Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘДӘНИЯТЫБЫЗ ТАРИХЫ СӘХИФӘЛӘРЕ


алык һәм культура —■ аерылгысыз
төшенчәләр. Халык үз культурасын
тудыра күз карасыдай саклый, ә
культура аның рухи дөньясын
канәгатьләндерә, тарихның иң ерак
төпкелләреннән килгән буыннар арасындагы
җанлы бәйләнешне тәэмин итә Антогонистик
җәмгыять шартларында мәгълүм ки. культура
изүче сыйныфлар контрольлегендә, алар тәэсире
астында була Культура — рухи культура
казанышларына. халыкка аң-белем бирү
өлкәсендәге төп позицияләргә хуҗа булып, алар
фән әхлак һәм сәнгатьнең бөтен тәэсир итү көчен
хезмәт ияләренә каршы юнәлдерәләр Шулай
итеп, халык һәм культура арасындагы
мөнәсәбәтләр бозыла, алар антигума- нистик
характер ала Шуңа күрә капитализмнан
социализмга күчү дәверенең бәхәссез
закончалыкларының берсе булып культура
революциясен тормышка ашыру бурычы тора
Аның төп эчтәлеге булып культураның социаль
вазифасын тамырдан үзгәртеп кору, аңа үзенең
төп вазифасын - хезмәт кешесен рухи яктан баету
бурычын кире кайтару тора
Культураны үстерү, аның казанышла-
рыннан иркен файдалану — изүче сыйныфларга
каршы көрәштә җиңүгә ирешкән хезмәт
ияләренең моһим бурычы Бу бурычларны
тормышка ашыру өчен көрәш илнең төрле
төбәкләрендә Боек Октябрьнең беренче
көннәреннән ук башлана Ул В И Ленинның
илебездә социализм төзү планы нигезендә һәм
Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә алып
барылды Әмма Советлар Союзындагы
халыкларның тормышын социалистик үзгәртеп
кору юлында бигрәк тә аның башлангыч
этабында, аерым халыкка гына хас булган
үзенчәлекләр, теге яки бу мәсьәләгә якын килүдә
дә үзгәлек ләр бар иде Болар барысы да
социалистик
Х
үзгәртеп коруларның темпларында, масш-
табында һәм тирәнлегендә, иҗтимагый тор-
мышның барлык өлкәләрендә шул исәптән
иҗтимагый аң һәм культура сферасын да да
чагылыш тапты Шул сәбәпле яңа тормыш
тезүнең беренче адымнарын, һәр халыкның
социалистик культурасын өйрә- нүтә
багышланган тарихи тикшеренүләр — ул
халыкның гына түгел, ә бәлки СССР халыклары
тугандашлыгы тәҗрибәсен гомумиләштерүдә дә.
фәнни-танып белүдә да зур әһәмияткә ия
Союздаш һәм кайбер автономияле рес-
публикаларда. мәсәлән, Чувашстан АССР- да,
культура революциясе тарихына, социалистик
культураның тууы һәм үсеше мәсь- алаләренә
багышланган хезмәтләр Октябрь
революциясенең кырык еллыгын бәйрәм иткән
вакытларда ук донья күрделәр Әмма бу
мәсьәләләрне чын-чынлап өйрәнү җитмешенче
елларның беренче яртысында башланды
Татарстан тарихчылары нәкъ менә шул чорда
ике томнан торган документлар һәм
материаллар җыентыгы әзерләп чыгардылар2
Ләкин Татарстанда культура революциясе
тарихы белән пюгыль- ләнүче галимнәребез бу
проблемага багышланган монографик
тикшеренүләр белән шактый соңардылар Һәм
менә 1986 ел азагында бу мәсьәләгә багышланган
монография -Татарстанда культура рево-
люциясе (1917 — 1937)» исемле китап басылып
чыкты. Бу монографиянең донья күрүе
Татарстанда культура революциясе тари хын
ойрәнүдә күренекле вакыйга булды
Культурабыз тарихының мөһим бер чорына
багышланган әлеге- хезмәт, һичшиксез,
киләчәктә бу өлкәдәге тикшеренүләр очен
катализатор ролен үтәячәк
Совет тарих фәнендә, беренче чиратта
академик М II Ким хезмәтләрендә, культура
революциясенең эшчеләр сыйныфы һәм аның
союзниклары тарафыннан поли тик властьны
яулап алуга ук башлануы һәм. асылда, илдә яңа
иҗтимагый стройның тәмам җиңүе мәсьәләсе
хәл ителгән чорда тормышка ашырылуы күптән
исбат ителде Безнең илдә бу процесс Октябрь
революция юнең җиңүе белән башланып,
утызынчы плларның беренче яртысының
