Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЛЬШАГА — ДУСЛЫК КҮПЕРЕ


Матбугатта хәбәр ителгәнчә. күптән түгел безнең республиканың КПССның Татар-стан олкә комитеты беренче секретаре Г. И Усманов. ТАССР Министрлар Советы председателенең беренче урынбасары М X Хэсәнов. П рофсоюзларның Татарстан олкә Советы председателе Г. С. Баштанюк. ВЛКСМның Татарстан олкә комитеты секретаре В. Н. Фомин һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы Д. М. Гыйс метдинов составындагы делегациясе, дуслык элемтәләре урнаштыру максатыннан. Польша Халык Республикасында булып кайтты Польшаның Ломжа воеводствосы һәм ТАССР арасында хезмәттәшлек программасына куллар куелды
Түбәндәге язмада, редакция үтенече буенча. КПССның Татарстан олкә комитеты партияара элемтәләр хезмәткәре Дамир Гыйсметдинов әлеге сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклаша.
ыелгы «э Варшавага да соңарып, теләр-теләмәс иена кил» кебек иде Аэропорт есгенда куе болытлар йазә Безне. Советлар Союзыннан кетелгән кунакларны, каршы алырга җыелган кешеләр тамам хафага тешкәй Кен иәрнең һаман ачылып җитмәвендә, әйтерсең лә. аларның да гаебе бар Иллюминатордан карыйм каршыларга килүчеләрнең кулларында—язгы чәчәкләр Баз. ■Чыгарга мемкин!- дигән сүз ишетелүгә. Ломжа воеводствосы вәкилләре янына ашыгачакбыз.
Мин бу воеводство турында аз белә идем Утырган җирдән шул мәгълүматларны кабат хәтергә җыям «Ломжа воеводствосы 1975 елда Варшава һәм Белосток воеәод- стволарыннан аерып алынган районнар бәрабәренә оештырыла Аның мәйданында 11 шәһәр, 29 авыл (безнеңчә әйткәндә) районы бар Зурлыгы 6684 квадрат километр анда 332 мең кеше яши. 50 мең кешеле Ломжа вооводствоның үзәге итеп билгеләнә -
Ломжаның борынгы шәһәр икәнлеген дә белом. Ул 195Ө елда, Новогруд һәм Виз нов шәһәрләре белән берлектә, үзенең мең еллык юбилеен бәйрәм итте. Шәһәр ашыкмыйча гына агып ятучы киң, якты Hopes елгасы буена урнашкан Шаяннар, елга агышының сабырлыгы Ломжа халкына да пошмаслык булып күчкән, дип келәргә яраталар
Ниһаять, самолет салоныннан чыгарга рехсәт ителде Безнең янда Калуга һәм Саратов елкәләре делегацияләре дә бар Каршылаучыларның буталуы да бик мемкин иде. Тик. ни гаҗәп, без. үзебезнең ломжан дусларыбыз кочагына эләктек. Күрәсең, күңелден-күңелгә дуслык җепләре тартылып та елгергән Минем каршыга аксыл сары чәчле егет килеп басты да
— Роман Шмидт.— дип таныша башлады.— ПОРПның воеводство комитетымда партияара зломтәләр буенча эшлим
Без «Полонеэи маркалы ер-яңа машинага утырып Варшаваның үзенә киттек
Варшава! Варшава! Риваятьләрдәге феникс кошы сыман хәрабәләрдән кабат тергезелгән гүзәл кала! Аның һәр ташы кешенең фидакарь иҗатына һәм карусыз хезма тона һәйкәл сыман Соклангыч та. гаҗәпләнерлек тә Варшавага багышланган докумен таль фильм безне аеруча тетрәндерде Фашистларның шәһәрдәге тарихи истәлекләрме хаиаани ләззәт тоеп шартлатып-яндырып керүләре акылга сыймаслык Кеше сыйфат ларын җуеп, тәмам чыгырыннан чыккан фюрер Польшада восстание күтәрелүен ишет коч. Варшаваның келен күккә очырырга, полякларны үтереп бетерергә боерык бире Фашистлар шул емерие тырышып үтилор Шәһәрдә немецларның хәрби комендатурасы урнашкан бердәнбер бина гына торып кала Беек Ватан сугышы елларында алты милли
Б
он поляк һәлак була. Польшаның матди югалтулары Франциянекеннән — 25. Велико-британиянекеннән — 27 тапкыр күбрәк.
