Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОСТАЗЫБЫЗ ИДЕ...


Татар әдәбияты буенча күпләгән дәреслекләр һәм хрестоматияләр авторы, Казан
дәүләт педагогия институтында озак еллар буе яшь буынга белем биргән педогог һәм
остаз Җамал Гали кызы Вәҗиевага шушы айда сиксән яшь тула. Юбилее белән котлап
журнал укучыларга аның бер истәлеген тәкъдим итә.
адәттә беренче күргәндә кешенең нинди дә булса сыйфаты ошап хәтердә кала. Галимҗан ага
Нигъмәти үзенең тезек матур гәүдәсе, гади, әмма пөхтә киеме, бәрхеттәй кара чәче, эчкерсез
күз карашы, ягымлы йомшак тавышы белән безнең Көнчыгыш педагогия институты
студентларының күңеленә бик якын булып урнашып калды. Моңа кадәр без X. Бәдигый һәм аз
гына булса да Гали Рәхим. Г. Сәгъди, Җ. Вәлиди, Г Шәрәф лекцияләрен тыңладык Болар үз
өлкәләрендә, һичшиксез, зур галим, тышкы күренешләре белән мәһабәт, әдәп- тәрбияләре ягыннан да
югары торган интеллигент кешеләр иде. Алар да безнең хәтердә һәрберсе үз урынын уңай яктан алып
тора..
Галимҗан ага Көнчыгыш педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасына беренче
коммунист буларак килде Ул 1919 елның язында Коммунистлар партиясенә член итеп алынган, газета-
журналларда, үзәк башкарма комитеты аппаратында, дәүләт нәшриятында җаваплы эшләрдә
чыныккан. Билгеле, эш исемдә, билетта гына да түгел, без аны бөтен рухы белән чын коммунист итеп
таныдык.
Галимҗан ага үз эшен XX йөз башы татар классик әдәбиятын укытудан башлады Бу курс Октябрь
социалистик революциясенә кадәрге әдәби мирасның зур бер өлеше Беренче лекциясен ул культура
мирасын нигә, ни өчен файдалану кирәклеге турында марксизм-ленинизм өйрәтүләре белән башлады.
Йомшак, сабыр һәм тыныч тавыш, фәнни фикерләренең ачык, эзлекле логик бәйләнешле бирелүе
безне сокландырды. Галимҗан аганың 1922—1924 елларда ук инде Мәскәүдә чыга торган >Яшь эшче»
журналында халык өчен популяр мәкаләләре һәм 1928 елда «Кызыл Татарстан» газетасында «Иске
әдәби мирастан файдаланырга кирәкме?» исемле махсус мәкаләсе басылып чыккан иде Шунлыктан
да булса кирәк, ул материалын белеп, тарихи тирән аңлап, олы хөрмәт белән, иркен эш итте. Нәтиҗәне
салмак, сабыр ясады, әдәбият исемлеген яздырды, консультация сәгатьләрен, практик дәрес
булачагын искәртте. Болар да безнең өчен ер- яңа нәрсәләр, яңа алымнар иде. Бу лекция безгә, булачак
телче һәм әдәбиятчы укытучыларга ерак юлларны күрсәтүче якты бер маяк булып калды.
Студентларның эш алымнарына да уңай борылышлар ясалды, эшлексез, ялкауларга юллар киселде,
мөстәкыйль эшләү, индивидуаль таләп мәсьәләләре алга куелды.
Кафедрага килү белән Галимҗан ага мәктәпләр өчен укытучылар хәзерләүдә һәм гомумән уку-
укытуга караган беренче дәрәҗә әһәмиятле мәсьәләләрне тиз сизеп алды һәм шунда ук конкрет эшкә
дә тотынды. Әле моңа кадәр әдәбият белеме, әдәбият теориясе һәм әдәбият тарихы курслары буенча
системалы төзелгән, документ буларак формалашкан программалар юк иде.
