булам
- Атаң кем?
- Ходай хакы өчен кертегез инде, аяк-кулларымны өшеттем шикелле Үлемнән башка чарам калмады
Рәйхана белән карчык бер-берсенә карашып нәрсә эшләргә белми торганда, ишек артыннан тагын ялвару тавышы ишетелде:
— Үзегезнең бер дә адашканыгыз юкмыни, зинһар миһербанлык итегез инде
Шунда карчыкның исенә юлдагы улы төште, ахрысы, авыз эченнән нәрсәдер укый-укый. аркылы салынган агачны алып ташлады Ишек шунда ук ачылып китте дә. карчык аяк астына бер гәүдә ауды Икәүләшеп көч-хәл белән юлчыны өйгә өстерәп алып керделәр Аны чишен дереп, байтак вакыт кул-аягын, битләрен ышкып, һушына китерделәр Аяк кулы өшемәсә дә. егет бик нык туңган иде Гайшә карчык внын күшеккән тәнен кар белән бик каты итеп угач, кызарып кан йөгерә башлаганчы коры киндер чүпрәк белән ышкыды, авызына Рәйхана жылытып китергән кайнар шулпаны салды, аннан соң тагын тәннәрен ныклап ышкыды
Егет киң күкрәкле, баганадай юан беләкле бик таза адәм иде Тире астындагы юан аркан кебек мускуллары, түгәрәк таза кулбашлары, киң жилкәсе бик сирәк кешеләрдә генә була торганнардан иде Көчле, куәтле икәне бөтен килеш-килбәтеннән үк күренеп тора Гайшә карчык эшен туктатмый гына әйтеп куйды
Сөбханалла машалла, ай һай. гайрәтледер бу жегет. бигрәк таза күренә
Бер чүмеч жылы шулпа эчкәч, егет тирән йокыга китте
Иртән ул уянганда, буран басылып бетмәсә дә. инде йомшарган иде Сөяксез Гайшә, юан гәүдәсен авыр кыймылдатып, намаз укый, ә Рәй- хана учак тирәсендә нәрсәдер пешеренә иде. Миңлебай уянган җиреннән кузгалмый гына Рәйханага дәште:
— Сеңелем, кайсы авыл бу?
— Әмир авылы, абый.
Миңлебай дәшмичә тагын азрак ятты Ул Чигодай дигән рус авы лыннан өйлә үткәч кенә җәяүләп Зиреклебашка кайтырга чыккан иде. Капылт кузгалган буранда адашып, чокыр-чакырлы яланда бик озак юл таба алмыйча интекте Аның күп тапкырлар: каты буран вакытларында карга күмелеп ятарга кирәк дип ишеткәне бар иде Тик алай эшләргә Миңлебайның өс-башы начар, киеме җылы тотарлык түгел иде. Шуңа күрә ул ары барды, бире килде, җилнең кай яктан искәнен чамалап, юл табарга тырышты. Караңгы төшкәч, кайсы якның кайда икәнен аңламаслык хәлгә килде. Күңелен курку баса башлады, юл табуга өмете торган саен сүнә барып, нәрсә булса да барыбер инде дигән уй башыннан китмәде. Шундый вакытта дәүәтисе Йосыфның сүзләре исенә төште Имеш, адашкан кешене шайтан үзенә сиздерми генә җитәкләп гел бер тирәдә әйләндереп йөртә икән. Кеше шуны үзе сизми ди Шул исенә төшкәч. Миңлебай җилгә арты белән борылды да. барыбер берәр авыл, я утар очрар әле дип. барды да барды Күпме барганын, нинди җирләрдә йөрегәнен ул инде хәзер исенә дә төшерә алмый Хәле бетеп, берничә тапкыр утырып ял итәсе килде, тик ул утырмады. Утырса тора алмаячагын белә иде ул. Бәхетенә. Сөяксез Гайшә төн йокламыйча, юлга чыгып киткән кече улын, догалар укып, юл бәлаләреннән коткарырга ниятләп утыра иде. Төнге буран эчендә җемелдәгән кечкенә ут яктысын күргәч, Миңлебай үзенең котылганын аңлады
Иртәнге табынга алар өчәү утырдылар. Зур табага өеп китергән кабартмаларны Миңлебай «ә» дигәнче юк итте Шуның өстенә ит турап пешергән ярты табак токмачлы ашны да ашап бетерде. Рәйхана егетнең туймаганын сизде, ахры, чоланнан бер зур гына түгәрәк казылык алып керде Миңлебай тартынып тормады. Гайшә карчыкның сокланып, аптырап карап торуына елмайгалап, ипи белән ул казылыкны да бөкләп куйды
Бит сыпырып дога кылгач, көтмәгәндә килеп чыккан кунак мал- туарны, йорт тирәләрен карап, андагы эшләрне бетереп керде Рәйхана өйлә ашын әзерләде Кызның очына-очына, бер кереп, бер чыгып йөргәнен Гайшә әби уйчанланган күзләре белән дәшми-тынмый гына күзәтеп утырды да. Рәйханага бер киңәш биреп куйды:
— Бу бәндә, балам, өйләнмәгән егеткә охшаган, тик үзе бик ярлы кеше баласыдыр Киткән вакытында син аңа, юл уңае булса, кергә- ләп йөре, диген.
Өйләдән сон Миңлебай юлга чыкты. Рәйхана аңа өр-яңа җылы чолгаулар белән яңа үреп бетергән матур чабаталар бирде, капка төбенә кадәр озата чыкты. Озата чыкты да капканы япкан чакта, ояла-ояла. тотлыга-тотлыга, Гайшә әби өйрәткән сүзләрне әйтте.
Миңлебай китте. Рәйхана исә егет ераклашкан саен әле туып та өлгермәгән өметенең себергән буран астында күмелә баруын сизенеп басып калды.
Ай ярым вакыт үтүгә Миңлебай, Рәйханаләр өенә килеп, авылның иң комсыз кешесенә ялчылыкка керде. Кара яздан, ак карлар төшкәнче. Әмир мишәрләренә аптырап сөйләргә җим булды: Ярулла бай ялчысы ифрат күп ашый һәм аңардан да күбрәк эшли икән! Халыкның иң аптыраганы — гомер буе комсызлыгы белән авылда дан тоткан Ярулланың ялчысыннан зарланмавы иде. Алай-болай Миңлебайның күп ашавы турында сүз чыкса, Ярулла сүзне кыска тотты:
— Ашасын'
Көз җитеп, кар төшәр вакытта Зиреклебашның түбән очы атна буена шаулап алды Матур гына кола бия җигеп, арбасына аяклары бәйләнгән ике сарык салып, артка бер тана бәйләп, чибәр яшь бичә сен утыртып, авылга Миңлебай кайтып төште. Аларны каршы алырга чыккан Вәликәй карт белән карчыгы каушауларыннан капка ача алмын азапландылар. Миңлебай капканы әтисенә үзе ачты Шуны ачканда ата- * сының колагына нәрсәдер пышылдап та өлгерде Мйнлебай хатынлыкка = чатан мишәр кызы алып кайткан икән дигән хәбәрдән авыл бер гөрләп 2 алды да тынды Рәйхана каенана белән каенатасына да. күршеләргә § дә ярады. Уңган булып чыкты Миңлебайның чатан хатыны Шул " уңганлы! ы. түгәрәк тәне һәм бигрәк тә аш-суга оста булуы белән ошады ♦ Рәйхана Миңлебайга Үзе холыкка җиңел, кызу канлы иде Вәликәй з Капар малае Миңлебай. Атасыннан килгән Капар кушаматын үсә-үсә г аклады ул. Шул Капар кушаматы белән Миңлебай малай чагын үткәр- де. егет булды, шул Капар исемен күтәреп ир уртасына җитте Хәзер = инде Капар Миңлебае Краевкала штык сугышына өйрәнә, фашист шәү- Ч ләсе төшкән мәрәгә ата. граната ыргыта, окоп казын фашистлар белән сугышырга әзерләнә иде
Миңлебай бала чактан ук күп ашый иде Ике-өч яшендә үк Вәликәй абзый аны печән чапканда булсын, иген иккәндә булсын, арбаның ике тәртә арасына кертеп утырга да ашатырга тотына Миңлебай күп итеп катыклы умач, боламык ашый нәрсә бирсәләр дә, күпме бирсәләр дә кире какмый Ә атасы Вәликәйгә бу кызык тоела Аша!! бетергәч. Миң лебай, камыт аякларын күтәреп җирдә яткан тәртәне генә атлап чыга алмый. Тулган корсак авыр, аяклар тыңламый Миңлебай ике тәртә өстенә аркылы яткан әтисен урап чыкмакчы була Вәликәй үзе кет кет көлә, үзе улын тәртә аша атлатырга тырыша, шуңардан ләззәт таба Малайда да атасы каны Озак аптырап тормый, кулына берәр нәрсә эләктереп, яисә йодрыкларын йомарлан, атасына һөҗүм игә Китә сугыш, китә көрәш Шулай үсте Миңлебай Күп ашаса да. малай-шалай аңардан көлә алмады Көлә башласалар. Миңлебай күп сөйләп тормады үзеннән ике-өч яшькә зур малайларны да бер сугуда тәгәрәтә торган булды Бәләкәйдән күп ашап, күп эшләп, күп көрәшеп, күп сугышып үсте ул Миңлебай үсә торды, үзенә ияреп ике даны да үсте. Миңлебай Капар күп ашый диделәр, өстәп, ашавыннан да күн эшли диделәр Дөнья лары фәкыйрь булганлыктан, колхозлар чыкканчы гел ялчылыкта йөрде ул Атасы гомерен авылдан сигез чакрымдагы Урыс Карамалысының Юдашкин дигән кулагында ялчылыкта үткәрде Тамагы ипигә. өсте киемгә туймады Миңлебай да атасы кебек, ялчылык юлы белән китте Егерме сигезенче елның март азакларында аңа унтугыз тулып үткән иле Хаҗи Карга Миңлебайның күп ашаганын да. нык итеп эшләгәнен дә белә. Аңа Миңлебайның шәп эшләве, тик азрак ашавы кирәк Шул теләген Миңлебайга болай итебрәк аңлатып карый
Син, Миңлебай, энем, эшкә бик тә уңгансың инде, әй йе Бер чүмәләне бер генә кадап очырасың инде Анысы дөрес. Тик менә теге, ни бит әле үзең беләсең бит инде, әй йе теге ашау ягыңны әйҮәм Еллар бик авыр килергә охшаган. Калнновка чувашлары да Шулай диеп әйтәләр ди Үзең беләсең, алар сихер күрәзә ягына, ай-һай. осталар бит инде Ж'й корырак килсә, сип азрак ашарга тырыш ипле. энем, яме алуын мин алам Син гаеп итмә инде, дөнья эше бит. үзең беләсең
Миңлебай моңа бик аптырап тормый, җавабы әзер
Ярар. Хаҗиәхмәт абзый! Килештек алай булгач Минем бәхет бар ул бу ел әйбәт киләчәк, күр дә тор Алла кушып шулай булса, син минем ашаганга бик карап тормассың инде, ярармы?
Килешәләр болар Ел чыннан да бик әйбәт килеп, үскән игеннең иге чиге,булмый Миңлебай теләгәнчә ашап, җитмәсә, сорап алып, җәй буе Хаҗи Карганың саран күңелен имг.неи бетерә яза Икенче ел я»ын тагын ялланырга килә бу Хаҗи Каргага Әмма бай Миңлебайны алмый
— Юк инде, энем, үткән елда да, бер утыруда бер бөтен икмәкне ашап бетерүләреңне күреп, эчләремнең ничек өзелгәнен үзем генә беләм. Шуңа карап вакытыннан элек якты дөньядан китәр хәлем юк. Эшеңә сүзем юк. тик бу ел алмыйм, энем, бүтән жиргә яллан
Әмирдән уңган хатын алып кайткач, Миңлебай ялчылыкны ташлады. Аты да, сыеры да булгач, йортларына ямь керде. Атасы белән атна-ун көн эчендә читән абзар үреп алдылар, үзләре сыладылар. Колхозлар төзелә башлагач. Вәликәй абзый озак уйланып тормады Бер кичне куйган әче балына Гобәй Бамбырны чакырды да, аның белән кич буе бал эчә-эчә сөйләште. Өйләнгән булса да, эчүдә олылардан тартынган Миңлебай аларны тавыш-тынсыз гына тыңлап утырды. Өч көн үтүгә, кола бияне житәкләп. аталы-уллы колхозга керделәр. Монда, Юдашкин хуторында, беренче көннәреннән үк Миңлебай хатыны белән эре мөгезле мал карады. Дүрт елдай артык кайтмыйча эшләделәр. Миңлебай маллар ашатты, тирес түкте, Рәйхана сыерлар сауды Беренче малайларына Мингали, икенчесенә Габдерәшит исеме куштылар. Утыз алтынчы елны колхоз идарәсе Миңлебай белән Рәйханага. яхшы эшләгәннәре өчен, кулаклардан калган бер йортны арзан гына хакка сатып бирде. Бер ай эчендә дус-иш, күрше-күлән ярдәме белән шул йортны Миңлебай атасының бакчасы артына күчереп утыртты. Утыз жиденче елны аларның тагын бер уллары туды Уңган хатын ул таба дигәннәре дөрес булды, ахрысы Рәйхана малайлар тапкан саен Миңлебайның базары күтәрелә барды Хатыны өченчегә малай — Габдерәхимне тапкач, Миңлебай, шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча, күршесе Хәмиткә:
Ну. күрше! Мин хатынны малайлар табарга көйләп куйдым бит әй! Шушы табуы белән тапса, бер ун елдан урамыбызга тик үзем теләгән кешеләрне генә кертә башлыйм инде. Күңелгә ошамаганнарын кире борам да жибәрәм.— дигән
Тагын ике ел үтүгә Рәйхана үзенә охшаган кыз бала тапты.
