Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОЯШ ЧЫКТЫ, НУР БАЛЫКТЫ...


абдулла Тукайның әдип һәм шагыйрь булып формалашуында Уральск шәһәре. анда 1905—
1907 елларда чыккан «Фикер» газетасы. «Уклар» һәм «Әл- гасрел-җәдид» журналлары
әһәмиятле роль уйнаганнар.
Бу органнарның оешу тарихы 1903 елдан ук башланып китә. Мөгаллим
Камил Мотыйгый чыгарган кулъязма «Әл-Мәгариф« (1903) газетасы һәм кулъязма ■Әлгасрел-
жәдид» (1904—1905) журналы Уральск шәһәрендә татар матбугаты органнары тууда, алар
тирәсенә прогрессив карашлы әдипләрнең туплануында, милли-азатлык хәрәкәтенең үсешендә
билгеле бер роль уйныйлар 1904 елда К. Мотыйгый үзе укыткан «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә шәкертләр
өчен китапханә һәм әдәбият түгәрәкләре оештыра. Бу «Мәҗлесе гыйльмия» түгәрәкләрендә «әдәбият
һәм тормыш каршылыклары» хакында бәхәсләр бик еш була, аларның үзәгендә Тукай тора.
Мәгърифәтче шагыйрьләрдән— Мирхәйдәр Чулпани. әдипләрдән — Әхмәтфәрит Ширвани, Әхмәтсафа
Бай- тирәков һ б бу мәдрәсәгә еш киләләр. Шулай итеп. «Мотыйгыя» мәдрәсәсе прогрессив идеяләрне
күтәрүче мәгърифәт үзәкләренең берсенә әверелә Тукайның азатлык идеяләре дә шушында җитлегә
башлый.
1905 елның 15 сентябрендә чыккан «Әлгасрел-җәдид» журналының «Игъланиында ук Тукай
азатлык көрәшенә күтәрелүдә мәгърифәт һәм басма сүзнең зур роль уйнаганлыгын билгеләп үтә алар
ярдәмендә халыкның үзаңы уяначагын, үсәчәген күрсәтә. - Газетаның файдасы кат-кат сыналган ич
дөньяда»,— ди Тукай. Аның бу фикерләре К. Мотыйгый сүзләре белән дә туры килә. «Хәлбуки, газета-
журналларның милләткә китердекләре файдалары галәмчә тәҗрибә улынмыш эшләрдәндер.— дип яза
К Мотыйгый шушы ук игъланда.—... Милләтемезе гафләт йокысындан уйгатмая. тәгассыйб вә
фанатизм кебек фаныйлыклардан котылдырмая. мәдәният вә мәгърифәт чук итмәя газета вә
журналлардан башка юл вә гыйлаҗ юндыр»
Рус телендә чыккан «Уралец» газетасының нәшире булган К Мотыйгый 1905 елның 26 ноябрендә
газетаның сердәше һәм дусты «Фикер» газетасын чыгара башлый. Газетаны нәшер итү эшенә, иң
беренчеләрдән булып, Тукай тартыла. 1906 елның январеннан «Әлгасрел-җәдид» журналы да чыга
башлагач, Тукай Уральск татар матбугатында төп фигураларның берсенә әверелеп китә. «Уралец»
газетасында эшләүче рус социал-демократлары белән тыгыз бәйләнеш тиз арада «Фикер» газетасын
һәм «Әлгасрел-җәдид» журналын көрәшчән матбугат органнары итә.
«Фикер» демократик-прогрессив газета буларак күтәрелеп китә. Башлангыч чорында ул үзе
хакында болай дип белдерә «Фикер» газетасы халкыбызга хәзерге бик кирәкле хәлләр вә хәбәрләр
илә... хезмәт итәчәктер. Хосусан, милләт угылларының җөмлә ихтыяҗларыны сөйләп күрсәтәчәк вә
белдерәчәкдер.
