Логотип Казан Утлары
Публицистика

Культура тормышы көндәлеге


ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА
27 июльдә Татарстан Язучылар
союзы идарәсе, очерк һәм
публицистика секциясе урак өстендә
республикабыз районнарында эшләя-
чәк <Урак-87» язучылар бригадасы
членнарының киңәшмәсен уздырды.
Игенчеләр янына иҗади
командировкага китәчәк язучылар
алдында торган бурычлар турында
Татарстан Язучылар союзы идарәсе
председателе Туфан Мнңнуллин,
секция Җитәкчесе Марсель Зарипов
сөйләде Фикер алышуларда Р Харис.
Р Фәнзуллнн. К Тнмби- кова һ. б.
катнашты
Киңәшмәдә ТАССР Агропромы
председателе урынбасары, министр М
Ә Сираев катнашты һәм язучыларның
күпсанлы сорауларына җавап бирде.
ИГЕНЧЕЛӘР ЯНЫНДА
Август аенда күп кенә язучылар
республикабыз районнарына иҗат
командировкасында булып, игенчеләр
белән очраштылар, колхоз һәм
совхозларда барган киеренке хезмәт
көннәрендә үз иҗат көчләре белән
быелгы уңышны җыеп алуга өлеш
керттеләр
Барлас Камалон Чүпрәле
районында. Рафаэль Мостафин
Баулы. Ринат Мөхәммәдиен -
Мамадыш. Равил Фәнзуллнн Балык
Бистәсе. Флера Гыйззэтуллина,
Рәфкать Карами. Нияз Акмалов
Аксубай районнарында хезмәт
коллективларының эшләре белән
танышып, әдәбият сөючеләр белән
иҗади очрашулар у зды рдЫл а р
Август башында Әлмәттәге
Картиналар галереясында СССР
Художниклар союзы члены Мансур
Саттаровның күргәзмәсе ачылды Анда
авторның җитмештән артык сынлы
сәнгать әсәре белән танышырга
мөмкин булды.
Мәскәүдә яшәүче М Саттаров
илебезнең әһәмиятле яңа
төзелешләрендә еш була, төзү челәр
белән тыгыз элемтәдә торып иҗат итә.
Алар арасында республикабызның
танылган төзүчеләре — Социалистик
Хезмәт Герое Р Саттаров. А Иваен. И
Тюнин. СССР Дәү ләт премиясе
лауреатлары II Силантьев. Н Высоцкий
һәм башкалар бар
ГАЛӘМДӘ - Ж.ӘЛИЛ ПЛАНЕТАСЫ
ДУСЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ
*1 августта Татарстан
Композиторлар союзында Казанга
гастрольгә килгән Алма Ата Уйгур
музыкаль комедия театры артистлары
белән дусларча иҗади очрашу булып
узды
Очрашуда республикабызның
күренекле композиторлары М Жәлнл
исемендәге Татар дәүләт опера-балет
театры артистлары һәм музыка
белгечләре катнашты Ике халыкның
әдәбият-сәнгать багланышлары
турында җылы сөйләшү булды, татар
композиторлары әсәрләре, уйгур һәм
татар халык җырлары башкарылды
КҮРГӘЗМӘ ЗАЛЛАРЫНДА
2-1 июльдә Мәскәүдә РСФСРнын
атказанган. Татарстанның халык
художнигы Васил Маликов
әсәрләреннән күргәзмә ачылды Күр-
гәзмәгә анын йөзгә якын әсәре
куелган Күргәзмәне меңнәрчә
мәскәүлеләр һәм кунаклар карады.
1972 елның 17 маенда СССР
Фәннәр академиясенең Кырым
астрофизика обсерваго риясе
астрономы Т ЛА Смирнова кече
планета ачты Мәгълү м булганча,
каталогта даими номер алган
планетаны беренче булып ачкан
кешенең күк җисеменә үзе теләгән
исемне бирергә хакы бар Гадәттә
планета атамаларында
заманыбызның мәшһүр кешеләре
исемнәре, шулай ук нл тормышындагы
истәлекле вакыйгалар
мәңгеләштерелә Астроном Смирнова
Муса Жәлил шигырьләрен ярата, анын
тормышын, иҗатын һәм батырлыгын
яхшы белә. Шуңа күрә ул герой
шагыйрь истәлеген мәңгеләштерергә
карар итә 1986 елның 26 мартында
Кече планеталар үзәге (Смитсон
астрофизика лабораториясе. AK1I1)
бу атаманы раслый Кояш
системасының шушы аерылгысыз
кисәкчеге шул көннән башлап «3082
Жәлил кече планетасы» дип йөртелә
Галәмдәге һәйкәлнең Кояштан ургача
ераклыгы 384 миллион километр Анын
Кояш тирәли әйләнеп чыгу арасы дүрт
ел да ике ай Жәлнл планетасының
Жнр белән чираттагы якынаюы 1987
елнын 3 январенда, планета
Игезәкләр йолдызлыгына кергәч
булды
Астероидка Жәлнл исеме бирелү
турындагы таныклык Кырым
астрофизика обсерва ториясендә
саклана
МӘСКӘҮДӘ САБАН ТУЕ
12 июльдә Мәскәүнец Измайлово
паркында халкыбызның милли
бәйрәме сабан туе булып узды.