Шәп яши башладылар Миңлебайлар сугыш алдыннан. Атасы Вәликәй абзый, күзен ачып, гомердә чабата белән ыштырдан башканы күрмәгән аякларына кышын пима, язын-көзен итек кия башлады. Тик күпме генә киеп караса да, читеккә өйрәнә алмады Вәликәй карт. Читек киде исә. үзен урамда эшсез йөргән кеше сыман сизә иде ул. Кырыгынчы елның көзендә хезмәт көненә алган игеннең иге-чиге булмады. Ике гаилә өчен уртак булган келәт кебек нәрсәнең буралары шыгырдап торган бодай, тары, солы, арыш белән тулды. Халыкка иген таратып йөргән Шәрифә Тимеркәе, соңгы ике йөк алтын кебек бодайны салырга урыннары табылмагач, Миңлебайларның ишегалды уртасына аударып китте Аударуын аударды, тик Миңлебайның холкын яхшы белгәнгә, алар капкасы каршыннан нке-өч көн атын гел юыртып кына үтеп йөрде Кем белә ул Капарлар уенда нәрсә барын ник бодайны ишегалдына түгеп киттең диеп, казык күтәреп куа чыкса да, берни эшли алмыйсын Игенне күп алган кайбер кешеләр, салырга урын булмагач, йөк белән килгән Тимеркәйне, житте, урын юк диеп, кире борып та жибәр- гәЛәдёләр.
Кич белән атына утырып эштән кайткан Миңлебай, капкасын ачып, ишегалдына килеп кергәч, көлеп жибәрде. Үзе кебек житез улы Габдерәшит бодай өеме яныннан таяк белән кош-корт куа, ә өч яшьлек Габдерәхиме. бодай өеменең өстенә менеп утырган да, зәңгәре чыкканчы кырылган такыр башына учлап-учлап бодай сибә. Гәрәбә кебек бөртекләр катыкка буялган күкрәгенә, корсагына сикереп төшә, аннан бодай өеменә килеп кушыла иде. Габдерәхимгә кызык та, рәхәт тә, ахрысы, чөнки ул шырык-шырык бертуктаусыз көлә. Ә абзар ягыннан, йөзенә чыккан елмаюын тыя алмыйча, кулына сөт тулы чиләген күтәргән хатыны килә...
Мәскәү янындагы Гороховка авылында барган кул сугышында немец автоматыннан чыккан биш пулядан һәлак булды Миңлебай. Мус- 24
куллардан гына торган көчле гәүдәсе дөнья белән саубуллаша алмыйча озак тартышты Сул кулының тырнакларын каера-каера. бозланып каткан, тапталган карны тырнап жан бирде ул. Кул сугышы бетеп. Гороховка азат ителгәннән соң. Миңлебайны авылдашлары Басыйр белән Ике Су Арасы Гаяз эзләп тапты Алар килеп җиткәндә Миңлебайның битенә төшкән кар бөртекләре эреми иде инде
8
Алты хатын азык-төлек төягән арбаны үлән үскән ташландык * юлдан Краевкага таба өстери Алар өчен хәзер кояш эссесе дә. арый = башлаган аяклар да. күперсез елга, чокыр-чакырлар да. туза баш “ лаган чабаталар да юк Алда моңарчы күрмәгән Краевка да. таза гәүдәле, киң күкрәкле ирләре генә бар Ә тагын да әллә кайларда. “ кояш баеган якларда, танкка атланып, бала-чагаларны, карт-корыларны ; таптатып, илне басып килгән фашистлар бар Шул фашистларны тукта _ тырга. аларга каршы сугышка китәргә әзерләнеп Краевкада яткан ир- * ләре бар
Юлга чыкканнан бирле төпкә жигелеп тарткан көч тә. хатыннарның төп терәге дә Мөнәвәрә белән Зөбәйдә булды Киленнәр яшь. Минжамал буйга бәләкәй, көчсез. Рәйхана гарип, шуңа күрә йөкне әлеге ике хатын тартты Менә Курмайны үтеп, үрне менделәр, Кара- малыга дип уңга борылдылар Бу урында юл бер-берсенә охшаган өч сукмакка әверелде Уртада! ысында ат тоягы эзе. ике кырыйдагы ларында арба тәгәрмәчләренеке Заманында олы саналган юл Кара малы аша Краевкага. аннан соң Агыйдел якларына сузыла Элек бу тарафның кара туфрагында үскән алтын бөртекләре кебек игенне, сарык йонын, төрле ханнан тиреләрен, түшкә-түшкә итләрне һәм бәйләм бәйләм чабаталарны зур баржалар! а төяп озатканнар Агыйделдән Камага чьи ып, аннан мәшһүр Идел буенча китә торган булганнар ул баржалар Аннан арысын бу якта яшәгән халык бик белеп тә бетерми Тнк зима гур булып яки кызыл мал белән йөргән, елан аягын кискән бәндәләр генә ул баржаларның, данлы Казанны үткәч, я Мәскәүгә инде алар, яисә Мәкәрҗәнең у »енә үк. диеп җибәрәләр Ә хәзер борынгы юл ташландык хәлдә һәрбер чокыры, һәрбер үре хатыннар өчен авырайганнан авырая бара Тау үрен менгән саен туктап ял итәсе, кызышып тирләгән эссе тәнне җилгә ачып суытасы килә, утырып, я ятып, арыган аякларга аз гына булса да ял бирәсе килә Тик хатыннар туктамый Аларны сугышка китәргә әзерләнеп яткан ирләре көтә, кире авылга әйләнеп кайтуга, колхоз яланнарында коела башлаган бодай кырлары көтә
Уналты яшеннән кияүгә чыгып, биш бала табып шуларнын тере калган икесен үстереп килгән Зөбәйдә, ике тәртә арасына жигелеп. тау түбән юырта Аның у« әтисе Җамалетдин Зөбәйдәгә биш яшь ләр чамасы булганда, ни сәбәп беләндер. кинәт үлеп китте Ул үлгәч, күрше тирә карчыклары. Җамалетдин сугыштан йөрәк тамырларын өзде pen кайткан икән, шуңа үлгән икән, диделәр Нәрсә икәнен белә алмадылар Җамали урман кискән җирдән, ах ух килеп кайтты да иртән гора алмады Әнкәсе Садрнкамал алып килгән Гыйззениса әби бик озак догалар укыды, өшкеренде төкеренде. су җылытып Җамалиның күкрә генә май әрекмәннәре дә ябып карады Ахырда, урман зәхмәте тигән моңа, кызым, урман зәхмәте диде Шулай итеп, аның әфсен төфсене файда бирмәде Шуннан соң алар әнисе белән икәү генә торып кал дылар Әнисенә ул чакта егерме дүрт яшь тулып кына килә иде әле Ире үлгәч. Садрнкамал аягын ат итте, кулын камчы итте, иллә дөнья ны көтәргә тырышты Кешегә ялланып йон эрләде, көнлеккә йөрде, палас сукчы
Зөбәйдә кияүгә иртә чыкты ире Сәйфулланың үги әнисе каты күңелле хатын иде. Тик. тормыш үги итсә дә, Сәйфулла шат күңелле. җырга-биюгә ихлас булып үскән иде. Мырламаган жыры, белмәгән биюе юк иде. Чуваш авылына барса, аларның үгез куыгыннан ясаган сыбызгыларына тыпырдады, урыс авылына барып эләккән чагында шат күңелле маржа кызлары белән «Барыня»ны. Золотоножка авылына барып чыккан чакларында тулы түшле украин чибәрләре белән үзе дә белмәгән әллә нинди биюләр биеде. Матур да иде Сәйфулла, елгыр да иде. Шуңа күрә Зөбәйдәгә килеп юлыгуы булды, ике яшь күңел, бер-бер- сен тапканга шатланышып, кушылдылар да куйдылар. Тик өйләнешеп бергә тора башлагач кына дөньяның әчесен-төчесен татырга туры килде.
Кара Гобәй, үги булса да. яхшы ата була алды Зөбәйдәгә. Сугуның, әрләүнең нәрсә икәнен белмәде, үз гомерендә сүгенмәде, авызына аракы капмады, әче балны да бик сирәк кенә авызына алды. Андый чагында ул бала-чагага күренмәскә тырышты. Үги аналы Сәйфуллаларга килен булып төшкәч, аларның икесенә дә авыр булды. Сәйфулланың атасы да кырыс холыклы иде. Шуның өстенә яшь хатынның арттан әйткәнен бик тә тыңлаучан иде. Сәйфулла белән Зөбәйдәнең беренче кызлары туып, өч айлык булгач, куып җибәргән кебек итеп башка чыгардылар. .
Бу мең тугыз йөз егерме тугызынчы елның арыш урагына төшкән чак иде Арышны Локман Атрубы дигән җирдә дүртәүләп урдылар. Аталары Зәйнулла. Сәйфулла белән Зөбәйдә һәм Сәйфулланың буйга житеп килгән сеңелесе Маһинур. Зөбәйдә үзе белән өч айлык имчәк баласын да ала иде. Атна-ун көн тирәсе бер кайтып, бер кунып эшләгәннән соң. жомгага каршы бераз иртәрәк кайтып, мунча керделәр, өс-башны алыштырдылар Аталары Зәйнулла кичтән үк Сәйфуллага:
— Иртәгә иртүк төшеп тугайда көлтә бавына күрән урыгыз, ике көнгә житәрлек булсын. Бик озак маташмагыз, ишетсен колагың, тизрәк кыймылдагыз,— дип әйтеп куйган иде.
Иртән барысын да үзе уятты, йорт тирәсен ыгы-зыгы китереп, таң беленеп килгән вакытта чыгып китте. Калган халык та. тиз генә эшләрен бетереп, ат җигеп тугайга юнәлде. Аларны озата чыккан үги аналары, капканы япкач, авызын каплап бер иснәнде дә кереп йокларга ятты.
Тугайга төшеп өчәүләшеп күп итеп күрән урдылар. Зөбәйдә әле елаган баланы имезде, әле күрән урды, урылганын арбага төяде. Күрәнне кирәк кадәр урып төягәнче байтак вакыт үтте, кояш төшкелеккә күтәрелеп килгәндә генә алар кайтырга чыктылар. Сөзәк кенә күтәрелгән юл белән ярты чакрым тирәсе китәргә өлгермәделәр. Маһинур:
Абый, карале, әнә теге каршы килгән кешенең атлаулары безнең әтинекенә охшаган, әллә чыннан да шул инде,— диде.
Барысы да борчылып алга төбәлделәр. Дөрестән дә, юлны тутырып каршыларыиа килгән кеше аталары Зәйнулла иде. Кызу-кызу атлап якын-лашты да атын йөгәненнән тартып туктатты. Сәйфулла сикереп арбадан тө.цате
— Нәрсә эшләп йөрдең бу вакытка хәтле? Кояш кая менеп житте бит^ңәй —дип җикеренде карт улына.
Үзең кушканча күрән урдык бит, күрмисеңмени?..
— Нинди уру ди ул тагын көне буе, эт ялкавы нәрсә...
Зәйнулла кулындагы каеш чыбыркы, еландай уралып, Сәйфулланың күлмәкчән генә аркасын яндырды Арбадагылар чырылдап җибәрделәр, ә Сәйфулла, тәненә ут тигәндәй, үрсәләнде.
Чырылдамагыз, марҗалар, мин сезгә дә өлеш чыгарырмын.— Аннан килененә^ җикеренде: - Төш арбадан, нәрсә утырасың җәелеп...