Сугыштан соң Варшаваның киләчәге турында бәхәсләр куера Нишләргә якындагы берәр мәйданда өр-яңа шәһәр салыргамы, әллә аны үз урынында элеккечә иттереп тергезергәме? Фикер алышуларда күп төрле һөнәр ияләре катнаша. Исәп-хисап, керем- чыгымнарны күздә тотып эш итүчеләр, яңа шәһәр салыйк, диләр: ә романтиклар, шагыйрьләр патриотик хисләрне онытмаска чакыралар. Алар Варшава турында сүз алып барганда, чыгымнарны гына түгел, иң әүвәл поляк халкының милли горурлыгын, тарихи байлыгын алга куялар Шәһәрне, аның үткәнен һәм киләчәген ихлас күңелдән яратучылар җиңә — Варшаваны нәкъ элекке төсле иттереп тергезергә хәл кылалар, һәм шәһәр иң оста, иң фидакарь архитекторлар, төзүчеләр тарафыннан, әүвәлге һәр бизәген, һәр кирпечен берәмтекләп барлап, яңабаштан салына Варшаваның кичергәннәре кешедәге иҗади-рухи байлыкның да, аңардагы ук җимергеч-дошмани көчнең дә ни икәнен аңлатучы мәгърур һәйкәлгә охшый. Биредә һәр урам, һәр таш-гранит шәһәрнең нинди вәхшилек корбаны булганлыгын да, үзенә карата нинди кайнар мәхәббәт күрсәтелүен дә хәтерли сыман.
Польша җирендә сугыш тирән эз калдырган Биредә без вакыт та тигезләп бетерә алмаган дзот, окоп, блиндаж җимереклекләрен күп очраттык. Нарев суының биек яры өстенә капитан Рагинис истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Ломжа ягында туып-үскән бу кыю капитан, фашист оккупантлары өерен юк итү өчен, үзе дә шартлау үзәгендә калган. Язгы чәчәкләрдән үрелгән икенче бәйләмебезне Польшаны немец илбасарларыннан азат иткәндә һәлак ителгән якташларыбыз һәйкәленә куйдык. Монда һәркем Советлар Союзының 600 мең солдаты Польша азатлыгы хакына һәлак булуын яхшы белә. Бу илгә азатлык алып килүчеләр арасында Татарстанның батыр уллары да бар. Бераз алга китеп әйтим, без Казанга кайткач, Совет-Польша дуслыгы җәмгыятенең Татарстандагы бүлекчәсен оештыру җыелышында ул каһарманнарның исеме зурлап телгә алынды Польша җирендә ятып калган сугышчыларыбыз арасында Татарстанның күренекле язучысы Гадел Кутуй да бар,— диелде.— Польша азатлыгы өчен җан аямый көрәшкән якташларыбыздан Гайнулла ага Яфаев һәм журналист Вадим Луценко бүген безнең залда утыра. Бу иптәшләр, Совет-Польша дуслыгы утлы сугышларда чыныкты дип. горурланып әйтә алалар».
Әлбәттә Шул ук сүзне яу кырында коралдаш поляк дуслары белән иңгә-иң торып сугышкан йөзләгән фронтовикларыбыз да әйтә ала Без әле күбесен белмибез, шунлыктан бу хәбәрләрдән соң алардан хатлар килүенә өметләнәбез. Аларның хатирәләре нигезендә яңа мәгълүматларга баюбызга, яңа әсәрләр иҗат ителүенә ышанабыз...
— Күрдегезме, кояш чыкты! — Роман чын-чынлап шатланган иде.— Менә шулай бездә җил дә вакытында исә, яңгыр да вакытында ява. дуслар җыелганны күргәч, кояш та чыкмый булдыра алмады!
Мин Габдулла Тукайның Казан арты табигатен дә нәкъ шулай тасвирлавын искә төшердем Охшаш икән, кичерешләребез дә. табигать шартларыбыз да охшаш икән ләбаса!