азагына ка дәр дәвам итте Димәк, тикшерелә
торган Китап тышында билгеләнгән хронологик
рамкаларның тулысынча урынлы булуы
бохоссез Монографиянең «Беек Октябрь
алдыннан Татарстан культурасының торышы»
исемле бүлек белән башлануы да бик урынлы
Анда Татарстанда культура МКвсендәге яңа
күтәрелешнең алшарт лары аның социалистик
яңарышка коч биргән чыганаклары һәм үсешен
тизләтү мәсьәләләре карала Күләм ягыннан зур
булмаган 1 Миклйлп» II М Культур»»» ргвшөиция »
Чуваши» ‘ЬПошары HIM
’ Культурное I троитгльегио • Татар»» |1»Ь Калан» т I
I#11 • 1 (1H4I НПО) Казан» 1“’" Һәм тарих фәннәре
докторы М К Мөхәррәмле тарафыннан язылган
бу бүлектә шактый бай фактик материал
гомумиләш- терелгән. Бу материалның бер
өлеше укучыга беренче тапкыр җиткерелә
Монда 1905—07 еллардагы революция
чорындагы процессларның шул вакыттагы
культураның төрле тармаклары үсешендә
төсмерләнгән күренешләр белән тыгыз
бәйләнеше бик уңышлы күрсәтелгән Казан өчен
традицион булган китап басу эше. яңа гына
дөньяга килгән татар вакытлы матбугаты,
халык мәгарифе системасы, әдәбият — барысы
да яңалыкның искелеккә каршы көрәшенә
җәлеп ителә Бу идеология культура, иҗтимагый
аң өлкәсендәге көрәш иде В И Ленин
революциянең мондый факторлары турында
фикер йөрткәндә халыкның укый-яза белү
мәсьәләсенә аеруча зур игътибар биргән »Надан
кеше политикадан читтә тора, аңа башта әлифба
өйрәтергә кирәк Шунсыз политика була алмый
ансыз имеш-мимешләр. гайбәтләр, әкиятләр, хо-
рафатлар гына була-' ди В И Ленин 1921 елның
октябрендә политик агарту өлкәсендә
эшләүчеләрнең II Бөтенр<ххия съездында ясаган
докладында Шуңа күрә, рецензияләнә торган
китапның беренче бүлегеннән алып азагына
кадәр бу мәсьәләгә тиешле урын бирелгән
Беренче бүлектә халык мәгарифе мәсьәләсе
аерым параграфта тикшерелә Ул XIX гасырның
беренче яртысында Казанда яшәгән галим К Ф
Фуконың укый-яза белмәгән татар үзенең
кардәшләре арасында дәрәҗәле саналмый. шуңа
күрә һәрбер ата үз балаларын мәктәпкә бирергә
тырыша дигән сүзләре белән башлана Әмма
мөселман руханиларының катып калганлыгы
һәм ислам дине өйрәтүләре уку-укыту
процессының үзәген корыттылар Шуның
нәтиҗәсендә дини уку йортлары мәдрәсә һәм
мәктәпләр, бигрәк тп авыллардагылары
провинциализм, фикер торгынлыгы
чыганагына әверелделәр
Татар яшьләре укый, гыйлем нигезләрен
үзләштерә дигән иллюзия тудырып динчеләр
милләтне таш стенага китереп терәделәр, ә бу
патша хөкүмәте өчен бик кулай иде Тикшерелә
торган хеомәттә боларның барысына да дөрес
бәя бирелгән Кызганычка каршы, 49— 50 нче
битләрдә 1897 елгы халык саный алу
мәгълүматларының Казан губернасында яшәүче
халыкларның укый-яза белү дәрәҗәсе хакында
сөйләүче саннары бутап, укучы очеи аңлаеш-
сыз итеп бирелгән Ул мә|-ълүматл.>рны бәлки
шул халык санын алу материалларында ничек
бирелгән шулай бирергә кирәк булгандыр Бу
саннар Урта Идел төбәгендә яшәүче барлык
халыкларның шул исәптән губернада яшәгән
русларның ди
1 Л»»»» в И Осаряар U т Кама IMU И -9» М
рухи яктан талаганлыгын ачык чагылдыра
Бигрәк тә татарлар арасында русча укый- яза
белүчеләрнең ул вакытта Казан губернасында
яшәгән чуваш, мари һәм мордвалар арасында
русча укый-яза белүчеләрдән дә азрак булуы
күзгә ташлана Әмма Октябрь революциясе алды
елларында халык мәгарифенең торышына
багышланган параграфта бу фактларны
констатацияләү белән генә чикләнүне дөрес дип
әйтеп булмый Чанки 1897—1917 еллар арасында
ике дистә ел бар һәм нинди еллар әле! Рус- япон
сугышы 1905—1907 еллардагы революция
реакция һәм яңа революцион күтәрелеш еллары.