Зөбәйдәне йөк өстеннән куып төшерде дә арбадагы бала бишеген, таганны, әллә нинди төеннәрне юл читенә алып очырды. Шул уңайдан бәләкәй казан, җиз комган да җиргә очты. Аннан каената сикереп арбага 26
менеп утырды да чыбыркысы белән атка сыдырды Юл читендә аркасы әрнегәнгә чыдый алмыйча басып торган Сәйфулла, кызчыгын кысып кочаклаган, куркудан агарынган Зөбәйдә, мышык-мышык елаган Маһинур. төрлесе төрле җирдә аунап яткан әйберләр калды
Кояш өйләне узганда, бала, бишек, таган, казан-комганнар күтәргән Сәйфулла белән Зөбәйдә, кеше күзенә күренмәскә тырышып, читән * буйларыннан, ташландык тыкрыклардан йорт эчендә торган кечкенә = генә җәйге өйгә кайтып керделәр. Бер-берсенә карарга уңайсызланып. байтак вакыт сүзсез генә сәкедә утырдылар Сәйфуллага атасының § Зөбәйдә алдында тартынмый-нитми каеш чыбыркы белән сыдырганы “ өчен уңайсыз иде Өйләнешкәннән бирле, үзенең егет чагы үтеп, хәзер * инде мин дә бала атасы дип горурланып йөри иде Сәйфулла Ә атасы = аны бакчага төшеп суган урлап йөргән малай-шалай хәтле дә күрми * икән Зөбәйдәнең дә йөрәге яна Мондыйны күреп үсмәгән иде бит ул. > Сөеп, яратып килгән, туктаусыз эшләп йөргән Сәйфуллаңны күлмәге. ~ тәне ярылганчы каеш чыбыркы белән кыйнасыннар инде Ярасына берәр нәрсә сөртер иде бөтен булган нәрсә олы өйдә. Күршеләргә керер “ иде — сиздерәсе килми *
Утыра торгач. Сәйфулласы ниндидер бер уйга килде
Ярар, мин әнигә кереп чыгыйм әле. ул нәрсә әйтер икән
Сәйфулланың үз әнисе үлгәнгә ун елдан артык инде Немец пленыннан кайткач. Зәйнулла ике тапкыр хатын алып караган иле. уңа алмады Беренуесе көн-төн йоклауны, кершән иннекне яратты Анысын куып җибәрде Икенчене алган иде. анысы тәмле тамак булып чыкты Зәйнулланың җыенып эшкә чыгып китүе булды, әллә нәрсәләр пешерде. чаж да чож китерде, кыздырды, әче бал куйды, кесәсеннән конфетын өзмәде Анысын да куды Зәйнулла Шуннан соң күрше карчыгы Зәйнулланы урамнарда озак чәйнәде, белмим инде, моңа ярарлык хатын бар микән тирә яктагы авылларда диде. Агыйделнсң аръягыннан, бу якны белмәгән кешеләр арасыннан гына тапса табар диде Хәзерге көндә торган хатыны Хәнифә начар булмады Зәйнулла өчен Ике бала өстенә килгәч, ел ярым үтүгә, бер малай тапты. ■» үткән ел кызы булды Хәмидулласы да. Кәшифәсе дә таза, матур булып үсеп киләләр иде Тик менә үги улы Сәйфулла унсигезе тулыр-тулмаста көтмәгән җирдән өйләнеп ташлады Күтәрелеп, баеп килгән дөньяда хәзерге көндә ике гаилә Хәнифә. башка чыгарырга кирәк шуларны дип. көн тукыды Зәйнуллага, төн тукыды Тукулары бушка китмәгән, күрәсең, морадына ирешеп килә хәзер Инеш буендагы сукмактан күтәренеп кайтып килгән Сәйфулла белән Зөбәйдәне күргәч. Хәннфәнең эченә шомлылык белән бер төрле куану хисе килеп керде Шулай да куануын сиздермәде. Сәйфулла зур йортка килеп кергәч, ана кушылып ах та ух килде, кайгырды, аның ярылган аркасын карап кызганды Шулай эшләсә дә. сүз азагын үзенә кирәкчә бетерде
Атаңнан узып бернәрсә дә эшли алмыйм инде, балам Аның кызу канлы икәнен миннән яхшырак беләсен. көтик инде кайтканын
Утыр да димәде, чәй куям, эчәргә керегез дә димәде, шул юк- бар сүзләр белән озатты Сәйфулланы
Зөбәйдә әниләренә барып кергәндә, Садрикамал алты яшьлек кызы Асияга ботка ашатып утыра иде
Әйдүк, әйдүк, кияү' Мактап кына йөрисез икән. әйдә, түрдән үтегез, утырыгыз табын янына
Кы зыл юрганга төрелгән баланы чишә чишә. Садрикамал аның белән сөйләшергә тотынды:
Үти-ти-ти-ти. минем үсә башлаган кызым, бигрәк чибәр икән дә бигрәк акыллы икән Әйдәле. кызым, менә шушында ятып тор. әниең чәй эчеп алсын Менә ә шуу лаай'
Чәй янында нәрсәдер сизенгән күзләре белән киявенә дә. кызына да караштыргалап утырды да җайлап кына сораша башлады
— Арыш урагына төшкән идегез, әллә кода бүген бармаска булдымы?
Сәйфулла дәшмәде. Зөбәйдәнең елый башлаганын күргәч, тыныч-сызланып өстәп куйды:
— Капкадан кереп килгән чагыгызда ук күңелемә әллә нинди шом төшкән иде аны: мондый уттай эш вакытында нигә болар, бала күтәреп, урам буйлап йөри икән, дип уйлаган нем Я. күзеңне бетереп елап утырма монда, мин сине алай җебек булырга өйрәтеп үстермәдем Олы кешенең холкы шулайрак инде аның Коданың әзрәк кызулыгы бар инде, нишләтәсең Ир кешедә була инде ул алай гына Чәй эчеп бетергәч, кайтыгыз үзегезгә. Бүген кич үкенер алар, менә әйткән ие әни диярсез. Иртән торыгыз да. бернәрсә дә булмагандай, арбасына чыгыгыз да утырыгыз. Уттай эш вакытында урырга дастуен, эшкә атлыгып торган әзмәвердәй ике кешене алып бармый калмаслар. Син дә. кияү. холкыңны тый инде берүк, сыртың белән тора күрмә, ата бит ул. Ә син. кызым Зөбәйдә, минем элек-электән үк әйткәнемне исеңдә тот: чәчең белән җир себер миңа дисәң, тик каенанаң белән каена-таңа яра. хезмәт күрсәт. Барыгыз, бар. эшегезне күрсәтегез иң әүвәл. аннан күз күрер нәрсә эшләргә икәнен, иншалла.
Бераздан тавыш-тынсыз гына үзләренә кайтып керделәр. Туганнан бирле эшләп үскән кешегә иң авыр хәл — эшсез тик утыру. Зөбәйдә баласы белән мәшгуль, ә Сәйфулла кая керергә, нәрсә эшләргә белми чә җәфаланды Караңгы төшеп, ут алгач кына яланнан аталары белән Маһинур кайтып төште Тик такта өйгә керүче дә. чыгучы да булмады Ясаклыдан ашап кайткан белән йокларга яттылар Ниятләре — иртән, чакырмасалар да. арбага чыгарга да утырырга, яланга эшкә — арыш урырга китәргә иде
Ананың тынычсызлыгы сөт белән балага да бирелә бит Бәби кичтән үк көйсезләнде, нәрсәгәдер үрсәләнде, шыңшыды, йокламады Бала өчен тынычсызланып, яшь ана белән ата да юньләп йоклый алмадылар Тик төн таңга авышкан чакта гына өчесе дә изрәп йокыга талдылар
Байгара таулары артыннан шәфәкъ аллана башлаганда, беренче булып Зөбәйдә уянды:
— Тор әле. Сәйфулла дим. тор! Әткәйләр китә башлар, йоклап кала күрмик
Сәйфулла тиз генә торып, ишек төбендәге комганны эләктерде дә юынырга чыгып китте Чыкты да шунда ук кире борылып керде:
— Киткәннәр бит
— Ничек киткәннәр?
— Ничек, ничек? Капка тишеп, ничек булсын.
Кичке өметләре тагын киселде. Зөбәйдә бала имезгәндә. Сәйфулла бер керде, бер чыкты - үзенә урын таба алмады Баласын имезеп, биләп йокларга яткыргач. Зөбәйдә сыер саварга исәпләп чыгып китте Чыкты да. аз гына вакыт үтүгә, кире борылып керде:
— Әнкәй сыерны саварга рөхсәт итми, «үзем савам, үзем куам», ди
— Кумагае, чәнчелсен лә! Чукынсын сыеры белән! Әйдә, беткән дөнья беткән, ятыйк та йоклыйк.
— Кит. юньсез, төн үтеп беткән, нинди йокы кирәк инде сиңа тагын
— Әй. төкер лә дөньясына. Бер юне чыгар әле Мин кичә үк бер уй уйлый башлаган идем, шуның очына чыкмасаммы бүген...
Кайвакыт кичтән уйлап, иртәгә эшләрмен дип әзерләп куйган уйлар, яңа көн туып, кояш чыкмас борын ук бүтән төрлегә әйләнеп киткәли Бүген дә шулай булды Сәйфулла сүзен бетерә алмады, такта өйнең ишеге ачылып, аннан киндер капчык тоткан Хәнифә килеп керде. Яртылаш та тулы булмаган капчыкны сәкегә китереп утыртты да Сәйфуллага дәште:
— Менә атагыз сезгә кертеп бирергә кушты Бездән сезгә тиешле нәрсә шушы Бүгеннән башлап үз көннәрен үзләре курсен, бездән фатиха диде 28
Шул сүзләрне, кабалана-кабалана. бер-берсенә тәсбих тешләре кебек тезде дә. берәр нәрсә сорамасалар ярар иде дигән кебек, артыннан ишеген дә япмыйча, шундук чыгып та китте. Сәйфулла, апты равын яшерә алмыйча, капчыкны .бәйләгән*сүс бауны чишеп карады Арыш оны бу Пот ярым чамасы бардыр Әллә әремле инде.
кабып карале? *
Кит. кирәге юк. Кире кертеп бир оннарын Әй. ходаем, тагын = нәрсәләр күрәселәребез бардыр инде . — дип. Зөбәйдә еларга кереште.
Күрде ди, күрми ни’ Патша заманыдыр бу сина' Этлеккә киткәч. | мин дә эт!
Сәйфулла чөйдән салам эшләпәсен алып киде дә. чыгып китәргә * дип, ишеккә табан борылды
Карале, мин берүзем нишлим монда? Кая китәсен мине ташлап 2 дәшми-тынмый... *
Ташламыйм, ташламыйм, курыкма Көрпә бабакайга барам * әле. Ул бит бешен иң зурыбыз. Син өйдә генә утыр, чыгып йөрмә. •? хәзергә әниләреңә дә барма Мнн ана батрак урынына ничәмә-ничә _ еллар эшләгәннән сон. буш кул белән башка чыгармакчы Ничек җи I нел генә котылмакчы була Иске заман түгел хәзер
Ашамый эчми чыгып киткән ирен кызганып, ялгызы утырды такта өй эчендә Зөбәйдә. Азаккы сынык арыш ипиен суга манып кына ашаган булса да. үзен анарга караганда тук хис итте Бер утырды, бер горды, үзенә урын, җанына тынычлык таба алмады
Сәйфулла барып кергәндә. Гобәйдулла бабакае арба тирәсендә яланга китәргә әзерләнеп йөрн иде Иртәнге кунак сүзен арба яныннан китмичә генә тыңлый башлаган иде, мәсьәләнең асылына төшә башлагач, өй эченә чакырды
Әйдәле. улым, өйгә керик әле!
Сәйфулланың сүзе беткәч, бабай, атаң әле кайда дип сорады да озак кына дәшми утырды
Кая. Өммеһани, сыйлале безне улым белән, диде ахырда Гобәй хатынына.