«Полонез»ның Ломжа воеводствосы чигенә килеп җиткәнен сизми дә калганбыз Безне воеводствоның япь-яшь җитәкчеләре ПОРПның воеводство комитеты беренче секретаре Мечислав Чернявски белән воевода Марек Стжалински, кыска гына сәламләү сүзе әйтеп, ихлас күңелдән каршы алдылар. Кызлар безгә чәчәкләр сузды, барыбыз бергә фотога төштек Мондый эчкерсез очрашулар соңыннан да бик күп булды.
Без Польшада биш көн тордык. Бу вакыт эчендә без бер-беребезнең тормыш- көнкүреше. хезмәте-сәнгате даирәсендәге уртаклыкларны эзләдек. Хәзер зур канәгатьләнү белән әйтергә мөмкин эзләгәнебезне таптык, күп тармакларда — һәм сәяси, һәм экономик яктан, һәм әдәбият-сәнгать өлкәсендә уртаклашыр хәзинәләр ачтык. Кызык, йөрибез-йөрибез дә, сөйләшәбез-аңлашабыз да «Кара, бу бит бездә дә шулай!» — дип куябыз.
Польшаның ныклы нигездә үсә баруы, илне тетрәтеп узган кризисның инде тәмам сүрелгәнлеге безне чын-чынлап шатландырды Әмма поляк дусларыбыз хәзер дә кул кушырып утырмыйлар Аларга Көнбатышның өзлексез тәэсир итеп торуын, католиклар чиркәвенең һәм дини гадәтләрнең йогынтысын һәрчак истә тотарга туры килә. Мондый катлаулы шартларда эшләү җитәкчеләрдән аеруча сизгерлек, осталык таләп итә.
Мәсәлән, берничә ел элек ПОРПның воеводство комитеты өчен яңа бина салалар. Инде күченәбез дигәндә генә партиядә бәхәс кузгала. Коммунистларның күпчелеге, халыкның ихтыяҗын күздә тотып, бинаны шәһәр поликлиникасына бирергә кирәк, дигән тәкъдим кертә Кайберәүләр каршы чыга: «һәрчак болай чигенә барсак, «Солидарность.. йогынтысындагы яшь җилкенчәк башыбызга басар!» — диләр. Күпчелек тавыш белән бинаны поликлиникага тапшыралар, һәм бу адымның дөреслеге раслана Шәһәр халкы коммунистларының җан аямый гомум мәнфәгать өчен тырышуларын аңлый.
Үткәндәге четерекле хәлләр турында безгә ул чакта партиянең Ломжа воеводство комитеты беренче секретаре булган, хәзер Польша Халык Республикасының Мәс- кәүдәге илчелегендә советник булып эшләүче Влодзимеж Михалюк сөйләде
— Ул көннәрдә коммунистларга бик сизгер булырга кирәк иде,—диде—Бәхеткә каршы, безнекеләр ул сынауны уңышлы уздылар, халык хаклыкны таныды
Шулай да поляк дуслар әле тыныч күңел белән яшәмиләр Польша Берләшкән Эшчеләр партиясенең X съездында Войцех Ярузельский әйткәнчә, иң куркынычы — артта, әмма иң авыры алда әле Безнең яңа дуслар яши торган воеводстеода хәзер бетен омтылыш мондый иң дөрес юлны сайлап алу, тырышып һәм югары сыйфатлы итеп эшләү «Виэна» авыл хуҗалыгы комбинаты. «Нарве» киҗе-мамык комбинаты «Мэра Блоне» заводы, өй җиһазлары комбинаты уңганнарын күреп сөйләшкәч, бездә шундый тәхир калды, Киләчәктә бу эавод-фабрикалар бездәге шундый ук коллективлар белән аралаша, тәҗрибә уртаклаша башлаячак
Бу юнәлештә үрнәк алырлык мисалларыбыз да бар күптән инде КамАЗ белән Польшадагы Прашка шәһәре автомобильчеләре, «Тасма» берләшмәбез белән Варшаваның «Органо-фотон» предприятиесе, «Түбәнкаманефтехим» берләшмәсе белән Плоцк шәһәрендәге химия заводы коллективлары үзара тәмам дуслашып беттеләр Шулай ук Польшаның әдәбият һәм сәнгать әһелләре, партия һәм дәүләт эшлеклеләре Татарстанда еш булалар Заманында күренекле поляк лингвисты Бодуэн де Куртенә эшләгән Казан университеты студентлары исә байтактан бирле Познаньдагы А Мицкевич исемендәге университет студентлары белән дусларча аралашалар