Беренче бөтендөнья сугышы. 1917 елгы февраль
революциясе — җәмгыятьнең иң түбән
катлауларын да актив иҗтимагый тормышка
күтәргән давыллы вакыйгалар.
Бу заманда халык тормышында газета-
журнал хәбәрләренең роле кискен рәвештә арта,
туганнарыннан, якыннарыннан аерылган
миллионнар фронтка, госпитальләргә хат язалар
һәм җавап көтәләр Болар барысы да халыкның
яңадан-яңа катлауларын укырга-язарга
өйрәнүгә тарткан факторлар Татарлар да
җәмгыятьнең барлык катлауларын иңләп алган
бу процесстан читтә калмадылар, әлбәттә
Егерменче йөз башларында казан татарлары
арасында мәгариф һәм культураның сизелерлек
алга китүенә В И Ленин да игътибар итә «Соңгы
ун елда. — ди ул Отто Гетчның 1913 елда
басылган -Рус Төркстаны» исемле китабы
буенча язган конспектында.— Россиянең
мөселман халкы культура ягыннан нык үсте
Казан татарларында һәр ике җенестән 100 җанга
бер мәктәп туры килә, ә православныйларда —
1500—3000 кешегә бер мәктәп Китап һәм газета
әдәбияты тарату мөселман-татарларда чагыш-
тырмача тагын да югарырак* ■*
Бу фикерләрне ул заманда ислам дине һәм
Россиядә ислам динен тотучы халыкларның
культурасын тирәнтен өйрәнүче белгеч Н II
Остроумовта куәтли. 1914 елда Ташкентта
басылып чыккан «Исламоведение- исемле
хезмәтендә Н П. Остроумов татарлар арасында
XIX гасырда күренә башлаган дөньяви әдәбият,
фәнни хезмәтләр таралгы аз-азлап алга бара ■
дип билгеләп үтә -Элегрәк рус мәктәпләрендә
укучыларга ташланган кырын карашлар хәзер
инде элеккеге әһәмиятен югалтты Рус уку
йортларында укучыларның саны арта бара,
хәтта кызлар өчен дә мәктәпләр барлыкка
килде- дип яза Н П. Остро-
1915 елда Казан губернасында Беренче
бөтендөнья сугышының өлкәдәге экономик
хәлгә һәм социаль-политик тормышка ясаган
йогынтысын өйрәнү уздырыла Бу тик-
' Ленин В И Эсерлар 39 т Казан 1968 М» б шерүнең
хокүмәт комиссиясе йомгаклары игълан ителгән
очеркта түбәндәгеләр язылган Татар массалары
яңа идеяләрне үзләштерү сәләтеннән мәхрүм
түгелләр Моңа алар уку-укыту эшләре яңа ысул
5 Великая Он чественнал война Кланская губерния Краткий очерк на первый год 1914 1915 гг 128 6 (Кулъязма
хокукында Казан да үл ат университеты Китап ханәсе иди саклана i
6 Первая вс-общан перепись населения Российской империи 1897 ■ т XIV Казанская губернии 1903. X б
белән алып барыла торган мәктәпләр, шулай ук
татар телендә чыгып килгән һәм күпчелеге
азмы-күпме укый-яза белгән халыкка барып
ирешкән газета-журналлар ярдәмендә
ирешәләр»5 6
Әлбәттә, бу фикердә арттырып җибәрү дә
бар. әмма ул. 1917 еллар алдында бу өлкәдәге
реаль тенденцияне дөрес чагылдыра дип уйларга
нигез бирә Рецензияләнә торган китапның 56
битендә А М Горь- кийның 1911 елда дөнья
күргән мәкаләсеннән алынган сүзләрне укыгач,
моңа тагын бер кат ышанасың
Октябрь революциясе алдыннан Казан
губернасында яшәүче халыкларның куль-
турасына бәя биргәндә түбәндәге фактларны да
онытырга ярамый 1897 елгы халык санын алу
мәгълүматларында халыкның укый-яза белүен
яшь аермалыклары буенча күрсәткән бик
кызыклы таблица бирелгән Аннан күренгәнчә.