Ашап-эчеп, дога кылгач. Гобәй Көрпә Сәйфулланы капка төбенә кадәр озата чыкты Табыннан торып кузгала башлау белән. Өммеһани Сәйфулланың кулына бер төенчек азык белән бер чүлмәк катык тот тырды:
Монысын. Сәйфулла улым, киленгә бирерсең Кайгырма, улым, Гобәйдулла бабакаеңның исәнлеген телә дә ходай тәгаләдән ярдәм сора Бабакаең тотынгач, җиренә җиткерә ул эшне, менә күрерсең Капка төбенә чыккач, бер мизгелгә тукталдылар
Бар кант. улым, өйдә генә утыр, әллә кая китә күрмә Әнкәң кая бардың дип сораса, әйтмә кайда йөргәнеңне Влач үзебезнеке Хәзер аны акылга утыртса. Бамбыр гына утырта инде, башка кеше булдыра алмас Ул юньсезме юньгә кертеп булмас инде, вакыты үткән аның комсызланып Тик сине рәнҗетергә ирек куймабыз
Көтү кайтыр алдыннан Зәйнулланың ишегалдына авыл советы председателе Бамбыр Гобәй, аның секретаре Габдулла Төрек һәм Гобәй Көрпә килеп керделәр
Исәнлек иминлекме. Зәйнулла, мал туарлар, бала чагалар исән норме, дөньялар барамы5 диделәр сагаеп калган өй хуҗасына
Аллага шөкер, исәннәрбез хәзергә, дип. Зәйнулла тегеләр белән коры кына исәнләште
Бамбырны күргәч үк аңлады Зәйнулла боларның нинди эш белән йөргәннәрен Җирән сакал мыеклы Бамбырны. аның янында кыҗрап торган абзасын күргәч. Зәйнулланың эченә суык йөгерде <,Юньлсгә йөрми инде болар төнгә каршы, теге чучканың эше инде бу Җыен йолкыш, аналарын сатыйм», дип. авыз эченнән генә мыгырданды ул
Я. Зәйнулла, игеннәр ничек бу ел. уңдымы5
— Уңдымы дип. эшләсәң уңа инде. Келәткә керткәннән соң билгеле була инде уңганы-уңмаганы
— Эшләргә синдә кул көче җитәрлек инде Улың, киленең, кызын, хатынын белән үзең. Хатының өндә пешеренеп, бала-чага карап торса да, зур ярдәм
Бамбыр Гобәйдулла эшкә, үз дәрәҗәсен белеп, кабаланмыйча тотынды Мең тугыз йөз тугызынчы елны, кар төшәр алдыннан патша хезмәтеннән кайткач.■ дус ишләре. туган-тумачаларына анда күргәннәрен сөйләгәндә:
— Мин солдатта бомбардир булган кеше,— дип кенә җибәрергә ярата иде ул Берничә җирдә шул сүзләрне кабатлавы булды, авыл халкы, иртәгәгә калдырмыйча, аңа Бамбыр Гобәйдулла дигән кушаматны тагып та куйды Ишеткән чакларында да ул аңа ачуланмый, чөнкн тумыштан бирелгән табигый акылы белән бүтәннәр аңламаганны аңлый: авыл халкы теленә кушамат булып кергәнне алла үзе дә бетерә алмый Авылда халык аны ярага, үз итә Бамбырга киңәш сорап барсан, ул акыллы, төпле киңәш бирә, ярдәм сорап барсаң, үзеннән соңгысын өзеп булса да. ярдәм игә. Шуңа күрә авылның өлкәне Гобәй Көрпә аңарга авыл Советы председателе итеп кенә түгел, акыллы, төпле булганга да ярдәм сорап барды
Зәйнулла белән сүзне Бамбыр башлады, ә Гобәй Көрпә ник бер сүз әйтсен Аңлый ул: хәзер Зәйнулла, эчтән кыза барып, килүчеләргә бәйләнергә юл эзләячәк Ә Бамбыр белән эш башкача булачак. Зәйнуллага кызып китәргә җай калмаячак Бамбыр — урындагы кеше, Дюльдин отрядында партизан булып, акларга каршы сугышкан, унсигезенче елның язында Зәйнуллага байларның җирен бүлеп биргән кеше Гобәй Көрпә белә. Бамбыр сүзне төпле итеп сөйли .
ярый. ярый, арышны яртылаш ургансыз икән, әйбәт булган Я. килен ничек соң. килен өлгерәме? Әнкәсенә охшаса, уңган булыр ул Тик имчәк баласы булгач, авырракка киләдер инде Нәселе бик уңганнардан инде киленеңнең, игелеген күрергә язсын
Зәйнулланың түземе бетте
- Сез нәрсә мине бала-чага кебек кыйландырасыз Нәрсә дип килдегез монда йортыма, ә? Минем сезнең белән тел чарлап торырга вакытым юк. каян килгәнсез, әйдә шунда
- Чү чү. Зәйнулла, кызмый тор әле син алай сәбәпсез! Без монда уйнарга диеп килмәдек Ниндирәк итеп сөйләшмәкче буларың син без нең белән, ә? Элекке заман булган булса, бу сүзләрең өчен староста Җәләли сиңа әллә кайчан ике күз араңа берне таягы белән тондырыр иде инде Алай сүз бүлеп сөйләшергә гайрәтең җиткәч, әйдә, рәхим ит. күчик төп эшкә Менә сиңа сорау алайса: улың Сәйфулланы хатыны һәм имчәк баласы белән башка чыгарасыңмыни?
— Кешедән сорап тормадым, чыгардым!
— Ярар алайса, анысын әйбәт иткәнсең. Шуннан нәрсәләр бир дең инде аларны башка чыгарганда?
— Я. нигә дәшмисең5 — дип кабат сорады Бамбыр. •
— Сезнең ни эшегез бар анда?
- Безнең бөтен нәрсәдә дә эшебез бар. чөнки без совет влачы Имчәк баласын күтәреп, хатынын җитәкләп, ул авыл буйлап хәер сорарга чыгып китәргә тиешмени, ә?
— Эшләсен, туйдырыр тамагын Эшләмәгән ашамый дисез бит Эшләсә...
Тукта, мине тыңла Нигә, ул синдә унтугыз яшькә җиткәнче түшәмгә төкереп эшләмичә тик яттымыни? Бар әле. адаш абзый, авыр- сынмасаң, алып чык әле ул егетне монда. Мин үзем сорашыйм әле аңардан Син. Габдулла энем, мин сораганны, әтисе-улы сөйләгәнне яза бар Ни өчен дисәң, эш монда зурга китәргә охшаган Кирәк вакытта 30
шул язулардан гына карап искә төшерә торган нәрсәләр булуы мөмкин Монысы ярар. дип. Бамбыр сүзнен бер өлеше беткәнне белдерде Азрак кирегә чигенеп әйтим әле син бит өеңә дә чакыра белмисең. Безнең татарда юк эшне эшлисең. Зәйнулла, ай-һай. ялгышасың Хәзер картая торган чакларыбыз җитте. ә яшьләр көч ала. алдагы тормыш аларныкы булачак бит. азрак уйлый белергә кирәк. ♦
Ул арада Гобәй Көрпә Сәйфулланы алып чыкты
Исәннәрмесез. абзыйлар?
Әйбәт кенә әле. улым, үзең исән-саумы’
Бамбыр Сәйфуллага кул биреп исәнләште дә. бер якка ишарәләп, i бол ай диде: •
- Аяк өстендә сөйләшә торган сүз түгел бу. хуҗа чакырмаса =
да. әйдәгез, әнә анда, келәт алдына барып утырып сөйләшик Безнең ч дә аяклар кәҗүннн түгел бит *
Келәт янында яткан бүрәнәләргә тезелешеп утырдылар Алларында = көрәктәй зур кулларын кая куярга белмичә бер Сәйфулла басып ® калды. •->
Я. улым, сөйлә инде безгә, язгы чәчү вакытында атаңа иген * чәчештеңме?
- Чәчештем.
— Ничек итеп?
Куна ятып чәчтем Башта җир сөрдем, кул белән чәчтем, аннары тырмаладым
Тубал белән йөри беләсеңмени?
Белмичә, нәрсәсе бар аның? Ундүрт яшьтән бирле йөрим мин тубал белән
- Тырмага кайчаннан бирле йөрисең’ Үземне үзем белгәннән бирле
- Печәнне күп әзерләдегезме?
Йортка унсигез фурман китердек, яланда тагын өч кибәнебез бар.
Печән әзерләгәндә кеше ялладыгызмы’
Юк. ялламадык, үзебез эшләдек бар эшне дә. Әти кибән башында торды, мин ыргыттым. Зөбәйдә белән сеңелем чүмәлә тарттылар
- Ә әниегез?
Безнең әни ялан эшләрен яратмый ул. аннан балалары да бар бит Ярар, аңлашылды монысы Әтиең башка чыгара икән сезне Иртән әни шулай диде шул Нәрсә белән чыгардылар соң?
Пот ярым тирәсе булыр, арыш оны бирделәр
Ишегалдында утырганнарның берсе дә дәшмәде
Ничек яшәргә уйлыйсың инде хәзер? Белмим
Келәт алдында авыр тынлык урнашты
Бамбыр. урыннан торып. Сәйфулланың иңенә сул кулын салып, уңы белән такта өйгә күрсәтте, әкрен генә әйтте
Бар. улым, кереп тор, без. зурлар, сөйләшик әле монда азрак Аннан соң кире килеп урынына утырды, кесәсеннән янчыгын чыгарды Син. адаш абзый, миңа рөхсәт ит инде, бу нәрсәне азрак төтәтеп җибәрим, югыйсә, баш әнке менке килә сыман
- Тарт. энем. тарт, диде Гобәй Көрпә
Бик ныклап бер бер артлы ике тапкыр суыргач. Бамбыр Зәйнул ла га дәште
Я. Зәйнулла, син нәрсә әйтәсең инде безгә?
Бернәрсә дә әйтмим, чыгарган, эше беткән
Гобәй Көрпә чыдамады, утырган җиреннән сикереп торды Жирбит, мин сине
— Утыр, адаш абзый, утыр! Иң әүвәл совет влачы исеменнән мин сөйләшим әле Габдулла, син туктама, энем, яза бар. — дип. Бамбыр секретарьга да дәшеп алды. Аннары кабат Зәйнуллага борылып:
— Бу малай синең балаңмы? дип сорады Сорау мыскыллау кебек килеп чыкты.
— Нигә, минеке булмыйча, кемнеке булсын, минеке
— Шулаймы? — дип гаҗәпләнгән булды Бамбыр Кылануыңа караганда. мин аны әллә җилдән туганмы, яисә читтән килдеме икән әллә, дип уйлаган идем Алай булгач, син аны нигә бернәрсәсез урамга куасың?
— Нишләп урамга булсын ди. әнә бит өе бар.
— Ә-ә-ә, шулаймыни? Габдулла, яз, энем, болай диеп. Зәйнулла фәләнев диген, олы улы Сәйфулла фәләневкә, хатыны һәм имчәк баласы белән башка чыгарганда түбәндә күрсәтелгән әйберләрне бирде диген пот ярым арыш оны. ике тәрәзәле, салам түбәле җәйге өй. икенче яше белән барган тана бозау
— Нинди тана ди ул тагын!.
— Шаулама, Зәйнулла, шаулама, кешегә түгел бит. үз балаңа Син, Габдулла, яз, энем, туктама!
— Язам, абзый!
— Яз! Өй салырга кырык баш бүрәнә диген...
— Көпә-көндез талыйлар бит. я алла, нәрсә карап торасың, син...— дип, Зәйнулла абзасы Гобәй Көрпәгә карады
— Ә-ә-ә, шулаймы’ Аллаһы тәгаләне исеңә төшердеңме, җирбит Әти мәрхүмнең бөтен җыйганы сиңа калды өелеп. Без, бер тиенсез чыгып китеп, кайсыбыз кая таралып беттек. Хәзер хатын сүзе белән йөрисең син. бүрексез нәрсә. Хатыннар туймый ул. Әнкәсе исән булса, бу бала шушылай эт типкесендә йөрер идемени, ә?
— Үз малаеңны бел. миңа кысылма,— дип, Зәйнулла күзләрен ялтыратты.
— Мин сиңа әти урынына калганмын хәзер. Минем улым, бер йортта торса да, аерым өйдә тора Бүген башка чыгам дисә — ярты дөньям аныкы
Бамбыр да сүзгә кушылды:
- Ярар. Гобәйдулла абзый, тынычлан. Без бу эшне кызу чагында бетерик инде, төн кыска, ял кирәк барыбызга да Сүзне менә болай алып китик,—Ул кабат йорт хуҗасына борылды.— Зәйнулла, менә болай: үзең, хатының, өч балаң Улыңның: үзе, хатыны, кызы. Сез бишәү, алар өчәү. Ата кеше булуыңны исәпкә алып, сиңа дөньяның ике өлеше, малаеңа бер өлеше Бөтен нәрсәне өчкә бүләбез дә, шуның бер өлеше улыңа тияр Шуңа күрә аңа танаңны, бәрәннәре белән ике сарыгыңны бирәсең. Сарыкның берсен үзең бир. икенчесен ул сай лап алсын Урмаган игенне сажинлап бүлегез, урганын көлтәләп, һәр- кайсыгыз үзенә тигәнне үзе җыйнап алсын. Бәрәңгене буразналап бүлегез. Оят эш бу, беләм. тик башка чара юк. ничарага бичара булып беттегез инде Бернәрсә дә эшләп булмый, Зәйнулла, үзең сәбәп иттең. Син. Габдулла, энем, яз барысын да шушыларның. Әгәр дә инде. Зәй-нулла. безнең шушы әйткәннәргә риза булмасаң, иртәгә үк кәмиссия төзеп, бөтен нәрсәңне исәпкә ала башлыйбыз. Кәмиссиягә күрше-тирәдән дә ике-өч кеше кертербез. Сине дә. малаеңны да белгәнрәкләрен Менә шул сиңа, әйтәсе сүзеңне әйт тә, без китик.