«Фикер» газетасы казанча гавам (халык) телендә язылачакдыр. . Хосусан, халык иркенчелегенә
сәбәп була торган нәрсәләрне язачакдыр» («Фикер», 1905, 18 декабрь) Башлангыч чорында Уральск
матбугаты «Казах конституцион-демократик партия»- сенең программасын халыкка җиткерә, чөнки
буржуаз ирек өчен көрәш милли-азатлык хәрәкәтенең җиңүенә кирәкле булган иң беренче шартлардан
була Казах кадетларының җир һәм буржуаз ирекләр өчен көрәш алып баруы, казах халкын милли
азатлык хәрәкәтенә чакыруы — болар барсы да «Фикер» газетасына шушы партия белән каршылыкка
кермәү өчен шартлар тудыра. Шул ук вакытта Уральск татар матбугаты самодержавие даирәләрен,
карагруһчыларны, патша яклы төрле «ватанпәрвәр» партияләрне тәнкыйть итеп чыга, аларның халык
азатлыгын буып торуларын аңлатып бирә, мәгърифәт һәм социаль прогресс байрагын югары күтәрә
Беренче Думага сайлаулар мәсьәләсенә килгәндә, ул Думаның киңәшче органы гына булмыйча, закон
чыгаручы орган булуын, халыклар мәнфәгатеннән чыгып эш итүен тели. Әмма Думаның само-
Г
держание алдында кечсезлеге. татар буржуазиясенең либераллык игълан итү, патша хөкүмәте алдында
тез чүгү, азатлык хәрәкәте идеалларыннан ваз кичү фактларын ачык сөйләгән Уральск матбугаты
озакламый казах кадетларына да ышаныч белән караудан туктый. Ә милли азатлык хәрәкәте
идеяләрен пропагандалауны, яктыртуны дәвам итә Шулай ук хатын-кыз азатлыгы, мәгърифәтне
үстерү мәсьәләләрен квн тәртибеннән төшерми. Шушыларга нисбәттә дини-клерикаль газеталарны
тәнкыйтьләп кенә калмый, мондый матбугатның азатлык хәрәкәте үсешенә тоткарлык ясавын да
а ңлатып бирә.
«Фикер» газетасының йөзен тагын да тулырак күз алдына китерү, юнәлешен билгеләү өчен «Бер
фикерче» имзасы белән язылган «һәркимиң кәндиичә вардыр мәхаль әндишәсе» («һәркемнең,
һичшиксез, үз фикеренең урыны бар») мәкаләсенә игътибар итик «Фикер» газетасы со циализмның
мөкатдәс икәнен беләдер Белсә дә. заман икътизасынча (кушуынча) гына хәрәкәт итәдер,— дип яза
Тукай бу мәкаләсендә — ...Әүвәл милләт укысын, белсен, француз, нимсәләр кадәр күзе ачылсын
Шундаеи соң Карл Маркс мәзһәбенә (юлына) яки ортодокс мәзһәбенә керергәме — анысын үзе белер
«Фикер» газетасы: укыйк, ди, белик, ди, мәктәпләр салыйк, ди. ир вә хатын мәсааи (тигез хокуклы)
булсын, ди, социализмны чынлап аңларга әүвәлен мәктәп вә мәдрәсәләр кирәк, ди» («Фикер», 1906, 31
декабрь).
«Борһане тәрәккый» кебек буталчык мәсләкле газетага каршы язылган бу мәкаләдә Тукай
«Фикер»нең милли азатлык идеяләренә тугрылыклы булуын тагын бер кат ачыклап үтә.
Уральск матбугатының социаль артталыкка, самодержавиегә каршы милли азатлык юлыннан
баруы карагруһчыларның шушы органнарны туктату өчен һөҗүмнәр оештыру фактларыннан чыгып
карасаң, тагын да ачыграк күренеп тора «Уклар» журналы чыга башлагач һәм Беренче Дума таратылгач,
карагруһчыларның бу прогрессив матбугат органнарына карата тупас басымы тагын да активлашып
китә. Аларга җавап буларак милли азатлык, мәгърифәт идеяләре белән коралланган «Фикер» газетасы,
«Әлгасрел- җәдид», «Уклар» журналлары дини схоластиканы, суфыйчылыкны тагын да ныграк
тәнкыйть итә, херрият, ирек өчен көрәшнең генә дини фанатизмны җиңәргә мөмкинлек бирүен
катгыйрак раслый башлый
Уральск матбугаты «Бәянел-хак» һәм шуның кебек башка органнарга тиешле отпор биреп бара,
аларның шәригатьне яклап маташуларының мәгънәсезлегеи, дини кануннарны төрлечә бозыл
күрсәтүләрен ачыклап, үз тәнкыйтендә Көнчыгыш фикер ияләренең прогрессив фикерләрен уңышлы
файдалана Карагруһчылар, ат рны фикер көрәшендә җиңә алмагач, погром оештырып, «Фикер»
матбагасын җимерергә, К Мотыйгыйга һәм аның гаиләсенә, Тукайга һөҗүм итү уена киләләр Уральск
шәһәрендә Хәйрулла Гадел- шин үз тирәсенә фанатикларны җыеп, аларны шушы прогрессив
органнарга каршы дәртләндерә башлый. Ул үзен дин сакчысы, динсез дәһриләргә каршы көрәшүче
«хак мөселман» итеп күрсәтергә тырыша («Фикер», 1906, 10 июль)
«Фикер» газетасы шушылардан соң «Йитәр дин исемендән инсан таламак! Йитәр шәригать
исемендән халыкны каралтмак! Йитәр болганчык судан балык ауламак' Бетсен мөтәгассыйблар!