1932 елның апрель аенда ВКП(б) Үзәк Комитеты «Әдәбият-сәнгать оешмаларын яңабаштан кору
турында» махсус карар кабул итте. Шул уңай белән Галимҗан ага кафедраның киңәйтелгән
утырышында зур доклад белән чыгыш ясады Әдәбият укыту алдында торган бурычлар, язучыларның
үзләре, иҗат эшчәнлегенә, аерым әсәрләренә, шушы партия карары яктылыгыннан чыгып,
дифференциаль якын килү мәсьәләләрен алга куйды Үзе исә күтәренке рух. ялкынлы дәрт белән урта
мәктәпләрнең бишенче классы өчен татар әдәбияты дәреслеге өстендә эш алып бара башлады һәм тиз
арада төгәлләп тә бирде.
1933 елның көзендә РСФСР Мәгариф Халык Комиссариаты пединститут дирекциясенә Оренбург
педагогия институтына татар теле һәм әдәбияты белгечләре сорап кәгазь җибәрде. Эшне башлап
оештырырга тәҗрибәле кешеләр кирәк иде. Бу эш тә Галимҗан ага җилкәсенә төште Үзе белән ул
хатыны Җиһан ханымны, мине, аспирант Солтан Байковны алды. Өй китапханәсендә нәрсәсе булса,
шуны төяде Бер купеда бардык, бер квартирада тордык, бер табактан ашадык.
Галимҗан ага Оренбургта әдәбият белемен һәм әдәбият теориясен, С. Байков борынгы һәм XIX
йөз әдәбиятын, мин XX йөз башы һәм совет әдәбияты курсларын укыттык. Өченче курска җитеп
студентлар төп белгечлек буенча бернәрсә укымаган, тыңлама-
Г
гаи иде Планнары, программалары да юк. Күл мине Җиһан ханымның актив ярдәме белән Галимҗан
ага үзе башкарды. Без Солтан белән икәүләп аның ике ягына утырабыз да иртәгә укытачак теманың
планын, төп проблемаларын материалларын сорашабыз, язабыз Кайберләреи ул бездән сөйләтеп тә
карый Тәмам аргач Җиһаи ханым татар халкының моңлы көйләрен гармунда тартып җибәрә, бию
көйләрен уйнап шаярта Институт директоры Абдуллинның керпе баласы бар икән Җыелышып аның
йөрешен нәни аякларын күзәтәбез, шикәр кимерүеннән сак кына көлеп тә алабыз
Институтка якын гына X Ямашев исемендәге китапханә бар Шуның зур гына залында Галимҗан
ага «Пролетариат әдәбиятының беренче үрнәкләре һәм X Ямашев» «Г. Тукай — халык шагыйре»,
«Классик әдип Г Ибраһимов», «А. М Горький һәм татар язучылары» темаларына докладлар сөйләде
Без дә чыгышлар ясадык
Институт коллективы һәм гомумән Оренбург халкы арасында Галимҗан ага гаять зур хөрмәткә ия
булды, аларда аның онытылмас якты ззләре калды Бу тарихи вакыйгаларның җанлы шаһитләре Ш.
Абилов, И Ишмөхәммәтов, карт укытучы Гөлсем Хәсәновалар моны әле хәзер дә сагынып искә алалар
...Галимҗан ага үзенең гаиләсе белән Казанның Эрнест Тельман урамындагы агач йортта, өске
катта (хәзер 4 йорт, 7 квартира) яшәде. Тар гына агач баскыч, 4-5 хуҗаның гомуми кухнясын үтеп, озын
гына коридорның сул ягында ике бүлмәле квартира Кече- рет® — йокы бүлмәсе дә, китапханәсе дә, эш
бүлмәсе дә Кояшка караган зуррак якта — зур агач кисмәккә утыртылган роза гөле яшел яфраклары
белән ямь биреп тора. Бервакыт мин килеп кергәндә 4-5 яшьлек кызлары Йолдыз рәсемле китап укый,
2-3 яшьлек уллары Энгель нәрсәдер өя-сүтә, аның үз шөгыле Ә бүлмәнең уртасында озын гына агач
өстәл, Галимҗан ага машинкада басылган эшен төзәтә Өстендә яңа яуган кардан ак күлмәк, җиңнәрен
терсәгенәчә сызганган, пөхтә итеп кырынган, дулкыңланып торган кара чәчләре үзенә матурлык өстәп
тора Уйлары, фикерләре дөньясына чумган нәрсәдер яза. Тынлык, һәммәсе эштә.