Зәйнулла байтак вакыт дәшмичә утырды, аннан соң гына теләр- теләмәс сүзләрен чыгарды:
— Влач булгач, нишләтергә кирәген беләсездер инде. Әйдә, сезнеңчә булсын...
Моңа каршы Бамбыр әйтте:
— Беләбез! Чөнки без, унсигезенче елны партизан булып, мылтык тотып, ул влачны көрәшеп алдык, кан түктек аның өчен. Совет влачы 32
бар вакытта синен кебекләргә авызлыкны да тиз табачакбыз Син бит ир уртасын куган кеше, ике тапкыр солдат хезмәтен үтеп, сугыш, плнн күргән кеше Үз баланнан үзен кызганасың, ярамый алан. Байлар жирен бүлгәндә, совет влачыннан файдаланып, ин алдан син йөрдең Сикермә. Зәйнулла, ил каршында яхшы түгел .
Сездә дә үсәләр малайлар, күрербез әле *
Үссеннәр, амин' Тик үзем исән булсам, улым, синеке кебек. = күзләрен мөлдерәтеп, кеше күзенә карап ярдәм эзләмәячәк Бетте * шуның белән Габдулла, чакыр егетне'
Секретарь егет такта өйдән Сәйфулланы чакырып чыгарды Теге ~ картлар каршына килеп басты ♦
Мен.», улым, атаң белән сөйләшкәннән соң. аның ризалыгы г белән чыгарган карарыбыз. - дип. Бамбыр Сәйфуллага сөйләшүнең - нәтиҗәсен аңлатырга кереште Калган нәрсәләрне бүлешергә баба , каен ярдәм итәр
Ярар. энем. ярар, шулай итәрмен. днп канәгать рәвештә баш - какты I обәй карт
Аннары ул әле һаман тез өстендәге кәгазьләргә иелеп утырган » секретарьга эндәште
Кая Габдулла энем, язган киягазеңне бир әле монда, алай болай ялгыш теркәп куймадыңмы икән
Алып азрак караштырды да Габдуллага кире бирде
Я. Зәйнулла, шушының белән сүзне кире кайтмаслык итеп бете pen куйыйк инде без. син нәрсә әйтерсең
Житәр йөзенә тимгелләр бәреп чыккан йорт хуҗасы читкә карап утыруын белде
Снн, Гобәйдулла абзый, ике өч көн эчендә эшне бетереп куй Шнм бә көнне кичләтеп сугылып китәрмен өйгә кайтканда Бүгенге эшнең аза гын шунда сөйләшербез
Сон үзем керермен, энем, кәнсәләреңә
Юк. юк, йөрмә Олы башыңны кече итеп әле дә күп йнредең Я. ярар. Зәйнулла, исән бул. гаепләп калма, ил эше бит Минем синең белән бүлешә торган малым юк Бу бит киләчәк буыннарын өчен кирәк
Канканы чыгып, зур урамга борылгач, Бамбыр секретарь егет Габдуллага шелтәле тавыш белән эндәште
Ничә тапкырлар әйткәнем бар сиңа, энем шул язган книга зен нен өске өлешенә япьле сәнәк төшереп кун, диеп Югы/зсә. кай ягы өс. кай ягы ас икәнен белеп булмый бит Ярый әле Зәйнулла да укый белми
Бамбыр Гобәйдулла» янә әлифне танымый иде әле
Шулай игеп Сәйфулла белән Зөбәйдә көтмәгәндә башка чыктылар Гобәй Көрпә мал бүлешкәндә, тезгенне нык тотты Ялан игенен дә бүлеп бирде, бәрәңгене дә. келәт игенен дә. малларны да Яландагы өч кибән нен иң зурысын бирдерде Энесе Зәйнулла абзасына каршы килә алмады Басылды Ике көн үтүгә бүлешеп беттеләр Шул тирәдә гаугалы йортка юкны бәр итеп йомышка кергән күрше карчыгы Хәнифәнен ун күз төбе кара янып чыккан. Зәйнулла бнргәләгәи ахрысы днп сөйләнеп йөрде
Башка чыкканнан соң яшьләр ашау эчүгә Кара Гобәйләргә күчте ләр Ул турыда бабасы үзе сүз кузгатты
Синен, кияү, авыр чагың Әйдә бездә ризыкланып йөрегез хәзергә. Тора бара күз күрер Көзләр үтеп, игеннәр җыйналып беткәч, карарсыз аннан соң үзегез
Нечкә нтеп кырылган мыегы астыннан снзелер-снзелмәс кенә елмай ган карт, казан тирәсендә уралган карчыгына
Снн ничек. Садрнкамал. каршы түгелсеңдер бит. нигәдер тавы шын ишетелми монда? дни эндәште
Әй. шушының теле
- Ә. ярар алайса
Атнадан артык бил турайтмыйча арыш урдылар. Бүленгән кырның бер очында Зәйнулла белән Маһинур, икенче очында Сәйфулла белән Зөбәйдә. Бер-берсенә дошман түгелләр түгелен, тик ял итәргә туктаган җирләре аерым Атлары булмагач, Сәйфуллалар куна яталар, ә тегеләр кичен авылга кайтып китәләр Араларында ик авыры Зөбәйдәгә. Ярый әле баласы елак түгел, тик суыра инде, нык суыра Шул атна- ун көн эчендә хатын сулыгып, ябыгып китте. Алсу йөзенә азрак сары йөгерде, күзләрендә ниндидер капыл килеп чыга торган сискәнү барлык ка килде Арыш урагын кыса биреп, бодай өлгерде Ташырга аты булмагач, урган арышына карап, нәрсә эшләргә белмичә башы катып йөргән чакта. Сәйфуллага Кара Гобәй ярдәмгә килде Шимбә көн кич чәй эчеп бетергәч, уйланып утырган Сәйфуллага:
— Син. кияү, вакыт табып тиз генә Төхфәт баҗаңа барып кил әле. Кара айгырын сатарга ниятләп тора бит әле ул. Иллә дә шәп хайван инде,— диде v
— Ә, шулаймы? Киттем мин,— дип капыл кузгалды Сәйфулла.
Тик бабасы аны җиңеннән тотты
— Тукта! Менә сиңа унбиш тәңкә акча Кем әйтмешли, маяга. Сәйфулла. Төхфәтләргә барып кереп исәнлек-саулык сорашкач, шундук төп сүзгә күчте:
Синдә, баҗа, сатлык ат бар, ди бабай Әйдә карыйк әле.
- Ай. каравын карарбыз да бит, тик синең сәмән ягың ничегрәк соң?
Әйдәле. әйдә, күрсәт, аннан соң сөйләшербез калганын,— дип ашыктырды Сәйфулла
- Алай бик күрәсең килә икән, әйдә, күрсәткәнгә акча сорамам
Абзар капкасын ачып, ярым караңгыга килеп керделәр. Бәйдәге өч-дүрт яшьләр чамасындагы кара айгырның күзеннән ут чаткылары, танау тишекләреннән ялкыннар бөркелеп тора Төхфәтнең гомере буе итек-читек тегеп, күн белән булышкан куллары ялына тию белән, айгыр тынды Тик дугаланып килгән муеныннан арт сыртына табан бер-бер артлы ике дулкын йөгереп үтте. Кара айгыр көр дә, елгыр да, матур да иде. Малны күргәч, Сәйфулла телсез калды Ул аны бүтән вакытларда да күргәне бар иде Тик ул чакларда айгыр Төхфәтнеке иде бит Ә хәзер эш бүтәнчәрәк тора Бер алдына чыкты ул айгырның, бер артына. Куллары калтыранды, тирләде, тамагы кипте.
Әйдә, алып чык әле. баҗа, ишегалдына бу хайванны Яктырак җирдә карыйк әле үзен, аннан тоякларын да...
һә, күрсәтер ул сиңа тоякларын Аның һәр тоягы саен бер баш кирәк Әйдә, башың дүртәү булса
Төхфәт үзе сөйләнде, үзе. айгырны бертуктаусыз сөя-сөя, ишегалдына алып чакты Куе озын яллы, озын койрыклы, елкылдап торган кара күзле, кечкенә башлы иде айгыр Ишегалдын бер итеп, кая басарга белмичә ыргылып ыргылып сикергән бу изге җанга карап, сүз дәшә алмый озак басып торды Сәйфулла Төхфәтнең куллары сикерергә ирек бирми башлагач, айгыр аягы белән җир тырнады, башын каера биреп, ирек эзләп карады. Ә Төхфәт һаман елмайды:
— Ошыймы?
- һы Күпме сорыйсың?
— Сиксән тәңкә!
Айгырга гашыйк булган Сәйфулла кесәсеннән Кара Гобәй биргән акчаны чыгарды
Менә сиңа, баҗа, унбиш тәңкәсе, калганын яңа елга түләп бе- терәм. сат миңа бу хайванны.
— Әзрәк сатулаш инде ичмасам, хәлеңә кереп, берәр ун тәңкәсен төшерермен, мужыт.
- Юк. кирәкми, төшермә1 Моның хәтле асыл затка акча жәлләп торырга мине әллә карун дип беләсеңме?
һәрхәлдә акыллы диеп әйтеп булмый инде сине, чамалы күренәсең ул яктан Ярар, тот әйдә тезгенен, бергә яшисе көннәребез күп бит әле алдагы киләчәк гомерләрдә Житмешне түләрсен инде, шуның белән вәссәлам
Юк. сиксән дигәч, сиксән инде. Китер тезгенен, шуңа риза булсаң. ♦
Ярар алайса, килештек, бир кулыңны
Кулга-кул сугышкач. Сәйфулла тезгенгә үрелде
Тукта, бажай. диде Төхфәт Кәзәки чабуың белән тот Игеле- 2 ген шунда күрерсең, аллаһы боерса Атландырып өйрәнмәгән, камыт күрмәгән, холкы усал түгел, бик тә бала-чаганы яратучан хайван үзе ♦ Тик астын тазартканда сәнәк, көрәк белән сукканны яратмый Абзар = капкасын ачып кергәндә, хайванкай диеп иркәләп кер. яме
Ярар. ярар. бажа. шулай итәрмен Бик әйбәт булды бит әле бу эш. ~ Ярар, алып кит инде булмаса Мәгәрич кирәкми, аның урынына. = жигеп өйрәткәч, бахбайны Шарлыкка кунакка барып кайтырга берәр 5 биреп торырсың инде
Сәйфулла айгырны туры Кара Гобәйләргә алып кайтты
Ай-Һай кияү' Ирләргә генә .хас зур тәвәккәллек күрсәткәнсең ■_ син. Игелеген күрергә насыйп булсын, бик тә асыл мал. берүк бәла-каза лардан, яман күзләрдән саклый күр инде дип хуплап каршы алды аны бабасы
Карлар ява башлаганда, тырышып эшләгәннәрнең игеннәре ындыр табагына ташылып, кибәннәргә кереп беткән иде инде Кешенеке арасын да. бик зурлардан булмаса ла. Сәйфуллаларның ла кибәннәре утыра Тик сатып алган атның хакын түли-түли, Сәйфулла йөгенә башлады Игеннәр нык уңганга базарда аның хакы түбән, ә башка сатар нәрсә юк. Сарыклар да. үсеп җиткән бәрәннәр белән бергә иткә әйләнеп, базар аша үтеп, юк булдылар Соңгы унике тәңкә бурычын Сәйфулла бабасы Кара Гобәйдән алып түләде Кызык та. уңайсыз да хәлгә калды ул шушы унике тәңкә акча белән. Кичке ашны үткәргәч, кияве белән кызын озатырга чыккан Садрикамал капканы япканда. Сәйфулланың кулына өч танк.) акча төртте
Мә. кияү, бу акчаны, тегенеп янчыгыннан үзе күрмәгәндә генә чәлдергән исм Изге эшкә алынгач, гөнаһысы бик зур булмас әле. алла боерса. Ал. ал менәтерәк Яши биргәч, барыбер сездән кире әйләнеп кайта торган акча ул Без картаябыз, сез көч аласы» Аның янчыгында тагын бар әле Мич чьи арганга Начарлардан да тиясе әле. пима да төп ли башлады кулы һөнәр белә, аллага шөкер Я. исән-сау кайтып җитегез. Баланың бите ачыла күрмәсен, карап бар кайтканда
Икенче көнне, бабасының йөзенә карамаска тырышып. Сәйфулла ана өч тәңкә акчаны бирде
- Тагын тугызы кала инде, анысына янә берәр төрле җаен чыга рырбыз әле
Әй-йе. кияү, шулай инде, җан биргәнгә җүн бирә ди ходай тәгалә Чыгар, чыгар жае Гобәйдулла карт иреннәрен кыса төшеп, самавыр артында чәй ясап утырган хатыны Садрикамал белән Сәйфул лага карап елмайды Әмма. кияү, ул бурычны өч тәңкәләп түләп эт ләнмә инде, яме Барыбер минем янчыктан Сиздерми генә аласыз да бурыч түлне» I Б» » ул бурычны вәссәлам итен, бит сыпырыйк та куйыйк инде Югыйсә. Садриквмалнын да гөнаһлары күбәеп китәр дип куркам
Шушы сүзләрне ишеткәч тән чәе ялгыш тын юлына китеп, иң әүвәл Зөбәйдә кылкынды Яулык очы белән авызын томалады да сәке дан гөшеп. почмакка кереп китте Сәйфулла да кызарып тирләп чык кан йөзен кая яшерер» » белмичә, акчалы кулын сузган көйгә аптырауга калып утыра бирде Тик < адрикамал гына үзен үзе югалтмыйча, әллә ни исе китмичә, чли ясавын дәвам итте
И-и ii. кара мунча ташы! Мин аны алсам да белеп алдым. Санаусыз акчасы булмас, нәрсә эшләр икән, белер Хткән. белмәс микән, диеп сынавым гына иде сине, кара чуен...