Димәк, без салачак дуслык күпере буш җирлектән башланмый Бу юлы очрашканда да сүз әүвәлге элемтәләрдән чыгып алып барылды Дөрес, әлегә без хәтта булган истәлекләр турында да аз беләбез Хәтта ПОРПның воеводство комитеты секретаре Мечислав Бжезицки белән Роман Шмидтның да Идел буе хакында мәгълүматлары аз Алар, мәсәлән, милли азатлык хәрәкәтендә катнашкан полякларның бу якларга сөргенгә җибәрелгәнлеген, ә, вакыты җиткәч, Идел буе халыклары белән берләшеп гомум революцион күтәрелешкә катиашкаилыкларын бездән генә ишетеп белделәр Революционер Эдмунд Жебровскиның, Кызыл Армия частьларының берсендә командир булган Кара Тадеушның истәлеге алдында без хермәт белән баш иябез Ломжа воеаодство- сыида гына да Бөек Октябрь социалистик революциясенә катнашкан иллеләп көрәшче яши икән
Гомумән алганда, ломжаннар үз тарихларын бик олылыйлар һәм аңа кагылышлы һәр истәлекне кадерләп санлыйлар Ломжа шәһәренә X гасырда ук нигез салынган Ләкин аңа еш кына чит ил баскыннары белән бәрелешергә туры килгән XIП гасыр уртасында, мәсәлән, борынгы ятьаинг һәм литвалы кабиләләрнең һөҗүменнән соң. швһәрдән бары тик хәрабәләр генә торып калган Әмма XIV йөздә үк ул яңадан аякка баса Моңа көч бирердәй сәбәп чыга Ломжа аша Корольләр Юлы дип йөртелгән, соңра Польша-Литва униясе төзелүдә зур әһәмияткә ия булган Варшава — Литва юлы санала Пруссиягә илтүче Мәскәү — Познань юнәлешендәге юл да Ломжа аша үтә Монысы шәһәрдә сәүдәнең нык алга китүенә этәргеч була Боларга өстәп, Ломжаның Бебжа — Нарва — Буг — Висла су юлындагы бер порт икәнлеген дә әйтергә кирәк Шунлыктан әле XV гасырда ук Ломжаның шәһәр статусы алуы һәм гербында дәү ташлар аша сикерергә омтылучы болан сурәте булуы һич гаҗәп түгел
XVI гасырда Ломжа аеруча алга китә Шәһәрдә тезелеш арта, купшы йортлар таш түшәлгән урамнар, җәмәгать биналары барлыкка иилә Сәүдә, һөнәрчелек күзгә күренеп үсә Таш амбарлар, зур мунча, ратуша, сугыш кирәк-яраклары склады, металл кою җайланмасы һәм изге Михаил костелының гаҗәеп бинасы салына XVII гасырда исә табигать «холыксыз»лыгы, янгыннар һәм шведларның һөҗүме аркасында шәһәр тагын таркала, башкалардан тулы гасырга артка кала Бары XVIII йөзнең икенче яртысында гына аның яңадан аякка баса башлавы мәгълүм Тик Польшаның бүлгенәнүе, соңра Пруссиянең оккупациясе Ломжаның үсеп китүен тоткарлый 1807 елда. Наполеон сугышына бәйле төстә, шәһәр кабат тулаем җимерелә, яндырыла
Бер уйласаң, мондый катлаулы язмыш кичергән шәһәрдән яшь буынга билгеле бу лырдаи истәлек-хәбәр дә калмавын ихтимал иде Әмма без воееодствоның гаҗәеп ба» тарихи истәлекләрен күрдек Үзәге Чеханоәец шәһәре булган гминнаде (районда) киң ачык мәйданда оештырылган этнография һәм тарих музее, фольклор төркеме баш каруындагы концерт — болар барысы да хезмәт сеючән ломжаннарның ата-баба узган юлны олылавын, һәм матур килечек хакына, аны кадерләп саклавын раслады
Ломжа еоеаодстеосының борынгы җире күп хәсрәтләр кичергән Икенче бөтендөнья сугышы да аның халкының 60 процентын, корылмаларның 70 процентын харап итә 1944 елның сентябрендә Ломжа совет гаскәрләре тарафыннан азат ителеп, сугыш беткәч, илдә социалистик дәүләт оештырылганнан соң борынгы бу җир ер-яңадан чәчәк ата
Шәһәрдә зйман рухында салынган яңа биналар барлыкка килә: уку йортлары, тамаша урыннары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, спорт уены җайланмалары. Халык тарихы очен кадерле булган архитектур истәлекләр тергезелә, яңа төрдәге торак йортлар салына. аларда яшәү өчен бөтен уңайлыклар җайлана.