Яшәсен яңа яшь милләт каһарманнары!»—дип белдереп чыга («Фикер», 1906, 28 июль).
1906 елның 15 августы төнендә карагруһчылардан берничә кеше «Фикер» матбагасына,
тәрәзәсен ватып кереп, берникадәр зыян китерәләр Бу хакта К Мотыйгый полициягә хәбәр итсә дә,
аларның ярдәмен ала алмый Озакламый, шушы ук елның 27 августында Уральск халкының исендә
калырлык вакыйга була. Тукай бу хакта «Уральсии- да Дума членын вә тәвабигын (иярүчеләрен)
нагайкалау» мәкаләсендә язып чыга Бу көнне митингка халык Беренче Дума члены В В Недоносков ң
чыгышын тыңларга җыелган була. Халык арасында тиз арада прокламацияләр дә таратыла Әмма Недо-
носков чыгышын ясарга өлгерә алмый кала, атлы казаклар һәм полиция җыелган халык өстене
ташлана Күпләрне камчылыйлар һәм кулга апалар Аларга карагруһчылар ярдәм итешә, полиция белән
бергә халыкны эзәрлекләүдә катнашалар Үзләрен кыйнаучыларга халыкның каршы тормавына
ачынып. Тукай болай дип яза «Полиция әйткәндә «бунт» ярты сәгать кадәр аз бер мәддәт (вакыт)
эчендә таратылды, бичара халык казакларга каршылык итәргә уйлап та карамады»
Бу вакыйгалардан соң Уральск матбугаты карагруһчыларга, самодержавиегә карата тәнкыйтен
тагын да арттыра, мәгърифәт эшен юлга салуда практик чаралар күрүдә җитәкчелек итә башлый
Укытучы-мегаллимнәр әзерләү өчен мәктәп салу мәсьәләсен К Мотыйгый кузгатып җибәрә Аның бу
фикерләрен Тукай һәм шәһәрнең башка алдынг». карашлы яшьләре күтәреп ала Әмма монда да алар
карагруһчыларның каршыпыг >■••• > очры”«ар Ул арада Икенче Думага сайлауларга хәзерлек
башланып китә Төрле җирләрдә җыелышлар була. Шундыйлардан унынчы декабрьдә «Пушкин
йортында» эшчеләрнең җыелышы уза Ни сәбәптер монда катнашучы Краузе кебек банкир һәм бай-
гуралар җыелышка үз теләкләрен такмакчы булалар Аларның сүз болгатып сөйләү
ләреннән соң К. Мотыйгый сикереп тора һем. урындыклар өстене басып, эшчеләргә уз мәнфәгатьләрен
яклардай депутатны Думага сайларга кирәклеген аңлатып, чыгышын «Интернационал» җыры белән
тәмамлый да иптәшләре белән җыелыштан чыгып китә. Алар артыннан башкалар да тарала. Шул ук
көнне эшчеләр типографиягә килеп, К Мотыйгыйга рәхмәтләрен белдерәләр («Фикер», 1906, 13
декабрь). К. Мотыйгый мондый җыелышларда бик еш катнаша, һәрбер чыгышында халыкны үз
мәнфәгатьләрен якларга чакырыл чыгышлар ясый Тукай да аның белән бергә була, җыелышлар
хакында да. халыкны үз мәнфәгатьләрен якларга чакырып та мәкаләләр яза. Аларның кайсыберләре
русча тәрҗемә ителеп, «Уральский дневник» (1907, 17 январь) газетасында да басылып чыга.