Хәтердә калган ул авыр да. күңелле дә көннәрне уйлап. Зөбәйдә арба тарта. узе елмая Кара Гобәйнең күп ярдәме тиде аларга. Шуңа күрә аны үги дип уйламыйлар да. барысы да өзелеп яраталар, хөрмәт итәләр, зурлыйлар Кара Гобәй һаман да шулай күп эшли, җайлап кына сөйли, кешегә ярдәмчел булып яши оирә Картаеп барган ( адрикамалыи үзенчә ярата һәм аңа авыр көннәр күрсәтмәскә тырыша
Арба тартып баручы Зөбәйдә, сагышлы елмаеп, истәлекләр дөньясында йөзә Авылда әнкәләрендә калган сигез яшьлек кызы Сәвия, яшь тә өч айлык улы Мансур өчен ул көенми Чөнки анда тынгы белмәс, шат күңелле әнкәсе Садрикамал бар. уйчан йөзле, аз сүзле, зур куллы, киң күңелле атасы Гобәйдулла бар Бу гарасат заманда зур ышаныч, зур терәк алар Зөбәйдә өчен.
9
Эсседән әлсерәгән, арба тартып арыган алты хатын Карамалы авылына килеп кергәндә, өйлә җитеп килә иде инде. Авылдашлары Сорур апаның Карамалыга килен булып төшкәненә ун елдан артык. Сорурның әтисе белән Мөнәвәрәнең каенатасы бертуганнар Татар туган эзли дигәндәй, юлаучы алты хатын Сорурларның капкасы төбенә килеп туктадылар Утынлыкта агач кисеп маташкан ун яшьләр чамасындагы малай, балтасын тоткан көйгә, дәшми-тынмый, боларга карап тора башлады. Мөнәвәрә туза башлаган читәннән үрелеп аңа дәште
— Әниләрең өйдәме, акыллым?
Яланда эштә.
Син Иншар буласыңдыр әле?
— Әй-йе.
И-и-и, илаһым! Бигрәк үскәнсең, икән. Өегездә кеше бармы соң?
— Дәүәни өйдә, керегез, апалар!
Башка хатыннар да телгә килде:
- Кереп тормыйк. Мөнәвәрә, вакыт юк бит. Юлчының юлда булуы хәерле.
Мөнәвәрә якын да килмәде:
- Китегез, кит. нишләп кермәскә ди Бер ярты сәгать булса да тын алыйк ичмасам, бит-кулны юыйк.
Хатыннар икеләнеп торган арада Сорурның каенанасы, кабалана- кабалана. өй болдырыннан төште:
И-и-и. алланың рәхмәте төшкерләре, Мөнәвәрә кодача, син түгелме соң? Карагыз әле нинди бәхет иңгән безгә бүген. Әйдүк, әйдүк, керегез Бүген иртән үк баш өянәгем кузгалып китте лә. шуЛ басылмасмы икән дип. азрак ятып торган идем. Бу баланың утын чапканына түзеп ятып булмый балта түтәсе белән лепкәгә сугалармыни. Әйдәгез, әйдә, керегез. Хәзер самаварымны куям, әзрәк хәл җыегыз. Әй хода! Тагын дөнья нужасы баса башлады инде халыкны Нәрсә эшләп йөрисез фурманнар өстерәп? Кая китеп барасыз?
— Ирләребез янына,—диде Мөнәвәрә.
— Кайда алар?
— Краевкада
— Әй аллакаем! Ат та үзем, бот та үзем дигәндәй, җәяүләп китеп барасыз түгелме соң? Байтак ара бит әле анда хәтле, ул табаннарыгыз ниләр күрә инде анда барып җиткәнче?!
Карчык үзе сөйләнгән арада самавырын кагып су салды, ут кабы зып күмер өстәде Хатын-кызлар арбаны йортка кертмичә генә салкын кое суы белән юынып алдылар да яшел чирәмгә чыгарып җәелгән зур
киезгә тәгәрәттеләр. Исәпләре тиз кузгалырга булса да, барып чык малы сәгатьтән артык вакыт үтеп китте Кайнар чәйдән сон аларга бераз хәл керде Алдагы барасы юлнын озынлыгын тоел, тагын юлга чыктылар
Карамалы үрләре йончытты яшь хатыннарны Карамалы үрләре Юлны күп йөр» >н яхщы атлы, яхшы дирбияле житез нрләрнен йерәп * дә сыкрап куя шул сүзләрне ишеткәндә Күпме көчләр түгелә, күпме = тирләр ага. күпме камыт баулары, тәртә төпләре, тәжеләр өзелә Күпме Г ат сыртлары бөкрәя шушы үрләрне менгәндә
Ат көче белән түгел, алты хатын көче белән үрмәләде фурман ~- Карамалы үрләренә Маңгайдан аккан тир күзләрне меггера юешләнгән ♦ күлмәкләр тәнгә ябыша, тын кысыла, аяк-кулның хәле бетә, тамаклар 5 кибә Иелгән башны күтәреп, алга карарга йөрәк житмн юлнын очы - тау үремен әллә кайсы төшләренә китеп югала Күпме тартсан да. күпме ~ өстерәсәң дә. тауга үрмәләгән юлнын очы кырые булмас, әллә кайдагы = Краевкага һич тә барып житмәс кебек тоела Өч үрне менгәнче өч кенә - тапкыр туктап ял итте хатыннар Ешрак туктарлар иде. Зөбәйдә белән " Мөнәвәрә ирек бирми Туктыйк дип тә әйтмәделәр, барыйк та димәделәр, зур тырышлык белән фурманны өстерәделәр дә өстерәделәр Ял итәргә 1 туктау белән, кайсы кай якка юл кырыена тәгәриләр Теләкләре бер генә шул Зөбәйдә белән Мөнәвәрә озаграк утырсыннар иде дә арыган аякларга тагын аз i ына ял бирсеннәр иде Кызышкан тәнне искән жнлгә куен, a» гына булса да суытырга иде дә. күзләрне йомып, бала чактагы кебек уйсыз-ваемсыз ятарга иде Юк. ул ике хатыннан мәрхәмәт көтәрлек түгел Яңа гына туктаганнар иде. шул арада менә күлмәк-яулыкларын караштырып, чабаталарын каккалап, үләннән яна олтырак салып, әп әзер булып торып та басканнар
Ягез. я' Нәрсә утырмага килгән яшь кызлар кебек жәелешеп утырдыгыз. Баргач утырырсыз да. ятарсыз да. торыгыз, тор'
Мөнәвәрә барысын да кузгата, юлга өнди башлады Аның тавышы чыгу белән. Зөбәйдә лә арбаның тәртәләренә тотына, аңа иярен. Рәйхане кузгала, аннан калганнары Тагын тарталар арбаны, тагын этәләр. Карамалы үрләрен үткәннән сон. юл бөтенләй авырайды Моңа хәтле таудан түбән яхшы аг булып кыйланып чапкан Мөнәвәрә лә басын кыланды.
Бер текә үрне менеп житкәинән соң юл читен.» тәгәрәгән Мнңжа малның күкрәгеннән чыккан жан өзгеч сүзләр хатыннар күңеленә шом салды
Я ходай* Әгәр булсан. мәрхәмәтеңнән ташлама Шушы хәтле жәфалар күрсәтсәң күрсәт, тик без барып жнткәнче ирләребез генә китеп өлгермәсен Әтисе» калган сабыйлар хакына, карт-корылар хакына нлварам сипа
Арба тартып ярсыган йөрәкләрен баса алмыйча утырган хатын нар Микжамалга ябырылдылар
Авызыңнан жил алсын, юньсез, тәүбә диген' Бигрәк кирәкмәгән нәрсә уйлыйсың
Бу хәтле жәфаланып та. күрешә алмасак. нинди алла дн ул тагын?’
Гомер буе шулай тозсыз сүз сөйләде инде шушы Мннжамал
Фурманның арткы тәгәрмәче янына чүгәләп утырган Мннжамал лышык лышык елый иде Хатыннар борынын тарткалап яулык очы белән күзләрен сөрткәләп. бәләкәй генә булып бөрешеп утырган Мин жамал янына жыелдылар Байтак дәшми торгач. Мөнәвәрә телгә килде
Син. Мннжамал. без эчтән генә уйлап килгәнне тышка чыгарып күңелләргә шом салдың Дәшмәсәк тә. барыбызда ла андый ун бар инде Бер ярты сәгать тирәсе генә тын алабыз да китәбез Элмәбез әле. калган юлны барып житкәнчг куабыз Үргә каршы ашыкмыйк, ә түбәнгә таба күпме тизрәк йөгерә алабыз, шул хәтле чабарбыт Син. Рәйхана ахн
рот. тау түбәне булса, утыра алмыйча торып кала күрмә көтеп торырга вакытыбыз юк
Ярар, ахирәт — дип күзләрен сөртте Рәйхана.
— Аннан соң инде болай итәбез Мөнәвәрә сүзен дәвам итте. Тау түбәненә Рәйхана кебек итеп тагын икәвебез утырып төшсен \з булса да аякларыбыз ял итәр ичмасам Арбаны гыеП булышмыйк, тоты нып йөгерик тә йөгерик Тик карап йөгерик, арбабыз юлдан чыгып кит мәсен.
Тагын кузгалдылар Карамалы авылы да, тау артында калып, күренмәс булды. Хатыннар шул кузгалудан башка ял итәргә туктамадылар Тик Софиновкага җитәргә берничә чакрым калгач кына Бурлар Талы дип йөртелгән җирдәге инеш буенда баш күзләрен сөрткәләделәр Мөнәвәрә берсенә дә су эчәргә рөхсәт итмәде.
— Тешләрне чатнатырлык суык, эчә күрмәгез. Без хәзер чабып килгән атлар кебек кызыштык Эчсәк, хәзер аяксыз калабыз, бара алмыйбыз. Авызларыгызны чайкагыз да тизрәк китәбез, дип кисәтте
— Минем Сәйфулламны шушыннан биш-алты чакрым җир үткәнче ике юлбасар куган Арттан дүрт тапкыр аттылар диеп сөйли иде Әй асыл да иде соң аты' Ике рәт кенә сыдырдым дип сөйли иде Борын борыннан ук. шушы таллыктан чыгып, юлбасарлар кеше талый торган булгаипйр. Егерме тугызынчы елның дикәбер башлары иде шикелле. Ут алынгач кайтып керде, бураннар тузды ишегалдында. Ул аты кызган, ул үзе — икәүләшеп кая басарга белмиләр менә..
Чыннан да куе таллык белән капланган Бурлар Талы шомлы урын иде. Яшь киленнәр Зөбәйдәнең сөйләгәнен тынлап бара-бара шүрли калдылар:
- Хәзер шул юлбасарлар килеп чыкса, нәрсә эшлибез инде, әйдәгез тизрәк атлыйк,— диештеләр.