1897 елда бу регионда яшәүчеләрдән 10 яшьтән
алып 19 яшькә кадәрге ирләрнең 43,8%. ә хатын-
кызларның 19.2%, укый-яза белгән, ә өязләрдә.
шәһәрләргә караган мәгълүматларны исәпкә
алмаганда, бу сан ирләр арасында 40 5% . ә
хатын-кызлар арасында 15.3% тәшкил иткән. 20
дән 29 яшькә кадәргеләр арасында бу
күрсәткечләр түбәндәгечә була губерна буенча
гомумән алганда ирләр арасында—39.0%,.
хатын-кызлар арасында — 15.7%. ә өязләрдә 38,3
һәм 12.0 процент була'' Ләкин шуңа игътибар
итик 1897 елгы халык санын алу вакытында 10
яшьтә булганнар 1917 елда утызынчы яшь белән
барганнар, ә унтугыз яшьлекләр гомерләренең
дүртенче дистәсен тутырганнар Нәкъ менә
шушы ике буын — 1897 елда 10 нан алып 29
яшькә кадәр булганнар буыны — 1917 елгы
февраль һәм октябрь баррикадаларының теге
яки бу ягында булучыларның топ өлешен
тәшкил иткән
Китапны укыганда авторларның Татар-
станда Октябрь революциясенә кадәрге
культура торышын өйрәнүнең соңгы каза-
нышларын исәпкә алуларына игътибар итми
мөмкин түгел Әмма алар тарих фәнендә электән
килгән кайбер традицияләрнең тәэсиреннән
тулысыңча арынып җитә алмаганнар Китап
классик язучыбыз Ф Әмирханның «Гарәфә кич
төшемдә» исемле хикәясенең сюжетын сөйләп
чыгудан башланып китә Бу баштан ук «татар
культурасының артталыгы- (3 б) турын-
дагы фикерне аесызымлау өчен эшләнгән Бу
турыда китапның башка сәхифәләрендә да
укырга мөмкин Әмма кайвакыт шундый сорау
да туа татар халкының культура өлкәсендәге
казанышларына бу рәвешле үтә таләпчән,
кырыс бәя бирү кирәк микән9 Мәсәлән,
хезмәтнең 63 битендә татарлардан берничә
рәссам, шул исәптән профессиональ
рәссамнарның булуы әйтелә Һәм моннан
шундый нәтиҗә чыгарыла •Тулаем алганда
шуны әйтергә кирәк, татар халкының культура
ягыннан артталыгы сынлы сәнгать өлкәсендә
үзенең бөтен ачыклыгы белән күренеп тора- Ай-
Һай. шулаймы икән Монда бәя башкачарак
булырга тиеш иде Атап әйткәндә, билгеле бер
тарихи сәбәпләр, үзенчәлекләр аркасында татар
халкы культурасының күп кенә тармаклары XX
йөз башына кадәр тиешле үсеш ала алмадылар
Бу күренешкә китапның 74 нче битендә
авторларның үзләре тарафыннан ук дөрес бәя дә
бирелгән
Әлбәттә, мондый капма-каршылыклар
булмасын өчен хезмәтнең беренче бүлегендәге
өченче параграфта бик дөрес фор-
малаштырылган төп фикерне эзлеклерәк
рәвештә тормышка ашыру сорала иде Анда
әйтелгән «Хезмәт ияләре һәм эксплуата-
цияләнүче массаларның тормыш шартларын
чагылдырган татар халкының культурасы
акрын, кыен, тигез булмаган, әмма туктаусыз
үсештә булуы белән характерлана иде Ул
самодержавие органнары һәм гаять күп төрле
калибрдагы «үз* карагруһчыларының
каршылыгын җиңеп үсте» (50 б >
Авторларга кайвакытта тиешле дәрәҗәдә
фикерләү киңлеге, төрле күренешләрне танып-
белүдә тарихчыларга хас булганча
чагыштыруларга омтылу җитенкерәми төсле Бу
хәл авторларга Татарстанда культура
революциясенең башлангыч этабында гомуми
закончалыкларның һәм үзенчәлекләрнең
чагылышы кебек мөһим мәсьәләләрне
диалектик планда төрле яклап ачып салырга
мөмкинчелек бирмәгән дип әйтергә урын бар Бу
юлларның авторына элек тә Татарстанда
культура өлкәсендә барган процессларда ике
төрле факторларның гамәлдә булуы турында
язарга туры кил ген иде инде Аларның
кайберләре культура революциясе бурычларын
хәл итүне катлауландырдылар. ә икенчеләре исә.