«Безем бу җурналны нәшер итмәктән максатымыэ мал җәһәтенчә файда казану дәгелдер.— дип
яза К Мотыйгый «Мөхтәрәм мөштәриләремезгә тәнбия» («Хөрмәтле укучыларыбызга») мәкаләсендә.—
Юк! Безнең башлыча максатымыэ:
— Милләтемезе инкыйраздан (бетүдән) күтәрмәк юлында би хак (хаклы) социалист- демократик
мәсләкендә (юлында) буларак нам хөррият (ирек исемен) казанмая хезмәт итмәкдер.
— Долой бюрократ, провокаторларны!
— Долой инсаннарга зарарлы адәмнәрне!
— Хөррият, ирек барча халыкга булсын. Русиядә улан барча халыкга улсын. Милләт, нәсел вә
нәсәп аерылмаенча, русларга, мөселманнарга, яһүдиләргә вә башка милләтләргә, ирләргә вә
хатынларга — барчасына тигез хаклар булсын.
Менә безнең сөйли торган сүземез ошбудыр.
Эштә безнең мәсләк тә будыр» («Әлгасрел-җәдид». 1906. декабрь. 620-621 б.). Әмма К. Мотыйгыйга
1907 елда нәширлек һәм редакторлык эшен озак дәвам итәргә туры килми. «Шәһәремездәге
администрациянең хөкеме буенча, биндән нашир вә мөхәррирлек бу көн алынды».— дип яза К.
Мотыйгый «Фикер» газетасының 1907 ел 22 февраль санында. Шушында ук басылган «Бу көндән соң
барча нәшриятем тәхет идарәсенә тапшырылачак мөхтәрәм зата нәсихәтем» мәкаләсендә булачак
редактордан «Фикер» һәм «Әлгасрел-җәдидпне элеккеге төп юнәлешеннән дәвам иттерүен үтенә.
1907 елның беренче мартыннан К. Мотыйгыйның «Тәрәккый» матбагасы сәүдәгәрләр Мортаза
Гобәйдуллин һәм Вәлиулла Хәмидуллин кулына күчә. «Фикер» газетасының сигезенче март саны В
Хәмидуллин редакторлыгында чыга. Газета үзенең «әүвәлге ... мәсләк үзрә дәвам итәчәген» белдерә
(«Фикер». 1906, 8 март). Уральск матбугаты. чыннан да, юнәлешен үзгәртми, диндарлык һәм
суфичылыкны тәнкыйть итүен дәвам итә. татар либераль буржуазиясенең чын йөзен ачып бирүче
мәкаләләр бастыра. «Фикер» газетасын чыгаруның. «Әлгасрел-җәдид» журналын хәзерләүнең һәм
элеккеге төп юнәлештән тайпылмыйча дәвам иттерүнең бөтен авырлыгы Тукай җилкәсенә төшә Бу
вакытларда «Фикер» большевистик «Урал» газетасы тәэсирендә була, ә бу исә Уральск татар
матбугатының эчтәлеген тагын да баетып җибәрә
Икенче Думаның эшлексезлеген ачыклауда «Фикер» һәм «Әлгасрел-җәдид» күп эш башкара. Ул
Думаның утырышлары хакында халыкка даими хәбәр итеп бара, сул партияләрне, бигрәк тә социаль-
демократларны яклап чыгышлар ясый.
Әмма типографиянең төп хуҗалары булган Б. Турабрин, К. Ванюшин, Н. Аржанов Саратов Суд
палатасының беренче апрель хөкеме буенча, матбаганы 1907 елның 29 маенда сатып җибәрәләр
Өченче июньдә самодержавие Думаны куып тарата, илдә прогрессив партияләрне, матбугат
органнарын эзәрлекләү, реакция чоры башланып китә. «Фикер» газетасының һәм «Әлгасрел-җәдид»
журналының туктатылуы очраклы хәл булмый, әлбәттә.
Беренче рус революциясе татар халкының үзаңы уяну һәм үсүгә, политик көрәшкә күтәрелүенә зур
этәргеч була, демократик матбугат органнары, шул җөмләдән. «Фикер» газетасы. «Әлгасрел-җәдид»
һәм «Уклар» журналлары да моңа зур өлеш кертә