Шәһәрнең промышленносте, бигрәк тә азык промышленносте кызу темплар белән үсә башлый.
60 нчы елларда бик кыска ара эчендә бәрәңге эшкәртү предприятиесе, катнаш ашламалар фабрикасы, кошчылык комбинаты, сыек газ һәм сыра заводлары сафка баса Икенче унъеллыкта «Нарее» исемле ил күләм әһәмияткә ия текстиль комбинаты, йорт җиһазлары фабрикасы эшли башлый Хәзерге вакытта шәһәрнең һәрьяклап үсүен күздә тоткан, күл елларга чамалап тезелгән план расланган. Ломжа шул планга бәйле рәвештә үсәчәк.
Воеводствода булуыбызның бер көнендә безне «Гәрәбә» исемле микрорайонга алып бардылар Нарев елгасының гәрәбәгә ни катнашы бар? — диярсез. Гәрәбә бит Балтик диңгезе буенда гына табыла.
Без дә шулай уйлаган идек. Тик, безнең гаҗәпләнүгә каршы, элек Нарев елгасында һәм аның Писе. Шкве, Регезе исемле кушылдыкларында гәрәбә җыйганнар икән Аны «курп алтыны» дип йөрткәннәр, чөнки бу гәрәбәне курп атлы җирле халык җыеп эшкәрткән Бу төр гәрәбә биэәнгечләр өчен дә. тылсымлы бөти итеп тә файдаланылган кыйммәтле мал алганда да бик яраган. Хәтта никах балдагын да шушы гәрәбәдән ясаганнар Костелга баручылар сәдака ител гәрәбә валчыклары өләшкән Әмма хәзер елганың бу соклангыч хәзинәсе беткән инде. 1976 елда аңардан төрле әйберләр ясаучы соңгы оста да дөньядан кичкән. -Курп алтыны»ннан ясалган әйберләр исә Варшавадагы Җир музеенда һәм Ломжаның округ музеенда саклана.
Ломжаның иң зур байлыгы — аның кешеләре: галимнәре, талантлы педагоглары, кыю сугышчылары. Бу як кешелеккә Зигмунд Глегр кебек тарихчыны бүләк иткән, монда язучы һәм галим Адам Хэнтнин үскән, табигать белгече Кшиштоф Клюк та, агалы-энеле галим Вагалар да, Варшава университеты ректоры Войцех Швейковский да, Берләшкән Милләтләр оешмасы судының халыкара председателе Богдан Винярский да — барысы да ломжаннар.
1975 елда шәһәрдә Вагалар исемендәге фәнни җәмгыятькә нигез салына Илнең өч фәнни җәмгыяте монда үзләренең бүлекчәләрен булдырганнар тарих, культура һәм тел. Адам Мицкевич исемендәге әдәбият җәмгыяте бүлекчәләре
Кадерле дуслар янында биш көннең узганын сизми дә калдык кебек. Ил-җирләрен карап та, сөйләшеп тә туймадык Бу хакта әйткәч, ломжаннарның берсе
— Менә яхшы, яңадан килергә сәбәп булыр,— диде.
Дөрестән дә, безнең дуслык элемтәләре яңа башлана гына бит әле. Иң кызыгы, тирән эчтәлекле очрашулар—алда. Ике арада сузылган күперне ныгытсак, партияләр һәм халыкларыбыз арасындагы дуслыкны чыныктырсак, тәҗрибә уртаклашуларны җайга салсак, беренче шытымнар Нарев һәм Идел ярларында гөрләп үсеп китәр
Без Варшава белән саубуллашканда, илгә инде яз кояшы тулысынча хуҗа иде Урамнарны, өйләрне генә түгел, безнең күңелләрне дә җылылык рәхәтләндерде.
Казан — Варшава — Ломжа — Казан