Бәйрәмне отставкадагы генерал
Рәфкать Вәлиев һәм аның сугышчан
дусты Николай Иоздниев ачып
җибәрделәр
Бик күп милли уеннар, күп төрле
ярышлар узганнан сон. сабан туенда
катнашучыларның бөтен игътибары
көрәшчеләргә төбәлде Татарстан.
Башкортстан. Чувашия. Мордовия
республикалары, Ульяновск. Пенза,
Куйбышев. Саратов өлкәләреннән
килгән көрәшчеләр күпләрне
сокландырдылар Абсолют ба
Хөрмәтле укучыларыбыз!
СССР Язучылар союзы органы булган «ДРУЖБА НАРОДОВ» журналы илебез доге барлык
әдәбият вәкилләренә киң урын бир» Киләсе елда да журналда яңа әдәби әсәрләр, әдәбиятлар
үсешенә, тәрҗемә мәсьәләләре һәм аерым язучылар иҗа тына кагылышлы мәкаләләр дөнья
күрәчәк.
• Дружба народов» журналының Бөтенсоюз каталогындагы индексы 70250. бер елга язылу
бәясе 13 сум 20 тиен
Вашкортстан Язучылар союзы органы булган -АГЫ ИДЕЛ. журналы Уфада башкорт телендә
чыга. Журналда башкорт әдәбиятының иң күренекле әх-әрләре. Баш корт- tn и хезмәтчиннәренең
эшләре һәм казанышлары турында очерклар, әдәби тон кый и һәм сәнгать материаллары даими
басылып килә. «Агыйдел.нен Бөтенсоюз каталогымдагы индексы 73001. бер елга язылу хакы 7 сум
20 тиен.
тырный исеме мәгълүм булды Ул — шофер
булып эшләүче Раис Мөжипов
Сабан туе сонында «Хыял» ансамбле чы-
гышы башланып китә Ансамбль артистлары
Роза Хәбибуллина. Бәрхет Гәрәев. үзешчәннәр
Зөлфия Садыйкова, Зөлфия Трепалина җир
лавыи һәркем яратып кабул итте
ЭНЦИКЛОПЕДИК СҮЗЛЕКТӘ
Мәскәүнеи «Советская энциклопедия» нәш
риятында 752 биттән торган бер томлык «Әдәби
энциклопедик сүзлек» басылып чыкты Том
лыкнын 434 -435 битләрендә татар әдәбия тынын
үсеш тарихы яктыртылган, иҗатлары белән
аерым чорларны характерлый алырлык
язучылар саналган, аларнын аерым хезмәтлә ре
күрсәтелгән Кол Гали. Котби. Мөхәммәдьяр.
Утыз Имәнн. Г Канлалын. Акмулла. К Насыйрн
Г Тукай Ф Әмирхан Г Камал. М Гафури. Ill
Камал. Г Ибраһимов. К Тин чурнн. X Такташ. X
Туфан. М Җәлил. Ф Кәрим. Г Кутуй, Г
Әпсәләмов. С Хәким Бүген дә актив иҗат итүче
әдипләребездән II Исәнбәт. Г Бәширов. Ф Хөсни.
Ә Еники, Г Ахунов. А Гыйләжев, Н Фәттах, Т
Мин нуллин. Р Фәйзуллин. Ill Галиев. И Юзеев-
ләрнек исемнәре, аларнын төп әсәрләре исем леге
бирелгән
«ШУКТУГАН»НЫ 25 ТЕЛДӘ УКЫЙЛАР
Җәвад Тәрҗемановнын «Шуктуган» әкият
повестен Фрунзе шәһәрендәге «Мектеп» нәш-
рияты кыргыз телендә бастырып чыгарды Бу
<Шуктуган»нын китап булып чыккан 25 нче
басмасы
ХЕЗМӘТЕН ХӨРМӘТЛӘП
Хезмәт ияләренә музыкаль эстетик тәрбия
бирүдәге хезмәтләре өчен Г Тукай темен дәге
Татар дәүләт филармониясе РСФСР Вер ховный
Советы Президиумының Мактау гра мотасы
белән бүләкләнде
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР
Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтлә ре
өчен Татар дәүләт драма һәм комедия театры
артисткасы Исламия Мәхмүтовага һәм Г Камал
исемендәге Татар дәүләт академия театры
артисткасы Нәҗибә Минну.глинт.i, РСФСР
Верховный Советы Президиумы Ука зы
нигезендә «РСФСРныи атказанган ар тнсты»
дигән мактаулы исем бирелде