Минем арттан ук диярлек бүлмәгә К Нәҗми, ә бераздан Г Толымбай, К Тинчурин һәм Ф Сәйфи
килеп керделәр Сөйләшүләренә караганда. Галимҗан ata августта булачак Совет язучыларының
беренче Бөтенсоюз съездында сөйләнәчәк доклады белен утыра икән Алар шуны карап чыгарга,
редакцияләргә җыелганнар К Тинчурин драматургия турында язган чыгышын К Нәҗми кулына
тапшырды Мин шушы язманы гына укып чыгуларын тыңлый алдым. Аның эчтәлеге, рус телендә язылу
ягыннан зур канәгатьләнү белдерделәр
1934 елның сентябрь башында бу язучыларның мин тагын бер утырышына туры килдем Анда
съезд йомгаклары турында сүз барды. Съездда К Тинчурин, Г Нигъмети, К Нәҗми, Ф Сәйфи, Г
Толымбай тавыш бирү, Г. Ризван, X Туфан, К Техвәтуллии киңәш бирү хокукы белән катнашканнар
Докладны Татарстан язучыларының оргкомитеты җитәкчесе К Нәҗми, драматургия турында К
Тинчурин чыгыш ясаган. Делегатлар съезддан зур канәгатьләнү белән кайтканнар Аеруча А М
Горькийның съездны ачып җибәрүе һәм доклады. ВКП(б) Үзәк Комитеты секретаре А. А Ждановның
рече аларны бик нык рухландырган Эшләргә, яңача эшләргә, милли әдәбиятыбызның идеа-эстетик
ягын, сәнгатьчә эшләнеш сыйфатын тагын да үстерергә дигән дәрт балкый иде аларда Галимҗан ага
өендәге мондый фәнни фикер алышуларга, аерым консультация киңәшүләргә бик еш очрарга туры
килә иде Әлбәттә, мондый киңәшүләр, фикер алышулар шома гына үтмәде Каршылыклар,
ризасызлыклар, үз карашларын алга сөрүчеләр шактый булгалыи иде Әмма алар тупас шау-шусыз,
үзара аңлашып тәмамлана иде Теоретик яктан зур хәзерлекле, практик тәҗрибәле, татар әдәбиятын
аркылысын* буйга карап чыккан, аның бәйләнешләре даирәсен киң күзаллый торган Галимҗан ага ул
каршылыкларны чишү-сүтүдә ныклы терәк, ышанычлы галим булды Аны тыңладылар аңа
ышандылар
Югары Осланда язучыларның аерым йортлары, зур гына чия бакчалы дачасы бар иде Җәйләрен
теркем-теркем булып азучылар шунда ялга гаиләләре белен чыга торган булдылар Галимҗан ага
гаиләсенә ялганып ничә мәртәбә барсам да. аның дөнья мәшәкатеннән айнып, бушанып ял иткәнен
хәтерли алмыйм Аны һаман әдәбият- сәнгать мәсьәләләре, шуның җанлы кешеләре чолгап ала. ул
шуның казанында кайный торган булды Әдәбиятчылар яше дә. карты да аның тирәсенә җыйналды,
аның янында тупланды Чуваш язучысы Хузангаи да, рус язучысы Зернит та аңа киңәшкә килде, хермәт
иттеләр Институтта дөньякүләм тарих белгече профессор Сингалевич та дөнья күләм әдәбият белгече
профессор Г Ф Лиицер да. рус әдәбияты доцентлары Потоцкий һәм Подъячевлар да аның фәнни
карашлары белән хисаплаштылар, хөрмәт иттеләр Чөнки ул, Г Ибраһимоятан соң. республикада һәм
педагогия институтында әдәбият сәнгать мәсьәләләренең иң авыр йегеи тартучы интернационалист
галим булды Кеиен- тенгә авыштырып намус белән эшләде Гадел, тыйнак тормыш белей яшәде Бетен
гомерен. барлык кемен иленә, аның халкына багышлады Хәзерге буынга үзенең хезмәт җимешләрен —
зур мирас байлыгын калдырды