Миңа чатан диеп тимиләр инде. Миңҗамалның баласы бар. Зөбәйдә белән Мөнәвәрәгә дә. болары төпкә җигелеп килеп йончыган нар. диеп, кагылмаслар Алай-болай килеп чыксалар, ике яшь киленне бирик тә китик.— диде Рәйхана
Мөнәвәрә, елмаюын тыя төшеп. Рәйханәга бармак белән янады Я. телеңә салынма, түгәрәк җирләреңнең барысы да киленнәр- некеннән ким түгел, сине дә читкә куеп тормаслар Аннан кырысланды Ягез. кузгалыйк! Нинди бурлар, юлбасарлар булсын ди монда Ил өстенә килгән әнә илбасарлар, бөтен халык илне саклап алып калыр өчен туплана
Бер генә урамлы рус авылы Софиновкага килеп кергәч, хатын-кыз шомлана төште Бәләкәйдән үк татар авылында үсеп, ипи белән тоздан башка рус сүзе белмичә. Зиреклебаштан беркая да чыкмыйча яшәгән хатыннар бу авылны тизрәк үтеп китәргә ашыкты. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, авыл уртасына җитәрәк. арбаның ике тәртәсенә аркылы кадакланган шомырт агачы суырылып чыкты. Нәрсә эшләргә белмичә, бераз аптырап тордылар да. юлда яткан ташны алып, таякны кире кадакларга керештеләр Бу эшкә бүтәннәргә караганда Рәйхана остарак булып чыкты Тик таяк элекке кебек нык беркелеп бетмәде Шулай пи эшләргә белмичә аптырап торганда, арба тирәсенә сары чәчле, зәңгәр күзле, төрле яшьтәге рус балалары җыйналып өлгерде. Арбаның бер артына, бер алдына чыктылар, нәрсәдер сөйләнделәр. Кайберләре кызыксынып арба^ янына ук килделәр Мөнире өчен курыккан Миңҗамал аларны куа башлады. Бала-чага, көлешеп, төрлесе төрле якка чәчелә дә тагып арбаны уратып ала. Шул вакыт болар янына кулына өч япьле агач сәнәк тоткан, авызына кәкре трубкасын капкан олы яшьләрдәге бер рус агае килеп туктады:
— Здоровы, молодки?— дип исәпләште җирән агай.
Хатыннар башта шым булдылар, аннан соң гына берсе телгә килде:
Әй ходаем, нәрсә ди?
Исәнләшә бит
Что случилось? дип кызыксынды агай һәм арба янына якынрак килде
Зифа араларында русчага остарак иде, ул җавап бирде.
Ват, дәдә, тәртә паламался бит, ни знай инде
Карт тәртә башын күтәреп карады да янында уралган зәңгәр күлмәкле малайга нәрсәдер боерды. Карт сүзен әйтеп бетерүгә. ике малай каядыр торып йөгерделәр Аз гына вакыт үтүгә, малайлар чүкеч, кадак лар алып килделәр. Эшкә керешкәнче, карт икенче малай кулыннан тоткалы зур чүлмәкне алды да Зифага сузды.
Пейте квас
Мөнирен күтәреп, фурман артында басып торган Минжамал шундук телгә килде
Кит, урыс кулыннан ала күрмәгез! Гөнаһысы зур була ди аның шәригать буенча
Зифа, берни булмагандай, чүлмәкне карг кулыннан алды да куас эчәргә тотынды Эчте дә Мөнәвәрәгә бирде Мөнәвәрә исә кулыннан ычкындырмыйча гына Мөниргә эчерергә тотынды
Үзең эчмәсәң. балаң эчсен, юньсез нәрсә Кеше ана изгелек эшләп тора, ул үзенә күрә түгел урыс дигән була
Бала чыннан да нык сусаган иде Йотлы га йотлыга, ике кулы белән тоткалы чүлмәккә ябышып эчте дә эчте Ул эчкән саен, чуар чәчәкле күлмәге астыннан корсагы түгәрәкләнгэннән-түгәрәкләнә барды Болар эчкән арада карт, трубкасын төтәтә биреп, арба тирәли әйләнеп чыкты Буш чүлмәкне кулына алгач, арбага каран телен шартлатты, соклануын яшерә алмады
Хатыннар кузгала башладылар Салкын куас эчкәч, аларга хәл кереп китте Софнновкадан соң Нарыс Тау. Чебенле. Тебет һәм исем нәре истә калмаган тагын берничә эреле-ваклы татар-башкорт авыл ларын үттеләр Краевкага якынлашкан саен, авыл аралары кыскарды Олы Себер тимер юлына якынлашу сизелә иде Краевка(а килен жигәр алдыннан Зим елгасының теге янында башкорт авылы Чурай күренеп үтте, аннан соң хатыннар, арба өстерәп, Кармыш авылына килен керде ләр Авыл уртасында арба артыннан килгән Рәйхана егылды гарип аягы чыдамады
Әй. ахирәткәйләрем! Күбесенә түзгәч, әзенә генә түзегез инде, берүк ташлап китә күрмәгез мине, балаларым хакына. Миңлебаем ха кына, бергә үткән юлыбыз хакына
Минжамал Зөбәйдә белән Мөнәвәрәгә эндәште
Инде ни күрсәк тә күрербез, калдырмыйк Рәйханәны Барсын утырып
Кармышны чыгып, күпмедер араны үткәч. Краевка элеваторының башы күренде Бу вакыгта кояш офыкка якынлашып, көтү кайтыр чак җитен килә иде инде Хатыннарның өс-баш тузанланган, аякларындагы чабаталар тузып, мыек чыгарып бетергәннәр иде Мөнәвәрә туктар!а кушты Аның әмере кыска булды, бу хәлдә Краевкага кереп, ирләр кү зенә күренмәскә!
Кем килгән Знреклебаш хатыннары килгән дисеннәр Өстегезне кагыгыз, селке!ез. юыныгыз әнә сезгә Кармыш инеше Аяк-кул- ларыгызны юыгыз, баш күзләрегезне карагыз, чәчләрегезне кеше рәте нә китерегез
Шулай сөйләнә сөйләнә, үзе капчыгын чиште дә баш ихльпына төреп салган бала итәкле, эре чәчәкле бик матур күлмәген алып киде. Аяк ларына балтырынын уртасына җитеп юрган, ак шнурлы, биек үкчәле, ялтыравык кара ботинкалар киде Башына исә. артка тартып, зур роза чәчәкләр төшкән кара яулык бәйләде
Кит. Мөнәвәрә' Биек үкчәле ул нәрсәң белән матур күлмәкләр киеп, үзебез фурман тартын, кеше көлдермик инде
— Башында акылы бары көлмәс. Ә көлгәне көләр аларның авызын томалап булмый. Әллә күрәм тагын, әллә юк Галиулламны, тузанлы күл- мәкләр киеп, арып-талган көйгә күңелендә каласым килми. Алар өчен безнең бүгенге килүебез бәйрәм булырга тиеш. Зур бәйрәм! Ишетсен колагыгыз1 Күзегезне чылатып, аларның җанын ашамагыз Нәрсә теләсәләр, шуны кыйлансыннар. ирек куегыз! Әйбәт итеп үткәрегез бергә булган минутларны Бөтен нәрсәне дә әйбәт диегез, бала-чагалар, әти-әниләр исәннәр диегез, игеннәрне җыйныйбыз диегез. Менә шул сезгә, исегездә тотыгыз.
Хатыннар тиз арада кагынып-юынып. өс-башларын төзәткәләп алдылар. Миңжамалдан башкаларының аякларында кайсысының чүәк, кайсысының резин галуш иде. Рәйхана. гарип аягына тирән эчле галуш кия-кия. зарланып куйды:
— Кешеләр кебек бәхетем булып, шул ялтыравык урыс ботинкаларын киеп булмады инде, гомер үтеп бара заяга...
Хатыннар Краевкага килеп житкәндә, кояш баерга күп калмаган иде инде.
10
Алты хатын сәфәрнең максаты булган Краевкага килеп керде Авыл якынлашкач. Рәйхана түзмәде, арбадан төште.
— Кыен булса булыр, төшим әле. — диде ул. Болай кукыраеп йөк өстендә бару кешедән оят.
Авылга кергәч тә уң якта тимер коймалы зур мәктәп бинасы күренде. Коймага эчке яктан сырышкан ирләрнең исәбе-хисабы юк иде
— Кайсы авыллар сез?— дип сорады аларның берсе.
— Зиреклебашлар.
Бу хәбәр ирләр арасында дулкын булып үтте, көлгән, шаярган тавышлар да ишетелми Фурман өстерәгән хатыннар, туктап тормыйча, мәктәп капкасына таба атладылар. Аларны күргән ирләрнең күзләреннән яшьләр чыкты Бу хатыннар әллә кайларда торып калган тук һәм тыныч тормышның кадерле бер кисәге иде. Бергә-бергә җир сөреп, печән җыеп, ашлык сугып, бала үстереп яшәгән бәгырьләре бит Ни булды бу дөньяга? Ниткән сугыш булды соң әле бу? Кемгә кирәк соң әле ул? Кая аларның җигеп чапкан елгыр атлары, бала чага тулы өйләре, гәпләшеп утыра торган кичке капка төпләре? Болар берсе дә юк. Алар урынына алда дәһшәтле, фаҗигале сугыш. Ут эченә керәсе бар Фашистны куып җибәрәсе...
Шулвакыт кемнеңдер:
— Мөнәвәрә-ә-ә...— дип кычкырганы ишетелде.
— Әй, ахирәт, синең Галиуллаң тавышы түгелме соң. карале.
Рәшәткәнең эчке ягындагы кешеләр арасында Галиулланың башы яртылаш күренеп алды да тагын юк булды. Баш өстенә күтәрелгән ике кулы, очарга талпынган кош канатлары кебек селкенә, юлда туктап калган хатыннарга ниндидер серле ишарәләр ясый сыман иде. Сырып алган халыкны ерып. Галиулла рәшәткә янына үтте:
— Шушы урам буйлап барыгыз да. беренче тыкрыктан сулга борылып. икенче урамга чыгыгыз,— дип кычкырды ул. Әнә-ә-ә. күренеп тора моннан да, биек тупыллы йорт. Мин хуҗа белән сөйләшеп куйдым, шунда туктагыз. Хуҗа бабай Шәрифжан исемле, хатыны Зөләйха түти. Мин хәзер, рөхсәт сорап, ирләрегезне җыйнап, алып барырмын.
Галиулла әйткән йорт ишегалдында аларны башына кара түбәтәй кигән илле биш-алтмыш тирәләрендәге бер бабай каршы алды:
— Бик хуш киләсез. Чибәркәйләр! Әйдүк, әйдүк! Хәзер мунчага ут төртеп жнбәрәм, килүегезгә Галиулла мунча ягарга кушкан иде. Үтегез. өс-башларыгызны караштырыгыз. Йөгегез өчен кайгырмагыз, үзем карармын Бар нәрсәгез үз урынында булыр.
Хатыннар ишегалдындагы кое улагында шешенгән аякларын юарга тотындылар. Салкын кое суы белән тулы улакка ялангач аякларын тыгып байтак утырдылар Тик табаннары кабарган аяклар, җилсенгән баш-күзләр, салынып тишкән куллар тиз генә хәл ала алмады Бик зур авырлык белән кузгалып, хатыннар капчыкларын бабайның келәте яны на ташыдылар Хужа карчык күршеләрдән алып чыккан ике чиләк * сыешлы самавырны куеп, сәкегә табын әзерли башлады Килгәннәренә = сәгатьтән артык вакыт үтеп, караңгы төшкәндә, урам капкасы ачылды ' ирләр күренде. Әзмәвердәй сигез ир килеп кергәч, өй эче кысрыкланып ± та. күңеллеләнеп тә китте Миңлебай үзенең күршесе Хәмитне, ә Сәйфулла Гыйниятне алып килгән иде Зиреклебашның башка егетләре. ♦ Галиулланың әйтүенә караганда, бүтән взводта икән дә. аларнын ~ командиры, сезнең хатыннарыгыз юк анда дип җибәрмәгән икән Тик Сә- - ләх белән Мәҗитне. хатыннары килгән булгач, бүтән взводта булсалар ; да. җибәргәннәр Сигез ирнең бишесе сәкегә менеп утырып, өчесе идән = гә урнашып, табын ачтылар Ашъяулык нт-май. пешкән күкәй, вак бәлеш, төче күмәч, бавырсак, казылык. төрле зурлыктагы пәрәмәчләр. 2 тагын әллә нинди нигъмәтләр белән тулы иде Яулык очлары белән * күзләрен сөртә-сөртә, хатын-кызларның кайсысы табынга утырды. 2 кайсысы, аяк өсте торган килеш, ирләрен сынлады Алар барысы да гомер буе күп һәм авыр эштә эшләп, таза ашап өйрәнгән, икмәк үстереп, мал карап көн күргән ир-егетләр иде. Соңгы көннәрдә ризык туйганчы эләкмәгән, ахрысы, нык итеп тавыш-тынсыз гына ашадылар Ике чиләкле самавырны эчеп бетергәч, табын яныннан аерылып чыгып. ирле-хатынлы мунча керә башладылар Бер пары чыгуга - икенчесе. анысы чыгуга өченчесе Аннары тагын барысы да табын янына җыйналдылар Аннан кузгалганда, барысының да кыяфәтләре тук. хәрәкәтләре салмак иде Ярты сәгать үтәр үтмәс, кем кайда урын табып, хатыннары белән парлашып, йортның төрле почмакларында печәнлектә, келәт эчләрендә тирән йокыга талдылар
Өй эчендә хуҗалар белән Гыйният кенә утырып калды Зөләйха җинги. күз яшьләрен сөртә-сөртә. табында калган азык-төлекне, савыт-сабаны җыйный иде Шәрнфҗан абзый, дәшми-тынмый гына, тәмәке көйрәткән кунагына герман сулышында күргәннәрен сөйли баш лады
Анда кергәндә, энем, аллага тапшырып керәсең инде Чөнки әллә кире чыгасын, әллә юк Якты дөньядан берәүнең дә туйганы юк бит. яшисе килә. Хәзерге сугышта ничектер, анысын әйтә алмыйм, тик әүвәлгесендә рукапашныйга өч солдатның бер булып кергәне кулай иде
Ничек инде ул өченнән бер булып?