кире сенчә. моңа булышлык иттеләр («Казан
утлары*. 19ЯЗ. 11 сан) Монографиядә берен
челәре турында шактый төпле әйтелгән, ә
икенчеләре исә бер җирдә дә махсус игътибарга
алынмаган Соңгысына Казанда югары, урта
махсус һәм гомуми урта белем
’ Об «Ф К»>»«с«»а »ув»риии м 1Я1Э го* К*»»ИЪ »•»»
(VI 6ү«Ю бирү йортларының үз вакыты өчен
ярыйсы ук киң челтәре булу кебек мөһим
моментларны кертергә була Чистайда, Тәтештә,
Мамадышта. Лаешта һәм Арчада да төрле уку
йортлары аз булмаган 1917 елларда Татарстанда
татар милли интеллигенциясенең —
укытучылар, журналистлар, язучылар. врачлар
артистлар һәм башкаларның сан ягыннан зур
булмаса да. социаль катлау буларак тәмам
формалашкан катлавы була Шулай ук татар
халкының борын-борыннан уку-язуга, аң-
белемгә. мәгърифәткә омтылуга зур игътибар
бирүен дә исәпкә алмау мөмкин түгел.
Китапта капитализмнан социализмга күчү
дәверендә урыннарда партиянең культура
өлкәсендәге политикасын тормышка
ашырудагы күпкырлы эшчәнлеген чагыл-
дырган гаять бай фактик материал гомуми-
ләштереп бирелгән. Культура революциясенең
беренче адымнары тәҗрибәсен конкрет
яктыртканда беренче планга совет масса күләм
информация һәм пропаганда чараларының
үсеше һәм шулай ук хезмәт ияләре арасында
культура-мәгърифәт эшләрен җайга салу
мәсьәләсе куелуны бик урынлы дип санарга
кирәк
Китапның соңгы ике бүлегендә яктыр-
тылган китап басу һәм көндәлек матбугат
мәсьәләләре дә тикшеренү үзәгенә куелган
мәсьәлә рамкаларыннан чыгып киткән Бу
бүлекләрдә китап продукциясенең эчтәлегендә
булган үзгәрешләрне анализлау юк дәрәҗәсендә
аз. көндәлек матбугат аша халык арасында алып
барылган күпкырлы эшчәнлек хакында да бик
аз язылган Болар урынына полиграфия
промышленностеның торышы, аның
производство базасы турында сөйләүче саннар
фактлар шып тап тутырылган
Рецензияләнә торган китап — илебездә
иҗтимагый фикер үсешенең яңа этабында дөнья
күргән басма, шуңа күрә анда Татарстанда
культура революциясе тәҗрибәсен тәнкыйди
аналихлау да таләп ителә иде Кызганычка
каршы, китап авторлары моны максат итеп
куймаганнар күрәсең
Югарыда атап үтелгән кимчелекләргә
карамастан, бу китапның дөньяга чыгуы
республикабызда культура тарихын өйрәнүдә
мөһим вакыйга булып тора Бу уңайдан СССР
Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г
Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих
институты һәм Татарстан китап нәшрияты
хәзердән үк бу хезмәтнең тулыландырылган,
төзәтелгән һәм әлбәттә, зуррак тираж белән яңа
баемасын чыгару әзерлегенә керешсеннәр иде
дигән теләк белдерәсе килә