Берең уртада, икең ике як кырда Уртада барганы иң елгыр булырга тиеш Ул чәнечкәндә дә тнрә-яктагынын барысын да күрергә, барысын да чамаларга тиеш Алан болан берең егылса, туктап, нәрсә булды икән диеп, иелеп тормагыз Бетсә, беткән инде ул әгәр яраланган икән, азактан эзләрсез Ялан, ачык җирдә мылтыкны ташлама инде син Бешен мылтык аларныкыннан шәп иде Суга төшсә дә. ком тулса да. чыдый, алып азрак селкисең дә тотынасын атарга Тик акуп эчендә озы ная ла куя инде анда уңайсыз Акуп эчендә сугышканда, нн уңае теге бәләкәй кирәк инде Бер кырын әзрәк игәүләп алсаң, балга кебек җиппәрә инде чапканда
Тын тын йөргән карчыгы Шәрнфҗан картны орышырга кереште Кит инде, әй' Төнгә каршы әллә нәрсәләр исен » төшерәсең Ят. улым. бар. абзаң ул. тыңлаучы булгач төне буе сөйләргә риза һе с. әйтер илем инде, кеше бар диде мона каршы карт Чин бит апа. баргач, аптырап тормаска өйрәт.>м Безнең камандир рут яна килгән салда г.гарны рукапашныйны белгән салдатларга беркетеп кун дырта иле Шуннан әллә күпме вакытлар тегеләрне атарга да. кадарга да өйрәтә торган идек. Сугыш бит ул. көлтә ташу түгел
Нимесләр көчкә ипчекләр, алдырып буламы аларны! дип кызык-сынды Гыйният
Төрлесе бар инде, тик безнең халык ныграк пахутка да, суыкка да Нигә икәнен белә алмадым, иллә аларны бет тиз баса инде. Безнең кебек, кайда туры килде шунда юына белмиләр алар, җылы су кирәк аларга. Шуңа диеп уйлыйм мин Фрунтта ни хәтле булдыра аласың, шул хәтле тәнне чиста тотарга кирәк Аннары юк-бар малга кызыкмагыз, улым. Андый җирдә, сугыш булгач, алтыны да очрый аның, бүтәне дә. Шуңа кызыккан салдат салдат гүгел инде. Күрәсең, сугышка кергәндә дә шул алтынын уйлап керәдер ул. Иң кирәге бер сынык икмәк, феләгеңдә әзрәк аракы яки су. капчыгыңда зур гына таза чүпрәк. Тик ефәк булмасын инде, канны туктатмый ул. Аракы дигәннән, кыш көне феләгедәге су туңа, шуңа күрә аракы я спирт җайлырак.
Озак утырдылар Шәрифҗан абзый белән Гыйниятулла сугыш турында сөйләшеп. Өч елын окопта үткәргән Шәриф солдат күп нәрсәләр сөйләде.
Алар аерылышканда. Зим артыннан таң беленеп килә иде.
Икенче көнне иртән мылтык уенына чыгып йөгерешкән ирләрен озак көтте хатыннар Көне буе көттеләр, ирләр күренмәде. Башка ирләр кайтты, ә алар юк. Кич булды, караңгы төште, итле ашлары дүрт чиләкле зур казанда әллә кайчан пешеп, әллә кайчан суынып, куерып, бәрә- кәте китеп бетте. Алар аны тагын җылыттылар, аш тагын суынды, ә ирләре юк та юк...
Алты хатын ул кичне капка төбен саклап үткәрде. Караңгы төшеп, әллә ни кадәр вакыт үткәч кенә, элеватор ягыннан ирләрнең сафларда җырлап килүләре ишетелде:
Армия-a а әзе-ер бул.
Буржуйлар суза-алар кул .
Бер сәгатьтән ирләре җыйналып килеп тә җиттеләр. Тик Гыйният белән Хәмит кенә юк иде. Арыган булсалар да. ирләр шат күңелле иде. чөнки бу юлы аларны иртәгә көндезге икегә кадәр җибәргәннәр...
Таң атып килгән чакта урам яктан тәрәзә кактылар:
Тревога, тиз булыгыз, торыгыз җәтрәк!
Бу Гыйният иде. Барысы да сикерешеп тордылар. Әпен-төпен киенә башладылар Келәттән чыккан Галиулла аптыраулы тавыш белән сорады:
— Нәрсә булды. Гыйният. әллә озаталармы?
Командир: «Тагын бер сәгатьтән төяләбез», диде. Әйдәгез!
Елаган хатыннардан арына-арына, ирләр мәктәп ягына йөгерештеләр Барлык дөньяларын онытып, хатыннар да шул якка китте. Алар барып җиткәндә, ирләрен исемлек белән барлыйлар иде. Ярты сәгать вакыт үтмәгәндер, ирләрне, сафтан чыгармыйча, элеватор ягындагы тимер юлда торган кызыл вагоннарга таба алып киттеләр Шуны күргән хатыннар барысы да Шәрифҗан абзыйның өе ягына йөгерделәр. Калган азык- төлекне. ничек туры килде шулай капчыкларга тутырып, элеватор ягына ашыктылар. Иң арттан иңенә ике зур капчык аскан, кулларына ике төенчек тоткан Рәйхана титаклый иде. Тыңламаган чатан аягына чыккан ачуын ике күзеннән атылып чыккан күз яшьләре белән юарга тырышып атлый иде ул...
Ирләр китәргә ярты сәгать кала һәр вагон эченә бәйләме чишелмәгән шинельләр ыргыттылар, икешәр әрҗә консерва куйдылар, унар кирпеч икмәк бирделәр.
Үзәк өзгеч тавыш белән паровоз сызгыртты, вагоннар тартылып куйды Кузгалган вагоннарга ияреп, хатыннар йөгереште, вагон эченнән ирләре кул болгадылар. Чыккан төтен, пар эчендә күмелгән хатыннар поездга иярә алмыйча, артта кала башладылар Вагон ишегенә бер 42
кхлы белән тотынып, бетен гәүдәсе белән тышка асылынган Мәжнт иярергә тырышып йөюргән хатыны Асияга ачыргаланып кычкырды
Кал инде. Асиякәем. йөгермә инде, кал инде,йөрәккәем
Ирләр китте Вагоннарга төялеп хатыннарның тормыш терәкләре, балаларының аталары, өй rare картларның уллары китте Торып кал 1ан хатыннарны нужалы еллар, ялгызлык, туктаусыз ашарга сорап елый ♦ торган балалар, ирләре бүтән аяк басмаячак юллар көтә иде
Мен тугыз йөз кырык бернең август аенда Зиреклебаштан чыгып - киткән унсигез игенчедән, сугыш беткәндә, бары тик өчесе генә әйләнеп * кайтачак иде.

II
Хатыннар сәке тирәсенә утырышып, чәй эчә-эчә. киңәш итәргә тотын _ дылар Йончыган аяклар бер генә көн булса да ял сорый, ә йөрәкләр с сүлпән тибә иде Кайтасы юл хәзер танышлыгы, озынлыгы белән хатын нар өчен әллә ничә тапкыр авыррак күренә
111әрнфжан абзый хатыннарның кайгырышын сөйләшкәнен тавыш f гЫнсыз гына тыңлап утырды да сүзгә кушылды
Сез. булма, а. болай итеп карагыз Илнбатыр янында ат белән men кигерүчеләр күн була Мөгаен. Знреклебаш ягына кайтучылар да очр’ар диеп уйлыйм Карамадылар. Чсбснлеләр. Каенү зәкләр. аннан СнфһНЫфка уры. ыры Әрмәк ннмесләре
Кит Ш-.рифжан абзый, ниткән ннме< ул тагын3 дип сорады Зөбәйдә
Нигә, үзебезнең нимесләр Иимеснен бары да фашис булмый бит инде алар арасында ia әйбәт халык бар
Каян бу якларга килеп чыккан алар3
<)бн панна вакытын ы ук күчеп килгәннәр бу якларга Бик бай аларның калхузы. үз ларс бик тә эшчән инде Vian болай туры килсә ләр, куркыһ, si ырмый кала күрмәгез тагын Барыгыз, бар. белешегез'
Кит ипи нлаһым. таныш бс иш булмаган чит ирләргә утырып юна чыгуы да инде
И и и. сеңелкәйләр! Сез андагы ирләрне барып карагыз, аннан сөйләрсез Аларнын күбесе малай-шалай ы карт коры бабайлар бит Зөбәйдә шәлен ябына ябына, ишеккә юнәлде
Ягез. күп сөйләнеп вакыт үткәрмәгез' Мөнәвәрә, ку згат барысын ди. ю.’па әзерләнә торыгыз, мин барыйм әле. чыннан да. бала чага бакенчы берәрсе очрамасмы икән? Өйгә кайтырга кирәк тизрәк, бала чага янына
Ул элеватор янында жыйнал1ан Йөкләр тирәсендә байтак йөргәч, моральны иреште Билен биштән буган, ак сакаллы, зур куллы көләч йөзле бз’р бабай ү зе энд мин
Кызым, берәрсен эзлисеңме әллә?
Чип. бабай <ирек ie6.nn ягына баручы буш олахчы булмас чы икән дин йөри идем Болай гибәп JI.I.HӘН кешем юк ү зе
\н li.ui. кызым I.I6.I алырсыңмы икән Ул як хәзер тискәре занә ла бит \ зен син Зирсклебашныкымынн3
Ойе. бабай. Зиреклебашныкы Син үзең кайсы авылныкы, бәбәй3
Мин. кызым К әз пү зәктән Ишеткәнең бардыр бит3
Бә ә әй. нишләп булмасын, бар ишеткәнем Киенү зәк бездән y-jl.il чыкрымнр чамасы гына бит ул Әй. бабай син безне апкайт HH.IV ү-зе1сзиеи авылга x-.ru генә булса да Ирләребез янына килгән идек Барыбыз га Зиреклебаштан Инде итләргә һич хәлебез калмады Өстә вена, беребез чатан га жнтмәс .
\ 1141 Ы 31 ә хл бу бх I ГЫМЫ ӘЛЛӘ3
\|Ыб|4 3 ЮК HIV I
Бабай, ышаныргамы ышанмаскамы, дигәндәй. беравык Зөбәйдәгә карап торды
Бабай, ходай хакы өчен, ал инде син безне, калдырма,- дип ялварды Зөбәйдә Хакын да түләр иск Тик. бабай, фурманны гына так. үзебез арба артыннан җәяү дә атлар иек.
Әйдә, кызым, без бодай итик,булмаса. Сез җыйналып килегез тиз генә, мин монда өйлә авышуга игенне бушатырмын диеп уйлыйм, иншалла Атларым таза, бричкам майланган Юнен күрербез әле бергә- бергә, барыгыз да килегез!
Хатын-кыз тиз җыйналды Зөбәйдә кайтып кергәч, барысының да күңеле кузгалды. Әле күрмәгән, белмәгән әллә нинди бабайга рәхмәт ләр укый-укый. әйберләрен арбага тутырдылар, шулар арасына Мөнирне дә чыгарып утырттылар Бик күп рәхмәтләр укый-укый. йорт хужалары белән хушлаштылар Озата чыккан Шәрифҗан абзый белән Зөләйха жинги хатыннар биргән акчаны алмады
Кирәкми, кирәкми, безнең халыкта булмаганны кыланмагыз Мондый афәт заманда ни бит белән алырга кирәк, ди Хуш иттек, юлыгыз җиңел булсын да. иптәшкә ходайның изге бәндәләре очрасын...
Өйлә авыша башлаганда, Краевкадан пар ат җиккән, артына бәләкәй фурман таккан арба чыкты. Андагы салам, буш капчыклар өсте- нә елаудан күзләре шешенә төшкән алты хатын утырган иде. Күп тә үтми, ирләре китеп барган тарафтан авылга похоронкалар килә башлаячагын да. бу сугышның, үтә дә рәхимсез булып, дүрт елга сузылача гын. үзләреннән бик күп көч. түземлек, батырлык таләп итәчәген дә алар әле белми иде.